• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ахмет Ерикей

    Әхмәт Ерикәй

    (1902-1967)

    Күгәрчен

    Күк күгәрченкәй, чибәркәй,
    Хат тактым канатыңа.
    Илт еракка хатларымны,
    Биек таулар артына.

    Күгәрченкәй, бар еракка,
    Җилләр искән җиргә бар;
    Ил чигендә батыр егет
    Хезмәт иткән җиргә бар.

    Ак кәгазьләрне тутырып
    Хат яздым тырыша-тырыша;
    Шушы хатым барып җитсен
    Иркәмә таулар аша.

    Тизрәк-тизрәк ил чигенә
    Барып җит син, күгәрчен,
    Синең канатыңа тагып,
    Сәлам хатын җибәрсен!..

    Күк күгәрченкәй, чибәркәй,
    Хат тактым канатыңа.
    Оч, күгәрчен, бар еракка,
    Биек таулар артына.

    * * *

    Алсу таңнар атканда,
    Елгадан су алганда,
    Агым суга карап тордым,
    Ак күбекләр акканда.

    Карадым мин елгаларга,
    Дулкынланып су ага.
    Тау буйлатып, ат уйнатып,
    Эскадрон үтеп бара.

    Сайрый сабан тургае,
    Баш өстемдә моңаеп;
    Ә каршымда егет тора,
    Кояш кебек елмаеп.

    Күз алдымда дулкыннар,
    Күз алдымда ал нурлар.
    Егетнең фуражкасында
    Балкып торган йолдыз бар.

    Шомырт төсле күзләре,
    Ай шикелле йөзләре,
    Тавышы матур, үзе батыр,
    Май шикелле сүзләре.

    — Әй чибәр кыз, чибәр кыз,
    Ерак юлдан килдек без,

    Су белән сыйла атымны,
    Сугышларда йөрдек без.

    — Ярый!— дидем, су бирдем,
    Егет атын эчердем.

    — Суың өчен рәхмәт, диде,
    Инде бер үптер,— диде.

    Кып-кызыл булды битем,
    Сүз әйтеп өлгермәдем.
    Тик сиздем татлы, ширбәтле,
    Ут кебек иреннәрен.

    Атка менеп китте егет,
    Су буенда мин калдым.
    Ак күбеккә карый-карый,
    Чиләгемә су алдым.

    Өйгә кайттым су алып,
    Аккош кебек моңланып,
    Төн буена җәфаландым,
    Йокламадым уйланып.

    Көннәр уза җил кебек,
    Истән чыкмый шул егет.
    Ул кайтыр да әкрен генә
    Тәрәзә чиртер кебек...

    * * *
    Ак йолдызлар зәңгәр күк йөзендә
    Әлдән-әле атылып китәләр;
    Ләкин алар һава диңгезендә
    Эз калдырмый гына үтәләр.

    Ә без, иркәм, гәүһәр йолдызларны
    Көнләштереп, чаңгы шуарбыз;
    Энҗе төсле карда, эзләр сызып,
    Күкрәк киереп иркен суларбыз.

    Назлап кына сине җил култыклар,
    Ул да гашыйк кара күзләргә;
    Әнә көмеш бәсләр көтеп тора
    Чәчләреңне синең бизәргә.

    Безне күреп, әнә ай елмая,
    Айга түгел, алга карыйк без;
    Чаңгы кебек матур эз калдырып,
    Гомер юлы белән барыйк без.

    Икәүләшеп бергә, давыл кебек,
    Метеор кебек очыйк, гүзәлем;
    Кәркем күрер тормыш чаңгыбызның
    Балкып калган якты эзләрен.


    Зәңгәр күзләр

    Зәңгәр күзләр, зәңгәр күзләр,
    Зәңгәр күзләр, кайда сез?
    — Сез!— дисәм дә, өзелсәм дә,
    Эзләсәм дә, файдасыз...

    Зәңгәр күз, дип, зәңгәр күз, дип
    Эзләде минем күңел.
    Эзләдем, таптым, югалттым,
    Инде табылачак түгел.

    Зәңгәр күзләр, зәңгәр күзләр,
    Зәңгәр күзләр тиң түгел.
    Тиң түгеллеген дә беләм,
    Өзелеп сөя яшь күңел.

    Күзләреңне, күзләреңне,
    Күзләреңне күзләдем.
    Синең зәңгәр күзләреңнән
    Күп өметләр эзләдем.

    Күзләреңдә, күзләреңдә
    Янып торган ут күрәм.
    Зәңгәр күзләрең алдында
    Мин үземне юк күрәм.



    ← назад   ↑ наверх