• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Әхмәт Дусайлы

    Үзем турында

    Танышу булгач танышу булсын, үзем белгән кадәр бабаларымны да санап чыгыйм инде. Бөтен шартын китереп язсак, минем тулы исемем болай була: Әхмәтҗан бине Хәсәнҗан бине Мөхәммәдиша бине Дәүләтша бине Жиһанша бине Япай алпавыт бине Рәҗәп Дусайлы. Соңгы бабамны, чынлап та, алпавыт булгандыр, дип ышандыра алмыйм. Юкса, Мөслим райнында түгел, кайдадыр Германияда яки Японияда туган булыр идем...


    Фоат Садриев.
    Моңсулык

    «Таш юлдан безнең авылга җиде чакрым. Ул араны мин җәяү кайтырга яратам.Эчтән генә җырлый-җырлый кайтам. Тургай да сайрый-сайрый оча бит. Канатларын җилпемәсә, сайрый да алмыйдыр әле ул. Мөгаен, ул да, минем кебек, туган ягын сагынып кайтканга шулай җилкенеп сайрыйдыр...

    Менә шулай туган авылыма, үткәннәремә, сабый чагыма кайтырга яратам мин. Юл буенда үсеп утырган бер таныш каен очратсам да, куанычы күздән яшь булып бәрә башлый.

    Ләкин каеным оныткан инде мине. Кайчандыр мин ясаган җәрәхәтләре җөйләнгән, кәүсәсе яңа билгеләр белән чуарланган. Башын түбән игән ул. Әнә, бер ботагындагы яфракларына инде сары кунган. «Җәй бит әле, нигә болай ашыгасың?» —дип кычкырасым килә. Тотлыгып калам. Җәй уртасы узган бит инде... Ярты гомер узып киткән— эшләнәсе эшләр башланмаган да әле».

    Әхмәт Дусайлы үзенең беренче китабына («Аймыл». Повесть һәм хикәяләр. Чаллы, КамАЗ нәшрияты) язган сүз башында әнә шулай ди. Мин әлеге юлларны укымыйм, ә бәлки Әхмәтнең үз авызыннан ишетәм. Колак төбендә аның басынкы тавышы яңгырый, үзенә генә хас моңсулык җәелгән йөзе күз алдыма килә. Шул ук вакытта Мөслим районында эшчән кешеләре, саф чишмәләре, искиткеч алма бакчасы белән дан тоткан Дусай авылы хәтердән үтә.

    Туктале, без Әхмәт белән кайчаннан таныш икән? Юк, төгәл генә әйтә алмыйм. Мин район газетасында эшләгәндә, аның шигырьләре бик еш килә иде. Кайберләрен басабыз, кайберләрен кире борабыз. Аннары, ул үзе дә редакциягә кергәли башлады. Мин аның язмалары хакында фикерләремне туп-туры әйтәм, тәнкыйтьлим, язарга өйрәтәм, акыл сатам.
    Әхмәт, бераз гына кызарып, моңсу гына карап тора, язганнарын яклап ләм-мим авыз ачмый, «ярар» дип тып-тын гына чыгып китә. Шул чакларда мин эчемнән ачынып «бу егет миңа бик рәнҗидер, йөзенә генә чыгармыйдыр», дип уйлый идем. Бәхеткә каршы, мин ялгышкан булып чыктым, Әхмәт рәнҗемәгән икән. Әгәр рәнҗесә, солдат хезмәтенә киткәч тә, шәһәргә күчкәч тә, миңа дустанә хатлар язып тормас иде дип уйлыйм.

    Еллар утә торды.Әхмәтнең хикәяләре, шигырьләре акрынлап республика матбугатында да урын алдылар. Әллә ничә елга бер мәртәбә булса да, Әхмәт безнең редакциягә сугылып, хикәя яки шигырьләр калдырырга да вакыт тапты. Ул кыяфәте белән дә, холкы белән дә гел шул килеш иде. Ник бер хафалану, олыгаю галәмәте булсын! Бераз гына сагыш белән караучы таныш күзләр, тыйнак кына, сабыр гына әйтелгән сүзләр...
    Шуңадырмы, мин аны бүген дә туган авылы Дусай урамнарында йөгереп йөрүче ялан тәпиле малай итеп күрәм... Тукта, дим аннары үземә, китап тикле китап язгач, малай түгелдер инде ул, түгелдер.

