• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фанзиля Хакимовна Завгарова

    Алсу Дамировна Батталова

    Фольклор практикасы

    Казан – 2009


    Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының Гыйльми советы тәкьдиме белән басыла



    Автор һәм төзүчеләр:

    КДУ доценты, Татар фольклоры дәүләт үзәге директоры

    Ф.Х. Җәүһәрева, КДУ доценты А.Д.Батталова


    Рецензент:

    КДУ профессоры, Татар фольклоры дәүләт үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре М.Х. Бакиров



    Кыр фольклор практикасын үтүче филолог студентлар өчен уку әсбабы.



    Эчтәлек

    Төзүчеләрдән ............................................................................4-5

    Фольклор җыю эшенә әзерлек мәсьәләләре.................................6

    Фольклор үрнәкләрен теркәү таләпләре....................................7-9

    Халык әкиятләренең хәзерге көнкүрештә яшәвен өйрәнү өчен сораулар...................................................................................................10

    Әкиятләрне яздыру (теркәү) методикасы..................................11

    Әкиятләрнең хәзер сөйләнүен өйрәнү өчен сораулар............11-12

    Әкиятләрнең башкару стилен өйрәнү өчен сораулар.............12-13

    Халык иҗатының әкияттән тыш жанрларын җыю методикасы..........................................................................................13-16

    Мифологик сөйләкләрне (хикәятләрне) җыю өчен сораулыклар........................................................................................16-17

    Балалар уеннары комплексларын җыю методикасы.............17-19

    Балалар уеннарын теркәү өчен сораулар................................19-20

    Курчак уенын теркәү өчен сораулар........................................20-21

    Хәзерге курчак уеннарын теркәү өчен сораулар.....................21-22

    Бала туу, исем кушу белән бәйле йола фольклорын җыю өчен сораулар...............................................................................................22-25

    Туй йоласы фольклорына бәйле сораулар..............................25-27

    Үлем-күмү йолалары фольклорына бәйле сораулар..............27-29

    Изге урыннарга бәйле легендаларны җыю өчен сораулар.....30-31

    Халык музыка фольклорын җыю өчен сораулар...................31-34

    Фольклор үрнәкләрен теркәү тәртибе.....................................35-37

    Гаилә-көнкүреш йолалары.......................................................38

    Бала туу, балага исем кушу белән бәйле йола гадәтләре, ышанулары, ырымнары......................................................................38-53

    Туй йолалары..............................................................................54-66

    Үлем, күмү йолаларына бәйле гадәтләр, ышанулар...............67-84

    Балалар фольклоры.....................................................................85

    Балалар, яшүсмерләр уеннары..................................................85-94

    Мифологик ышанулар, гадәтләр, мифологик сөйләкләр.....95-121

    Изге урыннарга бәйле легендалар, ышанулар, тыюлар...122-133

    Авыл тарихлары....................................................................134-137

    Аулак өй уеннары..................................................................138-139

    Мөнәҗәт...................................................................................140

    Авыл мәзәге...........................................................................141

    Тәкъдим ителә торган әдәбият исемлеге.............................142-146


    Төзүчеләрдән

    Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары өчен фольклор практикасы “Татар халык авыз иҗаты” курсын үзләштерүнең соңгы йомгаклау этабы булып тора. Филолог белгечлеге алучы студентларыбыз бу практиканы 1 курста үтәргә тиешләр, практика зачет белән тәмамлана. Студентлар практика үтү барышында, халык авыз иҗаты дәресләрендә үзләштергән белемнәрен тирәнәйтәләр, фольклорны җыярга, тупларга өйрәнәләр.

    Фольклор практикасының төп максатлары түбәндәгеләр:

    - Уку-укыту – фольклор үрнәкләрен табарга, танырга, теркәргә һәм бәяләргә өйрәтү;

    - фәнни – студентларга беренче мөстәкыйль фәнни адымнарын ясарга этәргеч бирү;

    - тәрбияви – студентларда халыкның тарихы, мәдәнияте, тормыш-көнкүреше, яшәү рәвеше белән кызыксыну уяту;

    - педагогик – студентларны кешеләр белән аралашырга, алар белән әңгәмә корырга өйрәтү.

