• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Әхмәт Дусайлы

    Аймыл

    повесть

    1
    Кибеттә, касса янында басып торганда, мөлдер-кара күзле кызыйны күргәч, Фәритнең тезләре сыгылып төште. Стеналар һәм кибеттәге кешеләр чайкалып куйды.
    ...Әйтерсең, әллә ничә еллар йокымсырап яткан тәбәнәк авыл өйләрен, иске читән абзарларны көчле су ташкыны күтәреп алды һәм, вата-җимерә бөтәрләп, тыелсыз бер көч белән каядыр агызып китте...
    Кыз бер дә тик тормый. Ризык төягән тимер кәрзинен әле бер, әле икенче кулына элә. Карандаш хәтле нәни толымчыклары ялт-йолт сикергәли.
    — Өч сум туксан биш тиен синнән.
    Кызый учын ачты да, гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде:
    — Ай!
    — Нәрсә тагын?
    — Акчам юк...
    — Нишләп әйбер алдың сон алайса?
    — Акчам юк... — Күзләре тагы да ныграк елтырый башлады. — Бар иде бит... Әни биргән иде...
    — Каяле, читкәрәк китеп тор. Кешеләрне тоткарлыйсың. Кызый кәрзинен бер читкә куйды, башын түбән иде. Керфек очларына ләйсән бөртеге эленде.
    — Аһ, кызый, кызый...
    — Шулай ярыймыни инде...
    Кешеләр, әллә кызганып, әллә көлеп, аның яныннан уза тордылар. Бите буйлап агып төшкән яшь бөртекләрен сөртә-сөртә кыз арлы-бирле сугылды.
    — Нәрсә, таптыңмы?
    — Ю-ук...
    — Тапмасаң, бар, кайтып акча апкил. Кәрзинеңне әнә шунда куеп тор.
    Фәрит касса төбенә җиткән иде. Күзен кыздан ала алмыйча шактый карап торды.
    — Гражданин, сездән бер сум кырык алты тиен.
    — Ә? Хәзер...
    Кыз, кибеттән чыгып, автобус тукталышына китте. Кире борылды.
    Кибет төбенә житкәч, туктап калды. Озак кына итеп, ишеккә төбәлеп торды. Аннары, борылып, мәйдан читендәге эскәмиягә барып утырды.
    Фәрит боларны тәрәзәдән күрде. Әле алга талпынып, әле үкерә-үкерә артка чигенеп юлның баткак өлешен узарга маташкан машина шикелле, аның, зиһене көчәнә башлады. Кайда күргән иде ул бу күзләрне? Берара күңел пәрдәсе ачылып киткәндәй була да, йә зәңгәрсу төтенгә өретелгән зур тынчу бина эчендә, йә караңгы, ләкин гаҗәеп саф һавалы төнге елга буенда күрә ул үзен...
    Кешеләргә бәрелә-сугыла Фәрит кибеттән чыкты һәм туп-туры кызга таба юнәлде.
    — Нәрсә, акчаңны югалттыңмы әллә, үскәнем?
    — Әйе...
    — Ничә сум?
    — Биш...
    — Каяле, минеке җитәрлек түгел микән?..
    Фәрит җәтмә сумкасьн икенче кулына күчерде, плащ чабуын кайтарып чалбар кесәсенә тыгылды. Аннан бер уч вак акча чыгарды һәм арада агарып күренгән егерме, унбиш, ун тиенлекләрне чүпли башлады.
    — Дүрт сум илле тиен генә икән, мә...
    Кыз, рәхмәт әйтергә дә онытып, кибеткә йөгерде.
    Рәхәт булып китте.
    Шундый җәй була: айлар буе яңгыр ява. Яңгыр яумаганда да, көннең рәте-чираты булмый. Инде күнегеп бетәсең — кинәт, берсен-берсе таптый-таптый агылган болытлар арасыннан, кояш күренеп китә. Бер генә мизгелгә үләннәр ачык-яшел тескә керә, чыпчыклар чыркылдашканы ишетелә башлый... Әнә шул кояшны хәтерләтте Фәриткә ул кызның күзләре.
    Нишләп сискәнде соң әле ул бу күзләрне күргәч? Йоклаган иде бит инде аның күңеле. Күптән йклаган иде. Ефәк корты үзен-үзе чорнаган кебек, шәраб томанына төренеп гомер кичерә иде. Затлы киемнәр дә, дәртле хатыннар да, сәяси мәхшәрләр дә, кеше кичерә торган иң гади хисләр дә аның аңына аксыл пыяла аша күренгән сурәт кебек кенә ирешә иде. Ул инде моңа шул хәтле күнеккән, әйтерсең, туганнан бирле шушы халәттә яши.
    Аның тормышы ике атналык йомык әйләнә буенча тәгәри иде. Бер атна буе хезмәт хакы көтә һәм алган акчасын атна эчендә эчеп тә бетерә. Калса да — сөт белән ипилек, шикәр белән тәмәкелек. Ә көн саен завод ашханәсендә тукланырлык акчаны эш бүлүче Гуляга башта ук биреп куя. Дөресрәге, хатын аңардан мәҗбүриләп ала. Берьюлы ике атналык итеп. Шулай итмәсә, киләсе акча алуга чаклы Фәритнең ач йөриячәген белә ул.
    Гуля — тыныч һәм юаш хатын. Бервакытта да күзгә күгәрелеп карамый (Бәлки Фәриткә генә карамыйдыр?). Фәрит инде аның кайгыртучанлыгына күнегеп беткән. Игътибар да итми. Кайчагында, үзе дә сизмәстән, ярамаган сүзләр дә әйтеп ташлый. Аннары, кинәт, ярты җөемләдә туктап кала да, хатыннан сүзсез генә гафу үтенә. Ә Гуля, үпкәләгәнен сиздермәскә тырышып, әкрен генә китеп бара. Бик кыен була Фәриткә андый чакларда.
    Кайчак ул, әллә шул хатынга өйләнергәме соң? дип тә уйлап куя. Фәритнең малосемейкасы, Гуляның бер бүлмәле фатиры бар. Шуларны рәхәтләнеп ике бүлмәлегә алыштырып булыр иде. Аннары... алар бит бер-берсен сүзсез аңлыйлар. Их... буш хыял. Хатын риза булган очракта да, Фәрит ул никахтан баш тартыр иде шул. Шундый изге күңелле хатынны алкаш ир белән интектерәләрмени? Фәрит моңа бервакытта да юл куймаячак.
    Йә, Хода. Хатын-кыз кулын тотып карамаганга ничә ел булды икән инде? Ун? Унбиш? Егерме? Ел хисабына чаклы онытылган. Хатыны белән аерылышканнан бирле, ул әйтерсең, баш күтәрми гел эчеп кенә утырган.
    Тәненең бөтен күзәнәкләре сулкылдап-сулкылдап хәмер сорый башлады. Онытасы иде дөньясын, урынлы-урынсыз искә төшкән хатирәләрне шәрабка салып эретәсе иде. Тик...
    Ургылып-ургылып болыт агыла. Болытлар арасыннан кояш күренә дә китә, күренә да китә. Әнә шул болыт арасыннан кояш күренеп киткән мизгелне туктатырга иде. Балки, бу кадәр үк газаплы булмас иде хәтирәләр. Бәлки, тагын теге кызчык күзгә чалыныр иде. Кем Күзләре иде икән ул кызда?
    Калдык-постык зиһенен җыеп бик озак баш ватты Фәрит...

    2
    Фатирының ишеге ачык иде. Күпне күргән ботинкасы тавыш-тынсыз гына төшеп калды, күршесенең ишек төбеннән аяк очы белән гена баса-баса узып, Фәрит үз бүлмәсенә керде.
    Тын алгысыз авыр һавасы, кубып беткән төссез-пычрак обойлары, тузан каплаган иске телевизоры, ризык калдыклары белән тулган өстәле, гарип диваны, шифоньер буендагы почмакка тезелеп баскан буш шешәләре белән бу бүлмә аңа кем өчендер казып куелган, ләкин, ни сәбәпледер, беркем дә күмелмәгән һәм тора-бара чуп-чар белән тулган буш каберне хәтерләтте. Боларны беренче мәртәбә күргән кешедәй, Фәрит катып калды.
    Кулына тоткан җәтмә сумкасын нишләтергә белмичә шактый басып торды. Ниһаять, исенә килеп, диванга иске гәҗит җәйде, батон һәм йомшак сыр кисәген шунда куйды.
    Плащын, эшләпәсен салды. Аларны кая куярга белмичә каранып торды да, ачу белән почмакка тондырды.
    Тәрәзәне ачмакчы булды. Тоткага ияреп агач черекләре гена чыкты.
    Пычак, отверка белән каера торгач, ниһаять, тәрәзә ачылды.
    Бүлмәгә шәһәр гөрелтесе — автомобиль-трамвай тавышлары, бала-чага чыр-чуы һәм кичке җиләс һава кереп тулды. Булмә ишеге шапылдап ябылды, күрше хатынының җан ачысы белән сөрән салганы ишетелде:
    — Ябыгыз, яп! Сквозняк! Үтерә!..
    Җиңнәрен сызганып, кәкрәеп каткан ипи сыныкларын, балык сөякләрен, юылмаган кефир шешәләрен, тәмәке төпчеге белән тулган консерв банкаларын өстәл өстеннән чиләккә эшерә гена башлаган иде, күршесе килеп керде.
    — ho-o! Өй җыештырасыңмыни?
    Фәритнең күптән кырынмаган яңагы сизелер-сизелмәс кызарып куйды. Дәшмәде.
    — Кирәк, кирәк... Күптән... Туктале, мин хатынга әйтим, ярдәм итсен.
    — Кирәкми, кирәкми, — дияргә ашыкты Фәрит. — Мин үзем.
    — Бигайбә. Әйттем исә кайттым.
    Бер сәгатьтән бүлмәдәге бар җиһаз елмая иде инде. Стенадагы кара тасма белән читләнгән гаилә портреты да җиңел сулап куйды сыман...
    Барлык керле киемнәрен, җәймәләрен ваннага тутырды, күршеләреннән кер порошогы сорап, керләре өстенә сипте. Тау-тау күбекләр кабартып бөтенесен берьюлы уды. Балыкка йөри торган капрон бауларын бүлмәсенә тарттырды. Керләрен элеп куйгач, җилкәнле кораб палубасына арып егылган матрос кебек, диванга ауды.
    Бераз яткач, торып утырды. Ут кабызды. Телевизор астындагы тумбочкадан бер бит кәгазь һәм карандаш алды.
    ...Арык кулда карандаш калтырый. Ак кәгазьгә якын китерерлек тә түгел. Гаҗәпләнү катыш курку белән кулына карады. Карандаш тоткан кулы да, алдында яткан кәгазь бите дә торган саен тоныклана, җәелә, үз рәвешен югалта бара иде.
    Кинәт кәгазьгә сизелер-сизелмәс сызыклар төшә башлады.
    Маңгай.
    Чәч толымы.
    Күз уентысы.
    Карандаш кайта-кайта сызыкларны ныгыта:
    ияк,
    муен,
    яртылаш чәч белән капланган нәни колак,
    күзләр...
    Штрихлар чәч булып ята. Нәфис-нәфис сызыклар күләгә төшерә.
    Яңак.
    Борын...
    Карандаш муенга әйләнеп кайта. Сак хәрәкәтләр белән аска таба шуыша. Йомры иңбашлар һәм илаһи күкрәкләргә ишарә барлыкка килә...
    Күзләр. Алар каралалар, серле елмаю белән ялтырарга керешәләр.
    Булды. Тагын бер гена сызык төшерсәң дә, сурәт бозылачак.
    Сурәтне өстәл өстендәге көзгегә бастырып куйды. Йөрәге дөп-дөп тибә.
    Кем бу? Теге кызчык түгел бит инде. Бүтән. Бик таныш һәм якын. Шул ук вакытта бик еракта калган, онытылган сыман...
    Утны сүндерде. Кулларын баш астына салып чалкан ятты. Тәрәзәдән күргән саран яктыда серле шәүлә булып теге сурәт күренә.
    Сак кына тәрәзә чирттеләр. Күңеле шомланып куйды. Нишләптер, чынга охшамаган иде бу тәрәзә чирткән тавыш. Озак кына тыңлап ятты. Борылып карарга йөрәге җитмәде.
    Тәрәзә тагын зеңгелдәде. Артык музыкаль, артык әкияти иде бу зеңгелдәү. Башын тәрәзәгә таба борганда, кечкенә генә кул шәүләсе күренеп калды. Сулыш алырга да куркып, тәрәзәгә килде. Тышта, тәрәзә артында, чынлап та кемнеңдер шәүләсе бар иде. Фәрит калтыранган куллары белән күтәрмәне ачты.
    "Кем анда?" — дип эндәшмәкче булды, ләкин тавышы чыкмады. Авыз эче шундый нык киткән, телне әйләндерерлек тә түгел иде.
    — Мин бу, Фәрит абый, Гөлсара. Танымыйсыңмы әллә?
    "Гөлсара?.."
    Кызның тавышы да, исеме да бик таныш иде.
    "Гөлсара... Гөлсара... Кем соң әле ул?" — дип уйлады Фәрит, зиһенен җыярга тырышып.
    Кыз кулларын сузды, Фәрит аны күтәреп алды.
    "Кеше затыннан түтелдер син... Кеше затыннан булсаң, болай җиңел булмас идең..."
    — И Фәрит абый, көлмә инде. Болай да ояла-ояла гына килдем. Ой! Әллә... минем рәсем инде?
    Фәрит стенаны кармалый башлады.
    — Яндырма, яндырма, Фәрит абый. Мин оялам.
    "Тавышың бигрәк матур синең, Гөлсара. Әллә кемнең тавышын хәтерләтә".
    — И Фәрит абый, гел шулай дигән буласың инде... Абау, бигрәк матур ясагансың. Гел үзем. Тик...
    "Ошамыймы әллә, Гөлсара?"
    Кыз рәсемдәге ясалып бетмәгән күкрәкне учы белән каплады.
    — Шулай ярамый инде, Фәрит абый...
    "Нигә?.. Ходай биргән байлык бит..."
    Кыз башын түбән иде.
    — Алай карама инде, Фәрит абый...
    Фәрит аны сак кына кочагына алды. Кыз кулындагы рәсем өстәл читенә шуып төште.
    — Фәрит абый... Син мина үпкәләгәнсеңдер инде, иеме?
    Чынлап та, күңелендә бу кызга карата аз гына үпкә бар бугай шул аның. Ләкин ни өчен? Ул моны һич кенә дә хәтеренә төшерә алмый.
    Кызның йомшак беләкләре аның аның муенына сарыла, кайнар сулышы яңагын кытыклый. Иреннәрдән йөрәккә таба ниндидер рәхәт дулкын тарала, йөрәктән аяк бармакларына йөгерә...

