• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Әхмәт Дусайлы

    Гөлфая

    Гөлфаяның күңеле күтәренке иде. Шулай булмый ни — җәй узды, билләр турайды. Үзләренең кәкрелекләрен билләргә күчереп бетерә язган ураклар чоланнардагы, чормалардагы ярыкларга — кышлау урыннарына кереп кысылды.
    Җәйләр узып билләр турайса да, уракны фәкать ашаганда һәм йоклаганда гына куйган уч төпләре әле һаман кызыша иде. әле борыннардан көлтә исе, беләкләрдән көлтә тыгызлыгы, билләрдән көлтә авырлыгы китмәгән иде.
    Җәй узса да, көннәр әле бозылмаган иде. Хәзер инде яшьләр кичке уеннарга дәртләнебрәк чыга башлады. Яшьләргә нәрсә! Алар үзләренең кан төшкән кулбашларын, янбашларын картлар шикелле сылатып интекмиләр. «Инде бетте, иртәгә кыймылдап та булмас!» — дигән билләр дә бии-бии языла ул яшьләрдә.
    Әле менә Гөлфая да, соңгы кишәрлеген урып бетергәч, һәйбәтләп мунчада юынып чыкты да ударниклыгы өчен алган вак бөрчекле ак ситсыдан тектергән күлмәген киеп куйды, тынгысыз күкрәкләрен чигүле алъяпкычы белән каплады, әле уң, әле сул иңсәсе аша карап итәкләренә суккалады...
    Анасы, Сырур карчык, мич алдында маташкан җиреннән туктап, кызына сокланып карады. Гөлфая ап-ак бәйләм оек өстеннән чабата киндерәләрен бәйли башлагач, ул түзмәде, борынгыдан калган тимерле яшел сандыкны ачты.
    — Сабыр ит әле, кызым. Чабатаңны кими тор.
    Гөлфая, ниндидер күңелле мизгел якынлашканын тоеп, әнкәсе янына йөгереп килде. Сырур карчык сандыкның бер почмагына кулын терсәгенә тиклем чумдырды да, капшана торгач, ялтырап торган өр-яңа кәлүшләр тартып чыгарды. Кәлүшнең янчелгән җирләрен турайткалый-турайткалый ул аны идәнгә куйды.
    — Менә... язгы йонны саткач алганыйм...
    Гөлфая аны шундук киеп тә куйды:
    — Әт-текәем, тап-таман.
    әнкәсе моңсу гына елмайды. Шулай да, тавышына бераз усаллык чыгарып, кисәтүне кирәк тапты:
    — Анда... яланда... бии-бии ертып чыгара күрмә!
    — И әнкәй!
    Ишек алдына чыкты. Бәрхеттәй куе һәм кыска булып үскән бәбкә үләннәрен кәлүш очы белән сөзеп капкага таба атлады. Күзе үзеннән-үзе аякларына төшә һәм аның кинәт, тик торганнан йөгерәсе, төштәге шикелле кулларны артка сузып очасы, бу тәбәнәк өйләрнең каралып беткән салам түбәләренә аяк очы белән тиеп-тиеп узасы, куе ябалдашлы өянкеләр тирәсендә бөтереләсе килә. Бүген аны ниндидер бәхетле мизгел көтә иде...

    * * *
    ...Клуб артындагы алан инде күптән шаулый иде. Тыелгысыз дәрт белән ярсып-ярсып гармун чеңли, гармунчының кулларыннан ычкынырга теләгәндәй сикереп-сикереп куя. Аның дәртле тавышына итек кигән егетләрнең саңгырау тавыш белән җирне дөпелдәткәне, җиңел-җиңел генә чүәк, чабата чыштырдаганы, читтәрәк көнбагыш чиертеп торучы кызларның берәр егет мәзәгеннән дәррәү көлеп җибәрүләре килеп кушыла. Бу тавышлар бөтенесе бергә әллә кайдагы болыннарга, үтә күренмәле аксыл томан өретелгән уйсу җирләргә җәелә иде.
    Менә гармун берничә минутка, хуҗасының салынып төшкән куллары бераз ял итеп алганчы гына тынып кала. Теге — баягынак шыр-шыр көлешкән кызлар да дәшми, хәтта көнбагышларын да онытып, Яшел буадагы бака чөрелдесен тыңлыйлар.
    Авыл ягыннан Хәерниса әби капкасының чак кына сыкрап ачылганы ишетелә.
    — Лөп! Лөп!..
    Монысы — әбинең ишек каравылчысы, урамда йөргәндә дә, хәтта чәйгә барганда да кулыннан төшерми торган чикләвек таягы, көтүдән соңарып кайткан мүкләкнең сыртына төшә булыр. Гармунчы егетнең бармак буыннары хәл җыеп, гармунның үзенә җан кергәнче, кортканың «теззт! теззт!» итеп сыер сауганы ишетелде.
    Гөлфая үзенең кемәе Сөмбел белән (алар бер-берсенә «кемәй» дип дәшәләр) өлешләренә тигән биюләрен бетергәч, башкаларны күз кырые белән генә күзәтеп, бер читтәрәк, үзләренә дә, бүтәннәр өчен дә әһәмияте булмаган «сер»ләрен уртаклашалар иде. Иреннәр сөйләшсә дә, колаклар тыңласа да, күзләр бу серләшүгә катнашмады, чөнки биючеләр арасында ят бер егет бар иде.
    Чит авылныкы булса да, егет үзен болай иркен тота. Кыңгыр салган фуражкасын күтәреп, әледән-әле чәчен рәтли, яссы каеш астыннан гимнастерка итәген артка сыдырып җибәрә, ялт иелеп итек кунычын җыерып куя, як-ягына карангалап алса да, Карсак Габделвәли тирәсеннән китми.
    Ләкин... нишләп әле ул һаман-һаман Гөлфаялар басып торган якка борыла? Ул борылып караган саен, кызның бәгърен әллә нәрсә сызып үтә...

    * * *
    Телгә шаян, күңеле белән шук булса да, үз ишләре, бигрәк тә егетләр янында Гөлфая бик басынкы иде. Хәер, яшьтәшләреннән читләшү тойгысы аңарга моннан дүрт-биш еллар элек кенә иңде.