    Фольклор практикасы үткәндә, студентлар төрле яшьтәге, төрле характердагы, яшәү дәрәҗәләре төрле булган кешеләр белән аралашырга өйрәнәләр, халыкның җанлы сөйләм теле белән якыннан танышалар. Тулыландырылган бу методик әсбапның беренче өлешендә халык авыз иҗаты әсәрләрен теркәү, туплау ысуллары яктыртылып, гаилә-көнкүреш йола фольклорын, әкият жанрын, изге урыннарга бәйле легендаларны, балалар уеннарын, халык музыкасы үрнәкләрен комплекслы җыю өчен сораулыклар бирелсә, икенче өлешендә 2007-2008 уку елында Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентларының Яшел Үзән районында үткәрелгән кыр фольклор практикасы дәвамында тупланган материаллары тәкъдим ителде. Материалларны туплау комплекслы принципка нигезләнде. Мифологик персонажларга бәйле үрнәкләрне – Р.Ф.Хәнәфиева, А.Ф.Гатауллина, А.М.Загертдинова, бала туу, балага исем кушу белән бәйле йола-гадәтләрне, ышануларны – Р.М.Фәсхетдинова, Р.Р.Сабирова, И.Г.Хәмзина, туй йолаларын – А.М.Хәбибрахманова, Г.Ф.Мифтахова, изге урыннар белән бәйле легендаларны – С.Р.Миннебаева, А.А.Латыйпова, Г.Ф.Мифтахова, балалар уеннарын – Д.Р.Гайфуллин, А.Йосыповлар туплады. Сүз уңаеннан, практика үтү чорында безне һәрчак якты йөз белән каршы алып, тәмледән-тәмле ризыклары белән сыйлаган, Бакырчы авылында яшәүче Гатауллиннар гаиләсенә искиткеч зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

    Методик әсбап фольклор курсын тыңлаучы студентларга гамәли дәресләргә мөстәкыйль әзерләнүдә һәм кыр фольклор практикасын нәтиҗәле үтүдә ярдәм итәр дип ышанабыз.





    Фольклор җыю эшенә әзерлек мәсьәләләре

    Фольклор материалларын туплаучы, җыю эшенә керешкәнче, беркадәр әзерлек алып барырга тиеш. Ул әзерлек эшлисе авыл, район, төбәкнең тарихы, сөйләш үзенчәлекләре, кайсы диалектка караган булуын алдан белүгә бәйле.

    Әлеге мәгълүматлар тупланганнан соң, техник әзерлек этабы башлана. Тавыш яздыру өчен уңайлы магнитофон, диктофоннар көйләнә. Әгәр дә магнитлы тасмалы диктофон алынса, аның кассеталарына номерлар сугыла. Яздыру эше шушы номерларга мөнәсәбәтле тәртиптә алып барыла. Мәсәлән, 1 нче кассета: аның тышлыгына Арча районының Тукай Кырлай авылында язып алынган фольклор материаллары. Җыючы ___________________________ (Ф.И.О.) дип языла. Яздыру вакыты күрсәтелә. Әгәр дә әлеге кассета тулып, шушы ук авылда икенчесенә яздыру дәвам иттерелә икән, бу очракта кассетаның бары тик номеры гына үзгәрә. Калган өлеш шулай ук кала. Кассетага тагын икенче авылдан яздырылган берничә минутлык мәгълүмат өстәлсә, алда бирелгән язмага әлеге авыл исеме дә теркәлә. (Мәсәлән, ________________Тукай Кырлай, Утар аты авыллары фольклор материаллары).

    Цифрлы диктофоннарга яздырылган информациягә юллама беркадәр үзенчәлеклерәк тутырыла. Гадәттә, бер авылда тупланган материаллар бер файлга кертелә, мәсәлән, А файлы. А файлында информантларны А1, А2, А3 дип төркемләгәндә, язмага паспорт эшләү күпкә кулайлаша. Фондка тапшырыласы диск тышына файлларның исеме һәм саннары, аларга бәйле авыл һәм информант турындагы мәгълүмат урнаштырыла. Мәсәлән, диск №1, файллар А1-А27; В1-В19: А1-А27 – Саба районы Олы Нырты авылында тупланган материаллар; В1-В19 – Саба районы Сатыш авылында тупланган материаллар.

