• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фатих Урманче

    МОГҖИЗАЛАР ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ: АЛБАСТЫЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ

    Бөтенләй башка дөнья кебек...
    Әйе, Хәлимнең туган авылы Камперледә Майя, хәтта Хәлимнең үзе дә, гәрчә бу аңа күптән таныш-якын авыл булса да, үзләрен бөтенләй башка дөньядагы кебек хис итәләр, сизәләр, яшиләр, уйланалар. Майя, әйтик, гомумән үзенең нинди дөньяга эләккәнен белми, әле сабыйлыктан чыгып өлгермәгән нәни бала кебек, тик аптырап йөри. Һәм бу да бик җиңел аңлашыла: Урман утарында ул үз кеше иде, анда ул көн итүнең кап-караңгы упкынга баткан серләрен дә белә, аңлый, хәтта аларга каршы да тора ала иде. Ә биредә? Җитмәсә шул ук көннәрдә авыл халкы арасында: каядыр якын тирәдә ике кара сихерче карчыкны күргәннәр дигән хәбәр тарала. Һәм иң хәтәре: Майя биредәге һәм Урман утарындагы серләрнең байтагын стенада эленеп торган рам эчендәге сурәтне күргәч аңлый башлый кебек; дөресрәге бөтенләй буталып бетә: әнә анда, рәсемдә Чәнтисез әпә — Хәлимнең әтисе... “Теге ир-егет артыннан мут елмаеп карап торучы кара адәмнәр дә таныш тоелды аңа. Тукта! Әбиләр бит болар! Урмандагы әби-карчыклар! Нишләп монда йөриләр соң алар?”
    Майяның нинди авыр хәлдә калганын күреп, Хәлим бик борчыла, аны ничектер тынычландырырга тырыша. Тик “Майя, — дип дәвам итә язучы, — хәлсез куллары белән стенадагы рәсемгә төртеп күрсәтте.
    — Әнә анда — әбиләр... Мине үтермәкче булалар... Алып ат син аларны...” (163 б.).
    Майяның бу сизенүләре дә хаклы булып чыга: Кампәрле авылы кешеләре дә, Урман утарындагы кешелекләрен югалткан затлар — барысы да бер үк нигездән чыккан албастылар лабаса! Димәк, биредәге хәл-вакыйгалар тагын да куркынычрак, фаҗигалерәк булачак. Һәм бу трагик хәлләрнең инеш башы Хәлимнең элекке сөйгәне Нәфисәгә барып тоташа. Ул бөтен авылны Хәлимгә каршы котырта башлый: янәсе, Хәлимгә “ниндидер җен баласы белән пәри кызын ияртеп җибәргәннәр”. Болай котырына башлаган Нәфисәнең үзен дә җен алыштырган дигән хәбәрләр дә тарала авылда... Һәм бу хәбәрләрнең барысы да, хәтта гайре табигыйлары да, чынбарлыкка туры килә шикелле. Нәфисәнең әнисе Тәскирә заманында ике кыз бала тапкан... Шунда буталып йөргән сихерче карчыклар әлеге ике кызчыкның берсен урлагач, Тәскирә үзенең бердәнбер Нәфисәсе белән кала, хәтта кайчандыр үзенең ике тапкыр бушанганын бик яхшы хәтерләсә дә! Тәскирәнең Кампәрле авылына беренче мәртәбә аяк баскан Майя белән очрашуын сурәтләгән күренешләр әлеге коточкыч хәлләрнең дә, Нәфисәнең “җенләнүен” дә тулысынча ачып бирә һәм кыйсса сюжетының алга табан ничек, кай юнәлештә барасын төп-төгәл билгеләп куя: “Шунда Тәскирәгә әллә нәрсә булды. Ул, Майяны күрүгә, күзләрен шар ачып катып калды, аннары акрын гына артка чүгә башлады. Ул шулай чүгә-чүгә егылып та киткән булыр иде, мөгаен, аны ике ягыннан Сания белән Хәлим генә тотып калды.
    — Си-и-н?
    Тәскирә тәмам йомшап төште. Әмма аның басып торырлык кына, Майяга таба ике-өч адым атларлык хәле булган икән. Менә ул, Сания белән Хәлимнән аерылып, ишеккә омтылды, керләрен күкрәгенә кыскан килеш ишек төбендә аптырап калган Майяны кочаклап алды:
    — Кызым минем!..” (166 б.).
    Җитмәсә, Тәскирәләр урыны — авылның тап үзәге. Сихерчеләрнең җидесе шунда янып үлгән. Ике карчык кына качып котыла алган. Димәк, бу нигез — Аллаһы Тәгалә тарафыннан да, сихерче карчыклар ягыннан да мәңгелеккә каргалган-каһәрләнгән урын! Анда беркайчан да бәхетле тормыш корып булмаячак. Бигрәк тә Игезәкләр өчен!