    Ул вакытта инде Гөлфая җидееллыкны ташлаган, ә Сөмбел сизезенчедә укып йөри иде. Алар арасында мәхәббәт, дуслык, «йөрү» турында ара-тирә сүз кузгала башлаган иде инде. Көннәрдән бер көнне, Гөлфая ындыр табагыннан кайтып килгән вакытта, Сөмбел аның артыннан килеп иңсәсенә асылынды:
    — Үл-ләм, кемәйкәем! Берсе минем сумкага хат тыгып киткән, — дип кайнар пышылдады ул. — Дәрес хәзерләргә утырсам, идәнгә төшеп китте. Карасам — шушы. Укы әле юри генә.
    Гөлфая язуны алды, ләкин укырга өлгермәде. Аларны Сырур түти куып җитте. Кош теле хәтле генә итеп бөкләнгән кәгазь кисәген сырмасының үзе генә белгән бер төшенә төртеп куярга туры килде.
    Икенче көнне, әнисе юкта, калтыранган кулларында сикертә-сикертә сүтте ул язуны. әйтерсең, үзенә атап язылган! Хәер, алай булса, мөгаен, бу чаклы ук каушамас та иде әле.
    Кем тарафыннандыр бик тырышып, әллә нинди сырлы-сырлы хәрефләр белән язылган шигъри хат иде ул. Берничә көннәр аның турында уйлап, кемәе өчен сөенеп йөрде Гөлфая. Ә яңадан җай чыгып, хатны хуҗасына кайтарыйм дисә, Сөмбел аңа гаҗәпләнеп карап куйды:
    — Ник кирәк ул! Мин инде аны әллә кайчан утка яккансыңдыр дип йөридерием... — диде ул һәм Гөлфаяның күз алдында вак кына кисәкләргә ерткалап ташлады. — Аның ише... озын торык-бастырыкны...
    Сөмбел чибәр шул ул. Аңа бүген берәү язса, иртәгә икенчесе гашыйк булыр. Сөмбелгә аңа сайланса да була. ә Гөлфаяга...
    И Ходаем! Шулай берәү дә карамас микәнни аңа? Югыйсә, чәчләрен артка каратып тарый башлаган малайлар Гөлфая каршына килеп тә мутланалар кайчак. Кулларын ничектер килешсез болгап кочакларга иткән булалар, түшкә үреләләр. Ләкин, күзгә-күз карашып сөйләшә башласаң, үзләре дә сизмәстән, башларын читкә боралар.
    ...Гөлфаяның йөрәге жу итеп куйды. Теге егет, Габделвәли белән сөйләшкән җиреннән, бу якка карап тора иде. Габделвәли дә тиз генә карап алды, әллә теге егеткә, әллә кызларга күз кысып куйды.
    Гармунчы уйнаудан, яшьләр биюдән туймаган иде әле, югыйсә, әллә кай арада караңгы төште. әле генә якты иде, инде кешеләр берсен-берсе танымас булды. Гөлфая белән Сөмбел көнбагыш чиертә-чиертә өйләренә таба юл алдылар.
    Артларында бик кыю шыгырдаган итек тавышына алар икесе берьюлы борылып карады. Үкчәләренә басып килүче ике егет, беләкләреннән йомшак кына тоттылар да, эһ! дигәнче кызларны бер-берсеннән аерып та алдылар.
    Гөлфая егетнең аяк атлавыннан, сулыш алуыннан ук аңлап алды: бу — ул иде. әйтерсең, ул аны инде әллә ничә мәртәбә шулай озаткан, аның белән озак-озак сөйләшеп утырган...
    Якында гына ике шәүлә тарткалаша:
    — Җибәр әле, юньсез, әллә мине кәҗә бәрәне дип белдеңме!
    — Туктале, Сөмбел... Бер генә сүз әйтәм мин сиңа...
    — Кит әле, кит! Сөйләшәсем дә, күрәсем дә килми.
    — Туктале, дим, кара! Кая чабасың инде?
    Ул арада Сөмбелнең аксыл шәүләсе төн карасында эреп югалды. Габделвәлинең дөп-дөп иткән аяк тавышлары яңгырады.
    ...Егет Гөлфаяның ике беләгеннән кысып тоткан да, монда ник килгәнен оныткан кеше сыман, тынып калган.
    — Алай ук кысып тотмасагыз да булыр иде...
    Ул аны җибәрде. Кулын, кая куярга белмичә, әле биленә таянды, әле чалбар кесәсенә тыкты.
    Әкрен генә алга атладылар. Гөлфаяга кызык булып китте. әле генә күзләреннән ут чәчеп торган егет әллә ничек сүрелгән, мескенәеп калган иде.
    Гөлфая түзмәде, үзе эндәште:
    — Шулай сөйләшмичә генә йөрибезме?..
    Әле күккә, әле җиргә карап, ниндидер аңлаешсыз көйгә сызгыргалап барган җиреннән туктап, егет Гөлфаяга карады:
    — Мин... болай, ни... Сез үзегез берәр нәрсә сөйләгез, — диде ул тотлыгып.
    Гөлфая пырхылдап куйды. Көлгәндә алга иелеп, терсәге белән егетнең беләгенә тиеп узды. Үзе тиз генә аңа карап алды.
    — Безнең якта күбрәк егетләр сөйләшә торган иде.
    — М-минем сөйләшергә... ни шул, бер дә осталык юк.
    — Алай икән...
    Шулай күпме йөргәннәрдер, егет кинәт салкын кулы белән Гөлфаяның беләгеннән тотып алды. Яңа чыгып килүче айның саран яктысында Гөлфая аның күзләренә карады. Егет, гадәтенчә бераз тотлыга төшеп, әйтеп куйды:
    — Ә-әйдә, бераз ут-утырып торабыз.
    Гөлфая сүзсез генә итәген җыеп читән буендагы бүрәнәгә чүгәләде, теш арасыннан һава суырып, калтыранып куйды. Сак кына аркасына кагылганны тоеп дертләп китте, ләкин тайпылмады. Киресенчә, үзе дә бераз аңа елышкандай итте.
    Аның карышмавы егеткә бераз кыюлык өстәде. Ул Гөлфаяны үзенәрәк кысты, яңагы белән аның чәчләренә орынды, сүз табудан гаҗиз калыпмы, тирән сулап куйды.
