• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фәнүз Хәбибуллин

    Ресторанда

    (юмореска)

    – Исәнмесез, хәерле көн! Якынлашып килгән бәйрәм белән...

    – Исәнмесез! Мәрфуга, кара әле нинди культурный ресторанга алып килдем мин сине, официантына кадәр игътибарлы.

    – Егерме елга бер алып килдең инде...

    – Зато бер килдек – берәгәйле булсын, рәхәтләнеп ашап-эчеп, күңелле итеп утырыйк әле.

    – Сезгә нәрсә тәкъдим итәргә, – официант кыюсыз гына аларның сүзләрен бүлеп үзенең барлыгын белдерде. – Чәй алып килимме, әллә кофемы?

    – Чәй...

    – Каранымы, әллә яшелнеме?

    – Караны!

    – Сөт беләнме, әллә сөтсезме?

    – Сөт белән.

    – Шикәр салыйммы?

    – Әйе, түлке шикәр түгел, ә өч бал калагы шикәр комы салыгыз...

    – Болгатыйммы?

    – Үзебез болгатырбыз... Ә сез чәйне нинди суда пешерәсез?

    – Аңламадым...

    – Чишмә суындамы, әллә краннан гына агызып алган судамы?

    – Безнең директор бу мәсьәләгә бик җитди карый, суның сыйфатын шәхсән үзе даими тикшереп тора. Гомумән, югары категорияле ресторанда утырасыз сез, нинди сүз ул, әлбәттә чишмә суында...

    – Ә сез нинди чәйләр тәкъдим итәсез?

    – Һиндстан, Шри-Ланка, Япония, Грузия, Кытай, Краснодар крае һәм башка чәйләр...

    – Такта чәйме, әллә бөртеклеме?

    – Җаныгыз ниндине тели...

    – Артык эссене китерәсезме, әллә бераз суынганнымы?

    – Әлбәттә, бераз суынганны. Эссе чәйне эчеп була мени аны.

    – Ә без эссе чәй яратабыз шул. Кофе эчәрбездер алайса, әйе бит, Мәрфуга?..

    – Ниндине алып килим?..

    – Колумбия, Мексика кофесы, юк... Руанда, Кения, юк, юк, туктагыз әле...Сальвадор, Эфиопия, Яваныкын, юк... әйдәгез Перуның “Норт” сортлы, эре итеп тарттырылган кофесын алып килегез. Сөт өсте, юк... артык майлы булмаган сөт, ике бал калагы шикәр комы, юк... ике шакмак шикәр, түлке чөгендернеке булмасын яме, ә шикәр камышыннан эшләнгәнен салыгыз. Болгатмагыз, минем чынаякка бер-ике бал калагы биш йолдызлы әрмән коньягы салыгыз. Юк, салмагыз, сөтле кофега аны салмыйлар... Бер зур бәллүр рюмкага икейөз грамм салып китерерсез. Тә-ә-әк, кара һәм кызыл уылдык белән бутерброд, казылык, пекинча кыздырылган үрдәк, шоколадлы туңдырма, чебеш итеннән паприкаш, десертка-а...испанча “Патшабикә” пудингы, французча булка-бриош... Каталонча тутырылган кәбестә, Андалуссча апельсин салаты, ике “Мэри” коктейле алып килегез. Ә коктейльгә сез нинди аракы саласыз?

    – “Смирнов” инде... иң сыйфатлысын салабыз. Илле грамм аракыга йөз грамм томат суты, кара борыч, тоз, ике тамчы “Табаско”, өч тамчы “Вустершир” соусы салабыз, петрушка белән бизибез...

    – Алып килегез.

    Официант заказны үтәү өчен кухняга юнәлде.

    – Ә син бу кадәре ят чит ил ашамлыкларын, эчемлекләрен кайдан беләсең? Әллә минәйтәм сөяркәң булып, рестораннарга еш йөрисеңме, ә?..

    – Ышту син Мәрфуга, ни эшләп синнән башка йөрим ди! Ресторанга барабыз дигәч бер атна синең аш-су китапларыңны ятладым...

