• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фатих Урманче

    Мең ярым ел элек

    Европа халыклары эпосында һәм әдәбиятында Атилла образы

    Бу бөек тарихи шәхеснең исеме төрки-татар телләрендә Атилла, Европа телләрендә һәм төрле энциклопедияләрдә Аттила дип языла. Атилла (?—453)—һуннарның хөкемдары, ханы, Евразиядә яшәүче күп санлы герман һәм төрки-татар халыклары эпосының һәм язма әдәбиятының катлаулы, каршылыклы, нык кына мификлаштырылган серле-сихерле каһарманы. Моның конкрет сәбәбе Атилла чорындагы һәм аның турыдан-туры катнашы белән оештырылган, дөньякүләм әһәмияткә ия булган тарихи процесслар белән аңлатыла: сүз IV—V гасырлардагы «халыкларның бөек күчеше»нең дәвамы хакында бара. Әнә шундый зур тарихи вакыйгалар да, аларда турыдан-туры катнашкан зур тарихи шәхесләр дә, гадәттә, соңыннан килгән буыннар тарафыннан үтә каршылыклы бәя ала. Ә инде 434—453 елларда Атилла идарә иткән Көнбатыш Һуннар дәүләтенең әһәмияте турында әлеге мәсьәләне махсус өйрәнгән профессор Ә. Мөхәммәди үзенең «Һуннар һәм Туран язмалары» (Казан, 2000) дигән хезмәтендә түбәндәгечә яза: «Кытай чикләреннән башлап Урта Азиягә кадәр җәелгән борынгы Һун дәүләте кебек үк, көнбатыштагы Һуннар дәүләте көнчыгыш, көнбатыш һәм башка өлкәләргә бүленгән. Һуннарның үз чорлары өчен югары дәрәҗәдәге үсешкә ирешкән, үзенчәлекле мәдәнияткә ия булулары мәгълүм. Алар дәүләт эшләрендә кытай йә латин алфавитыннан түгел, ә үз әлифбаларыннан файдаланганнар, ягъни язма цивилизацияле халык булганнар».

    Хәрби, икътисади һәм мәдәни яктан югары дәрәҗәдә торып, Евразиянең төп территорияләрен биләгән Көнчыгыш, соңрак Көнбатыш һун дәүләте Европа халыклары язмышында, бигрәк тә Атилла чорында, дөньякүләм, глобаль үзгәрешләргә китерә. Аларның барысы да бу процессларда катнашырга мәҗбүр булган барлык халыклар өчен дә һичшиксез уңай күренеш булган дип раслау дөреслеккә туры килеп бетмәс иде. Чөнки әлеге процесслар дәвамында берничә йөз мең кеше катнашындагы ифрат та зур, куркыныч сугыш-орышлар була, шактый күп халык кырыла. Ике дистә ел буена әнә шул вакыйгаларның үзәгендә Атилла тора, хәтта аларның төп өлешен ул үзе оештыра. Кем өчендер әлеге сугышлар уңай нәтиҗәләр бирсә, икенче берәүләр зур югалтуларга дучар була. Шуның белән бәйле рәвештә тарихи Атилланы бәяләү дә капма-каршы юнәлешләрдә бара: ике мең ел буена Көнчыгышны Көнбатышка каршы кую дәвам итеп килә. Ягъни, утрак тормышта яшәгән Европа илләре, янәсе, алдынгы цивилизацияле дәүләтләр; күчмәчелектә гомер кичергән Азия халыклары исә—артта калган, хәтта кыргый варварлар. Дөнья тарихында зур роль уйнаган һуннарны һәм аларның данлыклы юлбашчысы Атилланы бәяләүдә дә әлеге примитив тенденция беренче планга чыга. Цивилизациягә шактый соң ирешкән, дөресрәге—кешелек дөньясының барлык матди һәм рухи казанышларын Борынгы Шәрекътән алган Европа үзен өйрәтүчеләрдән, остазларыннан үч алырга тырыша һәм дөньякүләм мәгълүм «индоевропеистика», «европоцентризм» дип аталган ясалма, Җиһан, Кешелек тарихының күптән ачыкланган мәгълүматларына турыдан-туры каршы торган теорияләр уйлап чыгара. Һун дәүләтләренә һәм тарихи Атиллага бәя бирергә алынганда, мәсьәләнең әнә шул ягын да истән чыгарырга ярамый.

    Ф. А. Брокгауз һәм И. А. Ефрон энциклопедиясендә Мундцук (Ә. Мөхәммәди китабында—Менчук) улы дип аңлатылган Атилла агасы Ругилас үлгәч, 433 елда абыйсы Бледа (Белит) белән бергә һуннарның иң югары хөкемдары (ханы, хаканы?) дигән исемгә лаек булалар. VI гасыр тарихчысы Иорданның «О происхождении и деяниях гетов» дигән китабында язылганча, Атилла 445 елда Бледаны үтереп, хакимиятне тулысынча үз кулына ала. Иорданның гот, герман халыклары идеологиясенә нигезләнгән бу китабы—бик тә тенденциоз әсәр: ул тулысынча европоцентризм таләпләренә җавап бирә. Шуңа күрә менә шушы юнәлештә фикер йөрткән галимнәр Иордан сүзләренең һәркайсын объектив дип кабул итәләр. Нәтиҗәдә, Атилла үзенең туган абыйсын үтереп, тәхеткә күтәрелә дигән сүзләр рәсми тарихта, төрле энциклопедияләрдә урын ала: чөнки әлеге адым Атилланы һич тә бизәми, ә европоцентризм вәкилләренә шул гына кирәк тә! Тик шундый хакыйкатьне дә онытырга ярамый: кешелек тарихыннан бер дә гөнаһсыз бөек шәхесләрне гомумән табып буламы икән? Љстәвенә әлеге мәсьәләне фәндә бөтенләй башкача аңлату да бар: профессор Ә. Мөхәммәди югарыда күрсәтелгән китабында түбәндәгечә яза: Белит (Бледа) үтерелгән елларда «инде күптән бу чорда хакимият тулысынча Атилла кулында булганга күрә, Белит нинди дә булса җитди көндәшлек хасил итә алмаган».

    Әмма ничек кенә булмасын, хакимиятне тулысынча үз кулына алгач, Атилла болай да зур дәүләтнең чикләрен тагын да киңәйтү чараларына керешә һәм бу эшләрне зур уңыш белән алып бара. Моның сәбәпләре, барыннан да элек тарих кануннары белән аңлатылса (колбиләүчелекнең һәм шуңа нигезләнгән Изге Рим империясенең байлыктан череп таркалуы), икенчедән, ул сәбәпләр Атилланың шәхси сыйфатлары белән дә нык бәйләнгән була. Атилланың тышкы кыяфәте бик тә үзенчәлекле, бары тик хәрби кешеләргә генә хас сыйфатларга ия булган. Бу хакта Атиллага килгән Византия илчелеге әгъзаларыннан берсе Приск Панияле һәм, аңа таянып, Иордан язып калдырган. Әнә шул чыганаклар нигезендә булса кирәк, танылган, татар тарихчысы Г. Гобәйдуллин да (1887—1938) үз фикерләрен бәян кыла. «Тарихи сәхифәләр ачылганда» (Казан, 1989) дип аталган китабында урын алган мәкаләләрнең берсендә ул Атилла турында болай яза: «Һуннар Атилла исемле ханнары заманасында бик куәтләнеп китеп, ул заманның иң куәтле булган Европадагы империяләрне дер селкеткәннәр. Хәзерге Франция, Германия, Италиянең эчләрендә һун атларының тоякларыннан күтәрелгән тузан бик еш күренәдер иде. Истанбул, Рума кебек зур шәһәрләрдә торган императорлар Атилладан мәрхәмәт сорап ялварганнар, әллә никадәр акча, бүләк биреп кенә үзләренең җирләрен һуннардан котылдырып торганнар».

    Тарихчы тарафыннан Атилланың тышкы кыяфәте ничек сурәтләнүе аерым бер игътибарга лаек: «Атилла кыска буйлы, киң җилкәле, зур башлы, сирәк сакаллы, кечкенә, эчкә батып торган кыек, үткен күзле бер кеше булган. Аның күз карашы кешене куркыта, үзенә буйсындыра, иң гайрәтле батыр кешеләр дә аның күз каравыннан чыдый алмыйлар; аның сүзе, һәрбер хәрәкәте кешегә зур тәэсир бирә вә куркыта, ул үзе ачуы килгән кешеләренә бик мәрхәмәтсез, яраткан һәм илгә хезмәте тигән кешеләргә бик күп яхшылык кыладыр иде». Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик: галимнең бу сүзләре гарәп тарихчысы ибне Гарәпшаһ тарафыннан Идегәйгә карата әйтелгән сүзләргә бик якыннар. Ашау-эчү һәм кием ягыннан, гомумән, көндәлек тормышта Атилла бик тә тыйнак була. Њзе күчмә тормышны яратса да, читтән килгән дәрәҗәле кунакларны ул Венгриядәге башкаласында агачтан төзелгән махсус зиннәтле сарайда каршы ала торган була.

    Европада аның турында: «Ул—кыргый бер азиат»,—дигән хәбәр таратырга тырышсалар да, Атилла белән якыннанрак танышкач, бөтенләй башка тәэсир кала торган булган: ул һәрвакыт үз-үзен бик тә горур тота белгән; үзенең ил-халкы алдындагы сәяси дәрәҗәсен, җиңелмәс, көч-куәткә ия илнең хөкемдары булуын аңлап эш иткән. Барысын да таң калдырганы—ул үз халкы вәкилләренә генә түгел, хәтта явыз дошманнарына карата да һәрвакыт гаделлек күрсәткән. Нәкъ әнә шуңа күрә Европа илләренең бик күп халыклары Атиллага үз ирекләре белән буйсынганнар. Хәер, бу очракта сүз аның шәхси сыйфатлары турында гына бара дип булмый. Европа халыклары аны, беренчедән, үзләрен Рим империясе коллыгыннан азат итүче дип санасалар, икенчедән һәм, моның капма-каршысы буларак, аларның—европалыларның сансыз күп гөнаһлары өчен үз аллалары (Господь Бог) тарафыннан җибәрелгән җәза, бәла-каза дип кабул иткәннәр. Әнә шуларның барысы бергә Атиллага искиткеч зур дәүләт төзү мөмкинлеген бирә. Ул төзегән дәүләт-илне еш кына Халыклар союзы дип атыйлар. Әлеге дәүләт составына түбәндәге халыклар керә: төньяк готлар (герман халыклары), гепидлар, тюринглылар, геруллар, хәзәрләр һ. б. Атилла дәүләтенең башкаласы хәзерге Венгриянең төньяк-көнчыгышында, Токай шәһәреннән ерак булмаган бер җирдә урнаша. Европадагы сәясәтенең башлангыч чорында Атилла Көнчыгыш Рим империясен һәрвакыт зур хәвеф астында тота. Дунайдан көньяктагы территорияләрнең барысы да Атиллага буйсындырылгач, Рим императоры аңа даими рәвештә зур ясак түләп торырга мәҗбүр була. Атилла гаскәре Мизия, Фракия, Иллирия илләрен айкап чыга. 440 елда Атилла Көнбатыш Рим империясе императоры Валентиниан III дән сеңлесе Гонорияне аңа хатынлыкка бирүен үтенә. Император риза булмый. Җитмәсә римлылар көнчыгыш готлар императоры Теодорих белән үзара килешү дә төзегәннәр икән. Әнә шул хәлләр Атилланың ачуын чыгара. Нәтиҗәдә, ул 500000 кешедән торган гаскәре белән көнбатышка юнәлә, ут һәм кылыч белән Германия аркылы Рейн елгасына кадәр үтә; Неккара кушылдыгы тамагы янында Рейнны кичеп чыга, Трир, Мец, Аррас кебек күп калаларны утка тота. Атилла гаскәре Орлеан шәһәрен камап алгач, шәһәргә ярдәмгә Валентинианның яубашы Аэций белән көнчыгыш готлар патшасы Теодорих килеп җитә. Нәтиҗәдә, Атилла Орлеан каласын камап торудан баш тарта һәм үзенең гаскәрен Труа шәһәреннән ерак булмаган Каталаун тигезлегенә җыя. Нәкъ әнә шул Каталаун кырында 451 елның 15 июнендә әлегә кадәр һичкайда күренмәгән халыклар сугышы була. Башта һун гаскәренә каршы Теодорих, ул һәлак булгач аның улы Торизмунд сугыша. Атилла үзенең ныгытылган кальгасы Вагенбургка чигенергә мәҗбүр була. Моннан соң инде Аэций дә һуннарга каршы сугышны дәвам итүдән баш тарта. 200000 артык гаскәр яу кырында ятып кала. Сугышта катнашучы якларның бер-берсенә каршы ачуы шул дәрәҗәгә җитә ки, легендалар буенча, имештер, әлеге кырда һәлак булган гаскәрләрнең рухы, орыш туктатылгач та, һавада сугышуларын дәвам итәләр. Рәсми тарих Каталаун кырында Атилла гаскәре тар-мар ителә, дип язмакчы була. Һәрхәлдә, «Советская историческая энциклопедия» әнә шундый фикер уздыра (Т. 4.—М., 1963, 890 багана). Чынлыкта исә мәсьәлә бөтенләй башкача тора. Җиңелгән гаскәр, гадәттә, тәмам юкка чыкмаса да, сугышны дәвам итә алмый. Каталаун кырындагы сугышның нәтиҗәләре Атилла гаскәренең җиңелмәве турында сөйли: әгәр җиңелгән яубаш булса, ул үз яуларын алга таба да дәвам итә алмаган булыр иде. Ә Атилла башкача хәрәкәт итә: яңадан Германиягә кайта. 452 елда ул яңа яу оештыра, көнчыгыш Альплар аркылы Италиягә бәреп керә, нык кальгаларның берсе булган Аквилеяны, Альтинум, Падуя, Милан һ. б. күп шәһәрләрне яулап ала. Рим, гомумән Италия һуннарның корбаны булу куркынычы алдында кала. 452 елда Атилла үзенең гаскәре белән Рим капкасы алдына килеп туктый. Бу «мәңгелек шәһәр»не җимерелүдән коткарып калу өчен, Атилла каршына рәсми, бик тә бай киемнәрдән һәм Римнең иң югары дәрәҗәле руханилары белән бергә папа Лев I чыга һәм Атилладан шәһәрне җимермәвен үтенә. Атилла Рим папасы үтенече белән килешә, шәһәргә кагылмый, тик алтын акчадан салым ала. Шул рәвешчә, ул дәверләрдәге Европаның мәдәният һәм сәнгать үзәге булган Рим һун явыннан котылып кала.

