• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Равил Фәхретдинов

    § 37. АЛТЫН УРДАНЫҢ ТАРКАЛУЫ

    Идегәй үлгәннән соң Алтын Урдада яңадан тәхет өчен көрәш көчәя. Хәер, Җучи улусы элеккеге хәлендә булмый инде: кайбер өлкәләр, шул исәптән Кырым да, аерылып чыга. Нәкъ әнә шунда, 1421 елны (кайсыбер мәгълүматларга караганда, 1419 елны ук) Туктамышлар нәселеннән Олуг Мөхәммәт калкып чыга. Аны Алтын Урда ханы итеп Кырымдагы Шырын, Барын карачы биләр кебек затлы нәселләр күтәрә. Ләкин Күк Урдадан Орыс ханның оныгы Борак та баш калкыта—Алтын Урданы тулаем, Олуг Мөхәммәт кулындагы Кырым белән бергә, үзенә буйсындыруны максат итеп куя. Ике арада бәрелеш булып ала—Борак җиңелә һәм Күк Урдасына кайтып китәргә мәҗбүр була. Бу очракта Литваның олы кенәзе Витаутасның кулы уйный: татар ханын дус күреп, ул тизрәк Олуг Мөхәммәткә ярдәмгә килә. Шул ук вакытта Олуг Мөхәммәт Урта Азия белән—Аксак Тимернең улы Шаһрух белән дә татулашып ала.
    Яңа хан Җучи улусының көнбатыш өлешендә хәлен акрынлап көчәйтә башлый. Ул акча сугуны яңадан җайга сала; әйтик, безгә Олуг Мөхәммәт исеме белән 1424—1427 елларны Кырымда гына түгел, Әстерханда һәм Болгарда (дөресрәге—Иске Казанда) сугылган тәңкәләр мәгълүм. Бу хәл аның бөтен Идел буена хуҗа булганын раслый. Шулай да 1427 елны, ханның Литвада булуыннан файдаланып, аның туганнан туган абыйсы Таштимернең улы Дәүләтбирде тиз арада Кырымны кулга төшерә дә хакимиятен Әстерханга чаклы киңәйтә. Ләкин ул анда елдан артыграк кына идарә итә—Олуг Мөхәммәт Әстерханны да, Кырымны да яңадан Җучи улусына куша. Идегәйнең туган-тумачалары, Шырыннарның зур нәселе аны яклап чыга. Төрек солтаны Морат II гә һәм Витаутаска язган хатларына хан Җучи улусын яңадан берләштерү бәхетенә ирешкәнен хәбәр итә. Ливон ордены магистрына 1429 елның 9 сентябрендә җибәргән хатында Витаутас үзе Олуг Мөхәммәтне иң көчле хан дип атый, Урданы кулында нык тота, ди.
    Әмма Витаутас 1430 елны дөнья куя, һәм шуннан соң Олуг Мөхәммәтнең эшләре кирегә китә. Хәер, Литваның үзендә дә тәхет өчен феодаль көчләр арасында низаг куба. Олы кенәз тәхетенә Свидригайло утыра. (Аның туган абыйсы Ягайло XIV йөз ахырындагы тарихи вакыйгалар уңае белән телгә алынган иде инде.) Ике елдан Витаутасның энесе Зигмунд Свидригайлоны тәхеттән бәреп төшерә. Олуг Мөхәммәт ике дә уйламыйча дустының энесен яклый. Бу уңайдан шуны да әйтергә кирәк, Ягайлодан башлап Литва хөкемдарлары, барыннан да бигрәк, Руська каршы тору өчен, Алтын Урда белән дустанә мөнәсәбәттә булалар. Әлеге хәлләрдә Русь Литваны да уздырып җибәрә: Олуг Мөхәммәтнең көчәеп китүеннән шүрләп, аның яңа көндәше Сәетәхмәтне яклап чыга.