    Күптәнге танышым, райондашым Әхмәтнең беренче китабын алып укый башлаганда, мин әнә шуларны кичердем. Юк, ялгыш әйтәм, болар —кичергәннәремнең бер өлеше генә. Барысын да әйтеп бетереп буламыни?

    Әхмәт малайлыкны үткән икән, аның тормышка үз бизмәне, үз үлчәме, үз мөнәсәбәте бар икән. Мин әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыккан рецензия-мәкаләләрне яратмыйм. Минем өчен теге яки бу авторның үзенчәлеген ачу юнәлешендә язылган мәкаләләр кызык. Шушы уңай белән, әлбәттә, кайбер әсәрләрнең (барысының да түгел!) эчтәлегенә дә керелеп-чыгылу ихтималы бар.

    Искәрмәдан соң, мин иркенләп Әхмәт иҗаты турында яза алам. Чөнки керер юлны да, чыгарын да хәстәрләп куйдым. «Аймыл»ны бер сулышта укып чыктым да, шундый фикергә килдем: Әхмәтнең күпчелек әсәрләрендәге төп геройлар — тормыш тарафыннан кагылып-сугылган, рәнҗетелгән, әмма күңелләре белән саф, вөжданлы, намуслы бәндәләр.

    Алар басынкы да, сабыр да, бераз гына исәррәктә, ләкин хокуксызлар, әгәр шулай әйтергә яраса, тормыш төбендәге «кечкенә кешеләр».
    «Аймыл» повестының төп герое Фәрит сөйгәне Гөлсара белән кавыша алмый. Кызны дусты Тәлгать алдаган. Тәлгать әхлак кануннарын аяк астына салып, типтереп яши. Фәрит чарасыздан аның кул астында эшли башлый, җинаять юлына баса, аның сөяркәсе булган Айсылуга өйләнә. Өйләнүе дә яратудан түгел, Гөлсарага охшатудан гына. Тормышлары барып чыкмый, аерылышалар. Фәрит эчкечелеккә сабышкан, әмма ул хыялы белән һаман Гөлсараны эзли, табарына ышанып эзли...

    Термәдән кайткан Ясәвинең дә ни пропискасы булмау, ни эшкә керә алмыйча бәрелеп-сугылып йөрүләре («Ясин») күпмедер Фәритнең бәхете белән аймыл булуын хәтерләтә.

    Әхмәтнең хикәяләренең кайберләрендә сюжет та юк, алар парчага тартым. Әмма ул хикәяләр үткәндәге һәм бүгенге яшәешебезнең тәненнән кисеп алынган ит кисәкләре кебек. Бәлкем яшәешнең тәненнән түгел, йөрәгеннән кисеп алынгандыр алар. Шуңа күрә, биредә кылануларга, шаккаттыризмнарга, хәтта чагыштыру, метафораларга да урын юктыр. Күпчелек геройларның язмышы төгәлләнмичә кала. Ни булыр киләчәктә? Анысын инде үз тормышыңа бәйләп уйланасың, үзеңчә нәтиҗә чыгарасың. Әхмәтнең әсәрләрендә мин элек булмаган бик кадерле бер сыйфатны күреп чиксез шатланам: ул реаль дөньядан хыялга, төшкә, хәтирәләргә бик оста итеп күчә белә, шул кадәр ышандырып күчә, кайчакта кайсы чын, кайсы хыял икәнен аерып та булмый. Бу исә аның әсәрләренә серлелек, күп мәгънәлелек сыйфатлары өсти. Моның иң матур үрнәкләрен «Акыл иясе», «Ясин», «Бүреләр», «Кәрт сарай» хикәяләрендә күрергә мөмкин.

    Әхмәт бик гади, кечкенә нәрсәләр турында язган кебек. Ләкин анын әсәрләрендә фәлсәфи тирәнлек бар. Буяуларны бик саран куллануы аркасында ул тирәнлекне югалта да кебек тоела миңа. Тик ни хәл итмәк кирәк—үз стиле, үз сүзе. Аның «Кәрт сарай» хикәясендә дә әллә нинди шаккатырлык вакыйгалар юк. Әмма без коточкыч фаҗиганең шаһитына әвереләбез.