    Иделнең түбән агымы һәм Җаек буйларыннан чыгып, ун ел дәвамында бөтен Европаны айкап, Көнбатыш Рим империясе һәм Көнчыгыш Рим империясе кебек зур һәм һәръяктан кодрәтле илләрне тетрәндереп узган Атилланың тормыш юлы һәм кылган эшләре никадәр катлаулы, каршылыклы, мифологик бер зат башкарган сыман серле булган кебек, аның бу дөньядан китүе дә шулай ук бик серле. Соңыннан бу үлем турында төрле риваять-легендалар, хәтта тулы мифологик-эпик сюжетлар барлыкка килә, (бигрәк тә Европа, хәтта Скандинавия һәм Исландия халыклары эпосында) «Атилла үзенең соңгы туенда никах түшәгендә бургунд кызы Ильдико (яки Ильдихо) кулыннан һәлак булмадымы икән?» дигән фараз бар. Кайбер гоман кылулар буенча, Ильдико, үз халкы күргән җәбер-михнәтләр өчен Атилладан үч алам дип, аңа кул сала.

    Венгриядә таралган кайбер легендалар буенча, Атилланың гәүдәсен берсе эченә берсен салып, алтын, көмеш һәм тимер табутларга куялар. Гадәт буенча, табут хәзерләгән әсирләрнең барысы да үтерелә. Тисса елгасының бер төшен вакытлыча судан арындыралар да, табутларны елга төбендәге җиргә күмәләр аннан елга суын яңадан үз урынына кайтаралар: Атилланың гәүдәсен, шулай итеп, су астына—елга төбендәге җиргә күмәләр. Аның кабере кайда икәнлеген әлегә кадәр беркем дә белми һәм беркайчан да белмәячәк.

    Атилла бу дөньядан киткәч аның тарафыннан төзелгән һәм Евразиянең төп өлешен биләп торган дәүләт акрынлап таркала. Атилланың улы Эллак чорында Паннониядәге Нетада елгасы буендагы сугышта герман һәм скиф кабиләләре мөстәкыйльлеккә ирешәләр. Әмма Атилла төзегән дөньякүләм ил («мировое государство») юкка чыкса да, атаклы полководецның мификлаштырылган образы Европа һәм Азия халыклары аңына гаять тирән үтеп керә һәм төрле риваять-легендаларда, сагаларда, дастаннарда мең ярым ел буена сакланып, безнең көннәргә кадәр килеп җитә.


    Тарихи Атилладан—Атли

    Атли—Скандинавия халыклары мифологиясе һәм эпосы каһарманы. Килеп чыгышы ягыннан Атилла образы белән турыдан-туры бәйләнгән бу исем исланд сагаларында һәм ирланд эпосында шактый еш очрый. Беренче карашка, әлеге әсәрләрдәге Атлиларның тарихи Атиллага бернинди дә катнашы юк кебек. Чыннан да, тарихи Атилла бу дөньядан китеп, Европадагы һун дәүләте таркалганнан соң әлеге сагалар барлыкка килгәнче инде 5-7 гасыр вакыт узган. Исландия халыклары һуннарның тарихи варислары булган төрки-татар дөньясыннан меңнәрчә чакырым ераклыкта гомер кичерәләр. Шуңа да карамастан, тарихи Атилла истәлеге анда төрки-татар халыкларына караганда яхшырак сакланган. Эш нәрсәдә соң, мондый хәлне ничек аңлатырга? Билгеле булганча, Европа һун дәүләтенең башкаласы хәзерге Венгриянең төньяк-көнчыгышында, ягъни Европаның үзәгендә була. V гасырның 40—50 елларында Атилла кул астындагы һунннарның төп хәрби хәрәкәтләре Европа җирләрендә башкарыла. Бу хәрби хәрәкәтләрнең, орыш-сугышларның барысы да Атилланың һәм һуннарның җиңүе белән тәмамлана. Ул елларда Европада булган хәрби, сәяси һәм икътисади вакыйгаларның барысында Атилла һәм һун гаскәрләре хәлиткеч роль уйнамаса да, турыдан-туры катнаша. Мәсьәләнең тагы бер ягын искә алырга кирәк: Атилла үзе дә, аның яубашлары да Европа илләре хөкемдарлары-корольләре кызларына өйләнергә тырышалар. Ягъни, Атилла һәм аның җитәкчелегендәге һуннар Европа халыкларының көндәлек тормышына да тирән үтеп керергә омтылалар: Атилланың сәясәте шуны таләп итә. Күрсәтелгән вакыйгалар һәм хәлләр нәтиҗәсендә Атилла һәм һуннар барлык Европа илләрендә, хәтта Ирландия белән Исландиядә тәмам «үз кеше» булып китәләр. Тора-бара Европа халыклары әлеге вакыйгаларда катнашкан кабиләләрнең һәм Атилланың һун булуын да оныталар, аларны үз кабиләләре һәм халыклары дип кабул итә башлыйлар. V гасырның 40—50 елларында киң таралган: «Атилла һәм һуннар—Европаны яулап алучы кыргый азиатлар-варварлар» дигән караш бөтенләй онытыла. Скандинавия, Ирландия һәм Исландия халыклары традицияләрендә Атилла исеме Атли формасындагы гадәти исемгә әйләнә һәм әлеге илләр әдәбиятында киң тарала.

    Биредә, кыскача гына булса да, Атилла-Атли исеме белән бәйле вакыйгалар чагылыш тапкан әсәрләрнең кайберләренә махсус тукталып үтү таләп ителә. Чөнки бу катлаулы мәсьәләнең күрсәтелгән аспекты әлегә кадәр бөтенләй өйрәнелмәгән. Шундый әсәрләрнең берсе—«Ньяла турында сага» («Сага о Ньяле»). Аны төньяк халыклары әдәбияты һәм рухи мәдәнияте хакында җитди фәнни хезмәтләр язып калдырган профессор М. И. Стеблин-Каменский: «скандинавлылар тормышын яктырткан сагаларның иң зур күләмлесе, дөнья прозаик әдәбиятының иң бөекләреннән берсе» дип билгеләгән иде. «Ньяла турындагы сага»дә сүз X гасырда Норвегиядә булган вакыйгалар турында бара. Әнә шул вакыйгаларның кайберләрендә Атли дә катнаша. Бу очракта сүз чыннан да тарихи Атилла хакында бара икән дип булмый, билгеле. Сагадагы Атли ил башында торган хөкемдар-король дә түгел. Шулай да Атлиның характерына, үз-үзен тотышына кагылышлы кайбер күренешләргә тукталып үтү кызыклы нәтиҗәләр бирергә мөмкин. Атли биредә исланд яугире Аривилның улы дип тәкъдим ителә. Ул сугышырга бик ярата. Конунг (король) Харальд Серый Плащ (якынча 960-965 елларда хакимлек итә) Атлины һәм аның гаиләсен яратмый. Күрәсең, ул чорлардагы Европа хөкемдарларының берсе дә Атилланы яратмагандыр. Атлига әлеге корольның дружиннигы Хрут һәм аның гаскәрләре белән сугышырга туры килә. Орыш вакытында дошманнарның берсе Атлига таш белән ата. Атлиның кылычы кулыннан ычкына. Хрут шул кылычны эләктереп, Атлиның бер аягын чабып өзә һәм аңа үлем ярасы ясый. Шул рәвешчә, сагага гомумэпик бер мотив килеп керә: Атли үз кылычыннан һәлак була... Шул ук әсәрдә тагын бер Атли турында сөйләнә. Әгәр югарыда күзәтелгән өзектә Көньяк гаутланды дигән җирдән чыккан Атли турында сөйләнсә, бусында инде сүз Көньяк Фьордлары ягыннан килгән Атли турында бара. Бу очракта да һичкемнән курыкмый торган сугышчы, кыю, көчле һәм горур бер яугир хакында бәян ителә. Ачык яуда Атли дошманыннан җиңелмәгән булыр иде, әмма ул кызу эш белән мавыккан мизгелдә, дошманы Брюньольв, сиздермичә генә килеп, аның башына айбалта (секира) белән сугып, хыянәтчеләрчә үтерә... Атли исеме шул ук әсәрдә тагы берничә тапкыр телгә алына. Бер тапкыр ул Атли Сильный дип тә атала.

    «Буннлауг Елан Тел турында сага» («Сага о буннлауга Змеином Языке») дип аталган әсәрдә ниндидер Атли телгә алына (әсәр 1280 елларда язылган). Моннан аермалы буларак, 1220 елда барлыкка килгән шактый зур күләмле «Эгиль турындагы сага» («Сага об Эгиле») дип аталган әсәрдә Атли исемле зат турында киңрәк мәгълүмат бирелә. Әсәрдә сүз Норвегия конунгы-короле Харальд Прекрасноволосый (якынча 860-940 еллар) чорында булган вакыйгалар, яңа җирләр яки байлык өчен данлыклы, бай һәм көчле ырулар, шуларның җитәкчеләре арасындагы үзара көрәш, еш кына хәрби бәрелеш-сугышлар турында бара. Эгиль—әнә шундый зур байлыкка дәгъва кылучы көчле, кыю һәм батыр яугирләрнең берсе. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр ул эпик каһарман рухында сурәтләнә. Безне кызыксындырган каһарман биредә Атли Короткий исеме белән мәгълүм. Ул—әсәрнең баш каһарманы Эгиль белән бер дәрәҗәдә торган зат. Алар арасында күптән байлык, төгәлрәге—җир өчен көрәш бара. Әлеге байлыкны Атлига король үзе биргән. Эгиль аны көч белән тартып алмакчы була. Менә алар көрәш мәйданында—Тингта очрашалар. Атли бергә-бер чыгып сугышырга тәкъдим итә. Аларның үзара орышы турында әсәрдә тәфсилләп сөйләнелә. Башта алар кылыч белән сугышалар. Күпме генә тырышса да, Эгильнең кылычы Атли гәүдәсенә үтми. Атли дошманының коралын бернәрсәгә дә үтмәслек итә белә икән. Ягъни, бу очракта Атли ниндидер маг, сихерче осталыгына да ия. Кылычтан бернинди мәгънә булмагач, алар икесе дә коралсыз гына сугышалар: Эгиль көчлерәк булып чыга. Атлине егып, өстенә ята һәм бугазын тешләп өзә. Атли әнә шулай һәлак була. Күренүенчә, скандинав сагаларында Атли—кыска буйлы, бик көчле, кыю, батыр сугышчы. Ул беркайчан да алдауга, ниндидер хәйләгә, бигрәк тә хыянәткә бармый. Әмма кыскача күзәтелгән әсәрләрнең һәркайсында ул батырларча сугышта һәм котылгысыз рәвештә билгеле бер хыянәт нәтиҗәсендә генә һәлак була. Европа илләре әдәбиятында Атилланы да, исеме шул яугирнекенә якын булган Атлины да башкача сурәтләү мөмкин дә булмагандыр.