    Материалларны җыю вакыты: _______________, җыючы: _____________________________ , ___________ төркем студенты.

    Мәгълүмат диск тышына шушы рәвештә языла.

    Материаллар тупланган аудиоязмага, нинди форматта булуына карап, паспорт әзерләнә (паспорт үрнәге методик кулланма ахырында тәкъдим ителде).


    Фольклор үрнәкләрен теркәү таләпләре

    Беренче таләп – теркәүне төгәл башкару. Җыючының яздырылган текстка бер генә сүз дә өстәргә, җөмләләр тәртибен алыштырырга хокукы юк. Еш кына сөйләүче бер үк фикерен икешәр кат кабатлый. Шулай булса да, теркәүче аларны язарга һәм [ ] җәяләрдә билгеләргә тиеш. Әгәр дә сөйләүче, теге яисә бу текстны сөйләгәндә, берәр өлешен төшереп калдырса, ул өлеш шушындый /...../ билге белән аерып куела. Кайвакыт мондый төшеп калулар теркәүче гаебе аркасында булырга мөмкин. Бу очракта искәрмә эшләнә. Искәрмәдә сөйләүче төшереп калдырганмы, әллә җыючы теркәп өлгермәгәнме – шул билгеләнә. Ахырда текстның тулысынча булмавы күрсәтелә.

    Хәзерге фольклористика фәнендә фольклор үрнәкләре язмаларын текстологик эшкәртүгә таләпләр артты. Бу үз чиратында фольклор үрнәкләрен җыю, теркәү эшен дә шактый катлауландыра.

    Теге яисә бу фольклор әсәрендә сүз генә түгел, хәтта кечкенә генә аваз ияртемеме яки иҗекме – берсе дә төшереп калдырыла алмый. Бу бигрәк тә музыка жанрларына караган әсәрләрне теркәүдә әһәмиятле. Чөнки әсәр башкаручы, теге яисә бу җырны җырлаганда, бәет, дастан, мөнәҗәт көйләгәндә көй структурасы таләпләренә мөнәсәбәтле сүзгә тагын берәр өстәмә сузык кушып башкарырга мөмкин. Һәм бу сузык һичничек тә тулы әсәр текстыннан төшерелергә тиеш түгел. Төшерелсә башка башкаручы, яки галим әлеге текстны тулы, бар кыяфәтендә кузалдына китерә алмаячак. Шуңа күрә музыкаль жанр әсәрләрен бары тик көйләү, җырлау барышында гына яздырырга омтылырга кирәк. Әгәр дә информантның олы яшьтә булуы яки башка сәбәпләр аркасында музыкаль фольклор әсәренең тексты гына яздырылса, теркәүче “әйтеп яздырылды”, яисә “сүзләре генә” дип билгеләргә тиеш.

    Икенче таләп – теге яисә бу диалект сөйләшенә хас булган төп үзенчәлекләрне саклап теркәү. Халык сәнгате әсәрләрен җыючы фольклорчы теркәү барышында әдәби телдән аерылып торган төп лексик, фонетик үзенчәлекләрне генә терки ала. Ләкин шигъри текстларны язган вакытта, диалекталь үзенчәлекләр әсәрнең ритмына, рифмасына тәэсир итүне игътибарга алып, барлык үзенчәлекләрне дә теркәү мәҗбүрияте туа. Шигъри текстларда диалекталь архаизмнар да очрарга мөмкин. Аларны да тулысы белән язып алып, дөрес әйтелешләрен, язылышларын, текст теркәлгәннән соң, информанттан кабат ачыклау таләп ителә. Аңлашылмый торган сүзләрне башкаручы тарафыннан аңлаттыртып, ул аңлатмаларны да язып куярга кирәк. Кайвакытта башкаручылар рус теле яисә башка тел алынмаларын үзләренчә, бераз фонетик үзгәрешләр кертеп әйтәләр. Мондый сүзләрне дә дөрес әйтелеш нормаларына куярга ярамый. Башкаручы телендә ничек әйтелсә, шул килеш теркәлергә тиеш. Андый үзгәрешләр күбрәк такмакларда, уен җырларында очрый. Хәзерге кайбер бәетләрдә дә үзгәртелгән лексик берәмлекләр урын алырга мөмкин.

