• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Әмирхан Еники

    Бала

    Сөекле кызым Резедага багышлыйм

    Лейтенант Иванов ротасы урман эче буйлап зур саклык белән алгы позициягә таба китеп бара. Дошман самолеты күренә калса, тизрәк агачлар арасына яшеренергә уңай булсын дип, кызылармеецлар юлның ике ягыннан пар-пар тезелешеп баралар.

    Юл ат, арба, машина эзләре белән тулы. Җәяүлеләр дә күп үткән булса кирәк: дымлы комда солдат итекләреннән, хатын-кыз ботинкаларыннан калган эзләр дә ярылып ята. Бу юл — бүгенге мәхшәрнең бердәнбер телсез шаһиты. Ике туганның бер үк эзгә басканын бары ул гына белә. Ә шулай да ул бу сәгатьтә нинди мәкерле тыныч һәм нинди буш.

    Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын. Кояш чыккан вакыт. Мәһабәт төз наратларның очлары җылы нурга манчылып, рәхәт бер талгынлыкка бирелгәндәй, шылт та итмичә, тик кенә торалар... Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле, җилфердәшәләр... Ачык урыннарда, җиргә таба сыгыла төшеп, хәрәкәтсез ак томан ята. Үлән эченнән узсаң, шунда ук итекләрнең йөзләре ялтырап чыга һәм эзләр, яшькелт-кара тасмадай, артта сузылып кала. Үсемлекләрнең исле пары борынны кытыклый һәм үпкәләргә сыланган кебек була. Озак килүгә дә, йөкнең авырлыгына да карамастан, тән ниндидер бер җиңеллек, күңел исә шул җиңеллектән гамьсез бер рәхәтлек тоя...

    Ротаның арткы рәтендә кызылармеец Зариф, алдан баручы иптәшләренең тигез генә тирбәлгән аркаларына карап, салмак кына атлап бара. Аның йөзендә тыныч ваемсызлык. Бары тик кысыла төшкән күзләре генә аның эчке уйларына йотылып баруын күрсәтә.

    Бу иртәнең җылы тынлыгы, урманның өлкән гамь-сезлеге каядыр якында гына мәрхәмәтсез сугыш, кан һәм үлем барлыгын онытып торырга мәҗбүр итә, гүя сөттәй ак томан ул дәһшәтләрне үз эченә яшерә һәм кешедән ераклаштыра. Бу тыныч һәм сөенечле хисләр белән сулый торган табигатьтә кеше ничектер, үзе дә теләмәстән, алданучан була.

    Чыннан да, Зариф кая барганын һич онытмаса да, хәзерге минутта иң гади, шул ук вакытта күңеленең һәркайчан сагынып теләгән уйларына йотылган иде: менә киң кырлары, зәңгәр урманнары белән гел хыялында яшәгән туган иле, һәр читән казыгына кадәр таныш авылы, сәке йөзлегендәге киртләчләренә кадәр күзе алдыннан китми торган өе, исенә төшергән саен тавышы ишетелгәндәй тоелган хатыны, ниндидер сөйкемле гадәтләре белән йөрәгендә сакланган баласы... Урам күпере... басу юлы... иген кыры... Тулы, тыгыз башакларын күтәрә алмыйча җиргә иелгән бодайлар... Быел нинди мул уңыш иде!.. Хәзер инде көн-төн ашлык сугалардыр.

    Менә Зарифның колагына кайдадыр якында гына ашлык суккыч машинаның гөрләве, эре көлтәләрне тартып алып йоткан чакта үкереп куюы ишетелгән кебек булды.

    Ул: «Кайда сугалар икән?» — дип уйларга өлгерә алмады, командирның:

    — Һава! — дип кычкырганы ишетелде. Рота минут эчендә юлның ике ягына, агачлар арасына яшеренде.

    — Менә сиңа молотилка! — диде Зариф, бер агач төбенә ятып, һәм алдануына башын селкеп куйды.