    Әмма Атли образын сурәтләгән әсәрләрнең саны моның белән чикләнми. Атли турында тагын «Вельсунглар турында сага» («Сага о Вельсунгах») (Исландия) һәм «Тидрек турында сага» («Сага о Тидреке») (Норвегия) дип аталган эпик әсәрләрдә сөйләнә. Биредә инде Атли—явыз һәм комсыз хөкемдар. Ул хәйлә белән Гьюкунглар ыруыннан булган бургунд короле Гуннарны һәм аның энесе Хегнины тозакка эләктерә; аларның алтын хәзинәсен кулга төшерә, ә үзләрен коточкыч җәзага тартып һәлак итә. Атлиның хатыны, Гуннар белән Хегниның сеңлесе үзенең иреннән үч алам дип, Атлины үз кулы белән үтерә. Соңгы эпизод мәгълүм тарихи риваятьләр нигезендә барлыкка килгән: аларда сөйләнгәнчә, Атилла үзенең соңгы хатыны булырга тиешле герман әсирәсе Ильдиго (башка кайбер чыганакларда Ильдихо, Ильдико) тарафыннан никах түшәгендә агулап үтерелә. «Тидрек турында сага» да Атлиның һәлак булуы башкача сурәтләнә: Хегниның хатыны үлем дәрәҗәсендә яраланган иреннән балага уза. Ул бала Атли сараенда үсә һәм Атлины, алдап, алтын хәзинә яшерелгән тау мәгарәсенә алып керә.Шунда бикләнгән һун короле әлеге алтын хәзинә янында ачлыктан интегеп һәлак була. Кайбер легендаларда Атлига ниндидер шайтани сыйфатлар да хас дип әйтелә. (Янәсе, ул эттән туган икән—Иордан, Ф. Дан һ.б.ларның китапларында чагылыш тапкан мотив.)

    Моннан кала, Атли образы нигездә Исландиядә ХIII гасырның икенче яртысында барлыкка килгән «Љлкән Эдда» («Старшая Эдда»)да киң генә чагылыш таба. Китапка бирелгән мондый атаманың мәгънәсе әлегә кадәр ачыкланмаган. Аны гадәттә аллалар һәм батырлар турындагы җырлар җыентыгы дип аңлаталар. Әнә шул җырларның икесе Атлига багышланган. Беренчесе—«Атли турында грендлан җыры» («Грендланская песнь об Атли») («гренландская») дигән билгеләмә биредә ялгыш бирелгән: әлеге җырның Гренландиягә бернинди катнашы юк). Җыр шактый борынгы чорларга карый булса кирәк. Атли үзенең хатыны Гудрунның абыйлары—Гуннар белән Хегнины һәлак итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, биредә сүз җинаятьчел үтерү түгел, ә бәлки ритуаль үлем, ир кешеләрне корбанга китерү хакында бара. Шуның өчен Гудрун үзенең ире Атлидан үч алмакчы була. Бу күренешнең нигезендә ыруглык җәмгыяте таләпләре ята: Гудрун өчен туган абыйлары иреннән күпкә якынрак. Шуңа күрә ул ире Атлины коточкыч җәзага тарта: үзенең Атлидан туган ике баласын үтереп, итләрен кыздырып, иренә ашата (бик борынгыдан килгән натуралистик гомумэпик мотив!). Соңрак Гудрун сырадан исергән Атлиның үзен дә суеп үтерә һәм өйләрен яндыра. Җырда әйтелгәнчә, бер хатын-кызның (Гудрунның) хыянәтчел эшләре аркасында өч конунг һәлак була. Беренче карашка, әлеге сюжетның тарихи Атиллага бернинди дә катнашы юк кебек. Чынлыкта исә мәсьәлә башкача хәл ителә. Моны төгәл ачыклау өчен, Гудрун исеменең этимологиясенә игътибар итәргә кирәк. 453 елда үзенең ире Атилланы Һәлак иткән хатын-кызның исеме Ильдиго-Хильд исеменең кечерәйтелеп-иркәләп әйтү формасы. Шул ук Хильд исеме алманча Кримхильдадан алынган. Немец эпосындагы Кримхильда исланд эпик традицияләрендә Гудрун дип алыштырыла. Ягъни, тарихи Атилланың үлеме белән бәйле вакыйга шактый озын юл узып, ХIII гасырга бөтенләй башка формада—исем трансформациясе аша килеп җитә.

    «Љлкән Эдда» («Старшая Эдда»)ның тагын бер җыры «Гренландские речи Атли» дип атала. Аның сюжеты әле генә күзәтелгән җырныкыннан аерылмый; персонажлар да шул ук, вакыйгаларга да шулар. Тик бу җырның күләме зуррак: аңа кайбер яңа күренешләр кертелгән, каһарманнарның монологлары һәм диалоглары киңәйтелгән. Беренче җырдагы кайбер натуралистик күренешләр реалистик хикәяләү белән алыштырылган. Әмма бу җырның да тарихи нигезе шул ук—Атилланың Ильдиго кулыннан һәлак булуы!

    Скандинавия халыкларының Атли исеме белән бәйле әдәби әсәрләрен күзәтү мөһим нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Барыннан да элек, шуны әйтик: Атли исемле каһарман да булган әсәрләрнең барысы да—«Љлкән Эдда»ның күзәтелгән бүлекләре дә, аерым сагалар да, һичшиксез, тарихи Атилланың шәхси тормышы һәм аның тарихи-хәрби эшчәнлеген яктыртуга нигезләнә. Тик ул үзенең этник табигатен нык кына үзгәртә: төрки һуннарның данлыклы яугире булган Атилла Скандинав халыкларының тулы хокуклы вәкиленә әверелә һәм, әлбәттә, үзенең дәрәҗәсе тулысынча саклап кала. Ул һәрвакыт диярлек конунг-король яки аның якын туганы, һичьюгы—көчле, батыр яугир буларак сурәтләнә. Аның хатыны да—хөкемдарлар нәселеннән. Шуның белән бергә, түбәндәге фактларга да игътибар итми мөмкин түгел: скандинавларда «Сагалар гасыры» дигән билгеләмә Исландия җирләрен үзләштергән IХ-Х гасырларда ыруглык җәмгыятенә хас кануннар хөкем сөрә: анда барысы да тик көч белән генә хәл ителә. Шуңа күрә дошманыңны хыянәт юлы белән юк итү, бер-береңне алдау, дошманыңнан үч алу өчен аны рәхимсез үтерү кебек коточкыч хәлләр ул чорда гадәти бер күренеш булган. Аларның барысы да монда күзәтелгән әсәрләрдә шактый киң чагылыш таба. Еш кына алар Атилла—Атли исеме белән бәйләнештә бирелә. Европа һәм Скандинавия халыкларының иҗтимагый аңына тирән үтеп кергән төп күренеш—Атилланы хыянәт юлы белән үтерү. Бу хыянәтне Европа халыклары күп гасырлар буена оныта алмаганнар.Без карап үткән әсәрләрдән бик күбесенең үзәгендә әнә шул вакыйга ята.


