• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Габделхак Әхмәт

    Матбугатта басылган мәкаләләр...

    Авыр килгән бәхет

    Моннан мең ел элек яшәгән фарсы шагыйре бөек Гомәр Хәйям болай дип язып калдырган: «Бу кырыс, ачу белән тулган заманда, бәхетлеләр бар микән? Булса да, алар, бәлки, бармак белән генә санарлыктыр».

    Әйе, бөек шәхесләр белән бәхәсләшеп булмый, алар һәрвакыт хаклы һәм һәрвакыт аларның сүзләре дөрес. Ләкин нинди генә җавап булмасын, барыбер бәхәсләшергә урын кала. Шушы сүзләремнең дөреслеген раслап, сезгә үземнең бер язмамны тәкъдим итәм. Бу язмам шәһәребездә яшәүче язмышлары һәм тормышлары белән игътибарны җәлеп итәрлек, күпләр өчен үрнәк булырлык Сафиуллиннар гаиләсе - Әсхәт абый белән Хәнифә апа турында. Бу гаилә Магниткага репрессиягә дучар булып килгән. Мөдехия абыстайның газетабызда басылып чыккан язмалары кебек, бу язмам да йөрәкләрне тетрәндерә торган һәм ул халыкны шулай җәберләгән, рәнҗеткән, изгән һәм түбәнсеткән вәхшиләргә гаепләү һәм ләгънәт булып яңгырасын иде. Хәнифә апаның истәлекләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

    «Мин Татарстанның Тәтеш районы Келәш дигән авылда 1923 елда тудым. Безнең төп йорт - Камал бабай йорты. Астагы өйдә ул чәй, шикәр белән сәүдә иткән. Мин бабайны хәтерләмим, ул үлгәч, әби сигез бала белән калган. Без аның белән бергә яшәдек. Күршебездә Сөнгать абый белән Сара апа яшиләр иде, аларның икеме-өчме кызлары бар иде. Бабайлар дүрт туган булганнар: Сабирҗан бай, Җиһанша бай, Камал бай һәм Габсаттар бай, тик мин аларны белмим. Ә аталары Хисаметдин булган. Барысы да икешәр катлы йортларын кирпечен сугып, аны яндырып, үз көчләре белән эшләп кергәннәр. Тиздән без әбидән аерылып чыктык. Йортыбыз иң кырыйда, чишмәгә төшкәндә сул якта иде. Аннан тау асты матур булып күренеп тора һәм без сеңлем белән «күгәрчен күзе» дигән чәчәк җыя идек. Беркөнне әбигә икмәк заданиесе китерделәр, икмәген алып бетергәч, малларын, өй җиһазларын, кием-салымнарын, хәтта өстендәге тунын, башыңдагы шәлен дә урамга алып чыгып, «торг»та саттылар. Әби янына күршеләр кереп йөрергә курыктылар. Сөнгать абый белән Сара апага рәхмәт, әбине ташламадылар, аңа ярдәм итеп тордылар, урыннары җәннәттә булсын. Әбидән соң икмәк заданиесен безгә китерделәр, аны алып бетергәч, әтиемне Тәтешкә төрмәгә алып киттеләр. Колхоз җыелышында, әнине ярлы кызы булганга, колхозга алдылар. Беркөнне әнием эштән бик күңелсез кайтты. «Бүген әллә нигә эчем поша, йөрәгем әрни, әтиегезгә берәр хәл булмаган микән?», -диде. Без йокларга яттык. Әниемнең эч пошуы бер дә юкка булмаган икән. Төнлә әниемнең:» И-и Раббым, кем икән?»,- дигәненә уянып киттек. Ишек шакыган һәм тыштан «Ачыгыз!» дигән ирләр тавышы яңгырады. Әни: «Мин ирсез хатын, ярты төн уртасында чит кешегә ишек ачмыйм»,- диде. Тик боерыклы каты тавыш: «Ачыгыз, балаларыгызны уятыгыз, сезне иртәгә сәгать 9 да авылдан җибәрәләр»,- диде. Әнием барып ут кабызды, өстенә күлмәген киде дә, ишекне ачты. Ишектән кергән ике ир кешенең берсе укытучы абый иде, икенчесен танымадым. Алар җыенырга куштылар. Әнием: «Иремнән башка беркая да китмим»,- диде. Таныш булмаган кеше: «Китәрсең, җыен!»,- дип'кычкырды. «Әтиегездән аералар, ятим каласыз»,- дип әни безне кочаклап елады. Аларга нәрсәдер әйтергә теләгән иде, кинәт сәкегә авып төште. Мин куркуымнан елап җибәрдем. Укытучы абый тустыган белән су алып килде, теге кеше аның кулыннан тустаганны алып әнинең өстенә сипте. Шул чак укытучы абый: «Нәрсә эшләдегез, балаларны куркыттыгыз»,- диде. Ә теге ачуыннан ярсып: «Сез нәрсә, кулак хатынын һәм аның балаларын жәллисез, аларның тамырын төптән корытырга кирәк»,- дип җикеренде. Әнием күзен ачып як-ягына каранды да, торырга теләде. Укытучы абый аны иңнәреннән тотып торгызды. Тегесе хәзер үк җыенырга кушып чыгып китте. Әни нишләргә белми утырганда, Нурулла абый белән җиңгәчәй килделәр. Шул арада әнинең абыйсы Сәмиг абзый да килеп җитте. Әйберләрне җыйнап төяделәр, мичкә ягып, суйган тавыкларны кыздырдылар. Таң атты. Күршеләр көтү кудылар, ә безгә бер кешене дә кертмәделәр. Өй бурасын сорап әтинең бертуганы Фәриз абый килде. «Хәзер үк акча биреп алсалар, саттырам, акча биреп алучы булмаса, колхозга кала»,- диде укытучы абый. Бураны күршебез Гайнавал апа сатып алды. Ул арада капка төбенә җигүле ат килеп туктады. Без өчәүләп шул арбага чыгып утырдык. Авыл башына җиткәндә әбиләр килеп кушылды, алар дүртәү. Авыл капкасыннан алты җигүле атка төялеп чыгып киттек.