    Егетнең дәшми генә утыруы мәзәгрәк иде, әлбәттә. Ләкин Гөлфаяга барыбер рәхәт иде. Тәненә орынып торган һәр мускулын, биленнән тоткан бармакларының һәр хәрәкәтен тойды, күңеленә сеңдерә барды. Әйтерсең, аларның бүтән бервакытта да кабатланмаячагын, гомерлек хатирә булып кына калачагын инде хәзер үк белә иде...
    Таң сандугачлары тавыш бирә башлаганда Гөлфая кинәт уянып киткәндәй булды. Бөтен җиһанга: төн карасына, йолдызларга, агач һәм йорт шәүләләренә, барысыннан да бигрәк, янында утырган егеткә үзгәреш кергән иде. Караңгылыкның төсе уңа башлаган, ә тирә-яктагы бар табигать, әле генә аларны җылы шәлдәй төреп утырган төн, нишләптер, ят һәм чит булып тоелды. әле генә тәнен рәхәт чемердәтә-чемердәтә билдән култыкка, аннан алъяпкыч канатлары астына шуышкан кайнар кул ниндидер үҗәт җанварга әверелде.
    Гөлфая яшь болан җитезлеге белән сикереп торды. Шунда ук төннең шактый салкынча, хәтта бераз җилле икәнлеген аңлап алды. Сизелер-сизелмәслек бу җил салкын йолдызлардан исәдер кебек иде. Егет куены үз җылысына бик-бик тартса да, Гөлфая кайтыр якка борылды. Аннары, туктап, әйтеп куйды:
    — Сөйләшә белмәсәң дә, кулың озын икән синең, егет...
    Үз тавышының шулай салкын һәм катгый яңгыравына, әле генә әйтелгән сүзләрне инде бервакытта да кире кайтара алмаячагына үзе дә гаҗәпләнеп, ул әтәч тавышларына каршы атлады. әллә нишләп елыйсы килә иде...

    * * *
    Җәй бер дә узар кебек тоелмаган иде, юкса, кешеләрне мәшәкатьтән, басуларны икмәктән арындыргач, сиздермичә генә көзгә әйләнде дә куйды. Бер тотынса атналар буе сибәли торган яңгырлар китте.
    Көннәрдән бер көнне, катырып та тормастан, корырак кантарларның җилдәге ягын агартып, кар төшә башлады.
    Вакыт шулай, дөньяны әле бер, әле икенче төскә буяп акты да акты. Теге егет Яланныда бүтән күренмәде. Гөлфаяның күңелендәге бөдрә чәчле сурәт әкренләп юыла башлады.
    Ә бер кичне, чана юлы яңа гына төшкән вакыт иде, клуб ишеге ачылып китте дә, яна да сүнә дә алмыйча пыскып яткан учакка исеп куйган җил кебек, Ул килеп керде. Кара сукно пәлтәсе җилбәгәй, күн бүреген артчүмечкә элеп куйган, аягында эрҗинкә табанлы ап-ак фетр итек.
    Ишек яңагына тотынган килеш, күзе белән ул клубны айкады. Карашы белән Гөлфаялар турына җиткәч, аның йөзе яктырып китте. Ул ишекне ябып алар янына атламакчы булды. Ләкин, ул арада, авылның иң чая кызы Фатыйма бөтерелеп аңа китереп «басты». Егет башта аңламаганга сабышты, кызны урап узмакчы булды. әмма тегесе — ут борчасы — ул кая гына борылса да, тыпырдап каршына килеп чыга иде.
    Аптыраган кыяфәттә егет кулларын җәеп җибәрде, сораулы караш белән як-ягына каранды. Аннары ике куллап бүреген күтәрде, озын булып үскән бөдрәләрен артка чөеп җибәрде дә, батырыбрак киеп куйды һәм, ялт! Гөлфаялар ягына карап алгач, очынып әйләнергә кереште.
    Клуб ишеге ачылып китүгә, Гөлфаяның йөрәге жу итеп куйган иде. Хәзер әлеге «жу» аның колак яфракларына, бит очларына бәреп чыкты, аяк-кулларына таралып хәлен алды. «Басмаса гына ярар иде», — дип уйлады ул. Ә үзе, керфекләрен түбән төшергән килеш, биеп, юк, биеп түгел, йөзеп китәргә әзерләнде.
    Дөп! итеп каршысына китереп баскач та әле ул керфекләрен күтәрергә ашыкмады, башын читкә борып аякларын әкрен-әкрен артка шуыштырды.
    Ут булып янган бит очына кинәт ниндидер салкынча җил бәрелгәндәй булды. Зур авырлык белән керфекләрен күтәргәндә, егет белән аның кемәе Сөмбел әйләнә иде...
    Менә алар әкренләп тоташ бер бөтерчеккә әверелделәр, әллә нинди алсу томанда эреп, Гөлфаядан ерагая башладылар. Клуб идәненең бер якка авыша башлаганын тоеп, ул кемнеңдер җиңенә тотынды, бераз ис җыйгач, башын читкә борып, аскы иренен тешләгән килеш, терт-терт атлап чыгып китте.
    Урамга чыккач, күкрәгенә тулган үксүен тыя алмыйча, аһылдап куйды. Сырган күфәйкәсенең изүен ычкындырып, өенә таба йөгерде. Башындагы шәле артка шуды.
    Ялкау гына төшкән ябалак кар аның кипшенгән иреннәренә кунып эри, кайнар теле белән ялап алганда, нишләптер, тозлы тамчылар да эләгә иде.

    * * *
    Яраткан сеңелебезнең башын әйләндергән, аның күңеленә үзе дә уйламастан вәсвәсә салган егет Самат атлы иде. Сугыш ахырында гына хәрби хезмәткә алынып, Ерак Көнчыгышта завут морҗасыдай гаубиңа көпшәсе белән шактый чиләнеп, аның ата чучка хәтле снарядларыннан эч төшереп, самурайларны тончыктыргач, түшенә «Җиңү өчен» медале каптырып, әле шушы җәйне генә исән-имин кайтып җиткән иде ул. Абыйсы Донбасс якларына чыгып тайган, апалары кияүдә, әтисе дә, әнисе дә инде картлар. Шуңа күрә, Самат дөнья көтү өчен җиң сызганырга әзерләнә иде. әлеге, кичә Яланныга ясаган «сугышчан разведкасы» да тикмәгә түгел иде аның. Мөсахәбә түтигә килен, үзенә эшчән һәм акыллы гына бер кәләш кирәк иде.