    – Шулай дип котыл!

    – Гафу итегез, – Яннарына янә теге официант килеп басты. – Коктейльдән башкаларын өч минуттан алып киләм.

    – Нәр-р-с-сә-ә-ә?! Ә коктейль?..

    – Тагын бер мәртәбә гафу үтенәм, петрушка беткән иде, аның урынына укроп белән бизәсәк ярамасмы?

    – Мәрфүгә, әйттемме мин сиңа, ул рестораннарда бер юнле-рәтле нәрсә дә юк, дип, әйттем. Күрдеңме үз күзләрең белән, ышандыңмы инде хәзер! Әйттем бит вакыт уздырып, акча туздырып йөрмик дип. Башка бер нәрсәгез дә кирәкми – йөз, юк... икейөз грамм әрмән коньягы һәм тозлы кыяр алып килегез!

    – Ә сезгә, ханым нәрсә алып килергә?

    – Миңа су... саф, чиста чишмә суы алып килегез.

    Бераздан мөлдерәмә коньяк салынган бәллүр фужер, тозлы кыярлы тәлинкә тотып официант килде, нигъмәтләрен өстәлгә куйды. Вәли бер хатынына, бер бәллүр фужерга, бер официантка карап алды да, коньякны күтәреп эчте, тозлы кыярны бераз иснәп торды да кетердәтеп ашый башлады. Официант һушы китеп, башын чайкап аңа карап торды. Ул тиз генә йөгереп бер шешә коньяк, зур тәлинкәгә тутырып тозлы кыяр алып килде. Вәлинең фужерын тутырып эчемлек салды, кыярларын алдына куйды.

    – Әфәндем, тагын берне күтәреп, кыяр ашап куегыз әле, түләргә кирәкми, минем исәптән булыр...

    Сыйлаганда су эч диләр, ә монда затлы коньяк, җитмәсә бушка ди. Вәли җиф-ф-фәреп, кыяр капты. Шул вакыт бу мәрәкәне карарга залда утыручылар, башка официантлар да алар янына килеп басты. Барысы да тагын кыстый башладылар. Вәли дә, Мәрфуга да ресторанга беренче килгән кешене шулай бушка кыстап эчерү гадәте бардыр дип уйладылар. Шулай итеп ул янә ике фужерның төбенә төште. Бераз кандала тәме килсә дә, коньяк затлы, шәп иде – ирнең бөтен тәненә җылылык йөгерде.

    – Карт, болар сине исертергә чамалый ахыры, – диде аптырауга төшкән Мәрфуга.

    – Чынлап та әйтегез әле зинһар өчен, нәрсә дип мине бушка затлы, биш йолдызлы коньяк белән сыйлыйсыз? – Вәли сораулы карашын официантка төбәде.

    – Әфәнде, мин бу ресторанда егерме ел официант булып эшлим, шул вакыт эчендә сез коньякны тозлы кыяр белән эчүче беренче кеше...

    – Әйдә, Вәли булмаса өйгә кайтыйк. Кайтышлый кибеттән бер ярты алырмын, тозлы кыяр үзебезнеке бар, – Мәрфуга кайтырга җыена башлады.

    – Мәрфуга, кайтып ярып кына “чикмәнле” бәрәңге пешерик, пешкәч бәйрәм хөрмәтенә аны үзем әрчермен.

    Фануз Хабибуллин
    юмореска на татарском языке.
  • Фануз Хабибуллин:
  • Премия (юмореска)
  • Бәхәс (юмористик хикәя)
  • Бизнесмен Барый (юмореска)
  • Бди (юмореска)
  • Заман имтиханы (юмореска)
  • Акчаң гына булсын! (юмореска)
  • Хыял (юмореска)
  • Акча бездә бер букча... (юмореска)
  • Утыргыч (юмореска)
  • Ресторанда (юмореска)
  • Ярдәмче (юмореска)
  • Әнием хаты (хикәя)
  • Кызыл кар (хикәя)
  • Без кемнән ким?! (юмореска)
  • Санкция (юмористик хикәя)




  • ← назад   ↑ наверх