• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фатих Урманче

    МОГҖИЗАЛАР ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ: АЛБАСТЫЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ

    Атамалар арасында адашкач

    Берничә ел элек, Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар” дип аталган әсәре “Казан утлары” журналында басылып чыга башлагач, мин, соңгы 25—30 ел дәвамында мифология, бигрәк тә төрки-татар мифологиясе һәм аның язма әдәбият, аеруча хәзерге шигърият белән мөнәсәбәтләре мәсьәләсенә караган мәкалә-монографияләр авторы буларак, кемнәндер: «Ничегрәк соң Галимҗан Гыйльманның “Албастылары?”» — дип сораган идем [1; 2; 3]. Җавап мине һич тә канәгатьләндермәде: “Ярый инде шунда! Төрле юк-бар...!” Шулай да әлеге җавап бу әсәргә карата билгеле бер мөнәсәбәт уятып өлгергән иде инде: “Әйткән сүз — аткан ук!” — гыйбарәсе тикмәгә генә тумаган, күрәсең!.. Ә инде әлеге әсәр үтә дә матур, дөресрәге — серле-сихерле тышлык белән аерым китап булып басылып чыккач, өстәвенә — исеме дә бик тә үзенчәлекле яңгырагач, әсәрне укып чыгарга булдым [4]. Һәм, һич тә икеләнмичә әйтә алам: мин аны рәхәтләнеп, зур һәм тирән кызыксыну белән укып чыктым. Өстәвенә — китапның теле дә саф, чиста, милли рух белән сугарылган сайрап торган татар теле булгач, аны укуны туктатып тору мөһим бер проблемага әйләнде! Гыйльми хезмәткәр өчен гадәти булганча, язучының үзе белән дә сөйләштем; аның әсәре уңаеннан язылган мәкаләләр, хәтта диссертация авторефераты, аерым фәнни тикшеренүләр белән дә таныштым. Галимҗан Гыйльмановның “Албастылары” турында минем фикер дә хаклы булса кирәк, — дип, мавыктыргыч эшкә алындым!.. Дөрес, әлегә хәтле “Албастылар”ны әсәр дип кенә атап киләм. Чөнки аның жанры, язучының иҗат методы кебек саф теоретик проблемалар әлегә хәтле ачыкланып бетмәгән булып чыкты. Язучы үзе аны журналда хыялый кыйсса дип атаган иде. Дания Заһидуллина һәм Лейла Дәүләтшина аны һич икеләнмичә роман дип атыйлар [5]. Рифат Сверигин шул ук әсәрне повесть дип атый. Нигәдер күрсәтелгән галим һәм галимәләр язучының үз билгеләмәсен тулысынча инкарь итәләр. Югыйсә автор әлеге әсәрен аерым китап итеп бастырганда да хыялый кыйсса исеменнән баш тартмаган иде бит! Һәм, безнеңчә, автор бу очракта да һичшиксез хаклы!
    Әдәбият белеменнән билгеле булганча, берәр конкрет әсәр турында язырга алынгансың икән, тик шул бер әсәр белән генә чикләнү һич тә җитми. Мәгълүм ки, һәрбер аерым әдәби әсәр билгеле бер тарихи чорда гына, әдәбият эволюциясенең шул чордагы үсеш-үзгәреш үзенчәлекләрен чагылдырып, ягъни — билгеле бер әдәби мөхиттә генә барлыкка килә ала һәм, табигый шул мөхитнең, нинди генә дәрәҗәдә булса да, үзенчәлекләрен дә үз эченә ала. Шулай булгач, Галимҗан Гыйльмановның “Албастылары” да хәзерге татар прозасының бер специфик үрнәге буларак барлыкка килгән. Әгәр без әлеге әсәргә әнә шул, күрсәтелгән яссылыктан якын килеп карый башласак, бурыч тагын да катлаулана, хәтта нык кына кискенләшә дә. Чөнки соңгы ун-унбиш елда дөнья күргән прозаик әсәрләрнең гомуми санын санап бетергесез. Алар әле хәзер дә бер-бер артлы дөнья күреп торалар. Соңгы елларда дөнья күргән әсәрләрнең һәммәсен укып кына бару да бик күп вакыт сорый. Өстәвенә, хәзерге әдәби тәнкыйть тә ярыйсы ук нык адымнар белән алга киткән проза артыннан берничек тә “өлгерә алмый”. Димәк, кемнәндер ярдәм көтү дә мөмкин түгел.
    Тик биредә без соңгы елларда әдәбият үсешендә булып узган мөһим бер күренешкә игътибар итми уза алмыйбыз. Сүз 2004—2005 елларда “Казан утлары” журналы битләрендә барган һәм “Безнең заман герое” дип аталган бик тә үзенчәлекле, катлаулы һәм соң дәрәҗәдә каршылыклы дискуссия турында бара. Журналда “Безнең заман герое: дискуссиянең кайбер нәтиҗәләре” дигән махсус редакцион мәкалә дә басылып чыкты [6]. Искәртелгәнчә, дискусссия ике ел буена дәвам итте. Димәк, аның нәтиҗәләренә багышланган мәкалә дә кирәк дәрәҗәдә зур күләмле һәм тирән эчтәлекле булырга тиеш иде. Хәер, әлеге редакцион мәкаләнең максаты да башка булган булса кирәк. Ул түбәндәге сүзләр белән тәмамлана: “Әйе, ике ел дәвам иткән дискуссия-сөйләшүгә әлегә нокта куябыз. Әмма йомгак ясамыйбыз. Заман героеның тәгаен моделен билгеләмибез. Теләгәндә дә билгели алмас идек. Заман аңа һәркөн яңа төсмерләр өстәп тора. Шунысына канәгатьбез: журнал битләрендә бүгенге әдәбиятыбыз турында ихлас сөйләшү булды. Кайбер уңышларыбыз белән бергә байтак кимчелекләребез ачылды. Үз-үзебезгә тәнкыйть күзе белән карый алу — рухи сәламәтлегебезнең бер билгесе. Димәк, киләчәккә өмет бар” [7].
    Дискуссиядә катнашучыларның гомуми саны да ярыйсы ук күп булган. Әлеге мәкаләдә күрсәтелгәнчә, сөйләшүдә 13 тәнкыйтьче, 5 шагыйрь, 2 прозаик, 1 драматург һәм 11 укучы катнашкан. Ләкин шуны да аерым күрсәтеп үтик: әгәр хәзер бездә 13 профессиональ тәнкыйтьче булса, безнең бүгенге тәнкыйть күз җитмәстәй биеклекләр яулап алып, Рәсәй масштабларында “яңгырап торыр иде”. Хәзер бездә чын тәнкыйтьчеләрнең, гомуми саны күп дигәндә 7-8! (Шулай ук күп микәнни?! — дигән шөбһә дә туа күңелдә...) Нәкъ шуңа күрә тәнкыйть бүгенге әдәбиятның нык кына артта калган юнәлешләреннән берсе. Һәрхәлдә аның бүгенге хәлен проза, поэзия һәм драматургия өлкәләрендәге уңышлар белән берничек тә чагыштырып булмый.
    Әдәбият та, әдәби тәнкыйть тә, гамәлдә нинди генә булсалар да, җанлы һәм бик тә хәрәкәтчән процесс. Шушы китап тәмамланып, компьютерда җыелганнан соң да (2007 нче ел башы) анда җитди генә вакыйгалар да булып алды. Шундыйларның иң әһәмиятлесе — язучыларның Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышы, әлбәттә. Без биредә мәсьәләнең бу ягына махсус тукталып тормыйбыз. Чөнки әлеге җыелышта ясалган күп санлы һәм нигездә тирән эчтәлекле докладлар “Мәдәни җомга” гәзитенең “Әдәби ел йомгаклары” дип аталган махсус чыгарылышында басылып чыкты (2 март 2007 ел). Икенчедән, шунда алып барылган сөйләшүнең эчтәлеге дә, проблематикасы да безнең бу китапның тикшерү объектыннан да, конкрет бурычларыннан да күп тапкыр киңрәк иде: анда сүз бүгенге татар әдәбиятының барлык жанрлары турында барды.
    “Казан утлары” журналы да әлеге шул җанлы әдәби процесстан һич тә читтә калмый, әлбәттә. Журналда басылып чыккан материалларга караганда, анда “Әдәби тәнкыйтьне ничек җанландырырга?” дигән темага “түгәрәк өстәл” сөйләшүе булып узган. Шунда катнашучылардан Р.Мостафин, гадәттәгечә, түбәндәгечә тәкъдим белән чыккан: «Мин “Казан утлары” битләрендә әдәби осталык турында дискуссия үткәрүне теләр идем. Минемчә, соңгы елларда безнең буын бу якка игътибарны киметте. Төссез, урта кул әсәрләр саны шактый күбәйде. “Шуышып бара торган” реализм (ползучий реализм) хөкем сөрә. Язучы нәрсә күрә, шуны яза. Болытны күрсә — болыт, ди. Этне күрсә — эт, ди. Композиция, образ, деталь, башка әдәби алымнар турында уйлаучы юк диярлек. Әдәби осталыкны күтәрмичә торып, буыннар алмашу кризисыннан чыга алмабыз дип уйлыйм...» (КУ. 2007. — № 2. — 108 б.). Һәм чыннан да! Тәнкыйтьче проблеманы “бераз куертыбрак җибәргән” булса да, ул күтәргән мәсьәлә һәрвакыт катлаулы, четерекле булып кала бирә. Димәк, тагын бер мөһим һәм, дөресен әйткәндә — мавыктыргыч сөйләшү, һичшиксез, кирәк!
    Югарыда телгә алынган профессиональ тәнкыйтьче дигәннән — кемнәр турында сүз бара соң? 2004—2005 еллардагы “Безнең заман герое” дип аталган дискуссиядә катнашып, төпле фикер әйткән тик берничә тәнкыйтьчене генә күрсәтеп үтәргә мөмкин. Биредә әнә шундый тәнкыйтьчеләрнең аерым мәкаләләренә киңрәк тукталып үтү сорала. Әдәбият дөньясында инде күптән һәм барыннан да элек профессиональ тәнкыйтьче буларак танылган Рафаэль Мостафинның “Чорлар чатындагы үзгәрешләр” дип аталган мәкаләсе әлеге дискуссия дәвамында басылып чыккан материалларның иң мөһиме булмаса, иң җитдиләреннән берсе дип бәяләнергә хаклы. Биредә автор, аның иҗаты өчен гомумән характерлы булганча, мәсьәләгә глобаль позициядә торып якын килә. “Иң беренче күзгә ташланган үзгәреш, — дип яза ул, — буыннар алмашыну. Соңгы елларда арабыздан иң олпат, иң ихтирамлы, әдәбият дәреслекләренә кергән һәм әдәбиятыбызның классиклары булып саналган язучылар: Г.Әпсәләмов, А.Расих, М.Әмир, Ф.Хөсни, Ә.Еники, Г.Бәширов, М.Мәһдиев, Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, Н.Фәттах, Б.Камалов һәм башка бик күпләр китеп барды. Бу әле проза өлкәсендә генә. Поэзиягә күз ташласак исә анда да Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арсланов, Г.Афзал кебек һәрберсе бер шигъри дөнья тәшкил иткән шагыйрьләрнең арабыздан югалуын күрәбез” [8]. Тик, изге урын буш калмый, дигәндәй, инде бу фани дөньядан киткәннәр үрынына, — дип дәвам итә тәнкыйтьче, — яшьрәкләр килеп тора. Тик әдәби осталык, киң колачлылык ягыннан әлеге олпат буынны алмаштырырдайлары күренми. Шуның белән бәйле рәвештә “әдәбиятыбызда буыннар алмашыну кризисы” бара, дигән нәтиҗәгә килә тәнкыйтьче. Шуңа якын фикер Әлфәт Закирҗановның хәзерге драматургия һәм театрга багышланган “Сәхнә әдәбиятында — замандаш” дигән мәкаләсендә дә кабатлана; “Тормышта тулы бер буынның кризис кичерүе һәм әлеге кризис сәбәпләре турында уйлану З.Хәким, Д.Салихов, Аманулла, Ю.Сафиуллин, Т.Миңнуллин һ.б. соңгы еллар иҗатында бөтен кискенлеге белән куелды” [9]. Шул ук мәсьәләгә Р.Мостафин тагын бер: “Төгәл булыйк!” дигән мәкаләсендә тукталып үтә. Бу мәкалә Айдар Хәлимнең журналның ике санында (2005, № 1, 2) басылып чыккан, су буедай озын, язучыларның, шагыйрь, драматург, тәнкыйтьчеләрнең барысын да, берсен дә калдырмыйча юк итеп, чәйнәп ташларга, омтылыш рухында яңгыраган язмасына җитди һәм объектив җавап буларак язылган: биредә Р.Мостафин тагын бер мәртәбә буыннар алмашыну белән бәйле кризис турында яза. Күрсәтелгән кискен бәхеснең нечкәлекләренә кереп тормастан, тик шуны гына әйтеп үтәргә тиешбез. Р.Мостафин әлеге күренешне “тотып күрсәтүе”ндә һичшиксез хаклы. Хәзерге, безнең көннәрдәге буыннар алмашынуы — ул элеккеләреннән нык кына аерылып торган процесс. Хәзер буыннар алмашынуы — тарихта әледән-әле кабатланып торган күренешләрнең чираттагы адымы гына түгел, ә бәлки күп тапкыр катлаулырак, киеренкерәк, куркынычрак та! Безнең көннәрдәге буыннар алмашынуы — Җәмгыятьнең, Дөньяның, Кешелекнең, Рухи һәм Рухани бәямәләрнең алмашынуы; без белгән һәм ныклап өйрәнгән Идеологиянең бөтенләй юкка чыгып, матди һәм мәдәни хәерчелекнең барлыкка килеп, коточкыч киң һәм тирән тамыр җәюе...
    Шул ук “Чорлар чатындагы үзгәрешләр” мәкаләсендә Р.Мостафин башка кайбер мәсьәләләргә дә игътибар итеп, бүгенге әдәбиятка хас түбәндәге мөһим үзенчәлекләрне күрсәтеп үтә: дингә һәм дин проблемаларына игътибарның артуы; цензураның юкка чыгуы; әдәби хәрәкәттә публицистиканың зур урын яулап алуы (Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Әмир Мәхмүтов, Әхмәт Рәшитов, Рафаэль Хәкимов һ.б.); классик әдәбиятның әйләнеп кайтуы (Г.Исхакый, Ш.Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдинов); социалистик реализмның “бозыклык реализмы” белән алмашынып килүе.
    Йомгак ясап, бүгенге проза әсәрләрен күзәтү нигезендә Р.Мостафин үзенең иң мөһим, дискуссиянең башыннан ук алгы планга чыккан фикерен дә әйтеп үтә: “Ничек кенә булмасын, Р.Шәрәфиевнең фикере белән тулысынча килешәм: әйе, әдәби персонажларыбыз вакланды, үрнәк булырдай геройларыбыз бөтенләй юкка чыкты. Бу да соңгы еллар әдәбиятына хас күренеш” [10].
    Әлеге дискуссия дәвамында профессиональ тәнкыйть дәрәҗәсендә язылган мәкаләләр рәтеннән гомере буена шул өлкәдә эшләгән олпат тәнкыйтьче һәм галим профессор Рифат Сверигинның “Яңа замана, яңа геройлар” дигән мәкаләсен күрсәтеп үтәргә кирәк [КУ. — 2004. — № 11]. Әдәбият белемендә һәм әдәби тәнкыйтьтә күптән кабул ителгәнчә, сүзне ул безнең көннәр җәмгыятенә хас кайбер күренешләрдән башлый: “Тормыш мәйданында елгыр эшкуарлар, җитез җилкуарлар, моннан да, тегеннән дә умыра белүчеләр ат уйната башлады, терсәк сугышы белән барын да хәл итеп була торган замана килде... Әлбәттә, бу соңгыларына идеаллар да, геройлар да кирәк түгел. Наданнар һәм умырып яшәүчеләр тантанасына карап, җүнле адәмнәр өчен ахырзаман җитте бугай дигән шомлы уйлар да күңелгә керә башлады” (159-160 бб.).
    Р.Сверигин мәкаләсенең исеменнән үк күренеп торганча, дискуссиянең төп проблемасы булган “Заман герое” мәсьәләсенә ул үзенчә якын килеп, һич тә үрнәк герой эзләп азапланмый. Үз фикерләрен дәлилләү өчен ул, бик хаклы рәвештә, урыс классик әдәбиятыннан Н.В.Гоголь һәм Ф.М.Достоевский иҗатларында киң чагылыш тапкан “изелгән-рәнҗетелгәннәргә миһербанлылык, шәфкать, теләктәшлекне яклау” да — чын әдәбиятның мөһим функцияләреннән берсе, — дип яза. Безнең бүгенге көн мәхшәрендә дә үзләренең кешелек сыйфатларын югалтмаганнар да — безнең заман геройлары, дип тә автор һичшиксез хаклы. Бүгенге татар прозасының конкрет әсәрләренә дә тәнкыйтьче әнә шул яссылыктан якын килеп, Вахит Имамовның “Тозлы яра”, Факил Сафинның “Саташып аткан таң”, Ринат Мөхәммәдиевнең “Сират күпере”, Камил Кәримовның “Ком сәгате”, “Сакау күке” кебек романнарын һәм шуларда гәүдәләнеш тапкан типик геройларны югары бәяли. Уңайдан автор Рәшит Бәшәрнең, “бер рәткә тезелеп” “Мәйдан” журналында дөнья күргән 8 повестен атап үтә: “Ачык капка”, “Миләш”, “Яшел поезд” һ.б. “Рәшит Бәшәр, — дип дәвам итә автор, — күбрәк узган гасырның илленче, алтмышынчы, җитмешенче елларындагы татар авыллары күренешләрен, кешеләрен сурәтләргә ярата. Әмма бу күренешләрне гомумкешелек проблемалары яктылыгында ачарга тырыша” (168 б.).
    Соңгы унъеллыклар прозасы турында сүз алып барганда, Тәлгат Галиуллин әсәрләрен “атлап үтү” зур гөнаһ булыр иде. Р.Сверигин да шулай уйлый булса кирәк. Һәрхәлдә, язучының “Тәүбә”, “Элмәк”, “Төнге юллар” трилогиясенә ул ифрат та үзенчәлекле, язучы сурәтләгән “криминаль дөньядай” кискен каршылыклы бәя биреп, түбәндәгечә яза: “Ни өчендер, Тәлгат Галиуллин әсәрләре белән танышканда үзем шәхсән сәеррәк, уңайсызрак тойгылар эчендә калгалыйм. Бу икейөзлелек, алдашу, эгоистлык күренешләреннән туеп бетәм, китапны бер якка ыргытып, тизрәк яктырак, сафрак дөньяга чыгып китәсе килә башлый. Юк шул. Котылып булмый. Китап битләрендә генә түгел, чынбарлыкта да шулай икән бит” (163 б.). Һәм чыннан да! Без дә “Ничектер яшәп, исән-сау каласы иде бит”, дип тырмашкан, газапланган Дөнья үзе шундый бер куркыныч юнәлеш алгач, кая барасың?! Беркая да китә алмыйсың. Чөнки син үзең дә нинди генә шартларда яшәсәң дә, синең язмыш ил язмышына береккән. Һәм әлегедәй әсәрләр тик Т.Галиуллин иҗатына гына хас түгел бит! Бусы да шик уятмый торган хакыйкать. Безнең көннәр мәхшәрен сурәтләгән әсәрләр хәзер татар прозасының әһәмиятле, аерым һәм бик тә үзенчәлекле юнәлешен тәшкил итә. Әлеге төр әсәрләрнең барысын да “бер якка ыргыта” башласаң, безнең хәзерге проза ярым-ятим булып калыр иде!..