    Шул ук Атилладан—Этцель, Эцель

    Көньяк герман дастан-поэмасы «Нибелунглар турында җыр» («Песнь о
    нибелунгах»)ның баш каһарманнарыннан берсе әнә шундый исем йөртә.
    Поэмада без скандинав эддаларыннан таныш булган каһарманнар белән очрашабыз: Зигфрид (Сигурд), Кримхильда (тарихи Ильдиго-Ильдихо, Гудрун), Брюнхильда, Гунтер (Гуннар), Этцель (тарихи—Атилла, исланча—Атли), Хаген (Хегни). Бу тарихи шәхесләрнең кылган эшләре һәм шигъри образлары гасырлар буена скандинав һәм немец халыкларының күңелен борчып килгән. Дөрес, аларның тарихи гамәлләрен һәм образларын кабул итү шактый зур үзгәрешләр кичергән. Исланд, скандинав һәм герман халыкларының эпик традицияләре нигезен һун яулары нәтиҗәсендә 437 елда Бургунд корольлегенең юкка чыгарылуы һәм 453 елда һун ханы (короле) Атилланың һәлак булуы кебек зур тарихи вакыйгалар тәшкил итә. Тик тарихи вакыйгаларны кабул итү һәм әдәби әсәрдә чагылдыру ягыннан исланд һәм немец эпосы әсәрләре нык кына аерылып торалар. Хәлбуки, әсәрдә тарих вакыйгаларының барышы ничек кенә үзгәртелсә дә, немец халкы әлеге поэманы чын тарихның реаль гәүдәләнеше дип кабул иткән. Поэманың төп мәгънәсе дә әнә шунда. Әсәрдә төрле дәүләтләр язмышы аерым хөкемдарлар кичергән хәлләр-фаҗигаләр аша чагыла: король Гунтерның энеләре белән бергә үтерелүе—Бургунд корольлегенең юкка чыгуы дигән сүз. Европа һун державасының язмышы исә тулысынча Атилла (Этцель) образында гәүдәләнә. Һәм бу—урта гасырлар эпосының уртак сыйфаты. Әсәрне махсус тикшергән галимнәр фикеренчә, әсәр 1200 еллар тирәсендә Дунай буйларында барлыкка килгән. Анда Этцель дәүләтенең үзәге хәзерге Венгриядә булуы да әйтеп үтелә. Күләм ягыннан поэма шактый зур—9316 шигъри юл тәшкил итә. Шуның баш өлешендәге 1568 елда һуннар һәм аларның юлбашчысы Этцель хакында бер сүз дә юк. Икенче төрле әйткәндә, «Нибелунглар турында җыр»да ике мөстәкыйль сюжет (ә бәлки борынгырак чорларда ике мөстәкыйль әсәр) берләштерелгән: аларның беренчесендә сүз Зигфридның үлеме турында барса, икенчесендә бургунд династиясенең һәлак булуы тасвирлана. Сүзне әсәрнең идея эчтәлегенә күчергәнче, «нибелунг» атамасының мәгънәсен ачыклап китү зарур. Әсәрнең беренче өлешендә нибелунглар—төньяктагы хәзинәләрне саклаучы әкияти затлар һәм Зигфрид кул астындагы батырлар; икенчесендә—бургундлар. Сүз аңлаешлырак булсын өчен, әлеге бүлекләрнең эчтәлегенә дә тукталып үтәргә кирәк: бургундларның король сараена данлыклы нидерланд батыры Зигфрид килеп төшә һәм корольләрнең сеңлесе Кримхильдага гашыйк була. Король Гунтер үзе исланд королевасы Брюхильдага өйләнмәкче икән. Зигфрид аңа ярдәм итәргә әзерләнә. Әмма бу ярдәм турыдан-туры алдауга нигезләнә: әлеге никах уңышлы булсын өчен, Гунтер ниндидер батырлык күрсәтергә тиеш. Тик бу батырлыкны Гунтер урынына, кешегә күрсәтми торган плащ киеп, Зигфрид башкарып чыга. Брюнхильда Зигфридның батырлыкларын игътибарсыз калдырмаска тырыша. Тик аны бу фикереннән кире кайтырга үгетлиләр: янәсе: Зигфрид үзе бит Гунтерның вассалы гына! Менә шул нәрсә Брюнхильданың йөрәгенә тия: ничек инде аның сеңлесе—король кызы Кримхильда—король улына түгел, бары тик аның вассалына гына кияүгә чыккан? Шулай итеп, еллар уза. Брюнхильданың тәкъдиме буенча Гунтер Зигфрид белән Кримхильданы башкалага—Вормс шәһәренә кунакка чакыра. Нәкъ әнә шунда инде Гунтерның туенда булган алдау ачыла да: туй вакытында кешегә күрсәтми торган плащ ярдәмендә пәһлеван кыз Брюнхильданы җиңгән Зигфрид сиздермичә генә яшь киленнең йөзеген һәм билбауын алган икән. Нигәдер саксызлык күрсәтеп, ул әлеге кыйммәтле, билгеле бер дәрәҗәдә тылсымлы әйберләрне үзенең хатыны Кримхильдага бүләк иткән. Еллар узып, әлеге хатыннар яңадан Вормс шәһәрендә очрашкач, алар арасында талаш кузгала: кемнең ире көчлерәк, кыюрак, гомумән—өстенрәк. Ачуы купкан Кримхилда үзенең апасына аңардан Зигфрид алган йөзек белән билбауны күрсәтә: шуның белән көч-куәт ягыннан Зигфридның король Гунтердан өстен торуы ачыклана. Хәзер инде Брюнхильда кайчандыр аны—җиңелмәс пәһлеван кызны үзенә буйсындырып, Гунтерга бүләк иткән Зигфридтан үч алмакчы була. Гунтерның вассалы—коточкыч зур көчкә ия булган Хаген—ау вакытында, алдап, Зигфридны үтерә. Шуның белән дастанның зур булмаган беренче өлеше тәмамлана. Әнә шуннан соң инде сүз һуннар һәм Атилла-Этцель урдасына күчә. Әле сөйләнгән вакыйгалардан соң унөч ел вакыт узган. Љзелеп яраткан гүзәл хатыны Хельха бу дөньядан китеп, Этцель тол калган. Ул яңадан өйләнергә дип үзенә иш эзли. Шушы уңайдан биредә Атилла-Этцельнең немец эпосында ничек сурәтләнүен гомуми планда ачыклап үтәргә кирәк. Чөнки бу җырда аны сурәтләү Европа халыкларының башка әсәрләрендәге сурәтләүдән тамырдан аерылып тора. Барыннан да элек махсус шуны әйтеп үтик: «Нибелунглар турында җыр»дагы Этцель Европадагы иң зур державаның хуҗасы. Аның кул астында—12 корольлек. Анда мәҗүсиләр дә, христианнар да, урыс, грек, валах, поляк, бәҗәнәк һ. б. халыклар да яши. Шуңа карамастан, ә бәлки нәкъ шуңа күрәдер, герман-немец халкының зур күләмле җырында Этцель баштан ахырга хәтле тик уңай герой буларак кына күрсәтелә. Аның хакында поэмада бер генә тискәре сүз дә юк. Күрше илләрдәге, бигрәк тә бургундларның корольләре һәм аларның вассаллары арасындагы туктаусыз ызгыш-талаш, шактый югары социаль баскычта торган якын туганнарның бер-берсен алдавы, бер-берсенә хыянәт кылуы, үч алуы, хәтта ерткычларча үтерешүгә кадәр барып җитүе фонында Этцель илендәге тәртип, тынычлык, бер-береңне ихтирам итү, һәрвакыт гаделлекне саклау әхлакый-мораль яктан һун җәмгыятенең бургунд корольлегеннән күп өстен торуын раслый. Һун җәмгыятенең тагын бер уңай ягы—анда ил башында торган Этцельдән өстен бер генә кеше дә юк; анда Этцель хакимияте, абруе һәм сүзе һичкем тарафыннан кире кагыла алмый. Шуңа күрә Һуннар һәм Этцель биләгән илләрдә ниндидер җәнҗал, ызгыш-талаш, үзара көрәш юк һәм була да алмый. Моны Этцельнең кыюлыгы, батырлыгы, һәр мәсьәләне гадел хәл итүе, бер сүз белән әйткәндә—чиксез абруе «рөхсәт итми». Бу хакта поэмада кат-кат һәм ассызыклап әйтелә. Поэма авторын Этцельнең бургунд корольләреннән һәряклап күп өстен торуы һич тә борчымый. Моны ул табигый күренеш дип саный: әсәрдә Этцель йөзендә идеаль, һәр яктан булган хөкемдар образы гәүдәләнә. Бу хәл—поэманың сюжетында, анда сурәтләнгән вакыйгаларда аеруча ачык күренә: үзенә иш эзләгән Этцельгә Бургунд илендә, танылган батыр Зигфрид хыянәтчел төстә үтерелгәч, тол калган искиткеч гүзәл, акыллы, чиксез бай Кримхильданың булуы турында хәбәр итәләр. Шушы уңайдан әсәрдә бургундларның гаять бай булуы, һуннарны һәм аларның хөкемдары Этцельне күптән белүләре, тирән ихтирам итүләре турында махсус әйтеп кителә. Башта Кримхильдага өйләнергә риза булса да, Этцельнең күңелен бер нәрсә борчый: христиан динендәге Кримхильда аңа—мәҗүси Этцельгә кияүгә чыгарга риза булырмы? Поэмада Кримхильда күңелендә дә шундый ук шик тууы турында да әйтелә. Тик шулай да Этцель якыннарының киңәшен тотып, Вормс шәһәрендә яшәүче Кримхильдага махсус кодалар илчелеге җибәрә. Кримхильда башта шактый кискен каршылык күрсәтә: беренчедән, аның кайчандыр өзелеп яраткан ире Зигфрид истәлегенә хыянәт кыласы килмәсә, икенчедән—аны булачак ир белән хатынның ике диндә торуы борчый. Шулай да Кримхильданы, Этцельнең бик тә кыю, батыр, куркусыз яугир булуын, һун иленә күчкәч, аның хакимият һәм байлык иясе—һичшиксез, бәхетле хатын булачагын әйтеп, күндерәләр. Әмма ләкин булачак ир белән хатынның максатлары бөтенләй капма-каршы. Әгәр Этцель киләчәктә матур гаилә кору өчен өйләнергә җыенса, Кримхильданың төп максаты—Этцельгә кияүгә чыгып, аның җиңелү белмәгән яугирләре ярдәмендә үз туганнарыннан, беренче чиратта кайчандыр аның ире Зигфридне үтергән Хагеннан үч алу, аны юк итү. Шул рәвешчә, әсәрдә ике җәмгыять бер-берсенә кискен каршы куела: Этцельдә һәм һуннарда—киләчәктә матур гаилә кору кебек изге теләк; Кримхильдада—якын туганнарыннан үч алу. Гомумән, «Нибелунглар турында җыр»да үч алу, хыянәт кылу, күзгә карап алдау кебек мотивлар шактый зур урын били. Тик һәр очракта да алар Һун җәмгыятенә түгел, ә бургундларга карый. Әмма нинди генә каршылыклар булса да, Этцель Кримхильдага өйләнә. Һәм әлегә кадәр бәхетсез булган бу хатын чыннан да зур бәхеткә ирешә һәм үзен оҗмахтагыдай хис итә башлый. Алар бер-берсен чын күңелдән яраталар. Этцель хатынының бер генә теләгенә дә каршы килми: аның өчен иң мөһиме—Кримхильданы ул үзенең беренче хатыны Хельханы яраткан кебек үк ярата. Ә бит элегрәк Этцель Хельха кебек акыллы һәм гүзәл хатынны беркем дә алмаштыра алмас дип борчылган була. Кримхильда да үзен яңадан тугандай хис итә башлый. Җитмәсә, ул Этцельнең дәүләт эшләрендә дә турыдан-туры катнаша. Борынгы Шәрекъ илләреннән килгән традицияләрне дәвам итеп, алар ил эшләрен бергәләп хәл итәләр. Икенче төрле әйткәндә, Этцель Европа илләренә Борынгы Шәрекънең гүзәл традицияләрен дә алып килә. Шул рәвешчә, Этцель белән Кримхильда, бәхетле гаилә корып, искиткеч матур һәм бай илдә 13 ел бергә яшиләр. Һәм бу матур тормыш шулай ук дәвам итә алган да булыр иде. Искәртелгәнчә, Этцельгә кияүгә чыккач, Кримхильда ифрат зур көчкә һәм хакимияткә ия була. Күпме еллар узса да, ул үзенең баштагы ниятен һәм максатын һич онытмый: менә хәзер ул инде үзенең туганнарыннан һәм Хагеннан үч алырга тиеш!.. Әмма ачык яу кырында түгел, ә бәлки алдау, хыянәт юлы белән. Күзәтелә торган бу җырның төп максатларыннан берсе—һуннар һәм бургундлар җәмгыятен бер-берсенә кискен каршы кую. Һәм һәр очракта да һуннарны чиксез мактап, бургундларны фаш итү... Әлеге мәкерле ниятен тормышка ашыру өчен Кримхильда 13 елдан соң үзенең иң якын туганнарын кунакка чакырмакчы була һәм Этцельдән рөхсәт сорый. Этцель каршы килми, әлбәттә, ничек инде ул үз хатынының туганнарын кунакка чакыру кебек изге теләгенә каршы килә алсын?! Ул бит Кримхильданың мәкерен белми. Шушы уңайдан җырда Этцельнең бик тә гади, бер катлы кеше булуы, хәйлә һәм мәкерне күз алдына да китерә алмавы, гомумән, аның гаделлек һәм яхшылык гәүдәләнеше булуы турында кат-кат әйтеп үтелә. Әсәрдәге вакыйгалар барышы да шуны раслый. Бургундлар да Кримхильданың кунакка чакыруын яхшы кабул итәләр: алар да бу хатынның явыз максатын аңламыйлар. Бары тик үзе дә мәкер капчыгы булган Хаген гына Кримхильданың чын ниятен шунда ук аңлап ала һәм кунакка баруга кискен каршы чыга. Ләкин аны беркем дә тыңламый. Хаген туганнары белән юлга җыена: әмма туй-тантанага түгел, ә сугышка!.. Чөнки хәзер Кримхильда яшәгән һун илендә чын мәгънәсендәге канкойгыч сугыш буласын ул бик яхшы аңлый. Тик беркатлы һәм киң күңелле Этцель генә бу хакта берни белми, әгәр белсә, җырда әйтелгәнчә, бөтен Европаны калтыратып торган Этцель әлеге сугыш-бәрелешләрне туктаткан булыр иде. Этцельнең бу җәнҗалларга бернинди мөнәсәбәте юк: ул алардан күп өстен тора! Әлеге вакыйгаларга ул катнашмый да! Биредә әсәрдә чагылыш тапкан кайбер саф мифологик мотивлар турында да берничә сүз әйтеп үтәргә кирәк. Юлда ике әкияти изге кош-кызлар Хагенны һуннар илендә һәлак булачаклары турында кисәтәләр. Икенчедән, поэмада нибелунгларның (әсәрнең икенче өлешендә бургундлар шулай атала) Дунайны нинди зур авырлыклар, югалтулар белән кичүе турында тәфсилләп сөйләнә. Борынгы мифологик күзаллауларда билгеле булганча, су, елга—бу һәм теге дөньялар чиге. Елганы кичеп чыгу—димәк, икенче бер дөньяга күчү. Көч-хәл белән Дунайны кичкән нибелунглар язмышы шулай булып чыга да: һун илендә, Кримхильда тарафыннан оештырылган каты сугыш нәтиҗәсендә аларның барысы да һәлак була. Һәм гаять тә мөһиме—әлеге сугыш-орышларда һуннарның барысы Кримхильданы яклыйлар, аңа берсүзсез буйсыналар. Чөнки ул—аларның хөкемдары Этцельнең хатыны. Бәлки Этцель бәрелеш-орышлар беткәнче аларда катнашмаган да булыр иде. Тик нибелунглар сугыш дәвамында Этцельнең абыйсы Бледельне (тарихи Бледа) һәм, иң кызганычы, корольнең бердәнбер варисы—улы Ортлибны үтерәләр. Бу явызлыкны да Хаген башкара. Әнә шуннан соң инде сугышка Этцель үзе дә катнашып китә. Күргәнебезчә, моның берничә җитди сәбәбе бар: беренчедән, ул яраткан хатыны Кримхильданы яклый; икенчедән, туган абыйсы Бледельнең ерткычларча үтерелүе һәм, өченчедән, бердәнбер варисы, сөекле улы Ортлиб өчен нибелунглардан үч алу. Хәзер, орышка инде Этцель үзе дә катнаша башлагач, нибелунгларның һәлак булачагы көн кебек ачык. Тик төп йөкне әле һаман да Кримхильда күтәреп бара: Һуннар белән Хаген аның кулына эләгәләр. Ул үзенең туган абыйсы Һуннарның башын кисәргә боера; Хагенны исә үз кулы белән үтерә. Әмма король Дитрих Бернскийның дружиннигы Кримхильданы да һәлак итә. Шулай итеп, бургунд-нибелунгларның барысы да һәлак була. Димәк, чын тарихта 437 елда булган конкрет вакыйгалар поэмада тулы һәм төгәл чагылыш таба. Тик «Нибелунглар турындагы җыр»ның тагын бер мөһим үзенчәлегенә игътибар итми мөмкин түгел: шул ук чор вакыйгаларына багышланган башка күп санлы әсәрләрдә ахырда Атли-Атилла да һәлак була. Биредә исә ул, өзелеп яраткан хатыны Кримхильда, бердәнбер улы Ортлиб, көрәштәше һәм абыйсы Бледель үтерелү нәтиҗәсендә бетмәс кайгыга батса да, үзе исән кала. Димәк, Этцель үзе дә, һуннар иле дә яшәвендә дәвам итә!


