• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Әхмәт Дусайлы

    Корбан

    Пролог
    Бу базар дигән әйбер яраткан тамырыма балта чапты. Үзегез беләсез, мин лирик хикәяләр яза идем. Соңгы әсәрем өчен уч тутырып алтмыш биш тәңкә акча алгач, уйга калдым. Әйе, мәйтәм үз-үземә, соцреализымның бәясе төште. Әллә соң, дигән булам, бизнес белән шөгыльләнә башларгамы?
    Үз акылым белән башлап, үз көчем белән ерып чыга алмыйм инде мин аны чыгуын. Ни өчен дигәндә, университетта безне андый буржуй кәсебенә өйрәтмәделәр. Шулай да, берәр шомарганрак спекулянт... гафу итегез, бизнесмен кибетенә йомышчы малай булып керсәм, аз-маз гына булса да бу эшнең нечкәлекләрен эләктереп булмасмы?
    Нигә? Әнә Макс Муртамаклы да пүчтәк шигырьләр язуын ташлады. Аның урынына, хәзер китайски каеш кәчтүн киеп жигулидә генә элдерә. Әллә гонорар акчасына шулай баегандыр дип уйлыйсызмы? Бизнес, бизнес тартып чыгарды егетне әдәбият сазлыгыннан. Базарга килеп кергәнче уч төбе хәтле ике китап бастырып өлгергән иде, хәзер, әнә, эрерәк түрәләр белән эш йөрткәндә:
    — Сезнең белән язучы Макс Муртамаклы сөйләшә, — дип башлый ул сүзен. Файдасы — күз алдыгызда.
    Шулай итеп, мәсьәләне хәл ителгәнгә исәплик. Иртәгәдән бизнес юлына басам. Сөйләшә башлар өчен беренче җөмләм дә әзер:
    — Сезнең белән язучы Әхмәт Дусайлы сөйләшә.
    Шәп яңгырый бит?!

    Кариспандит
    «Атын күкәй» кибете директоры үзенең хезмәткәрләрен иртәнге киңәшмәгә җыйган иде. Сөйләшүнең иң кызган җирендә бака тавышы белән телефон чөрелдәп куйды. Кызыл мал бүлеге мөдире Мәрсинә (Марина Григорьевна) сүзеннән бүленеп телефонга, аннары директорга карады. ә директор, үз нәүбәтендә, өстәлдә яткан кулсәгатькә күз төшерде. «Кара йөрәкләр» шалтыратырга әле шактый бар, җыен шырдык-бырдык өчен киңәшмәне бүлеп торасы юк.
    — Дәвам ит, — диде ул кашлары белән ымлап.
    — Шулай итеп, исәпләүләр күрсәтә ки, Җангир Закирович, безгә һич кичекмәстән бәяләрне тагын ун проңентка күтәрергә кирәк...
    Телефон үҗәт рәвештә чөрелдәвен дәвам итте. Бу тавыш директорга фикер тупларга комаучаулый иде. Ул, кашларын җыерып, төрепкәгә үрелде. Ләкин, кулы анда барып җиткәнче, телефон тынып калды...
    — ...Бөтен товарларга да түгел, әлбәттә, — дип сүзен дәвам итте мөдир, — ә иң үтемлеләренә. әгәр шулай итмәсәк...
    — Чөр-р!
    Тагын телефон.
    Усал хәрәкәт белән директор төрепкәне алды, болай да калын тавышына мөмкин кадәр карлыкканрак төсмер бирергә тырышты:
    — Тыңлыйм сезне!
    — Исәнмесез, сезнең белән язучы Әхмәт Дусайлы сөйләшә.
    Директор тиз генә учы белән төрепкәне каплады:
    — Әхмәт Дусайлы дигән язучыны кайсыгыз белә?
    Озын өстәл артында утыручылар иңсәләрен сикертештеләр..
    — Хәзер ул язучылар печәлмәвән эттән дә күбрәк бит, — дип сузды кайсыдыр. — Каян белеп бетерәсең аларны...
    Директор, башта ни йомыш?! дип дорфа гына сорамакчы иде, яңадан кире уйлады.
    — Соңрак шалтырата алмассызмы?
    — Соңрак, дип, мин бүтән шалтыратып тормам, әгәр ашыгыч кына берәр яры чыгып китәсегез булмаса, яныгызга кереп чыгар идем...
    — Рәхим итегез. Төшкә чаклы үземдә булам.
    Киңәшмәнең бүленүеннән файдаланып, бүлмәдәге эшкуарлар аз гына шаулашып алдылар.
    — Минем кайдадыр ишеткәнем бар шикелле андый исемне...
    — Бу, теге, ТОЦка йөри торган күзлекле язучы түгел микән?
    — Миңа калса, Чаллыда андый шома исемле язучы булмас. Мәхәтле, ул Казаннан килгән теге сакаллы язучыдыр. Бәк зәһәр телле, диләр...
    — Белсә, аны безнең Галиәхмәт агай белә инде. Татарча китапларны, гәҗит-журналларны аннан башка укыган кеше юк.
    — Йә, ярар, киңәшмәне дәвам итәбез. Сөйлә, Марина Григорьевна.
    — Әйтәсе сүземне әйттем инде мин. Бәяләрен ун проңентка күтәрергә кирәк булган әйберләрнең исемлеге — менә.
    Элеккегечә тыныч һәм катгый кыяфәт белән утырса да, киңәшмәнең калган өлешендә Җангир тәки фикер таркаулыгыннан арына алмады. Моңарчы бер дә каләм әһелләре белән аралашканы булмагач, бу адәм каршында үзен ничегрәк тотарга икәнен дә белми иде. Хезмәткәрләр таралышуга, ул Мәрсинәгә эндәште:
    — Матурым, бар әле, Галиәхмәт агайны чакырып керт.
    Кызылмалчыга Җангир кеше юк чакта гына шулай дәшә иде. Бу кечкенә сер аларның икесенең дә йөрәкләренә куәт биреп, гәүдәләрен җиңеләйтеп җибәрә. Ләкин бүген бу сүз урынсызрак яңгырады бугай. Мәрсинә башта килбәтсез гәүдәсе белән балкып куйды, җәһәт кенә урыныннан сикереп торды. Җангиргә гаҗәпләнүле караш ташлап алды да, ирләрчә эре-эре атлап чыгып китте.

    * * *
    Гаҗәп инде бу тормыш дигәнең. Гомергә хатын-кыз тәне татып карамаган уналты яшьлек малай кебек, шул сыерның күңелен күреп йөр инде... Ләкин кирәк. Мәрсинә аның алыштыргысыз урынбасары гына түгел, бүгенге тормыш-көнкүрешен ипләп кенә алып баруда төп терәге дә.
    Кайдадыр, Аксубай ягының бер караңгы авылында кибетче исемен күтәреп, халыкның канын эчеп яткан ул. Аның саткан шикәре һәрвакыт юеш, чүпле булган, берәр төрле дефиңит кайтса, бозылган силүтке, йәисә вакыты чыккан кәнсир өстәп биреп тинетерәткән. Ниһаять, авыл халкының түземлеге төкәнгәч, имза җыеп аны эшеннән кудырганнар.
    Хатын-кызга усаллыкны Ходай бирми. Күрәлмәүчелек тойгысы аңарда башкалар бәхетенә кызыгу, көнләшү нәтиҗәсендә күперә башлый. ә инде аның ир-ат халкын читкә тибәреп торган, тфү-тфү, ташка үлчим, он тутырылган капчыктай килбәтсез гәүдәсенә, сирәк тешле зур авызына, тумыштан җыерчыклы тар маңгаена һәм котырган этнеке шикелле куркыныч күзләренә Тәңре гаепле түгел. Алары аның нәселдән килә.
    Алар заводта эшләгән чагында таныштылар. Җангир механика ңехында мастер булып эшли иде. Кыру станогында эшли торган бер егет — ул ашыгыч заказга бик әһәмиятле детальләр ясый иде — Җангирнең якасыннан борып алырдай булып будкага килеп керде.
    — Ул инструменталкага нинди аждаһа куйдылар тагын?! — дип кычкырды ул, ңехтагы станоклар тавышын басарга тырышып. — Сул эзле метчик сорап кергән идем, кая искесе, дип чырайга ябышты.
    — Чыннан да, искесе кая соң?
    — Миңа аның икесе дә кирәк. Бер детальгә эз салып бетергәнче шундый кыза, әлләникадәр вакыт суытырга туры килә. Тагын бер метчик булса, ике мәртәбә тизрәк эшләп булыр иде.
    Инструментлар келәтендә яңа гына эшли башлаган бу кызның йөзенә күз төшереп өлгермәде Җангир, аның каршысында юка зәңгәр халатын ертып чыгардай булып киерелгән күкрәкләр пәйда булды.
    — Сезгә монда ук керергә кем рөхсәт итте? — дип чәрелдәде ул. — әнә тегендә махсус тәрәзә уелган. Барыгыз, барыгыз, чыгып китегез! Теләсә кем кереп йөри дә, аннары инструментлар югала.
    Зәһәр тавыш өстенә кулларын да эшкә җигә башлагач, Җангир түзмәде, галстугын төзәткәләп тамак кырып куйды, ишелеп төшәргә торган түшеннән күзен алмыйча гына кызның иңбашыннан кочты.
    — Матурым, — диде ул хыянәтчел йомшак тавыш белән, — бу абыеңа син ни сораса да бирә торган бул. Бик катлаулы һәм кирәкле детальләр ясый ул.
    Мондый мөгалләмәне көтмәгән иде ахры, кыз югалып калды. Бераз ык-мык килде дә, аларны түргә уздырды...