    «Разведка», күрүебезчә, уңышсыз чыкты. Шулай да, күңел төшенкелегенә бирелмик әле. Егет, ни әйтсәк тә, төшеп калганнардан түгел, әнә ич, көч һәм яшьлек бөркеп торган җилкәләрен мендәргә таратып салган, ихлас тирәнлек белән йоклый. Хәер, йокларлык та шул. Кайтып ятканына да ике генә сәгать бит әле.
    Көтүченең чыбыркы шартлаткан тавышына егет кинәт уянып китте. Уянып та китте, пыржыйнлы курчак диярсең, идәнгә сикереп тә төште. Аякларын бераз чүгә төшеп, дошманына ташланырга әзер киек шикелле, зур булып ачылган күзләре белән ярымкараңгы өйалды эчен, сап-сары бүрәнәләрне, бүрәнәләргә эленгән иске киемнәрне айкарга кереште. Үзенең трусикчан гына йоклавы да, сөян бүрәнәләрдән килгән иснең күздән яшьләр атылып чыгар дәрәҗәдә таныш булуы да, әлеге шартлаудан соң борынга дары төтене килеп кермәве дә гаҗәп һәм куркыныч иде. әгәр шушы мизгелдә күзгә тузан-туфрак сибелсә, һава дулкыныннан өй селкенеп куйса, бу — гадәти һәм куанычлы хәл булыр иде. Чөнки шартлау яңгырады, ә йорт җимерелмәде, аңа бернинди дә зыян-дәүләт тимәде... Болай, дөнья тып-тын торгач, аркалар чымырдап куя.
    Ниһаять, аның күзе агач чөйдәге җидедән үрелгән каеш чыбыркыга төште. әтисенең бригадир чагындагы, кулыннан да төшерми торган камчысы иде ул. Шунда гына Самат үзенең җилекләрне суырып интектергән ул гаубиңадан, әллә нинди ямьсез усал тавыш белән фырлап очучы япун пүлеләреннән мәңгегә котылып кайтканын, туган йортының тузан исе килеп торган һәм шул тузан исенә кадәр сагындырган өйалдында басып торганын аңлады.
    Киселгән агач кебек, ул рәхәт итеп яңадан урыны өстенә ауды, һәм, тирән рухи ләззәт кичерә-кичерә, үзенең кичәгенәк туган-тумачалары, авылдашлары белән күрешеп йөрүен, киерелеп-киерелеп иске карама бүкәннәрен яруын хәтеренә төшерде. Аннары...

    * * *
    ...Алан тутырып тулганган халык арасыннан Самат бер генә кызны күрде. И ул гәүдә... И ул толымнар... Аның гәүдәсе шәм ялкыны кебек: шул хәтле нәзек һәм тере — аз гына җил тисә, тирбәлә-тирбәлә очып китәр сыман. Очкын чәчеп балкыган күзләреннән йолдызлар көнләшерлек. ә толымнары... Ул биеп бөтерелгәндә, аның беләк юанлык толымнарыннан егетләр читкә тайпыла.
    Булмады шул. Барып чыкмады. әллә Габделвәли юри бутады. Саматның кочагына арыш көлтәседәй тыгыз тәнле, мәхәббәттән бигрәк колхоз эше өчен, ферма өчен яратылган бер туплама килеп эләкте. Озатса да озатты аны Самат, озатмаса да озатты. Кочса да кочты, кочмаса да кочты. Җитмәсә, башка вакытта пулеметтан ким такылдамаган телен паралич сукты... ә болай, юкса, кайнар иде кыз, кырагай-карышмак та түгел иде.

    * * *
    Яланныга ул кырпак төшмичә бүтән бара алмады. Башта әтисе белән утын салырга, Кәҗүннәйне айкарга туры килде. Аннары колхоз эшеннән бушый алмады, һәм, җәйге-көзге мәшәкатьләр бугазны ычкындыргач, озакламый эриячәк, ләкин әлегә шактый матур булып яткан беренче кар өстеннән әтисенең аты белән күрше авылга, «кызлар кырына» элдерде.
    Бу юлы инде ул Габделвәли белән сөйләшеп тә тормады. «Мәле, атны туарып куй», — дип дилбегәсен генә тоттырды да, клубка тәпиләде. Нидер әйтергә чамалап калын иреннәрен чәпелдәтә башлаган Карсак Габделвәли авызын йомарга да өлгерми калды.
    Клуб ишеген ачуга ук, аның күзе Сөмбелне эзләп тапты. Ялтырап торган кара плюш жакет һәм эре кызыл чәчәк төшерелгән кәшимир шәл кызның гәүдәсен бер дә бозмаган, киресенчә, аның сыгылмалы билен тагы да ымсындыргычрак итеп яшергән.
    Беренче мөмкинлек белән ул аны биюгә чакырды һәм «бичер« беткәнче диярлек кулыннан ычкындырмады.
    Биергә чакырганда, кабат-кабат әйләнгәндә, сизелерлек каршылык күрсәтмәсә дә, клубтан чыгып барышлый култыгыннан тотып алуга, Сөмбел аңа гаҗәпләнеп карап куйды һәм, бер уч көмеш акчаны чәчкәндәй, урамны яңгыратып көлеп җибәрде. Аннары, Саматка күз чите белән генә карап, үзенә күрә дорфа, ләкин назлы дорфа, әллә инде үпкәлерәк тавышын ишеттерде:
    — Кая үреләсең, апаем. Әнә, Гөлфаяңны куып тотып кочакла.
    Іәм тагын бер дистә көмеш тәңкәсен зеңләтте.
    — Нинди Гөлфая ул? — диде Самат гаҗәпләнеп.
    — Кара-кара! Белмәгәнгә салышып торуы. — Кыз бу юлы тагы да усалрак көлде. — Таң атканчы кочаклашып утырганыгызны оныттыгызмыни?
    — Сез нәрсә... Э-э... Мин аны кочакламадым... Ул үзе бит...
    Кыз тагын көмеш тавышы белән авылны яңгыратты.
    — Их сез! Егет башыгыз белән шундый сүз сөйләп торасыз. Гөлфая кулыгызга сукмаса...
    Самат башын түбән иде.