    Самолет ераклашты. Лейтенант команда бирде булса кирәк, алда яткан кызылармеецлар ашыгып тора башладылар. Зариф та урыныннан кузгалды. Ләкин ул бер адым да атларга өлгермәде, үзеннән биш-алты метр гына читтә өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп, ихтыярсыз тукталды. Баланың берәр якын кешесен күрергә теләп, тирә-ягына каранды, ләкин якында һичкем барлыгы сизелми иде. Зариф бик гаҗәпләнеп янә балага карады; бала чыннан да ялгыз иде. Ул үзе биеклек кенә бер куак янына баскан, кечкенә кулына берничә бөртек каен җиләге учлаган, шуны кабарга хәзерләнгән җиреннән туктап, зур соры күзләре белән Зарифка исе китеп карап тора. Озак елаудан аның күз төпләре шешенгән, түгәрәк битендә яшь юллары калган... Ләкин хәзер тынычланган, нинди хәлдә булуын оныткан, ахрысы — аяк астындагы җиләкләрне җыярга керешкән. Аның өстендә зәңгәр сукнодан җәйге пальто, башында фетрдан тегелгән кара шапочка, аны кызыл тасма белән ияк астыннан китереп бәйләгән; аякларында озын сары

    оеклар белән сары ботинкалар һәм бер аягында галошы бар, икенчесен төшереп калдырган, ахрысы.

    Зариф бу баланың дошман явыннан качып баручылардан югалып торып калганын бик тиз төшенә, һәм аңарда кузгалган беренче теләк — баланы тизрәк күтәреп аласы килү булды. Шул ук вакытта ул ротадан аерылып калырга һич ярамаганлыгын да уйлап алды. Беренче хәрәкәте аның ротасы артыннан китү өчен юлга таба борылу булды. Ләкин ул, бер адым да атламастан, кинәт балага таба кире борылды, ашыгып аның янына барды да җитез генә күтәреп алды.

    Бала куркуыннан:

    — Әни! — дип кычкырып җибәрде һәм, җиләген йомарлаган кулы белән Зарифның битеннән этәреп, аякларын селкеп еларга кереште.

    Зариф, баланы кысып тоткан килеш, аяк астында аунаган чыбыкларга, агач төпләренә абынмас өчен сикерә-ат-лый, ашыгып юлга чыкты. Шундый кыска вакыт үтүгә карамастан, рота шактый ераклашкан иде инде. Зариф, сыңар кулы белән иңендәге мылтыгын уңайлый төшеп, кызу-кызу атлый башлады.

    Бала елап арыган, күрәсең; тиз арада аның елавы тавышсыз үксүгә әйләнде. Зариф кесәсеннән бер шикәр кисәге чыгарып, тузанын өргәләп, балага тоттырды. Бала башта башын селкегән булды, аннары шикләнеп кенә буш кулы белән шикәрне алды һәм йомарлап күкрәгенә кысты .

    Зариф йомшак тавыш белән:

    — Аша, аша! — диде һәм баланың аркасыннан сыйпап, сөеп куйды. Балага шул җитә калды: ул үксүеннән туктады, тынычланган кебек булды һәм, Зарифның кулында акрын гына селкенеп, тирә-ягына каранып бара башлады. Зариф баланың юка киеме аша йомшак тәнен, җылысын, тәмле исен тоя иде. Ниндидер бер ләззәтле сагыну белән шул йомшак тәнне, шул тәмле бала исен тагы да ныграк тоярга, ничектер үзенә сеңдерергә теләгәндәй, ул баланы акрын гына кыса, аркасыннан сыйпый... Һәм аның йөрәге төбеннән әйтеп биреп булмый торган сөенечле бер ярату хисе җылы дулкын булып күтәрелә бара иде. Зарифның да бит өч яшьлек Фәридәсе бар. Зариф та бит әти, һәм, бәлки, шушы минутта ул үз баласы белән бу бала арасында аерма тоймыйдыр, киресенчә, бу балага биргән мәхәббәтен һәм назын үз Фәридәсенә биргән кебек тоядыр. Ул, баланың йомарлаган кулын тотып, кипкән иреннәренә тидереп алды. Акрын, назлы гына:

    — Әтиең, әниең бармы? — дип сорады, һәм аның тамак төбе кытыкланып, күзләре дымланып китте.

    Бала ачык тавыш белән җавап кайтарды:

    — Әнием дә бар, әтием дә бар... безнең әле тагын кәҗәбез дә бар. Бәтиләре ап-ак.

    Зариф елмаеп, балага күтәрелеп карады:

    — Шулаймыни? Кара син, ап-аклар икән... Ә әтиең кайда соң?

    — Китте.

    — Кая китте?

    — Белмисеңмени? Фронтка,— диде бала һәм аз гына тынып торганнан соң исенә төшкәндәй,— ул лейтенант,— дип куйды.

    — Шулаймыни? Менә син нинди акыллы, әтиеңнең кем икәнен дә беләсең. Ә...