    Бөек исемгә ябышып...

    Еразия халыкларының матди һәм мәдәни тарихында Атилланың шөһрәтле
    урын биләгәнен хәзер инде күпләр белә. Югыйсә, аның исеме мең ярым
    ел буена күңелләрдә сакланмаган булыр иде. Әнә шул хакыйкатьне яхшы аңлаган немец язучысы Феликс Дан шушы исемдә—«Атилла» дигән роман яза. Китапка бирелгән аннотациядә әйтелгәнчә, автор халыкларның бөек күчеше чорындагы конкрет тарих вакыйгаларын яхшы белеп яза. Әсәрдә сүз барыннан да элек һуннарның Европаны яулап алуы һәм шул яулап алучыларга каршы көчле көрәш турында бара. Беренче карашка, романның хронологик рамкалары шактый тар: анда сүз нигездә Атилла гомеренең соңгы елы хакында гына бара. Шулай да әсәрдә һуннар тарихына, аларның Көнбатыш Европа халыклары тормышында уйнаган роленә, гот һәм һун кабиләләренең мифологиясенә һәм көндәлек тормышына, хуҗалык эшләренә хас үзенчәлекләр ярыйсы ук киң чагылыш таба. Тик әсәргә гомуми бәя биргәндә, мәсьәләгә бик сак килергә һәм ифрат та мөһим ике факторны истә тотарга кирәк. Беренчедән, һуннар һәм готлар арасындагы җитди каршылыкларны һәм шулар белән бәйле кайбер конкрет фактларны автор яхшы гына белсә дә, аның төп концепциясе, роман сюжетының нигезендә яткан идеясе үтә дә каршылыклы. Язучының төп максаты—гот-герман вәкилләрен күкләргә чөеп мактау, ә һуннарны, аларның юлбашчысы Атилланы мөмкин кадәр хурлау, фаш итү, юкка чыгару. Ф. Дан—мәгълүм европоцентризмның ортодоксаль вәкиле. Аның субъектив карашы романының беренче битләреннән үк күзгә ташлана. Тарихи дөреслеккә каршы торган идея баштан ук әсәрнең абруен төшерә, авторның обеъктивлыгында тирән шик уята. Романда киң чагылыш тапкан тупас бер фактик хатага да игътибар итмичә мөмкин түгел. Автор үзенең кемнәр турында язарга тиешлеген рәтләп белми: Һуннарны ул монгол кабиләләре дип атый. Күрәсең, ул XIII гасырның беренче яртысында ярты Европаны айкап чыккан монгол-татар халыклары да, V гасырның урталарына таба Европа һун державасын төзегән һуннар да бер үк халыклар булган дип уйлый. Батый хан гаскәрләренең дә, Атилла урдасының да төп өлешен төрки-татар кабиләләре тәшкил иткәнлеге шиксез, әлбәттә. Әмма шуның белән бергә һуннарның монгол булмавы да күптән ачыкланган факт бит. Икенчедән, бер кабиләне мактап, икенчесен мөмкин кадәр хурлау шулай ук язучыны дөреслектән нык кына ераклаштыра. Хәлбуки, язучы, телиме ул моны юкмы, һуннарның римлеләрдән өстен торуын адым саен конкрет фактлар белән раслап бара. Романның төп вакыйгалары нигездә берничә тарихи шәхес: король Визигаст, аның кызы Ильдихо, соңгысының яраткан егете, скирлар ханзадәсе (королевич) Даггар һәм Атилла тирәсенә тупланган. Вакыйгалар барышында шулай ук Атилланың әтисе Мундцук, уллары Дзенгизиц, Эрлак, Эллак, аксакал-киңәшчесе Хелхал, абыйсы Бледа һ. б. катнаша. Романның барлык вакыйгаларын бер тирәгә туплаган төп сюжет сызыгы—Ильдихо һәм Даггар мәхәббәте. Алар бер-берсен өзелеп яраталар. Әмма төрле тарихи вакыйгалар, язучы фикеренчә—һуннарның юлбашчысы Атилланың баскынчылык сәясәте, һуннар алып барган туктаусыз сугышлар әлеге саф мәхәббәткә киртә булып торалар. Даггар, бигрәк тә Ильдихо образларын сурәтләгәндә автор еш кына гот-скандинав риваять-легендаларына да, мифология мәгълүматларына да мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, анда герман кабиләләренең иң югары дәрәҗәле алласы, Җиһан белән идарә итүче Вотан, аның улы, сугыш алласы Циу, Вотанның хатыны, югары дәрәҗәле алиһә Фригга, мәхәббәт һәм никах алиһәсе Фрейа, Күк күкрәү һәм җир эшкәртү алласы Донар, аның әнисе—Җир, тынычлык һәм килешү алласы Форзете һ. б. турында үзенчәлекле мәгълүматлар китерелә. Гот-герман кабиләләре вәкилләре, аеруча Ильдихо һәм Даггар әлеге алла-алиһәләргә ихлас күңелдән ышаналар, аларга төрле үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр. Күрсәтелгән алла-алиһәләр, әлбәттә инде, гот-германнарга һәрвакыт ярдәмгә килеп торалар.

    Шулай да биредә безнең төп максат—романда һуннарны һәм аларның юлбашчысы Атилла образын ничек сурәтләүне ачыклау. Объектив тарихтан нык кына ераклашып, язучы һуннарга һәм Атиллага тирән нәфрәт белән карый. Һәм моны ул яшерми генә түгел, бәлки, киресенчә, кат-кат һәм ассызыклап әйтеп бара. Һуннарга һәм Атиллага карата кулланылган бер үк яманлау, хурлау сүзләрен романның башыннан ахырына кадәр туктаусыз кабатлау укучыда ризасызлык хисе, язучының объективлыгына карата тирән шик уята. Бу җәһәттән җырчы-ханзадә Даггарның зур күләмле ярым-мифологик рухтагы җыры аерым бер игътибарга лаек. Анда әйтелгәнчә, герман, дат, сакс, норвег, франк һ. б. кабиләләрнең барысы да Вотан алладан яки аның якын туганнарыннан «үрчеп киткәннәр». Романда әлеге арий кабиләләренең барысы да—Җиһандагы иң югары дәрәҗәле затлар, расалар дигән фикер ярылып ята. Әсәрдә ул кат-кат тәкърарлана. Шуннан соң инде Даггар «рәхәтләнеп» һуннарның шәҗәрәсен бәян итәргә керешә, башта ук «һуннарның килеп чыгышы турында коточкыч риваятьләр йөри» дип әйтеп үтә. Кайчандыр готлар белән танылган король идарә иткән. Ул финн кабиләләреннән бик күп хатыннарны әсирлеккә алган. Бу хатыннар, көндәлек тормышта бик тә уңган булып, шул ук вакытта төрле ырым-сихерләргә дә оста булганнар: алар мал-туар харап итү, иген кырларын яндыру, бозлы яңгыр «чакыру», кыю сугышчыларны акылдан шаштыру кебек гамәлләр кылганнар. Нәтиҗәдә, гот җирләрендә коточкыч фаҗигаләр башланган. Гот ир-егетләре әлеге финн хатыннарын үз җирләреннән ерак төньякка, кеше яшәми торган җирләргә куганнар. Әмма әлеге төньякта бик килбәтсез, явыз рухлар гомер кичерә икән. Алар үзләренең иксез-чиксез далаларыннан, төпсез баткак-сазлыкларыннан, тау-таш араларыннан чыгып, әлеге сихерче финн хатыннары белән кавышканнар. Әнә шундый йөзләрчә-меңнәрчә никахлардан һун кабиләләре барлыкка килгән, имеш. Тора-бара аларның саны берничә йөз меңгә җиткән. Тышкы кыяфәтләре белән һуннар бик ямьсез булсалар да, алар искиткеч кыю, батыр, куркусыз һәм оста яугирләр булганнар. Европа халыкларының бәхетсезлеге, фаҗигасе әнә шул һуннардан килә дә инде,—дип тәмамлый үзенең җыруын Даггар. Бу риваятьнең беренче версиясе Иорданның мәгълүм китабында китерелә. Риваятьтәге «Җиһанда Европа халыкларыннан да мәдәниятлерәк халыклар юк», дигән фикер европацентризм галимнәре күңеленә бик тә хуш килә. Һуннарның килеп чыгышы явыз көчләр, җен-шайтаннар белән бәйләнгән дигән әлеге риваять нык кына популярлашып китә.

    Ф. Дан романы баштан ахырга кадәр һун халкына һәм Атиллага тирән нәфрәт белән сугарылган, дидек. Нәкъ әнә шуңа күрә романны укуы шактый авыр. Чөнки анда бит саен нәфрәт, ялган, яла ягу, явызлык мотивлары. Ә бит конкрет тарих вакыйгаларыннан, скандинав сагаларыннан һәм герман эпосы әсәрләреннән билгеле булганча, Европа халыклары Атилланы тик тискәре яктан гына бәяләгән дип булмый. Хәтта һич тә теләмәсә дә, моны Ф. Дан да танырга мәҗбүр. Романның кайбер эпизодлары нәкъ әнә шул хакта сөйли. Әйтик, язучы Атилланың гомер буена бер тамчы аракы, хәтта шәраб та капмыйча, һәрвакыт агач савыттан тик салкын чишмә суын гына эчеп торуы турында кат-кат әйтеп үтә. Аның хәрби таланты, шәхси ихтыяр көче, гаделлеге хакында да әсәрдә махсус искәртелә. Автор Максимин исеменнән Атилла турында түбәндәге сүзләрне әйттерә: «Тарихтан билгеле тулганча, әлегә кадәр бер генә зат та, хәтта Александр Македонский белән бөек Юлий Цезарь да, шулкадәр кыска вакыт эчендә мондый зур нәтиҗәләргә ирешә алмаган иде». Димәк, язучы Атилланың хәрби һәм оештыру талантын Искәндәр Зөлкарнәйн белән Юлий Цезарьдән өстен куя. Һәм бу хәл Атилланың хәрби талантында гына түгел, хан урдасының көндәлек тормышында да ачыктан-ачык күренеп тора. Бу җәһәттән романның түбәндәге күренешләре игътибарга лаек. Һуннарга әсирлеккә төшеп, Атилла кулына эләккән грек сәүдәгәре Гелиос үзенең һуннар урдасындагы тормышы турында Прискка—Византиянең Атиллага илчелеге әгъзасына тәфсилләп сөйли. Һуннар кулына тоткынлыкка эләккән кеше аларның яуларында катнаша алган. Аңа шул сугыш вакытында кулына төшергән байлыкның бер өлешен түләп, тулы азатлыкка ирешү мөмкинлеге дә бирелгән. Бер сугыштан соң әлеге грек, яуда алынган алтын хисабына азатлыкка ирешә. Ягъни ул хәзер ни теләсә, шуны эшли ала: теләсә, һун илендә кала; теләми икән, үзенең туган иленә кайтып китә. Талантлы кеше буларак, ул Атилла алдында зур дәрәҗә яулап ала: хан хәтта аны үз өенә кунакка да чакырып тора икән. Гелиос үз иленә кайтудан баш тартып, һуннар илендә яшәп кала һәм моңа һич тә үкенми. «Һуннар күп сугышлар алып баралар дисәң, Византия дә бу яктан һич тә ким түгел бит,—ди ул.—Аерма тик шунда гына: Византиянең ялкау, талантсыз яу башлыклары бик күп очракларда җиңеләләр, меңнәрчә гаскәр бер дә юкка яу кырында ятып кала. Ә инде Атилла яуларына килсәк, ул һәрбер сугышта җиңеп чыга». Димәк, һәрбер гади гаскәри кулына да һәр орыштан соң шактый байлык эләгә. Әйтелгәннәр хәрби сугыш вакытларына гына түгел, тыныч тормыш чорына да карый. Анда, Византиядә ясак җыючы дәүләт чиновниклары бертуктаусыз гади халыкны кыерсытып, җәберләп, талап торалар; гади кешеләр Византиядә тәмам хәерче хәлендә калган. Византия белән чагыштырганда, биредәге, һун урдасындагы тормыш—оҗмах. Византиядә гади кеше беркайчан да үзенең язмышына кагылган мәсьәләләр буенча гадел хөкем чыгартуга ирешә алмаячак. Анда вөҗдан, хакыйкать, гаделлек кебек төшенчәләр гомумән онытылган, күптән юкка чыккан. Берәр гадел карар кабул итүгә ирешү өчен, шул суд биналарындагы привратниктан башлап, иң югары дәрәҗәдәге судьяга кадәр—уннарча, йөзләрчә чиновникларга күп итеп ришвәт бирергә кирәк. Әле алай иткәндә дә кешенең гадел карарга ирешүе икеле. Ә биредә, һун илендә барысы да бик җиңел хәл ителә. Беренчедән, һуннарда, Византиядән аермалы буларак, иң бай кешедә дә йөгерек ат белән сугыш коралыннан башка берни дә юк. Дөресрәге—һуннарның иң бай кешесенә дә башка бернәрсәнең дә кирәге юк. Ә инде сүз Византия чиновниклары турында барса, андыйлар биредә—һун илендә гомумән була алмый. Бу җәһәттән Гелиос мондый бер хәл турында да сөйләп үтә: күптән түгел сармат кенәзләреннән берәү ярлы гына бер һунның таен урлап китә. Бер сәгатьтән соң инде ул—әлеге кенәз җәзага тартыла, аны аяк-кулларыннан агач тәрегә кадаклап куялар. Биредә, һун илендә исә тик бер генә кешенең минем мал-байлыгымны, хәтта хатынымны да тартып алырга кодрәтеннән килә. Әмма ул зат үзенә тугрылыклы кешеләргә бармагы белән дә кагылмаячак. Башкаларга да моны рөхсәт итмәячәк. Минемчә, мең чиновникның даими җәзасына дучар булып торганчы, бер гадел хөкемдарга тугрылыклы булып калу мең тапкыр артыграк. «Шуңа күрә мин Афины шәһәрендә сәүдәгәр булганчы, Атилла кул астында яшәү хәерлерәк дигән карарга килдем»,—дип бетерә үзенең сүзен грек Гелиос. Китерелгән өзек шул яктан аерым бер мәгънәгә ия. Әлеге сүзләрне язучы үз илен яраткан һун авызыннан түгел, ә бәлки элеккеге әсир, грек сәүдәгәре Гелиос исеменнән әйттерә. Һәм бу хакта кем эләкте шул түгел, ә тарихта мәгълүм объектив галим һәм язучы Приск сөйли.