    Мәсьәләнең тагын да бер, әйтеп бетергесез мөһим ягын да инкарь итеп булмый. Тәлгат Галиуллинның күрсәтелгән трилогиясен һәм башка шуңа якын әсәрләрне детектив проза дип карау да бар. Кемнәрдер: “Мин детективларны яратмыйм!” — дип, “горурланган булып кылана”. Беренчедән, без, ягъни мәслән, мондый, кычкырып торган субъективизмга ышана алмыйбыз. Детектив әсәрләрне, безнеңчә, һәрбер укучы ярата, яратырга тиеш! Һәм моны кемнәндер яшереп торуның да бернинди мәгънәсе юк!
    Икенчедән, “детектив” дигән билгеләмәне хәзерге прозаның тик криминал белән бәйле әсәрләренә карата гына куллану объектив чынбарлыкка туры килми. XIX гасыр урыс әдәбиятының дөньякүләм танылган классигы Ф.М.Достоевскийның “Җинаять һәм җәза”, “Идиот”, “Бертуган Карамазовлар”ында детективлык, криминалга якынлык юкмыни?! Әлеге, психологик анализны иң югары дәрәҗәгә күтәргән әсәрләр детектив әдәбиятның да классик үрнәкләре булып тора. Башка язучылардан граф Л.Н.Толстойның “Хаҗи Морат”, “Яңадан туу”; А.С.Пушкинның “Белкин повестьлары”, “Капитан кызы”; М.Ю.Лермонтовның “Безнең заман герое”; Н.Г.Чернышевскийның ярым-публицистик “Что делать?” романы кебек әсәрләрне алып карыйк. Бу һ.б. шундый бихисап әсәрләрнең барысында детективларга хас үзенчәлекләрнең һәммәсе дә бар: кеше үтерү, һәлак булу, зиндан, төрмә, сөрген; җинаять һәм җәза һ.б. Димәк, “детектив” термины һич тә жанр билгеләмәсе түгел, ә бәлки байтак классик әсәрләргә хас объектив сыйфат!
    Өченчедән, һәм бусы инде иң әһәмиятлесе булса кирәк: һәрбер чорда язылган чын мәгънәсендәге әдәби әсәр — шул чор чынбарлыгының мөмкин дәрәҗәдә төгәл чагылышы ул. Ә инде безнең бүгенге чынбарлык, Рифат Сверигин да күрсәтеп үткәнчә, — гигант дәрәҗәгә җиткән криминал һәм детектив: көн саен, адым саен алдау, урлау, хурлау, кеше үтеру яки һәлак булу, эчкечелек, наркомания, фәхишәлек... Нишләсен язучы, объектив чынбарлыкның үзе шуны таләп иткәч? Һәм Р.Сверигин үзенең югарыда китерелгән сүзләреннән, бик тә хаклы рәвештә, түбәндәгечә нәтиҗә ясый: “Кая таба тәгәри бу җәмгыять? Тәлгат Галиуллинның әсәре әнә шул бозыклыкны, череклекне күзләребезгә төртеп күрсәтеп кисәтүе белән дә әһәмиятле” (163 б.).
    Югары профессиональ дәрәҗәдә язылган мәкаләләрдән Азат Әхмәдуллинның “Үрнәк геройлар сагындыра” дип аталганы шулай ук аерым бер игътибарга лаек. Язманың исеме укучыда билгеле бер шик-шөбһә дә уятырга мөмкин: димәк, галим хәзерге әдәби әсәрләрдән тик үрнәк геройларны гына эзли һәм сагына — булып чыгамы? Юк, әлбәттә, чынлыкта мәсьәлә автор тарафыннан күп тапкыр киңрәк яссылыкта куела: “Безнең заман герое дип дискуссия уздырганда без исә заманыбызның алдынгы тенденцияләрен, замандашлардагы гүзәл якларны үзендә туплаган персонажлар галереясын, ягъни уңай геройларны күздә тотабыз булса кирәк. Сөйләшүне ачып җибәргән мәкалә дә шул рухта” [11]. Тик бүгенге әдәбиятта гәүдәләнеш тапкан геройлар арасыннан үрнәк булырдайларын эзләп табуы гомумән читен. Автор язуынча, «Зөлфәт Хәкимнең “Карак” драмасындагы профессиональ карак та, Т.Галиуллинның трилогиясендә сурәтләнгән Сәет Сакманов та — безнең көннәр геройлары, аларны заманыбыз, гаделсез җәмгыятебез тудырган» (133 б.). Әлеге, безнеңчә, һичшиксез, объектив караш мәкаләдә алга табан да дәвам итә. Мәкаләнең исемендә сүз үрнәк геройлар турында гына барса да, автор заман герое мәсьәләсенә киң яссылыктан якын килә. Галим һәм тәнкыйтьче язуынча, хәзерге драматургия һәм сәхнә, өстәп әйтер идек: гомумән бүгенге әдәбият геройларының күпчелеге — канатлары сынган, совет яшәешендә рухи яктан бөлгән кешеләр. “Җүләрләр йорты” трагикомедиясендәге Вәли Галиевич һәм Халит Хәбирович та, Алсу һәм Шәүкәт тә, “Күрәзәче” трагикомедиясендәге Ханәви һәм Галәветдин дә — шундыйлар, — дип, автор хәзерге драматургия әсәрләреннән тагын да дистәгә якын персонаж исемен атап үтә (137 б.).
    Хәзерге драматургия һәм сәхнә әсәрләрен җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә А.Әхмәдуллин ышандырырдай һәм бүгенге әдәби процессның төп үзенчәлекләрен чагылдырган түбәндәге нәтиҗәгә килә: “гомумиләштереп әйткәндә, хәзерге драматургиядә безнең заман геройлары урын алды һәм ала. Хәзерге сәхнә алар ярдәмендә бүгенге болганчык, кеше өчен мәрхәмәтсез һәм миһербансыз, гаделсез җәмгыятебезне күпмедер күләмдә дөрес чагылдыра” (137 б.).
    Билгеле булганча, кыскача күзәтелгән мәкаләләрнең авторлары — күптән һәм киң танылган, билгеле бер дәрәҗәдә профессиональ тәнкыйтьчеләр генә түгел, ә бәлки шулай ук киң мәгълүм галимнәр дә. Моның шулай икәнлеге аларның мәкаләләрен дискуссия дәвамында басылып чыккан күп санлы башка материаллар белән чагыштырганда аеруча күзгә ташлана. Һәм моның җитәрлек дәрәҗәдә җитди сәбәпләре дә бар. Мәгълүм ки, безнең көннәрдә “үзешчән галимнәр” юк дәрәҗәсендә. Дөресен әйткәндә, андыйларның кирәге дә юк! Кандидатлык диссертациясен яклауны да “оештыра алмаган” кешене ничек инде галим дисең, ди?! Һәм моның да үз, шулай ук мөһим сәбәпләре бар. Һәм чыннан да: фәндә берәр дәрәҗәгә дәгъва кыласың икән, димәк кирәк, актуаль мәсьәлә күтәреп, хезмәтнең төп бурычлары хакында чын мәгънәсендә фәнни хезмәт язарга һәм үз позицияләреңне фәнни җәмагәтьчелек алдында яклый белергә тиешсең. Журнал өчен язылган мәкалә, кагыйдә буларак, шул журналда эшләүче тәнкыйть бүлеге мөдире, сирәк кенә баш мөхәррир урынбасары, тагын да сирәгрәк — баш мөхәррирнең “үз иләге аша” уза. Бу — ярыйсы ук гади һәм “туп-туры юл”дан аермалы буларак, диссертация ифрат та катлаулы, катлы-катлы “киртәләрне узып чыгарга” тиеш. Барыннан да элек, фән кандидаты дәрәҗәсенә дәгъва кылучының фәнни җитәкчесе була: фән докторы исемен алган галим. Әнә шул җитәкче, ким дигәндә — 2-3 ел буена үзенең аспиранты белән җитәкчелек итә. Фәнни җитәкченең квалификациясе, абруе никадәр киңрәк һәм тирәнрәк булса, аның аспиранты да шулкадәр тизрәк язып бетереп, яклый… Тик яклауга кадәр диссертант тагы берничә мөһим киртәләрне җиңеп чыгарга тиеш. Яклар алдыннан әзер диссертация шул белгечлек бүлегендә, 4-5 фән кандидаты, шулкадәр үк фән докторы катнашында махсус тикшерү уза. Билгеле булганча, гуманитарийлар күп сөйләргә һәм күп язарга яраталар. Тикшерү дәвамында әнә шул тугыз-ун галимнең кимендә берсе, ешрак икесе, хәтта өчесе диссертантның эшен, юк итеп ташламаса да, аңа җитди яңа таләпләр дә куя. Бигрәк тә яшьрәк галимнәр: ягъни мәсәлән, алар да һич тә “төшеп калганнардан түгел”. Гадәттә диссертант беренче тикшерүдән соң бер ел дәвамында күрсәтелгән кимчелекләрнең, барысын булмаса да, байтагын төзәтеп чыга. Аннан соң тагын бер тикшерү һ.б., һ.б. Икенче төрле итеп әйткәндә, Яклау Советына чыгарылганчы хезмәт таләп ителә торган кондициягә җиткерелгән булырга тиеш. Яклау Советы кабул итсә, хезмәт кирәкле бәяләмә алу өчен, бөтенләй башка бер оешмага җибәрелә. Ике оппонент билгеләнә һ.б., һ.б.
    Мәсьәләнең икенче, тагын да кырысрак ягын да күрсәтеп үтәргә кирәк: һәрбер диссертациянең чыганаклары-библиографиясе, күләме, тикшерү объекты буларак алынган теманың өйрәнелү тарихы, бүгенге көн өчен актуальлеге, кирәклеге, теоретик һәм практик әһәмияте һәм башкаларның барысы ди истә тотылырга тиеш… Димәк, кандидатлык диссертация язганда ук булачак галим яки галимә 5-6 яки 10-15 мөһим мәкаләдән тыш, 150-160 яки хәтта 180-200 бит күләмендәге мөһим эчтәлекле фәнни хезмәт язарга өйрәнгән була инде. Югыйсә аның диссертациясен Яклау Советы яки Мәскәүдәге ВАК — Высшая аттестационная комиссия уздырмый. Иң күп очракларда соңыннан кандидатлык диссертациясе аерым монография буларак басылып чыга.
    Сөйләнгәннәрдән укучыларга яхшы аңлашыла булса кирәк: берәр мәкалә яки очерк-фәлән язарга алынганчы, фән кандидаты, бигрәк тә фән докторы бик күп санлы һәм берсеннән-берсе катлаулырак-кырысрак киртәләрне җиңеп чыккан була. Югарыда күрсәтелгән һәм, өстән-өстән генә булса да, күзәтелгән мәкаләләр — моның ачык мисалы… Биредә тагын шуны да күрсәтеп үтәргә кирәк: шундый ук югары дәрәҗәдә торган материаллар рәтенә тагын Алсу Шәмсутова, Ләйлә Дәүләтшина, бигрәк тә әйтеп бетергесез актив эшләүче, эзләнүчән һәм тырыш галимә, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллинаның бихисап монографик китапларын һәм мәкаләләрен кертергә кирәк.
    Тик әйтелгәннәрдән берәр төрле ялгыш нәтиҗә килеп чыкмасын иде. Дискуссия уңаеннан басылып чыккан мәкаләләрнең төп өлеше кирәк дәрәҗәдә мөһим һәм тирән эчтәлекле булуы болай да аңлашыладыр дип уйланыла. Әлеге мәкаләләрдә хәзерге әдәби процесстагы аерым уңай үзгәрешләр турында язылса да, сөйләшү нигездә тискәре күренешләр хакында барды. Дискуссиянең нәкъ әнә шул юнәлештә баруын аны башлап җибәргән Рәфыйк Шәрәфиевның “Киләме, күрәбезме?” дигән, ифрат кискен рухта язылган мәкаләсе билгеләде. Анда, әйтик, түбәндәгедәй сүзләр дә бар: «Сәмига Сәүбәнованың “Кызтәкә”се (әсәрнең исеме генә ни тора!) — (“Идел”, 2000, № 2), Дилә Булгакованың “Үрмәкүч”е (“Сөембикә”, 1998, № 11) — “әстәгъфирулла” дип кенә укырлык әсәрләр. Бозыклык “анатомиясе”н шушының кадәр җентекләп тасвирларга кирәк бит! Тәҗрибәле әдибәбез Мәдинә Маликова да “Шәфкать”ләрдән “Алтын ятьмә”ләргә кереп китте» [12].
    Үзеннән-үзе аңлашыла булса кирәк: тәнкыйтьче бер төркем, башлыча детектив рухтарак язылган әсәрләрне кабул итә алмый. Ул аларга кискен каршы чыга. Бу — аның мәкаләсенең бер юнәлеше булса, икенчесе — замана, безнең көннәр чынбарлыгы “күтәреп чыккан” тагын бер төркем әсәрләрне — башлыча саф мифологик персонажлар белән бәйләнгәннәрен дә тәнкыйтьче берничек тә кабул итә алмый: «...бүгенге укучы “Элмәк”ләрне, “Үрмәкүч”ләрне, безне алга дәшеп, киләчәгебезгә юл күрсәтеп тора торган халык каһарманнары урынына, ниндидер албасты, убыр, сихерче, күрәзәче кебекләрне укып канәгатьләнергә мәҗбүр. Тик аларга ияреп ерак китәрбезме икән соң? Саташып кына бетмәбезме?» (164 б.). Автор тарафыннан куелган бу сорау аерым бер игътибарга лаек. Факил Сафинның 1917 елгы түнтәрелешләргә һәм шуннан соңгы зур һәм трагик тарихи процессларга багышланган романы “Саташып аткан таң” дип атала. Ф.Сафин романының хәзерге татар прозасындагы иң талантлы язылган әсәр булуы турында дискуссия дәвамында кат-кат әйтелде. Без дә бу фикергә кушылабыз... Ә инде әсәрнең исеме һәм эчтәлегенә игътибар итсәк, шундый нәтиҗә килеп чыга: димәк, ХХ гасыр башында ук, ә бәлки күп иртәрәктер. Рәсәй халыклары кемнәрдер тарафыннан саташтырыла һәм кире юлдан җибәрелә. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Рәсәй халыклары әнә шул — саташтырылган юлдан бара. 70-80 ел дәвамында тарих закончалыкларына каршы килгән большевистик идеология басымы астында тәрбияләнгән “совет халкын” тагын да ничек саташтырырга мөмкин, дип уйлый микән Рәфыйк Шәрәфиев? Ул, гади һәм гадәти халык та, хәтта шундый ук роман-повесть-хикәяләрне укучылар да, болай да саташып беткән бит инде!..
    Бусы, әйтик, мәсьәләнең беренче ягы. Икенчедән, халык, бигрәк тә урта һәм яшь буын вәкилләре арасында телевидение, компьютер, интернет кебекләр хөкем сөргән чорда хәзерге әдәби әсәрләрнең ниндидер тәрбияви роленә дәгъва кылу — бүгенге көн таләпләреннән 10-15 елга артта калу дигән сүз. Ә инде безнең көннәрдә 10-15 ел — тулы бер тарихи дәвер ул!
    Һәм өченчедән, әлеге дискуссия дәвамында ачыкланганча, хәзер әдәбият белән чыннан да кызыксынучыларның өлеше халык санының 0,001 процентын тәшкил итә. Әнә шуның кадәр генә кешене ничектер тәрбияләү турында борчылу — бусы да билгеле бер абсурд булса кирәк. Алай дисәң тагы! А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Ф.М.Достоевский, татар әдәбиятыннан Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Г.Тукай, С.Сүнчәләй, Дәрдемәнд заманнарында әдәби әсәрләрне укучыларның гомуми саны күпмерәк булдымы икән? — дигән сорау да калкып чыга. Бу сорауга җавап та үзеннән-үзе күренеп тора булса кирәк: күрсәтелгән чорларда әдәби-художество әсәрләрен укучыларның гомуми саны хәзергедән 50 яки 100 тапкыр кимрәк булгандыр, дип уйларга кирәк! Тик шуңа карап кына классик әдәбият үзенең иҗтимагый-эстетик дәрәҗәсен югалткан икән дип уйлау — шулай ук мәгънәсезлек булыр иде!
    Мәсьәләнең тагын да бер, шулай ук ифрат та әһәмиятле ягын да инкарь итеп булмый. Эш менә нәрсәдә: әдәбиятның тәрбияви әһәмиятен беренче планга чыгару — ул барыннан да элек революционерлар, революцион демократлар һәм большевиклар эше! Һәм бу юнәлештә алар бик зур уңышларга ирештеләр. Моны да беркем дә инкарь итә алмый.
    Проблеманың әнә шул ноктасына килеп җиткәч, тагын бер катлаулы сорау калкып чыга: революционерларны һәм шулар “оештырган” революцияләрне ничек бәяләргә соң? Бу сорауга тулы җавап бирүне политологлар ихтыярына калдырып, биредә тик мәсьәләнең бер ягы турында гына билгеле бер дәрәҗәдә ышанычлы фикер әйтергә мөмкин: XIX йөз ахыры — ХХ гасыр башы революционерларының бурычлары, һәрхәлдә — сүздә, ничек кенә изге булып күренсә дә, 1917 ел Октябрь түнтәрелеше нәтиҗәсендә Рәсәй тарихы кулясасы кире якка табан әйләнә башлап, халыкны берничә гасырга “артка этәреп ташлады”. СССР, Совет халкы нинди генә зур уңышларга ирешсә дә, Җир йөзендәге, Дөньядагы иң бәхетсез халыкларның берсе иде. Димәк, Совет әдәбияты да әнә шундый бәхетсезлеккә дучар ителгән халыкны шул ук бәхетсезлек, шул ук трагик язмыш рухында тәрбияләргә тиеш иде. Һәм ул үзенең бу бурычын да һичшиксез уңышлы үтәп барды… Дискуссия әнә шул ноктадан башланды да!.. Дискуссия дәвамында да, хәзерге проза әсәрләрен мөстәкыйль өйрәнүдә дә тагын бер мөһим нәтиҗәгә киләсең: хәзерге прозаның төп проблемасы: саташтырылган, юлдан яздырылган җәмгыять һәм шунда гомер итәргә дучар булган өметсез, мескен, бәхетсез шәхес! Конкретрак әйткәндә — рухи яктан җимерелгән шәхес! Хәзерге әдәбият проблемаларыннан һәрбер әсәрдә диярлек әйтеп бетергесез зур урын алган кайгы-хәсрәт, сырхау, елау, өметсезлек, ялгызлык, сызлану... һәм фаҗигале үлем!