    * * *
    Ишек шакыдылар.
    — Керегез.
    Ишек аз гына ачылды, анда Галиәхмәт агайның башы күренде. Ул әүвәл бүлмәгә күз йөртеп чыкты, аннары Җангиргә карады.
    — Әйдә, әйдә, кер әле, — диде директор урыныннан кузгалып. — Сиңа бер сорау бар иде.
    Соңгы егерме ел гомерен заводта эшләп уздырган, Камаз бюрократясе уйлап чыгарган теләсә нинди кагыйдәне изге Коръән белән бер күргән Галиәхмәт агай, арт аякларына баскан эт шикелле, нәчәлниктән күзен алмыйча гына түргә үтте, Җангир янына килеп җитәргә ике-өч адым кала, хуҗасының һәр әмерен башкарырга әзер кыяфәттә катып калды.
    — Син... — Җангир өстәлдә яткан көндәлек дәфтәренә карап алды, — Әхәт... мм... Дунайлы дигән язучыны беләсеңме?
    — Әхәт Дунайлы? Юк, Әхәт Дунайлы дигән язучыны белмим. Ә менә Әхмәт Дусайлы дигән кариспандитны бәк яхшы беләм. Камаз нуры гәҗитендә нумир саен диярлек зәмиткеләре чыгып бара. Ну шәп тә яза инде, парыйн. Әле менә «Бүреләр» дигән зәмиткесен укыганыйм. Утызынчы ачлыкны язган. Бераз арттырып та җибәргән, кәнишне. Әммәдәләкин сиеп җибәрәсең укыганда. Перәме гел чын шикелле. Бер дә күтеннән чыгарып язган, димәссең.
    — Нәрсә, ул гел... уйлап чыгарып кына язамы?
    — Ышту син, ышту син. Камаз җитәкчеләрен дә тетә, теге, урыс димакратларын да пешекли. Әле кичәгенәк кенә...
    — Безнең ише... коммерңия структураларына да борынын тыгамы?
    — Соң, Алла колы, әйтеп торам бит, әле кичәгенәк кенә Габдерәхим белән сыра чөмереп торабыз. Торабыз шулай, яныбызга Тус Гәрәй килеп туктады. Чын исеме Гәрәйхан инде аның. Без аны шулай кыскартып Тус Гәрәй дип йөртәбез. — Галиәхмәт агай кет-кет көлеп куйды. — Атна саен тус җыелышына йөри ул. Аннары, сыраханә янында, безне әгитләүдән арынмый. Вәйт шул әйтә...
    — Аңлашылды, аңлашылды, Галиәхмәт агай. Информаңияң өчен рәхмәт. Бар, эшлә инде.
    Алай... корреспондент, диген... Хәзер үк Мәрсинәгә әйтергә кирәк, барча документларны тәртипкә китерсен. Сакланганны саклар, диләрме әле...
    Җангир җәһәт кенә кузгалып кибет ягына чыгып китте. Берничә минуттан, тиешле күрсәтмәләрне биреп бетереп, тагын кабинетына кереп утырды. Тыныч кына бүлмәне күздән кичерде. Өстәл янындагы кәрҗиндә шампан шешәләрен күргәч, кашын җыерды, иренеп кенә иелде дә, шакылдатмаска тырышып, тумбочкага алып яшерде.
    Ярар...
    Вәт шайтан алгыры. Эшнең ритмын бозды да куйды бит бу корреспондент аламасы.
    Тукта. Уйларны тәртипкә китерергә кирәк. Бүген ниләр эшләргә тиеш иде соң әле ул? әһә, төштән соң Камышлыга китә. Аракы заводы директоры, нишләптер, кичә егетләрне буш борып җибәргән. Стенка белән йомшак җиһазны чыраен да сытмый йотты, хәсис. Ә аракы җибәрмәгән. Егетләрен дә әйтер идең инде. Үзаралай гына һавалы сөйләшкән булалар. Җитдирәк эш килеп чыкса, карават астын пычраткан мәче баласы кебек мыштым гына чыгалар да таялар.
    Ярар. Ә төшкә чаклы, ул телефоннан күрше республикадагы йорт җиһазлары комбинаты директоры белән сөйләшергә тиеш. Заказ бирелгән. Көтеп кенә утырасы. Аңарчы, шәһәр хакиме исеменә хат әзерли торырга мөмкин.
    Җангир чиста кәгазъ алып ручкасын авызына капкан гына иде, телефон тавыш бирде. Ләкин бу комбинаттан түгел, «Кара йөзләр» атаманың үз-үзенә бик ышанган тыныч тавышы иде.
    — Һелло, подвал күсесе!
    «Алтын күкәй»нең подвалга урнашуына ишарә инде бу. Рекитирлар. Ай саен тыныч кына, кыл да кыймылдатмаган килеш, табышның бер өлешен суырып яталар. Имеш, кибетне саклыйлар. Сакларлар, тот! Сәүдә залын ике мәртәбә талап чыктылар, боларның йоннары да селкенмәде. Эзлибез, дигән булалар. Ярый әле милиңия эшне тиз йөртте. «Кара йөзләр»гә тиешленең яртысын гына төрткән иде, югыйсә. Икенче көнне үк ишек ватып керүчеләрне каршыга китереп бастырдылар. әлләкем дә түгел, «Алтын күкәй»нең үз кешеләре булып чыкты.
    — Нәрсә, шакал? — диде Җангир шулай ук тыныч кына. — Вакыт җитмәде бит әле.
    — Беләм. Вакыты җиткәч, соң була ул, ха-ха! Мин сине кисәтеп куярга булдым. Соңыннан үпкәләрлек булмасын.
    — Нәрсәне...кисәтеп...
    — Нәрсәне! Тариф үзгәрде. Менә нәрсәне. Үзең беләсең, инфляция, ха-ха...
    — Күпмегә... үзгәрде?
    — Лимон.
    — Лимон?
    — Лимон, картлач.
    — Син нәрсә, ычкындыңмы әллә?
    — Карале, без синең белән янәшә тыныч яшәү турында килештекме, юкмы?
    — Сиңа лимон биреп, үземә ни кала соң минем?
    — Анысы инде синең эш. Кыймылдарга кирәк, үзеңә дә күп итеп калдырасың килсә. Так што, не шути. Характерны беләсең.
    — Бу айда, шакальчик, сиңа бер тиен дә тими.
    — Ничек?
    — Менә шулай. Сиңа дигәнне ментларга төртергә туры килде.
    — Нишләп?
    — Алар миңа теге каракларны тотып бирделәр. Ә сез йоклыйсыз. Җитмәсә, лимон даулыйсыз.
    — Кемнәр алар? Әйт. Хәзер мин аларның ояларын туздырам.
    — Соң инде...
    Ишек шакыдылар.
    — Гафу ит, картлач, миңа кешеләр килде.
    Җангир шулай диде дә, тегенең җавабын да көтмәстән, төрепкәне ташлады. Корреспондент кергәндә, тыныч булырга кирәк иде аңа.
    Ләкин ишектә күренгән кеше бер дә корреспондентка тартмаган иде. Дөресрәге — хыялыңны бик нык көчләсәң дә, таушалып беткән киемле, күптән чистартылмаган ботинкалы бу абзыйны гәзитче итеп күз алдына китерү мөмкин түгел иде.
    — Ни йомыш, абзый? — диде ул өстәлдә яткан кәгазьләрне бер урыннан икенче урынга күчергәләп.
    — Сездә эш юк микән, дип кергән идем.
    — Сезне берәрсе җибәрдеме әллә?
    — Җибәрде дип, юк болай.
    Җангир аңа игътибар белән карады. Абзыйның мескен кыяфәте аның таушалган киеменнән генә түгел иде бугай. Кергәндә үк, ничектер, җайсыз хәрәкәт белән, яны беләнрәк керде ул. Уң иңбашы салыныбрак тора, сулы, киресенчә, кирәгеннән артыграк күтәрелгән.
    Кечерәк кенә буйлы арык гәүдәсенә бөтенләй килешмәгән зур баш. Ләкин озынча ябык чыраендагы акыллы һәм күндәм күзләре аның барлык бәдән кимчелекләрен каплап киткән.
    — Нинди һөнәрләрегез бар?
    — Һөнәр дип, таза-сәләмәт чагында бар иде ул һөнәр дигәне. Ә хәзер...
    — Бездә бит, абзый кеше, эшләргә кирәк. Вакыт уздырган өчен акча түли торган заманнар түгел бит хәзер.
    — Шулай инде анысы. Мин уйлаганыйм... бәлки... каравыл ише эш булмасмы, дип.
    — Каравыл? Һм...
    Нәкъ шул вакыт Мәрсинә килеп керде. Аларның соңгы сүзләрен ишетеп калган иде, ахры.
    — Каравыл? — дип кайтарып сорады ул кереп барышлый ук һәм лапылдап үз урынына утырды. — Кызык фикер бу.
    — Нәрсәгә кирәк безгә каравылчы! — диде Җангир илтифатсыз гына. — Безнең ишекләр сейф шикелле бит. Туптан атып та җимерерлек түгел.
    — Шулаен шулай да... — Мәрсинәнең күзләрендә әллә нинди аңлашылмаган шайтаный чаткы елтырап китте. — Шулаен шулай да, Җангир Закирович, ике мәртәбә бастылар бит инде.
    — Бассалар...
    Ләкин Җангир сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, аны Мәрсинә бүлдерде:
    — Кыскасы, абзый кеше, сез иртәгә шушы вакытларга килеп чыгыгыз, бер киңәшеп куярбыз.
    — Ярар соң...
    Абзый чыгып киткәч, алар шактый гына сүзсез утырдылар. Мәрсинә ниндидер кәгазьләр кыштырдатты, ә Җангир төксе генә аны күзәтте. Бүген, нишләптер, ул иртәннән бирле фикер туплый алмый. Әле бер әйбер комачаулый, әле икенчесе.
    Нәрсә уйлап чыгарды икән инде тагын бу сыер? Бер караганда, бакыр биш тиен өчен әллә нинди комбинаңияләр төзи, кемнәрне ничек печәргә план кора. ә хәзер, әнә, бер кирәкмәгәнгә кырык-илле мең хезмәт хакы түләп каравылчы ялларга җыена. Бер уйлаганда, юкса бит, Җангир аңа ничә мәртәбә әйтте. әйдә, сигнализаңия куйыйк, диде. әле беренче мәртәбә таланганнан соң ук. Юк. Имеш, артык кыйммәткә төшә.
    — Нәрсәгә кирәк инде безгә каравылчы? — диде ул ризасыз тавыш белән.
    Ләкин, күңеленнән, ул Мәрсинә белән килешкән иде инде. Чынлап та, төннәрен тере кеше саклап утырганда, җан тыныч булачак.
    — Кибетне бассалар да, җавап бирер кеше булыр, ичмасам, — диде Мәрсинә күтәрелеп карамыйча гына.
    — Әйе шул, — диде Җангир, үзе дә сизмәстән.
    Шуның белән мәсьәлә хәл ителде. Икенче көнне, теге абзый килеп кергәч, Җангир аны якты чырай белән каршылады. Подвалның бөтен бүлмәләрен, почмакларын күрсәтеп чыкты, телефон шалтыраса, ничек җавап бирергә икәнен аңлатты.
    — Тәк-тәк, — диде Җангир, кабинетка кереп утыргач, — Документларыгызга да күз төшерик әле. Юкса, мин бөтенләй онытып җибәргәнмен... әһә... Саматов Галиәхмәт Сахап улы... Һә-әй, безнең Галиәхмәт агайның адашы икәнсез бит... Ярар, калдырыгыз, эшкә урнашуыгызны рәсмиләштереп куярбыз. Бухгалтердан ачкычлар алыгыз, кичке җидегә — эшкә.
    Гали абзый чыгып китте (Галиәхмәт агай белән бутамас өчен Җангир аны шулай атап йөртергә булды).
    Кара йөрәкләр тынды бугай, теге Дунай... ничек әле? Дусайлы да соңара. Иң яхшысы — хәким исеменә хат яза торсын әле ул.
    «Чаллы шәһәре мәры Р.З.Алтынбаевка...»
    Язган җөмләсен укып чыкты да, алга «Яр» дип өстәп куйды. Аннары, ручкасын авызына кабып, күңеленнән икенче җөмләне төзи башлады.
    «Сездән үтенеп сорыйм ки...»
    Юк, болай иткәч, «Сез»нең баш хәрефтән икәнлеге күренми.
    «Алтын күкәй» кибете Сездән үтенә ки, агымдагы елның ахырына кадәр...»
    Юк, «агымдагы елның ахырына кадәр» дигәч, ультиматум куйган шикеллерәк яңгырый.
    «Алтын күкәй» коммерңия кибете быел әйләнештәге средстволарының күләмен...»
    Шайтан гына алсын инде бу рәсми хатларны. Хет аерым кеше тот.
    Их, әнә теге корреспондентны эшкә алсаң... Кем итеп булса да. Вәт котылыр иде Җангир бу четерекле эштән. Карале, чынлап та эш тәкъдим итеп карыйсы инде шуңа?
    Ләкин корреспондент килмәде. Ул көнне дә, соңыннан да...