    Менә шулай безне туган авылыбыздан Себергә сөргенгә сөрделәр. Аерылышканда әнием белән Бибихан әбиемнең кочаклашып елаганнары, ана белән кызның күз яше урынына кан түккәннәре әле дә күз алдымда. Алар бүтән күрешмәделәр. Авылдан куылган көнне соңгы сулышыма кадәр онытасым юк. Шул алты арбаны агач мылтыклы бер ир кеше озата барды, ул кеше авылда куян атучы булган ди. Тәтешкә барып җиткәнче, бер туктап ял итеп алдык. Сеңлем юл буе ашыйсы, эчәсе килә, дип елап барды. Ул баланын ачы күз яшьләре кемнәргә Аллаһының каһәре булып төште икән? Безне Монастыр дигән авылга китерделәр. Анда башка районнардан, башка авыллардан куып китерелгән безнең кебек үк гөнаһсыз бәндәләр күп иде. Йорт эче шыгрым тулы, кем кайда, ничек урын тапкан шулай урнашкан. Без анда ике көн кундык. Өченче көнне, төштән соң, ничәмә йөзләгән халыкны сак астында, куркыныч җинаятьчеләр дип белерсең, пристаньга китерделәр. Анда ике пароход тора иде. Әтиләрне дә шунда китергәннәр, алар пароходка багажларны төиләр. Икенче көнне иртән кузгалып киттек. Пароход эчендә утырып торыр урын да юк. Кешеләр арасында: « Имеш, безне суга батыралар, Уралга завод төзерге эшкә алып китәләр икән», - дигән сүзләр йөрде. Сембергө килеп җиткәч, безне товар вагоннарына төяделәр һәм Урал ягына алып киттеләр. Вагон эче шулкадәр эссе, һава җитми, су юк. Суны көненә бер мәртәбә, вагон ишеген ачып кына бирәләр. Йомышларны үтәргә дә поездны тәүлеккә бер мәртәбә генә туктатып алалар. Бара торгач, халыкның ашарына бетте, беркемдә дә бер валчык ризык калмады, ач балалар елаша башлады, аларның тавышларына ачулары чыккан конвоирлар, вагон ишеген ачып, мылтык белән куркыталар. Бер атна шулай баргач, ниһаять, поезд бер станциягә туктады. Халыкны вагоннардан төшереп, йөри алганнарны җәяүләп, хәле булмаганнарны арбага салып, сак астында байтак баргач, Ново-Туково дигән бистәгә китерделәр һәм баракларга урнаштырдылар. Баракның түшәме бар, әмма түбәсе ябылмаган, идәне җир, дүрт кат сәке тезелеп киткән. Безгә, сигез җанга, дүрт метр урын бирделәр. Касыйм абыйлар безнең күршегә урнаштылар. Ут юк, баракның ике башында мич. Ягар утының булса, чәй кайната аласың, анысы да чират җитсә генә. Ипине барак старшие алып кайтып бирә. Аны ипи димәсәң, хәтере калыр. Үзе чи, үзе кара, үзе ачы. Кешеләр ачлыктан интекте, чөнки икешәр көн ипи китермәгән чаклар була иде. Халыкның багаждагы ризыкларын хуҗаларына бирмәделәр. Иртәнге сәгать 6 да бригадир эшкә куарга керә. Хәлсезләнеп, авырып яткан кешене дә кызганмыйлар, аягыннан сөйрәп төшерәләр. Эшкә 9-10 чакрымлап җәяү йөрисе, ач килеш 12-шәр сәгать көрәк, көйлә белән эшләргә кирәк. Шуннан соң да әле ач көе, совхоз кырына нормада каралган 200 квадрат метр чирәм казырга куалар. Норманы тутырмыйча, баракка кайтармыйлар. Төн уртасында кайтып ауган кешеләрне иртән янә заводка алып китәләр. Шундый эт хезмәтендә хәлсезләнеп, юлда үлеп калучылар да гаҗәп күп булды. Мәетләрне арбага утын төягән кебек төяп, алдан казып куйган чокырга илтеп бушаталар да, күмеп куялар. Хәзер шул зиратлар өстендә 12-16 катлы йортлар тезелеп тора.