    * * *

    Баштан ук калкып чыккан сорау: кем соң ул безнең заман герое? Безнең арабызда яшәүче, без күреп белгән, ярыйсы ук яхшы, тырыш, уңган, зур дәрәҗәләргә ирешкән “җанлы кешеләрме”? Яки алар хикәя, повесть, романнарда чагылыш тапкан һәм һәр яктан килгән әдәби каһарманнармы? Дискуссия беткәнче әлеге сорауга җавап табып булмады. Чөнки сорауның үзе дөрес куелмаган иде. Язучы, шагыйрь, тәнкыйтьчеләр арасында әдәби журналда безнең заман герое турында сүз чыккан икән, димәк ул әдәби әсәрләрдә билгеле бер чагылыш тапкан каһарманнар галереясын күзәтү буларак кына дәвам итә ала. Ә конкрет, көндәлек тормыштагы геройларның тормыш юлын, кылган яхшы эшләрен күзәтү — гомуми әдәбиятның бер генә — очерк жанрының гына күзәтү объекты була ала. Мансур ВәлиБарҗылы мәсәлән, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттахны; Радик Фәизов үзе яхшы белгән “Арча район газетасы редакциясендә мөхәррир урынбасары Равил Сабирович Вәлиевне”, “Арча автотранспорт предприятиесе шоферы Сәлихҗан Галимҗанов, укытучы Фатыйма апа Нуретдинова, пенсиядәге Һашим ага Нуриев, безнең ул чактагы редактор Тәлгать Нурзадович Мостафин” кебекләрне шул безнең заман геройлары дип саный.
    Әйе, безнең көннәр вазгыяте байтак галим политологлар, язучылар, тәнкыйтьчеләр тарафыннан нигездә мәхшәр сүзе белән билгеләнсә дә, һәркайсыбызның тирәсендә яхшы, уңган, булган, тырыш, тыйнак кешеләр дә бар. Һәм аларның гомуми саны һич тә аз түгел. Шундыйларның кайберсенең җитешеп бетмәгән, без кабул итә алмаган яклары да булырга мөмкин. Тик шуңа карап кына без аларны яхшы кешеләр исемлегеннән сызып ташлый алмыйбыз. Ләкин мондый типтагы конкрет кешеләрнең иң зур күпчелеге әдәби әсәр каһарманы буларак сурәтләнмәгән. Хәтта берәр очерк кисәге дә багышланмаган аларга! Шуннан ни булган ди?! Берни дә булмаган. Тормыш бит бу!.. Тик шуны гына махсус әйтеп үтәсе бар: әдәби әсәрдә бернинди дә чагылыш тапмаган конкрет шәхес, хәттә ул Россия Герое булса да, әлеге дискуссиядә үзәккә алынган безнең заман герое була алмый!
    Дискуссия дәвамында икенче бер, безнеңчә — ялгыш тенденция дә калкып чыкты: хәзерге әдәбият әсәрләреннән үрнәк геройлар эзләп интегү. Билгеле булганча, һәръяктан да булган, уңган геройларны эзләү, табу һәм шуларны яшьләр өчен үрнәк итеп күрсәтү — бу Совет чоры социалистик реализмының төп бурычы иде. Һәм бу бурыч әдәбиятның табигый үсешеннән килеп чыккан нәрсә түгел иде; аны язучыларга һәм яшьләргә большевистик хаким идеология көчләп такты. Тик шуңа карап кына талантлы язучы талантын югалтты, әдәбиятның изге бурычларыннан йөз чөерде дип булмый бит! Совет чоры, социалистик реализм әдәбияты әйтеп бетергесез зур уңышларга иреште. Моның шулай икәнен без, бигрәк тә өлкән буын кешеләре, хәзер инде алтмыштан, хәтта җитмештән дә узганнар бик яхшы беләбез һәм аңлыйбыз. Безнең кайсыбыз гына узган ХХ гасырның 40-50 һәм 60-70 елларында Павел Корчагин, Олег Кошевой, Зоя Космодемьянская, Журбиннар, Минлекамаллар, Нәфисәләр һ.б. бик күпләр белән горурланмаган да, шулардан үрнәк алырга тырышмаган? Һәм бу гына да түгел әле!..
    Үрнәк герой дигәннән! Югарыда бер тапкыр әйтелгәнчә, XIX йөз урыс әдәбиятының иң мәшһүр геройлары — Печорин белән Онегин. Урыс галимнәре аларны “артык кешеләр” — “лишние люди” дип билгелиләр... Яки Чернышевскийның Рахметовы. А.Н.Островскийның, 50дән артык пьеса иҗат иткән драматургның геройлары арасындагы уңай геройлардан — “Бесприданница”дагы бердәнбер Лариса Огудалова. Ул да фаҗигале төстә һәлак була... М.Е.Салтыков-Щедринның дистәләгән әсәрләренең берсендә дә һәм бер генә дә уңай герой юк! Шуңа карап, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, А.С.Грибоедов, Н.Г.Чернышевский, А.Н.Островский һ.б. байтак язучыларны даһилар исемлегеннән сызып ташлыйбызмы?!
    Шулай булгач, әдәби әсәрләрдән уңай, үрнәк геройлар эзләп интегү — беркайчан да мөһим, тормышчан таләп булып яңгырамады, хәтта ниндидер мөһим теоретик нәтиҗәләргә дә китермәде, китермәячәк тә! Моның кирәге дә юк! Чөнки чын, югары художество дәрәҗәсендә торган әдәби әсәрнең төп бурычы — уңай, үрнәк герой образын тудыру булмыйча, тормыш чынбарлыгын чагылдыру. Ә тормыш чынбарлыгы, бигрәк тә безнең көннәрдә — ифрат та катлаулы, соң дәрәҗәдә каршылыклы күренеш. Бүгенге чынбарлыкта “үрнәк геройлар” байтак кына булса да, тискәреләре дә җитәрлек. Әдәбият тормышыбыздагы тискәре күренешләргә күбрәк урын бирә икән, анысы да аңлашыла!
    Сөйләшү дәвамында дөнья күргән мәкаләләрдән Радик Фәизовның “Алар безнең арада”дигән язмасы, бигрәк тә икенче өлешендә. шулай ук аерым бер игътибарга лаек [13]. Анда ул, безненчә, әлеге сөйләшүнең төп объекты булган безнең заман герое мәсьәләсен кирәк дәрәҗәдә объектив һәм ышанырлык дәрәҗәдә хәл итә. Шуңа күрә без дә биредә күрсәтелгән мәкаләгә киңрәк тукталып үтәргә булдык. “Татар әдәбиятында да, — дип яза Р.Фәизов, — нәкъ бүгенге көнне яктырткан, бүгенге геройларны кычкыртып татып алган әсәрләр пәйда булды. Сез Т.Галиуллин, Ф.Латыйфи, Р.Мөхәммәдиев, К.Кәримов, З.Хөснияр, Г.Гомәров, Н.Гыйматдинова, Л.Шагыйрьҗан, М.Маликова, Г.Галиева әсәрләрен генә алыгыз. Хөррияттән файдаланып әллә никадәр фантастик һәм хыялый, хәтта ниндидер серле, укыганда куркыта торган әсәрләр дә туды. Г.Гыйльмановның “Албастылар”ы үзе генә дә ни тора! Аллага шөкер, бу яктан да кысыр түгел безнең әдәбият, бүгенге көн геройлары туып кына торалар. Һәм яхшылары, һәм яманнары. Уңай яки кире дигән сүзем” (153 б.).
    Радик Фәизов фикеренчә, бүгенге көндә җитәрлек дәрәҗәдә уңышлы әсәрләрдән Ф.Латыйфиның “Хыянәт” романы, тагын Ринат Якушев белән хезмәттәшлектә иҗат ителгән “Тамга”, “Соңгы кисәтү”, “Игезәкләр” дигән фантастик повестьлар; Камил Кәримовның “Ак бүрек” повесте; Нәбирә Гыйматдинованың “Аргы очта, бирге очта...” повестеның төп геройлары да әле яшь кенә булсалар да, укучыны сискәндереп җибәрерлек адәмнәр” (154 б.).
    “Безнең татар әдәбиятында, — дип дәвам итә автор, — бүгенге көн геройлары бар, аларның кылган гамәлләре, холыклары һәм көрәшләре дә шактый гына тулы ачыла. Әдәбият тулы канлы тормыш белән яши, дип әйтергә нигез бар” (154 б.“).
    Соңгы сүзләрендә Р.Фәизов, безнеңчә, һичшиксез, хаклы. Һәм аның мәкаләсе дискуссия башлангач ук, икенче мәкалә буларак басылып чыкты. Анда язучы мәсьәләнең асылын — бүгенге әдәбиятның хәлен кискен, әмма җитәрлек дәрәҗәдә төгәл ачыклаган иде. Соңрак бу хакта беркем бернәрсә әйтмәде — дип уйларга да мөмкин. Әйтерсең, дискуссиядә катнашучылар бер-берсенең мәкаләләрен укып та тормыйча, “мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә тырыштылар” кебек килеп чыкты. Күрәсең, бу чынлыкта да шулай булгандыр.
    Сөйләшүнең күзгә күренеп торган икенче бер кимчелеген дә искәртеп үтү сорала. Дискуссия “Безнең заман герое” дип аталса да, шул уңайдан язылган күпсанлы мәкаләләрдә әлеге сөйләшү, фикер алышу объекты буларак билгеләнгән заман герое турында сүз бик аз, тик ара-тирә генә, анда да күп дигәндә ике-өч җөмлә белән генә телгә алынды. Һәм моның төп сәбәбе — сөйләшү объекты дөрес билгеләнмәүдә иде. Байтак авторлар, искәртелгәнчә, үрнәк геройлар эзләп, аларны берничек тә таба алмыйча интектеләр. Һәм бусы да бик тә табигый. Чөнки безнең заман герое нинди теләсәң, дөресрәге — язучы ничек теләсә шундый булырга мөмкин. Югыйсә без соңгы елларда язылып, басылып чыккан, үзенең укучыларын тапкан һәм чын мәгънәсендәге әдәби иҗат җимеше буларак танылган әсәрләрне сызып, ә бәлки — урамга чыгарып ташларга тиеш булыр идек. Әгәр шулай итсәк, нәрсә кала соң безнең хәзерге әдәбияттан? 5-6, иң күбе уннап китап!..

    * * *

    Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар”ы һәм хәзерге татар прозасындагы шуңа якын әсәрләрнең жанрын һәм иҗат методын билгеләгәндә ниндидер фәннилеккә дәгъва кылган, тик бүгенге татар укучысына берничек тә аңлашылмаган, әйтеп бетергесез күп һәм катлаулы, каршылыклы терминнар өермәсенә тап буласың: модернизм, постмодернизм, постпостмодернизм, модернистик реализм, психологик реализм, интеллектуаль реализм, милли реализм һ.б. Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре турында язганда, Дания Заһидуллина, мәсәлән, шактый катлаулы терминологиягә мөрәҗәгать итә: магик (сихри тылсымлы, хыялый) реализм [14]. «“Албастылар”ның иҗат методын да шул ук катлаулы термин белән билгеләп булыр иде», — дип әйтелә әлегә хәтле язылган һәм басылып чыккан хезмәтләрдә [15].
    Әмма әлеге дискуссия дәвамында басылып чыккан мәкаләләрнең кайберсендә дөрес күрсәтелгәнчә, катлаулы һәм “шаккатырлык” терминнарга мөрәҗәгать итү татар әдәбиятының асыл сыйфатына туры килми. Бу хакта Рифат Сверигин, мәсәлән, болай язып чыкты: “татар әдәбиятының, аерым алганда, әле генә тәмамланган гасырның икенче яртысында ирешелгән казанышлары тарихта үз урыны, үз вакыты булган ирреалистик импрессионизм, экспрессионизм, экзистенциализм, неореализм кебек агымнар белән бәйләнмәгәннәр, ә милли реалистик күренешләр җирлегендә үсеп чыкканнар... Шулай ук бу урында мөгътәбәр әдәбият белгечләренең кайбер хезмәтләрендә авангардизм әсәрләрен әдәбиятның гел гүзәл казанышлары рәвешендә тәкъдим итү күңелдә, ким дигәндә гаҗәпләнү һәм сәерсенү уята” [16].
    Гомумән алганда, югарыда китерелгән күпсанлы һәм шактый каршылыклы терминнарга мөрәҗәгать итү мәсьәләне нык кына катлауландыра, чөнки аларның барысы да тик фәнни диссертацияләрдә генә билгеле бер дәрәҗәдә табигый яңгырый. Биредә мәсьәләнең үзеннән-үзе күренеп торган үзенчәлекләренә дә игътибар итми мөмкин түгел. Күрсәтелгән терминнарның барысын бергә җыеп, гадәттә модернизм һәм постмодернизм дип билгелиләр. Ә бу термин французча moderne — современный-хәзерге сүзеннән ясалган [17]. Ягъни, термин буларак, аның бернинди специфик, үзенә генә хас мәгънәсе юк. Ә инде югарыда китерелгән башка күп санлы термин-гыйбарәләрнең барысында диярлек төп термин булып реализм сүзе генә кала. Тик реализм терминына шулкадәр күп һәм капма-каршылыклы мәгънәләрдәге билгеләмәләрне дә өсти башлагач, әлеге күптән традицион булган реализм терминының мәгънәсе бөтенләй юкка чыга булса кирәк. Җитмәсә, ул терминнарның берсенә дә, кыскача гына булса да, теоретик аңлатма бирелми. Әйтик, милли реализм терминына мөрәҗәгать итсәк, хәзерге әдәбиятта татар милли реализмы, казакъ, кыргыз, үзбәк һ.б. әдәбиятларының милли реализмы кебек билгеләмәләргә тап булачакбыз... Шул типтагы күп санлы билгеләмәләргә мөрәҗәгать итү аңлашылмый да, акланмый да! Шуннан соң нәрсә? Шуннан соң — тупик! Яки магик (сихри, тылсымлы, хыялый) реализм терминына тукталып карыйк. Әгәр әдәбият белемендә бүгенге прозада реализмның әнә шундый төре, юнәлеше дә бар! — дигән карарга киленсә, тагын да катлаулырак сораулар һәм билгеләмәләр калкып чыгачак: бу төр реализмның төп үзенчәлекләре ачыкланганмы? Әгәр ачыкланган булса, алар — әлеге үзенчәлекләр нидән гыйбарәт? Һәм бусы инде иң җитдие булса кирәк: әгәр әлеге термин бүгенге прозага карата кабул ителсә, үтә дә үзенчәлекле нәтиҗәләр килеп чыгачак: халык иҗаты жанрларыннан йола фольклорының байтак өлеше, легендалар, әкиятләр һәм дастаннарның барлык төрләре магик (сихри, тылсымлы, хыялый) реализм нигезендә иҗат ителгәннәр булып чыга. Һәм бу раслауда бернинди каршылык юк: аны берничек тә инкарь итеп булмый. Чөнки әле генә күрсәтелгән жанрларның, һәркайсында булмаса да, байтагында магия, сихер, тылсым һәм хыял белән турыдан-туры бәйләнгән, шуларга нигезләнгән персонажлар, сюжетлар, мотивлар, әдәби-эстетик алымнар үтә дә җитди урын алып тора. Халык иҗатында — фольклорда, бигрәк тә мифологиядә әлеге терминнар белән билгеләнгән аерым жанрлар да булганы билгеле. Әйтик, төрле илләрдә барлыкка килгән “Үлеләр китаплары” [18], шаманнарның “чакыру-җырлаулары”, борынгы һиндләрнең дүрт аерым китаптан торган “Ригведа”сы, башка изге китапларның шактый өлеше магик формулалардан оештырылган [19]. Магик формулаларның кайбер үрнәкләре аерым әсәр рәвешендә безнең татар халык иҗатында да сакланып калган. Заманында аларга карата фольклор белгече, татар халкының җыр шигърияте, шул хисаптан йола поэзиясе белән дә махсус шөгыльләнгән И.Н.Надиров түбәндәгечә язып чыккан иде: “Кайчандыр аучылар, көтүчеләр, игенчеләр, һөнәрчеләр тарафыннан әйтелә торган магик сүз формулалары булган” [20]. Татар телендә шундый магик формулаларны арбау дип атыйлар. Бу сүзне инде аңлатмалы сүзлек түбәндәгечә шәрехли: “Арбау. Кемне дә булса үзенә тарту, үз ихтыярына буйсындыру, йомшарту, карату; 2. Тылсымлы сүз. Тылсым” [21]. Биредә әнә шундый арбауларның кайбер мисалларын китереп үтү артык булмас: Мәсәлән, “Кот өндәү”:

    (Фәләннең) коты чыккан,
    Кил коты, кил коты!
    Күгәрчен күк гөрләп кил!
    Кыр казы күк тезелеп кил!
    Ак җилен күк савылып кил!
    Кил коты, кил коты [22].

    Магик формулаларның аеруча үзенчәлекле үрнәкләре кешегә ниндидер куркыныч, афәт янаганда әйтелә. “Елан теле” дип аталган арбауны әнә шундый формулалардан дип әйтергә мөмкин:

    Чәнки, чәнки, чәнки елан,
    Чәнки башлы кара елан,
    Иртә томан, кич томан,
    Син тимәсәң, мин тимәм.
    Кара елан, кит, елан.
    Тфү! [23]

