• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фатих Урманче

    МОГҖИЗАЛАР ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ: АЛБАСТЫЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ

    Кайда гына илтә микән юл-сукмаклар?..
    Шул хыялы белән ул Гөләшне юындырырга дип яңадан мунчага кереп китә. Озак маташалар анда, рәхәтләнеп, кайгы-хәсрәт белән шатлыкны бергә кушып юыналар... Тик мунчадан чыккач “Хәлимнән калган буш алачык Нәфисәне бик тиз җиргә төшерде. Ул Гөләшне күтәреп кайтып кергәндә, ак җәймәсе сыдырылып алынган түшәк суынып өлгергән иде инде... Үзе еламаса да, йөрәге елады Нәфисәнең. Табышкач кына, инде бергә булабыз, кавышабыз дигәч кенә...” (234 б.). Тагы Хәлим үзендәге ниндидер “үлем авыруы” турында язып калдырган!.. Аның тормышына теге Хозыр Ильясны хәтерләткән Юлчы бабайның: “Синең тормышың табулардан һәм югалтулардан торачак!” дигән сүзләре бик тә туры килә. Майясы (Нәфисәсе) белән Гөләшен калдырып, авыр-саташулы килеш үлем юлына чыгып китүе, димәк: бу юлы инде Хәлим үз-үзен дә югалткан...
    “Без авылга кайтып киттек. Син дә кайт! Көтәбез!” — дигән язу калдырып, Нәфисә, Гөләшне алып, чыннан да үз авылына кайтып китә... Менә ничә сәгать баралар инде, тик әлеге дә баягы ялган сукмактан олы юлга чыга алмый интегәләр. Хәлдән тайган хатын, бәлки безне җыр коткарыр дип, җырлагандай итеп, ыңгырашып-шыңшып бара... “Барыбер егылмыйча кала алмады, — дип дәвам итә язучы. — Дөм караңгы урман уртасында, агачларга бәрелә-сугыла, ниндидер ялганчы сукмак читендәге юеш, дымлы балчыкка чәчрәп барып төште ул... Шулай да Нәфисә, шомлы күз карашы аша, сукмактан йөгереп чыккан ике кара шәүләне шундук шәйләп өлгерде... — тимәгез балага! — дип кычкырды, аннары, аңын югалтып, сукмак өстенә капланып төште...” (238 б.).
    Кампәрлегә, авылга кайтам дип, Нәфисә бер якта адашса, инде күптән адашып, аңсыз калган Хәлим үзенең янында ниндидер бүре күрә. “Бүре һаман аның тирәсендә бөтерелде. Каяндыр ике бүре баласы килеп чыкты. Алар да, әнкәләреннән күрә Хәлим тәнендәге канлы шешләрне ялый башладылар, ара-тирә генә, юеш борыннарын әниләренең имчәкләренә төртеп, аның имезүен, ашатуын сорыйлар... Ана бүре көчекләргә әллә ни игътибар да итми, һаман Хәлим тирәсендә булыша: сак кына тешли-тешли, аның авыру тәнен ялый...” Аңлавыбызча, Хәлимне элек адәми затлар булып та, соңыннан кара сихер ияләренә — албастыларга әверелгән карчыклар имгәткән, рухи яктан да, физик яктан да. Бер дә юкка имгәтелгән Хәлимне изге Бүре һәм аның бала-көчекләре дәвалый. Югарыда тәфсилләп сөйләнгәнчә, бу саф мифологик сюжет безгә бик күптән билгеле [239]. Шул ук мәгълүматларны язучы Галимҗан Гыйльманов та яхшы белә. Әлеге бүре турында ул болай ди: “Бүреләр борынгыдан ук кешеләргә игелек кылганнар, аларның балаларын үлемнән йолып калганнар, хәтта сөтләрен имезгәннәр... Шул рәвешле төрки ыруларның гомерен озайтканнар. Әллә бу бүре дә шундый изге җан иясеме?” Сихерче карчыклар тарафыннан имгәтелгән Хәлимнең зәгыйфь аңын әллә нинди, аек акыл белән караганда, кеше ышанмастай гайре табигый уйлар өере “чорнап ала” кебек. Аның аңы ярым-фантастик, шигъри-мифологик фикерләү дәверенә күчәдер сыман: “Бүре дә түгелдер әле ул... Хәлимнең гомерен саклап калу өчен җибәрелгән төрки рухтыр, бәлки?”
    Кыйссада тасвирланган кискен драматик яки чын мәгънәсендәге трагик вакыйгаларның иң югары — кульминацион мизгеленнән узгач, язучының фикер-уйлары тирәнгәрәк, тарих төпкеленә юнәләдер сыман. Язучы чыннан да шигъри-мифологик фикерләүгә күчә. Бер карасаң, кемнәр соң алар: җәһәннәм тишегендәге бер каргалган татар авылыннан чыккан дуамал, әзмәвердәй зур гәүдәле, пәһлевандай көчле, гап-гади, әмма, чын мәгънәсендәге эпик батырлардай, әйтик — төрки-татарларның чирек гасыр дәвамында Көнчыгыш Европа илләренең сәяси, икътисади хәлен, үзара мөнәсәбәтләрен үз кулында тоткан, үзсүзле, соң дәрәҗәдә киребеткән, хәйләкәр, кыю Идегәйне хәтерләткән авыл баласы. Ә Хәлимнең өзелеп сөйгән кызлары: башта Хәлимнең “мәгъшукасе” булган, адәм баласының җанын кыердай фаҗигаләр кичергән, шулай соңрак изгелеккә кайтып, сөйгәне Хәлимне эзләп табып, тагын да югалткан Нәфисә; шул ук Хәлимгә мәхәббәтен саклау юлында коточкыч үлемгә дучар ителгән Майя...
    Борынгы мифологик легендалардан билгеле булганча, бүреләр һәлакәттән киләчәктә ил башы булачак затларны, Ашина (Ак бүре) нәселен саклап калалар. Ә биредә — кыйссада бит сүз гади кешеләр турында гына бара. Иң әһәмиятлесе — язучы аларның фаҗигале-драматик язмышын татар халкы тарихында булып узган һәм, кызганычка каршы, әле хәзер дә бетмәгән глобаль катаклизмнар белән бер рәткә үк куя диярлек! Ә бу фикер-янәшәлекләрдән мөһим нәтиҗәләр ясау — хөрмәтле укучы ихтыярына калдырыла булса кирәк!..
    Борынгы легендаларга таянып, язучы хикәяләвен түбәндәге рухта дәвам итә: “Хәлим бераздан янында яткан ана бүрене дә шәйләп алды. Бүре аның баш очына ук килеп яткан, Хәлим исә, үрелеп, аның алсу төймәле имчәген имә... (бусы инде VI гасырдан калган төрки-татар мифологик легендаларыннан турыдан-туры күчереп алынган мотив [240] — Ф.У.)... Күңеленә курку хисе шыбырдап кереп тулса да, бүре имиеннән аерылмады ул.”... Шул ук тирәдә бүренең көчекләре дә йөри: усалрагына — “Азау”, моңсурак карашлысына “Аккүз” дип исем куша Хәлим (243 б.).
    Бу очракта да без Галимҗан Гыйльманов тарафыннан кулланылган махсус әдәби алым белән очрашабыз: язучы күптән мәгълүм мифологик легенданың яңа, безнең заман таләпләренә җавап бирердәй версиясен иҗат итә; искәртелгәнчә, берничә гасырларга сузылган этногенетик һәм ифрат та катлаулы иҗтимагый процессларны чагылдырган легенданы тарихи җирлегеннән аерып алып, бүгенге көннәр әдәбияты каһарманының шәхси тормышына “китереп куша”. Шул юл белән автор әлеге мифның мәгънәсен тарайтып ташламыймы икән? Алай дисәң тагы? Әйе, кыйссада әлеге мифның мәгънәсен тарайту бар, әлбәттә. Тик төрки-монгол халыкларында киң таралган легендаларда да сүз аерым шәхесләрнең ярым-фаҗигале язмышы турында бара. Тик алар — Хәлим кебек һич тә авыл яки урман балалары түгел! Алар — шаньюй, хөкемдәр уллары! Ханзадәләр! Борынгы төрки-монгол кабиләләрендә таралган легендалар буенча, ил һәм халык язмышын Тәңре тарафыннан күтәрелгән шаньюй-хан-хакан хәл итә!..
    Бүреләр Хәлимне үлемнән коткарып калгач, ул шул сихерчеләр утрауы тирәсендәге урманнарда көннәр-атналар буена адашып йөри. Кем ул, кайда, нишләп йөри; кем ул Нәфисә? Кем — Майя, Гөләш? Кемнәр соң алар бүреләр? Нигә аны үлемнән коткарып калдылар?.. Бу бихисап сорауларның берсенә дә юньле-башлы җавап таба алмый интегә Хәлим... Тик аның тәнендә, гәүдәсендә, аңында ниндидер коточкыч тылсымга ия булган зур көч барлыкка килә. Каян, кемнән, кай тарафтан? Әллә теге изге бүреләрдәнме? “Кешеләр, — дип яза автор, — бүреләр кебек акыллы һәм ихлас түгел бит. Коллык белән курку хисе — бүреләр өчен ят хисләр. Кешеләрдә иң күп очраган хисләр — нәкъ шул хисләр түгелмени?” (254 б.). Ә бәлки шомлы кара урман, андагы могҗизалар һәм шәфкатьле агачлар, үсемлекләр, үләннәр, куаклар, чәчәкләр көч өстәгәндер Хәлимгә? Бу кара урманнарның нинди куркыныч көч-куәткә ия булганын Хәлим бит бик яхшы белә? Күктәге илаһи затлардан тыш, табигатьтән дә көчлерәк бернәрсә дә юк бит бу дөньяда! Моны да бик яхшы аңлый Хәлим. Бигрәк тә хәзер — үзендә ниндидер куркыныч, үзе дә аңлап бетерә алмастай рухи һәм физик көч-куәт-гайрәт барлыкка килүен аңлагач.