    — Сез, Сөмбел, мине гафу итегез инде. Төн караңгы иде бит... Югыйсә, мин, валлаһи дим, сезне тотасы идем. Мин сезне бит... беренче күрүдә үк... ошаттым.
    Сүзләре ялганыр-ялганмас барса да, озак сөйләшеп йөрделәр алар Яланны тыкрыкларында. Кереп киткәндә, үбәргә рөхсәт итмәде, шулай да шактый җылы саубуллашты кыз...

    * * *
    Шуңа күрә дә, эшне кызу тотарга булды Самат. Иртәнге чәен эчеп кузгалганда, болай, бер әһәмияте дә булмаган сүз сөйләгән кебек, әйтеп салды:
    — Мин сиңа килен апкайтырга уйлап торам әле, әнкәй.
    Мөсахәбә түти чәйгә авызын пешерде. Аның тамак төбенә кинәт йөз төрле сүз берьюлы килеп тыгылды. әмма, йөз фикернең берсен дә авызыннан чыгара алмады. Фәкать, Самат эш киеме урынына пәлтәләрен, чүчинкәләрен кия башлагач кына телгә килде:
    — Бәрәч, бәрәч, улкаем... Әллә бүген үк апкайтырга уйлайсыңмы? Ай Аллакаем... Ай Аллакаем... Сарыккайлар да суелмаган, өйкәйләр дә юылмаган, тегермән дә тартылмаган...
    — Вот, киленең тегермәнгә дә барыр, өйне дә юар. Ә сарыкларны суеп ыргытуы — минутлык эш ул. Мин Мыек Заһитка киттем. Әгәр ризалатып булса, без аның белән сарыкларның да эшен бетереп куярбыз, кичкә таба кыз белешергә дә барып кайтырбыз.
    Самат озын чәчләрен гадәтенчә артка чөеп җибәрде, башына күн бүреген чәпәде һәм ышанычлы адымнар белән чыгып китте.
    Эш нәкъ ул уйлаганча килеп чыкты да. Самат килеп кергәндә, Заһит, калын кара мыегы астыннан ниндидер русча көйгә мырлый-мырлый, күч-күч итеп идәнгә өелгән газеталар арасында утыра иде. Ул бармагын төкрекләп һәр күчтән бер газета ала да, берсе эченә берсен салып, пөхтә генә итеп аерым бер күчкә сала. Аннары, тагын бер тапкыр газеталарын барлап чыккач: «Исәнмесез», — дип карандаш белән газета хуҗасының исемен сызгалап куя.
    Ул, гомумән, исәнләшергә ярата иде. Җәен койма буеннан кулын болгап барганда кычыткан чагып алса да — «исәнмесез», юлын мәче кисеп узса да — «исәнмесез». Саматның ишектән керешли үк кычкырып биргән сәламенә дә гадәтенчә:
    — Исәнмесез, — дип җавап кайтарды.
    Ул Саматны ярты сүздән аңлап алды. Тиз генә газеталарының эшен бетерде дә сумкасына салып куйды. Матча ярыгыннан пычагын алып тырнагына каптырып карады. Саматның:
    — Минем пычак бар... — диюенә дә карамастан, пинжәк җиңен тартып бер-ике мәртәбә ышкып алды да, чүпрәккә төреп, киез итек кунычына кыстырып куйды.
    Алар эшне тиз тоттылар. Юл уңаеннан идарәгә кереп Саматның кияүдәге апаларына шылтыратып чыктылар. ә төш чорында инде сугым сарыкларының эшен бетереп, кыздырылган бавыр белән тамак ялгарга утырдылар. Бавыр белән бергә, авыздан исе килеп торырлык кына, сургучланган бөкеле шешәдән дә авыз итеп өлгерделәр.
    Мыек Заһит һәр яктан уңган кеше булып чыкты. Сарык суярга дигәндә, кулы уйнап, сөйләшергә дигәндә, теле җырлап торды. Өч көннән кызны килеп алырга сөйләшеп тә кайттылар.
    Сөмбел үзе чаршау артыннан чыкмады. Ниндидер иптәш кызы белән чыш-пыш сөйләшеп тик утырдылар. Фәкать китәргә кузгалгач кына, Самат аның ниндидер бер эчке шуклык белән чаршау ярыгыннан карап алуын шәйләде.

    * * *
    Усаклылар килен көтә. Саматларның каерып ачкан капкасыннан тыз да быз хатын-кыз йөреп тора. Аяк астында бала-чага чуала. Капка төбендәге утыргычта яңагын йодрык хәтле бүлтәйтеп, өстенә солдат шинеле, аягына резин итек кигән авыл диванасы Мирзаян нәрсәдер ашап утыра, үткән бер кешедән:
    — Әллә кыз аппайталар? Әллә кыз аппайталар? — дип сорап кала.
    Авыл өстенә, гәрчә юклык еллары инде узса да, әле һаман да тансык булып, пешкән ит исе таралган. Күрше Миңнеханның ябык Сарбае гаҗәпләнүле җитди күзе белән әле бер, әле икенче якка карый, юеш танавын сузып һаваны исни.
    Акыллы эт. Бу тәмле истән үзенә өлеш чыкмасын аңлады ахры, ялкау кына капкаларыннан кереп китте. Лапас буена сузылып ятты да, үзенең әле кар ява башлаганчы ук колхоз ягыннан табып кайткан сөяген кимерергә кереште.
    Кинәт каяндыр түбән очтан:
    — Кайталар! Кайтала-ар! — дип кычкырган тавыш ишетелде.
    Мирзаян ашап бетермәгән пәрәмәчен шинель кесәсенә тыкты да, пычрак бармагы белән уртын казый-казый, түбән очка таба йөгерде. Үзе һаман як-ягыннан йөгерешкән бала-чагадан:
    — Әллә кыз аппайталар? Әллә кыз аппайталар? — дип сорый.
    Ниһаять, Дусай күпере ягыннан «зең-зең» иткән кыңгырау тавышы ишетелде. Ул да түгел, юыртып менеп килүче кара айгырның чуар сөлгегә чорналган дугасы һәм сары тешләрен ыржайткан авызы күренде.