    Кайчандыр халык иҗаты әсәрләре буларак кына танылган арбаулар, им-том һәм ырымнар белән бәйле текстлар язма рәвештә дә тарала башлыйлар. Шундый әсәрләрнең барысын бергә кулъязма китап белгече, филология фәннәре докторы, текстолог Марсель Әхмәтҗанов ырым поэзиясе дип атый: “Татар ырымнары бик борынгыдан килсә дә, — дип яза ул, — аларның язуга беркетелгән үрнәкләре әлегә фәкать XVIII гасыр кулъязмалары аркылы гына билгеле” [24].
    Тематик яктан ырымнар байтак төркемнәргә бүленәләр. Шулар арасында иң борынгы мифологик карашлар белән нисбәтлеләре, игенчелек, малчылык, умартачылык һ.б. белән бәйләнгәннәре бар. Тик шулай да алар арасында иң зур урынны элеккерәк дәверләрдә яшьләр арасында киң таралган мәхәббәт ырымнары алып тора. Шундыйларның берсе, мәсәлән, түбәндәгечә башлана: “Әлхәмделиллаһи раббел-галәмин, бисмиллаһи, Йир йөзиндәгие чайан, йыланның телин алып телимә куйдым, тешин алып тешимә куйдым. Ул чайан, йыланның теши ничек үткиндер, бу мәним утыз йылдин бири үгрәнгән телим шулай үткин булсын!..” [25].
    Билгеле булганча, ырымнар — барыннан да элек мәҗүсилек чорыннан калган ышанулар белән бәйләнгән. Тик шуңа карамастан, әле генә китерелгән текст Ислам тәгълиматыннан килгән сүзләрдән башлана. Һәм бу аңлашыла да: сүз бит тик XVIII йөздә генә язмага күчерелгән текст турында бара. Һәм мондый күренеш — Ислам тәгълиматы белән бәйле ышану, дога, формулаларның мөҗүси карашлар-ышанулар белән аралашып килүе Г.Гыйльмановның “Албастылар”ында, мәсьәләгә киңрәк яссылыктан якын килгәндә — хәзерге татар әдәбияты әсәрләренең иң зур күпчелегендә очрый. Һәм бу күренеш махсус өйрәнүне таләп иткән аерым проблема булып кала бирә...
    Ә инде термин-билгеләмәләр мәсьәләсенә әйләнеп кайтып, югарыда күрсәтелгән реализмның сыйфатларын санаганда, тылсымлы билгеләмәсе дә кулланыла. Аның да нигезендә халык иҗаты — фольклор жанрлары ята. Мәгълүм ки, халык иҗатының иң борынгы һәм иң бай төрләреннән берсе — әкиятләр. Ә әкиятләрнең шулай ук иң бай, үзенчәлекле һәм катлаулы төре — тылсымлы әкиятләр [26]. Аларның үзенчәлекләренә карата әкиятләр белгече Л.Җамалетдин болай ди: “Әкият дөньясы ул — гүзәллек дөньясы, сихри дөнья. Анда һәр нәрсә башкача, безнең фани дөньядагы кебек түгел: табигать тә, авыл-шәһәрләр дә, кешеләр дә. Әкият герое яшь егет матур да, батыр да, уңган да; кыз исә дөньяда чибәрләрнең дә чибәре: бер бите — ай, берсе — кояш” [27]. Китерелгән киң билгеләмәдә кулланылган хыялый сүзенә тукталсак, аңлатмалы сүзлек аның биш төрле мәгънәсен билгеләп үтә: “Хыялый. 1. Фантастик, уйдырма, хыялда гына туган; тормышта булмаган, реаль булмаган; 2. Серле, романтик. 3. Уйчан (күз карашы, йөз турында). 4. Хыялланырга ярата торган, хыялга бирелүчән. 5. сөйл. Тиле-миле, акылга зәгыйфь” [28]. Бераз алгарак китеп булса да, ассызыклап шуны әйтеп үтик: Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар”ындагы баш каһарман Хәлимдә әле генә күрсәтелгән һәм хыялый сүзе белән билгеләнгән сыйфатларның барысы да бар!
    Ә инде сихри, сихерчелек мәсьәләсенә килсәк, боларының да килеп чыгышы һәм функцияләре һич тә хәзерге татар прозасыннан түгел, халык иҗатыннан килә. Югарыда күрсәтелгән мәкаләсендә И.Н.Надиров, әлеге мәсьәләгә тукталып, болай ди: «Гаилә тормышына, сөю-гыйшык дөньясына караган ырымнар да яшәгән. Бигрәк тә төрле сихерләргә ышанучан авыл халкы арасында имчеләр язып биргән “бөтү”, “күз тидерү”, “сөйдергеч” догалары ярдәмендә бер-берсен яратышкан егет белән кыз, ир белән хатын арасын “бозарга”, я булмаса бер-берсен яратмаучы ике кеше күңелендә мәхәббәт тойгысы уятырга мөмкин дип уйлаулар да аз булмаган» [29]. Җөмләдән, халык дастаннарында, әкиятләрдә һәм риваять-легендаларда сихер һәм сихерче кыз-хатын образлары да очрый. Шундыйлардан биредә татар халкының тарихи риваятьләреннән “Сихерче кыз”; тормыш-көнкүреш әкиятләреннән “Сихерче мулла” һ.б. күрсәтеп үтәргә мөмкин [30].
    Халыкның борынгы һәм бик борынгы күзаллауларыннан, халык иҗатының төрле жанрларыннан алынган мисаллар бер һәм шиксез нәтиҗәгә килергә мәҗбүр итә: югарыда китерелгән шактый катлаулы магик (сихри, тылсымлы, хыялый) реализм дип аталган термин әле генә китерелгән конкрет мисаллар, мәгълүмат-билгеләмәләр арасында тулысынча эреп, таркалып бетте. Интеллектуаль реализм, милли реализм кебек терминнарны да әнә шулай тәфсилләп, җентекләп тикшерә башласак, шундый ук яки шуңа якын нәтиҗәләргә киләчәкбез. Шуңа күрә без биредә тик бер генә терминны, бер генә билгеләмәне калдыру фактик яктан да, теоретик яктан да нигезлерәк, объективрак булыр дип уйлыйбыз: хәзерге ярым-мифологик реализм. Ә инде аның үзенчәлекләрен, үзенә генә хас сыйфатларын, спецификасын, әдәбият тарихында тоткан урынын ачыклау-билгеләү — әдәбият тарихы һәм теориясе белгечләре алдында торган ифрат та мавыктыргыч һәм мөһим бурыч булып кала...
    Галимҗан Гыйльмановның үз әсәрен хыялый кыйсса дип атавына килсәк, бу мәсьәләгә дә махсус тукталып үтү кирәк, әлбәттә. Чөнки, тулаем һәм гомуми мәгънәдә алганда, кыйсса традицияләре төрки-татар әдәбиятында, бигрәк тә шигъри кыйсса традицияләре бик күптәннән килә. Һәм бу очракта сүзне, күрәсең, Кол Галинең “Кыйсса-и Йосыф”ыннан башларга кирәктер. Әсәр байтак басмаларда һәм аңа багышланган фәнни тикшеренүләрнең иң зур күпчелегендә әнә шулай: “Кыйссаи Йосыф” дип атала [31]. Тик биредә ике — бик тә мөһим искәрмә кирәк: 1. Г.Гыйльмановның “Албастылар”ын, аның жанры ничек кенә билгеләнсә дә, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ы белән берничек тә бер дәрәҗәгә куеп булмый һәм була да алмый. 2. Кол Гали әсәрен кыйсса-кыйссаи дип атау да һич тә аның жанрын билгеләү түгел. Биредә сүз әнә шул кыйсса терминын куллану тарихы турында гына бара. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ын поэма дип атау күптән билгеле. Һәм ул бернинди шик уятмый [32]. Шушы уңайдан тик шуны гына искәртеп үтү сорала: “Кыйссаи Йосыф” поэмасының халыклашкан вариантлары халык телендә “Йосыф китабы” [33], бик сирәк кенә “Йосыф-Зөләйха дастаны” дип аталырга да мөмкин... Сөйләнгәннәрдән аңлашыладыр: бу яктан без Г.Гыйльманов “Албастылар”ының жанрын билгеләүгә дә, чын мәгънәсен аңлауга да якынрак килә алмадык. Шушы уңайдан түбәндәгеләрне искәртеп китәргә дә мөмкин. Х.Г.Күроглының әдәби һәм халык дастаннарына багышланган һәм тирән эчтәлекле “Дастан” дигән энциклопедик мәкаләсендә кыйсса сүзе бер генә мәртәбә дә телгә алынмый [34].
    Югарыда күрсәтелгәнчә, кыйсса терминының шактый ерактан килгән һәм ярыйсы ук үзенчәлекле тарихы бар. Заманында Ш.Ш.Абилов “Кыйссаи Йосыф”ны мәхәббәт поэмасы яки мәхәббәт дастаны дип атау очраклары да булган дип язган иде [35].
    Дастан һәм кыйсса терминнары чыннан да бер-берсенә шактый якын тора булса кирәк. Дөрес, кыйсса терминына бездә төрлечәрәк аңлатулар бирелеп килә. Аңлатмалы сүзлек, әйтик, аңа шактый каршылыклы якын килә: “Кыйсса. 1. Нинди дә булса вакыйга яки кеше турында кечкенә хикәя; хикәят. 2. Художеҗство әсәре, хикәя. 3. дини. Дингә ышанучылар тарафыннан изге дип саналган кешеләрнең, пәйгамбәрләрнең тормышы турында фантастик хикәя, риваять, легенда” [36]. Бу билгеләмәләрнең объективлыгын, чынбарлыкка туры килүен яки килмәвен ачыклау өчен әдәбият тарихының кайбер конкрет мисалларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу яктан Алтын Урданың көнчыгышындагы Хәрәзм төбәгендә 1310—1311 елларда Насреддин Борһанеддин улы Рабгузый тарафыннан язылган “Кыйсасел-әнбия. Пәйгамбәрләр тарихы”, беренче карашка, әле генә китерелгән билгеләмәгә тулысынча туры килә. Аерым китап буларак нәшер ителгән әлеге басма шактый зур — 480 бит — 29,5 табак. Шул ук вакыт ул нигездә күләме ягыннан әлләни зур булмаган, әмма эчтәлеге һәм сюжеты, гомуми рухы белән дин, конкретрак әйткәндә — Ислам тәгълиматы белән турыдан-туры бәйләнгән әсәрләрдән тора. Аларның төп өлеше кыйсса дип атала: “Адәм г-м кыйссасы”, “Шис г-м кыйссасы” һ.б. бик күпләр. Әмма китапта бөтенләй башкача, бернинди аерым билгеләмәсе булмаган әсәрләр дә мөһим урын алып тора: “Күкләрнең сыйфаты”, “Җирләрнең сыйфаты”, “Кәгъбәне төзү”, “Исмәгыйль г-мнең вафаты”. Байтак кына әсәрләр вакыйга дип билгеләнгән: “Һиҗрәтнең өченче елында булган вакыйгалар”, “Һиҗрәтнең дүртенче елында булган вакыйгалар” һ.б. Китапта аерым әсәрләрне башка төрле исемнәр белән билгеләү очраклары да бар: “Фәрештәләр, җеннәр һәм адәмнәр бәяне”, “Ут белән туфрак манзарасы”. Кайбер әсәрләр иске, һәрхәлдә дини сүзләр белән билгеләнгән: “Әбү Бәкер Сиддыйкның фазыйләтләре”,”Гомәр бин Хаттаб р.г.нең фазыйләтләре”, “Госман бин Гаффән р.г.нең фазыйләтләре”... [37]. Әмма биредә китерелгән вакыйга, бәян, манзара кебек сүзләрнең берсе дә аларның жанр үзенчәлекләрен ачыклау өчен кулланылмый. Тик кыйсса термины гына әлеге әсәрләрнең жанрын билгеләүгә дә берникадәр туры килә булса кирәк. Ә инде фазыйләт сүзенә килсәк, ул турыдан-туры Ислам тәгълиматы, шәригать таләпләре белән нисбәтле һәм түбәндәгечә аңлатыла: “Фазыйләт и.иск.кит. Артыклык, өстенлек; яхшы холыклылык, яхшы сыйфатлылылык, яхшы эш” [38].
