• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Равил Фәхретдинов

    § 7. ҺУННАР ҺӘМ ХАЛЫКЛАРНЫҢ БӨЕК КҮЧЕШЕ

    Моннан 1600 еллар элек, безнең эраның IV гасыры азагына таба, халыкларның Бөек күчеш чоры башлана. Көнбатыштан, Балтик буеннан көнчыгышка таба күпләгән борынгы герман кабиләләре үтеп керә һәм үзләренең юлында көнчыгыштан килүче күчмә кабиләләрнең тагын да көчлерәк ташкыны белән кара-каршы очраша. Бу ике агым бер-берсе белән очрашкач, үзара кушылып, куәтле яңа ташкын барлыкка китерәләр. Анда өстенлекне күчмәләр—һуннар ала. Күченү бөтен Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европага җәелеп, кабиләләрнең аралашуы нәтиҗәсендә яңа этник берләшмәләр һәм халыклар барлыкка килә.
    Халыкларның Бөек күчеше антик дөньядагы колбиләүчелек строен юкка чыгарган. Евразия тарихында яңа тарихи чор башланган— феодаль мөнәсәбәтләр барлыкка килгән. Колбиләүчелек строеның юкка чыгуы баштарак антик цивилизациянең җимерелүенә китерсә дә, яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр гомере беткән иске мөнәсәбәтләрне алыштырган. Яңа, беренчел феодализм чоры башланган.
    Шулай итеп, урта гасырлар чорындагы бөтен Иске Дөньяның сәяси һәм этник йөзе үзгәрүгә һуннар сәбәпче булган. Ә кемнәр соң алар? Һуннар — б. э. к. IX гасырдан ук хунну исеме белән мәгълүм булган төрки телле күчмә кабиләләр. Алар шул чордагы Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр. Вакытлар үтү белән аларда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә башлап, б. э. к. II гасырда башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләт оешкан. Тагын күпмедер вакыт үткәч, каршылыклар ныграк кискенләшкән, һәм күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк хуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяктагылары Җидесу ягына, хәзерге кыргыз-казакъ далаларына таба күченеп киткәннәр. Аларның да бер кадәресе далада калган, икенче өлеше исә, иң зур күпчелеге, арырак, көнбатышка, көньяк Уралга таба юлын дәвам иттергән.
    Менә шушы һуннар инде (көньяктагы элгәре хуннулардан аерып нәкъ менә аларны һуннар дип атаганнар) IV гасырда кояш батышы ягына үзләренең атаклы походларын башлаганнар. Алар Иделне кичеп, Азов (Азак) диңгезенә һәм аннары Кырымга кадәр барып җиткәннәр. 375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих патшалыгын тар-мар итеп, Үзәк Европага килеп кергәннәр, элекке Рим империясе җирләрен яулап алганнар. Көнбатыш Евразиянең гаять зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа империя — һун империясе барлыкка килгән.
    Тагын 60—70 ел үткән. V гасырның 30 нчы елларында империя икегә аерылган: көнбатыштагы яртысы белән Аттила, ә көнчыгыштагысы белән Блада идарә итә башлаган. 445 елны Аттила үзенең көндәшен үтерткән һәм Евразиянең зур өлешенә тулы хакимиятле хуҗа булып әверелгән. Дәһшәтле җиһангир һәм талантлы гаскәр башы Аттила 453 елда үлгән. Империя таркалган, аерым кабилә берлекләре аерылып чыккан, һуннар үзләре башка төрки кабиләләр, шулай ук аланнар, готлар, славяннар һәм мадьярлар белән кушылып, йотылганнар. Көнчыгыш Европада һуннарга гына карый торган археологик истәлекләр хәзергә аз табылган. Моны аларның һәрвакыт күченеп йөрүләре һәм башка кабиләләргә кушылып бетүләре белән аңлатып буладыр.