    Ак күбеккә баткан айгыр, аның артыннан чуар шәлъяулыкка төренгән кәләшен кочып утырган егет — теге сургуч бөкеле нәрсәне күбрәк «тотудан» ахры, күзләре пыялаланып елтырый башлаган Самат — «гежт!» итеп узып китте. Капка төпләренә, сукмакларга, көрткә, ат юлына — һәммә җиргә конфет-прәннекләр сибелеп калды. Балалар, чыр-чу килеп, шунда ябырылды.
    Саматның авызы колакта. Пәлтә өстеннән кигән толыбын ычкындырып җибәргән. Кошевка салулап ишек төбенә килеп туктагач, толыбыннан чыгып, егетләрчә сикереп төшкән иде, аяк буыннары сыгылып китте. Егылудан әллә кай арада монда килеп җиткән Мирзаян дивана гына тотып калды.
    — Әллә исердең? Әллә исердең? — дия-дия Саматның култык астына кереп, аны баскычка таба алып китте.
    Кәләш булган кеше ничек кирәк алай толыбыннан арынып, кошевкадан төшәргә дип оеган аягын сузуга, шакмак-шакмак булып бөкләнгән матур яулыгын ияк астыннан бәйләгән, маңгае бөрчек-бөрчек тирләп чыккан Мөсахәбә түти әллә кай арада баскыч төбенә мендәр ташлады.
    — Хуш киләсең, килен балакаем, төкле аягың белән, бәхетең-тәүфыйгың белән... — дип тезеп китте ул каударланып.
    Кәләш оялчан йомшак тавыш белән:
    — Исәнме, әнкәй... — дип күрешергә кулларын сузды.
    Мөсахәбә түти аркасыннан сөя-сөя аны өйгә алып кереп китте.
    Самат бу вакытта инде дивана ярдәме белән чишенгән, мич артындагы ләгәнгә башын тыккан, косып маташа иде. Игелекле җан Мирзаян аның маңгаен тоткан:
    — Әллә күп эчкәнсең? Әллә күп эчкәнсең? — дип сөйләнә...
    — Кая, әнкәй, Мирзаянга берәр нәрсә бир инде, — дип мич артыннан чыгып килүче Самат кинәт күзләрен зур ачып катып калды.
    Ул селәгәй буялып беткән учы белән умырып төшерердәй итеп маңгаен, йөзен, күзләрен уалады. Тагын карады.
    Аның каршында инде чишенгән, салам көлтәседәй чәч толымын тотып, гаепле елмайган кыяфәттә, түбән төшергән керфекләре аша идәнгә карап Гөлфая тора иде.
    Самат берьюлы айнып китте.
    Гөлфая егетнең агарынган йөзен, дер-дер калтыранган аскы иреннәрен күреп, курка калды. ә инде аның чытырдатып кыскан йодрыкларын күргәч, йөзен каплап кайнанасы артына качты.
    Кызның аркасы чымырдап куйды. Ул әле хәзер генә үзенең нинди зур ялгыш ясаганын аңлады. Сөмбел белән, Фатыйма белән, авылның бүтән шаян кызлары белән тырышып әзерләгән бу шуклык мәңге төзәлмәс яра булып Гөлфая йөрәгендә калачак иде.
    — Улкаем, улкаем! Нәмәшләйсең, улкаем? Акылыңа кил, улкаем!.. — дип сөйләнде нәрсә уйларга белмичә Мөсахәбә түти, йодрыкларын баш очында уйната башлаган Саматны күреп.
    — А-а-ы-ы-хх! — дип Самат ике чигәсен кыскан килеш бераз чайкалып торды да, ишекне борысын кыегайтырдай шапылдатып, чыгып китте.
    Мыегын сыпыра-сыпыра тамак кырып баскычтан менеп килүче Заһитны күкрәгенә төртеп көрткә чумдырды. Ишек алдындагы халык «аһ« итеп авыз ачып калды. Самат лапас буендагы капканы тибеп ачты да бәрәңге бакчасына чыгып китте...

    * * *
    Гаян аны чишмә буеннан тапты. Самат йөзен көрткә тыгып, чишмә буендагы тау битен кочып яткан иде.
    Гаян дустының аркасына кагылды. Тегесе селкенмәгәч, җилкәсеннән тотып чалкан әйләндерде.
    — Син, малайкай, ныграк салып җиппәргәнсең бугай, — дип сөйләнде ул Саматның елаудан кызарган яшьле күзләренә, укмашкан карлар ябышып беткән ачык күкрәгенә карап.
    — Их, Гаян! — дип өзгәләнеп әйтте Самат. — Бел-мис-се-ең! Белмисең, дускаем!
    — Әйдә, тор, тор. Юләр кеше шикелле ятма монда. Әнә хатын-кыз суга төшәргә куркып йөри.
    Самат торып басты. Гаянны кочаклап, башын аның иңсәсенә куйды.
    — Нишлим, дускаем, бир киңәшеңне...
    — Нишлим дип, кайт та, кәләшеңнең җылы куенына кереп ят. Болай исереп...
    — Ю-уук! — дип үкереп җибәрде Самат йодрыгын төйнәп. — Үтерәм дисәң дә, юк. Әйдә, лутчы син мине үзегезгә апкайт.
    — Әйдә алайса.
    Самат тәки кичкә чаклы Гаяннардан чыкмады. Эшнең нидә икәнен белеп алгач, Гаян да бик тинтерәтмәде. Шыпырт кына барып аның киемнәрен алып кайтты.
    Кырлы стаканга салып аракы биргән иде, тегесе этеп кенә куйды:
    — Юк инде, Гаян дус, моның аркасында шушы хәлгә төштем инде мин. Айнык булсам, күрмәс идеммени кемне утыртып җибәрүләрен... Их! — дип сикереп торды да киенеп чыгып китте.
    Мич башына үзенә урын әзерләп маташкан Гарифә түти Гаянга эндәште:
    — Улым, артыннан чыгарыең... Алла сакласын, үзен-үзе әрәм-шәрәм итеп ташламасын...
    Гаян эзләп тапканда Самат инде суынган, йончу гына кыяфәттә клуб миче артында йөткерә-йөткерә тәмәке тартып утыра иде.
    Яшьләр кулга-кул тотынып җыр әйтешә башлагач, ул да түгәрәккә керде. Үзенә чират җиткәч, күңелендәге зарын җырга салды:
    — Җимнәр сиптем дүмгәккә,
    Яшел башлы үрдәккә.
    Кулымы тыгып нумер алдым
    Үз башыма имгәккә...