    Г.Гыйльманов кыйссасының сюжетын күзәтүне башлаганда без дастан батырының эпик биографиясе дигән билгеләмәгә мөрәҗәгать иткән идек. Һәм хәзер тәмам аңлавыбызча, Хәлим дә беренче карашка — тормыш-көнкүреш яссылыгында гына булса да, чын мәгънәсендәге эпик батыр дәрәҗәсенә күтәрелде бугай: хәзер ул илаһи көч-кодрәткә ия булган куркусыз батыр, кам, шаман, сихерче-албасты буларак хәрәкәт итә булса кирәк. Күп санлы дастан-кыйссалардан билгеле булганча, эпик батырларның да байтагы шундый ук сыйфатларга ия булалар: Борынгы Шумер һәм шумер-аккад эпикасыннан Гильгамеш, бигрәк тә аның тиңдәше — Энкиду; якут олонхоларыннан Эр Соготох, Нюргун Боотур Стремительный, кыргызларның “Манас”ыннан Алмамбет, төрки-татар эпосыннан Ак Күбек, башкорт, кобайырларыннан Урал-батыр, бурят-монгол халыклары дастаннарыннан Гәсәр һ.б. бик күпләр аеруча мификлаштырылып, кам, шаман, имче, җырчы, бакшы, ахыр чиктә сихерче сыйфатларында да чыгыш ясыйлар [241]. Төрки-татар халыклары эпосының мәшһүр батыры Идегәй турында Энциклопедик сүзлек кебек җитди чыганакта: Идегәй образы мификлаштырылган, — дип, турыдан-туры әйтелә [242].
    Элегрәк кыйссада: бу мизгелдә Майя — дөньяның хуҗасы, — дип игълан ителгән булса, хәзер инде Хәлимнең үзенә карата да шул ук сүзләрне кабатларга мөмкин. Ләкин язучы башка юлдан китә: хәзерге Хәлимнең көч-кодрәтен ул, әдәби әсәрләрдә кабул ителгәнчә, конкрет күренешләр ярдәмендә гәүдәләндерә. Менә Хәлим яңадан урман утарына килеп җитә: «Шул вакыт, — дип дәвам итә язучы, — биленә бәйләнгән чүпрәк япмасын җилфердәтә-җилфердәтә ашыгып алан буйлап баручы Хәлим каршында, күктән төшкән кебек, ике таныш хатын пәйда булды. Хәлимнең йөрәге “жу” итеп китте. Коты ботына шуып төште». Шулай да, чынлыкта Хәлим бер дә каушап калмый. Кайдандыр, күрәсең, тирә як табигатеннән аның тәненә, җанына ниндидер көч-куәт керүен тоя. Гәүдәсендә ниндидер “могҗизави бер ут йомгагы кереп урнашып”, аның барлык курку-шикләнүләрен кысрыклап чыгара. Моны бик яхшы сизгәндәй, “теге карчыклар, таякларын ташлап, дәррәү Хәлим алдында тезләнделәр, — дип дәвам итә язучы, — башларын җиргә бәрә-бәрә, нидер мыгырданырга керештеләр... Хәлим шушы берничә минут эчендә үзенең гади бер кешедән ниндидер илаһи, сихри затка, хәтта... албастыга әверелә баруын тойды...” (256 б.).
    Ул арада Нәфисә белән Гөләшне шул ук барысын да белүче изге бабай үзенең арбасына утыртып, Кампәрлегә алып кайтып куя... Утарга яңадан кайткан Хәлимнең дә эшләре җайга салына башлый: курку-шикләнүләр юкка чыга. Хәзер инде ул үзен шул Урман утарының хуҗасы итеп сизә. Хәлимнән хәтта барысы да курка башлый. Язучы әйтмешли, “ул инде үзенең явыз рухка әверелгәненә ышана да башлады”.
    Язучының кыйсса сюжетын төзүдәге бер мөһим алымы — андагы төрле, нигездә куркыныч, трагик, ә кайвакыт гадирәк хәлләрнең, вакыйгаларның барысы да диярлек һәрвакыт кинәт, һич көтмәгәндә килеп чыга. Әйтик, утардагы бер урында ул борынгы алтын акчалар келәте—хәзинәсе барлыгын ачыклап, шакката: “Бу юлы Ходай Тәгалә аны алтынын күрсәтеп сыный”, — дип уйлап куя Хәлим. Язучының бу сүзләренә караганда, ифрат та мөһим түбәндәге нәтиҗәгә килергә мөмкин: кыйссаның баш каһарманы Хәлим Иудаизм һәм Ислам тарихы белән теориясен дә, шул диннәрнең изге китаплары Тәүрат һәм Коръәннең дә эчтәлеген, төп таләпләрен, хәтта байтак нечкәлекләре белән, бик яхшы белә. Чөнки әле генә китерелгән гыйбарәнең инеш башы барыннан да элек Тәүратка барып тоташа. Шул изге чыганакның Исход дип аталган китабында түбәндәгеләр сөйләнә. Моисей, үзләренең Аллалары белән очрашу өчен Синай тавына күтәрелеп, анда бик озак тора. Моисей озакка юкка чыккач, бик борынгы риваятьләр буенча: кайда китте соң Моисей? — дип, халык борчыла башлый һәм Моисейның бертуганы, яһүдиләрнең беренче руханиларыннан булган Ааронга: безгә алдыбыздан йөрердәй алла ясап бир, дип мөрәҗәгать итәләр. Аарон халыкка: җыегыз хатыннарыгызның һәм улларыгызның колакларындагы алтын алкаларны, — ди. Халык Аарон таләбен үтәп, алтын алкаларның барысын да аңа китереп бирә. Әнә шул алкалардан Аарон алтын бозау сыны ясый һәм әйтә: менә, Израиль, сине Мисыр тоткынлыгыннан алып чыккан алла! — дип һәм, иртәгә Господь бәйрәме дип игълан итә. Ааронның боерыгы буенча, икенче көнне иртә торып, яһүдиләр төрле дини йолаларны үтәгәннән соң, бәйрәм итә башлый. Моны күреп Господь, нык кына ачуланып, Моисейга: Мин синең алтынга табынган халкыңны юк итәм! — дип кисәтә. Тик Моисей Господька озак ялынып-ялварганнан соң гына, яһүдиләр зур җәзага тартылмый калалар (Исх 32:1-14 [243])...
    Шул ук сюжет Коръәндә дә чагылыш таба. 2 — Бәкара (Сыер) сүрәсендә әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә яһүдиләрне Фиргавен токымыннан коткарып кала. “Мусага кырык көн, кырык төн көтәргә боерып, шул вакыт эчендә аңа китап иңдерергә сүз биргән идек. Соңра сез бозауга табына башладыгыз һәм гөнаһка батып, залим булдыгыз... Шул кылмышыгыздан соң (акылга килерсез) шөкер итәрсез, дип сезне гафу иттек” (2:51-52 [244]).
    Галимҗан Гыйльманов кыйссасы сюжетыннан күренгәнчә, беренче булып Хәлим тапкан алтын хәзинә аның тормышында тик тискәре роль гына башкара; ул үзе алтынга табынмаса да, шунда — Мари урманнарына килеп җиткән җинаятьчеләр Хәлимне кыйнап үтермәкче булалар. Бу афәттән аны Майяны тәрбияләп үстергән бүреләр генә коткарып кала.
    Хәер, без бераз ашыгыбрак киттек бугай. Әлеге хәзинәне күргәч, Хәлим тагын да авылга кайту хыялы белән яши башлый... Бераздан ул чыннан да, бүре баласы Аккүзне ияртеп, туган авылына кайта... Бу юлы Хәлим алып кайткан иң мөһим хәбәр шул була. Ак бабай Хәлимнән әлеге ике карчык турында сорагач, Хәлим бик гади генә әйтеп куя: “ — Нәрсә булсын аларга. Яшиләр шунда. Тик элеккеге егәрлекләре юк инде аларның... — Нәфисәгә карап, аңа сөйләгән кебек, сүзен дәвам итте: — Хәзер алар беркемгә дә зыян салалмыйлар. Булган тылсымнары да миңа күчте...” (278 б.). Нәфисә белән Хәлим, чын мөселманнарча, никах укытып, ир белән хатын булып яши башлыйлар...
    Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, дигәндәй, Хәлим тагы өй салу эшенә керешмәкче булып, шабашниклар яллый... Ә Нәфисә Хәлимгә Майяның үлемендә үзе гаепле булуы турында энәсеннән-җебенә хәтле сөйләп бирә... Һәм Хәлим туган авылын, әнисен, фаҗигале төстә һәлак булган сөйгәне Майяның каберен, Гөләшен калдырып, тагын юлга чыгып китә... Күрәсең, хәзер инде ул чыннан да җен-пәригәме, албастыгамы әверелгән: кара урман аланындагы Албастылар утарына китә... Хәзер инде ул да, үз вакытында ике кара сихерче карчык кебек, “алданып, рәнҗеп китеп бара”. Чөнки аның туган авылындагы кайчандыр өзелеп яраткан Нәфисәсе дә ахыр чиктә, берара көнләшүдән акылдан шашу дәрәҗәсенә җитеп, “җен-пәригә”, “албастыга”, “кеше үтерүчегә” әверелгән... Хәлим үзе дә хәзер үз тормышы белән яшәми. Ничектер ялгышып, албастылар кулына эләккән дә, шул дөньядан берничек тә аерылып китә алмый!