    Нәгыйм яңа тормыш төзегән, дингә каршы көрәшкән, колхоз председателе булган, үзе дә йокламаган, халыкка да тынгы бирмәгән. Менә хәзер картайгач, авылга сыймаган, шәһәргә, малаена күчкән. Ул намуслы яшәсә дә, малае җиңел, гаделсез тормыш рәвешен сайлаган, яшәвенең төп мәгънәсе — акча куу. Кыскасы, буыннар дәвамлылыгы өзелгән, малае атасы юлыннан атламый, димәк, заман белән заманны тоташтыручы күперләр өзелгән...

    Китапны укып чыккач, миңа бик тә моңсу булып китте. Әхмәтнең моңсу карашы кабат күз алдыма килде, кат-кат уйландым. Бу дөньяда кемнәр моңлана соң? Бәхете белән аймыл булганар, тормыш тарафыннан типкәләнгәннәр, рәнҗетелгәннәр, чарасыздан аптыраучылар моңлана. Алайса, әллә бу китап безнең бызның да уртак халәтен чагылдырамы? Вөҗданлы, Намуслы бәндәләргә рәт беткән заман килде ич. Миллионнарча кешеләрнең бу кадәр рәнжетелгәне, типкәләнгән кайчан, кайсы мәмләкәттә булды икән? Юктыр, булса да, бу дәрәҗәдә түгелдер.
    Рәнҗетелгән кешеләрнең күңелен моңсулык били. Үзебезне «Аймыл» китабыннан эзәләп карыйк әле. Кеше үз-үзенә әледән-әле күз аткалап торырга тиеш ләбаса.

    "Авыл утлары" газетасы. 12 ноябрь, 1992 ел.
    Дусай мактанчыгы

    Наилә Хөрмәтова.

    "Таш юлдан безнең авылга җиде чакрым. Ул араны мин җәяү кайтырга яратам. Эчтән генә җырлый-җырлый кайтам. Тургай да сайрый-сайрый оча бит. Канатларын җилпемәсә, сайрый да алмыйдыр әле ул. Мөгаен, ул да минем кебек, туган ягын сагынып кайтканга шулай җилпенеп сайрыйдыр..."

    Каләмдәшем, дустым Әхмәт Дусайлының 1992 елны КАМАЗ нәшриятында дөнья күргән "Аймыл" дигән китабындагы сүз башына әнә шундый гап-гади, әмма йөрәккә шулкадәр ятышлы сүзләр язылган. Аның авыл баласы икәнлегенә, әле һаман да шул "урамның икенче ягыннан кечкенә таяк белән койма такталарына сызып" йөрүче кечкенә малайга охшаганлыгына инанасың. Әхмәтне, гомер уртасына житкән ир-егет булса да, әнә шул авылча самимилеге, эчкерсезлеге, беркатлылыгы аерып тора да инде.
    Гомумән, август аенда туганнарның күбесенә хас сыйфатлар алар - ихласлылык, кинә, ачу саклый белмәү, гөнаһтан курку, гаделлек ярату, алдашмау, намуслылык. Әмма, аңа карап, Әхмәт Дусайлының мин-минлеклелек күрсәткән чагын хәтерләмим.

    - Бала чагымда "мактанчык" дигән кушаматым бар иде, анысы, - ди ул үзе беркатлылык белән.

    Ләкин бу мактанчыклык та туган авылы турында сөйләгәндә генә бераз чагылыш таба кебек.

    - Минем туган авылым Дусай - дөньядагы иң матур авыл ул. Без чикләвеккә дә Башкортстан белән чиктәш Кәҗунни урманына йөреп үстек. Дистәләгән чишмәдән юл алган Дусай елгасы булган, мин үскәндә сиксән хужалыктан торган, хәзер йөзгә җитеп килүче авылым турында сөйлисем килә бүген, - дип сүз башлады Әхмәт әңгәмәбезне. Китабындагы сүзләрен дә кушсак: "Туган авылыма, үткәннәремә, сабый чагыма кайтырга яратам мин. Юл буенда үсеп утырган бер таныш каен очратсам да, куанычым күздән яшь булып бәрә башлый", дип тә өстәргә буладыр әле.
    - Минем Хәлфитҗан исемле бик якын балачак дустым бар иде. Уналты яшендә үлеп китте ул. Шуның белән икәү сабый чакта ук такмаклар чыгарып, җырлар җырлап, җитәкләшеп урман эчендә йөрергә ярата идек. Авылыбыз урман куенына кереп тора бит безнең. Иҗат уты шул чакта ук йөрәккә үрләгән булган, күрәсең.
    Мәктәптә укыганда, башлангыч классларда ук укытучыбыз ярдәменнән башка стена газетасы чыгара башладык. Беренче язмаларым - шигырьләремне "Яшь ленинчы" газетасында бастырдылар. Ходай тәгалә шул вакытта ук кем буласымны белдерткәндер. Заводта эшләгәндә дә каләмнән аерылмадым.
    Тик мине инде күбрәк проза, хикәяләр язу җәлеп итте...