    Җырын бетерде дә, кулын селтәп чыгып китте. Ул бер карарга килгән иде, туп-туры Заһитларга таба атлады.

    * * *
    Кышкы төн яп-якты. Дөнья тып-тын, җилнең әсәре дә юк. Ниндидер ят дөнья кебек. Фәкать чана табаннары чыелдавы һәм атның керт-керт баскан тавышына чана артыннан җәяү барган Саматның карны шыгырдатып атлаганы кушыла. Тагын, чанада, ястык-мендәрләре арасында бөгәрләнеп утырган Гөлфая онытканда бер үксеп куя...
    Самат аңа бер авыр сүз дә әйтмәде. Җиде төн уртасында кинәт кенә капка шыгырдап ачылды. Ике кат тәрәзә аша: «Фыррр!» — дип ат пошкырганы ишетелде. Аннары, болыт хәтле салкын һава ияртеп, Самат кайтып керде. Ул матчадагы җиделе лампаның филтәсен калкытты да, беркемгә дә карамыйча, кырыс кына итеп Гөлфаяга ике сүз әйтте:
    — Әйд, кийн!
    Гади телгә күчереп әйткәндә, бу: «Әйдә, киен», — дигәнне аңлата иде... Нәрсәгә дә булса төшенүдән гаҗиз булып телдән калган, ярылырга җитеп авырткан башын бөтәрләнгән яулык белән кысып бәйләгән Мөсахәбә түти өеп куйган мендәрләргә сөялеп, как сәкедә утыра. Саматның кайтып керүе дә, әйткән теге ике сүзе дә аңа берничек тә тәэсир итмәде. Гөлфая, бервакытта да бианасы булмаячак бу апага тиз генә карап алды да караваттан шуып төште, карашын Саматның гасабиләнеп шытыр-шатыр кыскалаган йодрыгыннан да ары күтәрмичә, киенә башлады.
    Ишектән теге Мыек Заһит белән ниндидер мәзәгрәк гәүдәле бер егет килеп керде. Ишетелер-ишетелмәс биргән сәламнәренә җавап бирүче булмагач, алар сүзсез генә кызның әйберләрен ташырга керештеләр...
    Чана табаныннан чыккан тавыш, салкын булып, саламга күмеп утырган тезләргә, плюш жакет аша аркага йөгерә. Аты да тизрәк бармый ичмасам... Авылдан чыгып киткән мәлдә, Самат чыбык белән аңа чиерткәләп барды. Заһитның ялкау аты, сыртына чыбык төшүгә, өч-дүрт метр юртып бара да тагын атлауга күчә. «Чирткәли» торгач, чыбык сынып бетте, Самат, дилбегәне чанага ташлап, папирос арты папирос тарта-тарта, арттан җәяү атлады.
    Суык. Юртса, ат җиленнән тагы да салкынрак булыр иде. Ярый әле әкрен бара...
    Берзаман, болай да атлар-атламас барган ат бөтенләй туктап калды. Самат атка җикерергә дип авызын ачкан иде, авызы шулай ачык килеш калды. Куркынган караш белән башын уңга борды. Ниндидер гадәттән тыш хәл сизеп, Гөлфая да борылып атка карады. Ат колагын тырпайткан, күзен акайтып уңга карап тора иде. Гөлфая да карашын уңга күчерде. Анда, юлдан ерак түгел, ут янып торган күзләрен уйнатып, дүрт-биш бүре шәүләсе утыра иде. Гөлфаяның аяклары җылынып китте...
    Атның туктап торуы бер секундка да бармагандыр. Колакларының кайчы кебек уйнаклавыннан, башын бормыйча гына күзен акайтып артка карап алуыннан Самат мизгел эчендә аңлап алды: ат аның чанага сикергәнен көтә...
    Чак сикереп өлгерде егет чанага. Үзе дә сизмәстән, Гөлфаяның беләгеннән тотып алды. Ярый әле тотынып өлгерде. Юкса, тыелгысыз рәвештә алга тартылган чана аның астыннан шуып чыга башлаган иде.
    Икенче мизгелдә юл читеннән, көрт өсләтеп, бүре өере дә ат артыннан ыргылды. Ат тоягыннан очкан каты кар кисәкләренә дә игътибар итмичә, Самат дилбегәне эләктерде, чыбык кисәген алып атка кизәнде.
    Баш бүренең бозау хәтле гәүдәсе Самат янында ук тирбәлә иде инде. Егет аның очлы казык тешләрен, бер якка салынып төшкән алсу телен, сузылып-сузылып тамып калган селәгәен күрде, еш-еш сулыш алганын ишетте. Аның һәр хәрәкәтеннән, томырылып-томырылып ыргуыннан һәм ыргыган саен бер башка алгарак күчә баруыннан аның хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнүе һәм ул һөҗүмнең уңышлы тәмамланачагы күренеп тора иде.
    Һәм бүре сикерде. Ул Саматның атка сугарга дип кизәнгән чыбыклы кулын каптырып алырга тиеш иде. Бөтенесе дә исәпләнгән, карт бүренең ялгышуы мөмкин түгел иде. Ләкин, Ходайның рәхмәте, нәкъ шул урында юл уңга борылыш ясый иде. Чана, салулап, сулга китеп барды, бүренең ачылган авызы шалт итеп һаваны тешләп калды. Сикергән шәпкә ул юлның сул ягына килеп төште һәм гарьлегеннән улап җибәрде...

    * * *
    Теге салкын, бүреле төннән соң, тагын өр-яңа бер кыш узып китте. Баштарак урамга чыгарга да оялып йөргән иде Гөлфая, тора-бара үзенең бу яңа халәтенә күнекте, кешеләрнең кызганулы карашларына игътибар итмәскә өйрәнде. Кешеләр дә, гомер узган саен, алай карамый башлады. Аннары, хәзерге заман өчен кияүдән кайту да бөтенләй үк ят нәрсә түгел бит.
    Урамга да чыга, эшкә дә йөри башлады Гөлфая, әмма клубка йөрүдән бөтенләй бизде. Сөмбел дә вербовка белән каядыр Молотов ягына китеп баргач, бөтенләй серләшер кешесе дә калмады...