    Баракта ач кешеләрне бет басты. Мунчага ирексезләп куалар. Хатын- кызларның чәч толымнарын елата-елата кисеп, машинка белән башларын кырдылар. Җитмәсә тиф, бизгәк, дизентерия кебек чирләр таралды. Җәй көннәрендә хәтта ашарга үлән табып булмый иде. Хәер, шулкадәр халыкка үлән ничек үсеп өлгерсен ди. Без әтинең сеңлесе Фатыйма апа белән өйдә булганлыктан, ничек тә алабута, ашарга яраклы башка үләннәр табыштырып, ризык әзерлибез. 10-12 чакрым ераклыктагы совхоз кырыннан өшегән кәбестә яфраклары, күчәннәре, бәрәңге, башак җыеп кайтабыз. Өскә, аякка кияргә юк, яланаяк, карлы-бозлы салкын, ләпекле җир өстеннән ризык эзлибез. Бер черек бәрәңге табылса, ул безгә алтын тапкан кебек була. Чирәм казырга йөргәндә, әти казахлар белән танышкан һәм алар аңа бодай көрпәсе биргәннәр. Әби чәйнектә су кайната да, шуңа көрпә сала. Аны әзрәк утта тоткач, ул шундый тәмле булып пешә. Әби безгә, күп ашасагыз эчегез авыртыр дип, әз-әзләп кенә бирә. Менә шуннан соң без үлән җыюны ташладык. Көрпә бетсә, әти тагын алып кайта. Ә әби аны төнлә баш астына салып йоклый иде. Эт күрмәгәнне күрде инде башлар, аны сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел.