    Шайтан туе
    Әллә кемнәре бар бу дөньяның. Кайсын гына алма, үзен иң акыллы кешегә саный. Бу Назисәне генә ал инде: Җангир хатыны булып алган да, башкаларны борын өсләп кенә күзәтә. ә үзе кем? Башкалар алдында эреләнсен дә ди. әмма Мәрсинәгә ничек бурычлы икәнен бит ул үзе генә белә. Мәрсинә ачты бит аңа оҗмах ишеген, Мәрсинә. әгәр Мәрсинә булмаса, ул кырык яшьлек ике балалы хатын һаман шул гарип ире белән чиләнер иде әле. Никадәр генә чибәр, юха булмасын, егерме җиде яшьлек егетне, ай-һай, эләктерә алыр иде микән?!
    У-уу, кадерне белмәгән ишәк!
    Мәрсинә бары үзен генә ярата дисәк, ул, мөгаен, безгә үпкәләр иде. Юк, ул беркемне дә, хәтта үзен дә сөйми иде. Үзенең бәдәни кимчелекләренә аның исе китми, киресенчә, шома һәм камил йөзле, зифа гәүдәле мескеннәргә карап ул эченнән генә каһкаһәләп көлә, аларның булдыксызлыклары, аңгыралыклары аңа үзенең шайтани хәйләкәрлеген, үткерлеген отры ачыграк итеп күрсәтә. Сыер итнең, эт печәннең тәмен белмәгән кебек, Мәрсинә дә ярату хисеннән мәхрүм иде.
    Җангирнең кинәт кенә «матурым» дип дәшүе аны әллә нишләтеп җибәрде. Инструмент келәтенең кечкенә тәрәзәсе каршындагы өстәл янында утыра-утыра да, ул стенадагы озынча түгәрәк көзге каршына басып, үзенә күз сала. Ялтыравыклы киң каеш белән бил дә ясап куйсаң, теге томана чибәркәйләрдән ким булмас иде, булуын.
    Гомерендә беренче мәртәбә үзенең йөзенә игътибар итте. Ім. Мондый ачык кызыл помада аңа бөтенләй килешми икән. Чәчне кистереп бөдрәләтергә кирәк. Кашка чаклы төшеп торырлык итеп. Колакка алтын алка да тагып куйсаң...
    Үзенең яңа чыраен күз алдына китерде дә, айгыр кешнәгән тавыш чыгарып, көлеп җибәрде. Көлеп җибәрде... һәм, үзенең зур булып ачылган авызын, авызындагы эре һәм сирәк тешләрен күреп туктап калды, куллары белән битен каплады.
    Юк, болай булмый. Ул үзенең тышкы кыяфәте белән дә тегеләрдән өстен булырга тиеш. әлбәттә өстен булырга тиеш!
    ...Могҗиза!
    Нишләп ул моңарчы бу турыда бер дә уйлап карамады икән? Чәчтарашның биек һәм киң көзгесендә үзенең танымаслык булып үзгәргән йөзен күреп шаккатты. Алгы яктан күзләренә, арттан җилкәсенә төшеп торган эре тәлгәшле алтынсу-каштан бөдрәләр аңа шундый мәһабәт төс бирде ки, аның җәлпәк борыны да, төссез диярлек пурпур помадалы калын иреннәре дә гомуми күренешне боза алмыйлар иде.
    Юк, бу пурпур да килешеп бетми әле аңа. Куе кызыл, юк, чия-көрән төс кирәк бугай монда. Ул чагында аның чыр... йөзе тантаналы төс алачак. Алачак!
    Фатирына кайтып барганда (заводның тулай торагында ул бер кич тә кунмады), ул узенең кибет тәрәзәләрендәге шәүләсен күзәтте. Озынрак күлмәк һәм киң каеш ярдәмендә гәүдәгә охшашлы нәрсә китереп чыгаруга ирешсә дә, аңа тагын нидер җитми иде әле. Ләкин нәрсә? Ул моны тәки белә алмады. Хәзер инде бу турыда башын да бик ватмый инде ул.
    Чәчтараштан кайтып керүгә, ул тагын көзгегә капланды. Иреннәр үзе теләгән төскә буялгач, канәгать елмаеп куйды... Һәм...аңа кеше арасында һич тә елмаерга ярамаганлыгын аңлады. Һәрхәлдә, нинди дә булса даирәдә уңыш казанырга теләсә...