    Өченче таләп – текстны дөрес өлешләргә бүлеп язу. Биредә шигъри тезмәләрдән торган әсәрне дөрес строфаларга, ритмик өлешләргә бүлү һәм җыр текстларының кушымталарын аеру күз алдында тотыла. Бу таләп җыр, такмак, бәет, мөнәҗәт кебек жанрларга гына түгел, табышмак, мәкаль, әйтем, имләү һ.б. шундый шигъри формадагы әсәрләрне теркәүгә дә кагыла.

    Дәртенче таләп – текстка пөхтә итеп башкарылган төгәл паспорт әзерләү.

    Паспорт әзерләү барышында, теге яисә бу текстның кемнәр тарафыннан, кайчан, ничек, нинди шартларда башкарылуы турында да мәгълүматлар тупланырга тиеш.

    Әгәр дә музыкаль жанр әсәре икән, аның ничек башкарылуы (гармун яки башка инструментка кушылып, ялгыз гына, күмәкләп) да теркәлә. Әлеге текстны башкаручының каян белүе, кемнән өйрәнүе турында да мәгълүмат туплана. Әсәрнең идея-эстетик вазыйфасын, башкаручының һәм тыңлаучыларның ничек аңлауларын ачыклау да мөһим эш булып тора.

    Бишенче таләп – әсәр турында системалы һәм объктив белешмә туплау. Белешмә эчтәлегенә теге яисә бу фольклор әсәренең нәрсәгә мөнәсәбәтле, ничек, кайда башкарылуы, көнкүрештә яшәү ареалы, җирле исеме, атамалары алына.

    Күренекле фольклорчы галим В.Е. Гусев: “Системасыз, очраклы рәвештә тупланган белешмәләр, фольклор яшәешенең объектив чынбарлыгын күрсәтмәү белән беррәттән, киләчәктә галимнәрне дә ялгыш юлга кертеп җибәрергә мөмкин”[1], - ди. Шуңа күрә информант белән тулырак эшләү, аның репертуары исемлеген барлау һәм теркәү дә - кирәкле эшләрнең берсе. Магнитофонга яздырылган текстларга аңлатмалар теркәү галимнәргә тикшерү эше алып бару өчен бик кирәк. Әле аңлатмаларда башкаручының кайсы жанрларны белүе белән бергә, кайсыларын белмәүләрен дә искәртә бару кирәк. Экспедициядән кайткач, магнитофон кассетасында яздырылганнарның кәгазьгә төгәл текстологик копиясе төшерелә. Текстологик эш башкарганда алда әйтелгән бар таләпләр дә үтәлергә тиеш. Әсәрләрнең текстологик күчерелмәләрен, аларга аңлатма һәм өстәлмәләрне фондка тапшыру үрнәге алга таба бирелә.


    I. Халык әкиятләренең хәзерге көнкүрештә яшәвен өйрәнү өчен

    сораулар

    1. Әкиятләрне кем, кайчан, кемгә, нинди көнкүреш шартларында сөйли?

    2. Сөйләнә торган әкиятләрне каян беләләр? Чыганаклары нинди (радио, телевидение, грампластинка, китапмы, әллә әби-бабай сөйләгәннән хәтерлиләрме)?

    3. Ишеткән, күргән әкиятне сөйләгәндә, аның нәрсәсе үзгәреш кичерә? Әкият сөйләүче аларны беләме, сизәме, әллә аңлы рәвештә үзе үзгәртәме? Әкиятнең үзгәрешле сөйләнүенә үз мөнәсәбәтләрен ничек белдерәләр?

    4. Борынгы һәм хәзерге әкиятләр дигән бүленеш бармы? Китаптан укыган, телевизордан караган әкиятләрне сөйләгәндә, ничек аералар?