    Беркөнне эштән кайткач, әти белән Касыйм абый землянка казырга язылдык, диделәр. Чирәм кисеп, аңа самовар шакмагы кебек шакмак кагып, кирпеч кебек өйделәр дә, балчык белән сыладылар. Түшәмгә такта бәрделәр, идәне җир. Авыл миче чыгардылар, аның бер ягында - без, икенче ягында- Касыйм абыйлар. Шулай итеп, без барак тормышыннан котылдык. Авылдан Нурулла абыйдан посылка белән борчак оны килде. Ташкенттан әнинең абыйсы кәҗә алырга акча җибәрде. Әни чирләгәнлектән, аңа сөт кирәк иде. Әти казахлардан кәҗә алып кайтты. Безнең тормыш азрак җайлана төште. Эштән кайтканда, барысы да аркаларына утын асып кайталар, землянка эче җылы.

    Кешеләр җәһәннәм тормышына чыдый алмыйча, кача башладылар. Аларны тотып кайталар, кыйныйлар, каталашкага ябалар. Хәйрулла абыйлар өч мәртәбә качтылар, өчесендә дә тоттылар. Беркөнне әти базарда аларның качып калган малаен күрдем, күз белән генә исәнләштем диде. Озак та тормадылар, алар юк булдылар. Шул уллары алып киткән, диде Касыйм абый. 1932 елның азагында энем туды. 1933 елны укырга кердем, урысча, латинча укьдык. 1935 елны сеңлем туды, шул ук елны безне Касыйм абыйлар белән Иманжелинскига җибәрергә булдылар. Әни больницада ятканлыктан, безне калдырдылар, ә Касыйм абыйлар киттеләр. Алар урынына землянкага Абдулла абыйлар күчтеләр. 1937 елны без плановый йорт сала башладык. Әнием каты чирләп киткәч, балалар кечкенә, аларны карарга кирәк булганлыктан, мин укуымны ташлап, 4 класс белем белән генә калдым. Безне Копейскига җибәрергә булганнар. Йорт салып бетерү сәбәпле, безне калдырганнар. 1938 елны яңа йортка чыктык. Бер ягында - әбиләр, икенче ягында без торабыз. 1939 елның декабрь аенда әниебез вафат булды, без өч бала калдык. Миңа 16 яшь тә тулмаган, энем 6 яшь ярым, сеңлем 3 яшь ярымда. 1921, 21, 22 нче елгы малайларны ФЗО га алдылар. Ә 1923 елгыларны яшь дип, алмадылар. Без, берничә кыз, чит шәһәрдән килгән техниклар белән аларның инструментларын күтәреп йөрдек, алар завод территориясен үлчәп йөрделәр. Кышын сортировкада кар көрәдек. 1941 елның азагында, 6 айлык курс бетереп, трамвай йөртүче булып эшли башладым.

    1945 елның ноябрендә сугыштан икенче группа инвалид булып кайткан Әсхәт Сафиуллинга кияүгә чыктым. Язмышларыбыз охшаш, аның да әти-әнисен кулак дип социализмның бөек төзелешенә сөргәннәр. Бездән 10 чакрым ераклыктагы Центральный спецпоселокта торалар иде. Аларның бик кечкенә генә барак бүлмәләренә мин бишенче кеше булып килдем. 1946 елда улыбыз Җәүдәт тугач, эшемне ташларга туры килде. 1948 елны Рәшитебез туды һәм иремнең энесе өйләнү сәбәпле, башка чыктык. Безгә икенче барактан 11 кв. метрлы бүлмә бирделәр. Бар байлыгыбыз тимер кровать, бишек, бала качкасы, бер урындык иде, өстәл юк. Бервакыт бер иптәше килгән иде, Әсхәт: «Хәзер кайтам»,- дип аның белән чыгып китте. Күп тә үтмәде, парта күтәреп кайтты һәм аны өстәл итеп ясады. Шул елны ирем үзенең танышы, кадрлар бүлеге начальнигы Нигъмәтҗан белән сөйләшеп, медкомиссия үтми генә, рудникка бушатучы-аударучы булып эшкә керде. Һәм пенсиягә чыкканчы, эшен алыштырырга куркып, шунда хезмәт итте. Өченче балабыз, кызыбыз Кәшифә, туды. Ә 1955 елны Новостройка бистәсендә йорт сала башладык. Төпчегебез Фәрит тугач, эшемне ташладым. Терлекләр, кош-кортлар асрадык, 25-27 литр сөт бирә торган токымлы сыерлар тоттык, һәр елны яртышар гектар бәрәңге утыртабыз. Шулай балаларыбызны кече яшьтән эшкә өйрәтеп үстердек. Алар иртән, мәктәпкә киткәнче, баракларга барып сөт сатып кайталар, аннан мәктәпкә йөгерәләр иде. Тырышып укыдылар, дус-иш арасында йөзебезгә кызыллык китермәделәр, тәртипле булдылар. Кечкенәбез 5 яшенә җиткәч, яңадан эшкә чыгып, пенсия эшләп алдым. Балаларыбыз институт бетерделәр, гаилә кордылар, әйбәт урыннарда эшлиләр. Олысы Җәүдәт Омск физкультура институтын тәмамлады, яхшы чаңгычы булды, эре ярышларда шәһәр данын яклады, җиңел атлетика манежын, Боз Сараен төзеде. Хәзер уңышлы эшләп киткән бизнесмен. Кечесе Фәрит мотоузышчы булды, соңрак комбинатта БелАз йөртте, Фин култыгыңда дамба төзелешендә эшләде, хәзер Санкт-Петербургта яши. Бизнес буенча абыйсының партнеры. Кәшифәбез инженер-электрик, «Теплофикация» трестында эшли. Рәшит - рәссам. Магнитогорск дәүләт университетының рәсем, художество-графика факультетында кафедра мөдире.