    — Зариф кинәт сүзен бүлде. Ул: «Әниең кайда?» — дип сорамакчы булган иде, ләкин баланың исенә төшермәс өчен, тыелып калды.

    Бала Зарифка тәмам ияләшеп өлгерде, күрәсең. Ул, тарсынмыйча, әүвәл бер кулындагы ике бөртек җиләген капты, соңра икенче кулындагы шикәрен суыра башлады.

    Кинәт бөтен урман эчен дәһшәтле гөрселдәү каплап алды. Җир буйлап тетрәү йөгерде һәм һава дулкыныннан агачларның башлары селкенешеп куйдылар. Кайдадыр якында гына артиллерия атышы башланды. Зариф та, бала да бераз вакытка сүзсез калдылар. Ниндидер бер шомлы тынлык аларның эчләренә урнашкан кебек булды... Бала куркуыннан акрын гына калтырана башлады. Зариф аны үзенә кыса төште, һәм аңа икесенең дә йөрәкләре бергә типкән кебек тоелды.

    Бераздан, бала елаган тавыш белән:

    — Әни! — дип куйды.

    Зариф акрын, сабыр тавыш белән:

    — Елама, кызым, хәзер әниең янына барып җитәбез,— диде һәм үз тавышы үзенә баз эченнән килгәндәй тонык, саңгырау булып ишетелде.

    Бала, Зарифка сыена төшеп, бер кулы белән аның муеныннан урап алды. Зариф, белмим баланы юатыр өчен, белмим үзенең эчке бер уеннан:

    — Без кая барабыз? — дип сорап куйды.

    — Әбиләргә кунакка,— диде бала җитди генә. Зариф ихтыярсыз елмайды.

    Шул арада алар юлның икегә аерылган җиренә килеп җиттеләр. Уңга аерылган юл белән рота китеп бара, сулдагысы исә якындагы станциягә илтергә тиеш. Биек һәм сирәк үскән наратлар арасыннан станция янындагы
    йортларның түбәләре дә күренә иде... Зариф хәзер чыннан да аптырашта калды. Нишләргә? Дөресен әйткәндә, ул һич туктамастан ротасын куып җитәргә тиеш. Ләкин кулында сыенып утырган бала аны ике юл чатында тукталырга мәҗбүр итте. Баланы ут эченә кадәр алып барырга мөмкин түгел. Ул соңгы өмет белән, хәтта чакырып, тирә-ягына каранды. Ләкин һичберкемнең килгәне яки китеп барганы күренми иде. Берничә секунд ул бөтен акылын җигеп уйланды. Хәтере ялгышмаса, аңа рота китеп барган юлдан бер тапкыр үтәргә дә туры килгән иде, һәм бу юл будка яныннан тимер юлны кисеп үтәргә тиеш кебек иде. Ул станция белән будка арасын эченнән исәпләп алды һәм балага күтәрелеп карады. Бала, Зарифның нәрсә уйлаганын сизенгән шикелле, зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. Бу караш Зарифның икеләнүен өзде; ул үз-үзенә катгый рәвештә: «Өлгерермен!» — диде һәм, баланы кулында ипли төшеп, йөгерә-йөгерә станциягә таба китеп барды.

    Менә станциянең платформасы күренде. Аның алдында кызыл эшелон тора, ул хәзер кузгала булса кирәк — кешеләрнең ашыгып вагоннарга менүләре күренә.

    Зариф станциягә килеп җитте, йөгереп платформага чыкты һәм тирә-ягына карарга өлгерә алмады, кара киемле ябык бер рус хатыны:

    — Балам! — дип кычкырып, Зарифка ташланды. Бала:

    — Әнием! — дип, бөтен гәүдәсе белән хатынга сузылды, һәм Зариф баланың үз кулыннан киткәнен сизми дә калды.

    Төнлә белән олы юлны немец бомбага тоткан вакытта баласын югалтып, соңыннан аны эзләп-эзләп тә таба алмаган ананың шушы минуттагы хәлен аңлатып бирү мөмкин булмас иде. Ул йөрәгенә сыекта алмаган шатлыгыннан сүзсез, бары ыңгырашып баласының кулларыннан, битеннән, чәченнән, күзләреннән үбәргә кереште.

    Баланың кулыннан шикәре төшеп китте. Кемнәрдер алар янына җыела башлады.

