• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Равил Фәхретдинов

    § 42. ХӘРБИ ЭШЧӘНЛЕК ҺӘМ КОРАЛЛАР

    Алтын Урданың гаскәре һәм кораллары турында сөйләгәндә без урта гасыр дәүләтләрендә, беренче чиратта Җучи улусында, хәрби эшне оештыруның кайбер гомуми мәсьәләләренә тукталып киткән идек. Алтын Урданың бөтен дәүләт идарәсе тәртибе һәм иҗтимагый тормышы аннан соңгы татар ханлыклары өчен нигез булып калган. Казан ханлыгының хәрби эшләре һәм кораллануының үсеше турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Шуңа күрә гаскәрләрнең төзелеше, гаскәри тәртипләр, хәрби берләшмәләрне оештыру һәм тәэмин итү кебек мәсьәләләр турында кабатлап сөйләүнең кирәге юк.
    Әлбәттә, Казан ханлыгының хәрби эшләре Алтын Урданы гади кабатлау гына булмаган. Ул үзенә Идел Болгарының һәм урта гасыр башларында Урта Иделдә яшәгән кайбер бүтән берләшмәләрнең хәрби сәнгатеннән күп нәрсә алган. Бу бигрәк тә Болгар илендәге һәм Казан ханлыгындагы һөҗүмнән саклану ныгытмаларының шактый охшашлыгында чагыла. Дөрес, Казан ханлыгы шәһәрләре Болгар шәһәрләреннән үзләренең ачык булулары белән аерылып торганнар. Сәяси үзәкләр генә, ягъни шәһәрләрнең кремльләре генә (соңгы чордагы Казанны исәпләмәгәндә) ныгытмалар белән әйләндереп алынган, ә шәһәрнең төп өлеше, ягъни халык яши торган бистәсе ачык калдырылган, курасы, ягъни тышкы стенасы булмаган.
    Әйтергә кирәк, Көнчыгыш Европаның төньягында—Идел Болгарында, Рус дәүләтендә һәм Казан ханлыгында шәһәрләрнең, феодаль кирмәннәр һәм хәрби кальгаларның ныгытмалары бер төрдәрәк эшләнгән. Бу охшашлык башлыча табигый шартларның бертөрлелегенә һәм әлеге төньяк җирләр өчен төп төзү материалы буларак агач куллануга да бәйле.
    Әйдәгез, шул борынгы ныгытмаларны күз алдына китереп карыйк. Менә шәһәр, дөресрәге, аның кремле, ике рәт җир өеме арасындагы чокыр белән әйләндереп алынган, эчкәреге өем өстенә юан бүрәнәләрне ике рәтле койма итеп бурап күтәргән кура торгызылган, ике койма арасына вак таш, кирпеч, яндырылган балчык, ком төеп тутырылган. Өемнең борылмаларында, бер-берсенә аткан ук барып җитәрлек ара калдырып, шундый ук бүрәнәләрдән машлар күтәрелгән. Ә шәһәргә керү урынында, өем тукталган җирдә, кораллы сакчылар күзәтүендәге куәтле капкалар эшләнгән. Машлар өстендә дә, стена уемнарында да тәрәзәләрдән («бойница»лар) укчы сакчылар тирә-якны күзәтеп торган. Тышкы өем өстеннән очланган бүрәнәләрне бер-берсенә терәп, югары каратып утыртып чыкканнар. Бу корылмаларның барысы өчен дә имән, сирәк очракларда гына нарат файдаланылган.
    Урта Иделнең ул чордагы шәһәрләрендә, шул исәптән Казан артындагы бераз соңгырак шәһәрләрдә дә — Иске Казанда, Арчада, телгә алынып киткән Чаллыда—хәрби корылмалар тулаем менә шундыйрак булган. Агач кура-капкалары хәзергә кадәр сакланмаса да, аларның җир өемнәре һәм чокырлары-урлары күп урыннарда казып тикшерелде.
    Казанның ныгытмалары да шундый булуга бернинди шик юк. Шәһәрнең татарлар чорындагы куралары, 1552 елгы сугыштан соң тәмам җимерелеп бетсә дә, тарихи чыганаклар аларны күзалларлык дәлилләр бирәләр. «Казан каласы,—дип яза «Казан тарихы»ның авторы,— бик тә нык, куәтле, ул ике елга—Казан суы һәм Болак елгасы арасындагы биек тауга утырган, биек һәм юан имән бүрәнәләрдән өелгән җиде стена белән уратып алынган; стеналар эчендә аралаштырып ком һәм таш тутырылган». Елъязмалар да Казан корылмаларын еш кына шулай тасвирлыйлар. «Җиде стена» дигәнне җиде рәтле стена дип түгел, ә зур капкалар арасындагы стена өлешләре дип күз алдына китерергә кирәк.