    Без аларны кечкенәдән хезмәтне сөяргә, ярату һәм дуслыкның кадерен белергә, үзләренә кечкенә генә игелек кылган кешеләрне онытмаска, нәсел-ыру тарихын хәтерләргә һәм аны буыннан-буынга тапшырып барырга өйрәттек. Үзебез ирем белән 30 ел инде пенсиядә. 1979 елны йортыбызны сатып, өч бүлмәле кооператив фатир алдык.

    Әти-әниләр, барча кардәш-ырулар үлеп беткәч, реабилитация башланды. Нахакка рәнҗетелгәннәр, законсыз куылганнар, йортлары, маллары законсыз тартып алынган дип указлар чыгардылар. Артыннан йөргән кешеләргә барысы өчен дә акча түләделәр. Югалтуларны, без кичергәннәрне хисапка куйсаң, алтыннар өеп бирсәләр дә, гафу итәрлек түгел.

    Менә шулай мин Татарстанның Келәш авылының Камалетдин байның Солтангәрәй исемле улының олы кызы - Хәнифә, тамырларыбызны корытырга дип, туган нигезебездән сөрелсәк тә, тирән һәм нык тамырлы булып чыктык. Бабабыз кебек эшчән, тырыш, үҗәт, намуслы, игелекле булганга, Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламады. Бабайдан килгән тамырны юанайта һәм тирәнәйтә генә баралар. Әтинең бөтен туганнары да, аларның балалары да шундыйлар. Безнең нәселдә нинди генә һөнәр ияләре юк! Язмыш ничек кенә сындырырга теләсә дә, ач-ялангач булсак та, тырышлыгыбыз, эш сөючәнлегебез белән бирешмәдек, исән калдык. Заманында «кулак» дип сөрелсәк тә, Магнитогорск шәһәрендә «куркуль» булдык. Центральный поселокны халык арасында «куркульләр» поселогы дип йөртәләр, чөнки андагы йортлар берсеннән-берсе зур, ишек алды тулы мал-туар, ә хуҗалары берсеннән-берсе тырыш. Ә тырыш, эшли белгән кеше дөньяның кайсы почмагында да югалмый, КЕШЕ булып кала.

    Һәркемнең дә туган йорты

    Үзенә якын була.

    Төп нигезләр искә төшсә,

    Күңелләр тулып куя.

    Туган җирем - Келәш авылы

    Бигрәк якын күңелгә.

    Магнитларда яшәсәм дә,

    Оныта алмыйм гомергә.

    Балачаклар үтте безнең

    Закрытый зонада.

    Сакчы белән бара идек,

    Эчә торган суга да.

    Сагынам туган илемне,

    Әтием-әнием нигезен.

    Безне анда юк көтүче,

    Килсә дә бик кайтасым.

