• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Флүн Мөслах улы Мусин

    Флүн Мусин

    (1939-2009)

    Флүн Мөслах улы Мусин 1939 елның 23 февралендә Татарстан АССРның Мөслим районы Иске Карамалы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларындагы башлангыч мәктәпне һәм күрше Күбәк авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1957—1962 елларда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү ^дәүләт университетының филология факультетында укый. Университетны уңышлы тәмамлагач, Казанга килә һәм бер ел чамасы «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасын башкара, ә 1963 елның маеннан СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында башта кече, аннары өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1969 елда Ф. Мусин «Алтмышынчы еллардагы татар прозасында уңай герой проблемасы» дигән темага — кандидатлык, ә 1983 елда «Татар совет прозасында сәнгатьчәлек тәҗрибәсенең эзлекле үсеше» дигән темага докторлык диссертациясе яклады.
    Флүн Мусин бүгенге әдәбият фәне һәм тәнкыйть өлкәсендә актив эшләүче авторларның берсе. Аның татар әдәбиятының төрле актуаль мәсьәләләренә, язучыларның, бигрәк тә прозаикларның иҗатларына һәм аерым әсәрләренә багышланган тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре «Казан утлары», «Татарстан коммунисты» журналларында, «Социалистик Татарстан», «Советская Татария» газеталарында һ. б. дөнья күрә. Галим-тәнкыйтьченең әдәбият тарихын һәм җанлы әдәби процессны җентекләп өйрәнү-тикшерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән «Тормыш сынавы аша», «Тарих һәм заман», «По коорди-натам жизни» («Тормыш координатлары буенча»), «Связь времен» («Чорлар багланышы») исемле татарча һәм русча китаплары исә алтмышынчы-җитмешенче еллардагы татар совет прозасының проблемаларын, үсеш тенденцияләрен, үзенчәлекләрен, көчле һәм көчсез якларын конкрет әсәрләр мисалында анализлаган җитди хезмәтләр итеп каралырга хаклы. Бу хезмәтләрендә автор, әдәбият фәне һәм бөтенсоюз әдәбияты ирешкән казанышлар югарылыгыннан торып, татар прозасының бүгенге хәленә күз ташлый, аның сан һәм сыйфат ягыннан үзгәрешләрен, тематикасын, жанр үзенчәлекләрен, аерьШ язучыларның теге яки бу жанрга керткән өлешләрен, яңалыгын тикшерә, бер үк вакытта әдәби традицияләрдән файдалану юллары, әдәби герой һәм чынбарлык, партиялелек һәм халыкчанлык, прозада документаль нигез, тарихилык, милли стиль, әдәбиятның публицистик пафосы кебек мөһим теоретик проблемалар турында да сүз алып бара. Моннан тыш Ф. Мусин татар әдәбиятын башка әдәбиятлар белән бәйләнештә өйрәнүгә, аның казанышларын үзәк матбугатта яктыртуга зур игътибар бирә. Аның бу эшчәнлеге «Правда» һәм «Литературная газета» битләрендә, «Дружба народов», «Октябрь», «Вопросы литературы» һәм «Огонек» журналларында басылган мәкалә-рецензияләрендә ачык чагыла.
    Ф. Мусин Татарстан Язучылар союзының көндәлек әдәби тормышында актив катнаша, теоретик конференцияләрдә һәм иҗат җыелышларында докладлар белән чыгышлар ясый. 1974 елдан бирле ул Язучылар союзы каршындагы тәнкыйтьчеләр иҗат секциясенә җитәкчелек итә. Ул — СССР Язучылар союзының тәнкыйть һәм әдәбият фәне советы члены, Татарстан Язучылар союзы идарәсе, «Казан утлары» журналы редколлегиясе члены.
    Ф. Мусин—1970 елдан СССР Язучылар союзы члены.

    БИБЛИОГРАФИЯ

    Заман сулышын тоеп: Бүгенге әдәбиятыбыз турында.—Казан: Таткит-нәшр., 1967.—204 б. 4000. 3. Мәҗитов һәм Б. Гыйззәт белән бергә язылган.
    Тормыш сынавы аша: [Соңгы еллар прозасы турында].—Казан: Таткит-нәшр., 1969.—214 б. 1500. Рец.: Бәләкәй рецензия.—Казан утлары, 1969, № 11, 175—176 б.; Сверигин Р. — Соц. Татарстан, 1969, 4 июнь.
    Тарих һәм заман: [Соңгы еллар татар прозасы турында].—Казан: Тат-китнәшр., 1974.—191 б. 1500. Рец.: Расих А. Тарих һәм заман чагылышы.—Соц. Татарстан, 1975, 9 февр.
    Чор белән аваздаш: Әдәбият фәне һәм тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Таткитнәшр., 1983.—240 б. 2000.
    Күләгәдә ниләр бар (Галимҗан Ибраһимов турында)
    Мирсәй Әмир (Өчтомлыгына кереш сүз)
    Проблема положительного героя в современной татарской прозе. (60-е годы): Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук.—Казань, 1969.—20 с. (Казан. гос. пед. ин-т).
    По координатам жизни: (Размышления о современной татарской прозе).— М.: Современник, 1976,-206 с. 7000. Рец.: Ахунзянов И. История и современность.—Сов. Татария, 1977, 15 мая; Рамазанов Г. Связь времен.—Лит. газ., 1977, 23 февр.; Әгъзәмов Ф. Прозабыз турында хезмәт.—Казан утлары, 1977, № 12, 153—156 б.
    Связь времен: Об историзме современной татарской прозы.— Казань: Таткнигоиздат, 1979.—224 с. 3500. Рец.: «ЛО» аннотирует.— Лит. обозрение, 1982, ригин Р.— Соц. Татарстан, 1980, 16 апр.