    Һуннар Европа һәм Азиядәге күп халыкларның һәм, әлбәттә, беренче чиратта төрки телле халыкларның ерак тарихында зур эз калдырганнар. Сезнең игътибарга, үзләренең замандашлары калдырган мәгълүматларга таянып, бу ерак чорлардагы күчмәләрнең тормыш-көнкүреше хакында кыскача гына тасвирламалар тәкъдим итәбез. Алар тагын шунысы белән дә кызыклы, чөнки һуннар тарихта мәгълүм беренче төрки кабиләләр булып исәпләнәләр.
    Грек авторы Аммиан Марцеллинның «Тарих» дигән атаклы язмаларында элгәреге урта гасырда яшәгән бу сугышчан һәм көчле күчмәләргә тасвирлама бирелгән. Автор ул хезмәтне IV гасырның соңгы чирегендә, ягъни һуннар Европа далаларына басып кергән чорда язган.
    Шул чор Европа кешесенә һуннар чиле-пешле ит белән туенучы вәхшиләр булып күренгәннәр. Аның язуына караганда, һуннарның кигәннәре киндер күлмәк тә тире кием, кыйгач башлык, аякларында—кәҗә тиресеннән тегелгән йомшак итекләр. Алар гомер буе күченеп йөриләр, һәм аларның туган җирен беркем дә әйтә алмый. Бала ана карынында бер урында ярала, икенче бер төштә дөньяга килә, тагын да еракта күкрәк сөте имеп тәпи баса.
    Һуннар атларга карата аеруча кайгыртучанлык күрсәткәннәр. Картлар, балалар һәм хатын-кызлар өсте ябулы, көймәле арба тирәсендә, көндәлек тормыш, көнкүреш шөгыльләре белән мәшгуль. Ә балачактан ук атта йөрергә күнеккән ир-егетләр һәм үсмерләр җәяү йөрүне хурлыкка санаганнар, һуннар кылыч, авыр очлы ук һәм озын аркан белән коралланганнар. Дошман белән бик сирәк очракта гына кул сугышына чыкканнар (андый чакта кылычтан оста файдаланганнар), ә гадәттә дошманга ерактан ук яудырганнар һәм, чапкан шәпкә аркан ыргытып, аны ияреннән тартып төшергәннәр.
    Гомумән, урта гасырның язма чыганакларында күчмәләрне тасвирлаганда ике төрле караш аерылып тора. Бериш язучылар, тарихчылар һәм сәяхәтчеләр күчмәчелекне чиктән тыш тәнкыйтьләгәннәр, дала кешеләре тормышының кара якларына гына басым ясаганнар: аларның дошманга карата аяусызлыгын, җиңелгәннәргә карата рәхимсезлеген, көнкүрештә талымсызлыгын, дөньяда бары тик көч-куәткә генә табынуларын күпертеп күрсәтергә тырышканнар. Алар хәтта күчмәләрнең тышкы кыяфәтләрен дә өнәмичә сурәтләгәннәр, европалыларга һәм иранлыларга аларның монголча йөзләре бер дә ошамаган. Бу авторлар далалыларның ат өчен җан атуларын да котны алырлык итеп бозып сурәтләгәннәр. Борынгы язмаларда һәм риваятьләрдә фантастик кентаврлар—ярымкеше, ярымат образлары барлыкка килгән.
    Икенче бер төркем урта гасыр авторлары дала халкын идеаллаштырганнар. Күчмәләрнең табигать эчендә кайнаулары, хайваннарны, бигрәк тә атны яратулары, аларның атта йөрү осталыгы, камилләшкән сугыш күнекмәләре, туганлашу йолалары, өлкәннәрне һәм ата-баба рухын ихтирам итүләре, кырыс дала кануннары, караклык һәм уйнашлык өчен рәхимсез җәза бирү йолалары замандашларында «дала каһарманнары» образын тудырган. Ил җыеннарында юлбашчылар сайлаганда гади күчмәләрнең үз фикерләрен әйтә алулары, шундый хокуклары булу урта гасыр европалыларын гаҗәпкә калдырган.
    Әмма тегеләрнең дә, боларның да язмаларында күчмә халыкларның тарихын һәм тормышын сурәтләргә, аны дөрес итеп бирергә тырышу сизелеп тора. Көнкүрешне күзәтүләрен яу-сугышларны тасвирлау белән аралаштырып, алар күчмәләрнең сәяси, социаль-икътисадый тормышын мөмкин кадәр тулырак күрсәтергә тырышканнар, шуның белән Евразия дөньясындагы күп кенә төрки телле халыкларның борынгы тарихын ачарга ярдәм иткәннәр.