    Сәетәхмәт Кәримбирденең улы һәм Туктамышның оныгы булып, 1432 елны Алтын Урда тәхетен дәгъвалый башлый. Аны әүвәл Свидригайло, аннары Мәскәүнең олы кенәзе Василий II яклый. Нәкъ шул чакны Идегәй заманында Алтын Урданың ханы булган Тимеркотлыкның оныгы Кече Мөхәммәт тә баш калкыта. Җучи улусының мәшһүр хөкемдарына ике яктан һөҗүм итеп аяктан егу нияте белән, Русь бер үк вакытта Сәетәхмәткә дә, Кече Мөхәммәткә дә ярдәм күрсәтә. Литваның үзендә низаг кубу сәбәпле, Зигмунд берничек тә Олуг Мөхәммәткә булыша алмый.
    Тәхет дәгъвалап үзара ызгышулар да, чит дәүләтләрнең тыкшынуы да Алтын Урданы тәмам хәлсезләндерә. Өстәвенә әле, моннан йөз ел элек булган кебек, үләт авыруы ябырыла. Бу хакта XV йөзнең Мисыр тарихчысы әл-Мәкризи, әлеге хәлләрнең замандашы буларак: «833 елны (1429 елның 30 сентябреннән 1430 елның 10 сентябренәчә) һәм аннан алдагы елларда Сарай вә Дәшти җирләре белән Кыпчак далалары зур корылыктан интегә һәм гадәттән тыш көчле үләт чире кичерә; халык нык кырыла, алардан (татарлардан) бик аз кавем мал-туары белән исән кала»,—дип яза. Гәрчә ул галим Җучи улусына килеп, мондагы хәлләрне үз күзе белән күрмәсә дә, үләт чиреннән татарларның күпмесе кырылганын, күпмесе исән калганын тәгаенли алмаса да, галимнең шулай дип язып калдыруы зур афәт булганын раслый.
    Ил эчендә барган низаг белән афәт XV йөзнең 30 нчы еллар азагында шактый халыкның күрше дәүләтләргә күчеп китүенә сәбәп була. Витаутасның югарыда телгә алынган Ливон ордены магистрына язган хатында: «Безгә Киев җирләреннән куп санда татарлар килде; алар сугыштан гаҗиз булганнар... дустанә кабул итүебезгә өмет баглыйлар»,—дигән хәбәр дә бар. Алтын Урда тарихын өйрәнүче М. Г. Сәфәргалиевнең язуына караганда, нәкъ әнә шул елларны Литвада яшәүче татарларның саны бик нык арта. Ул, билгесез бер авторның «Польша татарлары тарихы» дигән 1558 елгы хезмәтеннән мондый мәгълүмат китерә: Витаутас хакимлек иткән дәвернең азагына таба, ягъни 1430 елгача, Литвада 40 мең татар сугышчысы һәм аларның гаиләләре була; 1588 елны исә Литва белән Польшадагы татарларның саны 200 меңнән артып китә. XIV йөзнең 20—30 нчы елларында, бераз аннан да алдарак, бик күп татар Молдова җирләре аша Румыниягә күченеп китә.
    Бүгенге көндә Литва, Польша, Румыния җирләрендә яшәп ятучы татарларның тарихы әнә шул дәверләрдән башланганы инде аңлашыла булса кирәк. Татарларның шактые, бигрәк тә аксөякләре, Мәскәү тирәсенә дә елыша. Андыйлары гәрчә руслашып китсә дә, үз кабиләләреннән килгән борынгы исемнәрен саклап кала. Әйтик, мәшһүр Кырым морзалары Туган-Барын кавеменнән берәү Василий II гә хезмәткә яллана да Туган-Барановский дигән данлыклы боярлар нәселен башлап җибәрә. (А. Купринның «Гранат кашлы беләзек» дигән повестен укысагыз, шул фамилиядәге рус кенәзен хәтерлисез булыр.)