    3
    Икенче көн — шимбә иде. Эшкә барасы булмаганлыктан, шактый иркәләнеп ятты. Ниһаять, торып утырды. Караса, кичтән көзгегә бастырып куйган рәсем өстәл читендә ята. Тәрәзә ачык.
    Калтыранып куйды. Озак кына карап торгач, эсселе-суыклы булып китте. Төшендә күрде бит ул аны! Исемен дә белә иде бит...
    Кем соң әле?..
    Юынды. Кырынды. Чиста күлмәген, өйләнгән вакыттагы костюмын киде... Бу костюм янына яңа туфли дә кирәк икән шул.
    — Карале, күрше, — диде ул кухняга керешли.
    Күршесе күзләрен түгәрәкләндерде:
    — Бәрәч...
    — Нигә?
    — Бөтенләй икенче кеше булгансың бит син.
    — Карале, күрше... Бер йөз илле сум акча биреп тормассыңмы?
    Аның биш яки ун сум сорап торуына күнеккәннәр иде инде. Һәм, әйтергә кирәк, ул акчаны алуы бик кыен була иде. Ә бүген күршесе урыныннан ук сикереп торды:
    — Йөз иллеме? Һә-әй... Хатын!
    Бераздан, нидер сөйләнә-сөйләнә хатыны чыкты. Һәм авызын ачып катты. Каушавыннан "сез"гә күчте:
    — Фәрит?.. Ни булды Сезгә?
    — Берни дә булмады ла. Менә... акча биреп тормассызмы дигән идем. Туфли тузган. Яңаны алырга иде... Мин түләрмен, курыкмагыз.
    — Ә... Ә... Сиңайтәм, теге ватылмаганнарын алып бирсәң генә инде.

    ... Шыгырт, шыгырт... Аякта яңа туфли җырлый. Фәрит җилкенеп теге кибет янына ашыга.
    Менә ул анда барып җитәр. Кызык өчен генә булса да кәрзин күтәреп йөрер. Аннары тышка чыгып папирос кабызыр. Шактый көтәр. Көтми генә булмас. Берзаманны сикергәли-сикергәли теге кызый килеп җитәр. Сихри күзләре белән тутырып аңа бер карар да, оялып, башын ияр. "Их абый, — дияр, — Сезгә түләргә акчам юк инде..." — "Кирәкми, кирәкми, — дияр Фәрит, — мин әле монда болай гына чыккан идем. Үсеп эшли башлагач түләрсең әле", — дигән булыр...
    Ә кызый килмәде.
    Бер генә мизгелгә күренде дә, кояш болытка күмелде.
    Әлла ул кызый бөтенләй күренмәдеме соң теге көнне? Хәмер пары белән томаланган күзләренә ниндидер шәүлә генә чалындымы әллә? Мөгаен шулайдыр. Төш кенә булгандыр ул.
    Ә менә төштә күргәне чын булды бугай. Кайнар иде, дәртле иде ул кыз. Кочагына сеңеп бетә язган иде... бәлки, тагын килер?
    Фәрит кибет тәрәзәсендәге шәүләсенә күз төшерде һәм көлемсерап куйды. Ябыгып-тартышып беткән сәрхүш гәүдәсенә элеп куйган костюм аның аптыраулы, оялып-кыенсынып кына карап торган чыраена бер дә килешми иде.
    Тирә-ягындагы кешеләрне күзәтергә кереште. Һавалы гына атлап баручы юан-юан хатыннар, ирләр... Гәүдәләре туры, тавышлары көр, хәрәкәтләре салмак. Пилатлар!.. Пилатлар?.. Кем соң әле ул Пилат дигәне? Үз-үзенә нык ышанган шома чырайлы хакимне кайда күрде соң әле ул? Симез кулы белән каядыр ишарәләп, хәерче сукбай рәвешендәге Гайсәгә иманның ни икәнен аңлата... Рәсем белән шөгыльләнгән чакларында ниндидер бер картинада күргән иде бугай ул аны.
    Боларның — үз иманнары. Үз иманнарының камиллегенә ирешкәннәр инде болар. Йөзләреннән күренеп тора.
    Әнә икенче берәүләр. Болар һәрвакыт, вакытны узарга теләгәндәй, алга таба аз гына авышып йөриләр. Узарсың вакытны! Аның белән идарә итеп булса, Фәрит ике дә уйламый төнлә күргән төшенә әйләнеп кайтыр иде. Анда аның нәрсәседер онытылып, ниндидер эше эшләнмичә калган. Кайдадыр ялгыш җибәргән. Төзәтергә иде шул ялгышны. Гомергә бер килә торган бәхет дигән мизгеле, аның бәхете, әнә шунда калды бугай бит.
    ...Менә ул кызның рәсеме. Кечкенә борын, өскәрәк тартылып торган иреннәр һәм елмаюлы күзләр. Ниндидер гаҗәеп рәхәт, серле, тын, җылы җәйге төнне хәтерләтә ул күзләр. Шундый төннәр да булды микәнни?
    Рәсемне өстәлгә куйды, көзгегә бик озак карап торды. Күз төпләре иске пинжәк кесәсе кебек салынып төшкән, яңаклары суырылып кергән бу шыксыз чырайны танымады. Караган саен беренче мәлдә күргән таныш чалымнарын югалта барды. Юк, юк, бу — ул түгел. Фәриткә бит әле кырык та юк.
    Кырык? Шулай ук кырык тулып килә микәнни инде аңа?
    Бармакларын бөгә-бөгә санап карады. Кырык тугыз, илле тугыз, алтмыш тугыз, сиксән тугыз... Шулай икән шул.
    Җитмеш тугыз... Ул елны ул гаиләсеннән аерылды. Әле генә кебек. Юк, инде йөз ел узган кебек. Юк, юк, кичә дә, йөз ел элек та түгел, ниндидер кинода гына күрде бугай ул гаиләсен.
    Алтмыш тугыз... Ул елны армиядә хезмәт итә иде. Төсе уңган яшел гимнастерка. Стройбат. Айга сиксән сум хезмәт хакы. Беренче елныкы ашау белән киенергә дә җитми иде. Яшел. Шундый яшел чагы да булды микәнни аның?
    ... Күз бәйләнә башлады. Утны яндырды. Тизрәк кире сүндерде. Ул бит ут яндырганны яратмый иде!
    Тәрәзәгә килде. Офык читендәге тар гына алсу ярыкка карады. Ярык түгел, кап-кара жир белән соргылт күк арсындагы озынча алсу чөй иде ул. Иртәгә көн аяз булачак. Балыкка барырга булыр. Суалчан казып куярга башына килмәгән бит, әй! Хәер, камыр ясарга да мөмкин.
    Кичәге вакыт җитте. Әмма тәрәзә астында берәү дә күренмәде. Бәлки, ятып торыргадыр?
    Кулларын баш астына куеп ятуы булды, тәрәзә чирттеләр.
    "Килдеңме, Гөлсара?" — димәкче булды.
    Кызның исемен шулай тиз хәтеренә төшерүенә гаҗәпләнеп куйды.
    — Әйдә, Фәрит абый, Кама буеннан әйләнеп кайтабыз. Кич шундый җылы, нәкъ теге вакыттагы кебек.
    Теге вакыттагы гаҗәп рәхәт, серле, тын, җылы җәйге кич. Кайчан иде соң ул?
    Тәрәзә төбенә менде, сикерергә әзерләнде. Кыз көлеп җибәрде:
    — Ботинка ки инде, ичмасам!
    "Ә-ә, чынлап та..."
    — Фәрит... — Кыз тотлыгып калды. — Шулай гына дисәм ачуланмыйсыңмы?
    "Нинди ачулану, Гөлсара! Хәер... син шундый яшь, чибәр. Ә мин..."
    — И Фәрит аб... Фәрит, менә, карале.
    Кыз сумкасыннан кечкенә түгәрәк көзге алып бирде.
    "Ничек инде бу болай?.. Минме соң бу?"
    Кыз рәхәтләнеп кәлә:
    — Син инде, син.
    "Соң мин әле генә үземне көзгедән карадым... әллә син сихерчеме?"
    — Юк, Фәрит. Мин — синен хыялың. Анда без икебез дә шулай яшь көенчә яшибез бит.
    Үзәкне өзеп алырдай таныш күзләр!.. Ә елмаюы... Ә тавышы...
    Кем соң бу?
    "Гөлсара, ә теге... кичә көндез кибеттә очраган кыз син идеңме ул?"
    — Гөлнараны әйтәсеңме? — Кыз башын иде. — Мин түгел ул, Фәрит, минем ялгышым.
    Берни аңламаса да, Фәрит баш какты:
    "Ә-әә".
    — Фәрит... Син минем тавышымны да, елмаюымны да, күзләремне дә хәтерлисең. Ә менә кем икәнлегемне тәки исеңә төшерә алмыйсың...
    "Әйе шул".
    Кыз тезләрен кысып ниндидер утыргычка чүгәләде. Башын иеп, күзләрен яшерде. Фәрит аның янына урнашты. Сак кына иңбашыннан алды.
    — Хәтерлисеңме, ул елны ун көнлек ял биргәннәр иде сиңа. Хезмәт срогын туларга алты-җиде ай гына калса да, баш тартмадың. Тагын ике көннән, кинәт ирекле дөньяга чыгуыңа гаҗәпләнә-гаҗәпләнә, кайтып та төштең. Мич башындагы киез итек эченнән тартып чыгарган җылы шәраб телеңне чишеп җибәргән иде, әллә нинди таныш булмаган кызлар белән дә, егетләр белән дә бик шома сөйләштең.
    Җыйнаулашып клуб артындагы яланга чыктыгыз. Кителеңне салып бер кызга тоттырдың да, ярсып-ярсып волейбол уйнарга керештең. Югыйсә, аңа чаклы да, аннан соң да туп белән мавыкканың, булмады, өстеңә туп оча башласа, каушап кала идең. Ә ул көнне уен уртасында булдың. Гаҗәп матур сузылып, егылып барган шәпкә тупны чөеп җибәрәсең, аягыңдагы кирзы итекләрнең авырлыгын тоймыйча сикерәсең, тупны ядрә урынына атасың гына. Егетләр дә сиңа көч биргәндәй:
    "Әйдә, Фәрит!"
    "Фәрит, ал!"
    "Фәриткә бир! Фәриткә бир!" — дип шаулашалар.
    Уен беткәч, яланнан агып яткан инештә бит-кулыңны юдың, теге кыздан кителеңне алып кидең. Әллә ничек үзеннән-үзе килеп чыкты: ихтыярыңнан тыш туган кыюлык белән кызның биленнән кочып, бүтәннәр белән бергә клубка атладың...
    "Ул бит... син идең, Гөлсара!"
    — Әйе...

