• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фаниль Галеев

    Бер михнәттә - бер рәхәт

    (юмористик хикәя)

    Халкыбызда “Иң зур байлык – тел байлыгы” – дигән мәкаль бар. Һичшиксез, оста, бай, үткер телле кешегә бу дөньяда яшәргә йөз мәртәбә җиңелрәк һәм уңайлырак. Ә инде халык белән идарә иткән, җитәкче вазыйфаларын башкарган кешегә оста телле булырга Ходай Тәгалә үзе кушкандыр. Шуңа күрә олы хуҗаларыбыз аларны андый эшкә билгеләгәндә бу сыйфатка аеруча игътибар бирергә тиеш. Тиешен тиеш...

    Ләкин кызганычка каршы, җитәкчеләребез матур итеп, мода буенча киенергә, мерседесларга утырып йөрергә өйрәнсәләр дә, телгә күчкәндә инде аларның кайберсен тыңлау нәкъ гомер буе май күрмәгән арба тәгәрмәчләренең шыгырдаганын тыңлау белән бер үк газап. Бересе әйтәсен әйтә алмаган сыман, һәрбер сүздән соң сыер сораган үгез кебек мөгрәп тора. Икенчесе, ыштан төбенә керпе кереп утырган диярсең, кычкырып, тартышып, кирәкмәгәнгә кулларын болгап сөйләшә. Ә өченчесе, Чапаев девизиясында сугышкан Анканың пулеметы кебек, тиз, сүзләрен бер-берсенә кушып, ут чәчә башлый.

    Ә нәтиҗәдә...

    Менә бервакытны таркалган, җанын бирергә торган районга, аның белән җитәкчелек итәр өчен, бер урында да елдан артык эшли алмаган Ибрай Тараторкин килә. Яңа җитәкче 40-45 яшьләрдәге, урта буйлы, озынча битле, зур борынлы, күзләре тирән утыртылган кеше иде. Янында бер таза гәүдәле, масайган егет тә бар. Авыл кешеләре аны башта яңа хуҗаның ярдәмчесе яки сакчысы дип уйладылар, ләкин ул тәрҗемәчесе булып чыкты.

    Мәдәният сараеның залында яңа хуҗа белән беренче очрашуга халык җыелгач, Тараторкин трибуна артына килеп басты һәм, берничә кат тамагын кырып, сүзен болай дип башлады:

    - Так... сәнмесез ...тәшләр! – диде ул, сүзләренең хәрефләрен йотып.

    - Исәнмесез, иптәшләр! – дип тиз генә аягүрә басып, аның бу сүзләрен тәрҗемәче әдәм теленә күчерде.

    Тараторкин чыгышын дәвам итте:

    - Бу...безнеңберенче...чрашуыбыз.Андыйчрашулар...киләчәктәешбулачак. Ә хәзер... хәзерминембеләсемкилә. Хәлләрегезничек? Ничекяшисезбиредә?

    Тәрҗемәче яңадан, ак кургаштан ясалган солдат кебек басып: “Ибрай Абузарович сезнең белән беренче мәртәбә генә очраша әле, ләкин алда андый очрашулар еш булачак. Ә хәзергә, ул сезнең тормышыгыз, ничек яшәвегез турында... – дип тәрҗемә итә башлаган иде, ләкин Тараторкин, кулын селтәп, аны үз урынына утыртты.

    - Әйе, ничек...шисезмонда? Яшәүшартларынаканәгатьме? – диде ул, үз чыгышын дәвам итеп. Ләкин җавапны көтеп тормыйча сүзен өзде дә, имән бармагын иң алгы урыннарда, эчен беләзекләр киелгән куллары белән кочаклап утырган бер юан хатынга төбәде. - Менәсез, белә... белә... беләзеклеапа... Сезтормы...тормышыгызга... – Тараторкин авызын ачкан килеш тирән генә һава йотып алды.

    –Канәгатьме? – дип ярдәм итте аңа, куркып кына, тәрҗемәче.