    Алдарак без кыйсса терминына бирелгән билгеләмәне аңлатмалы сүзлектән китергән идек. Әле генә күзәтелгән материаллар күрсәтүенчә, анда төрле, нигездә кискен каршылыклы терминнар да кулланыла. Чөнки әлеге чыганакта кечкенә хикәя яки гомумән хикәя, риваять һәм легендалар кебек, нигездә жанр үзенчәлекләре ярыйсы ук яхшы ачыкланган төрләр дә кыйссалар рәтенә кертелгән. Бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер, 2001 елда нәшер ителгән “Әдәби сүзлек” мәсьәләгә башкачарак якын килә: “Кыйссалар — күбесе дин юлында көрәшүче каһарманнар турында хыялый әдәби әсәрләр. Мондый әсәрләр безгә гарәп, госманлы теленнән тәрҗемә аша керә. Алар арасында “Кыссаи Хозыр”, “Шаһзәнд”, “Тәмимдар”, “Нәүширван” кебек кечекүләм кыйссалардан башлап зур күләмле “Кыйссаи Салсал”, “Бәһрәм”, “Сәетбаттал”, “Каһарман Катыйль” кебек Ислам батырлары турында язылганнары да шактый күп” [39]. Марсель Әхмәтҗанов әлеге әсәрләрнең соңгысын дастан дип атый һәм исемен дә башкачарак яза: “Каһарман Катил” [40]. Бу тенденция күрсәтелгән сүзлектә дә сизелеп куя: «Бездә китап рәвешендә нәшер ителеп чыккан кыйссаларның тәүгесе — “Сәйфелмөлек” кыйссасы. Ул беренче мәртәбә 1807 елда Казанда басыла. Шуннан соң инде бездә 110 ел буена йөзләрчә исемдәге кыйссалар басылып чыга” [41]. Тик шуны да күрсәтеп үтү зарур: “Сәйфелмөлек” — һич тә дин юлында көрәшүче каһарман кыйссасы түгел, ә бәлки — гадәти һәм тирән фаҗигале мәхәббәткә багышланган дастан. Шуның белән бәйле рәвештә ул, табигый, татар халык дастаннары китабына да кертелгән [42]. Югарыда күрсәтелгәнчә, 110 ел буена бездә йөзләрчә дастаннарның нәшер ителүе бигрәк тә XIX гасыр ахырында һәм XX йөз башында аеруча көчәеп китә. Бу очракта сүз татар дастаннары турында гына бармый. Казанда, Уфада, Ырынбурда кыргыз, үзбәк, аеруча казакъ дастаннарының берникадәр татарчалаштырылган дистәләгән версия-вариантлары дөнья күрә: “Кыйссаи Бүз егет”, “Кыйссаи Сәйфелмөлек”, “Кыйссаи Таһир илә Зөһрә”, “Кыйссаи Тәмимдар”, “Кыйссаи хаҗи Усербай” һ.б. [43]. Шушы уңайдан ифрат та җитди берничә нәтиҗә ясарга мөмкин: 1. Халык иҗаты, бигрәк тә төрки-татар кыйсса-дастаннарының XIX йөздә, бигрәк тә XX гасыр башында шулай күпләп, дистәләрчә-йөзләрчә исемдә һәм меңнәрчә тираж белән Казан, Уфа, Ырынбур шәһәрләрендә нәшер ителүе — ул чорларда төрки-татар, бигрәк тә татар фольклор фәненең искиткеч югары дәрәҗәгә күтәрелүе турында сөйләүче ифрат та мөһим объектив фактор булып тора; 2. Рәми И. белән Даутов Р. язуынча һәм академик А.Г.Кәримуллин әзерләп, бастырып чыгарган библиографик күрсәткечләрдә тупланган бихисап мәгълүматларга караганда; “XIX йөзнең ахыры, XX йөзнең башында кыйсса китапларын бастырып таратуда бигрәк тә Борадәран Кәримевләр, Хөсәенев варислары, китапчы Кәтиевләр, Кадыйров, Минһаҗетдинов, Бәкеров кебек наширләр активлык күрсәтәләр” [44].
    Әле Советлар Союзы “исән чагында” Урта Азия республикаларының кайберсендә яшәүче төрки-татар телләрен белмәгән “белгечләр” без югарыда күрсәтеп үткән һәм татар зыялылары тарафыннан нәшер ителгән кыйсса-дастаннарны хурлап, төртеп-тибеп үтәргә дә мөмкин дип уйлап килделәр. Андый “галим-галимәләр” әле бүген дә юк түгел. 1968 елда “казакъ халык иҗатының белгече” дип саналган Н.Смирнова татар зыялылары тарафыннан бик күпләп нәшер ителгән казакъ кыйсса-дастаннары турында түбәндәгечәрәк язып чыкты: “Кыйсса (кисса) — арзанлы лубок (лубочная литература — урам әдәбияты — Ф.У.) дәрәҗәсендә басылып чыккан әсәрләр, шулар арасында халык эпосы үрнәкләре дә, Казан типографияләре тарафыннан гади халыкның әдәбиятка тартылуыннан, мәхәббәтеннән файдаланып, китап сату хисабына баю, акча җыю ниятеннән чыгарылган китаплар. XIX гасырның икенче яртысында (әлеге) кыйссалар (казакъ — Ф.У.) авылларында да тарала башлыйлар... Кыйссалар — начар язып алу нәтиҗәсендә текстлары бозылган, татарчалаштырылган эпик текстлардан гыйбарәт булып, аларны кемнәр башкаруы, халыкта яшәү формалары турында бернинди мәгълүмат бирми. Алар халыкның зәвыгын бозып, казакъ эпосы хакында ялгыш карашлар тудыруга хезмәт итәләр иде” [45]. “Рәхмәт урынына — ләгънәт” дигәндәй, Н.Смирнова мәсьәләнең асылын берничек тә аңлап бетерә алмаган булса кирәк. Чын казакъ галимнәре әлеге проблемага бөтенләй башкача якын киләләр. Һәм моны бик җиңел дәлилләп була. 1977 елда Алматыда “Аксауыт” дип аталган искиткеч матур һәм бай эчтәлекле ике китап басылып чыкты. Тик мәҗмугада урын алган әсәрләрнең жанры ике томда ике төрле аталган: 1 том — “батырлар җыры”; 2 том — “батырлык дастандар” [46]. Шул томнарның беренчесендә урын алган “Кобланды батыр” дастаны турында томны төзеп, кереш сүзен һәм аңлатмаларын язучы филология фәннәре докторы Оразгөл Нурмагамбетова китапның “Түсiнiктер” (“Аңлатмалар”) бүлегендә түбәндәгеләрне яза: «Эпосның тулы версиясен XX гасыр башында Мәхмүтсолтан Тоякбаев дигән кеше борынгы Кустанай өязе, Карабалык өлкәсендә билгеле җырчы булган Берҗан Толымбаевтан язып алып, 1914 елда “Каракыпшак Кобланды батыр” исеме белән Казандагы “Өмет” басмаханәсендә бастырып чыгара» [47]. Димәк, казакъ халкының иң матур һәм ифрат та популяр дастаннарының берсе булган “Кобланды батыр”ның тулы версиясе безнең көннәргә хәтле тик Казан басмасында гына килеп җитә алган.
    Шул ук “Аксауыт”ның беренче томында урын алган “Алпамыс батыр” дастаны турында О.Нурмагамбетова тагын да киңрәк мәгълүматлар бирә: «Җырны беренче мәртәбә 1899 елда “Кисса-и-Алпамыш” дигән исем белән Җөсiпбек Шейхолисламов Казан каласында бастырып чыгара. Җыр халыкка бик нык ошый, тиз арада таралып бетә һәм ул, бернинди үзгәрешсез 1901, 1905, 1907, 1910, 1912, 1914 елларда Казанда яңадан рәт-рәт басылып чыга. 1916 елда “Алпамыс батырны” Әбүбәкер Диваев “Туркестанские ведомости”да (№ 217—218) нәшер итә» [48].
    “Аксауыт”ның 2 нче томында урын алган “Карабек батыр” дастаны турында да О.Нурмагамбетова безнең өчен гаять җитди сүзләр әйтә: «“Карабек батыр” — беренче мәртәбә 1882 елда Казанда “Киссаи-и-Карабек” дигән исем белән басылып чыкты. Җырны Омбыда (Омск шәһәрендә — Ф.У.) яшәүче Карауыл ыруыннан чыккан Шөкемен дигән кешедән Маулекей Юмачев язып алып, басмага хәзерләп биргән» [49].
    Өстәп тик шуны гына әйтик: әлеге икетомлыкта һәм башка күп кенә чыганакларда да казак дастаннарының иң зур күпчелеге беренче мәртәбә татар зыялылары тарафыннан Казан, Уфа һәм Ырынбур басмаханәләрендә нәшер ителәләр. Һәм чын казакъ галимнәре бу күренешне, Н.Смирновага ияреп, һич тә фаш итәргә уйламыйлар. Ә бәлки киресенчә, казакъ дастаннарының, әгәр иң зур күпчелеген булмаса, байтагын әнә шул Казан, Ырынбур, Уфа басмаларыннан алып, яңадан, нигездә бернинди үзгәрешсез бастырып чыгаралар. Дөресен әйткәндә, әлеге XIX—XX йөз басмалары бернинди үзгәртүгә мохтаҗ түгел. Ә инде Н.Смирнованың әлеге басмаларны “татаризованные” дип билгеләвенә килсәк, казакъ телен яхшы белгән кеше буларак (миңа 5 нче класстан башлап Омбы казак педучилищесын бетергәнче казакъча укырга насыйп булган иде!), шуны әйтә алам: беренче мәртәбә Казан, Ырынбур, Уфа калаларында нәшер ителеп, соңыннан “Аксауыт”ның ике томында да, башка байтак чыганакларда да урын алган казакъ кыйсса-дастаннарның “татарчалаштырылу”ының күренер-күренмәс эзләрен тик бу мәсьәлә белән махсус шөгыльләнгән галимнәр, анда да әле бик нык теләсә генә, ачыклый ала.
    Дастан һәм кыйсса терминнарына махсус тукталып, Ф.В.Әхмәтова түбәндәгеләрне яза: «Дастанны “шигырь белән язылган кыйсса” дип тә атыйлар. Кыйсса — үзе дә дастан сүзенә якын, үтә күпмәгънәле сүз: вакыйга, хәл, тарих, хикәя, әкият һ.б. мәгънәләрдә йөри. Әдәби әсәр буларак, кыйссаларның индивидуаль иҗатка якын һәм үз эчләренә ярымдини эчтәлекле сугыш хикәяләрен алганнары халык дастаннары дип каралмый» [50].
    Профессор Ә.Сөләйманов үзенең “Кисса вә дастандарыбыз” дигән мәкаләсендә кыйссаларга түбәндәгечә кыска гына аңлатма бирә: “Жанр табигате буенча романтик, пафосы ягыннан нәсихәти, йөкмәткесе ягыннан дини булган эпик сюжетлы әсәрләргә кисса дип әйтәләр” [51]. “Башкорт халык ижады” күптомлыгының IV нчы томы “Киссалар һәм дастандар” дип аталса, VII нче томы “Язма кисса һәм дастандар” дип билгеләнә [52].
    Дастан вә кыйсса жанрларына бу кадәр киң тукталуыбызның сәбәбе бер генә иде: аталган төрләрнең төп жанр үзенчәлекләрен ачыклау. Әмма максатыбызга ирештек дип һич тә кистереп әйтә алмыйбыз. Югарыда ярыйсы ук бай конкрет материалны күзәтү нигезендә бер-ике генә якынча нәтиҗә ясый алабыз. Дастан — нигездә халык иҗаты, фольклор әсәре. Дастанда дини сюжет, мотив һәм шигъри-әдәби алымнар нинди генә урын алып торса да, нинди генә роль уйнаса да, дастан — барыннан да элек дөньяви әсәр. Дөрес, безнең фольклор белемендә китаби эпос (книжный эпос) дигән билгеләмә дә бар. Мондый төр әсәрләр рәтенә гадәттә борынгы шумерларның һәм аккад-вавилонлыларның “Барысын да күргән (зат) турында” дип аталган һәм Гильгамешка багышланган күп кенә (12) дастаннары, борынгы Һиндләрнең “Махабхарата” һәм “Рамаяна”, борынгы грекларның “Илиада” һәм “Одиссея”, төрки-татарларның байтак әсәрләре кертелә. Тик аларның барысы да башлыча халык эпосы әсәрләре дип санала, чөнки аларның беренчел вариант-версияләре халык арасында, фольклор әсәре буларак, телдән сөйләнгәннәр һәм җырланганнар.
    Кыйссалар исә — нәкъ менә килеп чыгышлары ягыннан китаби-язма әсәрләр. Еш кына алар дини-мифологик эчтәлек белән сюжет һәм шуларны “күтәреп”, “әйдәп” баручы дини персонажлар: пәйгамбәрләр, әүлияләр һ.б.ш. белән бәйләнгән була.
    Соңгы ун-унбиш елда татар әдәбиятында саф язма прозаик кыйссалар да иҗат ителә башлады. 1992 елда Батулла үзенең зур күләмле (415 бит) прозаик әсәрен кыйсса дип бастырды: “Сөембикә. Кыйсса” [53]. Әсәрнең жанр үзенчәлекләре һәм нигә аны язучы кыйсса дип атаган? — кебек сорауларга без заманында җавап биреп караган идек инде [54]. Биредә шул ук мәсьәләгә, кыскача гына булса да, тукталып үтәргә кирәк.
    Укучыга аңлашыла булса кирәк: Рабит Батулланың “Сөембикә”се барыннан да элек китаби кыйссалар рәтенә керә. Эш нәрсәдә соң? Нишләп язучы үзенең тулысынча проза белән язылган һәм аерым җитди сыйфяатлары ягыннан тарихи романга тартым әсәрен кыйсса дип атаган? Җитмәсә, әсәр бүгенге әдәбият белемендә дә, әдәби тәнкыйтьтә дә, җөмләдән, Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар” кыйссасы кебек үк, роман дип тә атала.