    * * *

    Гап-гади һәм гадәти күренешләрне, адәм балаларын албасты белән чагыштыру яки албасты дип атау язма әдәбиятта ярыйсы ук киң таралган күренеш. Гаяз Исхакый, мәсәлән, үзенең “Тормышмы бу?” (1911) повестында түбәндәгечә яза: “Тавышсыз яуган ягъмур, йокы арасында баса торган албасты пәрие кеби, мине акыртын гына бер ягымнан кочаклый, изә башлады” [245]. Тик шулай да, гади адәм балаларын албасты дип атау ешрак очрый. Мәсәлән, Нәкый Исәнбәтнең “Портфель” (1929) комедиясендә: “Мәстүрә (чинап). Аягымны, аягымны үтерде, албасты! Әбәү, әбәү!” [246]. Гомәр Бәшировның соңгы тәмамланмаган романы “Гыйбрәт”тә түбәндәге күренеш китерелә: “Волость башкарма комитетында байлар малын конфискацияләргә вәкил итеп расланган” Кәтүк Сәмикъ гомере буена балалар укытып, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгән Садык хәлфәнең китапханәсен туздыра башлагач, хәлфә үзенең коточкыч хәлдә калачагын аңлый: “Аның шәкерт вакытыннан бирле энҗе бөртегедәй сайлап, берәмтекләп җыйган газиз китапларын, ата-бабаның тиңе булмаган бай рухи мирасын менә бу наданлык дигән албасты күз алдында юкка чыгарып харап итәчәк иде” [247]. Яки филология фәннәре докторы, профессор, прозаик һәм шагыйрь Фәрит Яхинның ярым-фантастик “Сихерче кызы” әсәреннән түбәндәге өзекне алырга мөмкин:
    “ — Син юк дисең, ә мин әйтәм: бар! Нинди генә әле, ниндие генә, — Гамил, кулларына ирек биреп, каршысында хәрәкәтләр белән хәйран зур түгәрәк ясады. Әмма Айдар сүзеннән бүлдерде:
    — Албастыны сөйләмә. Албасты кирәкми әлегә! Су анасын, Су анасын, дим!” [248]. Вахит Имамовның “Тозлы яра” романында Албасты шулай ук кат-кат телгә алына: “Төркәйгә ике яңа упалнамуч килде. Берсе — Ырымбур ягындагы Кызылтау дигән керәшен авылыннан, икенчесе — ни өчендер Днепр буеннан Уфага күчереп китерелгән хохол. Икесе дә гәүдәгә шәп, албастылар сыман” [249]. Укучыларга аңлашыла булса кирәк: элегрәк тә, хәзерге әдәбиятта да Албасты образы тик кире персонажларны сурәтләгәндә генә кулланыла. Шул ук романда сөйләнүенчә, Гөлзифа апа Нәгыймов Әмирҗанның ничек һәлак булуын ачыклау артыннан йөри: “Гомер сәгатьләребез бик күп тә калмагандыр, йә, әйт инде. Нәгыймов Әмирҗанны ничек үтерделәр? Якты җиһан белән ул ничек саубуллашты?
    Мәхмүт Илмурзин башын калкытты да кет-кет итеп көлде. Бу албастыга йөз яшь якынайса да, куәте бар икән.
    — Нәгыймов җан биргән чагында, мин Бәләбәй төрмәсендә утыра идем бит. Нидер бутыйсың, миңа нахак яла ягасың, сеңелкәем” [250].
    Биредә тагы шунысын дә өстәп әйтергә кирәк: халыкара, бигрәк тә славян-урыс халыкларында бес дип аталган явыз рух бар дип уйланылган. Һәм аның образы дөнья әдәбиятында һәм сәнгатендә ифрат киң чагылыш таба [251]. Революциягә ниндидер катнашы булган бәндәләрне бесы дип атау урыс әдәбиятының классик вәкиле Ф.М.Достоевский иҗатыннан башлана: бу очракта сүз язучының “Бесы” дигән романы турында бара [252]. Бу романның биредә күзәтелә торган албастыларга нинди мөнәсәбәте бар? — дигән сорауга халыкара мифология мәгълүматлары ярыйсы ук “үзенчәлекле” җавап бирә. Халыкара, шул хисаптан төрки-татар мифологиясенең тирән белгече В.Н.Басилов, мәсәлән, албасты сүзенең этимологиясе, килеп чыгышы турында түбәндәгечә яза: “Албасты образының килеп чыгышы мәсьәләсе әлегә хәтле ачыкланып бетмәгән. Кайбер авторлар албасты төрки чыгышлы персонаж дип саныйлар. Икенче бер версия буенча, албасты турындагы күзаллаулар иран мифологиясе традицияләре белән бәйләнгән, аның исеме (иран сүзе дип саналган) “ал” белән “басты” (төрки “басты” — “надавил”) сүзләренең берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Бәлки, “ал” сүзенең нигезендә борынгы, семит халыкларындагы илу атлы алла исеменнән киләдер; ә инде “басты” фонемасы — һинд’европа термины, “рух”, “алла” дигәнне белдерә, русча “дух”, “божество” (шулай ук урысча “бес”, осетинча “уас” һ.б. якын). Бу этимологиядән чыгып караганда, албасты образы һинд’европа һәм семит этник берәмлекләренең бик борынгы, бер тирәләрдә гомер кичергән чорларына туры килә булса кирәк” [253]. Югарыда бер мәртәбә искәртелгәнчә, шулай итеп, “тартып-сузып”, галим төркилеге үзеннән-үзе күренеп торган албасты сүзенең килеп чыгышын шул сүзгә бернинди катнашы булмаган һинд’иран һәм һинд’европа телләреннән китереп чыгармакчы була. Чынлыкта исә албасты сүзе һәрбер төрки телдә диярлек бар; төркиләрнең барысына да бик җиңел аңлашыла. Нәкъ әнә шуңа күрә албасты образы төрки халыкларның көндәлек тормышында, халык иҗаты-фольклорда һәм язма әдәбиятта шактый киң чагылыш таба. Аны һинд’европа мәдәнияте белән бәйләп аңлатырга тырышу уңай нәтиҗә бирмәячәк.