    Әхмәтнең бала чагы моң-хәсрәткә уралгангамы, әтисез үскән булгангамы, әллә инде үзе дә аяк астында кыштырдаучы яфраклы көзне артык яраткангамы, сагыш-сагынулар, моңсулык, яшәү мәгънәсенә җавап эзләү аның һәр язган әсәрендә ярылып ята. Кеше дигәнең гомер буе бәхет эзли, аның белән аймыл була; ак торналар кебек ак хыяллар эчендә яши-яши үткәнен барлый; әрнү катыш югалту газабы бәгырен телә; бүреләрнең дә кешеләрдән рәхимлерәк була алуы белән күзгә-күз очрашкан Габилов кебекләр үз юньсезлекләрен соңгы сулышны алган минутта булса да барыбер таныйлар; миңле алиһәләргә дә үлем килә; юлда тапкан акчасын милициягә илтеп биреп кеше баетучылар да тормышта очрый; мәгънәсез үткән гомер кәрт сарай кебек секунд эчендә җимерелә, өзелә икән...

    - Мин үзем мәгънәсез тормыш итүдән, кеше рәнҗетүдән, гайбәттән курыкканга күрәдер инде, ялгыз кеше халәтендә яшим, дисәм дә дөрестер. Кеше күп җыела торган мәҗлесләрне бер дә яратмыйм. Хәтта бу ялгызлыгымны башкалардан өстенлегем дип тә саныйм әле. Тормыш ваклыклары миңа кагылмый. Сәләтем исә Ходайдан бирелгән бүләктер кебек тоела. Гомумән, Аллаһы тәгалә мине гел үз хозурында йөртә. Беркайчан да күңелем теләмәгәнне эшләмим.

    Төрле-төрле һөнәр үзләштереп, барысында да үземне сынап караганым булды. Йөкче, бетон салучы, балта остасы, каравылчы, хат ташучы, бригадир, икенче категорияле инженер-технолог, журналист, язучы... Соңгысында озаккарак тукталдым бугай. Һәр язган нәрсәнең эченә, образга керергә тырышам. Йөрәкне кузгатырлык әсәр фәкать үз йөрәгең аша кичереп язганда гына туа. "Аргамак" журналында басылачак яңа әсәремнең геройлары - туган авылым кешеләре. Алар башыннан үткән хәлләр мин туганчы ук булган. Әмма образга керергә тырышып, мин алар кичергәнне сурәтләдем.
    Әсәрне тиешенчә укучы бәяләр.

    - Әхмәт, син кешелерне яратасыцмы? Синең үзеңне яраталармы?

    - Беренче сорауга җавапны һич икеләнмичә бирә алам: мин бөтен кешеләрне дә яратам.

    Гомумән, кешене ничек күрәм, шулай кабул итәм. Бу минем кимчелегем дә кебек тоеладыр.

    Беркемнән дә начарлык эзләмим, нәфрәтләнмим. Ә менә мине яратучы кеше бетенләй юк бугай. Моны миңа күп еллар элек бер күрәзәче кулыма кагылу белән үк әйткән иде инде.

    "Яратмыйлар" дигән сүз бүгенге халәтемә туры килә дип уйлама тагын. Яратуларын, хөрмәт итүләрен тояр өчен миңа күп көч куярга, тырышырга туры килә дисәм, дөресрәк булыр.

    Бервакытны, әле редакциягә эшкә килгәнче үк, бер егет белән кыз мине икәүләп нык дәрәҗәдә күралмадылар. Сңыннан икесе якынаеп китеп, араларында үзара мәхәббәт кабынды, өйләнештеләр һәм хәзер үзләре миңа килеп йөриләр. Чөнки нәфрәткә нәфрәт белән җавап бирмичә, үзем кешеләрне яратуым аша гына усаллыкны җиңәм мин.

    - Син, Әхмәт бераз юморист та бугай...

