• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Габделхак Әхмәт

  • Яралы йөрәк (шигырьләр)
  • Матбугатта басылган мәкаләләр...
  • Китапны төзүчедән берничә сүз

    Төнге һавадан санап бетергесез йолдызлар арасында бер йолдыз кебек ерак Магнитогорск каласында үзешчән шагыйрь Габделхак ага Әхмәт яшәп ята. Һәр йолдызның да, һәр авылның, һәр кешенең һәм башка, һәм башкаларның үз тарихы бар. Ә шагыйрь Габделхак аганың тарихы, уй-фикерләре аның үз иҗат җимешләрендә чагылыш тапкан.

    Әхмәт аганың шигырьләрен һәм ялкынлы публицистик мәкаләләрен укыгач, үземдә түбәндәге хисләр туды:

    - Әсәрләрендә очраган образ-сурәтләр, поэтик детальләр беркемне дә кабатламый, хәтта, бүгенге укучы өчен күпмедер дәрәҗәдә чит-ят тоелырга мөмкин;

    - шагыйрь үзенә генә хас шигъри дөнья тудыра алган;

    - аның үз тормышын чагылдырган әсәрләрендә аерым бер кеше язмышы гына чагылмый, ә күпчелек милләтәшләреебзнең ачы яшәеше һәм чынбарлыгы кызыл җеп булып күренә.

    Әхмәт аганың иҗаты белән танышканда, Төмән өлкәсе Түбән Тауда районы Киндерле авылында туган Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин) шигырьләре арасында паралельләр уздырып карарга булдым. Кайчандыр Газинур Морат Ш. Гаделшага багышлап “Көй чыгару” дип аталган шигырь язган була. Әлеге шигъри әсәр Әхмәт ага иҗатын бәяләгәндә дә, кулланып булыр иде:

    “Кошлар эзен укый күктән,

    Укый үлән ымын да.

    Бер мәҗүси шаман сыман,

    Көй чыгара ырымлап...”

    Бу бәяләмә бигрәк тә милләт, ислам дине һәм милләтпәрвәрләребез хакында язылган шигырь-мәкаләләрендә анык туры килә.Чынлап та, әсәрләрнең исеменә генә күз салсаң да, аның беренче юлларын укысаң да, тамак төбендә ниндидер бер төер хәрәкәткә килә, аларны укыгач, күзләргә ирексездән яшь тула.

    Төрле газеталарда басылган мәкаләләрендә татар халкының ачы һәм гыбрәтле язмышы, милләт өчен аталарча кайгырту ачык чагыла.

    Өлкән агабызның “яралы йөрәк” тибешенә колак салыйк, милләтебезнең асыл ул-кызлары булып үсеп җитеп, халкыбызны яхшы яктан гына дөньяга танытыйк!

    Илһам Хәйруллин


    Синдәй йөрәклеләр ул бик сирәк...