    Казанның ныгытмалары шәһәргә килү юлы ачыграк булган урыннарда аеруча куәтле итеп эшләнгән. Мәсәлән, Казанга киң фронт белән килергә мөмкин булган Арча кыры ягында кураның калынлыгы 7 сажинга җиткән (14,91 м), ә башка урыннарда 4 сажин (8,52 м) булган; стена алдындагы чокыр 7 сажин тирәнлектә, 3 сажин (6,39 м) киңлектә казылган.
    Гомумән, шәһәрнең авыр капкалардан һәм биек манаралардан торган куәтле имән стенасы XV—XVI йөзләрдә татарларда хәрби-инженерлык эшенең югары дәрәҗәдә булганлыгын раслый. Мондый ныгытманы гадәти һөҗүм белән генә басып алырга мөмкин булмаган, һәм Иван Грозный воеводаларына аны шартлату өчен бик күп дары ташырга туры килгән. Аннары, Казанны алгач, шул ук Грозный мондагы ныгытмаларның шулай ныклы итеп эшләнгәнлекләрен исе-акылы китеп карап йөргән. Аеруча калын һәм биек ныгытманы, бигрәк тә Арча кыры ягыннан һәм Болак буйлап сузылганын, 1530 елда Сафагәрәй хан боерыгы белән эшләгәннәр. Соңыннан чыннан да шул яктан төп һөҗүмнәр ясалган һәм көчле шартлатулар оештырылган.
    Башка шәһәрләрнең дә ныгытмалары куәтле булган. Менә 1552 елның сентябрендә Казанга һөҗүм ясар алдыннан рус гаскәре басып алган Арча каласы турында кыскача тасвирлама. «Ул острог Арча дип атала, нык итеп зур кала кебек төзелгән, һәм башнялары, һәм бойницалар бар, һәм анда кеше бик күп, каланы яхшы саклыйлар». Аннары тагын шул әйтелә, рус воеводасы, шәһәрне тиз генә алып булмаслыгын күреп (куәтле ныгытмалардан һәм күп халык тупланудан тыш, анда тагын 15 мең сугышчы була), пушкалардан, ут яудыргычлардан атарга боерык биргән. Шулай тупка тотканнан соң гына Арчаны ала алганнар.
    Казан артына яуга чыккач, рус полклары татарларның башка ныгытмаларына да барып төртелгәннәр. Рус елъязмачысы шул турыда әйтеп, «зур крепостьлар төзегәннәр алар», дип сокланып куя. Иван Грозный Казанны алу уңаеннан Мәскәүдә Изге соборда сөйләгән нотыгында үзенең күп кенә воеводаларын татар калаларына һәм төбәкләренә таратып утыртканлыгын әйтә. Күпме кала булган—анысы күрсәтелми, алай да «Казан тарихы», патшаның шул сүзләрен конкретлаштырып, рус гаскәрләре «ун көн эчендә зур һәм кечкенә 30 каланы алдылар», дип раслый. Бу кала һәм крепостьларның калдыклары булган шәһәрлекләрнең беразы гына безнең көннәргә кадәр сакланган. Татарларга киләчәктә көрәшергә мөмкинлек калмасын өчен, күбесе бөтенләйгә юк ителгән. Соңыннан аларның урыннары сөрелгән яки анда яңа шәһәрләр төзелгән.
    Казан ханлыгы гаскәрләренең саны хакында да берничә сүз әйтергә кирәк. 1552 елгы Казан сугышы турында сөйләгәндә, рус елъязмачылары Казан эчендә төп хәрби көч сыйфатында 30 мең кеше булганлыгын әйтәләр (моннан тыш, Явыш һәм Япанчы биләр җитәкчелегендә тагын шулкадәр кеше шәһәрдән тышта хәрәкәт иткән). С. Герберштейн да хан карамагында 30 мең сугышчы булганын язган. Бу, әлбәттә, Грозный походына кадәрге саннар. Татар чыганакларында бу хакта нинди дә булса мәгълүматлар сакланмаган.