    Ә инде гади һәм гадәти кешеләрне албасты дип атау проблемасына яңадан әйләнеп кайтсак, югарыда китерелгән мисалларда сүз тик атама турында гына бара. Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар” кыйссасында исә мәсьәлә бөтенләй башкача куела. Биредә инде сүз чыннан да ниндидер драма, трагедия, фаҗига нәтиҗәсендә гади кешеләрнең чын мәгънәсендәге явыз рухларга — албастылрага әверелүе хакында бара. Югарыда тәфсилләп сөйләнгәннәрдән аңлашыла булса кирәк: кыйссаның сюжетын әйдәп баручы ике персонаж, кара сихер иясе һәм урман утарының хөкемдарлары булган ике карчык, кайчандыр гадәти сихерчеләр булып, туган авылларыннан куылып, албастыларга әвереләләр. Шул ук урманга берничә ел дәвамында бер барып, бер кайтып, ахыр чиктә коточкыч фаҗигаләр (туган әнисенең сукыраюы; кайчандыр өзелеп яраткан кызы булган Нәфисәне “җен алмаштыруы”; Урман утарында очратып, гашыйк булган алиһәдәй акыллы, нәзәкәтле һәм сылу Майяның ерткычларча үтерелүе һ.б.) нәтиҗәсендә Хәлим үзе дә албастыга әверелә. Дөрес, бу очракта албасты сүзенең мәгънәсенә аеруча нык игътибар таләп ителә. Утардагы ике кара карчыкның кире персонажлар булуы әлләни шик уятмый булса кирәк. Ә инде Хәлим образына килсәк, үзенең албастыга әверелүе турында ул үзе берничә мәртәбә искәртеп үтә. Ак бабайга Мари урманнарында булган хәлләр турында сөйләп, ул болай ди:
    “ — Әллә нәрсә генә булды шунда, ачуланма инде, Ак бабай, яме. Әле һаман да буыннарымның егәрлеге юк...
    — Буыннар дисең дә... Сине сихерләп, бозып җибәргәннәр, олан. Һушыңны, аң-зиһенеңне, хәтереңне алганнар. Нәсел үчен кайтаручылар эше бу...” (40 б.). Хәлим тормышында коточкыч вакыйгалар булып, МАйя һәлакәткә очрагач, Хәлим яңадан Урман утарына килгәч, автор болай ди: “Тагын шуны да белә: бу утарда ул үзе дә ниндидер күтәренкелек кичерә, дөресрәге, аның күңеленә дә серле рухи сыйфатлар иңә, алар белән бергә илаһи сихер ачыла... Ул үзе дә ниндидер бер сихерчегә әверелә...” (195 б.).
    Китерелгән өзеккә берничә мөһим искәрмә дә кирәктер сыман. Мәсьәләгә формаль яктан якын килгәндә, язучы тарафыннан кулланылган илаһи сихер гыйбарәсе төрки-татар, киңрәк алганда — төрки-мөселман менталитетына берничек тә туры килә алмый. Чөнки сихер-сихерчелек барыннан да элек мәҗүсилек-җаһилият чоры карашлары белән бәйләнгән. Илаһилык исә мөселман-татарларда тик Аллаһы Тәгалә, Ислам дине һәм Мөхәммәд пәйгамбәр исеме белән генә бер бәйләмдә йөри ала. Бу беренчедән булса, әле генә әйтелгән фикерләрнең капма-каршысы буларак, икенчедән: бу очракта Мари урманнары уртасында урнашкан Албастылар утары Хәлимнең туган авылы Кампәрледән күп өстен тора булып чыга. Тик без биредә нинди генә “сүз көрәштерү”ләргә кереп китсәк тә, бу ике як: Кампәрле һәм Урман утары бер үк дәрәҗәдә торган куркыныч урыннар булса кирәк. Шуңа карамастан, Хәлимнең урманда үзен яхшырак хис итүе психологик яктан тулысынча аклана: а) үз авылында ул әле генә коточкыч фаҗигаләр кичерде; б) шуңа күрә ул, үзенең туган җирен дә каһәрләп, урманга качып китәргә мәҗбүр була; в) һәм ниһаять, иң көчле аргумент — хәзер инде Хәлим үзе дә сихерчегә — Албастыга әверелеп, биредә үз кеше булып бара. Тиз арада Хәлим әлеге урманның да, шундагы утарның да тулы хокуклы хөкемдары булып, утар албастыларыннан да көчлерәк бер шәхес рәвешендә чыгыш ясый башлаячак... Һәм чыннан да: бүреләр Хәлимне үлемнән коткарып калганнан соң, аның үз халәте дә, әлеге ике сихерче карчыкның аңа мөнәсәбәте дә тамырдан үзгәрә.
    Мәҗүси мифология мәгълүматлары буенча Албасты — барыннан да элек — кире, явыз зат. Төрки-татар, бигрәк тә мөселман халыкларына хас карашларда аның бернинди дә уңай сыйфатлары була алмый. Ә инде мәсьәләне “тирәннәнрәк каерып” өйрәнә башласаң, фәндә Албасты образының килеп чыгышын бөтенләй башкача аңлату да бар икән. Югарыда күрсәтеп үтелгән галим В.Н.Басилов үзенең мәкаләсендә албасты образының килеп чыгышы һәм эволюциясе мәсьәләсе — үтә дә үзенчәлекле, дип яза. — Аның фаразлавынча, бик борынгы чорларда тәүге албастылар мәрхәмәтле алиһә булып, уңдырышлыкны тәэмин итеп, өй-йорт учагын саклап торучы, кыргый хайваннарга һәм аучыларга ярдәм итүче дип саналганнар [254]. Соңрак, гасырлар, тарихи дәверләр узгач, ул “түбән мифология” персонажына — явыз һәм куркыныч рухка әверелгән.
    Җөмләдән, мондый күренешләрдә фольклор һәм халыкара мифология эволюциясе өчен бернинди дә яңалык юк. Фикеребезне дәлилләү өчен Г.Гыйльманов кыйссасында да кат-кат телгә алынган саф мифологик персонажларның кайберсенә тукталып, шуларның үзгәрешен-эволюциясенә игътибар итеп карыйк. Әйтик, Дию яки Дию пәрие. Ул Идел буе, Көнбатыш һәм Көньяк Себер, Казакъстан, Урта, Якын һәм Кече Азия, Кавказ якларында яшәүче төрки һәм кайбер Иран халыклары мифологиясендә коточкыч зур гәүдәле, өч-алты-тугыз-унике башлы явыз зат. Сүзнең килеп чыгышы индоиран телләре һәм Иран мифологиясе белән бәйләнгән: борынгы Иран телендәге daiva соңгырак чорларда дев—див дип языла һәм мәҗүси алла, шул ук вакыт җен-шайтан дигәнне дә аңлата башлый. Искәртелгәнчә, соңгы икесенең килеп чыгышы Исламга кадәрге гарәп мифологиясе һәм мөселман тәгълиматы белән нисбәтле. Әлеге сүз грек һәм латин телләрендәге teo (алла), борынгы грек мифологиясендәге Зевс сүз-исемнәре белән дә аваздаш: алар бер үк тамырдан булса кирәк. Идел буенда гомер кичерүче төрки халыкларда Дию белән Дию пәрие — бер-берсенә бик якын торган яисә хәтта бер үк персонажлар дип әйтергә дә мөмкин. Дию төрки-татар халыкларының мифларында; әкият-дастаннарында төрлечә сурәтләнә. Кыргыз галимнәре, мәсәлән, Диюнең түбәндәге үзенчәлекләрен билгеләп үтәләр: Дию — тышкы күренеше ягыннан кешегә охшаган демоник зат; коточкыч зур (дәү!) гәүдәсе йон белән капланган; маңгаенда ялгыз мөгезе бар; тешләре дә, тырнаклары да бик үткен; оча ала; коточкыч зур көчкә ия; чүлләрдә һәм Каф тавында яши; мифларда, эпоста һәм әкиятләрдә — нигездә явыз зат; батырның, гомумән кешеләрнең куркыныч дошманы; кайвакыт мәрхәмәтле зат буларак та сурәтләнергә мөмкин. Хорезм үзбәкләрендә, мәсәлән, Дию күп кенә кирмәннәрне һәм шәһәрләрне төзүче итеп күрсәтелә. Үзбәк, кыргыз, казакъ халыкларында Дию шаманнарның ярдәмчесе дип санала. Бәлки бу күренешләр Авестага кадәрге карашлар белән аңлатыладыр. Ачыкланганча, бик борынгы заманнарда Иранның кайбер өлкәләрендә Дию — алла дәрәҗәсендә йөргән һәм аңа аллага табынган кебек табынганнар. Борынгы һинд мифологиясендә дә шулай булган. Тик Иранның безнең эрага кадәрге V йөздәге патшасы Ксеркс (? — б.