    Аңлавыбызча, моның берничә җитди сәбәбе бар. Әсәрне кыйсса дип билгеләү язучыга, бер яктан — зур иҗади иркенлек ачса, икенчедән — һәрвакыт һәм һичшиксез кайбер үтә дә әһәмиятле традицияләрне саклауны таләп итә. Ягъни, язучыдан халык эпосының тирән әкияти-мифологик һәм дастани традицияләрен яхшы үзләштерү сорала. Әгәр менә бу шарт сакланса, язучы тарихта булган конкрет һәм фәндә ачыкланган мәгълүматларга да үзенчә килә ала. Димәк, әсәрдә конкрет тарих мәгълүматларын да, мифологик, әкияти-эпик сюжет, мотив, образларны да кирәк дәрәҗәдә кулланырга мөмкин.
    Әмма сорауларның иң җитдие: язучының төп максаты нидән гыйбарәт? Бу сорауны без барыннан да элек Рабит Батулланың үзенә яки үз әсәрен кыйсса дип атаган башка язучыларга бирергә тиеш идек. Шулай да биредә аңа җавап эзләп карарга мөмкин.
    Сүз Р.Батулла кыйссасы турында бара икән, иң элек шуны әйтеп үтәргә мөмкин: хәзер без Сөембикәнең конкрет тормышын, ул кичергән фаҗигаләрне берникадәр беләбез шикелле. Ягъни, фәнни, хәтта әдәби яктан да билгеле бер дәрәҗәдә яктыртылган темага алынгач, язучы бу мәсьәләгә бөтенләй яңача, үзенчә якын килергә тиеш булып чыга. Димәк, Сөембикәгә багышланган әсәр өстендә эшләгәндә Р.Батулла бик катлаулы, шул ук вакытта һичшиксез дөрес юл сайлаган. Аның кыйссасында гәүдәләндерелгән Сөембикә образы без бераз белгән конкрет тарихи шәхескә дә, татар халык иҗатында, аның риваять, легенда, бәет, җырларында чагылыш тапкан легендар-дастани Сөембикә образына да туры килә. Күрәсең, кыйссада тарихи Сөембикә образы да, беркадәр хыялый-романтик рухта сурәтләнгән эпик батыр кыз Сөембикә образы да бергә “укмаштырылып” бирелә кебек. Үзенең иҗади бурычын киң эпик планда башкарып чыгу өчен, язучы тасвирлауны шактый ерактан — Сөембикәгә илтүче сукмаклардан башлый: “Сөембикәгә илтүче беренче сукмак”, “...икенче сукмак”, “Мөхәммәдъяр”, “Сөем-тутайбәгим”. Әсәрнең әнә шулай аталган өлешләре үзеннән-үзе күренеп торган беренче бүлеккә керә. Анда миф, әкият, дастан сюжетлары, мотивлары һәм образлары зур урын алып тора. Шул ук иҗади алымның икенче, “кире ягы” буларак, кыйссаның соңгы бүлеге дип тәкъдим ителгән өлеше “Кайный Казан каласы”нда төп урынны зур һәм тирән фаҗигале вакыйгаларны сүрәтләү ала. Вакыйгалар барышы, сюжет агымы шулкадәр кырыслана, киеренкеләнә, куера ки, биредә ниндидер әкияти-мифологик сюжет-мотивларга, образ-персонажларга урын да калмый кебек. Күрәсең, киеренке вакыйгалар “басымы астында калган язучы” икенче бүлектә үзе дә ашыга, кабалана башлый шикелле. Әнә шул хакта уйлана торгач, күңелдә шундый бер шик тә туа: бәлки кулъязмада әсәр күләмлерәк булгандыр? Бәлки кәгазь җитмәүдәнме, нәшрият таләбе буенчамы язучыга аны механик рәвештә кыскартырга да туры килгәндер?!
    Төрле тарихи күренешләрнең һәркайсының бик тирәннән килгән җитди тамырлары була. Тарихчылар моны бик яхшы беләләр булса кирәк. Әнә шундый тамырларны, язучы теле белән әйтсәк, сумакларны Батулла бик оста тотып алган. “Сөембикәгә илтүче беренче сукмак”та Идел буе болгарларының кайбер риваять-легендалары һәм аерым тарихи тикшеренүләрдән алынган өзекләр китерелә. Аларда сүз Алып батыр, Һуннар һәм Ана бүре, безнең халык иҗатында яхшы мәгълүм булган Ак бүре һ.б. турында бара. “Сөембикәгә ялтүче икенче сумак”та халкыбызның “Алтын Казан”, “Канатлы җылан”, “Этләргә калачак шәһәр” кебек күп тапкырлар басылып чыккан легендалар урын ала. Бу әсәрләрнең барысы да, кыйссага үзенчәлекле кереш буларак, киләчәктәге фаҗигаләрне алдан ук искәртеп куялар.
    Кыйссаның иң җитди, һәрбер укучыны нык кызыксындырган өлешләре Сөембикә исеме белән бәйләнгән: “Сөем тутай-бәгим” һәм “Кайный Казан каласы”. Кыйссаның баш өлешендә сүз тик Сөембикәгә илтүче сукмаклар турында гына бара. Язучы Сөембикәдәй гүзәлнең дөньяга килү закончалыкларын ача. Ә инде әле генә күрсәтелгән һәм әсәрнең дүрттән өч өлешен алып торган бүлекләрендә сүз кыйссаның төп каһарманы — Сөембикә хакында бара. Шунда ук әйтеп үтик: бу соңгы ике бүлек аеруча зур кызыксыну белән укыла. Элеккеге гүзәл танышлар белән очрашу һәрвакытта да күңел кылларын тибрәндерә, шатландыра, хисләргә ниндидер матур бизәкләр өсти. Искәртелгәнчә, Сөембикәне без күптән беләбез шикелле. Аның хакында мәкаләләр, очерклар, эсселар, хәтта поэма, трагедия вә романнар да укылган. Кыйсса авторы Рабит Батулла, һичшиксез, талантлы язучы-прозаик буларак, мәсьәләгә бөтенләй башкача, үзенчә килә. Безнең өчен бу очракта язучының Сөембикә образына нәкъ менә үзенчә килүе аеруча тирән канәгатьләнү хисе уята да. Эш нәрсәдә соң?
    Тарихи Сөембикәнең дөньяга килүе, үсмер еллары турында без чыннан да берни дә белмибез. Әнә шундый очракта язучы ни эшләргә тиеш? Кайдан алырга тиеш ханбикә тормышының бу гүзәл бер чорын сурәтләү өчен конкрет материал? Яисә ул ханбикәнең балачак-үсмер елларын бер адым белән “атлап үтәргә” тиешме? Безгә билгеле материалларга караганда, Сөембикә турында әлегә кадәр язган галим-тарихчылар да, төрле поэма, трагедия, роман язучылар да шулай итеп килделәр: Сөембикәнең гомумән озак булмаган гомеренең иң матур, иң гүзәл, тәэсирле бер чоры “атлап үтелә” килде.
    Рабит Батулла исә мәсьәләгә бөтенләй башкача якын килеп, Сөембикәнең балалык һәм үсмерлек елларын тәфсилләп тасвирлый. Кыйссаның йөз битен алып торган “Сөем тутай-бәгим” бүлеге нәкъ әнә шул темага багышлана. Әйтергә кирәк: аны рәхәтләнеп, мавыгып, хәтта әйтер идек — гаҗәпләнеп укыйсың: ягъни, әнә нинди кыз булган икән Сөем тутай-бәгим бала һәм яшүсмер чагында. Кыйссаның бу өлеше миф, әкият, дастандай укыла. Аны, һәм өстәп әйтик, әсәрнең башка өлешләрен дә игътибар белән укып чыккач, нигә язучы үз әсәрен нәкъ менә кыйсса дип атавын тагын да яхшырак, тирәнрәк, дөресрәк аңлыйсың. Чөнки ул оста чичән-импровизатор авызыннан чыккан дастан-кыйссадай яңгырый.
    Һәм чыннан да! Идегәй! Җен җегетләре! Ант эчү йоласы! Сихерле һәм серле төшләр! Ирәмбаг! Ни нәрсә бу? Миф? Әкият? Дастан? Тарих? Биредә, күрәсең, югарыда бер тапкыр әйтелгәнчә, барысы да бергә укмашкан. Сөембикә, димәк, яшь чакта Сөем тутай дип аталган зат — тарихи шәхес. Ирәмбаг — һичшиксез мифик гүзәл бакча. Язучы аны ниндидер бер могҗизалы тел белән сүрәтли. Алай дисәң тагын! Аны башкача сурәтләп тә булмыйдыр. Ирәмбагны Сөембикә төшендә күрә: “Ни гаҗәп ки, төш түгел иде бугай ул. Шул кадәр чын иде ул бакча, бакчадагы җимеш агачлары, агачлардагы сандугачлар, тутый кошлар, ефәк кебек яшел чирәм, чирәмгә сибелгән тавислар, һөд-һөдләр, бакча уртасындагы күл, күлгә коючы чишмәләр, күлдә йөзүче аккошлар, һавага су аттырып торучы алтын көпшәләр — барысы да аермачык, хаккыйкый хәттә иде...” Шул Ирәмбаг Сөем тутайның, соңыннан Сөембикә ханбикәнең гомерлек хыялы буларак сурәтләнә. Сөем тутай яшүсмер чагында хәтта ерак Һиндстанда урнашкан Ирәмбагка барып җитә. Шул илнең атаклы хөкемдары Мөхәммәт Бабур Сөем тутайны һәм аның ир-егет киемнәренә киенгән ахирәтләрен үзенең иң кадерле кунакларын кабул иткәндәй каршылый — нәкъ әнә шул әкияти-мифологик Ирәмбагта. Шунда — шул ерак Һиндстанда Сөем тутай элегрәк төшендә күреп гашыйк булган Хумаюн белән очраша. Сөем тутай белән Хумаюн бер-берсенә гашыйк булалар. Тик алар кавыша алмыйлар. “Без синең белән абый белән сеңел”, — дип җавап бирә Сөем тутай.
    Әдәби кыйсса жанры өчен гадәти булганча, язучы үз әсәрендә байтак мифларга, ярым-мифологик легендаларга мөрәҗәгать итә. Һәм, дөресен әйткәндә: аларның барысы да “үз урынында”, әсәрнең әдәби тукымасыннан һич тә “төртеп тормыйлар”. Шундый легендаларның, берсенә генә булса да, тукталып үтү дәлилле булыр. Сүз Р.Батулла әсәренең тагын бер мөһим яңалыгы турында бара. Казанның соңгы ханбикәсе буларак тол калган Сөембикә үзенең “Җен җегетләре” рәвешендәге ахирәт кызлары белән Казан каласын баскынчы урыслардан яклауда да катнаша. Ханбикәгә багышланган бер генә фәнни хезмәттә дә, бер генә әдәби әсәрдә дә Сөембикәнең корал тотып, урысларга каршы сугышуы турында берни дә юк. Һәм була да алмый! Казан алыныр алдыннан бер ел элек — 1551 елның сентябрендә Сөембикә белән Үтәмеш Гәрәйне урыс тоткынлыгына алып китәләр. Казан алынган 1552 елның октябрендә Сөембикә Касыйм каласында тоткынлыкта була... Тик Рабит Батулла кыйссасында урын алган һәм югарыда китерелгән тулысынча уйдырма легендага да халык, барыннан да элек — укучылар, берсүзсез ышана... Татар халык легендасында да бит Сөембикәне әсирлеккә алып китәләр, дигән сүз юк: Сөембикә, Хан мәчете манарасыннан сикереп, һәлак була. Әмма әсирлеккә эләкми. Үзенең сөекле ханбикәсен корбан итеп булса да, татар халкы аны тоткынлык җәзасыннан коткарып кала!..
    Кыскача күзәтүдән күренгәнчә, Рабит Батулланың “Сөембикә” кыйссасы конкрет тарихи шәхес һәм аның күңелле дә, күңелсез дә, хәтта фаҗигале дә тормыш юлы турында сөйли. Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар”ы исә, беренче карашка, тулысынча диярлек иҗади уйдырмага нигезләнгән. Шул ук вакыт анда да безнең көннәр кырыс чынбарлыгының да аеруча әһәмиятле яклары чагылыш таба. Шуларның иң мөһиме — хәзерге заманда шәхеснең тулысынча җимерелүе; кеше буларак юкка чыгуы; Албастыга әверелүе!
    Ике әсәрне дә жанр ягыннан кыйсса дип билгеләү берләштерә. Аларның икесе дә халык арасында әле безнең көннәрдә дә киң таралган мифологик карашларга, легендаларга, төрле ышануларга, ахыр чиктә — һәр ике әсәрнең шактый өлеше фантастикага нигезләнә. Дастани-эпик мотивлар һәм образлар да аларда җитәкрлек дәрәҗәдә зур урын алып тора. Һәм, ниһаять, аларның икесендә дә фаҗигале сюжет-мотивларга да зур урын бирелә. Гомумиләштереп әйткәндә, күрсәтелгән үзенчәлекләр кыйсса дип аталган һәрбер әсәргә хас булса кирәк. Биредә шул типтагы әсәрләрнең, кайберсен генә булса да, күрсәтеп үтәргә дә мөмкин. Мәсәлән, шул ук Р.Батулланың түбәндәге әсәрләре: “Акҗылан” (Кыйсса); “Акбүре” (Кыйсса); “Алып батыр маҗаралары” (Каһарманнар кыйссасы); “Акбүре” (Кыйсса) [55]. Нур Әхмәдиев үзенең “Амбирак” повестен “Кара каен кыйссасы” дип билгели [56]. Галимҗан Гыйльман хикәяләре арасында “Алтын кыйссасы” дип аталганы да бар [57].