    4
    Кояш чыгар-чыкмас бер вакытта уянып китте. Күк йөзе, чынлап та, аяз иде. Дөнья шундый тын, кайдадыр, шәһәрнең икенче башында кабынган мотоцикл тавышы шул тынлыкның зеңгелдәп кителеп төшкән бер кыйпылчыгы кебек.
    Шилнә буендагы таллыкта хәзер сандугачлар уяна башлагандыр. Аксыл томан күтәрелгән су өстендә чабаклар чупылдаша, үлән-яфракларга мөлдерәп чык төшкәндер...
    Кинәт аның күз алдына җәядәй киерелгән кармак сабы һәм нечкә капрон җепнең теге башында уйнаклый-уйнаклый тартышучы чабак килде. Тирләп чыккан учлары белән кармак сабын, суда бәргәләнүче чабакның авырлыгын тойды.
    Сикереп торды да балыкка әзерләнә башлады. Төшкә чаклы гына булса да утырып, күңелне басып кайтырга кирәк.
    Бер квартал узуга, шәһәр читенә килеп чыкты. Яртылаш җиргә күмелгән, сынган кул-аякларның сөякләре кебек тимер чыбыклары тырпаеп торган бетон плитәләр; тутыгудан ваемсыз-кызылт төска кергән металл корылма үләксәләре; ничек бушатсалар шул килеш катып калган измә өемнәре; аркылыга-буйга казылып-актарылып беткән яланнар аша Шилнә буена төште. Әрем һәм шайтан таягы баскан бу җирләр аңа кайчандыр сугыш узган һәм шуннан соң да әллә ничә еллар буена кеше аягы басмаган дала кебек тоелды. Биредән инде кешеләр генә түгел, җанварлар да качып киткәндер кебек.
    Бер елны аларның авылы янындагы урманда, чатыр корып, җәй буе чегәннәр яшәгән иде. Чегәннәр барында гына түгел, алар киткәч тә, тәмам кышка чаклы, авыл халкы ул урманга кермәс булды. Кайсы куак, кайсы гына агач төбенә килсәң дә, йә муртаеп-сасып беткән кием калдыгына, йә кадакларын ыржайтып ятучы аяк киеменә тап буласың...
    Нәрсә бу? Сансызлыкмы? Мәнсезлекме?..
    Шул кешеләр кичен батист күлмәкләрен ефәк билбау белән буып авыл кибетенә киләләр. Үзләрен шундый эре тоталар. Бароннар диярсең, валлаһи.
    Чегәннәр тулыр-тулмас бер җәй яшәделәр дә киттеләр. Тора-бара урман аларның барлык шапшаклыгын йотты, чистарынды. Ә бит Камаз китәргә килмәгән. Беркемнән сорамыйча, беркем белән киңәшмичә җәелеп утырган да, дөньяны сасыта, җирне имгәтә бирә.
    Юк, гигант заводлар да, ишелеп торган муллык та коткара алмый кешелекне. Гүзәллекне тоя белү сәләте югалса, кеше юкка чыга.
    ...Калкавыч селкенми дә, гүя аның уйларын укый... Күңел офыгы ачылып киткәнгә ул үзе дә гаҗәпләнеп куйды.
    Унбиш ел буе аның аңын нәрсә томалап торган соң? Хәмер пары гына түтелдер бит инде? Бер стакан салып алгач, киресенчә, аның зиһене ачылып киткән кебек була иде. Инде күптән кайтып күрмәгән әнисен кызганып күңеле йомшый, бәгыре үрсәләнә иде. Чираттагы еллык ялында ук, яки икенче атнада, юк, бүген, менә хәзер үк авылга кайтып китәргә, утынын әзерләп, печәнен чабып, каралты-кураларны рәтләп килмәкче була. Кесә төпләрен актарып карый да, күчтәнәч алырлык та рәте юклыгын аңлагач, калтыранган куллары белән икенчесен салып эчә, шуннан соң рәхәт бер дулкында йөзә башлый. Аннары бары да онытыла. Икенче көнне атна башы туа, Фәрит тагын эшкә чума.
    Ә бит өйләнгән елларны кайткалый иде ул. Әнисен онытып бетерми иде. Күчтәнәчкә, әнисенең кирәк-ярагына дип алып кайткан аракысын чөемерә дә, ятып йоклый, иртәгәсен тулы сумкаларын күтәреп чыгып китә иде. Их, әни, әни! Син дә, улым бар, дип яшисеңдер инде...
    ...Балык тоту дәрте сүрелде. Дөньясын онытып авылга, тагын әллә кайларга чыгып китәсе килде...
    Кием шкафында бер шешә "Агстафа" калды бугай. Әллә кайтып шуны салыргамы?..
    Тукта, кая бара соң әле ул? Нишләп тагын теге кибет янына килеп чыкты? Ни тарта аны анда? Нәрсә тапты Фәрит ул кызчыкта?
    Күзләр...
    Кем күзләре ул? Алар бит кызчыкныкы гына түгел. Тагын кемдәдер бар иде бит ул күзләр...
    Төш...
    Төшендә ул тагын теге кызны күрде түгелме сон? Ничек соң әле исеме? Гөл...
    "Хәтереңдәме, ул елны ун көнлек ял биргәннәр иде сиңа?.."
    Хәтереңдәме? Хәтереңдәме?..
    ...Егерме яшенә җитеп, кызлар белән йөргәне юк иде әле аның. Бүтәннәр, югыйсә, әнә, армиягә озату кичәсендә дә кияү белән кәләш кебек утыралар. Аларга карасаң, "Әче!" дип кычкырасы килә башлый. Ә Фәритне авылдан озатып калган кыз да булмады.
    Дөрес, ул һәрвакыт кемгә булса да гашыйк иде. Икенчедә укыганда, түгәрәк йөзле Ләйләне, дүртенчене тәмамлагач, пионер лагеренда, җырчы Элизаны, бишенчедә — ак йөзле көләч кыз Сәрияне, тагын әллә кемнәрне яратып йөрде. Һәм аларның һәрберсен гомерлеккә яратуына чын күңеленнән ышана иде. Әгәр ул кызның берәрсе аның үзен дә яратса, бәлки, алар, чыннан да, гомерлек яр булырлар иде... Ләкин аның кызлар яратмый торган ниндидер сөйкемсез сөяге бар иде бугай шул.
    Ә бу кыз, әллә солдатка булган хөрмәт йөзеннән, әллә хискә бирелеп, аны читкә тибәрмәде. Биленнән тоткан кулны йомшак бармаклары белән каерып-каерып маташса да, егеткә ничектер үз итеп карый, ягымлы елмая иде. Фәрит армиягә киткәндә тырк-тырк сикергәләп йөргән бу кызчыкның исемен да белми иде әле. Кызга ул башта апасының, аннары сеңелесенең исеме белән эндәште. Икесе дә көлештеләр.
    Клубта бик сыланмаса да, кичә бетүгә, егет аның сул ягына килеп басты, тартынып кына биленнән алды.
    — Ачуланмыйсыңдыр бит?
    — Ачуланмыйм...
    Өй турыларына җиткәч, Гөлсара адымын тизләтә төште:
    — Узып китик. Сеңелләрем бакчада йоклый. Йә уятырбыз.
    Тыкрык аша чыгып, күрше урамдагы койма буена утырдылар.
    — Туңмыйсынмы?
    — Ю-ук...
    Кызның тәненнән, чынлап та, эссе бөркелә иде. Чәчләреннән килгән татлы искә исерсә дә, үзен гаҗәп тыныч тотты егет. Сылуның кулларын да, иңбашын да саклык белән генә сыйпады. Әйтерсең, унынчыда гына укыгаган бу кыз — кеше түгел, нәфис бер чәчәк һәм ул аны үзенең тупас куллары белән таушалтмаска, рәнҗетмәскә тырыша иде. Кайчагында, хискә бирелеп, аның иреннәрен, яңагын үбәргә ымсынса да, кызның ялварулы карашыннан ул оялып куя һәм үзен бик тиз кулга ала иде.
    — Гөлсара... Гөлсара... — дип пышылдады ул әледән-әле. — Исемең бигрәк матур синең. Үзең шикелле. Кай арада шулай чибәр булып үсеп җиттең син? Ничек мин сине армиягә чаклы күрмәгәнмен? Нишләп озату кичәмә чакырмаганмын? Түр башында парлап утырыр идек...
    Кыз үзалдына елмая.
    — Бәләкәйрәк булгансыңдыр шул. Болай ук чибәр да булмагансыңдыр әле мөгаен. Шулаймы?
    — Кысма инде шул кадәрле, Фәрит абый. Беләгемне кара яндырасың.
    — Бетте, бетте, Гөлсара. Ялгыш кына.
    — Кайтыйм инде, Фәрит абый. Сәгать дүрттән сыер саварга барасым бар.
    — Сыер савасыңмыни син?
    — Юк, әнигә булышам. Имтиханнар башланганчы гына.
    — Шушы кечкенә кулларың белән ничек күтәреп йөрисең син ул авыр чиләкләрне?
    — Күтәрәм инде...