    * * *
    Аңардагы үзгәрешне Җангир дә бик тиз күреп алды. Мәрсинә әле, югыйсә, аның игътибарын ничек җәлеп итәрмен икән, дип борчылган иде. ә ул үзе, кирәк чакта да, кирәкмәгәндә дә, аның янына кереп утыргалый башлады, кул салу алымнарын да уңышлы гына куллангалады.
    Ниһаять, хуҗа хатынның өйдә юк чагын чамалап, алар Мәрсинәнең фатирында кавыштылар. Җангирнең дәртенә, кайнарлыгына Мәрсинәнең җенси мөнәсәбәтләргә тумыштан килгән салкынлыгы да эреде бугай...
    Хәер, юк. Үбә-үбә күкрәкләрен төкреккә буяп бетергәндә дә, аңарда күңел кайтудан башка нәрсә уянмады. Чишенеп беткәч, Җангирнең кара бөдрәләр арасыннан тырпаеп торган саллы гына нәмәрсәсен күрүгә, аның бөтен тәнен җирәнү биләп алды. Ә инде ул утлы кисәү кебек бәгъренә керә башлагач, Мәрсинә, үзен-үзе белештерми, фил сөягедәй ныклы тешләрен егетнең җилкәсенә батырды.
    Җангир җан ачысы белән кычкырып җибәрде, авыр йодрыгын кызның яңак төбенә утыртты. Мәрсинә күпмедер вакытка әллә кая, упкынга очты. Бу яңа халәт шундый рәхәт иде. Кайдадыр, Галәмнең икенче башындагы Җангирнең мышнавы аны яңадан-яңа упкыннарга ташлый иде.
    Җангир ваннага кереп китүгә, Мәрсинә тиз генә киенеп куйды, озын муенлы шешәдән ярты стакан аракы агызып эчте. Шуннан соң гына бераз тынычланды. Көзге каршына килеп чәчен рәтләде, иреннәрен буяды. Көчәнеп эчен җыйды, каешын каптырды.
    — Нәрсә, син юынмыйсыңмыни? — диде Җангир җайсыз хәрәкәт белән юеш аркасына күлмәген тарта-тарта.
    — Син киткәч юынырмын әле.
    Мәрсинә рүмкәләргә аракы бүлде, Җангир өчен кәнәфи күчереп куйды, үзе артлы урындыкка утырды.
    — Әйдә, утыр. Лутчы ниятләрне ачыклыйк.
    Җангир, рүмкәгә үрелгән җиреннән туктап, гаҗәпләнүле карашын Мәрсинәгә күчерде.
    — Нинди ният? Мин сиңа өйләнергә вәгъдә итмәдем.
    Мәрсинә бөтен ямьсезлеге белән көлеп җибәрде. Аннары, гаепле кыяфәт белән авызын каплап, Җангиргә карады.
    — Җангир... Мин сиңа кияүгә чыгарга җыенмыйм.
    — Ә нинди ният турында сөйлисең соң, алайса? — диде Җангир калын кашларын җыерып.
    Рүмкәсенә караган килеш Мәрсинә озак кына уйлап утырды.
    — Дөньялар үзгәреп тора, — диде ул башын күтәрми генә. — Синең кебек тынгысыз егетләргә... ул цехта сасып яту... гарьлек, минемчә. Гәүдәң килгән, төсең-битең витринага куярлык. Мерседеска гына утырып йөрергә тиеш син...
    Җангир тагын баягы шикелле шыркылдый башлады. Мәрсинә аңа усал гаҗәпләнү белән карап куйды.
    — Соң... ха-ха... Җанкисәгем... ух-ха-ха... Моның өчен, теге ни... Миллионер булырга кирәк бит...
    — Миллионер... — дип мыгырдады Мәрсинә үзалдына. — Хәзерге заманда миллионерлык та Агыйделнең аръягында йөрми.
    Аннары кинәт кулына рүмкә алды да, җитди төс белән торып басты.
    — Әйдә, синең миллионер булуың өчен эчәбез.
    — Бирсен Ходай.
    — Тоттырыр учлап. Ятырсың тынычлап. Шайтанга табынырга кирәк миллионер булу өчен.
    — Син... бик усал сүзләр сөйлисең, Мәрсинә. Шулай да, кызык.
    — Кызык булса, тот рүмкәңне.

    * * *
    Ул көнне алар, әлбәттә, бер фикергә дә килә алмадылар. Дөресен әйткәндә, Мәрсинәнең үз башында да әле төпле генә бер план да юк иде. Ул шуны сиземли: дөнья үзгәрүгә таба бара. Һәм бу үзгәреш аны тормыш дулкынының очына күтәрергә тиеш. Тиеш — һәм вәссәләм! Ничек? Ни рәвешле? Һәм ни өчен нәкъ менә аны күтәрергә алырга тиеш ул дулкын? Мәрсинә әле бу сорауга ачык җавап бирә алмый, ләкин тоя. Бөтен шайтани күңеле белән тоя. ә аның күңеле бервакытта да ялгышмый.
    Авылда чактамы? Авылда чакта да ялгышмады ул. Кирәк кадәресен туплады да, нәкъ вакытында чыгып сызды. Артык бөтәергә ярамый иде. Артык бөтәйгәнне авыл халкы өнәми. Ә менә шәһәрдән баеп кайтса — бүтән мәсьәлә. Көнләшсәләр дә, соклану аша көнләшәчәкләр. Иң әһәмиятлесе — чик-чаманы белергә, итәк-җиңне җыеп йөрергә һәм вакытында ат йөреше ясап өлгерергә, эзне җуярга кирәк.
    Авылдан чыгып ычкынуы кебек үк, аның Җангир белән танышуы-кавышуы да бик вакытлы булып чыкты.
    — Мине башка җиргә күчерәләр бит әле, — диде егет икенче көнне, келәткә керә-керешли үк. Гадәттәге «матурым»ын оныткан, кашы-күзе җимерүле. — Бүтән кеше беткәндер...
    Күренеп тора: егет югалып калган. Мәрсинәдән киңәш көтә.
    — Кая, кем итеп? — дип сорады кыз илтифатсыз гына.
    Ә үзенең эчендә ниндидер пыржыйн кысыды, баш мие күпбилгесезле тигезләмә чишәргә әзерләнде.
    — ДОСААФка. Рәис итеп.
    Менә! Мәрсинәне үзе дә аңламаган дулкын биләп алды. ДОСААФ. Рәис. Машиналар. Тагын нәрсә? Болардан нәрсә сөзәргә мөмкин? Беренче карашка, бернинди дә отышлы ягы юк кебек. Ләкин эчтәге шайтан ысылдапмы ысылдый: Ш-шә-әп! Нәрсәсе шәп соң? Нәрсәсе булып, беренчедән, пропуск тапшырып сәгать саныйсы юк. Икенчедән, үзбашка оешма. Һо-о! Үзбашка оешмада әллә ниләр майтарырга була. Мәрсинәме? Анда эләксәме?
    Җангир артыннан анда барып эләгәчәгенә Мәрсинә шикләнми иде.
    — Ярый соң, — дигән булды ул күтәрелеп карамыйча гына. — Досааф персидәтеле булгач, безнең якка борылып та карамассың инде...
    — Барасым килми минем анда. Миңа монда да тыныч. Нәрсә дип әле мин аларның таркалып беткән досаафлары белән маташып йөрим...
    — Бармасаң, җүләр булырсың.
    Алар күзгә-күз караштылар. Тыныч, үз-үзенә нык ышанган, бу эшнең ни белән бетәчәген әллә каян күреп торган Мәрсинә һәм аңлаешсыз томаннан гайре берни дә күрмәгән Җангир күзләре. Җангир калын иңбашларын сикертеп куйды, аның күзләре зур булып ачылды.
    — Барыйм микән?.. — диде ул, Мәрсинәнең карашыннан ни дә булса аңларга тырышып.
    — Әлбәттә, барырга кирәк.
    — Ә нәрсә отам мин анда барып?..
    — Үзеңә үзең баш буласың — шул. Начармыни? Теге кирәк, бу кирәк, дип чабасың булмый. План куасы юк. Яхшы түгелмени?
    — Шулай инде анысы...
    — Шулай булгач...
    — Барырга киңәш итәсең инде, алайса?
    Мәрсинә кыланчыкланып аласы итте:
    — Нишлим соң инде, — дигән булды ул мут елмаеп. — Мине ташлап китсәң китәрсең. Язмыштан узмыш юк, күрәсең...
    Җангир елмаеп аны иңбашыннан кочты:
    — Сине ташлыйммы соң инде, матурым!