    * * *

    Хәзерге татар прозасының иҗат методы мәсьәләсенә гомумтеоретик яссылыктан якын килеп караганда, тәгаен өч юнәлештә язылган әсәрләрне бүлеп күрсәтергә мөмкин. Беренче урынны, күрәсең, традицион классик реализм методы белән иҗат ителгән әсәрләр: Ф.Сафинның “Саташып аткан таң” романы; Марат Бәшәр повестьлары; Зиннур Хөснияр әсәрләре һ.б. бик күпләр алып тора; 2) Дания Заһидуллина билгеләвенчә, хәзерге прозада романтизм методына тартым әсәрләр дә җитди урын били; 3) модернистик яки постмодернистик рухта язылган әсәрләр безнең көннәрдә акрынлап алгы планга чыга. Бу очракта сүз Нәбирә Гыйматдинова, Әхәт Гаффар, Марсель Галиев, Галимҗан Гыйльманов әсәрләренең мөһим өлеше турында бара. Бу тип әсәрләрнең төп үзенчәлеге — аларда мифологик яки ярым-мифологик сюжетлар, мотивлар, персонажлар һәм әдәби-художество алымнары алып тора. Шулай булгач, без югарыда китерелгән һәм беркадәр анализланган термин-атамаларның барысыннан да баш тартып, хәзерге ярым-мифологик реализм дигән билгеләмәгә мөрәҗәгать итәргә булдык. Безнең карашыбызча, әлеге билгеләмә хәзерге проза әсәрләренең байтагының төп үзенчәлекләрен үз өченә ала. Чөнки миф һәм мифология сүзләре чынбарлыкның, аеруча безнең көннәрдә һәрбер ягына кагыла. Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар”ы да шундый әсәрләр рәтенә керә.