    Шулай итеп, без, теләсәк-теләмәсәк тә, халыкара мифологиядә ифрат та киң таралган Игезәкләр культына килеп чыктык. Ярыйсы ук катлаулы бу карашлар системасының килеп чыгышы неолит чорына карый һәм Җиһан-Космос белән бәйле күзаллаулардан килә. Бер үк төсле ике кешенең-Игезәкләрнең Дөньяга килүе Адәм балаларында һәрвакыт ниндидер шик-шөбһә, көчле курку уята торган булган. Чөнки, гади кешеләрнең уйлавынча, әлеге гамәлдә ниндидер илаһи көчләр дә катнашкан булырга тиеш. Шулай булгач, Игезәкләр гайре табигый гамәлләргә дә сәләтле булып, әйтик, кирәк чакта яңгыр да чакыра алалар, дип уйланылган. Икенче бар карашлар буенча, Игезәкләр бу Дөньядагы тормышны, тереклекне барлыкка китерүчеләр. Кайвакыт төрле компромисс карашларга да урын бирелгән: Игезәкләрнең берсе Җир кешесеннән туган булса, икенчесе — алладан яратылган, дип күзалланган. Шундый ук карашларның икенче бер версиясе буенча, Игезәкләрнең берсе — үлемле, икенчесе — үлемсез булырга тиеш. Мәсәлән, борынгы грек мифологиясендәге Кастор һәм Поллукс кебек. Җөмләдән, антик дөнья мифологиясенең әле генә күрсәтелгән персонажлары хөрмәтенә күктәге йолдызлыкларның берсе Игезәкләр дип аталган.
    Җир йөзендә барлыкка килгән кешеләрнең беренче пары көн белән төннең, яктылык белән караңгылыкның, явызлык белән яхшылыкның, тормыш белән үлемнең бердәмлеген гәүдәләндерә. Индеецларның Йоскеха (“якты”) белән Тавискароннары (“караңгы“) кебек, Игезәкләрнең берсе тормышның якты, икенчесе караңгы ягын чагылдыра [228].
    Бик тә борынгы карашлар нигезендә төрле халыкларда Игезәкләр турында төрле мифлар һәм мифологик легендалар барлыкка килә. Игезәкләр, әгәр аларның берсе ир-егет, икенчесе хатын-кыз җенесеннән булсалар, үзара никахлаша торган булганнар (Борынгы Мисыр мифларында Осирис белән Исида; борынгы һиндләрдә Яма белән Ями). Башка бер халыкларда Игезәкләр культы илаһи бер югарылыкка күтәрелә. Безнең ут күршеләребез чуашларда Галәм-Җиһанны барлыкка китерүче Тура белән Шуйттан — игезәкләр. Тик аларның килеп чыгышы — Ике цивилизациядән: Тура — Төрки Түрә яки Тәңредән; Шуйттан — Ислам тәгълиматындагы Шайтаннан [229]. Биредә, күрәсең, бик борынгы карашларның чагылышы да бар булса кирәк.
    Игезәкләр культы, искәртелгәнчә, барыннан да элек һәрбер нәрсәнең, вакыйганың, күренешнең ике яклы булып, бер-берсен инкарь итә торган, юкка чыгарырга тиешле башлангычлардан торуын искәртә. Шул ук вакыт бик борынгыдан Игезәкләр — Дөньяны барлыкка китерүчеләр дип тә саналган [230]. Дөнья-Галәм-Җиһанның ифрат та каршылыклы берәмлек булуын истә тотканда — Игезәкләр культының еллар-гасырлар-меңъеллыклар дәвамында яшәп, төрле үзгәрешләр кичерүе аңлашыла булса кирәк. Югарыда телгә алынган чуаш мифологиясе, мәсәлән, әлеге культның нык кына үзгәреп, тормыш-көнкүреш яссылыгына күчерелүе турында сөйли: анда әйтелгәнчә, берәр авылда Игезәкләр туса, димәк — бу авылга Алла (Бог) тарафыннан ниндидер зур бәхетсезлек, афәт, фаҗига җибәреләчәк, дип уйланылган [231].