    Шулай булса да бит әле,

    Төп йорт үзенә тарта.

    Сагынуына түзә алмыйча

    Һәркем төп йортка кайта.»

    Хәнифә апа үзенең гаять авыр тормыш юлын сөйләгәндә, берничә тапкыр тукталып, күзеннән яшьләрен сөртеп-сөртеп алырга мәҗбүр булды. Шундый хәлләрне искә алганда кемнең генә күңеле тулмас икән. Шундый җәһәннәмне үтеп, исән калган кешеләр турында уйланганда мин үземә һәрвакыт сорау бирәм: «Бу кешеләр нинди камырдан яралганнар соң?»- дип. Үзенең бер романында Константин Симонов болай дип язган: «Сделать бы из этих людей гвоздей, крепче их на свете не были бы гвоздей».

    Хәнифә апаның ире Әсхәт абыйның да тормыш юлы Хәнифә апаныкына охшаган, аның язмышы да репрессиягә дучар булып, мең газаплар үткән кешеләрнең язмышы белән уртак. Ул шулай ук Татарстанда Сарман районының Урта Кәшер авылында туып, әти-әниләрен раскулачивать итеп Магниткага сөргенгә җибәрәләр. Ул бер газап кичүдән, тагын да катырак газап кичүгә дучар була. Тиздән сугыш башланып, аны сугышка алалар. Сугышта Әсхәт абый ике тапкыр бик каты яралана. Икенче яралануында, сугышка яраксыз дип, икенче группа инвалидлык биреп, хезмәт итүдән азат итәләр. Ул кабат Магниткага кайтып эшкә керергә ният итә, ләкин инвалид булу аркасында, аны бер җиргә дә эшкә алмый интектерәләр. Әсхәт абый сугышта батырлыгы өчен бик күп орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән була. Хәтта эшкә кергәндә, болар да ярдәм итми. Инде эш эзләп арып беткәннән соң, бер танышы аша гына эшкә керә ала. Бу эше бик авыр булса да, түзәргә мәҗбүр була, чөнки аннан китсә, бүтән эш табарына ышанмый һәм пенсиягә чыкканчы шул эшендә эшли.

    Явыз режим изсә дә, таптаса да, Сафиуллиннар гаиләсе кебек нык кешеләрне ул сындыра алмады, алар бар авырлыкларны җиңеп чыгып, бүген дә исән-имин һәм бәхетле яшиләр. Ничек инде бәхетсез дип була Әсхәт абый белән Хәнифә апаны. Аларның барлык балалары да исән-сау, акыллы, әти- әниләренә авыр сүз әйтмәсләр, аларның барлык теләкләрен үтәргә торалар. Бар мәшәкатьләрен үз өсләренә алып әти-әниләренең алтын туйларын бик зурлап билгелеп үткәргәннәр иде, быел гыйнвар аенда бергә яшәүләренә 60 ел тулуын да бергә-бергә, шаулап-гөрләп үткәрерләр.

    Менә шулай тату, бәхетле яшәгән гаиләләр бүген бик сирәк. Бөек Гомәр Хәйям әйткән, бәхетле кешеләрне бармак белән генә санарлык дигән, сүзләрдә хаклык бар. Сафиуллиннар гаиләсе шундыйлар рәтенә керә. Хәнифә апа белән Әсхәт абый бик бәхетлеләр һәм аңа алар мең мәртәбә лаек, чөнки бу бәхет аларга бик авыр һәм газаплы еллар аша килгән. Ә авыр килгән бәхет кадерле була. Ә безгә Сафиуллиннар гаиләсенә шул бәхетләреннән Ходай Тәгалә аермасын дип теләргә генә кала.