э.к. 456) Диюләргә табыну урыннарын юкка чыгара һәм илдә Аурамазда (Ахура Мазда) культын урнаштыра; Диюләргә каршы юнәлтелгән махсус Кодекс кабул итә. Әнә шул Кодекста Диюләр явыз затлар дип игълан ителә. Аларга каршы көчле көрәш башлана. Әнә шуның белән бәйле рәвештә, күрәсең, Дию Шәрекъ мифологиясенә, әкият-дастаннарга нигездә явыз зат буларак кереп кала. Шул ук вакыт казакъларда шигъри дастан, бездә тылсымлы әкият буларак сакланган “Дутан батыр”да Диюнең бик борынгы Зәрдөштлеккә кадәрге сыйфат-вазифалары да ярыйсы ук матур чагылыш таба: биредә ул әкият батырының төп ярдәмчеләреннән берсе ролен үти. Диюнең яки Диюләрнең шундый ук вазифа башкарулары байтак әсәрләрдә чагылыш таба.
    Дию нигездә эпик геройның дошманы булса да, килеп чыгышы ягыннан алла дәрәҗәсендә торган зат булгач, үзенең бу сыйфатларын ул соңгы чорларда да югалтмый. Шуның белән бергә байтак башка затлар да Дию дип атала башлый: “Өч дус” әкиятендә Дию — Гыйфрит яисә Пәри зат дигән исем йөртә. “Чүмеч” әкиятендә Диюләр патшасы Төрекмән бабай дип атала. “Зөһрә”дә Елан, Җен, Диюләр бер үк персонажлар буларак сурәтләнәләр.
    Китерелгән мәгълүматлардан аңлашылганча, Дию татар мифологиясендә шактый озын юл уза: аның бик борынгы чорларга, урта гасырларга һәм яңа заманга хас үзенчәлекләренең, вазифаларының барысы да диярлек безнең мифларда, мифологик әкиятләрдә шактый матур чагылыш табып, язма әдәбиятка, шул исәптән Г.Гыйльмановның “Албастылар”ына да килеп керә.
    Искәртелгәнчә, төрки-татар һәм төрки-фарсы мифологиясендә Пәриләр дә ике — капма-каршы рәвештә чыгыш ясыйлар. Урта гасырлар язма әдәбиятында һәм халык иҗатында Пәриләр явыз рухлар ролендә дә, гүзәл кыз символы булып та гәүдәләнәләр.
    Ислам тәгълиматында Җеннәрнең бер төркеме мөселманлык кабул итеп, Ислам динен ныгытуга һәм төрле халыкларга таратуда ярдәм итсәләр, икенче бер төркеме явыз рух сурәтендә кала биреп, адәм балаларына зыян салып торырга тырышалар.
    Язучы Г.Гыйльмановның кыйссасындагы төп концепция халык иҗатында, халыкара мифологиядә һәм язма әдәбиятта күптән билгеле булган шул закончалыкларга һич тә каршы килми. Бу исә әсәрнең баш каһарманы булган Хәлим образын сурәтләүдә аеруча ачык күренә. Кыйссаның баш өлешендә ул армиядә хезмәт итеп кайткан, әзмәвердәй зур гәүдәле, типсә тимер өзәрдәй көчле егет. Югарыда әйтелгәнчә, тормыш юлында әледән-әле кабатланып торган фаҗигаләр нәтиҗәсендә албастыга әверелсә дә, ул беркайчан да үзенең чын мәгънәсендәге кешелек сыйфатларын югалтмый кебек... Шул ук вакытта халык эпосы батырларына хас булган кайбер кычкырып торган кире сыйфатларның байтагы Хәлимдә дә юк түгел. Якут олонхоларының уңай персонажлары, Алтай эпосы каһарманнары, безнең мәшһүр Идегәй кебек батырларда сихер көче, магия, тылсым, шаманлык, кансызлык, чиктән ашкан кирелек, үзсүзлелек, мактанчыклык кебек сыйфатларның барысы да бар.
    Югарыда бер тапкыр әйтелгәнчә, тора-бара Хәлимнең туган авылы Кампәрле кара урманнарда урнашкан чын мәгънәсендәге Албастылар утарыннан да куркынычрак, әшәкерәк бер утрауга әверелә. Нәтиҗәдә Хәлим дә, бөтен якын кешеләрен, туганнарын ташлап, тагын да кара урманга кача. Чөнки тик биредә генә ул үзен чын кешеләрчә хис итә: “Шушында килсә, — дип яза автор, — Хәлим дә үзгәрә, кешелегенә, асыл сыйфатларына, иманына кайта, авыл дөньясында, кешеләр арасында авырый башлаган рухын, җанын дәвалый, гөнаһларыннан арына, зиһенен ныгыта, хыялын, яшәү кыйбласын барлый” ((293 б.) Албасты — илаһи зат концепциясе белән чагыштырыгыз!). Икенче төрле итеп әйткәндә, хәзер инде Кампәрле авылы кара урманнардагы Албастылар утарыннан да әшәкерәк урынга әверелгәч, Хәлим шул кара урманда күңел тынычлыгы тапмакчы була. Шушы уңайдан кыйссага тагын бер, үтә дә хәтәр сюжет сызыгы килеп керә. Биредә инде сүз беренче карашка бик гади кешеләрнең дә чын мәгънәсендәге албастыларга әверелүе турында бара. Дөресен әйткәндә, бу очракта да барыннан да элек Хәлим үзе гаепле. Эш менә нәрсәдә. Әле Кампәрледә вакытта Хәлим Нәфисәнең әнисе Тәскирәнең янгында юкка чыккан өе урынына яңа өй бурасы күтәртмәкче була. Гадәттәгечә, шикле шабашниклар яллый. Ничектер, шулар бергә утырганда, аларга урманда, Албастылар утарында ниндидер бик бай алтын хәзинәсе табуы турында сөйләп ташлый. Байтак бәндәләрнең акча, байлык, алтын өчен ата-анасын сатарга әзер торган безнең заманда әлеге шабашникларга шул җитә кала. Ә бу шабашниклар, хәзер кайда булса шунда гадәти булганча, бандитлар төркеме булып, алтын хәзинәсен эзләп, Урман утарының астын өскә китергәннәр икән. Моны Хәлим алдан ук сизеп ала: «Хәлим ашыкты. Бәхетенә яисә... үлеменә ашыккан кебек ашыкты. Аның көтелмәгән хәлләрдән какшаган зиһенендә бер генә уй бөтерелде: “Албастылар утары” афәткә юлыккан... Ничек тә барып җитәргә, тизрәк коткарырга, коткарырга!”». Урманга беренче, икенче килүләрендә Хәлим үзе әлеге ике сихерче карчык алдында калтырап тора иде. Ә хәзер инде хәл кире якка табан үзгәргән: “Ул бит тиле түгел, белә — хәзер карчыкларда сихер дә, тылсым да юк. Аларның бөтен сихерен, имен, шаукымын Хәлим үзе белән алып китте. Шуның белән аларны бәлагә дучар итте” (299 б.)