    Борынгы дини-мифологик системалардан Зороастризм-Зәрдөштлектә Игезәкләр культы аеруча киң һәм тирән чагылыш таба. Шул дин белән бәйле мифологик легендалардан билгеле булганча, Ирандагы бик борынгы диннең баш алласы Зурван баштан ук (изначально) ике җенесле алла итеп күзалланган. Ул үзенә ир бала — Ормаздны (Ахура Мазданы) тудырмакчы булган. Әмма ул әлеге катлаулы гамәлнең уңышлы барып чыгуыннан шикләнә башлаган. Һич тә акланмаган шикләнү нәтиҗәсендә аның корсагында тагын бер бала, Ормаздның игезәге Ахриман (Ангро-Манью) барлыкка килгән. Моны белеп алгач, Зурван, ант итеп, сүз бирә: игезәкләрнең кайсы алдан туса, хакимиятне шуңа бирәм, — дип. Зурванның бу анты хакында әле әтисенең корсагында яткан Ормазд та белеп ала һәм үзенең чиктән ашкан беркатлылыгы белән Ахриманга да сөйләп куя. Әтиләренең шундый мөһим анты турында ишеткәч, Ахриман аның янын (бок) тишеп, беренче булып дөньяга чыга. Ормазд, билгеле, үзенең антын боза алмый һәм хакимиятне ун мең елга Ахриманга тапшыра. Шулай итеп Дөнья явызлык гәүдәләнеше булган Ахриман ихтыярында кала. Шул ук идеяне соңрак Манихейлык тарафдарлары да күтәреп ала... Ун мең ел вакыт узганнан соң Ахриман юкка чыгачак һәм Дөньяда мәңгелеккә яхшылык, игелеклелек, изгелек гәүдәләнеше булган Ормазд хакимияте урнашачак [232].
    Китерелгән мәгълүматлардан ифтар та мөһим нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Ачыкланган мәгълүматларга караганда, Зәрдөштлекнең барлыкка килеп, хөкем сөргән тарихи чоры безнең эрага кадәрге II-I меңъеллыкларга карый. Димәк, Дөньяда явызлык гәүдәләнеше булган Ахриман хакимияте урнашканнан соң нибары 1, иң күбе — 2 мең ел вакыт, ягъни — 10 мең еллык циклның дүрттән бер өлеше генә узган. Шулай булгач, әле хәзер дә Кешелек дөньясы Ахриман — Явызлык хакимияте ихтыярында кала бирә икән. Әгәр бу чыннан да шулай булса, Дөньяда әле тагын 8-9 мең ел буена явызлык хакимияте дәвам итәчәк. Җөмләдән, мондый нәтиҗә безнең бүгенге вазгыять белән дә тулысынча раслана булса кирәк. Югарыда кат-кат искәртелгәнчә, хәзерге чынбарлыкта әледән-әле кабатланып торган катаклизм-фаҗигаләр, бәхетсезлекләр моның һичшиксез һәм бик ачык дәлиле булып торадыр сыман!..
    Соңгырак чорларда әлеге хәтәр тема белән бәйле мифлар төрле халыкларда киң таралыш табалар. Сүз Тәүратта, шул мөһим китап белән бәйле башка һәм күп санлы чыганакларда чагылыш тапкан Авель һәм Каин исемнәре белән нисбәтле легендалар турында бара. Дөрес, Тәүратта алар игезәкләр дигән сүз юк. Тик шуңа карамастан, Авель белән Каин мөнәсәбәтләрендәге кискен каршылык гадәттә Игезәкләр культына барып тоташа, дип уйланыла. Беренчел чыганакта әйтелгәнчә, Авель — көтүче, ул сарыклар көтә. Каин — җир эшкәртүче. Аларның икесе дә үзләренең Аллаларына корбан китермәкче булалар. Авель Аллага үзе өчен бик тә кадерле булган сарык бәрәнен китереп бирә. Каин җыеп алган уңышыннан “өлеш чыгара”. Авельнең корбаны Аллага ошый һәм ул аны кабул итә. Каин китергән бүләккә исә Алла әйләнеп тә карамый. Каинның күңелен көнчелек хисе биләп ала һәм ул Авельне үтерә (Быт 4:1-24 [233]). Бу очракта сүз игенчелек һәм мал асраучылык системалары арасындагы конфликт хакында бара.
    Тик Тәураттан соң барлыкка килгән чыганакларның кайберсендә әлеге конфликты башкачарак аңлатулар да бар. Шуларның берсендә әйтелгәнчә, Каин Сатанадан туган, икән...
    Шул ук легендаларның тагын бер версиясе буенча, Каин белән Авельдән соң аларның сеңлесе дә дөньяга килә. Абыйларының икесе дә әнә шул сеңелләренә гашыйк булалар. Нәтиҗәдә өлгеррәк, ә бәлки явызрактадыр Каин Авельне үтерә. Шул ук легенданың икенче бер вариантында сөйләнгәнчә, Авель белән Каиннан соң аларның ике игезәк сеңелләре туа. Шуларның берсе бик тә матур-сөйкемле булганлыктан, икесе дә бер үк сеңелләренә гашыйк булалар. Тик бу мәхәббәтнең нәтиҗәсе — кат-кат әйтелгәнчә, бик тә фаҗигале булып чыга [234].
