Габдессалям
Габдессәлам(1700-1762 елдан соң)
Иляһи бәет*
...Байның кызы бай кебек, йөзе тулган ай кебек.
Күз өстендә кашлары корып куйган йай кебек1.
Биле нәзек талдай ирүр, агъзы шикәр-балдай ирүр.
Әйткән сүзгә тормыйдыр, кылыгы (?) (холкы. – Х. М.) йаман алдыйдыр.
Каләм тарткан каш кына, күрсәм күңлем ашкына,
Әйтеп, сүзем тыңламай, ниндәй бәгъре таш кына...
...Кашың берлә күзеңә, йөз мең алтын үзеңә,
Җаным фида кыйлырмын, бер кәлимә сүзеңә...
...Күңлем төште үзеңә, коңгыр(т) кара күзеңә,
Йөрәк кенәем йанадыр, кермәйсең лә сүземә
Куй күзеңнең багышы, күптер аның сагышы.
Күп сагышка төшергән ике күзең багышы.
Нәркәс кара күзләрең, тулгай ай тик йөзләрең,
Һич күңлемдин китмәйдер бал-шикәр тик сүзләрең...
* Татар поэзиясе антологиясе. 1 китап.-Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.-196-197 б.
1 Йай кебек – җәя кебек.
өскә