    Гает бәйрәме хөрмәтенә

    Әле күптән түгел кебек, милли-мәдәни мөхтәриятебездә (автономия) Хәтер көненә багышланган хәйрия ашы үткәрелгән иде. Менә тагьн Корбан гаете хөрмәтенә дә аш мәҗлесе әзерләнде. Шунысы гаҗәп: үзләре өчен авыр чорда, бинаны тартып алабыз дип торганда да, «Иман» хәйрия фонды бер тиен ярдәм күрсәтмәсә дә, милли-мәдәни мөхтәриятебез җитәкчелеге аның әгъзалары ярдәме белән аш үткәрү җаен табалар. Өйдә 10-15 кешегә аш әзерләгәндә дә, көн буе чабасың, ә бит монда 10-15 кеше генә килми, 130-140 кеше җыела, һәрберсен сыйларга, күңелен күрергә кирәк. Алдан язылмаган кешеләр бик күп килсәләр дә, берсен дә кире бормадылар, утырырга урьнын да, сыен да таптылар. Бу юлы да 130 дан артык кеше булды.

    Табыннар да хурларлык түгел. Аш-су бик мул һәм тәмле әзерләнгән һәм барысы да халкыбыз йолаларына туры килә иде.

    Мәҗелесне яңа оешкан мәхәллә имамы Гыйльман хәзрәт ачып җибәрде. Бу юлы Агаповка бистәсеннән һәм Әбләз авылыннан мәртәбәле кунаклар да күп булды. Агаповка мәчете имамы Абдрахман хәзрәт бик эчтәлекле итеп вәгазь сөйләде һәм Коръән аятьләре укыды. Аннан соң Сәйфулла әфәнде Әлмөхәммөтов һәм Сания апа Ибләева мөнәҗәтләр әйттеләр. Мөхтәриятебез рәисе Нургали Яруллин сүз альп, эшләгән эшләребез һәм алда торган бурычлар турында сөйләде һәм безгә һәрвакыт ярдәм иткән, бигрәк тә ашлар үткәргәндә, эшмәкәр Кадиминнур Таһировка «Татарский энциклопедический словарь» дигән китап бүләк итте.

    Әлбәттә, бу - килеп ашап китү генә түгел, өлкәннәр өчен икеләтә бәйрәм дә, чөнки алар монда аралашалар, бер-берләре белән танышып, моң-зарларын сөйләп, фикерләре белән уртаклашып, юанып һәм бушанып кайтып китәләр.

    Шушы бик саваплы бәйрәмне оештыруга бик күп кешеләрнең көчләре керде. Апалар бәлеш тә пешерделәр, токмач та җәеп кистеләр, аш та пешерделәр, җыелган халыкны сыйладылар да. Булышчылар арасында яшьләрнең булуы да бик куанычлы иде. Һәрберсенең исемнәрен язып китсәм, урын бик күп кирәк булыр иде. Барысына да Аллаһының рәхмәтләре яусын, аяк-куллары сызлаусыз булып, тазалыкта, муллыкта яшәргә язсын иде. Киләчәктә дә шушындый бәйрәмнәребезне матур, күңелле итеп үткәрергә насыйп булсын иде диясе килә.


    Батырларга үлем юк

    Менә кабат Җинү бәйрәме дә килеп җитәргә күп калмады һәм шул уңайдан, кайбер фикерләр дә, уйланулар да башка килә башлады. Бу уйлануларның берсе шул, Советлар Союзы әле исән чакта җиңүне барча милләтләр (Союзда яшәгән) бердәм булып көрәшү хакында җиңү яуладык дип, авыз ачалар иделәр. Ә менә Союз таркалгач инде, бик еш кына, урыс коралы, урыс армиясе сугышны җиңеп чыкты, дигән авазлар бик еш ишетелә бышлады. Моңы ишетүе бик авыр, моңа бик тә күңел рәнжи, ярсый һәм күңелдә протест туа бу оятсызлыкка.