    Романның идея эчтәлеген һәм Атилланың эшчәнлегенә хас үзенчәлекләрне ачыклау өчен, тагын берничә күренешкә тукталып үтәргә кирәк. Бу җәһәттән Атилланың могҗизалы төше зур әһәмияткә ия. Төшендә ул һун пантеонының баш алласы, сугышлар һәм үч алу алласы Пуруны күрә. Әнә шул төш ханның киләчәген билгели. Атилланың төшендә Пуру-алла Европаның төрле халыклары турында мөһим мәгълүматлар китерә. Бигрәк тә Византия, Рим һәм римлеләр хакында. Биредә шул Пуру-алла сүзләреннән аерым өзекләр китерү кызыклы булыр: «Әгәр син минем сүземне тыңлар булсаң, уян, Атилла!—ди ул.—Римнең мең еллар буена җыелып килгән коточкыч әхлаксызлыгы үч алуны таләп итә. Мин—үч алу алласы. Телисеңме минем кылычым булырга? Ризамы? Әгәр риза булсаң, үзеңнең йомшаклыгыңнан, мәрхәмәтлелегеңнән ваз кич! Барлык хисләреңнән арын! Минем кулымдагы кылыч кебек бул! Минем ихтыярыма гына буйсын!..» Атилланың бераз куркып калуын күреп, Пуру-алла аңа үзенең җиңелү белмәс кылычының кайда икәнлеген әйтә. Әнә шул легенда-төштә әйтелгәнчә, Атилла Европа халыклары мифологиясендә һәм эпосында Алла кылычына ия була һәм үзе «Алла камчысы» дигән исем ала. Китерелгән өзекләр нигезендә шундый бер нәтиҗә ясарга мөмкин: Рим империясе мең елдан артык колбиләүчелектә гомер кичерә, яу кырларында әсир булганнарның барысын да колларга әверелдереп, рәхимсез рәвештә аларның хезмәтеннән бушлай файдалана, аларны арзан бәягә башка илләрдән сатып алып, коллар белән даими сәүдә итә. Римдә ачлыктан, ялангачлыктан, даими авыр хезмәттән интеккән колларның байтагы—Җаек, Түбән Идел, Тын (Дон) буйларыннан башлап, Кара диңгез, Дунай буйларына кадәр җәелеп яткан дала-кырларда, урман-тау итәкләрендә гомер итүче күчмә кабиләләрдән була. Пуру-алладан алынган тылсымлы кылыч ярдәмендә Атилла Европада колбиләүчелеккә чик куярга, шул явызлыкның мең еллык үзәге булган Рим империясен тар-мар итәргә тиеш була. Атиллага нинди генә мөнәсәбәттә булса да, язучы Ф. Дан аның төп миссиясен танырга мәҗбүр: Атилла бу дөньяга Европа илләрен колбиләүчелектән азат итү өчен җибәрелгән! Пуру-алла кылычы ярдәмендә ул бу бурычны нигездә башкарып чыга. Дөрес, изге Рим империясенең акрынлап таркалуын һәм тора-бара тәмам юкка чыгуын тик Атилла эшчәнлеге, аның яулары белән генә бәйләп карау тарихи объективлыкка бөтенләй үк туры килеп бетмәс иде. Атилла чорында—V гасырның урталарына таба адәм балалары өчен коточкыч тормыш шартлары тудырган колбиләүчелек Кешелек тарихының инде узган чоры иде. Изге Рим империясенең үзендә дә моны бик күптән аңлаганнар иде. Рим империясенең эчтән череп таркала башлавы инде безнең эраның I—II гасырларында ук ачык сизелә. Атилла һәм аның яулары, ул төзегән Европа һун державасы әнә шул тарихи процессны тизләтүдә, ахыр чиктә аңа нокта куюда хәлиткеч роль уйный.

    Атилла тормышын һәм аның хәрби эшчәнлеген яктырткан һәрбер фольклор әсәренең яки әдәби романның һәркайсы төп игътибарны хан тормышындагы аеруча мөһим мизгелләргә яки вакыйгаларга юнәлтә. Шундыйларның берсе—ханның үлеме. Тарихтан билгеле булганча, Атилла чыннан да ниндидер серле шартларда үлә. Бу фаҗиганең чын сәбәбе әлегә кадәр төгәл ачыкланмаган. Бәлки, нәкъ әнә шуңа күрәдер, әлеге фаҗига белән бәйле вакыйгаларны төрлечә, дөресен әйткәндә—ничек теләсәң шулай яктыртырга мөмкин. Ф. Дан бу «мөмкинлектән» бик киң һәм, әйтергә кирәк, шактый оста файдалана. Башта язучы Атилланың үлеме нидән буласын берничә тапкыр сүз уңаеннан гына искәртеп үтә. Юраучылар, мәсәлән, ханны түбәндәгечә кисәтәләр: «Сине, Атилла, бернәрсә дә: металл да, таш та, агач та, пычак та, кыска сөңге дә, ук та, айбалта да, чукмар да яралый алмый. Син үзеңнең йокы бүлмәңдә, искиткеч гүзәл хатынның назлы кочагында үләчәксең»,—диләр. Бу юрауга хан әллә ни борчылмый. Әлеге фаҗигане алдан кисәткән икенче хәл: хан гомере буена сары чәчле сылу кыз—гот-герман кызы турында хыяллана. Роман вакыйгалары дәвамында ул кыз—шаһзадә-королевич Даггарның сөйгәне, король Визигастның кызы Ильдихо булып чыга. Королевич Даггар да король Визигаст та Ильдихоны Атиллага кияүгә бирүгә кискен каршы чыгалар. (Язучы әйтүенчә, әлеге кыз—хан Атилланың ике йөз дә беренче хатыны булырга тиеш икән!) Ильдихо үзе дә һич тә беркатлы кыз түгел, ул—кыю, үзсүзле, искиткеч чибәр, ярыйсы ук көчле; романда ул—халык эпосында еш очрый торган пәһлеван кыз сыйфатында сурәтләнә. Моны Атилла кызны беренче күрүдә үк сизә һәм гомере буена беркайчан да, беркем алдында да куркуга төшмәгән хан каушап кала. Чынлыкта мондый хәлләр булганмы-юкмы, моны хәзер беркем дә әйтә алмый. Тик язучы Ф. Данга Атилланы әнә шулай сурәтләү кирәк: аның төп максаты—Атилланың эпик образын мөмкин кадәр түбәнәйтү. Табигый, романда да хикәяләү нәкъ әнә шул рухта алып барыла. Атилла үзенең иң якын киңәшчесе Хелхал картка болай әйтә: «Син беләсең, менә мин инде кырык алты ел дәвамында судан башка берни эчкәнем юк... Бүген йокы бүлмәсенә Аквилейдән алынган зур алтын кувшинга иң көчле шәраб коеп куй!»—ди. Ильдихо Атилладан ничек булса да котылып калу турында уйлый. Әмма корал тапмый. Тик аңа ярдәмгә хан үзе килә. Йокы бүлмәсенә кергәч тә ул әлеге алтын кувшиндагы шәрабны төбенәчә эчеп бетерә. Кырык алты ел буена бер тамчы шәраб капмаган хан, әлбәттә, исерә. Биредә романга тагы бер мәгълүм эпик мотив килеп керә: эпик каһарманнарның кайберсе, эчеп-исереп, зур бәлагә дучар була (мәсәлән: Алпамыш)... Форсаттан файдаланып, Ильдихо Атилланы үзенең озын чәче белән буып үтерә. Ә инде хатын-кыз кулыннан һәлак булу һәр җәмгыятьтә, бигрәк тә борынгы һуннарда, әйтеп бетергесез зур хурлык дип саналган. Шул рәвешчә, тарихтан билгеле күренешләрне төрлечә үзгәртеп, еш кына—фальсификацияләп, Ф. Дан үзенең шикле максатына ирешә: ул бөек яугир-полководец Атилладан «үч ала». Тик бер нәрсәне һич тә онытырга ярамый; Атилла—Европа тарихында, анда яшәүче халыкларның мифологиясендә һәм эпосында атаклы каһарман. Немец халкының алдарак күзәтелгән «Нибелунглар турында җыр»ында бу аеруча ачык күренә. Ничек кенә тырышсаң да, бөек хан Атиллага нисбәтле карашларны төптән үзгәртеп булмый. Чөнки аның образы Ф. Данга кадәр «Вельсунглар турында сага», «Љлкән Эдда», «Нибелунглар турында җыр» кебек классик әсәрләрдә төрле яклап, кирәк дәрәҗәдә киң һәм тирән яктыртылган иде инде. Европа халыклары аны шулай дип кабул итә дә! Аны берничек тә шул югарылыктан төшереп булмый. Бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер ул, язучының ничек сурәтләвенә карамастан, әлеге романда да гаять югары дәрәҗәдә торган, чын мәгънәсендәге эпик-мифологик каһарман булып кала бирә.