    Алтын Урданың соңгы ханы Олуг Мөхәммәткә әйләнеп кайтыйк. XV йөзнең 30 нчы еллары беткәнче ул әле тәхеттә утыра. Бер маҗаралы хәлне рус елъязмалары болай тасвирлый. Мәскәүнең олы кенәзе Василий II белән Дмитрий Донскойның улы, Галиция-Звенигород җирендә кенәзлек итүче Юрий Дмитриевич 1432 елны ханның хозурына киләләр. Бу—Россиянең Алтын Урдага ясак түләп торган чагы, кенәзләр елның-елында хан янына килеп, ярлык алырга тиеш булалар. Бу юлы алар ханның хөкеменә мохтаҗ: һәр икесе дә үзен олы кенәз дәрәҗәсенә лаек саный һәм бөтен Руська хуҗа булырга тиеш дип таба. Әлегә олы кенәз булып Дмитрийның энекәше (туганының улы) Василий торса, Дмитрийның үз улы Юрий бу дәрәҗәгә үзен хаклырак саный. Алар шулай байтактан бирле үзара ызгышып, низаглашып яши торгач, бу бәхәсне рәсми төстә үзләре әле һаман буйсынган Урда ханы гына чишсә чишә алыр дип, Олуг Мөхәммәткә киләләр.
    Әмма хан сараенда да төпле генә бер фикер туплый алмыйлар: кайбер әмирләр Юрийны, икенчеләре Василийны яклый. Мәсьәләне хәл итмичә бер ел сабыр итәргә ниятлиләр. 1433 елны җыелгач исә бәхәсне Василий файдасына хәл итәргә дип килешәләр, Юрий карамагына тагын бер рус каласын бирергә дип карар кылалар. Тик шул чагында Кырымның карачы бие Шырын-Тәгин килеп кенә эшне боза: ул ачыктан-ачык Юрийны яклый, мәсьәләне аның файдасына хәл итмәсәң, Кече Мөхәммәткә мөрәҗәгать итәм дип, Олуг Мөхәммәтне уйланырга мәҗбүр итә. Хан сараендагы шушы бәхәс, шушы тарткалашу ханның инде мәсьәләне үз белдеге белән хәл итә алмавын күрсәтә. Ә инде Кырымның иң зур бәкләре яклаган Кече Мөхәммәт исеменнән янау ханны чыннан да борчуга сала.
    Алтын Урда белән ипле генә идарә итеп килгән, зур уңышлар казанган Олуг Мөхәммәткә каршы көнчыгыштан Кече Мөхәммәтнең бик җитди янаганын Иосифат Барбародан да укып белергә мөмкин: «Татар далаларында 1438 елны Улумахмет хан дигән хан идарә итте; аның бу исеме «бөек Магомет император» дигәнне аңлата. Ул озак еллар дәвамында идарә итте»,—ди һәм болай дип тә яза: хан үзенең халкы белән Руська якынрак далада, ягъни Алтын Урданың көнбатыш өлешендә чакны Идегәйнең улы, гаскәр башлыгы Нәүрүз белән аралары бозыла; шуннан Нәүрүз үзенең гаскәре белән Идел артына китеп, Кече Мөхәммәткә барып кушыла. Анысы аның «татар императорлары кавеменнән. Бу икәү бер фикергә киләләр дә, хәрби көчләрен берләштерәләр һәм әлеге Улумахмет ханга каршы барырга карар кылалар». Олуг Мөхәммәтнең хәле мөшкел икәнлеге рус чыганакларында да чагыла. Әйтик, Мәскәүнең елъязмалар җыентыгы ул чакны аның өстенә «Кичи Ахмет царь» сугыш белән бара, ди (рус чыганакларында мөселман кешесенең исемен төрлечә, әйтик, Мухамед, Махмуд, Ахмед яки Ахмет дип язу гадәте яшәп килә). Кече Мөхәммәтнең гаскәре Әстерхан яныннан уза да, чиркәс җирләрен әйләнеп үтеп, Таман даласына чыга, аннары Дон елгасы буйлап төньякка юнәлә. Кече Мөхәммәтнең яу белән килүен ишетеп, татарларның күбесе аның ягына авыша; Олуг Мөхәммәткә үзенең гаскәр башлыклары да хыянәт итә. Иосифат Барбаро ханның дошманга каршылык күрсәтеп азаплануын мәгънәсезлек дип аңлавы турында яза: «Урданы ташлап, уллары һәм бүтән кешеләр белән бергә качып китә. Кезимахумет (Кече Мөхәммәт) исә үзен ул халыкның ханы дип игълан итә».