    5. Әкиятләрне үзләре уйлап чыгармыйлармы? Шулай булса, ниндирәк әкиятләр уйлап чыгарырга яраталар (хайваннар турында, көнкүреш, тылсымлы, фантастик элементлар кертелгән)?

    6. Нинди әкиятләрне сөйләргә яраталар? Ни өчен шундыйларына игътибар бирәләр? Нинди әкиятләр хәтердә әйбәтрәк саклана? Ни өчен дип уйлыйсыз? Тыңлаучыларның аз булуына, әкиятләрнең аз сөйләнүенә бәйле түгелме?

    7. Әкиятләрне хәзер күбрәк кемнәргә сөйлиләр? Хәзерге әкиятләрне “балалар” әкиятләре, “ир-атлар”, “хатын-кызлар” әкиятләре төрләренә бүләләрме? Аларның бер-берсеннән ничек аерылуларын әйтә алалармы?

    8. Балалардан тыш, әкиятләрне тагын кемнәр тыңлый? Күршеләрме, туганнармы?

    9. Тыңлаучылар теге яисә бу әкияткә мөнәсәбәтләрен ничек белдерәләр (көләләрме, мимика белән белдерәләрме, сораулар бирәләрме, искәрмәләр өстиләрме, сюжетка өстәмәләр кертәләрме)?

    10. Сөйләүчегә тыңлаучыларның мөнәсәбәте ничек (килешәләрме, кабул итәләрме, әкият сөйләргә үтенәләрме, нинди әкият теләүләрен белдерәләрме)? Сөйләүче осталыгы нинди критерийлардан чыгып бәяләнә (репертуарга мөнәсәбәтле, сөйләү осталыгы, артистлык)?



    II. Әкиятләрне яздыру (теркәү) методикасы


    1. Балалар өчен сөйләнелә торган әкиятләрне һәр сөйләүчедән яздырып алу.

    2. Әкиятнең алынган чыганагы нинди һәм сөйләүчесе кем булуга карамастан, текстны язып алу.

    3. Балаларның бер-берләренә сөйли торган теләсә кайсы әкиятләрен (зурлардан, иптәшләреннән, радиодан ишеткән, телевизордан, дисклардан караган) язып алу.

    4. Әкиятләрнең барлык вариантларын, барлык текстларын (хәтта фрагментларын, әкият турындагы хикәятләрне дә) язып алу.

    5. Берничә әкият өзекләре кушылмаларыннан торган әкиятләрне дә язып алу.

    6. “Заманча” әкиятләргә игътибар итү (яңа образлар, традицион булмаган исемнәр, заман лексикасы, психологик характеристикалар һ.б.) һәм сөйләүчеләрдән әкиятләрне “заманлаштыру” сәбәпләрен ачыкларга тырышу (Биредә сөйләүченең, бигрәк тә балаларның, аңламыйча үзгәртүләре мөмкин).

    7. Бер үк сөйләүчедән бер үк әкиятне төрле вакытта (бер-ике көн аралыгында) язып алу.


    III. Әкиятләрнең хәзер сөйләнүен өйрәнү өчен сораулар

    1. Элек билгеле әкият сөйләүчеләр булганмы? Алар ни өчен популярлык казанганнар? Кемнәр булган? Ир-атлармы? Хатын-кызлармы? (Олы яшьтәге апа-абыйлар хәтеренә таянырга.)

    2. Әкият сөйләүчеләр турында белешмә (исем, әтисенең исеме, фамилиясе, туган елы (яисә яше), репертуары, әкиятләрне кайда, кайчан, кемгә һәм кайсы вакыт аралыгында, ничә мәртәбә сөйли).

    3. Балалар әкиятләрен сөйләүчеләр популярмы? Булса, ни сәбәпле? Популярлык критерийлары: тынычландыру, көлдерү, күңелен ачу, бер төркем балаларны билгеле сәбәпләр аркасында бер урында тотып тору, вакыт уздыру. Балалар әкиятләренең вазыйфалары. Аларга бәйле төрләре:

    - бала йоклаткычлар;

    - әкият-табышмак;

    - әкият-притча;

    - танып белү әкиятләре һ.б.