    Атилла турында соңгы сүз

    Күп санлы тарихи романнар авторы Мөсәгыйт Хәбибуллинның ике китаптан торган, беренче тапкыр 1998—1999 елларда «Мирас» журналында басылып чыккан тарихи романы шулай ук «Атилла» дип кенә атала. Атиллага багышланган башка күп кенә әсәрләрдән аермалы буларак, әлеге романда Атилланың тормышы, аның ата-бабаларыннан башлап үлеменә кадәр шактый тәфсилле сурәтләнә. Романда үзәк урынны, әлбәттә, Атилла образы алып тора. Әсәрнең беренче бүлекләреннән ук авторның төп игътибары Европа халыклары күңеленә гаять тә үзенчәлекле, катлаулы, каршылыклы һәм кырыс шәхес буларак кереп калган Атилланың холкына, әхлакый сыйфатларына, үз-үзен тотышына юнәлтелә. Шушы уңайдан язучы Приск Панияле язмаларында, Ф. Дан романында һ. б. кайбер китапларда чагылыш тапкан Тәңре кылычына да туктала. Бу җәһәттән М. Хәбибуллин Угыз ханнан калган һәм Евразиядә киң таралган Тәңре кылычы турындагы мәгълүмат легенданы китерә: «Көннәрдән бер көнне Угыз ханның көтүчесе сазлыкта утлаган таналары арасында аягы яраланган хайванны күрә. Күрә дә кан эзе буйлап сазлыкка юнәлә. Бакты исә, сазлыкта угы күккә карап торган кылычны күрә. Күрә дә аны көч-хәл белән тартып чыгара һәм Угыз ханга кайтарып бирә. Угыз хан кылычны кулга алуы була, күктән Тәңре тавышы килә: «Угыз хан, бу кылычны сиңа Тәңрең җибәрә. Бу кылыч синең кулыңда булганда сине беркайчан да, беркем дә җиңә алмас. Ошбу кылыч кем кулына керсә дә, кылыч иясе хан булыр». Шул рәвешчә, төрки-татар дөньясында Тәңре кылычы атадан—балага, баладан—оныкка тапшырылып, көч, куәт, батырлык, гадел хакимият символына әверелә. Һәм бу хәл һун-кыпчак далаларында мең ярым ел буена дәвам итә. Тәңре кылычын беренче тапкыр атасы Мәңгүк тәхеткә күтәрелгәндә күргән сабый Атилла, үзалдына сөйләнгәндәй: «Килер бер көн, мин дә Тәңре кылычын тагып яу чыгармын һәм Рим легионерлары сатып вә урлап алып киткән канкардәшләремне мәңгегә азат итәрмен»,—дип кинәнә. Романны укучы «сабый Атилла күңелендә шундый тирән сәяси мәгънәгә ия фикерләр тугандыр» дип раслауга ышанмаячак, билгеле. Биредә язучы үзенең төп идеясе белән мавыгыбрак киткән. Әмма шуңа да карамастан, аның нияте изге. Ни өчен дигәндә, Атилла шәхесенә һәм аның яуларына карата Европа халыклары иҗатында да, тарих фәнендә дә (бигрәк тә совет историографиясендә) капма-каршы карашлар яшәп килә. Хәтта борынгы төркиләр тарихы буенча күпсанлы җитди хезмәтләр язган Л. Н. Гумилев та һун яуларын тик тискәре күренеш дип кенә бәяли. М. Хәбибуллин исә моңа капма-каршы фикер уздыра һәм романның башыннан ахырына кадәр һун державаларының хәрәкәтен, Атилланың колбиләүчелеккә, төрле халык вәкилләрен коточкыч фаҗигаләргә дучар иткән Рим империяләренә каршы көрәшен тарихи уңай күренеш дип бәяли һәм моны күпсанлы конкрет мисаллар белән раслап бара. Колбиләүчелек белән генә череп баеган Рим империяләрен юкка чыгаруның зарурлыгы Европа галимнәренең кайберсе тарафыннан да таныла... Әнә шундый мөһим идеягә нигезләнгән романында татар язучысы Евразиянең шул чорлардагы киң тарихи панорамасын күз алдына китерергә омтыла. Романның беренче китабында Иделнең түбәнге агымы, Җаек, Тын (Дон), Кара диңгез буйларында урнашкан Көнчыгыш һун дәүләтенең Урта Азия, Иран-фарсы илләре белән бәйләнешләре турында шактый киң мәгълүмат бирелсә, икенче китапта сүз күбрәк Европа һун дәүләтенең шул яктагы илләр, бигрәк тә Көнбатыш Рим һәм Көнчыгыш Рим-Византия империяләре белән багланышлары турында бара. Тик шуны әйтеп үтәргә кирәк: киң тарихи панораманы күз алдына китерү идеясе белән мавыгып, автор ара-тирә гади тарих сөйләүгә күчә. Бигрәк тә ерак Иранда һәм Византиядә булган вакыйгалар хакында язганда. Мондый очракларда (ә алар әсәрдә—байтак!) роман художество әсәре булудан бигрәк, тарихи трактат формасын ала башлый.

    Ерак чорларда яшәгән халыкларның көндәлек тормышын күз алдына китерү өчен, аларның ышануларын, йолаларын, гореф-гадәтләрен яхшы белергә кирәк. Язучы бу мәсьәләгә бик җитди якын килә һәм борынгы һуннарның тормыш-көнкүрешенә нисбәтле мөһим мәгълүматлар китерә: иртән торгач ук, тирмәдән чыгып, Кояшны сәламләү; вафат булган хан—хөкемдарларны җирнәү тәхет варисы кулына Тәңре кылычын биреп, аны хан дәрәҗәсенә күтәрү һ. б. Биредә без бер генә җитди йолага тукталып үтик. Сүз ике яшьнең өйләнеп, гаилә коруы турында бара. М. Хәбибуллин язуынча, берәр кызга гашыйк булган егет елның билгеле бер вакытында уздырыла торган махсус бәйрәм-тантанада атка атланып качкан кызны куа китә. Әгәр ул кызны аткан ук очар җирдә куып җитсә, аңа өйләнү хокукы ала. Ягъни, үзенең булачак хәләл җефетен, чынлыкта егет түгел, кыз сайлый: әлеге егеткә кияүгә чыгу дәрте булган кыз «әлләни ашыкмый»; ә инде ул никахка каршы булса, ничек тә качып котылу ягын карый. Әнә шундый күренешләрнең берсен сурәтләгәннән соң, язучы түбәндәгечә дәвам итә: «Ул арада кызлар егетләрне сайладылар да елга буена төшеп, бер-берсенең күзләренә карашып, битләрен-биткә куеп менделәр. Һәм китте атларга йөгән кигерү. Һәр кыз үзе сайлаган егет атына йөгән кигерде һәм тезгенне уң кулына бирде. Аннары кардәшләре кызга ат китерделәр һәм ике яшь Сафура бикә янына узды. Сафура бикә гадәттәгечә аларның чәчләрен чәчкә бәйләде, димәк үз фатихасын бирде». Язучы китергән мәгълүматларга караганда, әлеге фатиханы алганнан соң, сарматларда егет белән кыз икесе ике атта далага чыгып китәләр һәм шунда, үз җайларын үзләре табып, бер атна яшиләр. «Бер атнадан соң, хәзер инде ир-хатын йөзендә өйләнешкәннәр ыстанга кайталар һәм ил башы Сафура бикәдән фатиха алып, яшьләрне гаилә алласы (алиһәсе булырга тиеш!—Ф. У.) Инәйгә тапшыра». Сүз V гасырда (ә бәлки аннан да элегрәк) булган хәлләр турында бара. Димәк, бу чорда сарматларда (уйларга кирәк, аларга тугандаш халык һуннарда да—Ф. У.) матриархаль гореф-гадәтләр дә билгеле бер урын алып торган. Мәгълүм ки, Шәрекътә хатын-кызлар культы элек-электән зур роль уйнаган. Һәм бу—романнан әле генә китерелгән күренешләрдә генә чагылып калмый. Бу җәһәттән романның беренче китабында җитди урын алып торган Сафура бикә образы аерым бер игътибарга лаек. Әсәрдә әйтелгәнчә, Сармат-ханның ир баласы булмый. Икенче төрле әйткәндә, әсәргә Борынгы Мисыр ташъязма истәлекләрендә, изге китаплардан Тәүратта һәм Коръәндә, борынгы һәм урта гасырлар төрки-татар эпосында киң таралган баласызлык бәласе мотивы килеп керә. Њзенең ир баласы булмагач, Сармат-хан яраткан кызы Сафураны фарсы шаһиншаһыннан килгән Бәһрамга кияүгә бирә. Шулай итеп, романда Иран мифологиясенең мәгълүм персонажы Бәһрам Гур билгеле бер урын ала... Әмма Сафура яшьтән үк Атилланың әтисе Мәңгүк-ханны ярата. Һәм алар, шактый соңарып булса да, кавышалар. Ягъни, Сафура бикә—кыю, үзсүзле, беркемнән дә курыкмый торган асыл зат. Бәһрамда кияүдә булганда, ил, тәхет мәсьәләләрен Сафура бикә үзенчә һәм бик гадел хөкем итеп утыра. Биредә дә Борынгы Шәрекътән килгән уңай традиция дәвам итә: халык һәм ил алдында ир хөкемдар белән аның хатыны бер үк дәрәҗәдә торалар, ил белән ир һәм хатын бергәләп идарә итәләр. Романда бу хакта конкрет сүз дә бар: Мәңгүк ханга «янә шунысы ошады—түр якка ике тәхет куелган иде, кайтышында хатыны утыра—Сафура ханбикә». Әлеге сүзләр Борынгы Хетт илендәге сарай тормышын хәтерләтә. Шундый ук гадәт башка илләрдә дә булган. Моның ачык мисаллары итеп Борынгы Мисыр патшабикәләре, мәшһүр Эхнатопның хатыны Нефертитине (б.э.к. XIV гасыр), Юлий Цезарьның һәм Антонийның хатыны, шәҗәрә башы Искәндәр Зөлкарнәйннән килгән Птолемейлар нәселеннән соңгы патшабикә Клеопатраны (б.э.к. I гасыр), урта гасырлар тарихына тукталсак, Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәне (1520—1557) күрсәтергә мөмкин. М. Хәбибуллин романындагы Сафура бикә дә әнә шундый асыл затлардан. Тик бу бикә хакында укыганда, бер шик тә туа. Мәгълүм ки, Сафура—гарәп теленнән кергән исем. Аның бер мәгънәсе—һәр кешенең игелекле эшләрен язып баручы фәрештә. V гасырда Көньяктагы дала-кырларда гомер иткән сармат-һуннарда гарәп теленнән алынган исемнәр булдымы икән?!

    Билгеле булганча, борынгы чорларда, шулай ук «дөнья буталган» II—V гасырларда (халыкларның бөек күчеше) төрле илләр тарихында аерым диннәр җитди роль уйный. Әйтик, III гасырда Якын Көнчыгышта манихейлык дине барлыкка килеп, тора-бара ул Рим империясеннән Кытайга кадәр тарала. Шул ук вакытта элегрәк барлыкка килгән диннәрдән тәңречелек тә (б.э.к. IV—III меңъеллыклар), зәрдөштлек тә (зороастризм, б.э.к. X—VI гасырлар), христианлык та (эралар чиге яки б.э.к. I гасыр) төрле халыкларның көндәлек тормышында әһәмиятле роль уйнавын дәвам итә. Кайдадыр бу диннәр арасында кискен каршылыклар барлыкка килсә, икенче бер очракларда алар аралашып, укмашып, бер-берсенә ярдәм итеп «яшиләр».Шул чор тарихын гади халыкның көндәлек тормышына турыдан-туры «катнашкан» әлеге катлаулы идеологик процесслардан тыш күз алдына китереп булмый. Моны роман авторы да бик яхшы аңлый: төрле халыкларда таралган диннәр, аларның төп үзенчәлекләре турында ул киңәеп, тәфсилләп сөйли. Моны тискәре күренеш дип булмый, әлбәттә. Тик бер нәрсәне генә онытырга ярамый: дин, аңа хас үзенчәлекләр, аның тарихы—ифрат та катлаулы һәм каршылыклы фәлсәфи-мифологик категорияләр. Аларны яктыртуга бик тә сак килү таләп ителә. Кайвакыт язучы бу хакта онытып җибәрә: романның беренче китабында ул утка табынучылар, Мәңгелек ут храмнары турында сөйли. Бу күренешләрне манихейлык дине белән бәйләп, язучы болай ди: «Манилар (Мани динен тотучылар дип уйларга кирәк—Ф. У.) империя куәтенә мәдхия укырга, аның нигезен ныгытырга, тәхеттә утырган сасанидлар династиясен мактарга тиеш булалар. Нәкъ шул чорда храмнарда мәңге сүнмәс утлар яна башлый, утка табынучылар исә руханилар йөзендә дәүләт белән идарә итәргә керешәләр». Авторның бу сүзләре белән килешеп булмый, әлбәттә. Манихейлык динен тотучыларны автор утка табынучылар дип игълан итә. Билгеле бер дәрәҗәдә утка табыну байтак диннәрдә бар. Тик шунысы да төгәл мәгълүм: утка табынучылар дип манихейлык тотучыларны түгел, ә бәлки зәрдөштлекне кабул итүчеләрне атыйлар. XIX йөз һәм XX йөз башы дин белгечләре зәрдөштлектә торучыларны утка табынучылар дип кенә атаганнар. Манихейлыкның барлыкка килү вакыты III гасырга карап, ярым-мифологик рухани Мани (216—277 еллар) исеме белән генә бәйләнгән булса, утка табынучыларның һәм беренче Мәңгелек ут храмнарының пәйда булуы б.э.к. X—VI гасырларга карый һәм Зәрдөшт-пәйгамбәр (Зоростр, Заратуштра) исеме белән бәйләнгән.