    Олуг Мөхәммәт Урта Иделгә, Россия чигенә якынрак күченә; без аның шуннан соңгы язмышын бераз соңрак, Казан ханлыгына багышланган бүлектә бәян итәрбез. Кече Мөхәммәт исә, Җучи улусының көнбатыштагы өлешен дә үз кулына төшергәннән соң, югырада телгә алынган Сәетәхмәткә каршы ныклап торып сугышырга тотына. Хәер, анысы инде шул заманнарда хасил булган Кырым ханлыгына, тагын да күбрәк Алтын Урданың турыдан туры варисы булып калган һәм көньяктагы җирләрен биләгән Олы Урдага бәйле мәсьәлә. Көнчыгышта да зур үзгәрешләр булып ала: аннан да элегрәк Нугай Урдасы, аннары инде Себер ханлыгы белән Әстерхан ханлыгы аерылып чыга.
    Ул дәүләтләрнең һәркайсы ниләр кичергәнен без әле түбәндәрәк күрербез. Хәзер исә «Идегәй» дастанының азагына, Алтын Урданың фаҗигале язмышы тасвирланган юлларга күз салыйк:
    Идел йортны дау алды,
    Яу өстенә яу килде,
    Идегәй әйткән көн килде.
    Чыңгызның куйган хан тагы*
    Кан тагы булып әверелде;
    Хан сарае камалды.
    Кырым, Казан, Аждаркан**
    Башлы-башлы ил булды,
    Алтын Урда таралды.
    Бату, Бәркә, Мәнгүтимер, Үзбәк һәм Җанибәк ханнар заманында кодрәтле вә бердәм булган Алтын Урданың таркалуы гаять күп төрле объектив һәм субъектив, бик җитди сәбәпләр аркасында килеп чыга. Ул сәбәпләрнең һәммәсе дә ачылып беткәне дә, тарихи чыганакларда тулаем тасвирланганы да юк. Әмма кайчандыр шөһрәтле вә кодрәтле Алтын Урда дәүләтенең бөтенләйгә таралып китү сәбәпләренең кайсыберләрен һич шикләнмичә санап китәргә була: ике мәртәбә табигый афәт килеп, шактый халыкны кыра; Аксак Тимер яу белән килеп, миһербансызлык кылып иң эре калаларны, мәдәният, һөнәр һәм сәүдә үзәкләрен җимерә, шуның аркасында миллионнан артык кеше я һәлак була, я әсир төшә; Россия көчәеп китә һәм әледән-әле Җучи улусына бәйләнә башлый (Куликово сугышы һәм бүтән төрле сәяси вакыйгалар); ниһаять, бернинди сәбәпсез-нисез купкан фетнә, тәхет бүлешә алмыйча үзара низаглашу, эре җир биләүчеләрнең берөзлексез тарткалашу-ызгышулары.
    Бөек Гегель тарихның кешеләрне акылга утырта алмавы турында ачынып язган иде. Даһи философ үлгәнгә дә 160 елдан артык вакыт узды, хәзер инде без мәгърифәт чәчәк аткан XX йөз белән дә саубуллашабыз. Кешелек дөньясы безнең эраның өченче меңъеллыгына тәвәккәлләп аяк басарга әзерләнә һәм әйбәт якка зур үзгәрешләр булыр дип өметләнә. Барча җиһанга мәгълүм цивилизация-мәдәният үзәге булган Алтын Урданың фаҗигале язмышы халыкларны иминлеккә һәм бердәмлеккә өндәсен иде.
    Сораулар һәм биремнәр:
    1. Туктамыш ханның Алтын Урданы ни рәвешле яңадан бердәм дәүләт итәргә тырышканын сөйләгез.
    2. Аксак Тимер нинди шәхес була һәм ул Алтын Урда язмышында нинди эз калдыра? Аксак Тимер белән Туктамыш арасындагы сугышларны һәм аларның нәтиҗәләрен сөйләп бирегез.
    3. Идегәй хакында ниләр беләсез? Аның казанышларын һәм хаталарын санап күрсәтегез. Аның фаҗигасе нидә дип уйлыйсыз?
    4. Кыскача гына Алтын Урданың соңгы дәверен сөйләп бирегез. Олуг Мөхәммәт ханның исеме белән бәйле булган нинди тарихи хәлләрне беләсез?