    5
    Кызый бүген дә килмәде. Фәрит папирос эзләп кесәсенә тыгылды һәм бармаклары белән ниндидер яссы-шома нәрсәгә төртелде. Алып караса, сискәнеп китте. Аның кулында артына открытка кыстырылган кечкенә түгәрәк көзге иде. Ә көзгедән, гаҗәпләнүле күзләрен зур ачып, япь-яшь Фәрит карап тора.
    Күзләрен йомгалады. Ләкин көзгедәге шәүлә аның бер хәрәкәтен дә кабатламады Ул җансыз иде...
    Башын күтәрде. Берьюлы колагы ачылып китте: зәһәр төтен бөрки-бөрки чабышкан машиналарның үкерешүен, бертуктаусыз каядыр ашыгучы кешеләрнең кулларын бутый-бутый сөйләшкәннәрен ишетте. Аны чолгап алган дөнья кинәт үсә башлады. Автобуслар, машиналар чиксезлеккә сыеша алмыйча берсе өстенә берсе менә, йортларның югаргы катлары сирәк-мирәк күренгән болытлар арасына кереп югала, кешеләрнең гигант табаннары аны менә-менә сытып үтәр төсле...
    Шул хәтле дә кечкенә, көчсезмени соң ул? Киресенчә, аңларга мөмкин булган барлык нәрсәне төшенгән, кулыннан килердәй барлык һөнәрләрне үзләштергән, тормышның сукыр агышына ияләшкән, нәкъ бүтәннәр шикелле үк тулы канлы кеше итеп сизә иде бит ул үзен. Кибетләрдә, хастаханәләрдә, кабул итү бүлмәләре ишеге тебендә сәгатьләр буе чират торуларны, сатучыларның, табибларның, түрәләрнең, алай гынамы, хатыннарның тупаслыгын, мәрхәмәтсезлеген, аны бурычлы, гөнаһлы, гаепле санауларын табигый бер хәл дип белә иде.
    Нишләптер аңа дөньядагы барлык кануннар, кагыйдә-постулатлар, бүтәннәрне этә-төртә алга чыгарга маташулар, игелек белән кешелеклелектән кала һәммәсе — көлке һәм мәгънәсез тоелды. Тормышның төп өч хәләте — туу, яшәү, үлем — кызыгын югалтты.
    Менә ул яши торган йорт. Йөзләгән тимер-бетон тартмаларның игезәге, "П" хәрефенә охшатып эшләнгән бу йорт төрмәне хәтерләтә. Шау-гөр килеп уйнап йөргән балалар үскәч аны "туган йортым" дип атар. Фәритнең үзенә да картлык көннәрен биредә каршыларга туры килер.
    Биш-алты ел элек урманнан алып кайтып утырткан агачларның бүрек хәтле гена ябалдашлары һәм нәзек кәүсәләре итәк кимәгән үсмер кызларны хәтерләтә. Алар кеше күзеннән качар урын эзлиләр шикелле. Кояшка тартылып үскән бу агачлар кайчандыр үз мохитләрендә бик матур булганнардыр. Җилле көннәрдә карт имәннәргә, карамаларга сыенганнардыр. Ә биредә алар чыпчык кунганга да дерелдәп утыралар. Аларга монда, таш арасында бик күңелсездер.
    Ирексездән уйлары дистәләгән чишмәдән агып чыккан Дусай буйларына, тып-тын көнне да лепердәшеп утырган усаклар арасына алып китте. Усаклар, каеннар арасында Гөлсараның зәңгәр күлмәге күренеп китте кебек. Гөлсара...
    Нишләптер ул Гөлсараны бер тапкыр да төшендә күрмәде. Ә бит, юкса, кызны һәp кич исенә төшерә иде. Алай гынамы! Аның белән уздырган һәp көнен, һәр сәгатен күңеленнән үткәрмичә йокламый иде.
    ...Менә алар бер-берсенә назлы сыенып әкрен генә урамнан баралар. Караңгылык шул хәтле тирән, сириннәргә, шомыртларга күмелеп утырган өйләр ниндидер серле шәүлә булып каршыга килеп чыгалар да, тагын эриләр. Дөньяда беркем юк. Бары шәүләләр һәм сирәк-мирәк кенә ишетелеп киткән саңгырау авазлар гына бар. Ул шәүләләр, ул авазлар берсе да чын түгелдер, фәкать аларның бүгенге бәхетен тулыландырып торучы бер манзара гынадыр. Хәтта, йолдыз яктысын кайтарып бәрхет караңгыны бераз сыегайтып торучы Дусай суы да, һәм андагы әрәмәнең өнсез утыруы да, күңелдәге моңны тирәнәйтә генә иде... Күрде микән бу гүзәллекне Гөлсара?
    ... Армиядән мөлдерәмә сагыш тулы хатлар язды. Берне, икенчесен. Җавап көтәр әмәле юк иде, өченчесен, дүртенчесен җибәрде...
    Ун хатына бер җавап килсен иде. Күктә кырык кояш балкыр иде, югыйсә...
    Балкымады. Киресенчә, көннән-көн сүрелә барды. Бер генә мәртәбә күкрәгенә кысып үпсен иде ул аны, ичмаса! Бу хәтле үк үкенечкә калмас иде. Ә бәлки... кыюрак кочарга кирәк булгандыр? Иреннәр якынайганда, әдәп саклап кына башын читкә боргандыр ул? Бәлки, илаһи күкрәкләре егет учын көтеп талпынгандыр?..
    ...Армиядән бөтенләйгә кайткач, декабрьнең утыз бере көнне, алар кабат очрашты. Бер төркем яшьләр белән аулак өйдә Яңа ел каршыладылар. Гөлсара өстәлнең бөтенләй икенче башында утыра, карашы салкын иде.
    — Их, Гөлсара! — диде Фәрит аны озата төшкәч. Кыз сөйләшергә да теләмичэ кереп китте. Фарит яңагы белән капка баганасына сөялеп калды.
    Алар бүтән очрашмады.
    Күңелендә йөрткән хыяллары тоныкланды.
    Ә бит, югыйсә, нинди биектә оча иде ул. Канатлары офыклардан офыкларга тия иде. Җирдәге һәр кеше, һәр агач, һәр чәчәк ниндидер эчке нурланыш белән балкый, кояшта уңып, яңгырда юылып беткән соры агач өйләргә сәлам биреп узасы килә иде...
    Рәссам рухы бар иде аңарда. Әллә нинди җансыз әйберләрне шундый итеп ясап куя, әйтерсең, аларга җан өрә. Алар гүя сине каядыр, аңлаешлы-ачык дөньяга, камиллек дөньясына, миһербанлы дөньяга дәшә. Әгәр ул гап-гади агач урындык сурәтен генә ясаса да, шул сурәт дөньяның җанлы бер сокландыргыч бизәге булып күңелне били. Әгәр ат сурәте ясаса, аңа караган саен карыйсы килә иде. Аның һәр сызыгы тамырларда уйнап торган канны, ярсуны искәртеп тора. Тик Гөлсара сурәтен генә... йөз утырып бер мәртәбә ясый алмады. Югыйсә, кызның күзләре аның хәтерендә шундый ачык һәм тере, аны күз алдына китерүгә, йөрәге тиберченә башлый... Ә кәгазьдә, ничек кенә тырышмасын, кыз җансыз чыга.

    6
    — Исәнме Фәрит, Менә мин тагын килдем әле. Гаепламисеңдер бит?
    "Ник гаеплим ди, Гөлсара.. Син килгән саен яңадан туган күк булам мин".
    — Күзеңә күтәрелеп карарга да оялам инде, Фәрит. Синең алда бик гаепле бит мин...
    "Белмим, Гөлсара, белмим. Бәлки, киресенчә, гаеп миндә булгандыр?"
    — Юк, юк, Фәрит, мин гаепле.
    "Белмим инде... Күбрәк үземне битәрләдем мин ул вакытта. Әгәр бераз кыюрак, әрсезрәк булсам, мөгаен, син мина бүтәнчәрәк карар идең...
    Бик авыр булды мина Яңа ел төнендә синең белән аерылышу. Тормышның бөтен шатлыгыннан мәхрүм ителгән, ким кеше итеп тойдым мин үземне.
    Хәер, андый халәт элек тә хас иде миңа. Армиядә чакта, егетләр үзләренә ошаган кисәкләрне алмый торып, ипи тәлинкәсенә үрелми идем... Гомумән, туганнан бирле, миндә ниндидер курку яши. Кечкенә чакта Тәэәпечәмнән курка идем. Базык гәүдәле сакау абзый урамнан: "Тәэә печам! Тәэә печам!" — кычкырып узганда, ике тәрәзә арасындагы стенага елыша идем. Өйдә сикерергә ярамый — каз утыра. Сызгырырга ярамый — ут чыга. Шауларга ярамый — әбекәйнең баш өянәге кузгала. Ишек алдында чабарга ярамый — маллар өркә... Кечкенәдән канга сеңеп калган шул курку хисе мине гомерем буе эзәрлекләп килде. Мәктәптә укыганда әләкчеләрдән, үсә төшкәч кызлардан курыктым.
    Юк, икеле алудан түгел, ялгыш үз фикеремне кычкырып әйтеп, иптәшләремнең, укытучыларның шаркылдап көлүеннән курка идем. Чөнки алар бөтенесе дә — яшьләр дә, укытучылар да, өлкәннәр дә — ни турында гына сөйләшмәсеннәр, фәкать дөрес сүз генә сөйлиләр. Әнә шул дөреслеккә төшенү өчен миңа үземнең беркатлы акылым белән потлап-потлап уй-фикер катламын актарырга туры килә иде. Һәм, берәрсеннән төпле, дөрес сүз ишетми торып, үз фикеремне ачыктан-ачык әйтүне күз алдыма да китерми идем.
    Кызлардан куркуым да сөйләшә белмәүдән генә иде. Берәр ялгыш сүз әйтеп ташлармын да, йә үземне көлке хәлгә куярмын, йә берәрсен урынсызга рәнҗетермен кебек. Кызларны гына түгел, хайваннарны да, бүтәннәрне да рәнҗетергә курка идем. Гомер буе шулай куркып яшәү рәхәтме?".
    — Ә минем белән бер дә куркып сөйләшмәдең үзең...
    "Сине очратуга ук, мин бөтенләй икенче кешегә әверелдем. Белмим, каян килгәндер миңа ул кыюлык?.. Хәер, кыюлыгым җитәрлек булмады шул. Бер кочаклап үбәргә да курыктым..."
    — Ә бәлки... курку — кеше күңелендә булырга тиешле әдәп, итәгатьлек, игелек билгеседер? Бәлки, ул кемнеңдер файдасына үз-үзеңне чикләү, нәфесеңне тыю — кеше булуның нигезедер?..
    "Бәлки, шулайдыр... Әмма, ни генә әйтсәң дә, нәкъ әнә шул курку, үземне тулы канлы кеше итеп тоймау мине, башымны диванага салып, Чаллыга китеп барырга мәҗбүр итте дә.
    Нигә кире кактың син минем мәхәббәтемне, Гөлсара?"
    — Ул чагында инде мин синең мәхәббәтеңә лаек түгел идем, Фәрит.
    "Нишләп, нишләп, Гөлсара? Мин бит сине алиһәләргә тиңли идем".
    — Менә шул-шул. Синең күңелеңдә горур алиһә булып каласым килде. Әгәр ул вакытта йөкле икәнлегемне белсәң, күңелеңдә изге сурәт итеп саклый алмас идең мине.
    "Сурәт түгел, ярым булыр идең Әгәр әйткән булсаң, шул минутта ук мин сиңа кулымны сузар идем. Ә ул... сине алдап качкан адәм актыгын... дуэльгә чакырыр идем".
    — Алдап качмады ул мине... Тәлгать.
    "Тәлгать?"
    — Тәлгать. Синең классташың Тәлгать.
    "Булган икән, алайса, хәлләр..."
    — Булды инде... Каникулга кайткан иде ул. Студент. Мин әллә нишләдем. Аның кулы тиюгә, сихерләнгән, гипнозланган мәхлук кебек, ихтыярымны җуйдым. Килешле кием, кыю хәрәкәтләр, романнардагы кебек шома һәм матур җөмләләр белән ул мине тәмам әсир итте.
    Кулыннан ычкынуга, аның тылсымыннан айныйм һәм үз-үземне битәрләргә керешәм. Чөнки аңлыйм: аның һәр хәрәкәте, һәр сүзе — уен. Ул бит мине бервакытта да чын-чынлап яратмаячак. Ләкин Тәлгать шул хәтле мавыга, курчак белән уйнаучы сабый кебек онытыла, мине яратуына үзе дә чын күңеленнән ышана иде бугай.
    Үкенү газабы белән төннәр буе мендәр чылатып чыгам, көне буе онытылып эшлим. Ә кич җитсә, тагын аның кочагында эрим. Аның һәр пышылдап әйткән сүзе, һәр кагылуы моңарчы бер дә татып карамаган әллә нинди хисләр өсти, берзаманны алар ташып чыга, мин ниндидер аңлатып бетергесез рәхәт дулкында йөзәм. Йөзәм... йөзәм... Тәмам бушанып калганчы йөзәм.
    Һушыма килгәндә, инде мин Тәлгатьтән тәмам бизәм. Инде аның карашы да, җайлы-җайсыз сүзләре дә, хәтта кайнар кочуы да тәэсир итми. Тынычланам. Суынам. Йөрәктә фәкать бер җәрәхәт — сиңа булган хыянәтем ярасы гына кала.
    "Хыянәт дип... без бит алай сүз бирешеп аерылган ярлар түгел идек, Гөлсара".
    — Сиңа гына түгел, мәхәббәтемә хыянәт иттем мин, Фәрит. Мәхәббәтемә генә дә түгел, мәхәббәтебезгә... Күңелем, юкса, һаман сиңа тартыла. Җаным, тәнем сине тели. Ләкин тапталган намусым сиңа таба чирек адым ясарга да рөхсәт итми...