    Биредә тагын бер киң мәгълүм мифны искә алып үтәргә мөмкин: сүз борынгы Рим мифларыннан Игезәкләр Ромул белән Рем турында бара: Ромул үзенең игезәге Ремны үтереп, “мәңгелек шәһәр”гә үз исемен биреп, Рома (Рим) дип атый [235].
    Икенче бер чорларда һәм илләрдә Игезәкләрдән куркып, аларны билгеле бер коллективтан: ырудан, кабиләдән читләштерә торган булганнар.
    Халыкара мифологиядә киң таралган Игезәкләр культының аерым төсмерләре урта гасырлар халык иҗаты әсәрләренә дә үтеп керә. Әйтик, төрки-татар халыклары арасында киң мәгълүм “Идегәй” дастанына. Әсәрнең каракалпак версиясендә Идегәй белән Кара Тийин Әлип баба — үзара дошманнар гына түгел, Игезәкләр дә [236].
    Санап үтелгән мифларның барысында да сүз нигездә ир-егет игезәкләр турында бара. Кыйсса авторы Галимҗан Гыйльманов мәсьәләне әйтеп бетергесез кискен яссылыкка күчерә: аның әсәрендә урын алган ике хатын-кыз да — чын мәгънәсендәге алиһәләрдәй гүзәл-сылулар; икесе дә илаһи көч-куәткә ия. Бер-берсеннән аерым яшәгәндә алар икесе дә төрле изгелекләргә генә сәләтле кебек күренәләр. Тик алар шулай якыннан очрашкач кына бер-берсенең кан дошманы булып китәләр. Беренчедән, моны Игезәкләр культы традицияләре таләп итсә, икенчедән, автор ихтыяры, аның әдәби осталыгы кыйсса сюжетының киеренкелеген, хикәяләү кылын “менә-менә өзелеп китәм бит!” дигән дәрәҗәгә җиткерә!
    Аңлашыладыр: бу очракта да язучы халыкара цивилизация тарихында күптән билгеле булып, төрле халыклар мәдәниятендә мөһим урын алып торган мифка мөрәҗәгать итә. Тик аны ул һич тә ничек бар шулай кулланмый; аның бөтенләй яңа һәм бик тә хәтәр, куркыныч, фаҗигале версиясен иҗат итә...
    Бик борынгы мифлардан ук килгән традицияләр буенча, беренче изге адымны табигать дөньясында туып, шунда тәрбияләнгән “Урман баласы” Майя ясый. Дөрес, әлегә сүз Нәфисә турында түгел! Сүз Хәлимнең һич бетмәс һәм үзәк өзгеч кайгы-хәсрәттән сукырайган әнисе Сания апа хакында!..
    Бу чыннан да серле-сихерле күренешне сурәтләүне язучы Майя тәкъдименнән башлый: «Көннәрдән бер көнне Майя Хәлимгә әйтеп куйды: “Сания әнкәнең күзләрем үзем камлап карыйм әле. Мин моның серен беләм. Әбиләрнең күз имен искә төшерәм дә...”» (171 б.). Биредә сүз мәҗүси шаманның дәвалаганда камлавы турында бара, билгеле. Чөнки “Урман баласы” Майя мөселманча өшкерү турында берни дә белми һәм белә дә алмый [237]. Майяның чын шаманнарча камлавын язучы бик матур һәм ышандырырлык итеп сурәтли. Шунысын махсус әйтеп үтәргә кирәк: Майя да, шунда булган хак мөселманнар да Урман кызының бу эшләренә һич тә каршы килмиләр: “Ак бабай Саниягә дә, Майяга да Коръән телендә фатихасын биреп чыкты”... Майяның камлавы ике сәгать дәвам итә. Изге гамәлләр тәмамлангач, язучы болай ди: “Бу минутта дөньяга Майя хуҗа иде. Ул имләде, ул барысына җылы алып керде, ул беренче булып әнкәсенә дәште:
    — Әнкәй, торасыңмы инде, вакыт җитте, күзләреңне ач...” (171—173 бб.)... Шулай итеп, Майяның беренче могҗизасы аның абруен, данын арттырды. Санияләр йорты Галәмнең кендегенә, үзәгенә әверелде. Бу шифалы яңалыклар тирә-як авылларга да таралып, “Урман баласы”ның абруен ифрат югары дәрәҗәгә күтәрде!