    Менә шушы саннар соңга таба рус һәм гомумтарих фәненә ныклап кереп киткән. Ләкин, шул вакытлардагы хәлләргә дөрес бәя бирә башласаң, татар сугышчыларының саны турындагы мәгълүматлар шик уята. Безгә мәгълүм булганча, Кырым ханлыгының һәм Нугай Урдасының гаскәрләре 300 әр мең кешедән торган. Зур һәм куәтле дәүләт берләшмәсе булган Казан ханлыгы шул чорның башка татар дәүләтләренә караганда 10 тапкыр азрак санлы гаскәр тотканмы? Юк, билгеле! Җитмәсә, шуны да искә алырга кирәк, бу гаскәрдә Казан ханлыгына кергән башка халыкларның сугышчылары да булган, һәрхәлдә, марилар һәм чуашларның оста укчылар булулары хакында чыганакларда ачык язылган.
    Тагын да килеп, 1506 елда Мөхәммәтәмин хан җитәкчелегендәге Казан гаскәре 100 мең сугышчыдан торган Василий III армиясен кырып салган. Шул ук олы кенәз 1524 елда Казанга 180 меңле гаскәр җибәргән, тик, казанлыларның көчле каршылыгына түзә алмыйча, хурлыкка калып кире кайтып киткән. Боларның барысын да 30 меңле гаскәр белән генә эшләп буламы?!
    Без бу 30 меңне Казан гарнизонындагы сугышчылар саны дип кенә карыйбыз. Моңа ханлыкның җыелма — ополчение гаскәре саны кермәгән. Казанның яңа ханы, яңа гына тәхеткә утырган Ядкәр бу ифрат авыр чорда андый зур гаскәрне җыеп өлгерә алмаган, чөнки Зөя елгасы тамагында рус крепосте төзелү белән бергә Тау ягы ханлыктан аерылып калган, ә Казан арты Казанга һөҗүм башланыр алдыннан бөтенләе белән яулап алынган. Шулай итеп, ханлыкның башкаласы боҗра эчендә калган. Үз вакытында Ибраһим, Мөхәммәтәмин һәм Сафагәрәй ханнар, Казан җиренең барлык гаскәрләрен бергә туплап, русларның Казанга 1469, 1506, 1524, 1530, 1545 еллардагы һөҗүмнәрен кире кайтара алганнар бит.
    Татар сугышчыларының батырлыгы һәм гайрәтлелеге дошманнарының осталыгыннан бер дә калышмаган. Рус коралы һәм рухының бөеклеген пропагандаларга тырышучы рус елъязмалары үзләре дә Мәскәүнең олы кенәзләре белән сугышта татарларның куркусызлыгына сокланырга мәҗбүр булганнар. Бу бигрәк тә югарыда санап кителгән 1506, 1524 һәм 1530 елларда һәм аннан алдагы, мәсәлән, Ибраһим хан идарә иткән чор вакыйгаларын тасвирлаганда ачык күренә. Татар хәрби башлыклары, һөҗүм сугышларында булсын, башка сугыш гамәлләрендә булсын, төрле тапкыр һәм уйланылган хәрәкәтләр ясап, таң калырлык осталыклар күрсәткәннәр.
    Шул чордагы татар сугышчысының батырлыгын яхшырак күз алдына китерү өчен, С. Герберштейн язмасына мөрәҗәгать итик:
    «Кешеләр арасында, башка эшләрдәге кебек ук, сугыш алып барганда да гаять зур охшашмау һәм төрлелек яши. Нәкъ менә мәскәүле, качып котылудан бүтән бер нәрсә турында уйламыйча, тизрәк качу ягын гына карап тора; дошман килеп чыкса яки эләктереп алса, ул каршы торып маташмый.
    Ә татар, аттан егылып төшсә дә, авыр яраланып коралыннан язса да, һаман куллары, аяклары, тешләре белән, гомумән, күпме булдыра ала—каршы тора, һаман көрәшә».