    7
    Сәгать шалтырады. Фәрит тагын фани дөньяга әйләнеп кайтты. Гадәттә ул төшендә күргәннәрен уянган мизгелендә үк оныта торган иде. Ә бүген, нишләптер, төнге тәэсирләрдән айный алмый йөдәде. Һәркөн кабатланып торган гадәти эш-хәрәкәтләр бу юлы аңа мәгънәсез һәм вак тоела башлады.
    Менә ул тагын эшкә ашыга. Киемнәрен төймәли-төймәли ишектән чыга да, йөгерүчеләр теркеменә кушыла. Әллә ничә тармак булып кешеләр агыла.
    Биш-ун минут автобус килми торса, тукталыштагы төркем кибет төбен хәтерләтә башлый. Кешеләр түземсезләнеп сәгатенә карый. Килеп туктаган автобус аларны суырып-суырып ала да, уңга таба бераз авыша төшеп, авырлык белән генә китеп бара.
    Һәм менә завод. Автобустан чыккан кешеләр ташкыны каралып торган тишектә югала. Кара ишектән кереп китәләр дә, ярты тәүлек гомерләрен салкын тимер сихеренә бирәләр. Шул ишекне атлап керүгә, алар кеше булудан туктыйлар, бина эчендәге станокларның, машиналарның бер өлешенә — роботларга әйләнәләр. Әле генә балалар бакчасында нәни кызынын алсу битеннән чуп-чуп үпкән кече күңелле хатын ишексез-стенасыз булмә шикелле җаны чукрак бюрократка; кичә генә күршесенең төсле телевизорын рәтләп биргән алтын куллы электронщик таш күңелле автократ начальникка; хатыны киңәшеннән башка кайсы оекбашын кияргә аптыраган булдыксыз ир бригадирга әверелә.
    Биредә һәр нәрсә: һәр хәрәкәт, һәр сөйләшү, хәтта эшкә кагылмаган әйберләр — әти-әниең, шәһәр, табигать — барысы да бер үк үлчәм белән бәяләнә. Бу үлчәм — җитештерү, план, тимер...
    Фәриткә Чаллы беренче көннән үк ошамады. "Менә без кем, мена без нинди!" дип адым саен кычкырып саруны кайнатучы илаһи зур өндәмәләре һәм хәтта шырпы өчен да сугыша-сугыша чират торучы әрсез ир-атлары белән бу шәһәр аңа бөтенләй ят бер дөнья булып тоелды.
    Ул онытылып эшләргә, уч тутырып акча алырга, театр-конңертларга йөрергә, тыйнак бер кызга өйләнеп матур гына тормыш корып җибәрергә, йорт тутырып бала-чага үстерергә хыялланды. Әмма монда акчаны бик саран түлиләр, күбрәк грамота-медаль белән алдыйлар икән. Анысы да адәм ышанмаслык йөкләмәләр алган, җитәкчеләрне мактый белгән кешегә генә бирәләр. Кием алсаң, аны киеп барыр урын да юк. Яшьләр күбрәк ярым караңгы почмакларда мәш кила. Кыз дигәннәре егетләрне, егетләрне гена түгел, хәтта бала аталарын да бөтәрләп йотарга тора...
    Бу шәһәрдә бер генә танышы да, якын дусты да юк иде аның. Көннәрдән бер көнне базарда классташы Талгатькә юлыкты.
    Кыш иде. Өстенә килешле кайры тун, башына әллә болан, әллә бүре тиресеннән тегелгән зур бүрек, аягына йон очлары каралып торган сары унт кигән. Мыек җибәргән. Килешеп тора, каһәр!
    Китте сорашулар, хәл белешүләр.
    — Һа-а, якташ!
    — Син да Чаллыдамыни?
    — Башлы-күзле булдың, штоли?
    — Авылга юлын төшкәлиме?
    — Кайда хезмәт иттең?
    — Мин, Фәрит брат, армиягә бармадым бит. Башта техникумда укып алдым. Аннары әти кирәкле белешмәләр тапты. Автобазада гараж башлыгы мин хәзер. Майда йөзәм, брат. Ә син?
    — Мин РИЗда. Токарь.
    — Күпме төшә?
    — Йөз илле.
    — Да, брат, хатын-кыз акчасы инде, турысын әйткәндә. Ничек яшисең аңа? Мин җиткерә алмас идем, валлаһи! Күнегелгән хәзер. Әйбер алсаң, импортные кирәк. Бәйрәм-мазар булса, коньяк эчәсе, шимбә җитсә, ресторанга керәсе килә. Эштән кайтышлый җыелып утыргалыйбыз. Шоферлар сыйлый инде. Спитый коллектив, хи-хи. Мәгәр биеп кенә торалар каршымда. Тәлгать Шаһиевич тә, Тәлгать Шаһиевич!.. Менә ничек бит ул, брат.
    Фәриткә бик күңелсез булып китте.
    — Карале, брат, токарь булып эшлим дидеңме әле?
    — Әйе.
    — Күч миңа. Какрас токарь китәргә йөри. Шәп малай иде, югыйсә. Ут уйната иде. Но обнаглел. Атналар буе эчә башлады.
    — Кайдарак соң, ул автобаза дигәнең?
    — Кайда дип, промкомзонада инде. Контора өстендә лампочкалар белән бизәп эшләнгән лозунг булыр "Хезмәткә дан!"
    — Күпмерәк чыга инде сездә?
    — Акчасыз булмассың. Бер җаен алсаң, хезмәт хакыннан тыш көненә ун-унбиш сум төшерерсең.
    — Чиста хезмәт хакы күпме булыр дим мин.
    — Фу, тинтәк булдың, валлаһи. Әйтәм бит, зарплатаны бездә исәпләүче дә юк. Ул бит, турысын әйткәндә, хатын кесәсенә керәсе акча... Җитәр, җитәр, кайгырма.
    — Бик үк куе түгелдер инде барыбер.,
    — Дур-рак! Укыганда болай ук аңгыра түгел идең бит син, югыйсә?..
    — Ярар, уйлап карармын.
    — Озак уйлама. Баллы урынга чебен тиз җыела. Менә сиңа телефон. Бер атнадан шалтыратырсың. Шуннан ары көтмим.
    Аның шулай һавалы сөйләшүе Фәритнең гайрәтен чигерде. Тәлгатьнең телефон номеры язылган кәгазьне йомарлап чүп савытына томырып китте. Ләкин язмыш аларның юлларын юкка гына кисештермәгән иде, ахры. Әлеге сөйләшүдән соң атна үтәр-үтмәс борын, Тәлгать аны үзе юллап тапты. Туп-туры тулай торакка килгән.
    — Карале, брат, — диде ул гадәти хәл белешүләрдән соң. — Кичен нишлисең?
    — Берни дә эшләмим. Ял итәм.
    — Алайса, бик шәп. Әйдә киттек. Мин бер җирдә такта белешкәнием. Шуны төяп дачага илтергә кирәк...
    Әнә шул икенче очрашуда, тактаны бушатып әйбәтләп өеп куйганнан соң, Тәлгать тәки җиңде аны, Фәрит аның янына эшкә күчәргә ризалашты. Тагын бер айдан ул автобаза гаражының шыксыз караңгы цехында тутыгып беткән станок тоткаларын әйләндерә иде инде.
    ...Беркөнне Тәлгать аны кабинетына чакыртты.
    — Ну ничек? Күнегеп буламы?
    — Була-а, — дип сузды Фәрит кул сөрткән чүпрәген учында әвәли-әвәли.
    Тәлгать аңа шактый вакыт сынап карап торды да, өстәлдә яткан кәгазьләрен актара-актара, илтифатсыз гына сөйләп китте:
    — Бер эш чыгып тора бит әле, брат. Командировкага барып кайтырга кирәгие.
    — Бәй соң, кирәк икән, барып кайтырбыз. Ә кая барырга?
    — Утыр әле. — Тәлгать үзе дә аның янындагы урындыкка утырды. — Менә күрәсеңме? Биредә бөтен кирәкле кәгазьләр дә әзер. Синең исемгә командировочный гына тутырасы. Бу кәгазьләр буенча Ярославль мотор заводы безгә ике движок җибәрергә тиеш. Ләкин, үзең беләсең, тиеш әйберләр күп ул. Сиксәненче елда ук инде коммунизм булырга тиеш иде. Кая ул? Шуңа күрә, үзебезгә шөрепләрне кыймылдатырга туры килә. Мин монда унбишләп бүлү валы әзерләп куйдым. "Жигули"гә. Берун шешә коньяк алырсың. Булмаса, юньлерәк аракы да ярый. Шешә борыны күрсәтсәң, мужиклар анда сиңа икене түгел, егерме движок салып җибәрерләр. Ә бүлү валларын начальствога гына тот. Төшендеңме?
    Фәрит тирләп чыккан маңгаен сыпырып куйды.
    — Һм... — диде ул ике төрле уйларга урын калдырып.
    — Турысын әйткәндә, Медов үзе китәргә тиеш иде анда. Әллә кая юкка чыкты бит. Әллә салып йөри, әллә... шайтан белсен.
    Үзенең ниләр эшләп, кемнәр белән сөйләшеп йөриячәген күз алдына китерергә тырышып утырды Фәрит. Ниһаять, бер фикергә килде.
    — Ярар. Һәрхәлдә теге икесен алып кайта алырмын, дип уйлыйм...
    — Ким дигәндә.
    — Шулай инде...
    — Хәйретдиновка әйтеп куйдым мин. Ул машинасын әзерли. Командировочныеңны үзем хәстәрләп куярмын. Аракы талоның бармы?
    — Юк.
    — Тукта, хәзер мин сиңа...
    Тәлгать кечкенә генә кәгазь кисәгенә бер җөмлә язды да, имзасын сырлап Фәриткә сузды.
    — Йөз дә бишенче кибеткә кереп Айсылуны сора. Акча ягың ничегрәк?
    — Унбиш тәңкәләп бар бугай.
    Тәлгать түш кесәсеннән зур бумажник чыгарды.
    — Мә. Ун шешә аракы ал. Тәлгать Шаһиевич юньлерәген сорады, диген...
    Курка-курка гына юлга чыккан Фәрит гаҗәпләнгәннән-гаҗәпләнә барды. Ришвәтне ничек төртү турында уйларга да өлгерми, түрәләр үзләре мөрәҗәгать итә: "Нәрсәң бар? Нәрсә алып килдең?" Машина әрҗәсенә төяп алып кайткан дүрт двигательне складка бушатып, артып калган бүлү валларын кабинадан чыгара башлауга, Тәлгать шунда ук аның кулына сукты:
    — Ашыкма. Боларның урыны кабинетта.
    Тагын берничә көннән Тәлгать аны өенә чакырды.
    — Ну-у, брат, син әле һаман юньләп киенмәгәнсең икән. — Баштанаяк күз йөртеп чыккач, Фәритнең җилкәсенә шапылдатты:
    — Нәрсә, әллә шоферлардан бик таммыймы? Ә син җебеп торма! Елата-елата каер. Аларга бер йомшаклык күрсәтсәң, хәзер муенга атланалар. Турысын әйткәндә, баштарак, мастер булып эшләгәндә, мин үзем дә һушны җыя алмый йөрдем. Саттар Мансурыч, элекке завгар, болай дияр иде: "Син, энем, артына ут капкан пожарник шикелле чабып йөрмә. Егет булсаң, үз-үзеңне кочаклап гараж уртасына бас та, бөтен хуҗалыкка берьюлы күз сал. Карашың шундый булсын — сине күрүгә таралып яткан машинага чаклы сикереп торсын. Менә шулай ул, брат. Әйдә, утыр әле.
    Залга кереп, тәбәнәк өстәл янындагы креслоларга чумдылар.
    — Сәмига!
    Башына хисапсыз бигуди тезгән юан гына хатын, халат изүен каплый-каплый, ирләр янына керде.
    — Әйдә, минем классташны аягүрә басып бер сыйла әле, карчык. — Тәлгать стенка пыяласы аша кукраеп күренгән коньяк шешәләренә, бәллүр рүмкәләргә таба җиңелчә ым какты.
    Хатын Фәриткә борын өсләп кенә күз төшерде дә, буынтыклы-буынтыклы биленә таянды. Караучысыз калган изүе ачылып, симез күкрәкләре сикерешеп куйды:
    — Һе!
    Шулай диде дә, кырт борылып, китеп барды. Аннары, чыгып барышлый, йомры иңсәсе аша гүя тәмәке төпчеге төкерде:
    — Әнә, кухняда утырыгыз.
    Алай да Тәлгать сынатмады. Эре-эре басып кухняга чыкты, суыткычтан ниндидер кызгылт-кара төстәге шешә алып, өстәлгә утыртты.
    — Әйдә тотыйк әле. Вино аппетитны ача, күңелләрне күтәреп җибәрә ул.
    Кырлы стаканнарын чәкештереп берьюлы бушаттылар, өсте агара башлаган венегретка сузылдылар.
    — Өйләнергә кирәк сиңа, брат. Нәрсә инде бу? — Тәлгать Фәритнең җиз төймәле яшел кителен җиңеннән чеметеп күтәрде. — Яхшы хатын кулында булсаң, син инде моны әллә кайчан чүплеккә томырыр идең. Минем үземне дә хатын аякка бастырды... Аннары, бабай шәп минем. Турысын әйткәндә, хатынның үзеннән дә шәп. Пенсиягә чыккач "Волга" алып бирәм, ди. Менә бит ул ничек, брат.
    Кикереп куйды, тагын стаканнарга шәраб агызды. Төбенә кара сагызы сыланып калган буш шешәне сак кына өстәл астына тыкты.
    — Әйдә, тотыйк әле... Сөйләшмисең син бер дә. Эчкән кебек тә түгел. Мин быкылдыйм да быкылдыйм инде, брат, бигайбә.
    — Нинди гаеп ди...
    — Шулай да, өйләнергә киңәш итәм мин сиңа, брат... Телисеңме, бер кыз белән таныштырам? Алай минем хатын кебек үк затлы нәселдән түгел түгелен. Авыл кызы гына. Кибеттә эшли, брат. Ну майда йөзәсең инде аңа өйләнсәң... Өйләнәсеңме? Иртәгә үк үзем башкода булып барам.
    — Башта күрергә кирәк. Бәлки ул...
    — Шту син, брат! Бер бите ай, бер бите кояш. Биле... Нәрсә сөйләнеп утырам соң әле мин! Син аны күрдең бит инде.
    — Теге... Кем әле?.. Айсылумы?
    — Шул инде.
    — Карарбыз әле. Ашыга торган эш түгел.
    — Менә шулай диләр аны. Тот бишне. Үзем сөйләшеп куям... Ярар, син, брат, ачуланма инде. Озаклап утырып булмады. Турысын әйткәндә, кунакка барасы бар.
    — Йә, ярый алайса...
    — Тукта, мин хәзер.
    Тәлгать кухняга дипломат күтәреп керде.
    — Ашыкмый тор, — дип сөйләнде ул кәгазьләрдә актарына-актарына һәм бер төргәк "унлык" сузды. — Мә. Бу сиңа уңышлы командировкаң өчен. Мең тәңкә. Түлке бик сөйләнеп йөрмә.
    Фәрит каушап калды. Уч төпләре тирләп чыкты.
    — Нәрсә тораташ кебек каттың! Алып тык тиз генә. Авыр гына төргәкнең чалбар кесәсе төбенә төшеп ятканын Фәрит сизми дә калды.