    Тик, ни кызганыч, кеше нинди генә бәхетле шартларда яшәгән кебек күренсә дә, бәхет ул беркайчан да тулы булмый. Вак-төяк мәшәкатьләр генә булса да, адәм баласының бәхетеннән көннәшкәндәй, һәрвакыт аны, әнә шул бәхет дигәннәрен “кимереп җимерергә” генә тора...
    Вакыйгаларның барысы да яхшы якка гына үзгәрәме? — дип торганда гына, авылга ике хәтәр хәбәр тарала: аларның беренчесе — авылга тагын да шул ук Урман утары албастылары килгән һәм һич тә тиз генә китәргә җыенмыйлар, — дип сөйли башлыйлар. Күңеле ниндидер бәхетсезлек буласын сизгән Хәлим берничә мәртәбә эчеп-исереп кайта...
    Әлеге хәбәрләрнең икенчесе тагын да хәтәррәк булып чыга: “ — Их, әнкәй, — дип әйткән ди әнисенә Нәфисә, — берни аңламыйсың син!.. Берни тоймыйсың! Мин бит Хәлимсез яши алмыйм, беләсеңме шуны! Мин барыбер үземнеке итәм аны, кеше җаны кыеп булса да үземнеке итәм!” Тик бу хәбәрне тагын да хәтәррәге “каплап ала”: “Нәфисәне тулгак тота башлаган, ә баласы туарга теләми, ди...” (178—179 бб.). Юл уңаеннан гына әйтеп үтик: баланың, бигрәк тә булачак эпик батырның бу дөньяга киләргә теләмәве — халык эпосында Борынгы Мисырдан башлап, урта гасырлардагы төрки-татар һәм төрки-монгол дастаннарына хәтле киң таралган сюжет. Тик безнең аңа биредә киң тукталып торырлык вакытыбыз да, урыныбыз да юк (Ак Күбек, Гәсәр, Алмамбет һ.б. [238]). Җитмәсә Майяны, өенә кайтканда туктатып, ниндидер исерек баш юлына каршы төшеп: “Олак урманыңа, югыйсә үтерәбез!” — дип, һич гөнаһсыз кызның котын алган. Автор бу хакта болай ди: «Моңа кадәр дә мең газаплар кичергән, инде бөтенесе дә артта калды, дип куанып яши башлаган өч җан тагын бер сорау алдында аптырап калды: “Инде ниләр генә язгандыр алар башына?”» (181 б.).
    Шулай итеп, кыйсса сюжеты үзенең иң югары ноктасына — кульминациясенә якынлаша бугай. Майяны юк итеп булса да, Хәлимне үземнеке итәчәкмен дип хыялланган Нәфисә баласын тудыра алмый газаплана. Кем аңа ярдәм итәр? Бу эшне башкара алырдай бер генә асыл зат бар тирә-якта: ул да булса Нәфисәнең игезәге һәм, Нәфисәнең уйлавынча, аның кан дошманы, шул ук вакыт иң оста, йомшак куллы имче буларак даны таралган Майя. Кайда барсын Тәскирә — кызы баласын тудыра алмыйча үлем түшәгенә яткач? Әлбәттә, Саниягә, аның улы Хәлим белән килене Майяга!..
    Әйе, Майя килеп, ике сәгать тирәсе камлаганнан соң, Нәфисә янында бала елаган тавыш ишетелә башлый... Майя ярдәмендә Нәфисә бәбили... Әмма шул ике сәгатьтә Хәлим өендә әллә ниләр булып уза. Халыкта мәгълүм булган аерым ышанулар буенча, үләсе яки һәлак буласы адәм баласының йолдызы 40 көн алдан сүнә, диләр. Хәлимне дә әллә нинди куркыныч, хәтәр борчылулар өере урап ала: төшендә күптән бу дөньядан киткән әтисен күрә; беркайчан да бер дә юкка еламый торган Гөләш ярсып елый башлый... Кайда соң Майя? Әйе, әйе! Ул бит аны — Майяны барыбер юк итәм, дип кисәткән Нәфисәләрдә, аңа бала табарга ярдәм итә... Ә Нәфисә инде үзе махсус яллаган исерекбашларны кисәтеп куйган икән; нишләтергә Майяны... Тик бәбиләп, бераз хәл җыя башлагач кына Нәфисә Майяга ялынып-ялварып карый, хәтта берничә мәртәбә: “Кит-мә, Май-й-я, я-ра-мый, ха-рап бу-ла-сың...” Нәфисә махсус яллаган ике исерекбаш Майяны зур таш кисәкләре белән бәргәләп, үтерәләр... һәм шатланалар: “ — Дөмеккән бу... Хәзер Нәфисә безне бер ай буе сыйлаячак инде!..”