    * * *
    Досааф рәисе булып алгач, Җангир аны үзе янына бухгалтер итеп күчерде. Берәү булса, чәчен йолкыр иде: унбиш тинлек марка сатудан нинди акча керсен дә, аннан нинди мәһәр алмак кирәк?! Ләкин Мәрсинә эшнең рәтен белә иде. Ул шунда ук төп җитәкчелекне үз кулына алды. Беренче эш итеп ул комитетка кереп оялаган алкаш-хәчтерүшләрне кудырырга иреште. Аларның берсе урынына Җангирнең энесен, икенчесе урынына үзенең абыйсын урнаштырды. Боларның эшкә урнашуы, әлбәттә, күз буяу өчен генә иде. Аларның хезмәт хакын Җангир белән бүлештеләр. Төрле мероприятиеләр өчен бирелгән акчаны да җайлы гына йомдылар.
    Кайчагында Җангирдә намус...тфү! Әллә нинди сүзләр башка килә. Намус түгел, куркаклык уяна. Ул, калын кашларын җыерып, читлектәге җанвар кебек ишекле-түрле йөри. Йөри-йөри дә, нәрсәдер язып утырган Мәрсинә каршына туктый.
    — Син, матурым, чик-чаманы онытып җибәрмисеңме?
    — Ник?
    — Ревизия килеп төшсә, төрмәгә тыгып куялар бит...
    — Тыксалар... Иртәрәк утырсак, иртәрәк чыгарбыз, — ди Мәрсинә язуыннан башын күтәрми генә. — Бүтән кайгың юкмы?
    Җангир җавап бирми, идәнне тыпырдатуын дәвам итә. Мәрсинә түзми, сейфтан шешә алып аңа коньяк салып бирә.
    — Мә! Тынычлан азрак. Апаңның документлары тәртиптә. Баланс — тет-а-тет.
    Җангир рүмкәне авызына каплый, мыегын учлап, кабарга ризык эзли. Аннары кулын селти дә, рүмкәсен Мәрсинә өстәленә куеп, кәнәфиенә барып чума.

    * * *
    Досаафка өр-яңа Камаз машинасы бирделәр. Җангир, кулларын уыштырып, аңа шофер эзләү хәстәренә керешмәкче булды. Мәрсинә, күзләрен түгәрәкләндереп, аның каршына килеп басты.
    — Син нәрсә, — диде ул, бил дип аталырга тиешле җиренә таянып. — Ычкына башладыңмы әллә?
    — Ни булды, матурым? — диде Җангир ризасыз тавыш белән.
    Үзенә баласытып эндәшкәнне яратмый иде ул.
    — Соң, яңа Камазга шофер эзләмәкче буласың түгелме соң?
    — Әйе... — диде Җангир күзләрен челт-челт йомып, Мәрсинәнең тел төбен аңламыйча.
    — Кәтилүгеңне чак кына эшләтеп кара әле.
    — Баш әйләндермә, зинһар, әйт, тагын нәрсә уйлап таптың?
    — Аның нисен уйлап табасың? Иске Камазга ничә ел?
    — Ун...
    — Авариядә булдымы?
    — Булса...
    — Техосмотр үткәрер җире дә юк бит инде аның.
    — Тырыштырырга була әле.
    — Тырыштырмаска кирәк...
    — Списәйт итәргә, дисеңме?
    — Уф... Ниһаять барып җитте.
    — Син... соң... шуннан нәрсә?
    — Син списәйт итүне кара. Калганын үзем җайлармын. ә бу яңасын кеше күзеннән читкәрәк куярга кирәк.
    — Артык эре уенга тартасың бит әле син мине...
    — Уйнагач-уйнагач, Җангир җаным, эредән уйнарга кирәк. ә болай... пүчтәк өчен төрмәгә керүе дә оят.
    — Тфү-тфү, диген.
    — Тфү-тфү инде, әйттем исә кайттым.
    — Ә шулай да... нәрсә майтармакчы буласың?
    Мәрсинә озак кына аның күзләренә карап торды.
    — Йә, ник дәшмисең?
    — Шаккатам мин сиңа.
    — Нәрсәгә шаккатасың?
    — Берни дә уйламыйсың.
    — Уйламый дип...
    — Соң инде, ничек шундый форсатны ычкындырмак кирәк.
    — Нинди форс... Ә-ә! Аңладым.
    — Ниһаять.
    — Аңлавын аңладым... Артык эредән...
    Җангир сүзен әйтеп бетермәде, кулын селтәп кәнәфиенә барып утырды.
    — Ярар... Тырыштырып карыйк, алайса. Түлке... документларың железный булсын.
    — Ул җәһәттән борчылма, җаным. Тегесен списәйт иткәндә, сатып алырга теләүче бар, диген. Калдык бәясен чутлап куярбыз да, аермасын...

    * * *
    Болай ук җайлы килеп чыгар дип Мәрсинә үзе дә уйламаган иде. Хәер, Камазларны сату идарәсендәге мәхшәр турында ул хәбәрдар иде. Андагы болганчык суда балыкның теләсә ниндиен эләктерергә мөмкин. Ләкин андагы кешеләр хөкүмәт бүлеп биргән машинаны хөкүмәт бәясенә генә алалар шул. Аларга сатканда ун-унбиш меңнән дә ары файда булмаячак. ә менә берәр кооператив белән бәйләнешкә керсәң... ким дигәндә 60-65 меңне бүлешергә була. Шундый зур аерма Мәрсинәгә һич тынгылык бирмәде.
    Кооперативлар шәһәрдә гөмбә урынына үрчеде үрчүен. әмма алар белән бәйләнергә һич ярамый. Камаз кая да булса Каф тавына яки Урта Азиягә алынырга тиеш. Ул якларга барып эләксә, очы суга чума инде чумуын.
    Эзләгән табар, диләр. Мәрсинәгә эзләп торасы да булмады. Кантурларыннан чыгып барышлый ук аңа бер әрмән очрады. Бәлки ул әрмән дә булмагандыр, ләкин аның кара бөдрә башын, килешле кара мыегын һәм тукмак хәтле борынын күрүгә, Мәрсинәнең башына «әрмән« дигән уй килде. Әрмәннең үз-үзен тотышыннан, аның нидер эзләгәне, хәтта, тәгаен адашкан кеше икәнлеге күренеп тора иде. Шуңа күрә, Мәрсинә аңа һич тә икеләнмичә эндәште:
    — Адаштагызмы әллә?
    Әрмәнгә шулай дип эндәшкәндә, ул аның нәкъ үзенә кирәкле кеше булачагына шикләнми иде. Өстенә кигән киеменең ул чордагы җитеш тормышлы кооператорларныкы шикелле булганга да, кулындагы затлы дипломатка карап та түгел иде аның сиземләве. Күзләреннән укыды бугай ул аның кемлеген.
    Әрмән гаепле елмайды:
    — Әйе шул...
    — Сез Камаз алырга килдегезме?
    — Һо! Сез әүлияме әллә?
    Мәрсинә тешләрен күрсәтми генә көлгәндәй итте.
    — Паниметэ, һич табалмыйм Камаз сата торган җирне.
    — Сезгә «Сбыт Камаза» кирәк инде, алайса.
    — Һо! Анда булдым инде мин. Анда часникларга бирмиләр.
    Мәрсинәнең эчке тантанасы күзләреннән яшь булып бәреп чыга язды. Ул ридикуленнән ачкычларын чыгарып, кантур ишеген кабат ачты.
    — Әйдә, керегез әле.
    — Һо! Сездә бармы әллә?
    — Әйдәгез, әйдә. Кергәч сөйләшербез.
    Мәрсинәнең электр самавыры белән маташканын күргәч, әрмән дипломатын ачты, өстәлгә бер шешә коньяк, банкылы уылдык, ак күмәч чыгарып куйды.
    Алар шунда, пыржыйннары сизелеп торган иске диванда йокладылар.