    * * *

    Әлеге әсәр хәзерге әдәбият белеменең һәм әдәби тәнкыйтьнең үзәгенә күчә бара, дип әйтеп булмаса да, “Албастылар” турында әлегә хәтле дә күп кенә язылды һәм язылып килә. Биредә бу әсәрне өйрәнү тарихын тулысынча яктыртуны бурыч итеп куймыйча, безнең карашка иң мөһим хезмәтләргә тукталып үтү сорала. Шулар арасында беренче урында филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина һәм М.И.Ибраһимов хезмәтләре алып тора [58]. Аларда хәзерге татар прозасының иҗат методы һәм персонажлар системасы ягыннан төп юнәлешен тиәшкил иткән бик күп әсәрләргә тирән һәм һичшиксез ышандырырлык анализ ясала. Тик бер нәрсәне истән чыгарып булмый кебек: әлеге галимнәрнең җитди игътибарын җәлеп иткән әсәрләрнең барысы да диярлек без күнеккән традицион классик реализм кысаларына сыеп бетә алмый. Алар аннан ничектер “төртеп чыгалар” кебек. Чөнки аларның, барысында булмаса да, төп өлешендә билгеле бер дәрәҗәдә гайре табигый сюжетлар, мотивлар һәм персонажлар төп урынны алып тора. Шундый әсәрләр рәтеннән түбәндәгеләрне күрсәтеп үтәргә мөмкин: М.Маликова, “Өермә”; Ф.Бәйрәмова, “Алыплар илендә”; Г.Сабитов, “Тәүге соклану”; Ф.Латыйфи, “Бәйсез этләрне атарга”; М.Кәбиров, “Сары йортлар сере” һ.б.
    Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар” кыйссасына мөһим урын бирелгән хезмәтләрнең соңгыларыннан берсе — Дания Заһидуллинаның “Уңай герой югалу: сәбәпләр, нәтиҗәләр” дип аталган мәкаләсе булса кирәк. Биредә галимә әлеге әсәрнең кайбер мөһим үзенчәлекләрен дә күрсәтеп үтә. Барыннан да элек автор әсәрдә ике сюжет сызыгының янәшә баруына игътибар итә: “беренче төп сюжет сызыгы армиядән кайткан Хәлим исемле егетнең тормыш тарихы кебек бирелә. Шуның белән янәшә үк эчке каршылыкның, Хәлимдәге ак һәм кара көрәшенең үсеш-үзгәреш тарихы рәвешендәге икенче төп сюжет сызыгы килә. Анда Хәлим чиктәш: төш, авырып саташу, хыяллану, аң төпкелендә казыну халәтендә” (192 б.). Галимә фикеренчә, язучы тормышны ике яссылыкта күзәтеп бара: Хәлимнең чынбарлыктагы хәлләр-вакыйгалар белән мөнәсәбәте һәм шул ук Хәлимнең үз авылыннан аерылып, кара урманга күчкәч кичергән маҗаралары.
    Әсәрдә табигатьнең кешедән өстен торуы; диннең, бигрәк тә Ислам дине өйрәтүләренең кешегә ярдәмгә килүе; әмма кешенең үз аңындагы җитди каршылыкларны берничек тә җиңеп чыга алмавы кебек психологик процесслар нәтиҗәсендә Хәлим, язучы аны уңай герой итеп күрсәтергә тырышса да, бернинди уңышларга ирешә алмый.
    Шул ук типтагы әсәрләргә һәм шул ук проблемага филология фәннәре кандидаты Алсу Шәмсутова үзенең “Хәзерге татар прозасында миф тудыру” дигән мәкаләсендә киң тукталып, М.Галиевнең “Нигез”; Галимҗан Гыйльмановның “Оча торган кешеләр”; Н.Гыйматдинованың “Болан”; З.Хәкимнең “Агымсуда ни булмас”; Ф.Яхинның “Сихерче кызы”н анализлый [59] һәм аерым мөһим фикерләр дә әйтә: “Татар сүз сәнгате эре һәм кыю адымнар белән мифологиягә, миф тудыруга борылды” (5 б.). Тик шулай да мәкаләдә без кабул итә алмаган метафизик реализм, постмодернистик рух, импрессионистик рух кебек, татар әдәбиятына беркайчан да һәм бернинди дә катнашы булмаган, соң дәрәҗәдә абстракт терминнар белән мавыгу берничек тә акланмый.
    Укучылар игътибарына тәкъдим ителәчәк бу китап язылып һәм редакцияләнеп беткәннән соң, безгә югарыда күрсәтелгән Әдәби ел йомгакларында катнашырга насыйп булды. Җөмләдән, әле генә күрсәтелгән фикерләр әлеге җыелышта сөйләнгән докладларның да кайберсендә урын алган иде. Әйтик, Азат Әхмәдуллинның “Боз кузгалырга әйтә...” дигән, әдәби тәнкыйтькә багышланган докладында. Анда инде сүз Дания Заһидуллина китабы хакында барды. Докладчы бик тә дөрес күрсәтеп узганча, “Мәгариф” нәшриятында «Дания Заһидуллинаның “Яңа дулкында” исемле китабы 2006 елның әдәби тәнкыйте өлкәсендә ирешелгән иң зур, иң мәгънәле казаныш булды. Ул агымдагы әдәбиятның үсеш процессын колачлап, андагы уңышларны гына түгел, аерым кимчелекләрне дә ачып салды”. Искәртелгәнчә, А.Әхмәдуллин Дания Заһидуллинаның “Яңа дулкында” китабына тирән анализ ясап, бик хаклы рәвештә ифрат та югары бәяли. Мондый бәяләмәгә без дә кушылабыз... Шул ук вакыт тәнкыйтьче-галим әлеге китаптагы кайбер “кытыршылыкларны” да читләтеп үтми: “Дания ханының кайбер мәкаләләрендә исә теоретик фикерләү басыбрак та китә. Мисал өчен аның терминологияләр куллануын әйтим (сүз терминнар куллану турында бара, әлбәттә — Ф.У.). Бер яктан безнең әдәбият белемен һәм тәнкыйтьне яңа төшенчәләр, терминнар белән баету ноктасыннан торып рәхмәт әйтәбез. Ләкин, икенче яктан алар күпкәрәк китә, тәнкыйди фикерләүне кыенлаштыра, авырлаштыра (ироник модус, эссема жанры, антиномия, конформизм, резонер герой, архетипик образ, параболик кыйсса-фикер, язучы-скриптор, җемелдәүче эстетика, деконструкция, цитация, шәркый “дәһа”ле, онтологик, симулякр, масс-медия, магик реализм, генерализация законы, аллюзия алымы, маргинальләштерү һ.б.)» (“Мәдәни җомга”. “Әдәби ел йомгаклары”. — 2 март, 2007. — 4—5 бб.). Китерелгән һәм “фәннилеккә дәгъва кылган” терминнар өермәсеннән исән-сау үтеп чыгу өчен, укучы кул астында әдәби, лингвистик, этимологик, энциклопедик һ.б. төр ун-унбиш сүзлек булырга тиеш. Һәм иң кызганычы — укучы, ничек кенә тырышса да, шул сүзлекләрдән китерелгән терминнарның иң зур күпчелеген таба алмый интегәчәк!..
    Сүзебез Алсу Шәмсутованың “Хәзерге татар прозасында миф тудыру” мәкаләсе турында иде бит әле! Безнең фикеребезчә, аның төп концепциясе дә дөреслеккә туры килми булса кирәк. Тарихта һәм мифологиядә күптән ачыкланганча, мифларның барлыкка килеп, тәмам оешу-формалашу дәвере моннан берничә мең ел элек тәмамланган. “Миф тудыру” мөмкинлеге булган ерак дәверләрдә мәдәниятнең, цивилизациянең бер юнәлеше булган мифлар, шартлы тел белән әйткәндә, “иҗат ителеп беткән”. А.Шәмсутова анализ өчен сайлаган әсәрләрнең берсендә дә, мәсьәләгә киңрәк яссылыктан якын килсәк, шулай ук хәзерге татар әдәбияты әсәрләренең дә берсендә дә һәм бер генә дә яңа миф юк һәм була да алмый. Сүз тик күптән иҗат ителеп, киң мәгълүм булган традицион мифларның яңа, заман таләпләренә җавап бирердәй версияләре хакында гына барырга мөмкин. Һәм моны без алга табан конкрет материаллар нигезендә дәлилләп барырга тырышырбыз.
    Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар” кыйссасына багышланган иң җитди һәм тирән эчтәлекле күзәтүләр Ләйлә Дәүләтшинаның аерым мәкаләләрендә, кандидатлык диссертациясендә һәм махсус монографиясендә китерелә [60]. Бу хезмәтләрнең барысында да Г.Гыйльман кыйссасы төрле яссылыктан якын килеп һәм җитәрлек дәрәҗәдә тирән анализга алына. Кыйсса — ХХ гасыр азагы — ХХI йөз башы әдәбиятының, аерым алганда — татар әдәбиятының үсеше белән бәйле төп тенденцияләрнең берсен чагылдыра. Бу очракта сүз мифларның һәм мифологик фикерләүнең соңгы унъеллыклар татар әдәбиятына, аның барлык жанрларына тирән үтеп керүе турында бара. Хәзерге татар прозасы әсәрләре күрсәтүенчә, әдәби персонаж без белгән бер генә реаль дөньяда яши алмый. Аның күзаллавында башка, Икенче, Өченче һ.б. дөгьялар да барлыкка килә. Кеше үзенең рухи кичерешләрендә дә бер генә аңлы һәм җанлы зат булып кына “күренә алмый”; аның эчке дөньясы төрле катламнарга бүленеп, шулар арасында кискен һәм четерекле көрәш бара. Аерым әсәрләрнең каһарманнары мифологик мәдәниятле герой функцияләрен үз үстенә ала. Шундый геройлар рәтеннән Л.Дәүләтшина, мәсәлән, түбәндәгеләрне күрсәтеп үтә: Г.Гыйльмановның “Оча торган кешеләр”ендәге Сәүбән; шул ук язучының “Албастылар”ындагы Хәлим; Ф.Бәйрәмованың “Алыплар илендә”сендәге Камил; Н.Гыйматдинованың “Ак торна каргышы”ндагы Арслан; А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән”ендәге Җиһангир һ.б.
    Мифологик фикерләүгә хас төп үзенчәлекләрнең берсе — анда Кешеләр һәм Табигать дөньясы бербөтен буларак күз алдына килә. Табигать һәм аның аерым атрибутлары кешеләрдән берничек тә аерылмыйлар. Мондый карашлар, бик борынгы мифлардан тыш, киң мәгълүм фольклор жанрларында да, аеруча әкиятләрдә һәм дастаннарда да чагылыш таба.
    Шундый ук күренешләр белән без соңгы унъеллыклар татар прозасында да очрашабыз. Шул ук Г.Гыйльмановның “Албастылар”ында да.
    Аерым халыкларның мифлары буенча, хайваннар кайчандыр кешеләрдән туганнар (Австралия). Икенче бер төркем мифларда кешеләр бик борынгы заманнарда хайваннар булганнар, дигән карашлар уздырыла. Шул ук рухтагы карашлар системасы нигезендә кешеләр — хайваннарга, хайваннар кешеләргә әверелә ала дигән ышанулар да барлыкка килгән. Алар халык иҗаты әсәрләрендә дә киң чагылыш таба. Соңгы унъеллыкларда шундый ук яки шуңа якын карашлар, сюжетлар, мотивлар, күренешләр язма әдәбият әсәрләренә дә тирән үтеп керә. Мондый күренешләр турында язганда, Л.Дәүләтшина түбәндәгедәй мисалларны китерә: Н.Гыйматдинованың “Болан”ындагы Акчәч — болан; шул ук язучының “Каракош”ыннан Хашия — Каракош; Г.Гыйльмановның “Албастылар”ындагы Хәлим — аю, Майя — ана бүре, Нәфисә — торна; шул ук язучының “Җанбалык” әсәреннән Газиз карт — балык һ.б.
    Л.Дәүләтшина хезмәтенең иң мөһим өлеше “Албастылар” сюжетының мифологик нигезләрен тикшерүгә багышланган. Тулаем алганда ул конкрет материалны бик яхшы белеп язылган. Автор әлеге әсәрнең сюжеты тулысынча инициация йолалары комплексын чагылдыра, дип яза.
    Билгеле булганча, инициация — ифрат та катлаулы йолалар системасы. Һәм ул барыннан да элек яшүсмерләрнең балигълык яшенә җитүен сынау өчен уздырыла. Сынауның төп максаты — яшүсмер балигълык яшенә җиткәнме; аны тулы хокуклы әгъза итеп ыру составына кабул итеп, өйләнеп, гаилә корырга рөхсәт итәргә мөмкинме? Ул үз-үзен һәм гаиләсен саклау һәм асрау дәрәҗәсенә күтәрелгәнме? Аңа ыруның яки кабиләнең көндәлек тормыш кагыйдәләре белән бәйле изге һәм яшерен мифларын сөйләп буламы? Һәм мәсәләнең иң җитди яссылыгы — инициация йолалары балигълык яшенә җитмәгән, нигездә 12—14 яки 15—16 яшьлек яшүсмерләрне сынау өчен уздырыла.
    Күзәтелә торган хезмәтендә Л.Дәүләтшина үзенең концепциясен шул дәрәҗәдә оста оештырган ки, башта аның һәрбер сүзенә һәм фикеренә, теләсәң-теләмәсәң дә, ышанасың.
    Халык иҗаты, бигрәк тә әкиятләрне өйрәнүче галимнәр яхшы белгәнчә, заманында киң мәгълүм галим профессор В.Я.Пропп тылсымлы әкиятләрнең тарихи нигезләрен инициация йолалары белән бер бәйләмдә тикшереп чыккан иде [61]. Галимнең бу хезмәте халыкара масштабларда киң танылып, байтак телләргә тәрҗемә ителеп, басылып чыкты. Һәм бу — һичшиксез, аңлашыла да! Чөнки тылсымлы әкиятләрдә сүз чыннан да әле бернинди тормыш тәҗрибәсе булмаган яшүсмер турында бара. Ул бик күп һәм авыр сынауларны уңышлы башкарып чыкканнан соң гына, өлкәннәр коллективына кабул ителә һәм өйләнеп, гаилә кору хокукы яулап ала.
    “Албастылар”ның баш каһарманы Хәлимне — берничек тә яшүсмер дип булмый. Кыйссаның беренче битендә үк ул түбәндәгечә сурәтләнә: “Җитез-өлгер атлавына, нык адымнарына карап, аның бер сугуда бүрәнә өзәрдәй әзмәвер егет икәнен чамаларга мөмкин. Йөзе кояшта янган. Карашы туры, тирән... Ә күзләре, күзләре — күк төсендә, ачык зәңгәр! Халыкта мондый күзләрне изгелеккә, илаһилыкка юрыйлар. Йөз-битенә кунган сакал-мыек төкләренә караганда, ул егерме яшьләр чамасында булыр. Шулайдыр. Атлаганда кулларын солдатларча як-якка сузып җибәрүе дә шуңа ишарә итә” (5 б.). Димәк, Хәлимне без берничек тә тылсымлы әкият герое — башта бернәрсәгә сәләтле булмаган, аерым очракларда Таз (?) яки Тиле акылсыз булган зат белән бер дәрәҗәгә куя алмыйбыз. Хәлим әсәрнең беренче юлларыннан ук күптән балигълык сынауларын үткән, солдатта булып кайткан, куркусыз, көчле шәхес буларак күз алдына килеп баса. Хәлим — хәзерге татар прозасының нык кына мификлаштырылган, гайре табигый язмышка дучар ителгән, гадәти дә, гадәти булмаган да герое... Тик бер нәрсә шик уятмый — ул бернинди инициация сынауларына дучар ителми, һәм ителә дә алмый! Ул — тулысынча җитлеккән, солдат хезмәтендә инде байтак сынауларны үткән нык, көчле егет. Нәкъ әнә шуңа күрә Хәлим аның үзенә генә билгеләнгән юлдан бара!
    Атамалар мәсьәләсенә әйләнеп кайтсак, без күзәтү объекты итеп алган әсәрнең, “Албастылар”ның жанры хыялый кыйсса дип билгеләнгән. Безнең уйлавыбызча, автор тарафыннан куелган бу билгеләмә әсәрнең иҗат методын да, жанрын да ярыйсы ук төгәл билгели. Без югарыда төрле-төрле, нигездә катлаулы һәм каршылыклы “терминнар өермәсе”ннән баш тартып, хәзерге ярым-мифологик реализм дигән билгеләмә турында әйтеп үткән идек инде. Биредә без язучының үз әсәренең жанрын билгеләгәндә хыялый сүзен куллануына тагын бер мәртәбә игътибар итеп карарга тиешбез. Чөнки бу сүзнең төп мәгънәсе — “фантастик, уйдырма, хыялда гына туган; тормышта булмаган, реаль булмаган” [62]. Дөресен әйткәндә, хыял, хыялыйлык һәрбер язучы, драматург, шагыйрь иҗатында бар һәм, әлбәттә, булырга тиеш! Хыялсыз язучы-әдип — канатсыз кош ул. Тик “Албастылар”ның хыялыйлыгы нигездә фантастикага, уйдырмага тартым. Ә бу сыйфат халык иҗатының башлыча миф, әкият, дастан һәм кыйсса кебек төрләренә хас.
    Гадәттә, әдәбият теориясендә кабул ителгәнчә, конкрет бер әсәрнең, билгеле бер тарихи чор әдәбиятының иҗат методын ачыклаганда, барыннан да элек шул әсәр язылган чорның иҗтимагый, сәяси һәм икътисади үзенчәлекләренә, шагыйрьнең, язучының иҗатына хас сыйфатларга, аның карашларына, дөньяны кабул итү юлларына игътибар итәләр. Г.Гыйльман әсәрендә бернинди җәмгыять, иҗтимагый, сәяси һәм икътисади мөнәсәбәтләр хакында сүз дә юк кебек. Анда бу — без яшәгән дөньядан үтә дә еракта, кара урманнар тирәсендә яки шул урманнар уртасында югалып калып, коточкыч язмышка дучар ителгән ике татар авылы һәм шулар арасында адашып-саташып-буталып йөргән затлар гына бар. Аларның барысы кеше кыяфәтендә булсалар да, язучы аларны нигездә албастылар, сихерчеләр, җен-пәриләр һ.б. дип тә атый. Димәк, башта кыйссаның персонажлары белән бәйле исем-атамаларга тукталып, шулар даирәсен ачыклап үтү сорала.

     

  • Албастылар, сихерчеләр, җен-пәриләр




  • ← назад   ↑ наверх