    4. Әкият сөйләүчеләрнең репертуарын билгеләү (белгән барлык әкиятләрне һәм тулысынча хәтерләми торганнарын да кертеп, исемлек төзү).

    5. Теге яисә бу әкиятне ни өчен сөйли алмау сәбәпләрен ачыклау (күптән сөйләгән юк, балачактан гына хәтерлим һ.б.).

    6. Сөйләүченең әкиятләргә мөнәсәбәте нинди? Әкиятләрдә аларга нәрсә ошый? Бигрәк тә кайсы төр әкиятләрне яраталар, ни өчен?

    7. Әкиятләрнең мәгънәсен сөйләүче ничек аңлый? Әкиятнең кызыклыгы нәрсәдә? Сөйләүче әкиятләрне хәзерге көнкүреш белән бәйлиме? Бәйләсә, ничек?

    8. Әкият сөйләүче тыңлаучыларының кемнәр, ничә яшьтә булуларын исәпкә аламы? Шуларга мөнәсәбәтле әкият сюжетына, эчтәлегенә үзгәрешләр кертәме?

    9. Сөйләүче әкиятләрне башка исемнәр белән атамыймы (булган хәл, риваять, мәзәк, табышмак һ.б.)? Әкиятләрне мифологик сөйләк, хикәятләрдән аералармы?

    10. Әкият сөйләүче фольклорның башка жанрларын беләме? Тагын кайсыларына өстенлек бирә?

    11. Әкият сөйләүче “паспорты”н төзү:

    а) фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, кушаматы;

    ә) милләте, кечкенәдән нинди телдә сөйләшүе;

    б) туган елы, урыны;

    в) яшәү урыны (килгән кеше булса, биредә кайчаннан бирле яшәве, килү сәбәпләре);

    г гаилә хәле;

    д) әкиятләрне кайдан укуы, кемнән кайчан алуы;

    е) шөгыле, профессиясе;

    ж) шәһәрдә яшәгәнлеге, хәрби хезмәттә булганлыгы;

    з) язмышы һәм язмышыннан канәгать булу-булмавы.


    IV. Әкиятләрне башкару стилен өйрәнү өчен сораулар

    1. Әкият сөйләү уйнап күрсәтү, драматик күренешләр тудыру белән алып барыламы? Бигрәк тә кайсы әкиятләрне сөйләгәндә шулай эшләнә? Ул нәрсәгә бәйле?

    2. Әкиятне уйнау чаралары нинди? Аларны төгәл билгеләргә (текст белән берлектә бәйләп):

    - башкару урыны;

    - ничек башкаруына карап (утырып, басып);

    - мимика, пантомимика;

    - кул хәрәкәтләре;

    - хәрәкәтләнеп;

    - очраклы хәрәкәтләр;

    - нинди дә булса берәр әйбер белән уйнап күрсәтеп;

    - интонация (тавышны күтәрү, төшерү, төрле аваз ияртемнәре әйтү, паузалар ясау).

    3. Әкиятнең нинди жанрда булуына карап, башкару стиле үзгәреш кичермиме? (икенче жанр әкиятен сөйләтеп карау мәҗбүри.) Ул үзгәрешләр тыңлаучыларның яшенә һәм кем булуларына мөнәсәбәттә килеп чыкмыймы? Шулай булса, бу нәрсәдә һәм ничек чагылыш таба?

    4. Берничә башкаручы тарафыннан бер үк әкиятне сөйләү стилен язып алырга (сөйләү үзенчәлекләрен чагыштырырга).

    5. Әкият сөйләүдә яңалыклар (сөйләү барышында комментарийлар бирү, тыңлаучыларга мөрәҗәгать итү, әкият сөйләүченең сораулары, репликалары).


    Халык иҗатының әкияттән тыш жанрларын җыю методикасы

    Татар халык авыз иҗатының прозаик үрнәкләрен җыю мәсьәләсе фәндә өйрәнелгән һәм махсус методик әсбаплар басылган дип әйтеп булмый. Ләкин аңа карап, әлеге халык иҗаты үрнәкләрен көнкүрештән төшеп калдылар дияргә дә урын юк, киресенчә, төрле сөйләкләр хәзер дә актив яшәп киләләр.