    Йа Раббым! Нинди заманалар килеп җитте Җиһанда? Бөтен дөньяны Албастылар баскан! Зур, шаулап-гөрләп торган сансыз башкалаларны, шәһәр һәм шәһәрчекләрне генә түгел! Каядыр Мари урманнары уртасында оешкан сихерчеләр утарын да, шул ук урманнар янында каргалып-каһәрләнгән хәтәр урын тапкан Кампарлене дә хәзер, нәкъ менә безнең көннәрдә, Албастылар баскан! Ә Албастылар алар — игелекле изге җаннарны юк итүчеләр!!! Язучы бу хакта болай ди: “Күпләргә Кампәрле авылы якты дөньяның калган өлешеннән аерылып кителеп төшкәндәй, әйе, әйе, заман кыясыннан кителеп, вакыт упкынына очкандай тоелды” (189 б.). Һәм Хәлим Майяның кабере өстенә “бармагы белән тырнап албастылар тамгасын” төшерә...
    Сөйләнгән коточкыч фаҗигаләрдән соң Хәлим тагы бер мәртәбә кара урман утарына китеп бара: “Урман юлыннан берәү бара. Дөресрәге икәү баралар. Берсе әзмәвердәй ир-ат, икенчесе — сабый бала. Ул әле сөйләшә белми, шатлана, кайгыра да белми. Ул елый гына белә”.
    Язучы, кыйссаның нәкъ уртасына килеп җиткәч, әсәрнең төп фикерләрен, үзәк идеясен ачып бирердәй ифрат та әһәмиятле, безнең заман татар тормышының асылын ачып бирердәй сүзләрен, уй-фикерләрен ачып сала: “Урман юлы озын, хәвефле. Урман дөньясы үзе тагын да куркынычрак. Анда кара көчләр, убырлар, албастылар, шүрәлеләр яши, кара рухлар гомер сөрә. Ә кешеләр дөньясы? Кешеләр дөньясы хәвефле түгелмени?! Кешеләр дөньясы тагы да хәвефлерәк әле. Шулай булмаса, сабый бала күтәреп барган бу ир авылдан кара урмангаа качмас иде. Кешеләр дөньясында албастылар юк, алар үзләре албасты, убыр, шүрәле, угры... Тик алар бу хакта белмиләр генә. Белсәләр... үзләреннән-үзләре гайрәтләре чигеп, йөрәкләре ярылып үләр иде” (190 б.). Кыйссадан китерелгән бу зур өзектә әйтелгән сүзләрендә Г.Гыйльманов — берсүзсез хаклы, әлбәттә! Безнең заман кешеләренең зур бер даирәсе чыннан да албастыларга әверелгән булса кирәк! Моны язучы Галимҗан Гыйльманов та бик яхшы белә! Тик авторның кешеләр дөньясында албастылар һ.б. юк; һич югы — алар үзләренең албасты, убыр, угры икәнлекләрен белмиләр... Белсәләр, йөрәкләре ярылып үләр иде, дигән сүзләре беркемне дә, шул исәптән чын-чыннан албастыларга әверелгәннәрне дә ышандырма алмый! Ышандырмый гына түгел, гаҗәпләндерә. Көн саен илдә ничә кеше юкка чыга, көпә-көндез тик торганда каядыр китеп югала, үлә, үтерелә, машина астында кала, үзенә-үзе кул сала. Безнең макталган армиядә кыйнап үтерәләр, имгәтәләр, аяксыз-кулсыз калдыралар — боларның барысын кемнәр башкара? Урман утарыннан көтмәгәндә килеп чыккан албастылармы? Әллә шуларның үзебезнең арабызда елмаеп-көлеп йөргәннәреме?.. Һәм болары инде — үтә дә нык, көчле-гайрәтле албастылар! Аларның вак-төяк юк-барга ярылырдай йомшак йөрәкләре дә, игелек-изгелек-вөҗдан кебек безнең заман кешеләренең иң зур күпчелегеннән шактый ераклашкан сентиментальлекләре дә юк! Һәм беркайчан булмаган да! Алар, безнең арада елмаеп-көлеп, гади халыкка әллә нәрсәләр вәгъдә итеп йөргән албастылар, алдакчылар, ришвәтчеләр, угрылар, бала урлаучы, кеше үтерүчеләр. Һәм аларның мондый киң таралган, яшәү рәвеше булып әверелгән җинаятьләргә “исләре дә китми”. Димәк, йөрәкләре ярылып үлү турында сүз дә булырга мөмкин түгел! Һәм моның төп сәбәбе — байтак җинаятьчеләрнең бернинди җәзага тартылмавында. Яки еш кына җәзаның тик символик характерда гына булуында!..