    8
    Кыз, чынлап та, сөйкемле иде. Кайсы ягы беләндер Гөлсарага тарткан иде ул. Шундый ук җыйнак гәүдә, ягымлы елмаю.
    Егетләрне күрүгә, түшәмдәге электр лампочкасы яктырды диярсең, кызның йөзе балкып китте. Янында эшләгән иптәш кызы белән тиз генә нидер сөйләшеп алды да, Талгатькә каршы атлады.
    Иркен бер хәрәкәт белән Тәлгать аның биленнән кочкандай итте, иелеп колагына нидер пышылдады. Кыз тыелып кына көлеп куйды. Тәлгать тагын иелде.
    — Шулаймыни? — дип куйды кыз һәм ялт итеп Фәриткә күз ташлады. Аннары үрелеп Тәлгатьнең колагына нидер әйтте.
    Тәлгать сәгатенә күз салды, тагын кызның колагына иелде. Кыз, ризалык белдереп, баш каккач, Тәлгать аның иңсәсенә җиңелчә генә сугып алды да, Фәриткә таба борылды:
    — Таныш бул, Фәрит. Айсылу туташ шушы инде. Әй, сөйләнеп торган мин юләр. Сез бер-берегезне беләсез ләбаса.
    Кибет түреннән кызга эндәштеләр.
    — Хәзер! Чак кына көтеп торыгыз, егетләр. Тиз булам мин.
    Берничә минуттан ул киенеп чыкты. Кулында авыр гына сумка иде. Фәрит туп-туры үзенә таба килгән кызның сумкасын алды, ә Тәлгать, Айсылуны култыклап, алдан атлады.
    Баралар. Күн перчатка кигән кулын күтәреп, бармакларын тырпайта-тырпайта, Тәлгать нидер сөйли. Айсылу, әле башын артка ташлап, әле иелә-иелә көлә. Кайчагында аягы таеп китә дә, Талгать аның кышкы калын пәлтәсе аша да күзгә ташланып торган нәзек биленнән кочып ала. Көлешәләр.
    Фәриткә күңелсез. Сумканы бер кулыннан икенчесенә күчерә-күчерә аяк астына карап атлый да атлый.
    Ник ияртте инде аны Тәлгать? Таныштырырга уйлаган икән, таныштырсын да, китеп барсын иде! Нәрсә, әллә Фәрит үзе сөйләшә белмәс идеме кызлар белән? Гомумән, ни пычагына дип шул Тәлгать-бушбугазга тагылды сон әле ул? Нәрсә дип шул шаражкага барып керде?
    — Менә, кайтып та җиттек... Бәлки, чәй эчеп чыгарсыз, егетләр?
    — Без каршы түгел. Ни диярсең, Фәрит?
    Артык зур булмаса да, әллә җыештырылуы, әллә җиһазларының уңайлыгы белән Айсылуның бүлмәсе үзенә тартып тора иде. Тәлгать, пәрдә артына кулын тыгып, ниндидер төймәгә шалт итеп басты, талгын көй агыла башлады. Күп тә үтмәде, өстәлдә чуар кәгазьле шәраб шешәсе, елык-елык килеп торган матур-матур фужерлар, төрле-төрле җимешләр пәйда булды. Күңелле музыкага бәллүр чеңләве кушылды. Тәлгать белән Айсылу, бер-берсенә сыена төшеп, бүлмә уртасында таптана башладылар.
    Фәрит биредә артык иде.
    — Ярар, мин китим, булмаса...
    — Ярар, пока. Мин дә озакламам инде.
    — Хушыгыз. Сый-хөрмәтегез өчен рәхмәт, Айсылу.
    — Исән булыгыз инде, алайса...
    Баскыч төбенә чыккач, Фәрит аяк астына төкереп куйды.
    — Тфү!.. Үзенең сөяркәсе белән таныштырмакчы булган икән...
    Шулай диде. Әмма ул Айсылу тырнагына капкан иде инде. Хәер, бу турыда кыз үзе да белми иде әле.
    Көннәрдән бер көнне алар автобус тукталышында очраштылар.
    — Исәнме, Фәрит.
    — Исәнмесез, Айсылу.
    Аягы таеп китте дә, кыз Фәритнең беләгенә ябышты.
    — Таныш кеше белән "сез" дип сөйләшү килешмидер, минемчә.
    — Шулай бугай шул.
    Кыз тыелып кына көлеп куйды.
    — Менә шундый мокытрак кеше инде мин. Юньләп сөйләшә дә белмим.
    — Ә Тәлгать сине мактады. Алтын куллы егет ул, ди.
    — Ул сөйләр...
    Автобус килеп туктады. Ишек ярыгыннан кайсыныңдыр чабуы чыгып тора иде. Шактый кеше төште. Тукталыштагылар ишеккә өелде. Фәрит белән Айсылуны, кыймылдарлык та рәтләрен калдырмыйча, бер-берсенә чәпәп куйдылар.
    Бөтен халык берьюлы талгын гына тирбәлә. Аның саен Фәрит кызның тәнен ныграк тоя. Салкын исе аңкып торган кабарынкы мех якасына, кызарып чыккан бит алмаларына яңагы белән кагыласы килә... Аннары, кинәт, аның Тәлгать белән биегәне исенә төшә дә, тешләрен кыса.
    Кеше бераз кимегәч, кыз гади генә әйтеп куйды:
    — Бүген "Батыр"да "Тутси".
    "Тутси"ның ни икәнлеген белмәсә дә, Фәрит гаҗәпләнгән булды:
    — Шулаймыни? Әйдә, алайса, керәбез!
    Кыз тагын көлеп куйды.
    — Керербез... Билет алалсак.
    Кинотеатр янында төштеләр. Тукталышта ук аларны билет теләнүчеләр сырып алды.
    — Син шушында гына тор. Минем анда иптәш кызым эшли. Бәлки калдыргандыр.
    ... Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты — кино беткәч, Фәрит аны озатып куйды.
    — Бәлки... чәй эчертеп чыгарырсың? — диде Фәрит аның күзләренә карап.
    — Соң инде, Фәрит. Кызлар әлләни уйлар...
    Фәритнең озаклап сөйләшер чамасы калмаган иде. Салкыннан тез буыннары калтырый. Ләкин кыз кереп китми, ишек тоткасына тотынган килеш нидер уйлап тик басып тора.
    — Калтырый башладың син. Салкын тидерә күрмә.
    — Тимәс. Кайта-кайта җылынырмын әле.
    — Кайда торасың соң?
    — Кырык җиденчедә.
    — Ходаем! Автобус та йөрмидер бит инде хәзер.
    — Ничава.
    — Әйдә, кер! Бераз җылынырсың хет... Түлке шауламаска тырыш инде.
    — Исерекмени мин шауларга. Тик... вахтер кертерме соң?
    — Кертер...
    Фәрит чәй эчкән арада, Айсылу ваннага кереп өстен алыштырып чыкты. Аннары көзге каршына килеп чәчен тарый башлады. Юка халат аша кызның тере тәне сизелеп тора иде.
    Фәрит торып аның янына килде. Ихтыярсыз кызның биленнән алды. Кыз кулын төшерми генә егеткә таба борылды.
    Ачык изүдән балкып күренеп киткән ак күкрәк Фәритне тәмам сихерләде.
    — Кулыңны ал, Фәрит. Әгәр мине ачуландырасың килмәсә, шаярма.
    Фәрит төкреген йотмакчы булды, әмма авыз эче кипкән иде.
    — Гафу ит, Айсылу.
    Теле белән шулай диде. Ләкин күңеле белән кызны коча, иркәли иде инде. Бөтен тәне, җиңелчә калтыранып, моңарчы әле бер дә татымаган рәхәт мизгел якынлашуын тоя, түземсезләнә иде.
    — Теге көнне шәраб эчеп утырды дип, минем турыда начар уйлый күрмә. Туган көнем иде ул минем.
    — Шулаймыни? — Фәрит аптырап калды — Тәлгать тә инде... Әйтсә ни булыр иде!
    — Тәлгать тә белми иде аны.
    — Алайса, мин сине соң булса да тәбрик итәм.
    — Рәхмәт.
    — Тик... Бүләккә генә бернием дә юк. Хәер, туктале... — Фәрит түш кесәсеннән паспортын чыгарды, паспорт арасыннан лоторей билеты алды. — Менә, "Жигули" бүләк итәм мин сиңа.
    — Рәхмәт, Фәрит, — диде кыз әкрен генә. — Сине дә утыртырмын.
    Фәритнең күзе янә аның муенына, халат аша төртеп торган тыгыз күкрәкләренә төште. Кызның муенындагы тамыры мелт-мелт тибә иде.
    Юк, түзә алмады ул. Тәкатьсез иде. Ниндидер ашкыну белән биленнән кочты, иреннәренә иелде.
    — Их, Фәрит. Ашыйсың бит башкаемны...
    — Ашыйм, Гөл... Айсылу, ашыйм. Башыңны гына түгел...
    — Өйләнерлек булсаң гына, Фәрит...
    — Өйләнәм, Айсылу, өйләнәм...
    — Вәгъдәме?
    — Вәгъдә, вәгъдә, Айсылу...