    Кызганычка каршы, студентларның моңа кадәр оештырылган кыр практикаларында мондый төр халык иҗаты үрнәкләрен туплауга бөтенләй игътибар бирелмәде. Әлбәттә, аның беркадәр объектив сәбәпләре дә бар. Сәбәпләр асылында әкияттән тыш проза жанры әсәрләренең халык аңында үзенчәлекле яшәве ята. Бу, беренчедән, сөйләк, легенда, риваятьләрнең күзгә күренеп торган эстетик функциясе булмаудан килеп чыга. Икенчедән, еш кына сөйләүчеләрнең әлеге хәлләрне үзләре яисә якын кешеләре белән чыннан да булган дип сөйләүләренә бәйле. Шунлыктан җыючы әкият, мифологик сөйләк яисә җыр яздыргандагы кебек, төгәл генә шул җырны, шундый хәлне, шуның турындагы әкиятне сөйләгез әле, дип әйтә алмый.

    Бу очракта сөйләүчеләрнең таныш булмаган чит кешегә алар белән булган хәл-вакыйгаларны сөйләргә теләмәүләре дә тискәре роль уйный. Еш кына сөйләргә теләмәүнең асылына информантларның укымышлылыклары да йогынты ясый. Күпләр үзләрен хорафатларга ышанучы буларак күрсәтергә теләмиләр.

    Әкияттән тыш проза жанрларын җыю эше информанттан аның тормыш юлы, шөгыле, авылы тарихы турында сорашудан башлана. Шул сөйләшү барышында, иркенләп, ачыктан-ачык сөйләшү шартлары тудырырга тырышырга һәм сөйләүчене үзеңә якынайтып өлгерергә кирәк.

    Яздыру вакытында, бигрәк тә тупланган материалны системалаштыру, классификацияләү эшендә әлеге жанрларның төрле яшәү формаларын билгеләү зарур.

    Билгеле бер тотрыклы сюжетка корылып, аннан беркадәр өстәлмәләр белән генә үзгәртелеп сөйләнүче әкиятләрдән аермалы буларак, легенда, риваять, сөйләкләр үзләренең эшләнеш формасы, дәрәҗәсе белән, гадәттә, бик төрле булалар. Шуңа күрә әлеге үрнәкләрне җыю эшен оештыру аерым таләпләрне үтәүне сорый.

    Информант белән әңгәмә кору вакытында, фольклор җыючы түбәндәгеләрне истә тотарга тиеш:

    1. Төрле ышанулар, күзаллаулар системасын билгеләргә.

    2. Информанттан үзе белән булган хәлләрне сөйләтү (“менә шунда-шунда барганда”, “бер көнне кайтам шулай” формасындагы текстларны теркәү).

    3. Фольклор текстлары булганнарын (легенда, ышанулар, булган хәлләр) аерым теркәргә. Шушы этапта гына чын мәгънәсендә фольклор үрнәкләре туплана.

    Сорау бирү барышында, информант теге яисә бу адаштыру урыннарында булган хәлләрне, су аналары бәлән очрашулары, йорт ияләрен күрүләре, җен белән очрашулары, убырның өйгә кереп китүе яки чыгуын күрүләре; теге яисә бу туганы, танышы белән булган хәлләрне сөйләү барышында, үзенең ышанулары системасы турында да бәян итә. Шуңа күрә берничә информант белән эшләү, алардан сорашу бәрабәренә, бу җирлектә яшәгән күзаллауларны барлау уңайлырак исәпләнә. Теркәлгән сөйләк персонажларын, аларның көнкүрештәге вазыйфаларын ачыкламый торып, үрнәкләрне турыдан-туры теркәү эшенә керешергә ярамый. Тарихи легендаларга кагылган мәгълүматларны туплау да шул рәвешле алып барыла. Димәк, студент әлеге жанрларның яшәешен, сакланыш традициясен ачыкламый торып, эшен дәвам итә алмый. Чөнки хәзерге фольклорның яшәеш формаларын билгеләү бары тик алда әйтелгән сорауларга җавап бәрабәренә генә оештырыла ала.