... Бу хәтәр сүзләрдән тагын да куркынычрак нәтиҗә килеп чыга: Хәлим әлеге “Албастылар утары”нда үзе албастыга әверелгәч кенә адәм рәтле яши башлый; аның акыл-зиһене, ихтыяр көче, егәре арта; хәзер ул беркемнән дә һәм бернәрсәдән дә курыкмый. Димәк, шул Мари урманнары уртасындагы утарда үз-үзеңә хуҗа булып яшәү өчен барыннан да элек коточкыч магик көчкә ия булган албастыга әверелергә кирәк икән... Ә инде шундагы ике карчыкның бөтенләй хәлсезләнеп калуы шул ук күренешнең киресе булып чыга: аларның магик көчләре Хәлимгә күчкән. Димәк, хәзер инде аларда албастыларга хас хәтәр һәм куркыныч-хәвефле сыйфатларның берсе дә калмаган.
    Хәлим килеп җиткәнче шабашниклар әлеге ике карчыкны кыйнап, мәсхәрәләп, бәйләп ташлап киткәннәр икән. Тик алга табанрак акрынлап мәсьәләнең иң хәтәре ачыклана. Шабашниклар башлыгы Сәхәп, Хәлимне дә тотып алып, аңардан: кайда алтын хәзинәсе? — дип сорап, кыйнап, изеп, имгәтеп бетерә. Хәлим исә, Сәхәпнең кулында албастылар тамгасын күреп, шакката. Хәлимнең соравына Сәхәп бик төгәл җавап бирә: “Нинди шайтан мөһере булсын ди, безнең нәсел тамгасы ул! Аңлыйсыңмы, буыннан-буынга килүче тамга! Беләсеңме, безнең нәсел шушы якларда яшәгән...” (303 б.). Димәк, хәзер инде үзе дә албастыга әверелгән Сәхәп ике сихерче карчыкның берсен, Тәкыя исемлесен, ягъни — үзенең туган әнисен мәсхәрәләгән булып чыга... Беренче карашка, гади һәм гадәти шабашниклар чын мәгънәсендәге явыз рухларга — албастыларга әйләнгәннәр икән. Аңлашыладыр, алар алтын хәзинәсен дә табалар. Хәзер инде Сәхәпнең төп максаты — Хәлимне үтерү. Бу һәлакәттән аны элеккеге дуслары — бүреләр коткарып калалар: Хәлим өчен «калганы төштә күргән кебек кенә булды, — дип яза автор. — Урман куелыгыннан ургылып килеп чыккан ана бүре һәм аның ике көчеге Хәлимне сырып алган ирәннәр өстенә ташландылар. Ана бүре Сәхәпнең пычак тоткан кулына барып ябышты. Аккүз Айратны “сайлады”. Азау Бәдри өстенә ташланды...» (312 б.). Шулай итеп, ерткыч бүреләр кешеләрдән күп тапкыр мәрхәмәтлерәк булып, Хәлимне үлемнән коткарып калалар. Бу бәрелеш вакытында албасты-шабашник Айратка ташланган бүре баласы Аккүз авыр яра алып, һәлак була: иң әһәмиятлесе — шул үлем-фаҗига Урман утарында җитди үзгәрешләргә китерә. Бу хакта көтмәгәндә баласы Сәхәпне тапкан ике сихерче карчыкның берсе — Тәкыя сөйли. Аккүзнең һәлак булганын белгәч, Хәлимгә ул болай ди: “ — Күрдем, балам. Миңа сихер көче кире кайтты. Бүре баласы үлү белән, аның тәнендә яшәгән урман рухы миңа күчте. Шуңа күрә мин барысын да беләм, тоям, күрәм...” (315 б.). Хәзер инде Хәлим белән сихерче Тәкыя карчык — икесе бер дәрәҗәдә торган тылсым ияләре, камнар, шаманнар; бер сүз белән әйткәндә — зур бер кодрәт ияләре. Аларның икесенең дә төп бурычлары да үзгәрә: кара урманнардагы Албастылар утарын рәткә салу һәм сихерче Тәкыйянең улы — албасты Сәхәпнең һәм бүреләр белән орышта имгәтелгән башка бандит-шабашникларның кешелеген кире үзләренә кайтару. Моның да серен хәзер инде элеккеге көч-кодрәтен кире кайтарган Тәкыя карчык кына белә. Сәхәпнең шундый бәхетсез, алама, башбаштак бер зат булып үсүендә аның әнисе — Тәкыя гаепле икән: “Аның шундый булуына мин дә гаепле, — ди карчык үзенең улы турында. — Мин аңа күкрәк сөтемне имезә алмадым, күңел назымны бирә алмадым, йоламны, иманымны күндерә алмадым...” (315 б.). Тәкыя үтенече буенча, Хәлим Сәхәпкә һәм аның албастыларына үзенең анасы Тәкыянең сөтен — “нәсел сөтен, хәтер сөтен, җан сөтен” эчерә... Һәм бу могҗизалы, тылсымлы, кодрәтле ана сөте ярдәмендә Урман утарын таларга дип килгән шабашник-бандитлар тулысынча үзләренең мәрхәмәтле һәм гади кеше асылларына әйләнеп кайталар. Мари урманындагы албастылар утарында да тормыш рәткә салына: барысы да яхшы кешеләр җәмгыятендәге кебегрәк була башлый.
    Сюжетның бу хәлиткеч мизгелләреннән берсен оештырганда язучы, күрәсең, халыкара һәм төрки-татар халыкларының бик борынгыдан килгән карашларына, мифологик-шигъри күзаллауларына нигезләнә булса кирәк. Кыйсса сюжетының барышында бүреләрнең роле турында югарыда әйтелгән иде инде. Биредә ана сөте, гомумән — сөт белән бәйле күзаллауларга кыскача тукталып үтү сорала. Сөтнең изгелеге татар халык иҗатының кайбер әсәрләрендә, әйтик, мәкальләрдә чагылыш таба: “Ак сөт булса, ачлык юк”; “Сөт белән катык — йөрәккә ятык”; “Сөттән ак бул, судан пакъ бул”. Мондый төр мисалларны татар халык иҗатының башка жанрларыннан да китерергә мөмкин. Әйтик, “Әйдәгез, кунаклар, җырлыйк әле” дип аталган туй җырыннан:

    Сәгать саен өчәр кат имезгән
    Бәхилләрсең микән, әнкәем [256].

    Борынгы лирик җыр “И анам, бик сагынам”нан:

    Хәләл сөтен имгән әнкәм калды миннән аерылып,
    И анам, бик сагынам, калды миннән аерылып [257].

    “Әнекәйдән якын бар микән?” җырыннан:

    Ак күгәрчен булып төшемә керә
    Әнкәемнең күкрәк сөтләре [258].

    Ана сөте могҗизасы халык җырларында гомуми рәвештә генә чагылыш таба. Әкиятләрдә исә әлеге күренеш бераз конкретлаша. Башкорт әкияте “Тугыз улан”да сөйләнгәнчә, егет үзенең югалган агаларын эзләргә чыгып китмәкче була. Егет юлга чыгар алдыннан әнисе аңа, күкрәк сөтен савып, күмәч пешереп бирә. Әнә шул күмәчтән әниләренең исен танып, сигез егет, аларны эзләп килгән егет белән бергә, кайтып китеп, әниләрен эзләп табалар [259].
    Халык эпосы әсәрләре — дастаннарда ана сөте тагын да җитдирәк роль башкара. “Бүз егет” дастанының татар версиясендә әйтелгәнчә, сөйгәнен эзләп чыккан егет, кәрванчыларның үгет-нәсихәтенә карамастан, ата-анасы янына кайтудан баш тарта. Чөнки ул әле үзенең сөйгәнен эзләп тамаган. Ул болай ди: “Разый булсын атамыз, Сөтен кичсен анамыз” [260]. Кырым татарларының Чора (Чура, Шора) батырга багышланган дастанында мондый сүзләр дә бар:

    Ун ай мине күтәрдең,
    Ун ай мине имездең,
    Алкалы бишек ясаттың,
    Таң йокысын дүрт бүлдең,
    Тартып имчәк имгәндә,
    Моннан соң көн күргәндә,
    Бавырыңа, ай, анам, сеңгәнмен...
    Имгән сөтем хәләл ит... [261].

    Халык иҗатында да, мифологиядә дә сөт барыннан да элек аклык, пакълек, чисталык һәм сабыйларча гөнаһсызлык символы булып килә. Туктамыш-хан белән Идегәйне, мәсәлән, тарихи шәхес буларак та, эпик каһарман рәвешендә дә бер дә гөнаһсыз дип булмый. Тик шуңа карамастан, төрки-татар халыкларының “Идегәй” дастанында сөйләнгәнчә, Туктамыш ханның да, Идегәйнең дә башларын нахакка кискәндә, кан урынына сөт ага. Туктамышның һәлак булуы турында анда түбәндәгечә әйтелә:

    Ир Норадын сукканда,
    Кылычы белән чапканда,
    Туктамышның чал башы
    Җиргә төште “алла”лап,
    Кан урынына сөт акты [262].