    9
    Айсылу беренче көннән үк иренең заводка кире кайтуын таләп итә башлады.
    — Акча бер хәл, җаным, квартир кирәк. Заводта эшләмәсәң, аны каян аласың? Тәлгатьнең шарагасындамы? Шиш!..
    Кабат заводта эшли башлагач, беренче хезмәт хакына бер шешә "Апперитив" алып кайтты.
    — Әйдәле, карчык, чөкердәшик әле икәү генә, — диде ул шешәне өстәлгә бастырып.
    Айсылу, кулларын салындырып, каршысына килеп утырды.
    — И Ходаем, авылдагы абыйларың кебек алкаш булырсың микәнни син дә?..
    Фәритнең өстенә түшәм җимерелгәндәй булды. Күзләрен кысып, Айсылуга текәлде:
    — Ничек... алкаш? Авылдагы абзыйларым алкашмыни минем?
    — Әй, сөйләнеп утырма инде, ичмасам, җан үртәп. Теге... кем соң әле? Зәки абыеңмы соң?.. Туйдан кайтышлый җиңгәчәйне тотып тукмаган бит.
    Фәритнең кашы җыерылды. Дәшмәде. Кырлы стаканга мөлдерәмә шәраб тутырды да, авызына каплап куйды.
    — Кая, ашарга бир!
    — Әнә, плитәдә!
    Айсылу караватка капланды.
    Фәритнең күңеле рәнҗеде. Дәшәр хәлдә түгел иде. Ашык-пошык киенде дә, ишекне хәтәр шапылдатып чыгып китте.
    Баш сөяген, тимер кыршау кебек, бер уй кыскан: "Китәргә! Китәргә!" Гарьлеге ни тора бит: алкаш!
    Урам буйлап түбән төште. Зур яңа күпергә күтәрелде. Төн суык, җиле зәһәр иде. Пәлтәсен төймәләде, бүреген батырыбрак киде. Саргылт-якты тәрәзәләрендә ике-өч кенә кеше күренгән трамвай салкын рельслардан чыжылдап узып китте. Каршыда, Кызыл Чаллының өстенә аварга җитеп, сүнә-кабына торучы тәрәзәләре белән ниндидер фантастик компьютерга охшаган шакмак-шакмак йортлар җемелди.
    Чиелдап, Яңа шәһәр ягыннан икенче бер трамвай килеп туктады. Вагон ишек төбендә өч кыз көлешә. Үз-ара пышылдашалар.
    Сүзләре бөтен салонга яңгырап тора:
    — Уф, кызлар, башым әйләнә, үләм!
    — Минем күңелем болгана башлады инде...
    Ух, боларның берәрсен хәзер!..
    Тфү!
    Аякларында чак басып торалар, кабихләр.
    Туктале, Фәрит дус. Син үзең дә шулар хәлендә түгелме соң? Хәләл җефетеңне бер сәбәпсез рәнҗетеп, ни йөзең белән тыныч кына йөрисең син? Ну, әйтте. Туганарыңа тел тидерде. Алкаш диде. Һәм дөрес эшләде.
    Тәрәзә ярыгыннан җил өреп торган караңгы бүлмәдә елап ятучы Айсылу бик кызганыч тоелды аңа.
    — ... Карчы-ык, — дип пышылдады ул әкрен генә, кайтып чишенгәч. Салкын аякларын юрган астына тыгып, хатынының кайнар балтырына кагылды. — Гафу ит инде, карчык. Гаеп миндә...
    — Кит әле, кит! Фу, сасыгансың.
    Иңсәсеннән кочып чалкан әйләндерде, күкрәгенә яңагын куйды.
    — Татуланышыйк, карчык. Бүтән андый хәл булмас... Без бит икәү генә... Ызгышмыйк...
    — Икәү генә, икәү генә! Бүген икәү. Ә иртәгә, бәлки, әллә ничәү булырбыз.
    Фәрит җанланып китте:
    — Нәрсә, карчык, әллә хәбәр бармы ?
    — Бар шул менә. Инде биш атна булды. Сизмисеңмени үзең?
    — Күсәк мин, күсәк!
    — Күсәк шул.
    — Типмиме соң әле?
    — Дивана. Биш атнадан балага җан керә димени?
    ... Сентябрьдә Алсу туды.
    Айсылу тудыру йортына киткәч, җилкенеп китеп Фәрит теге шыксыз бүлмәнең обойларын куптарып яндырды, тәрәзәнең тишек-тошыкларын сылады. Кайчандыр Айсылу кайтарып куйган эре чәчәкле матур обойларны ябыштырды. Булмә яктырып, иркенәеп калды.
    — Кайчан акыл керә инде сиңа, йә? — диде Айсылу кайтып керү белән, бүлмәгә күз йөртеп чыккач.
    — Нигә, әнкәсе?
    — Нигә дип соң... Хөппениса карчыкның абзарына ябыштырырга дип алдыммыни мин аны! Киңәш юк, табыш юк... Малосемейка, квартир аласы бар. Кибеттә эшли дигәч тә, кирәк чакта тиз генә табып буламыни аны!
    — Соң, карчык... малосемейканы кайчан алабыз әле. Әллә ярты, әллә бер елдан... Ел буе шушы абзарда яшәргәмени?
    — Үә-әә!..
    — Ай Алла, минем бәпечем уянган икән. Каяле, нәм-нәм бирим әле мин аңа... Һо-о! Пеленкалар алып куйдыңмы, әттә?
    — Менә, менә, әнкәсе.
    — Пачкасы белән бирмә инде... Әнә теге өчпочмаклысы белән бумазиен үтүкләп бир.
    — Хәзер, карчык.
    — Ике ягын да үтүклә!
    Коры һәм җылы биләүгә чорналгач, Алсу елавыннан туктады. Битараф карашлы күзен ачып алсу иреннәрен мимылдата башлады.
    — Шулаймыни, кызым, тамагың ачтымы? — дип сөйләнә-сәйләнә Айсылу тәмам тулышып җиткән күкрәген учлап, имчәген баланың авызына төртте.
    Ашыкмыйча, ләззәттән күзләрен йомып, сабый ими имәргә кереште. Фәрит аңа сокланып карап торды.
    — Колясканы да ашыгып алгансың, — дип бая өзелгән сүзен дәвам итте Айсылу. — Аны инде, Ходаем, әби-бабаларыннын берәрсе бүләк итми калмас иде әле. Беренче оныкларына... Аннары, коляскада йоклату гел ярамый икән ул. Һава керми ди. Карават кирәк.
    — Караватны, әнкәсе, аванстан алырга туры килер инде. Йә, булмаса, синең декретныйдан.
    — Декретныйга нәфесеңне сузма. Үземә пәлтә алам... Нишләп бик тиз бетте акчаң?
    — Нишләп дип, аракы алып куйдым.
    — Анысы яраган... Ничәне алдың?
    — Бишне. Шул җитәдер.
    — Җитеп ашкан. Колкынганчы эчәргә димәгән. Үзең бөтенләй эчмәсәң дә була...
    Соңгы сүзе йөрәгенә пычак булып кадалса да, Фәрит дәшмәде, тыныч кына киенә башлады.
    — Кая киттең?
    — Чыгып керәм әле.
    — Ашыкма. Ни... Өйдә сөт бармы?
    — Калганые бераз.
    — Тагын алып кайт. Бәрәңге дә алмагансыңдыр әле. Аннары, кефирмы, катыкмы шунда...
    Урамга чыккач, тәмәке эзләп кесәсен капшады. Шунда гына үзенең инде атна буе — кызы туганнан бирле — тартмаганын исенә төшерде. һәм, өйләнгәннән соң, фәкать шушы атнаның гына үзе өчен иң тыныч көннәр булганлыгын аңлады. Гаҗәеп ачыш ясады ул бүген: бер ел яшәп, хатыны авызыннан бер җылы сүз дә ишетмәгән икән бит ул. Һаман шул эшлекле-тыныч тавыш, салкын акыл һәм исәп, исәп... Хәтта, төнге мавыгулары да, мәҗбүри йөкләнгән вазыйфаны башкарган шикелле, хиссез уза иде.
    Бик катлаулы нәрсә икән ул тормыш дигәннәре. Кайчандыр акылыңны, бөтен барлыгыңны биләп торган кичерешләр иртәнге томан кебек тарала, юкка чыга, ә теге элек син игътибар да итми килгән вак-төякләр, берсе өстенә берсе өелә торгач, башыңнан ук күмеп китә. Берәүнең уйламыйча гына әйткән гөнаһсыз сүзе икенчесенең күңеленә таш кисәге, күтәрә алмаслык йөк булып ята.
    Фәрит моны тиз аңлады. Бергә яшәүнең беренче көненнән үк, үз табигатен гаилә тормышына, Айсылуның холкына яраклаштырырга тырышты. Иң элек иске дусларын биздерде. Аннары стена газетасы, культпоход, дружиначы ише мәшәкатьләрдән читләште. Телевизор алып куйгач, спектакль-концертларга түгел, кинога йөрүне дә ташлады. Яшәүнең бөтен мәгьнәсе дөнья көтүгә кайтып калды. Моны Айсылу шулай теләде. Гаилә тормышы Айсылу дөньясына әйләнде. Фәритнең дөньясы сүрелде.
    Шул да булдымы яшәү? Шундый тормыш турында хыялланды микәнни Айсылу? Гомер буе шулай яшәргә туры килсә, ничек түзәрсең?..
    — Да, брат, күзең тонган синең. Кая чабасың болай?
    — Ә-ә, Тәлгать. Сәлам, малай.
    — Сәлам. Кычкырам, кычкырам, ишетмисең... Һ-оо, төянеп күрсәткәнсең.
    — Төянерсең. Гаилә ишле бит хәзер.
    — Шулаймыни? Кызмы, малаймы? Әллә икеседәме?
    — Кыз гына...
    — Ну, котлыйм, брат, котлыйм. Кайчан туды?
    — Атна булды инде.
    — Тәпиен юдыңмы соң әле?
    — Кая! Бүген генә алып кайттым бит әле.
    — Фью-ү! Шушы көнгә чаклы түзеп йөрдеңме?.. Турысын әйткәндә, законга сыя торган эш түгел бу. Каяле, сәгать ничә? Һи-и, алты гына икән бит әле. Әйдә киттек!
    — Кая?
    — Кая булсын, әнә бит, каршыда гына магазин... Бир, тотып торам сумкаңны...
    ...Уянып китте. Кипшенгән иреннәрен ялмап хатынына таба борылды. Ләкин кулы аның иңбашына түгел, буш урынга шапылдап төште. Берьюлы йокысы ачылды. Башын калкытып бүлмәгә күз салды. Үзе, чишенмәгән килеш, караватта ята, ә хатыны, кызын кочаклап, идәнгә бөгәрләнгән. Торды, җылымса су чумырып эчте.
    Хәлләр... Әллә соң Айсылу сүзләре, чынлап та, дөресме? Алкашка әйләнеп барамы әллә ул?
    Юк ла. Нишләп алкаш булсын? Просто исергәнен сизми калган. Дөньясын оныткан. Чаманы югалткан. Ярый әле өенә кайтып егылган. Милициягә эләкмәгән. Күрер иде күрмәгәнен. Унөченче хезмәт хакы да, квартирга чират та очар иде аннан...
    Шулай да яхшы түгел. Чынлап торып алкашка әйләнүең бар. Ярамый болай. Бала атасы, әти кеше икәнлегеңне онытма, иптәш. Онытма! Син бит хәзер үзеңнең генә түгел, кызыңның язмышы өчен дә җаваплы...
    Берничә көн сөйләшмәделәр. Сүзсез ашадылар, өем-өем чүпрәк юдылар, кибеткә йөрделәр, икесе ике якка карап йокладылар. Фәрит, югыйсә, һәр эштә өлгерлек күрсәтергә тырышты. Суын да ташыды, юынтыгын да чыгарып түкте, бала чүпрәкләрен дә үтүкләде. Алсу төнлә елап уянганда, үзе сикереп торды, кызының астын алыштырды, аннары аны ипләп кенә хатыны янына салды...
    Гел болай яшәп булмасын икесе дә аңлый иде. Ләкин ирнең дә, хатынның да беренче булып эндәшәсе килмәде. Өй суынды, базга охшап калды. Фәкать Алсу — гөнаһсыз сабый — караңгы дала уртасындагы зәгыйфь учак кебек, бу дөньяда әле тормыш дәвам иткәнлеген искә төшереп-төшереп куя иде.
    Беркөнне кич Фәрит түзмәде, кулларын баш астына тыгып инде сәгатьтән артык түшәмдәге яктылык тапларына карап яткан хәлдә хатынына эндәште:
    — Нишләптер, карчык, озакккарак китте бугай безнең бу үҗәтлек.
    Айсылу кинәт Фәриткә борылды. Тавышы усал һәм үпкәле иде:
    — Исеңә төшкән икән!
    — Исеңә төшкән дип, ай буе газапланам инде мин...
    Кулын сак кына хатынынын биленә салды. Алып ташлар дип курыккан иде, ләкин Айсылу аны үзе кочаклап алды:
    — Эгоист син. Үзең турында гына уйлыйсың. Сиңа эчәргә дә, йокларга булсын. Бәйрәм җитә башласа, тамагың кымырҗый, кесәңдәге акчаң кыткылдый башлый. Минем турыда димим, хет балаңны уйла бәләкәй генә, алкаш несчастный!..
    Кычкырып җибәргәнен сизми да калды
    — Әйтмә миңа алай!
    — Ә-ә, ошамыймыни!
    — Йөрәгемә хәнҗәр булып кадала шул сүзең.
    — Эчмә соң, алай булгач.
    — Эчмим бит инде, карчык. Минем эчү — эчүмени ул! Сирәк-мирәк кенә бит инде...
    — Анысы шулай. Түлке эчсәң, күзең тона. Исергәнеңне белмисең, чөмерәсең дә чөмерәсең. Авызың сөйләгәнне колагың ишетми.
    — Нәрсә, карчык, әллә берәр авыр сүз әйттемме?
    — Авыр сүздә генәмени хикмәт...
    Кызлары еламакчы булып мышкылдап куйды. Саташып кына ахры. Ашыгып-ашыгып имезлеген суырырга кереште. Аннары тагын тынып калды.
    Фәрит җиңел сулады, хатынының өч-дүрт ай эчендә тансыклап өлгергән тыңлаучан гәүдәсен үзенә кысты.
    Тормыш җайлангандай булды. Яши торгач, фатирлы да булдылар. Ләкин бер көнне...
    Ул көнне Фәрит эштән балкып кайтты.
    — Карчык, асылын муенга!
    — Нәрсә булды, хәчтерүш?
    — Хәчтерүш! Сиңа гына ул хәчтерүш. Дәдәңә мидал бирделәр.
    — Алкашлар медалеме әллә?
    Түш кесәсеннән тартып чыгарган "Каберне" шешәсе кулында калтырый башлады.
    — Нәрсә дидең?!!
    — Тондырма күзеңне, яме!
    — Кил әле монда!
    — Йә, килдем.
    — Шул сүзеңне тагын бер кабатласаң, менә шушы шешә белән мангаеңны ярам.
    — Алкаш! Алкаш! Алкаш несчастный! Йә, йә! Ник ярмыйсың?
    — Мә, алайса!
    Айсылу башын читкә алып өлгерде, шешә стенага бәрелеп чел-пәрәмә килде. Чырылдап кычкырган бала тавышына икесе дә өнсез калдылар.
    Куркуыннан күзләрен зур ачып бии-бии елаган Алсуны әнисе кочагына алды, яшьле күзләрен үбә-үбә юатырга кереште:
    — Елама, кызым, елама. Ул алкашны куып чыгарабыз аны хәзер.
    — Карчык, гафу ит инде...
    — Гафу?!
    Айсылу тавышын күтәрмәде, муенына сарылган Алсуны башыннан сыйпый-сыйпый ишек тоткасына үрелде.
    Алар чыгып киткәндә ничек катып калса, милиwия килеп кергәндә дә? Фәрит шул килеш басып тора иде...