    Мәсәлән, Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарларның, Казан арты татарларыннан аермалы буларак, убыр турында күзаллаулары бөтенләй юк. Алар аңында беркадәр үзенчәлекле аҗдаһага бәйле ышанулар комплексы яши. Аҗдаһа турында тулы кузаллау булдырмый торып, фольклор җыючы берничек тә аҗдаһага бәйле сөйләкләрне яздыра алмый. Чөнки информант бернәрсә белмәгән кешегә үзе белән булган хәлне сөйләргә теләмәячәк. Ул аңа кызык түгел.

    Гадәттә, информантлар үз даирәләрендә булган кешеләргә (авылдаш, туганнарына) бары тик яңа хәлләр турында сөйлиләр, ә менә беренче тапкыр тыңлаучыга барысын бәйнә-бәйнә, башыннан ахырына кадәр сөйләргә тырышалар. Шуннан соң гына үзләре белән булган хәлләргә күчәләр. Фольклорчыга, әлбәттә, барлык мәгълүмат та кирәк. Эшне беркадәр җайлаштыру һәм кирәкмәс кабатлаулардан котылу өчен, студентка иң кулае – берничә информант белән эшләү.

    Болай эшләгәндә, алар бер-берләренә хәлләрнең яңа гына булганын яисә ишеткәнен сөйли башлыйлар. Җыючы зур игътибар белән нәкъ менә шул сөйләкләрне, легендаларны теркәргә тиеш. Ә инде һәр информант белән тагын бер кат аерым әңгәмә корып, кирәк урыннарга төгәллекләр кертелә.

    Әгәр дә текст ниндидер булган бер хәл турындагы мәгълүмат буларак кына тәкъдим ителә икән, бу очракта җыючы аерым игътибарны сөйләүченең үзе белән булганнарын өстәп куюларына бирә (мәсәлән, [...менә мин сиңа үзем белән булганын гына әйтеп күрсәттем], [...менә шундый хәлләр булды минем белән дә]. Бу очракта вербаль тексттан тыш, сөйләүченең интонация үзгәрешен дә күзәтү сорала.

    Еш кына җыючы мифологик сөйләкләргә сөйләүченең “заман хәлләрен” (мәсәлән, хәзер кеше үзе җен; җеннәр алардан куркып, качып беттеләр; бөтен җирдә магнит та электр, җен бит алардан курка, күренми хәзер; ияләргә түгел, кешеләргә дә рәт юк хәзер һ.б.) кертеп җибәрүен кирәк исәпләми һәм аларны теркәми төшереп калдырырга тырыша. Ләкин болай эшләү һич тә дөрес түгел, чөнки әлеге сөйләкләрнең халык аңындагы хәзерге яшәешен алардан башка берничек тә күзәтеп, өйрәнеп булмый. Шуңа күрә сөйләкләрне “классик” архаик формада язарга омтылу үзен бер дә акламый.

    Мондый төр сөйләкләрне өйрәнү өчен, сөйләүченең “элек шулай сөйли торганнар иде, мин аңа бик ышанып бетмим”, яисә “ул шулай элек булган инде, әбиләр заманында, хәзер түгел”, дип гомумиләштереп куюлары да – фән өчен кирәкле материал. Алар да теркәлергә тиеш.

    Әкияттән тыш халык проза әсәрләрен өйрәнүчеләр өчен актуаль бурычлар түбәндәгеләр:

    1) билгеләнгән персонажларга характеристика бирү һәм алар белән бәйле күзаллау системаларын төркемләп, барлап чыгу;

    2) теге яисә бу төбәк, локаль традицияләрдәге персонажларның күрсәткечләрен әзерләү һәм аларның теге яисә бу традициядәге вазыйфаларын ачыклау;

    3) гомумтатар һәм этник төркемнәр традициясендәге һәм җирле традицияләр сюжетларын билгеләү;

    4) бөтен теркәлгән текстларның каталогын төзү.



    (дәвамы)


    Чыганак: Казан Даулет университеты



    ← назад   ↑ наверх