    * * *
    И мокыт! Бу хәтле мокыт булса да булыр икән бу Җангир. Өлешенә тигән биш меңен кулга төшерүгә, базардан бер иске Москвич алып та кайткан. Җитмәсә, икенче көнне үк эшкә дә машинасы белән килгән. Бүксә киерелгән, авызын да җыя алмый. Акчаны тулысынча бүлешсәң, ни кыланыр иде икән бу?!
    Ни дисәң дә, операңияне үз җилкәсенә алып дөрес эшләде Мәрсинә. Кара эшләрдә маңка малайдан да тәҗрибәсезрәк әле бу үгез. Үг-гез! Бозау дисәң инде...

    * * *
    Мокыт дисәң дә мокыт.
    Бер мәртәбә зур акчаның тәмен татыгач, Җангирнең әпитите ачылып китте. Мәрсинә белән дә киңәшеп тормыйча, ул тагын бер эш майтарырга уйлаган. Нинди эш булгандыр, аны инде хәзер берәү дә белми. Мәрсинә аны Җангирнең күзе елтыравыннан, тел яшерүеннән һәм сөйләшкәндә чырае кызарудан аңлап алды. Аның бу башбаштаклыгын болай калдырырга ярамый иде. Акылга утыртырга кирәк иде егетне.
    Идарәдә аны-моны сизеп, ревизия белән килеп төшкәнче, Мәрсинә үзе баш хисапчы янына ашыкты. Кулында эштән китү турында гариза иде.
    — Ни булды, Мирзаянова, — диде баш хисапчы гаҗәпләнеп.
    — Эшли алмыйм мин сезнең ул Закировгыз белән, — диде Мәрсинә рәнҗүле мескен тавыш белән. — Куркам мин аның янында эшләргә.
    — Аңлатыбрак сөйләгез әле, бәйләнәме әллә?
    — Бәйләнсә... — Мәрсинә күз кырые белән баш хисапчыга карап алды. — Андый бәйләнү белән бәйләнсә, сөенер генә идем әле...
    — Соң, нәрсәдән куркасыз соң?
    — Комитетка бүлеп бирелә торган акчаны үзләштерә бугай ул.
    — Сез, сеңлем, баш китәрлек сүзләр сөйлисез...
    Баш хисапчының йөзе агарган, күзләре сәгать теледәй уйнап тора.
    Әһә, дип уйлады Мәрсинә, бу хәсрәтнең дә ыштан төбе чиста түгел икән. Ә үзе, беркатлы сабыйга охшатырга тырышып, еш-еш алган сулышына йотлыга-йотлыга, Җангирга булган бөтен шикләрен сөйләп чыкты.
    — Мин бит авылдан гына килеп урнашкан кеше, — дип мышкылдады ул. — Өстемә рыстрат чыкса, сатып түләргә әнкәйнең сыеры да юк. Ярый да ул Закировның Москвичы бар...
    — Тәк-тә-әк...
    Баш хисапчы тәрәзәгә карап озак кына уйланып утырды.
    — Тәк-тә-әк, — дип кабатлады ул карашын Мәрсинәгә күчереп. — Москвичы бар, дисең. Дисвителне. Ул бит аны әле күптән түгел генә алды шикелле. Дисвителне, дисвителне...

    * * *
    Күп утырмады үзе тагын. Ике ел биргәннәр иде, ел ярымда әйләнеп кайтты. Тикшерү барышында, күзгә-күз очраштырганда да, судта шаһит булып утырганда да, Мәрсинә аның күзләреннән шик чаткысы эзләде. Шикләнәме ул Мәрсинәдән, юкмы? Ләкин Җангирнең кичерешләре төпкәрәк күчкән иде, күзләрендә фәкать аптыраулы битарафлык. Кулларын артка куеп суд залыннан чыгып киткәндә, ул беркемгә дә күтәрелеп карамады.
    Беренче җай чыгу белән, Мәрсинә Түбән Камага, Җангирне күрергә китте. Барганда курка-курка гына барса да, кайтканда ул тәмам тынычланды: Җангир аңардан шикләнергә уйламый да иде.
    Ничауа, дип уйлады Мәрсинә, бер-ике ел зонада утырып чыгу егет кешене чыныктыра гына ул. Бераз алдын-артын карап йөрергә дә өйрәнә торыр.

    * * *
    Менә шулай килделәр алар чын бизнеска. Котылып кайту белән, Мәрсинә аны бер атналап үзендә тәрбияләде. Яхшы гына киендерде дә, «Алтын күкәй»нең устав проектын тоттырып, шәһәр хакимиятенә җибәрде. Ә анда, фәләненче катның фәләненче бүлмәсендә, Җангиргә корылган тозакларның иң мәкерлесе һәм иң назлысы — Назисә көтә иде.

    Соңгы төн
    Ул төнгә чаклы әле Мәрсинә бик күп әзерлек эшләре башкарды.
    Җангирнең үзеннән ерагаюы, бизгәннән-бизә баруы аны чыгырыннан чыгара иде. Назисәсе тирәсендә артын биетеп бөтерелүе бер хәл, ул эреләнгән саен эреләнә барды, Мәрсинәне бөтенләй санга сукмый башлады. Аның, Мәрсинәнең төн йокламый планнар корып, йөз төрле комбинаңия төзеп,әллә күпме кешене алдый-талый җыйган малын уртакка исәпләп, күп вакыт аның белән киңәшеп тә тормыйча, зур-зур махинацияләр мәтәштерә башлады.
    Вәт мокыт! Вәт кадерне белмәгән ишәк! Болай барса, ул бит Мәрсинәнең үзен бөтенләй арбадан төшереп калдыру җаен эзли башлаячак.
    Калдырмый торсын әле! Мәрсинә аның үзен ун йөрешкә алданрак төшереп калдырачак. Менә күрерсез!
    «Алтын күкәй»не талау операңиясенең икесен дә, әлбәттә, ул үзе оештырды. Дөресрәге — ул аны сөяркәсе «Кара Йөз» кулы белән эшләде. Башта Кара Йөз карышып маташты. Янәсе, ул — намуслы рекитир, үзен «түбә» итеп таныганнарга тими. Әмма Мәрсинәнең җентекле планы белән танышкач, күнде. Аннары — аның үзенең дә егетләренең берсенә сабак бирәсе бар иде.
    Шулай иттеләр дә. Таланган малны икесенә бүлделәр, ә теге, башкаручы егетне милиңиягә тотып озаттырдылар.
    Аннары тагын...
    Өченчесенә алар тагы да ныклабрак әзерләнделәр. Бу юлы инде беркемне дә ментларга тапшырасы юк — Җангирнең үзен төп башына утыртырга кирәк иде.
    Теге гарип агайный эш эзләп керүе дә бик вакытлы һәм уңай булды. Операңия дөньяга фаш булган очракта, бөтенесен аңа сылтап калдырырга мөмкин... әмма аларның беренче талпынышы уңышсыз чыкты. Егетләрне теге картлач куркытып җибәрде. Бу эшне Кара Йөзгә үз кулы белән башкарырга туры килде.