    Зариф баланы тапшыруга тирән итеп бер сулады, тирдән елтыраган маңгаен кулының сырты белән сыпырып куйды һәм ана белән баланың кавышу күренешенә бары соклану тулы караш кына ташлый алды. Бәлкем, тул секундта аның ана белән балага назлау сүзе әйтәсе, үаенең исә мактау һәм рәхмәт сүзе ишетәсе килгәндер. Ләкин ана беренче тетрәнүеннән айнырга өлгермәс борын ук, Зариф тимер юл буйлап йөгерә-йөгерә китеп тә барды.

    Хатын, баласын күтәргән килеш, аның артыннан омтылып нәрсәдер кычкырды. Зариф артына карап бары кулын гына селкеде. Хәзер аның башында бер генә уй иде: ничек итеп ротаны тизрәк куып җитәргә, ничек итеп командиры алдына барып басарга һәм нәрсә дип әйтергә?

    Менә алда тимер юл аша үтеп барган рота күренде. Зариф, мылтыгын иңеннән кулына алып, тагы да кызурак йөгерә башлады. Бәхеткә каршы, рота тимер юлдан ерак түгел бер агачлык ышыгына барып туктаган иде.

    Ниһаять, Зариф килеп җитте. Аз гына читтәрәк папирос тартып торган, озын буйлы, чандыр гәүдәле командиры алдына барып басты, һәм кулын чигәсенә куеп:

    — Иптәш лейтенант!..— диде дә, тынын ала алмыйча, туктап калды.

    Командир, Зарифның тирләп кызарган йөзенә текәлеп карап:

    — Иң элек тынычланыгыз! — диде.

    Бу сабыр тавыш Зарифны чынлап та тынычландырган кебек булды. Ул тирән генә итеп бер сулап алганнан соң, сүзләрен артык бутамыйча, кайда һәм ни өчен юк булып торуын әйтеп бирде.

    Командир шактый дәшми торды. Зариф менә хәзер каты шелтә алам дип селкенергә дә куркып тора иде. Ниһаять, командир, папиросын җиргә ташлап, итегенең очы белән аны озак кына изгәләде, аннан акрын тавыш белән сорап куйды:

    — Баланы кемгә тапшырдыгыз?

    - Әнисенә...

    Шул минутта ротадан бер-ике йөз метр уңга, агачлар арасына, снаряд төшеп шартлады. Һавага төтен, туфрак, агач ботаклары күтәрелде. Командир икенче папирос чыгарып ашыкмыйча гына кабызды, соңра алдында һич кузгалмыйча басып торган Зарифка:

    — Сез зур изгелек эшләгәнсез,— диде.— Моның өчен мин сезгә рәхмәт белдерәм!

    Зариф гаҗәпләнүдән күзләрен йомгалап алды. Командир моны күрде булса кирәк, аның җитди чырае, таң шәүләсе төшкәндәй, яктырып, йомшарып киткән кебек булды.

    — Мин әйткәнне аңладыгызмы?

    Зариф, дулкынлануыннан иреннәрен кысып, башын гына селекте.

    — Инде хәзер урыныгызга барыгыз! Ярты сәгатьтән соң рота, агачлыкны үтеп, ачык җиргә чыкты һәм, цепь-ка таралып, алдагы ут позициясенә таба юнәлде.

    Бу — чын сугыш кыры иде. Биредә үлем никадәр әрсез, рәхимсез булса, тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан,

    бирешмәс, мәгърур була белә. Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә. Ул, күзгә күренмәс дәрәҗәдә кечкенә булуына карамастан, олы алмазның бөтен сыйфатларын үзендә саклый. Ул каты... Кәм ул нурлар чагылдыра.

    Зариф снаряд шартлавыннан йөгергән һава дулкынының йөзенә бәрелүен сизә. Ул колагы төбеннән чинап, сызгырып үткән һәр пуля турында уйлана; гүя, ул пуля тисә, бары тик чеметеп кенә алыр кебек.

    Чыннан да, Зариф, беренче мәртәбә сугышка керүенә карамастан, үзендә аңлавы читен булган бер тынычлык тоя иде. Күңелендә аның кояшлы иртә тынычлыгы, хыялы исә шул иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы. Менә ул ирексездән муенын сыпырып куйды. Гүя шунда баланың кул җылысы йогып калган иде.

    1947
    Амирхан Еники
    рассказ на татарском языке.
  • Әмирхан Еники:
  • Әйтелмәгән васыять (повесть)
  • Бала
  • Чикерткә (хикәя)
  • Тынычлану (хикәя)
  • Ана һәм кыз (хикәя)
  • Матурлык (хикәя)
  • Рассказы


  • Татарстаны язучылары: Әмирхан Еники




  • ← назад   ↑ наверх