    5. Алтын Урданы таркалуга китергән сәбәпләрне сөйләгез. Шуларга бәя бирегез.
    ТАРИХИ ЧЫГАНАКЛАР
    Мәмлүк солтаны Бибарсның (1260—1277) сәркатибе Ибне Абу әз-Заһир төзегән «Әл-Малик әз-Заһирның тормышы» дигән китаптан:
    Алтын Урда ханы Бәркәнең 1263 елда Мисыр солтаны Бибарсның илчеләрен кабул итүе
    «Ул (Бәркә) 100 кеше сыйдырырдай зур чатыр эчендә утыра иде; чатырның тышы ак киездән булып, эчке ягы кытай ефәге, асылташлар, энҗеләр белән бизәлгән. Ул үзе тәхеттә утыра, янында өлкән хатыны, як-ягында 50—60 әмире эскәмияләргә утырышкан иде. Болар килеп кергәч тә, ул үзенең вәзиренә хатны укырга әмер бирде. Аның янындагы баш казый, хатны тәрҗемә итеп бетергәч, язмаларны ханга тапшырды, шуннан солтанның котлавы аның янындагыларга төркичә укылды. Алар (татарлар) моңа бик сөенделәр; Бәркә илчеләргә җавабын тапшырып, алар белән бергә үзенең илчеләрен дә җибәрде. Янындагы әмирләренең һәркайсының мулласы белән мәзине бар икән; хатыннарының да үз имамнары белән мәзиннәре бар. Мәктәпләрдә балалар изге Коръән сүзләрен укыйлар икән».
    XIV йөздәге гарәп сәяхәтчесе Ибне-Баттутаның «Шәһәрдәге могҗизалар вә сәяхәттәге искиткеч хәлләрдән тамашачыларга бүләк» дигән китабыннан:
    Алтын Урданың башкаласы Сарай шәһәре (Сарай-Бәркә) турында
    «Сарай шәһәре—гаҗәеп матур вә биниһая зур шәһәрдер, ул тигез җирдә утыра, халкы күп, урамнары киң, базарлары матур. Көннәрдән бер көнне аксакал белән шәһәр әйләнмәк, аның зурлыгын чамаламак булдык. Үзебез шәһәрнең бер башында яшәп, иртән сәфәр кылган идек, икенче башына өйләдән соң гына барып җиттек... Бушлык та, бакча-мазар да юк, рәттән өйләр тезелгән. Шәһәрдә унөч Җамигъ мәчет булып, башкалары бихисаптыр».
    Татар халык дастаны «Идегәй»дән:
    Идегәйнең Идел-йортка багышланган монологы
    И Идел-йорт, Идел-йорт,
    Идел эче имин йорт,
    Атам кияү булган йорт—
    Иелеп тәзем кылган*** йорт;
    Анам килен булган йорт—
    Иелеп сәлам әйткән йорт;
    Кендегемне кискән йорт,
    Керем-коңым юган йорт;
    Бия сауган сөтле йорт,
    Кымыз эчкән котлы йорт;
    Идел—Җаек арасы
    Елкы белән тулган йорт,
    Казан — Болгар арасы
    Кала белән тулган йорт;
    Ашлы белән Ибраһим****
    Ашлык белән тулган йорт,
    Ата-бабам тоткан йорт,
    Котлы булсын туган йорт!
    XV йөзнең беренче яртысы гарәп тарихчысы, язучы һәм сәяхәтче Ибне Гарәбшаһның «Аксак Тимер язмышындагы күрәзәлек могҗизалары» дигән китабыннан:
    XV йөз башындагы татар җирләре һәм татарлар турында
    «Бу—төрле җәнлекләр һәм төрки кабиләләр белән тулган, [һәр] яктан чикләнгән (сакланган) һәм бар өлешләре дә эшкәртелә торган, бик киң, шифалы һавага һәм саф суга бай, чын мәгънәсендә татар җире. Аның кешеләре — [чын] ирләр, сугышчылары— [менә дигән] укчылар. Телләре ягыннан алар иң матур сөйләүче төркиләр, тормышта — иң гаделләр, төскә-биткә—иң чибәрләр, матурлыкта— иң камилләр».