    10
    ... "Их, Гөлсара!.. Әгәр теге вакытны син мина кул бирсәң, күкрәгемә капланып еласаң, нинди бәхете булыр идек без. Син дә берьялгызың бала үстермәс идең, мин дә болай түбән тәгәрәмәс идем..."
    — Белмим шул, Фәрит... Айсылу белән дә бик пар килгән идегез, югыйсә...
    "Син Айсылуны да беләсеңмени?"
    — Белмәскә, ул бит Тәлгатьнең... кеме дип әйтергә дә телем бармый. Гөнаһлы буласым килми.
    "Әйтәм җирле..."
    — Юк, юк, Фәрит. Араларында андый ук хәл булгандыр дип уйламыйм. Сөюгә һәм сөелүгә сәләтсез ич ул Айсылу.
    "Ә мин аны сиңа охшаттым. Шундый ук җыйнак гәүдә, ягымлы елмаю. Ә эшләве..."
    — Беләм, беләм, Фәрит. Тәлгать аның биленнән кочып алды. Ә син кызардың...
    "Син, Гөлсара, минем арттан күзәтеп йөрдеңме әллә?"
    — Күзәтеп йөрмәдем, Фәрит. Синең белән идем мин. Хәтта аның белән кочаклашып ятканда да синең күңелендә идем. Син бит аны түгел, мине иркәли-коча идең. Шулай түгелмени?
    Фәкать кызыгыз Алсу тугач кына мине оныта башладың. Һәм, табигый ки, хисләрегез дә суына төште.
    Алай дигәч тә, арагыздагы җылылык синең тарафтан гына иде шул. Анысы да Айсылуга түгел, күңелендә йөрткән минем сурәткә...
    "Кайтып булса икән яшьлеккә..."
    — Их, Фәрит, яшьлекне кайтарып булса да, без бергә була алмас идек шул.
    "Нишләп, Гөлсара?"
    — Аймыл булдык без...
    "Нишләп, нишләп, Гөлсара?"
    — Хәтта, өйләнешеп яши башласак та, син, тора-бара, Айсылуга кире тартылыр идең...
    — Нишләп, нишләп, Гөлсара?!
    Соңгы соравын Фәрит кычкырып әйтте. Һәм уянып китте.
    Сәгатькә күз төшерүгә, сикереп торды...
    Тагын унбиш минуттан, ул инде тукталышта иде...
    Заводка барып җитәрәк, автобусның бөтенләй диярлек буш икәнлегенә гаҗәпләнеп куйды. Автобуста гына түгел, урамда да, тукталышларда да ниндидер сәер җансызлык, бушлык иде. Өнме соң бу, әллә һаман йоклыймы ул?
    Проходнойга җитәрәк туктап калды. Кинәт маңгаена чәпелдәтте:
    — Вәт аңгыра! Ял көне ләбаса.
    Бүген ул теге кибет төбенә соңгы мәртәбә барачак. Күрәчәк ул аны бүген. Күңеле сизә. Юккамыни, әнә, кояшны араларга теләп, җил болытларны йолыккалый, аларны өем-өем мамык кисәкләре итеп каядыр ашыктыра. Теге кыз килеп җиткәнче, күк йөзен чистартып куярга кирәк ич.
    Әнә кояш та күренеп китте. Шәһәр берничә генә минутка төсле кинога охшап калды. Аннары, бу картина соры төскә кереп тә өлгермәде, тагын гөлт итте.
    Болытлар таралып бетте. Майданның теге башында кояш нурларында үтәли балкып торган зәгыйфь һәм нәфис бер чәчәк — кызчык пәйда булды. Нурлар кояштан түгел, әнә шул кыздан тарала кебек.
    Әнә ул сикергәли-сикергәли болайга таба килә. Җилгә кабарган итәген куллары белән суккалый. Аннары тагын күбәләктәй җилпенергә керешә. Гәүдәсе шундый җиңел, күзләре шундый нурлы, йөзе шундый шат — бәхетнең үзе.
    Кинәт күз алдындагы бу төсле картина каралды — каяндыр адашып килеп чыккан кечкенә генә болыт кояшны каплады. Кыз, Фәрит яныннан үтеп китте дә, гади генә киенгән бер хатынның беләгенә сарылды:
    — Әнием!



    © Әхмәт Дусайлы





    ← назад   ↑ наверх