    - Нәселдә үзебезгә генә хас шуклык, юмор бар. Безне якыннан белмәгән кеше аны гаеп итәргә, үпкәләргә дә мөмкин. Әмма кара юмор, кешедән көлү түгел ул. Һәр язганымның бер битенә бер гыйбарә салмасам, язуымның мәгънәсен курмим.
    Иҗат ул нинди дә булса яңа әйбер иҗат итү, язу дигән сүз, минемчә. Үзем исә хикәяләр язганда, алдан ук сюжет төземәгәнгәме, аның нәрсә белән бетәсен куз алдыма да кйтермим. Үзеннән-үзе языла да куя. Иртән ишегемнән чыкканда да, мин алдан тезегән план буенча түгел, бөтенләй башка якка атлап киткәлим. Әмма мин моңа үкенмим! Ходай шулай куша, күрәсең, шулай яхшырактыр, дип үземне юатам.

    - Алайса, син бәхетле кеше, Әхмәт?

    - Бәхет тоташ булмыйдыр инде ул. Мизгел генә буладыр ул. Менә тыңлап кара әле:

    Рәхмәт, мизгел!

    Әкрен генә
    әллә яңгыр тамды,
    әллә бер кош чиртте тәрәзем,
    әллә нишләп куркып, дертләп куйдым,
    кабаланып тышка карадым.
    Тәрәзәдә кош та, яңгыр да юк,
    яфрак селкетерлек җил дә юк.
    Фәкать, мине үчекләгән төсле,
    кояш эленеп тора елмаеп...
    Тәрәз ачтым,
    битка кояш сулый,
    сулышларны, хәтта, куыра.
    Кинәт
    тагын
    әллә нинди нәрсә
    тиеп китте йөрәк турына.
    Йөрәк инде, юкса, күптәп
    сихәтләнгән,
    иләс-миләс түгел күңел дә...
    Әллә бер кош,
    әллә чишмә таушы
    яңрап куйды күңлем түрендә.
    Бер иснәрлек кенә умырзая исе килде
    урман шаулавына ияреп,
    тал бөресе шартлап ачылып китте
    колак төбендә ук диярлек...
    Нинди бөре?
    Нинди умырзая?!
    Җәй уртасы инде авышкан.
    Тук башаклар, башын түбән иеп,
    мәрхәмәтлек сорый кояштан,
    каеннарга инде сары кунган,
    яз түгел бит, түгел, җәй көне!
    Ә нигә соң тиберченә йөрәк
    ияр кытыклаган тай кебек?
    Каеннарга инде сары кунган,
    ә чәчләргә көмеш
    өстәлгән,
    күңелләргә инде сагыш иңә
    сары яки көмеш төсләрдән,
    күңел инде упкыннарны читли
    киерелсә дә, хәтта, җилкәннәр,
    гафу сорыйм сездән, гафу сорыйм,
    инде сезгә барып җитәлмәм,
    салалмыйча калган сукмакларым,
    җырланмыйча калган җырларым,
    кичалмыйча калган давылларым,
    кочалмыйча калган ярларым...

    Әллә яңгыр,
    әллә бер кош чиртте,
    әллә яшьлек үзе эндәште?
    Әллә инде яшьлек тугаемда
    бер адашып калган сердәшме,
    күңелемнең якасыннан тотып
    җилтерәтте, малай, түз генә!
    Йокымсырап күпме яткан иде -
    боз кузгалды бугай күңелдә.
    Ачылып китте иске җәрәхәтләр,
    рәхәт булып йөрәк кысылды,
    кочакладым кебек
    миңа бәхет теләп
    мәңгелектә калган дусымны...
    Рәхмәт, мизгел,
    ярый әле килеп
    күңел тәрәзәмне шакыдың,
    юкса,
    инде картаясың, диеп
    ышандыра язган акылым.

    Бу дөньяда яшәү - үзе бәхет, дип саныйм.
    Ходай миңа үзенең барлыгын адым саен белдертеп тора, ярамаган эшкә тотынсам, шунда ук аркылы төшә.
    Ходай тәгалә миннән йөз чөермәсен иде, дип телим. Терсәгем белән кемнәрнедер этә-төртә күбрәк, тизрәк умырып калыйм дип яшәмим. Йөрим шунда тыныч кына үз көемә.

    "Нур" газетасы. 14 август, 1999 ел.


    © Әхмәт Дусайлы





    ← назад   ↑ наверх