    Татар гаскәренең кораллары да үз чорына җавап биргән. Аларның төп кораллары: ук һәм җәя, кылыч һәм балта, кистән һәм сөңге, калкан, шишәк һәм көбә күлмәк. Бу коралларның һәм хәрби киемнәрнең күбесе яки аларның калдыклары югарыда саналган шәһәрлекләрне казып тикшерүләр вакытында, кайберләре Казан тирәсендә очраклы рәвештә табылды. Әлеге табылдыклар арасында Казан гаскәр җитәкчесенең көбә күлмәге, башлыгы һәм алтын йөгертелгән калканы, аерым кылыч зур әһәмияткә ия. Алтын Урда чорындагы һәм Казан ханлыгы заманындагы коралларның төрләре турында татар фольклоры әсәрләре һәм рус чыганаклары да кызыклы, бай мәгълүматлар бирә.
    Рус, Көнбатыш Европа һәм татар тарихи чыганакларында казанлыларның утлы ату кораллары—туплары һәм авыр мылтыклары да (пищаль) булганлыгы әйтелә. Рус һәм совет тарихи әдәбиятында Казан ханлыгында андый кораллар булмаган, булса да татарлар аннан файдалана белмәгәннәр дип күрсәтеп киленде. Бу һич дөрес түгел! Көнчыгыш Европада утлы корал беренче тапкыр нәкъ менә Урта Иделдә—XIV йөзнең 70 нче елларында Болгар шәһәрендә кулланылган. Шундый корал булуын раслаучы Иске Казан табылдыгы турында без бер тапкыр телгә алган идек инде.
    Ләкин ни өчен соң фаҗигале 1552 елда татар туплары гөрселдәмәгән? Беренчедән, шуннан бер ел элек кенә рус кенәзе Серебряный, Сөембикәне әсир иткәндә, Казан дарысының бөтен запасын Мәскәүгә алып киткән була. Икенчедән, шуннан соң җыелган дарыны 1552 елда Казанны ташлап чыкканда Иван Грозный боерыгы белән хыянәтче Шаһгали хан юк иткән. Ул шулай ук Казан тупларының көпшәләренә кургаш койдырган—кыскасы, үзенең Мәскәү хуҗасы ихтыярына буйсынып, Казанның бөтен утлы куәтен юкка чыгарган.
    Казан гаскәрләренең хәрби кораблары да булган. Үз җирләре аша Европаның иң зур елгалары агып үтә торган дәүләтне хәрби флотсыз күз алдына да китереп булмый. Моны тарихи мәгълүматлар да раслыйлар. Әле 1467 елда ук, Касыйм хан руслар булышлыгы белән Казанга яуга килгәндә, Зөя тамагы ягындагы ярда аны зур-зур көймәләргә төялеп килгән күп санлы гаскәре белән Ибраһим хан каршылый. Елъязмада да нәкъ шулай теркәлгән: «Казан татарлары аларга каршы (русларга һәм Касыймга каршы) судноларда килгәннәр һәм суднолардан ярга чыкканнар», «күп суднолар белән килгән Казан татарлары» һ. б. Ә ике елдан соң татарларның хәрби флотилиясе Казан янында Вятка белән Кама буйлап килгән устюглыларны тар-мар китергән. Руслар көч-хәл белән котылганнар: рус елъязмачылары ук раслаганча, алар бер суднодан икенчесенә сикерә-сикерә ярга чыгып качканнар.
    Гомумән, татар хәрби кораблары шуннан соң да рус гаскәрләренә каршы барлык сугышларда диярлек катнашканнар. Әмма саклану корылмалары шулай югары дәрәҗәдә итеп төзелгән, гаскәрләре яхшы коралланган, талантлы гаскәр башлыклары һәм шулар өстенә көчле хәрби флотилиясе дә булуга карамастан, татарлар ахыр чиктә ни сәбәпле җиңелгәннәр һәм Казан ханлыгы яшәүдән туктаган соң? Бу сорауларның кайберләренә инде өлешчә җавап бирдек. XVI йөз уртасындагы фаҗигале вакыйгаларга бәя биргәндә, бу турыда сүзне тагын дәвам иттерербез.



  • § 43. Казан ханлыгының мәдәнияте
  • § 44. Ханлыкның башкаласы Казан шәһәре
  • § 45. Сәяси тарих. XV йөзнең икенче яртысы
  • § 46. Сәяси тарих. XVI йөзнең беренче яртысы
  • § 47. Казан ханлыгын яулап алу
  • § 48. Башка татар ханлыкларының кыскача тарихы
  • Хронологик таблица


  • Равил ФАХРЕТДИНОВ
    Татарский народ и история Татарстана (на татарском языке)






    ← назад   ↑ наверх