    Беләзекле хатын торып һәм як-якка каранып, кашларын җыерды:

    - Нәрсәгә канәгать булыйм соң мин? – диде ул, астан гына ачулы күзләре белән карап. – Авылыбызда бернинди дә тәртип юк. Юллар тар, җимерек, урамнар пычрак. Яз-көз аларны яңгыр, ташу сулары, кыш көне – кар өемнәре баса. Йөрергә дә, дус-ишеңне очратып, бераз сөйләшеп торырга да рәт юк. Ә инде машина белән йөрү үзенә күрә бер газапка әйләнә. Өеңнән чыксаң – керә алмыйсың, керсәң – чыга алмыйча аптырыйсың. Машинаңны куеп торырга урын табу – анысын Ходай Тәгалә кызганып бирсә генә инде. Сезгә кадәр эшләгән абзыебыз авылыбызны оҗмах бакчаларына әйләндерәм дип мактанган иде, ләкин булдыра алмады, районны күпме кирәк имде дә , почет исемнәрен, мактау хатларын алып, тиз генә пенсияга чыгып тайды. Кайда барма – алдау, кайда карама – бурлык. Чистый туйдык бу тормыштан. Тьфу!

    Сөйләүче дөп итеп, үз урынына төшеп кунаклады.

    Тараторкин , авызын ачкан килеш, озак кына тынлык саклап торганнан соң, яңа гына яңгыраган сүзләргә болай дип илтифат итте:

    -Авыр...шисезикән. Аңлыйм... лайбулгач... - Ул тирән генә сулап алды.- Әйдәгез...лайбулгач... минсезгәлучше... гармундауйнапҗырҗырлапкүрсәтәм!

    Сәхнә артыннан аңа гармун алып чыгып бирделәр һәм сәхнә уртасына урындык куйдылар.

    Тараторкин ашыкмыйча гына гармунны кулына алып, урындыкка утырды һәм башын күкрәгенә салындырып, күзләрен идәнгә төбәп, гармунын нык кына сузып алды да, калтыраган, кәҗә тавышы белән җырлап җибәрде.

    Их сез матур кызлар,
    Ник шаяртасыз...

    Җырлап бетергәч, ул акрын гына башын күтәреп, залга карады. Әмма залда бары тик урындагы башлыклар, ә сәхнәдә, читтәрәк, башын ике кулы белән тотып утырган тәрҗемәче генә бар иде.

    Ишеттек соңыннан, залда утырып калган башлыклар бертавыштан Тараторкинны “Евроведение” конкурсына кандидат итеп сайларга карар кылганнар дип.

    Булмас димәгез. Борынгы замандагы шагыйрьләр акыл белән аңламаслык ил дип атаган Рәсәйдә ниләр күрмәссең.

    Фаниль Галеев
    юмористический рассказ на татарском языке.
  • Фаниль Галеев:
  • Татарин на русском троне (рассказ)
  • Последний подвиг Хайретдина Мурзы (рассказ)
  • Булгары (стихи)
  • Чудодейственный гипноз (юмористический рассказ)
  • Гитарист (рассказ)
  • Коран (стихи)
  • Упырь (рассказ)
  • Взяткомания или мания психолога? (статья)
  • Расправа (криминальная драма в трех действиях)
  • Княжеские игры (рассказ)
  • Поле Куликово (рассказ)
  • Петушки (рассказ)
  • Еще раз об НЛО, плавающих шарах и китайских фонариках... (рассказ)
  • Отец (повесть)
  • Татары. Дела давно минувших дней... (рассказы)
  • Встретились на узеньком мосточке... (рассказ)
  • В ночь полнолуния (рассказ)
  • О чем молчали звезды (роман)
  • Искать убийцу (роман)
  • Бойтесь данайцев, дары приносящих... (статья)
  • Орда / Полонянка (стихи)
  • Бер михнәттә - бер рәхәт (юмористик хикәя)
  • Татары (поэма)
  • Эхо убитой любви (рассказ)




  • ← назад   ↑ наверх