    * * *
    Бу төн Галиәхмәт өчен башкаларыннан берние белән дә аерылмый иде. Эшли башлагандагы беренче төнен исәпләмәгәндә, аның һәр төне тыныч, әмма шомлы подвал тынлыгында уза иде.
    Ә эшли башлаганының беренче төнендә аңа шактый дулкынланырга туры килде. Башта ул подвал тынлыгына, тычкан-күсе кыштырдауларына, черки безелдәүләренә ияләшә алмый йөдәде. Ары сугылды, бире бәрелде, ниһаять тынычланып, үзе белән алып килгән китабына чумды.
    Бервакыт аның колагына әллә штукатурка, әллә кирпеч арасын кыргандагы «шыкыр-шыкыр» иткән тавыш чалына башлады. Шактый гына шыкыр-шыкыр килә дә, бераз тынып торгач, тагын шыкырдый башлый. Аннары тагын. Галиәхмәтнең колак шомырайды, йөрәге бугазы янында ук тибә башлады. Ул тынын кысып, аяк очларына баса-баса кыштырдау ишетлгән якка китте. Стена буена басып, бик озак тыңлап торды.
    Бу — кибет ягына караган стена бит инде. Мөгаен, кибетнең келәт ягына туры киләдер. Сәүдә залы тегеләйрәк урнашкан. Ә келәткә урам яктан әйбер ташырга аерым ишек куелган. Димәк, кемдер, тышкы ишек борысы янындагы кирпечләрне алырга маташа.
    Әһә, әнә бер кирпеч шапылдап килеп төште. Күпмедер вакытка подвал тынып калды. Аннан кемнеңдер саңгырау гына тавышы ишетлде:
    — Әйдә, дәвам ит...
    Аннары тагын: шыкыр-шыкыр, шыкыр-шыкыр...
    Аннары тагын кирпеч коелып төште. Хәзер инде тегеләрнең сөйләшкәннәре ачыграк ишетелә.
    Нишләргә? Телефонга йөгерергәме, кибет эченә керергәме? Кибеттән, тагын, аның келәтенә кереп булыр, дисеңме? Телефоннан директорга шалтыратып, кул кушырып утырсаң, ул килеп җиткәнче, караклардан җилләр исәчәк бит...
    Тукта. Аларның сөйләшкәне Галиәхмәткә аермачык булып, яңгырап ишетелә. Әгәр ул хәзер кычкырыбрак эндәшсә, алар да бу тавышны яхшы ишетәчәкләр бит. әле бит ике генә кирпечне алдылар. Келәткә кереп җитмәделәр. Димәк, үзләрен тотып булмаса да, куркытып, куып җибәрергә мөмкинлек бар.
    Өченче кирпеч килеп төшкәннән соң урнашкан тынлыкта Галиәхмәт тыныч кына, әмма ныклы тавыш белән тегеләргә эндәште:
    — Нәрсә, егетләр, алтын күкәй урларга килүегезме?
    Бер мизгелгә подвалда үле тынлык урнашты, аннары тегеләрнең коралларын ташлап, бәрелә-сугыла дәррәү чыгып качкан тавышлары ишетелде.
    Галиәхмәт җиңел сулап куйды. Тагын бер тын тыңлап, тегеләрнең бөтенләйгә чыгып тайганнарына ышангач, ул бу турыда директорга хәбәр итте.
    — Киттеләрме соң? — дип сорады директор йокылы-уяулы тавыш белән.
    — Киттеләр, киттеләр, — дип кеткелдәде Галиәхмәт. — Коралларын шалтор-шылтыр коя-коя качтылар.
    — Ярар, иртән килгәч карармын әле...
    Шуннан соң бер ай чамасы ул-бу булмады. Галиәхмәт көн дә булмаса да, көн аралаш, көн аралаш булмаса да өч көнгә бер китапханәдә китаплар алыштырып, әллә нинди романнар укып чыкты. Тормыш җайлы гына дәвам итте.
    Гадәттә, ул килгәндә инде кибетне бикләп, бөтенесе дә киткән була. Галиәхмәт килешли кибет тирәсендә тукталып тормыйча, күз чите белән генә күзәтеп, аны узып китә. Аннары, болай гына йөрергә чыккан бер гамьсез кешедәй кибетне урап чыга. Шуннан соң гына үзендәге ачкыч белән тимер ишекне ачып эчкә уза. Башта әле ул ут та кабызмыйча, подвал тынлыгына колак сала. Шактый тыңланып торганнан соң гына рубилникны куша, директор кабинетына уза. Үзе белән алып килгән букчасын директор кәнәфиенә ташлый да, чишенеп, подвалның бөтен почмакларын бер кат урап чыга. Җаны тәмам тынычлангач кына, букчасыннан китабын чыгарып уүзлеген кия... Іәркөн шулай...
    Шушы тәтип белән генә эшләгәндә, бу соңгы төн вакыйгалары булмый калырга да тиеш иде кебек. Бу төн өчен корып куелган мәкерле планнарны тормышка ашырырга бит, югысә, бер мөмкинлек тә юк кебек иде.
    Әле көндез үк, Ходай белдертүе буенча, аның авылдагы карт анасы килеп төште. Күрше егете үз машинасы белән Чаллыга йомышы төшеп килгән, шул алып килгән. Кичкә таба хатыны эштән кайткач, аңа әйтте:
    — Шалтыратып әйт дириктырыңа. Әни килде, диң. Бер төнгә чуртым да булмас путбалларына. Үзең әйтәсең бит, ишеген туп белән атып та ватышлы түгел, дип...
    — Әллә ничек кыен, малай, бер ай эшләмәс борын эш калдыруы. Аннары бит инде, мин бит атнага китмим. Төн йоклыйм да, иртәнге сәгатьтә ялтырап кайтып та керәм. Шулай бит, әнкәй?
    — Шулай инде, балам. Эш калдыру яхшы түгел инде ул. Кая анда бер көн, ярты сәгать калдырсак та... ә-һә-һә-әәй...
    Галиәхмәтнең тугызынчы каттан аска чаклы җәяү төшә торган гадәте бар. Ашыкмыйча гына тәмәке тарта-тарта төшә ул. Лифттан тәмәке татып чыгып килгәндә бер әби сүгеп ташлагач гадәтләнде ул моңа. Бүген дә, фатирыннан чыгуга, сигарет эзләп кесәсенә тыгылды. Ходайның хикмәте — хатын-кыз белән телләшә торгач, тәмәкесен тыгарга онытып китеп бара икән. Кире керергә туры килде. Аннары, сигаретын кабызып баскычтан төшеп барганда, уйлап куйды: кире кермәсә дә буласы иде бит. Тукталыш саен, диярлек — киоск...
    Әллә нишләп кинәт кенә аның «Алтын күкәй»гә эшкә урнашып йөргән көннәре исенә килеп төште. Бер кереп, эш белешеп чыккач, киңәшербез, дип аны кайтарып җибәрделәр.
    Подвалдан чыккач әле ул шул тирәдәге киосктан бер кружка сыра алып эчте. Кайда урнашканын хәтерләп каласы да юк, егерме ел үтеп-сүтеп йөргән җирләр. Мәскәү урамына карап торган 2нче бистә йорты.
    Ә икенче көнне, Ходай рәхмәте белән, ярты көн 4нче бистәдә әлеге подвалны эзләп адашып йөрде. Шундый ук киосктан тагы сыра салдырып эчте (менә бит — киоскысы да бар! Ә подвал — юк). Бу гаҗәп эшкә хәйран калып, трамвайга утырып кайтып китте.
    Өченче көнне дә шул ук хәл. Әлеге подвал ишеген, әллә тагын, йорты-ние белән күмеп куйганнар! Ике сәгатьләп йөргәч, башын күтәреп тирә-юненә күз салса — 2нче бистәнең бөтенләй икенче якта, юл аша — Туфан урамы аръягында икәнен күреп алды...
    Язмыштан узмыш юк, диләр. Аннары, язмыш ул Ләүхел Мәхфүзгә язылып куйган, дигән гыйбарә дә бар. Менә бит хикмәт! Шайтан адаштырып йөртте микән аны ул вакытта, әллә, бәла-казалардан сакларга тырышып, Аллаһы тәгалә күзләренә пәрдә корды микән?..
    Галиәхмәт подъезддан чыгуга, тротуар читендә алан-йолан каранып утырган галәмәт ямьсез кара мәче ялт! итеп аңа карап алды да, атылып аның юлын кисеп, йорт янындагы куаклар арасына чумды.
    Тагын!
    Башта тәмәке. Хәзер — бусы.
    Галиәхмәт елмаеп куйды. Кайберәүләр, юлларын мәче киссә, туктап, берәрсе үткәнен көтәләр. Янәсе, аныкын түгел, башка берәүнең юлын кисә. Һә! Алдарсың алай гына язмышны! Юк инде, күрәчәгеңне күрмичә Гүргә керә алмыйсың.
    Ул шулай мыскыллы елмайган килеш атлавын дәвам итте. Аннары кинәт туктап калды. Бәрәкәлла, кая китеп бара соң әле ул? Аңа бит трамвай тукталышына чыгарга кирәк. Бөтенләй бу якка түгел...
    Тагын кире борылды. Ул инде тәгаен белә иде: бүген аны ниндидер күңелсезлек көтә. Бик сак йөрергә кирәк булыр.
    ...Бер елны алар әтисе белән, Галиәхмәтнең запараена утырып 40-50 чакырым чамасындагы бер авылга барырга чыктылар. Авылларын чыгып җиттек, дигәндә, юлларын коега суга чыгып килүче бер хатын кисте.
    — Туктат әле машинаны, — дип боерды әтисе, тәрәзәгә башын тыгып, теге хатынны сүгеп ташлады: — Син нәрсә, Сәлимә, күрмисеңмени безнең сәфәр чыкканны? Буш чиләкләр белән киләсең икән, юлчыны уздырып җибәрергә кирәк. Менә хәзер безнең юл ничек уңсын!
    Юллары, чынлап та, уңмады. Кайтканда, әтисе юл буе теге хатынны орышып кайтты.
    — Юкка сүгәсең син, әткәй, ул хатынны. Ул хатын гаепле түгел бит, — диде Галиәхмәт.
    — Ничек? Ырым-шырым булса да — менә, юлыбыз уңмады бит әле...
    — Син, әткәй, Аллага ышанмыйсың.
    — Нишләп ышанмаска?
    — Ышансаң да, коммунистлыгың чыгып бетмәгән.
    — Мин, коммунист булсам да, бервакытта да атеист булмадым.
    — Әйе, син Аллага ышанасың, әмма аның кодрәтенә ышанмыйсың, каршыбызга китереп бастырган тамгаларын күрмисең. Мин, мәсәлән, теге хатынны күргәч тә, юлыбызның уңмасын аңлаган идем. Безнең юлыбызның уңмавы бит — буш чиләкле хатын очраганлыктан түгел. Киресенчә, юлыбызның уңмаячагын күрсәтүче билге иде ул.
    — Соң, шулай булгач, ник кире борылмады? — дип көлеп җибәрде әтисе.
    — Менә, үзең дә көләсең бит. Өйгә кайткач безнең икебездән дә бөтенесе көләр иде. Аннары — моның тәгаен шулай икәненә тагын бер кат ышанасым килде...
    Бүген аңа Ходай тәгалә кисәтү арты кисәтү җибәреп кенә тора. Ахыры хәерле булсын. Менә бит — трамвае да һаман килми. Инде ярты сәгать. Җитмәсә, бер шома йөзле, шикле бәндә бәйләнеп маташа:
    — Әйдәле, мине озатып куй.
    Исрек тә түгел үзе. Күз карашы әллә нинди: әллә наркотиктан, әллә ниндидер тыелгысыз теләктән тонган. Әллә «зәңгәр», әллә наркоман, әллә — икесе бергә. Тукталышта кеше-мазар да юк — вакыт соң. Ясалма мех «туны» җилдән сакламый. Галиәхмәт тәмам туңды. Борылып кайтып китсә дә яхшы түгел. Хатыны сүзенә карышып, директорга да шалтыратмады, ичмаса...
    Ниһаять, трамвай килде. Янына теге «зәңгәр» килеп баскач, Галиәхмәт вагонның икенче башына, кешелерәк җиренә күчеп утырды. Яңадан бәйләнмәде тагы, рәхмәт төшкере.
    Әйе, бүген үтә сак булырга кирәк. Галиәхмәт моны бер генә минутка да исеннән чыгармаска тырышты. Кибет тирәсен ул элеккегә караганда да игътибарлырак күзәтте, ишекне ачып кергәч, әле бикләгәнче үк, бик озак тыңлап торды. Кайдадыр подвал түрендә сак кына ишек шыгырдаганы ишетелде. Ул, башта, кире тышка атылырга да уйлаган иде. Ләкин кинәт директор кабинетында телефон чөрелдәп җибәрде...
    Галиәхмәтнең, телефон челтерәвен ишетүгә, атылып-бәрелеп төрепкәгә ябыша торган бер юләрски гадәте бар. Ул, бөтен шик-шөбһәләрен онытып, директор кабинетына ташланды. Ишекне ачып җибәрүгә, аның каршында өскә күтәреп кизәнгән пәһлеван пәйда булды. Бер мизгел эчендә ул аның кара бөдрә чәчләрен, көрәнсу свитерын, кара чалбарын, оекбаштан гына басып торган аякларын шәйләп өлгерде. Ә икенче мизгелдә исә бөтен дөнья гөлт! итеп яктырып китте һәм шунда ук караңгылыкка чумды. Бите буйлап агып төшкән җылы гөрләвекне Галиәхмәт тоймый иде инде...