    Миңа көтмәгәндә генә Магнит каласыннан бер төркем шигырьләр, газета кисентеләре һәм хат килеп төште. Хат (соңыннан хәтерләнүенчә!) үз мәкаләләре, язмалары белән Казан газеталары битләрендә чыгыш ясап килгән, бөтенләй таныш булмаган (!) исеме шул мәкаләләрендәге ниндидер серле магнитизмы нәтиҗәсендә күңелгә сеңеп калып, соңыннан томаннар артыннан хөтерләнелгөн Габделхак Әхмәт дигән кешедән иде. Машинкада берничә биттән торган бу хат, тулаем алганда, минем "Убить империю!" дигән китабыма мәдхиядән тора һәм мин, мондый хатларны байтак алганга күрә, аны бер читкә куярга җыенганда гына, бу хат гүя яңадан башланып, мине янартаулар үзәгенә салды. "...Минем җиде яшем тулганда, әнием өч баласын ияртеп, Татарстаныбыздан - Мөслим районының Вәрәшбаш авылыннан ачлыктан качып чыгып киткән һәм Пермь өлкәсендәге Луневка дигән шахтага вербоваться итеп барып урнашкан. Мин шундагы урыс мәктәбенә укырга кердем һәм ул школада унбиш көн дә укый алмыйча ташладым. Чөнки урыс малайлары үртәвенә чыдый алмадым. Алар нинди генә үртәшү сүзләре эзләп тапмый иде: "татарская морда", "чучмек", "бабай-малай", "чуни", "чукчи" һәм башкалар. Укуны менә шул ташлаудан мин башка беркая да укырга кермәдем һәм гомеремдә бер класс та укырга насыйп итмәде. Ягъни мин шушы язарга һәм укырга өйрәнүләрем, Горький әйткәндәй, тормыш университетларым коридорлары үтү нәтиҗәсендә генә ирешелгән нәрсәләр булып чыга. Шуңа күрә минем язмаларымда хаталарның гаять дәрәҗәдә күп булуын минем шул надан калуым нәтиҗәсе дип аңларга була. Шул надан калу сәбәпле, миңа гаять авыр эшләрдә, кеше дигән материянең иң арзан сортлы катламында, ягъни шул ук немытый, вечно пьяный, перегарно вонючий, сүгенүдән ары бернәрсәне белмәгән кара урыслар арасында эшләргә туры килде. Бу кабахәт империя үлсә, әлбәттә, барча изелгән милләтләр, хәтта гади урыс халкы үзе дә шатланыр иде, алар өчен моннан зур бәйрәм булмас иде, хәтта чит илләр дә сөенер иделәр, чөнки бу империя Җир шарындагы киеренкелек, напряженностьның чыганагы булып тора..."

    Мин хәйран калдым. Үз гомерендә бер сыйныф та укымаган, "күп хаталар белән яза торган" кешенең хатында хаталар юк дәрәҗәсендә сирәк, ул үзе искиткеч дәрәҗәдә аек, түгәрәк акыллы инсан иде. Минем үз гомеремдә милләтнең мондый сирәк алтын кисәкләренең бары тик өченче генә мисалын очратуым иде. Андыйларның беренчесе - Муса Җәлилнең көрәштәше мәрхүм Гарәф ага Фәхретдинов, икенчесе - Октябрьский каласыннан язучы Гали Гыйззәт, өченчесе менә шушы Габделхак ага Әхмәт иде...

    Тормыш позициясе, хәтта әдәби белеме белән дә безнең кайбер академикларга биргесез Габделхак ага бүген Магнитогорск шәһәрендәге татар иҗтимагый үзәгенең җитәкчеләреннән берсе сыйфатында тигез булмаган сәяси көрәш халәтендә яши. Аңардан белем таләп итмиләр, үлем генә таләп итәләр. Әмма ул үләргә ашыкмый. Ул татарлар өчен генә түгел, барча милләтләр өчен үрнәкле татар. Ул, гомерендә "бер сыйныф та" белем алмаган шахтер татар, татар һәм урыс телләрендә дистәләгән мәкаләләр язып, татар һәм урыс телендәге газеталарда бастыра, бу алтмыш биш яшьлек ир-егет, нәкъ ир-егетләргә хас энергия белән җигелеп, татар балалар бакчалары, татар мәктәпләре ачу өчен тупсалар таптый... Ул һаман да сабыйларча аптырый: аңа, татарга, "нишләптер" һаман да ат кебек җигелеп эшләргә ярый, ә менә "нишләптер" үз телендә укырга ярамый, үз телендә белем алудан "нишләптер" Рәсәй иминлегенә зыян килә, ди... Моның өчен куанырга гына иде дә бит, югыйсә!..

    Мин Габделхак ага җибәргән мәкаләләр һәм шигырьләр белән танышып чыктым. Алар барысы да йөрәк ярсуын төйнәгән тематик әһәмият алып килә. Араларында җан тетрәткечләре да очрап куя.

    Язучы, сәясәтче Айдар Хәлим

    Габделхак Әхмәт (Габдулхак Ахметов)
    татарский писатель, поэт.




    ← назад   ↑ наверх