    Минем туган авылымны гына алыйк, авылыбыздан өч йөздән артык сугышка киткән ир-атлардан 4-5 инвалид әйләнеп кайттылар. Үземнен гаиләгә килсәк, әтием Зиятдин, өлкән абыем Зөфәр, аннан кечерәге Әзһәр абыйларым, шул сугыш даласында ятып калдылар. Минем гаиләдә генәме соң? Бит бер гаиләдә юк шул сугышта үлмәгән яки имгәнмәгән. Бөтен башка милләтләрдә дә шундый хәл, һәр милләтләрдә дә югалтулар чутсыз. Билгелә ки, әгәр дә җан башынның хисапласак, батырлар-геройлар татар милләтендә хәтта урыслардан да артык бит әле. Хәтта шул ук Александр Матросов та, урыс батыры дигәне дә, ахырда татар егете Мөхәммәтжанов Шакирҗан Юныс улы булып чыкты. Берлинның Рейхстагына беренче Җинү байрагын кадаучылар сафында шулай ук татар егете Гази Заһитов булган бит. Әйе, фашизмны урыс кына җинде дип әйтү, ул тарихка да, чынбарлыкка да туры килми. Әле шундый сорау да туа, урыс кына фашизм белән, ялгыз гына сугышкан булса, җиңеп чыгар иде микән?! Ай-һай, монысы бик тә икеле.

    Татар үзен беркайчанда сынатмады, хурлыкка калмады, хәтта камалып калган вакытларда да, ул көрәште. Моңа тарихибызда да мисаллар бик күп. Моңа дәлил итеп, легеңдар Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне дә мисал итеп китерергә була. «Татар» дигән сүз ул, минемчә, бик янгыраулы, зур чаңга бәргән кебек янгырый. Кайчакта берәр урыс: ты кто? дип сораса, мин ТАТАР дисәм, сагаеп кала, хәтта күзе дә зураеп китә. Аннары: «Не похож» - дип куя. Бу гажәпләнүләре, хәтт сәер булып та күренә, без кемгә ошарга тиеш соң? Аларга гажәп булса, миңа горурлык, чөнки без, беркемгә дә охшаш түгел. Үзенчәлекле милләт икән бит без. Әйе, безнең горурланырга хакыбыз бар, мен еллык бай тарихыбыз бар, мең авыр сынаулар үтеп тә, югалып, сынып, калмаганбыз. Бүгенге көндә дәүләтебез бар, киләчәгебез бар. Ләкин үткәнебезне дә онытмый яшәргә тиеш без, бер нәрсәдә, беркем дә онытылмасын безнең. Кайда гына яшәсәк тә, без бербөтен, бүленмәслек бер кайгы, бер шатлык булсын иде, һәм киләчегебез өчен көрәштә бердәм булсак иде.

    Менә яз киле, Җиңү бәйрәме дә якынлаша дигән идем инде: канлы сугышта дан яулаган батырларны барлау вакыты житте. Менә шул батырларыбызны барлаганда, безнең Магнитогорск шәһәрендө яшәгән һәм бу сугышта герой булып вафат булган милләттәшебезне дә, батырлар сафында урын алсын дип аның турыңда мәгълүмат бирмәкче булам. Менә ул безнең якташыбыз, Неатбаков Хәмит Әхмәт улы. Ул 1904 елда Төмән өлксендәге Ярков районы Карбаны авылында крестьян гаиләсендә туа. Авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң авылда эшли, ә 1933 елда Магнитогорскига килә һәм «Магнитострой» трестында эшли. 1942 елда Армияга алына. Воронеж фронтында өлкән лейтенант 167 нче ату дивизиясе 520 нче полкта санинструктор булып хезмәт итә. Хәмит Әхмәт ул бик авыр барган сугыш эчеңдә, санинструктор вазифасын үти. 1943 нче елның 4-5 нче октябрендә Хәмит, күз ачмаслык пулемет, артиллерия һәм минометлар бертуктаусыз атып торганда, Днепр елгасының сул як ярына 86 яраланган солдат һәм командирларны алып чыгып коткара; барлыгы 1 нче августтан алып 14 нче октябрьгә кадәр, туктаусыз атып торган ут эченнән Хәмит 104 яралыны коткарып кала.

    1943 нче елның 13 ноябрендә Хәмит Әхмәт улы Неатбаков зирәклеге һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герой исеме бирелә.

    Мәңге дан батырларыбызга! Хәтеребез, зиһенебез анык, сүзебез тонык.




        (дәвамы)
    Габделхак Әхмәт
    статьи на татарском языке.
  • Габделхак Әхмәт:
  • Яралы йөрәк (шигырьләр)
  • Матбугатта басылган мәкаләләр...




  • ← назад   ↑ наверх