    Эпилог
    Бизнес юлына тәки кереп китә алмадым мин, егетләр. Теге көнне «Алтын күкәй» дигән бер коммерция кибетенә шалтыратып карадым каравын. Директоры да сөйләшеп карарга каршы түгел иде кебек. Ләкин, бәхетсезгә җил каршы, дигәндәй, мине җилтерәтеп Баулы районына алып кителәр. Андагы район гәҗитенең фәлән еллык юбилее, имеш. Шунда катнашырга туры килде.
    Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, диләр бит. Гөнаһ шомлыгына, мәҗлестә урыным сәвит заманында гомере буе райкомның икенче секретаре булып утырган, ә хәзер исә глауаның беренче урынбасары МММ (исемен әйтеп тормыйм инде, аны баулылар күз артында шулай йөртәләр) белән туры килде. Ә ул минем әтине белә булып чыкты. Язучы икәнемне дә белеп алгач, бәйләнепме бәйләнде бит бу. Дабай, ди бу, Баулынифетнең илле еллыгына китап чыгарыйк әле, ди...
    Кыскасы, тәки иҗатымны ташлап, ай буе Баулыда ятарга туры килде. Хәер, тырышлык бушка китмәде. Баулы районының һәм Чаллы журналистларының зур хезмәт җимеше булган «Баллы елга буенда» дигән китап дөньяга килде.
    Баулыдан кайтуымның икенче көнендә үк мин тагын «Алтын күкәй»гә шалтыраттым. Теге шайтан һаман кабыргага төртеп тора бит, нишлисең. Ләкин бу юлы җавап бирүче булмады. Тәвәкәлләп чакырусыз киттем. Килсәм...
    Кибет төбендә әллә ничә милиция машинасы тора. «Ашыгыч ярдәм» табиплары китәргә әзерләнә. Ишек төбендә автомат тоткан сакчы. Минем юлга аркылы төште:
    — Ярамый.
    Мин сүзсез генә журналист таныклыгымны чыгарып күрсәткәч, рациягә эндәште:
    — Иптәш капитан, монда бер журналист ломится.
    — Узсын! — диде гыжылдык тавыш белән рация.
    Текә баскычтан подвалга төшәм. Коридорның теге башында форма кигән егетләр күренә. Директор кабинетының ишеге төбендә маңгае ярылган, йөзе кара канга баткан олы гына яшьләрдәге пеләш бер абзый ята. Гаҗәпләнүле күзләрен йомдырырга да онытканнар. Хәер, аңа игътибар итүче дә юк, директор кабинеты белән түр яктагы зал (анысы, мөгаен, кибетләредер инде) арасында тыз-быз чабышалар. Мин дә шул залга таба атламакчы идем, саңгырау гына ишетелгән ыңгырашумы, аһылдаумы авазы ишетеп, кире борылдым. Абзыйның күзләре йомылган иде. Дөресрәге — чытырдатып кысылган иде.
    — Нишләп «скорый»ны бирегә чакырмыйсыз?! — дип кычкырып җибәрдем мин.
    — Үлемен теркәп чыгып киттеләр бит инделар аның, — диде янымда кемдер тыныч кына.
    — Ничек үлсен! Әнә бит — ыңгырашып ята.
    Мин тышка томырылдым. Инде кузгала башлаган машинаны, кул изәп кычкыра торгач, туктаттым...
    Бераздан бөтенесе дә китеп бетте, подвал тынып калды. Кабинетындагы өстәл артында башын учлап директор гына утырып калды. Калын кара кашлы, шундый ук күперенке мыеклы, йөзенә караганда шактый нык характерлы булырга охшаган бу кешенең күзләре өметсезлеккә чумган иде.
    Мин, робот шикелле, моннан бер ай элек ятлап куйган сүзләремне әйтә башлавымны сизми дә калдым.
    — Язучы Әхм... Дус...
    Ул миңа күтәрелеп кенә карады да, кулын селтәде:
    — Бетте, барысы да бетте...

     



    © Әхмәт Дусайлы





    ← назад   ↑ наверх