    Әгәр язучы, үзенең нинди генә талант белән язылган әсәрендә дә тормыш чынбарлыгыннан бер генә бармак тайпылса, шул хатадан ул тиз генә котыла алмый. Әлеге хата язучының каләменә “ныклап ябышырга тырыша”. Билгеле бер кешеләр үзләренең албасты булуын белмиләр! — дип ычкындыргач, язучы, күрәсең, ничектер аклану өчен, бездә ярты гасыр дәвамында хөкем сөргән социалистик реализм шаукымына бирелеп, шапырынуга күчә: “Шулай да күк йөзендә Кояш бар. Урман куенында чишмә бар. Чишмә буендагы таллыкта кошлар сайрый. Тагын җилдә аланлыктагы кыңгырау чәчәкләре дулкынлана-дулкынлана үз биюләрен бии. Күбәләкләр оча... Димәк, бу дөнья бөтенләй үк өметсез түгел әле... Кешене олы афәттән шушы кояш, чишмә, кошлар, чәчәкләр, күбәләкләр саклап калачак. Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясын урманнан гына мәхрүм итмәсен! Йа Рабби!” (190 б.)... Шулай булсын иде дә бит!.. Чынлыкта исә Җиргә Алтын гасыр тагын берничә дистә елдан соң, Зәрдөштлек тәгълматы раславынча, хәтта 8-9 мең елдан соң гына!.. килергә мөмкин! — диләр мифология, астрология, төрле диннәр теориясен һәм тарихын өйрәнүче галимнәр...

    * * *

    Урманга тагын бер мәртәбә килгән Хәлим Албастылар утарын бик җиңел эзләп таба. Тик аның күңелен туктаусыз хатирәләр, үткән заман фаҗигаләре борчый. “Алда ни генә көтсә дә, Хәлим барысына риза. Майясын тартып алган дөньядан ерактарак кына булсын...” Ә бит алиһәдәй акыллы һәм гүзәл Майяны кешеләр дөньясындагы, үзләренең җен-шайтанмы, пәриме, албастымы булуын, һәрхәлдә кешелектән күптән аерылган албастылар икәнлекләрен аңлаган исерекбашлар тартып алды! Һәм Хәлимнең элегрәк өзелеп яраткан, соңыннан “җен алыштырган” Нәфисә боерыгы буенча! Нәкъ әнә шуңа күрә Хәлим өзгәләнә дә: “Их, Майя, Майя! Ник кешеләргә ышандың соң син?! Нигә аларны күңелеңә якын җибәрдең? Ник җаныңны өзеп бирдең? Ә алар... Җанга җан белән кайтарыр урында, җанга кан белән, таш белән кайтардылар... Их, Майя!” (193 б.). Икенче төрле итеп әйткәндә, әлегә, һәрхәлдә кыйссаның өченче бүлеген беренче һәм икенче бүлекләрдәге сюжетның киеренкелеге, кырыслыгы “күтәреп бара”; һич югы — күтәрелгән дәрәҗәсеннән төшермәскә тырыша... Чөнки берара әсәрдә бернинди яңалык булмый кебек! Сихерче карчыклар да Хәлимне бик тыныч каршы алалар. Күптән таныш утар дөньясын да ул аңлап бетерә алмый. Урманның сихри шаукымы йогынтысында “ул үзе дә ниндидер бер сихерчегә әверелә”. Сихерче карчыклар да үзгәргән: “бу карчыкларны да һич албасты рухлы сихерчеләр дип уйламассың!..” Күңелне чыннан да дулкынландырганы — Хәлим хәзер “кешеләргә (шул ук албастыларга — Ф.У.) нык кына рәнҗегән, әмма дөньядан ваз кичмәгән, яшәүгә дәрте сүнмәгән бер бәхетсез җан...” (197 б.).