    Дастанда Идегәйнең миһербансызлыгы турында да кат-кат әйтелә. Һәм моның төп сәбәбе, искәртелгәнчә, Идегәй сабый чакта ана сөте белән тәрбияләнмәгән. Моның мифологик нигезен дастанның каракалпак Кыяс жырау Кайратдинов варианты нигезендә аңлатырга мөмкин. Югарыда тәфсилләп әйтелгәнчә, Кара Тиен Алып та, Идегәй дә килеп чыгышлары ягыннан апалы-сеңелле пәриләрдән. Дастаннык каракалпак версиясен тикшергәндә ачыкланганча, пәриләрнең, үзбәк-каракалпакларда пәри-затларның бала имезердәй сөте булмый икән. Шуңа күрә алар үз балаларын үзләре тәрбияләмиләр, ә бәлки ташлап китәләр икән [263].
    Төрки-татар борынгы күзаллауларында да, халыкара мифологиядә дә ана сөтенең мәгънәсе ифрат та киң һәм катлаулы. Гадәттә сөт — тормыш, тереклек, яшәү эликсиры, мөселманча әйткәндә: әҗәл даруы, яңадан туу һәм үлемсезлек, гаделлек, кешелеклелек, уңыш һәм байлык символы булып тора. Җиһанның барлыкка килүе турындагы борынгы һинд мифында сөйләнгәнчә, аллалар һәм аларның капма-каршылары (антибоги) дөнья океаны суы белән тутырылган коточкыч зур чиләккә салынган суны туглыйлар. Шул су башта сөткә әверелә; сөттән май, Ай һәм Кояш барлыкка килә; һәм иң соңында шул ук сөттән мәңгелек суы — әҗәл даруы — сома ясала. Байтак халыклар күзаллауларында сөт — адәм баласына белем бирә торган рухи азык. Аның ак төсе — барыннан да элек аклык һәм пакълек символы [264]. Мондый борынгы карашларның байтагы башка халыкларның көндәлек тормышында да ярыйсы ук киң чагылыш таба. Шуның кайбер конкрет мисалларына тукталып үтик. Киң мәгълүм урыс язучысы һәм этнографы С.В.Максимовның ХIХ йөз ахырында язылган китабында китерелгән мәгълүматларга караганда, яшен утыннан чыккан янгынны тик сөт белән генә сүндереп була. Димәк, яшен утыннан саклану өчен ишек һәм тәрәзә косякларын сөт белән юып куярга кирәк икән [265]. Билгеле чуаш галиме Н.И.Егоров язуынча, чуашларның иң югары дәрәҗәле алласы Тураның исеме төрки Тәңредән килеп чыккан. Ул, үзенең “хезмәтчеләре” белән бергә, Күкнең җиденче катындагы алтын сарайда яши. Бу сарай биек тау башында урнашкан. Шул тау тирәсендә Сөт күле (Сёт кулё) җәелеп ята икән. Шул аллага ышанучыларның җаны әлеге күлдә “яши”, имеш. Сөт күленнән бал елгалары агып тора. Оҗмах (сатмах) нәкъ әнә шунда урнашкан. Хак ышанучылар, үлгәннән соң, әнә шул күлдә рәхәт чигәләр икән. Шул ук күлдә хәлсезләнгән Кояшны Кояш анасы сөте белән терелтеп, көч биреп була икән [266]. Кыргызларның “Манас” эпосыннан билгеле булганча, бер ана сөтен ауыз иткәч, Манас белән Алмамбет бертуганнар булып санала башлыйлар. Сөт, ана сөте турындагы мондый мәгълүматларны халыкара мифологиядән бик күпләп китереп булыр иде. Тулаем алганда, алар һәрбер кешенең көндәлек тормышында да, гаилә, ыру-кабиләара мөнәсәбәтләрдә дә ифрат та зур роль уйныйлар һәм байтак кына серле-сихерле күренешләрне аңларга ярдәм итәләр.
    Г.Гыйльмановның “Албастылар” кыйссасына әйләнеп кайтсак, язучының түбәндәге әдәби алымы игътибарны җәлеп итә. Беренче карашка, сюжетны әле генә сөйләнгәннәр белән төгәлләп куярга да мөмкин булыр иде кебек: кара урманнардагы албастылар утарында тәртип урнаштырылган; сихерче карчык Тәкыя үз көчен үзенә кире кайтарып, бик күптән югалткан баласын тапкан; үзенең нәсел сөте ярдәмендә албасты-бандитка әверелгән улы Сәхәпне яңадан кешелек асылына ирештергән; “мәңгелек юлчы” булып калган Хәлим дә, коточкыч һәлакәттән котылып, сау-сәламәт килеш, үз акылында калган, сихерче-кам-тылсым иясе — шаман-димче һәм имче дәрәҗәсенә күтәрелгән!.. Тагын да нәрсә кирәк соң бу каһарманнарга һәм язучыга?
    Бу, безнеңчә, ифрат та катлаулы һәм четерекле, билгеле бер дәрәҗәдә провокацион сорауга урмандагы албастылар башлыгы, Сәхәпнең туган әнисе Тәкыя карчык үтә дә тирән, тик шулай ук каршылыклы да җавап бирә. Хәлимнең: “ — Ә син соң кем, әбекәй? Кеше түгелмени?” — дигән соравына каршы Тәкыя карчык болай ди:
    “ — Мин... кеше түгел шул. Ләкин мин җен яисә албасты да түгел. Мин кем икәнемне үзем дә белмим. Белергә дә теләмим... Әмма минем бик тә кеше буласым килә, кешеләр арасында кеше булып яшисем килә... Туйдым, гарык булдым бу урман дөньясыннан! Ялыктырды бу урман сихере, бу урман шаукымы! Хәлим балам, кешеләр кебек яшәргә өйрәт мине. Кешеләр арасына кайтар! Кешелегемә кайтар!..” Тәкыя карчыкның мондый изге һәм һәркемгә аңлаешлы үтенеченә ничек инде кире җавап биреп булсын ди?! Бигрәк тә Хәлим өчен! Ул бит шул ике сихерче карчык белән аралашып яшәгәндә, тормыш аңа алдын да, артын да күрсәтте. Әгәр шулай әйтеп булса, Хәлим биредә берничә мәртәбә “үлеп — терелде”. Һәм әлеге карчыклар да! Тәкыя әбине тынычландыру ниятеннән, Хәлим түбәндәгечә җавап бирә:
    “ — Әбекәй, борчылма, алып кайтам мин сине кешеләргә, йортыңа, нигезенңә алып кайтам. Рәхәтләнеп яшәрсең, матур гомер кичерерсең, Гөләшне, Бигешне үстерергә булышырсың... Борчылма, яме...” (316 б.).
    Кызганычка каршы, киләчәктә Кампәрледә аларның тормышында нинди афәт-фаҗигәләр булачагын, нинди генә тылсым-могҗиза ияләре булсалар да, Тәкыя әбекәй дә, Хәлим дә әле белмиләр иде шул...

  • Бәхет беркайчан да түгәрәк булмый




  • ← назад   ↑ наверх