    Тик шулай да язучы һуннарның асыл максатын беркайчан да онытмый: Атилланың һәм һун гаскәренең төп бурычы—нигездә «варвар»лардан җыелган колларны, шул ук далаларда яшәүче ярым күчмә халыкларның бәхетсез улларын ничек кенә булса да әнә шул коточкыч язмыштан коткару. Бу хакта әсәрдә кат-кат әйтелә; еш кына конкрет күренешләр, канлы орыш-сугышлар да шул фикерне раслый. Мисал рәвешендә түбәндәге сүзләрне китерергә мөмкин: «Соңгы елларда тоташ коллар базарына әйләнгән Ольвия каласы Атилла яубаш юлында аркылы ята иде». Әнә шул шәһәрдәге колларны азат итүне һәм рим легионнары белән сугышны язучы киеренке, кырыс күренешләр ярдәмендә сурәтли. Шушы уңайдан һун дәүләте хөкемдарларының, шул исәптән Атилланың да, колбиләүчелеккә мөнәсәбәте турында да әйтеп үтәргә кирәк. Ольвия шәһәрен яулап алгач, Атилла кулына бик күп әсирләр эләгә. Хан алдында «аларның язмышын ничек хәл итәргә?»—дигән сорау калкып чыга. Хилхәй атакай: «Син аларны иреккә җибәр»,—ди. Тик бу киңәш аңа башта ошамый. «Ләкин бераздан соңгы улына атакайдан исем куштырганда аңардан балага әйткән сүзләрне үзенә алып: «Кеше явызлык кылыр өчен дөньяга килми, олан»,—дип балага дәшүен ишеткәч, уйга калды. Һәм инде хәзер әсирләргә чынлап та ирек бирергә дигән фикергә килде. Тик менә белми иде: ышанырлармы моңа варварлардан үлем көткән легионерлар. Чөнки алар үзләре хуҗасыннан качкан һәр колны җәзага тарткан кешеләр иде». Язучының бу сүзләре тарихи чынбарлыкка никадәр туры килә? Чыннан да булганмы шундый хәлләр? Бу сорауга төгәл җавап бирүе җиңел түгел. Кайбер фаразлаулар белән чикләнергә туры килә. Алдарак күзәтелгән, тулысынча европоцентризм рухында язылган Ф. Дан романында да шуңа якын фикерләр бар. Һәм аларны, инде әйткәнебезчә, һуннарда тоткынлыкта булган грек Гелиос әйтә. Һун дәүләте һәм шул дәүләтнең башында торган Атилла хакында шактый бай мәгълүмат тупланган «Нибелунглар турында җыр»да һуннардагы колбиләүчелек яки коллар белән сәүдә итү турында шулай ук бер сүз дә юк. Димәк, М. Хәбибуллин романыннан әле генә китерелгән сүзләр дә тарихи чынбарлыктан ерак булмаса кирәк.

    Тарихи чыганакларда һәм төрле әдәби әсәрләрдә Атилланың абыйсы Биләү (тарихи чыганакларның кайберсендә—Бледа; «Нибелунглар турында җыр»да—Бледель; Ә. Мөхәммәди хезмәтләрендә—Белит) белән мөнәсәбәтләре төрлечә сурәтләнә. М. Хәбибуллин романында бу хакта түбәндәге мәгълүматлар китерелә, «Һун аксакаллары һәммәсе дә Атилланың башкаласына җыелалар һәм һуннар ханы итеп агалы-энеле Атилла белән Биләүне сайлыйлар. Тик Тәңре кылычы Биләү угланга тапшырыла, гәрчә ике туганга да хан титулы бирелсә дә». Әлеге хәл кыю, кырыс, үзсүзле Атилланың ачуын китерә. Һәм бу аңлашыла да: яубаш буларак кылган эшләре ягыннан, киңрәк алганда, гомумән шәхес буларак Атилла үзенең абыйсы Биләүдән күп өстен тора. Димәк, Тәңре кылычы да аның кулында булырга тиеш. Тик Атилла абыйсын әлеге кылычны үзенә алу өчен генә үтерми. Ул Биләү ханның хыянәт юлына басуын, колбиләүче римлеләр белән төрле килешүләр төзеп, «ант эчүен» ачыклый. Атилла хан шул дәрәҗәгә җиткән хыянәтне кичерә алмый: Тәңре кылычы да, бернәрсә белән чикләнмәгән хакимият тә хәзер тулысынча аның кулына күчә. Табигый, роман вакыйгаларының барышы да хәзер тик Атилла ихтыярында гына кала.

    Романның искеткеч бай, үзенчәлекле, катлаулы һәм шактый каршылыклы эчтәлеген һәм сәнгатьчә үзенчәлекләрен зур булмаган бер күзәтүдә тулысынча иңләп булмый, әлбәттә. Шулай да аның иң әһәмиятле сыйфатлары турында махсус әйтеп үтәргә кирәк. Барыннан да элек, язучы М. Хәбибуллин үзалдына бик тә катлаулы бурыч куйган: бу—моннан мең ярым ел элек яшәп, Кешелек тарихында ифрат зур роль уйнаган атаклы шәхеснең гаилә тормышын, кылган җитди тарихи гамәлләрен хәзерге заман укучысына җиткерү. Тик сүз бер тарихи шәхес турында гына түгел, ә бәлки безнең борынгы ата-бабаларыбыз булган һун-сарматларның гомуми тарихта тоткан урынын, аларның хәрби яуларын, бер яктан икенче якларга күченеп йөрүләрен, хуҗалык-икътисадларына, көндәлек тормыш-көнкүрешләренә, дини-мифологик карашларына, гореф-гадәтләренә, аларның этнографиясенә (өй-тирмә, кием-салым, савыт-саба, аш-су һ. б.) хас үзенчәлекләрен ачыклау һәм алар хакында да һәркемгә аңлаешлы телдә сөйләп бирү турында бара. Бу яктан әсәрдә аеруча уңышлы сурәтләнгән түбәндәге моментларны билгеләп үтәргә мөмкин: көндәлек тормышта һәм төрле орыш-сугышларда хатын-кызларның роле; һун-сарматларның бик тә үзенчәлекле никах туе йолалары; мәет, бигрәк тә ил башын, хан-хөкемдарны җирләү һ. б. Күрсәтелгән һәм башка шундый мәсьәләләрне ачыклау өчен, язучы бихисап тарихи чыганакларны өйрәнеп чыккан. Аларның барысы белән дә ул изге ният белән танышкан. Әнә шул чыганакларга таянып, ул әлегә кадәр үтә дә каршылыклы күрсәтелеп килгән Атилланы тулысынча уңай герой буларак сурәтләүгә ирешкән. Язучының һун-сарматларны сурәтләвенә карата да шул ук фикерне әйтергә мөмкин. Гомумән алганда, язучы М. Хәбибуллин изге эшкә алынган һәм аны, һичшиксез, уңышлы башкарып чыккан.

    Тик романның яңа басмасын әзерләгәндә, аның кайбер моментларына аерым бер игътибар белән якын килү таләп ителә. Әйтик, төрле диннәр һәм дини мәзһәбләр турында язганда, автор кайвакыт роман сюжетына катнашы булмаган идеологик көрәш мәсьәләләре белән кирәгеннән артык мавыгып китә. Әсәрнең ахырына якынайгач, ул башлангыч христианлык (первоначальное христианство) турында тәфсилләп сөйли. Авторның Атилла тарихыннан шактый ерак торган бу мәсьәлә белән кирәгеннән артык мавыгуын гафу итеп тә булыр иде. Тик шунда ук әлеге катлаулы проблеманың икенче—гаять тә катлаулы ягы калкып чыга: автор тәңречелекне христианлыкка каршы куеп, соңгысының кайбер кимчелекләре турында киңәеп, әйтергә мөмкин, хәтта рәхәтләнеп сөйли. Әлеге каршылыклы мәсьәләгә болай якын килү, бәлки, кемгәдер ошар да, кемнеңдер күңеленә хуш та килер. Тик мәсьәләнең икенче, җитдирәк ягын да истән чыгарып булмый. Фәндә күптән ачыкланганча, һәрбер дин, иудаизм, христанлык һәм ислам кебек дөньякүләм диннәрне дә кушып, халыкның бик борынгы мифологик карашлары нигезендә барлыкка килә һәм төгәл бер идеологик система булып оеша. Төрле халыкларның мифларын һәм мифологик системаларын тәнкыйть итеп булмаган кебек, аерым диннәрне дә «фаш итеп» булмый. Һәм моның, бигрәк тә XX гасыр ахыры—XXI гасыр башында һич тә кирәге юк. Аерым диннәрнең хосусый үзенчәлекләрен, тарихын, халыкның көндәлек тормышында тоткан урынын махсус өйрәнү—күп тапкыр әһәмиятлерәк, җитдирәк, нәтиҗәлерәк бурыч.

    Романда сүз моннан мең ярым ел элек булган зур тарихи вакыйгалар турында бара, дидек. Алар укучыларга аңлаешлырак булсын өчен, автор романның башыннан ахырына кадәр бик күп тарихи хезмәтләрдән, тикшеренүләрдән, монографияләрдән алынган өзекләр китереп бара. Аларның әдәби-сәнгати хикәяләүгә катнашы булмаса да, роман эчтәлеге өчен алар, тулаем алганда, артык түгел. Тик бу үзенчәлекле алымга мөрәҗәгать иткәндә, мәсьәләгә бик сак килү таләп ителә. Беренчедән, әлеге саф фәнни өзекләрнең байтагы хронологик яки вакыйгалар барышы ягыннан роман эчтәлегенә туры килми һәм әсәрнең сюжетын «бутый», бөтенләй икенче якка яисә башка тарихи дәвергә алып китә. Икенчедән, сайлап алынган өзекләрнең кайберсе теоретик яки фактик яктан дөрес түгел. Романның XV бүлегендә автор Л. Н. Гумилевның «Хунны в Китае» (М., 1974) хезмәтеннән түбәндәге өзекне китерә, «Һун этногенезы бары тик кешелек тарихындагы этник чыгыш кына ул. Этногенезда башка хәлләрдәге кебек берлек күплек белән шул чиккә җиткерелеп буталган ки, кисәк кенә берсеннән икенчесен аеру мөмкин түгел. Бишенче гасырда һун этносы Җир шарының дүрт җирендә юкка чыга, көнчыгышта, көнбатышта, көньякта һәм төньякта». Нинди дә булса этносның тулысынча юкка чыгуы гомумән мөмкин түгел. Ул ниндидер күбрәк санлы һәм көчле, «перспективалы» кабиләләр һәм халыклар арасында «эреп», яңа бер этносның яки этносларның барлыкка килеп, оешуында билгеле, ә кайвакыт хәлиткеч роль уйнарга мөмкин. Шуның белән бергә скиф-һун-сармат кабиләләре дә күпсанлы төрки халыкларның оешуында бик зур роль уйныйлар.

    Тулаем алганда, М. Хәбибуллинның «Атилла» романы—бүгенге татар тарихи әдәбиятының зур казанышы. Күрсәтеп үтелгән аерым кимчелекләрдән арындырганда, ул тагын да камилләшә төшәчәк.

    * * *



    Күзәтелгән материаллардан күренүенчә, Атилла—Европа дәүләтләре һәм халыклары тарихында, һичшиксез, зур роль уйнаган тарихи шәхес. Аның исеме белән бәйле риваять-легендаларның беренче үрнәкләре әле ул исән чакта ук иҗат ителеп, төрле халыклар күңеленә тирән үтеп керә һәм шактый киң тарала. Җиңелү дигән нәрсәне белмәгән легендар яугир тормышның иң киеренке мизгелләрен чагылдырган әлеге әсәрләр Европа халыклары күңелендә-телендә чарлана бара һәм берничә гасыр буена яши. Атилла бу дөньядан китеп 5—6 гасыр узгач, әлеге әсәрләр нигезендә Европа, бигрәк тә Скандинавия, Ирландия халыкларында чагыштырмача зур күләмле сагалар, дастан-җырулар барлыкка килә. Аларның барысында да диярлек Атилла нигездә уңай герой, ә инде немец халкының «Нибелунглар турында җыр» дастанында талантлы, игелекле, гадел, бер сүз белән әйткәндә—идеаль хөкемдар буларак сурәтләнә... Тагын 7—8 гасырдан соң Атилла образы язма әдәбият әсәрләренә килеп керә һәм анда шактый каршылыклы чагылыш таба. Индоевропеистика, европоцентризм идеяләренә нигезләнгән Феликс Дан әсәрендә Атилла кире, тискәре герой буларак сурәтләнсә, татар язучысы М. Хәбибуллин романында ул уңай герой буларак гәүдәләнә.

    Татар халкының тарихи үткәнен өйрәнү яңа бер югарылыкка күтәрелгән безнең көннәрдә ата-бабаларыбыз арасында булган, төрле халыклар язмышында тирән эз калдырган зур шәхесләр тормышы белән кызыксыну да тирәнәя һәм киңәя бара. Әнә шундый шәхесләр арасында беренче урында Атилла тора булса кирәк.



    ← назад   ↑ наверх