    А. В. Терещенконың 1830 елларда Сарай-Бәркә урынында үткәргән археологик казуларыннан:
    Җир астында табылган матди культура истәлекләре
    «Әйләнәсе ике йөз ун сажинлы (447,3 м), дүртпочмаклы мәйданда бик күп санда түбәндәге әйберләр табылды: төсле һәм пыяла савыт ватыклары, касәләр, кара савытлары, тире һәм күн итекләр белән башмаклар тегү өчен кисеп куелган тире кисәкләре, киндер һәм ефәк тукымалар, киемнәр— болар барысы да янып, яраксыз хәлгә килгәннәр; пычаклар, ятаганнар (кәкре хәнҗәр), кылычлар, балталар, тимер көрәкләр, табалар, тәһарәт алу өчен кирәк булган ләгәннәр, кисәү агачлары, чакма таш һәм чакма мамыгы, чуен казаннар, бакыр касәләр, озынча савытлар, шәмдәлләр, бәйләү энәләре (бишинә), тимер кайчы сыныклары, муенсалар, янган кәгазь, төнге яктырткычлар (лампалар), каен тузы, «кука» (?) үләненнән үрелгән япма... кадаклар, ыргаклар, ишек элгечләре, асылмалы һәм эчке йозаклар, пешкән ипинең янган кисәкләре, арыш һәм бодай ярмалары, әстерхан һәм гадәти урман чикләвекләре, язу карасы ясый торган вак чикләвекләр, имән чикләвекләре, бадәм (миндаль), йөзем, караҗимеш, чия, шәраб җиләкләре, шәфталулар (персик), пестәләр (фисташка), канәфер, борыч, ногыт борчагы, мөселман (ягъни көньяк) бодае, кофе. Шунда ук өч таш подвал эчендә мондый әйберләр ята иде: кристалл кисәкләре, зәңгәр, сары, күк, яшел, кызыл һәм ак буяулар, камыт һәм йөгән боҗралары, ат авызлыклары, тимер чылбырлар, дагалар, тәгәрмәч чөйләре, сумала, бакыр калайлар, беләүләр, кайраклар, язу яза торган грифель такталар, буяу изә торган ташлар, кегльләр һәм шарлар (уен төре), бакыр чыбык, китмәннәр, ачыташ, селитра, тары. Бер урында табылган әйберләрнең күп төрле булуына карап, монда базар булганлыгын фараз итәргә мөмкин, чөнки Шәрык базарларына хас булганча, монда товарларны саклау өчен таш склад эшләнгән булган». Башка урыннарда А. В. Терещенко һәм аның хезмәткәрләре бай биналарның калдыкларын табалар. Аларда бронза көзгеләр, көмештән эшләнгән ювелир әйберләр, мозаика һәм майолика—чынаяк кирпечләр, төсле ялтыравык йөгертелгән затлы савыт-саба, ишекләрнең бакыр тышлыклары, кечкенә бакыр савытлар һәм җиз тәңкәләр, сөяктән ясалган күп төрле әйберләр, алтын тәңкәләр, штукатур кисәкләре, бронзадан эшләнгән яктырткычлар-лампалар, прәшкәләр, гарәп хәрефләре язылган мәрмәр шәмдәлләр бик күп була.



  • 6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ
  • § 38. Казан ханлыгының барлыкка килүе
  • § 39. Җире һәм халкы. Ханлыкның башлангыч чоры
  • § 40. Икътисадый тормыш. Хуҗалык итү, һөнәрчелек һәм сәүдә
  • § 41. Дәүләт белән идарә итү һәм иҗтимагый төзелеш
  • § 42. Хәрби эшчәнлек һәм кораллар
  • § 43. Казан ханлыгының мәдәнияте
  • § 44. Ханлыкның башкаласы Казан шәһәре
  • § 45. Сәяси тарих. XV йөзнең икенче яртысы
  • § 46. Сәяси тарих. XVI йөзнең беренче яртысы
  • § 47. Казан ханлыгын яулап алу
  • § 48. Башка татар ханлыкларының кыскача тарихы
  • Хронологик таблица


  • Равил ФАХРЕТДИНОВ
    Татарский народ и история Татарстана (на татарском языке)






    ← назад   ↑ наверх