  • § 8. Көнчыгыш Европада һәм Урта Идел буенда беренче төркиләр
  • § 9. Евразия далаларындагы күчмә төркиләр. Аварлар, болгарлар, хәзәрләр
  • § 10. Евразия далаларындагы күчмә төркиләр. Төрекләр, бәҗәнәкләр, кыпчаклар
  • 3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
  • § 11. Төрки каханлыгы
  • § 12. Кимәк каханлыгы
  • § 13. Хәзәр каханлыгы
  • § 14. Бөек Болгар иле
  • 4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
  • § 15. Идел буендагы беренче болгарлар. Яңа болгар дәүләте—Идел Болгары оешу
  • § 16. Болгар дәүләтенең җире, халкы, күршеләре
  • § 17. Хуҗалык итү, һөнәрчелек һәм хәрби эшләр
  • § 18. Иҗтимагый-сәяси төзелеш
  • § 19. Болгар шәһәрләре. Болгар һәм Суар
  • § 20. Бүләр һәм башка шәһәрләр. Авыллар
  • § 21. Мәдәният һәм мәгърифәт
  • § 22. Тышкы элемтәләр
  • 5. АЛТЫН УРДА
  • § 23. Борынгы татарлар һәм Чыңгыз хан
  • § 24. Монгол яулары һәм Алтын Урданың барлыкка килүе
  • § 25. Алтын Урданың башлангыч дәвере. Бату хан
  • § 26. Алтын Урданың кодрәтле чоры. Үзбәк хан
  • § 27. Алтын Урданың сәяси-дәүләт төзелеше
  • § 28. Алтын Урданың икътисадый тормышы
  • § 29. Гаскәр һәм корал төрләре
  • § 30. Алтын Урда шәһәрләре. Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркә
  • § 31. Алтын Урданың башка шәһәрләре
  • § 32. Алтын Урданың мәдәнияте. Матди дөнья
  • § 33. Алтын Урданың мәдәнияте. Рухи дөнья
  • § 34. Алтын Урда дәүләтендә Болгарның тоткан урыны
  • § 35. Иске Казан
  • § 36. Туктамыш, Идегәй һәм Алтын Урданың куәтен торгызуда соңгы омтылышлар
  • § 37. Алтын Урданың таркалуы
  • 6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ
  • § 38. Казан ханлыгының барлыкка килүе
  • § 39. Җире һәм халкы. Ханлыкның башлангыч чоры
  • § 40. Икътисадый тормыш. Хуҗалык итү, һөнәрчелек һәм сәүдә
  • § 41. Дәүләт белән идарә итү һәм иҗтимагый төзелеш
  • § 42. Хәрби эшчәнлек һәм кораллар
  • § 43. Казан ханлыгының мәдәнияте
  • § 44. Ханлыкның башкаласы Казан шәһәре
  • § 45. Сәяси тарих. XV йөзнең икенче яртысы
  • § 46. Сәяси тарих. XVI йөзнең беренче яртысы
  • § 47. Казан ханлыгын яулап алу
  • § 48. Башка татар ханлыкларының кыскача тарихы
  • Хронологик таблица


  • Равил ФАХРЕТДИНОВ
    Татарский народ и история Татарстана (на татарском языке)






    ← назад   ↑ наверх