    Флун Мусин

    Wikipedia проектыннан

    Флүн Мусин – күренекле әдәбият галиме, профессор, язучылар берлеге әгъзасы, "Мирас" вакыфын оештыручы.

    Биография

    Флүн Мөслах улы Мусин 1939 елның 23 февралендә ТАССРның Мөслим районы Иске Карамалы авылында колхозчы гаиләсендә туган.

    Үз авылларындагы башлангыч мәктәпне һәм күрше Күбәк авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1957–1962 елларда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында укый.

    Университетны уңышлы тәмамлагач, Казанга килә һәм бер ел чамасы «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасын башкара.

    1963 елның маеннан СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында башта кече, аннары өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.

    1969 елда Флүн Мусин «Алтмышынчы еллардагы татар прозасында уңай герой проблемасы» дигән темага – кандидатлык, ә 1983 елда «Татар совет прозасында сәнгатьчәлек тәҗрибәсенең эзлекле үсеше» дигән темага докторлык диссертациясе яклады.

    Флүн Мусин Татарстан Язучылар союзының көндәлек әдәби тормышында актив катнаша, теоретик конференцияләрдә һәм иҗат җыелышларында докладлар белән чыгышлар ясый. 1974 елдан бирле ул Язучылар союзы каршындагы тәнкыйтьчеләр иҗат секциясенә җитәкчелек итә. Ул – СССР Язучылар союзының тәнкыйть һәм әдәбият фәне советы әгъзасы, Татарстан Язучылар союзы идарәсе, «Казан утлары» журналы редколлегиясе әгъзасы.

    2009 елның 23 сентябрендә Казанда вафат була.

    Библиография

    Заман сулышын тоеп: Бүгенге әдәбиятыбыз турында.–Казан: Таткит-нәшр., 1967.–204 б. 4000. 3. Мәҗитов һәм Б. Гыйззәт белән бергә язылган.

    Тормыш сынавы аша: [Соңгы еллар прозасы турында].–Казан: Таткит-нәшр., 1969.–214 б. 1500. Рец.: * Бәләкәй рецензия.–Казан утлары, 1969, № 11, 175–176 б.; Сверигин Р. – Соц. Татарстан, 1969, 4 июнь.

    Тарих һәм заман: [Соңгы еллар татар прозасы турында].–Казан: Тат-китнәшр., 1974.–191 б. 1500. Рец.: Расих А. Тарих һәм заман чагылышы.–Соц. Татарстан, 1975, 9 февр.

    Чор белән аваздаш: Әдәбият фәне һәм тәнкыйть мәкаләләре.– Казан: Таткитнәшр., 1983.–240 б. 2000.

    Күләгәдә ниләр бар (Галимҗан Ибраһимов турында)

    Мирсәй Әмир (Өчтомлыгына кереш сүз)

    Проблема положительного героя в современной татарской прозе. (60-е годы): Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук.–Казань, 1969.–20 с. (Казан. гос. пед. ин-т).

    По координатам жизни: (Размышления о современной татарской прозе).– М.: Современник, 1976,-206 с. 7000. Рец.: Ахунзянов И. История и современность.–Сов. Татария, 1977, 15 мая; Рамазанов Г.

    Связь времен.–Лит. газ., 1977, 23 февр.; Әгъзәмов Ф. Прозабыз турында хезмәт.–Казан утлары, 1977, № 12, 153–156 б.

    Связь времен: Об историзме современной татарской прозы.– Казань: Таткнигоиздат, 1979.–224 с. 3500. Рец.: «ЛО» аннотирует.– Лит. обозрение, 1982, ригин Р.– Соц. Татарстан, 1980, 16 апр.

    Флун Мусин , Флүн Мөслах улы Мусин
    теги: Флүн Мөслах улы Мусин, Флун Муслякович Мусин, Мусин Флюн Муслахович, татарский литературовед и литературный критик
  • Флун Мусин :




  • ← назад   ↑ наверх