    Ләкин әлеге ике сихерче карчык албасты-пәрилектән һич тә котылмаганнар икән. Моны Хәлим мунча янына якынайгач аңлый. Ул үтә дә сәер күренешкә тап була: мунчада сылу төз гәүдәле ике матур шәрә кыз «урталыктагы эскәмиягә бер сабыйны сузып салганнар да, әфсенли-әфсенли, өстенә чүмечтән су коялар... Озын кара чәчләре, яулык-шәл кебек асылынып төшеп, арттан бөтен тәннәрен япкан, тик тулышып торган ап-ак күкрәкләре генә, нигә безнең матурлыкны яшерәсез дигән кебек, балкып килеп чыгалар да, дөньяны бераз үртәп торганнан соң, тагын “шәл” читенә кереп югалалар...» (206 б.). Ә әлеге сабый бала — Хәлим белән Майяның бердәнбере — Гөләш икән!.. Хәлим, акылдан шашардай дәрәҗәгә җитеп, мунча эченә бәреп керсә, анда Гөләш тә, ике шәрә сылу кыз да юк... “ике карчык кына бәрелә-сугыла килеп кергән Хәлимгә, йотардай булып, акаеп карап торалар...” (207 б.) Димәк, Албастылар утары да, шундагы ике сихерче карчык та берничек тә үзгәрмәгән. Ә бәлки киресенчә, биредә, элеккедәй җен-пәри туе дәвам итә... Ике карчык, Хәлимнең “хыянәтен күреп”, аны кара көчле сихер белән җиңмәкче булалар. Менә хәзер аның гәүдәсенә очлы пычак белән албасты тамгасын салачаклар да, Хәлим кеше булудан туктаячак... Нәкъ әнә шул мизгелдә “бүлмә ишеге шыгырдап ачылды да, — дип дәвам итә язучы, — анда Гөләшне күтәргән Майя пәйда булды! Беренче булып карчыклар борчылып карадылар. Караулары булды, бу галәмәттән шаклар катып, шәмнәре, пычаклары, сихерләре-ырымнары белән бергә, буынсыз булып җир идәнгә сыгылып төштеләр!..” (212 б.). Карчыклар элегрәк тә Майядан нык кына шүрлиләр иде. Аннары аның һәлакәтен билгеле бер дәрәҗәдә үзләре үк оештырган иде. Ә хәзер... хәзер аларның алдында исән-сау Майя белән Гөләш... Хәлим дә ахыр чиккә җиткән. Майяга ул: “Минем җанымны алдылар, Майя...” — дигәч, Майя да һушын югалтып егыла... Иң әһәмиятлесе биредә шул — укучы бу күренешләрнең серләрен бик яхшы аңлый!..
    Югарыда искәртелгәнчә, акылыннан ычкына башлаган затны яңадан үзенең гадәти хәленә кайтару өчен, ул җан иясе ниндидер коточкыч фаҗига кичерергә тиеш! Нәфисә халәтендә андый хәлләр бер-берсен куа килә иде: Нәфисә котыртуы нәтиҗәсендә изге җан Майя ерткычларча үтерелә. Шул ук ике сихерче карчык катнашында Тәскирә белән Нәфисәнең каргалган нигезе яна. Тәскирә, Нәфисә кызын ияртеп, Хәлимнең әнисе — Саниягә киләләр... һәм шунда яши башлыйлар... Озак уйланулар, киңәшүләрдән соң Нәфисә Хәлимне эзләргә чыгып китә. Алдан ул кирәкле хәстәрен дә күрә: ул бит Албастылар утарына барачак. Нәфисә хәтерли: бала имезгән ана үз сөтен үзе эчсә, сихер шаукымына бирешми икән. Бу изге гамәлне дә башкара ул. Урман утарына килгәч тә, елап, шешенеп беткән Гөләшне таба... Һәм алар күрешәләр... Кайчандыр үтерелгән Майяны яңадан күреп, карчыклар тәмам хәлсезләнәләр, буынсыз калып, үз почмакларында яталар.
    Хәлим карчыклар сихереннән озак авыруга сабыша. Майя булып күренгән Нәфисә Хәлимнеке булудан әлегә баш тарта. Шулай итеп, Хәлим тагын да ике дөнья арасында кала: бер якта үлем, икенче якта Майя булып күренгән Нәфисә (алар бит Игезәкләр!). Урман утарына бик тиз ияләшсә дә, Нәфисә Хәлим белән якынаюдан курка. Беренчедән, Нәфисә Хәлим алдында Майя булып яшәргә мәҗбүр булса, икенчедән — Майяның һәлак булуының сәбәпчесе икәнлеген дә Хәлимгә белдерергә ярамый иде. Җитмәсә Хәлим дә бит әле сихерчеләр зәхмәтеннән котыла алганы юк. Тик чын ана сөтен өзелеп сагынган Гөләш кенә Нәфисәнең сөт тулы күкрәкләренә чат ябышып, үзенең туган әнисенең сөтен имгәндәй имә... Бүген Нәфисә, Хәлимне мунчада юындырып чыккач, күңеленә беркетеп куя: “бүген мунчадан соң ул Хәлименең янына ятачак, аның хатыны, сөйгән яры булачак...”

  • Кайда гына илтә микән юл-сукмаклар?




  • ← назад   ↑ наверх