    Шулай да, быел җәй ахырында, Фатыйма бик кыстагач, кинога барды Гөлфая. Я хода! Бер ел эчендә дә дөнья шулай үзгәрер икән. Клубка инде бүтән яшьләр йөри башлаган. Гөлфаяга олы кеше итеп, «Исәнме, Гөлфая апа», — дип эндәшәләр. Яшьтәш кызлардан берәү-икәү генә калган. Алары да кайсы кияве, кайсы егете белән. Ә Фатыйма һаман мутлана:
    — Гөлфаякаем, бүген мин сине бер егеткә тотып бирәм.
    — Әй, кит инде, җан үртәп утырасың!
    Фатыйма аның беләгеннән кысып тоткан, рәхәтләнеп көлә:
    — Валлаһи дим, Гөлфаякаем...
    Клубтан чыккач, чынлап та, артларыннан кемнеңдер лашпыр-лошпыр атлап килгәнен ишеттеләр. Карасалар — Карсак Габделвәли. Чап-чоп папиросын суырып, дәшми-тынмый гына артларыннан килде-килде дә, Фатыйма кереп киткәч, Гөлфаяны дорфа гына биленнән кочаклап алды:
    — Нихәл, Гөлфая?..
    — Я, Габделвәли, шаярмале.
    — Мин шаярмаем, Гөлфая, мин чынлап...
    Габделвәли авызын йомып төкереген йотып куйды. Күзләре белән ялварып Гөлфаяга текәлде. Гөлфая бер генә мизгелгә икеләнә калды. Шушы мизгел эчендә аның башыннан әллә тагын йөзләгән уй, аркасыннан меңләгән кырмыскалар йөгереп узды. Ул мизгелне егет тә тоеп өлгерде, Гөлфаяны үзенәрәк кысты, шушы яшенә чаклы сәнәк сабыннан гайре нәрсә тотмаган каты, тупас учы белән авырттырып аның күкрәген кыскалый башлады. Атылып бәрелмәде Гөлфая, сабыр гына аның кулын алып ташлады. Габделвәли аның саен комсызланып кочаклый, сасы махра катыш аракы исе аңкып торган авызы белән үбәргә маташа.
    Егетнең ярсуы Гөлфаяга да күчте. Ул ачу белән Габделвәлинең кулларын үзенең биленнән йолкып ташлады да еларга җитеп пышылдады:
    — Габделвәли! Кешечә генә сөйләшә беләсеңме син, юкмы?
    — Ярар инде, Гөлфая, ачуланма инде... Мин бит сине яратам...
    Иреннәрен тешләгән килеш, тегенең авызларын чәпелдәтә-чәпелдәтә нәрсәдер сөйләгәнен әллә тыңлап, әллә тыңламыйча күпме йөргәндер, кемнеңдер аягочындагы печән кибәне янына җитеп туктады Гөлфая. Егет аның туктавын үзенчә аңлады, сак кына иңсәсеннән кочты. Аннары, кинәт кыюланып китеп, көчле куллары белән аны күтәреп алды һәм кибән авызы каршына килеп тезләнде. Гөлфая «эһ!» дияргә дә өлгерә алмый калды. Кыштырдап торган хуш исле печән өстенә килеп төште. Ләкин, ул арада, печән исен тагын теге тынга каплана торган сасы исләр алыштырды. Аның авызына, борыныннан алып иягенә чаклы, чиркандыргыч лайлалы юеш нәрсә — Габделвәлинең иреннәре килеп ябышты. Тыны кысылудан Гөлфая җыерылып килде, үлем тартышуы белән тартышып, Габделвәлине өстеннән бәреп төшерде. Һәм, артыннан ырылдап эт куган шикелле, ашыга-кабалана кибәннең икенче башындагы тишеккә таба үрмәләде.
    — Гөлфая, Гөлфая дим, алай итмә инде... — дип еламсырады Габделвәли. Аннары кинәт талпынып, Гөлфаяның ботыннан эләктереп алды. — Сиңа нәрсә... Син бит инде кияүгә барып кайткан кеше... Бер ниткәннән нәрсә була?..
    — Җибәр, хайван, чыраеңа типкәнче!
    Габделвәли җибәрде, үзалдына нәрсәдер сөйләнеп калды, Гөлфая йөзен каплап елый-елый, абына-сөртенә өйләренә таба атлады...

    * * *
    Тагын кыш җитте. Тагын чана юлы төште. Бер көнне иртән Гөлфая, нишләптер, йокысыннан күтәренке күңел белән уянды. Көн кояшлы, тәрәзәдәге ак бизәкләрдә көмеш чаткылар уйный иде. Ул үзен ике-өч яшькә яшәргән кебек тойды. әйтерсең, бернинди дә җан тетрәткеч вакыйга булмаган, Гөлфаяның кайнар яшьләре коелмаган. Менә-менә тәрәзә турыннан Сөмбел кычкырып узар кебек: «Гөлфая-аа! Җитәр сиңа йокы симертергә, әйдә киттек чишмәгә!»
    Гөлфая сикереп торды да, ашап та тормастан, теге бүреле салкын төннән соң беренче тапкыр кара плюш жакетын киеп, кәшимир шәлен бәйләп, ерак чишмәгә йөгерде. Ап-ак кар өстендә миллионлаган йолдыз җемелди, киез итек табаны астында шыгырдаган карга ияреп, чиләкләр җырлый, чиләктә чүмеч шылтырый...
    Гөлфая өйдәге бөтен тәпәннәрне, казаннарны, чиләкләрне чишмә суы белән тутырды. Ул җилкенеп чыгып киткән саен, Сырур түти бот чабып кала:
    — Нәмә булган моңа?..
    Соңгы кайтуында, Гөлфая өйгә әсәренеп килеп керде. Тиз-тиз генә чишенде дә хатыннар ягына, мич арасына кереп посты. Усаклы юлыннан буран уйнатып, таныш тавышлы кыңгыравын чыңлатып теге таныш кара айгыр килә иде. Гөлфаяның йөрәге кысылды, кечерәеп калды кебек: капка төбендә ат пошкырганы ишетелде.
    — Р-р-р-ууу! — дип ат туктаткан тавыш тынып та өлгермәде, яртылаш эрегән түр тәрәзәдә кошевкадан башта бер, аннары икенче ир-атның сикереп төшкәне күренде. Сырур түти тәрәзәгә капланды. Кошевкадан төшүчеләрнең берсе, яшьрәге, ансы бөкре иде ахры, толыбын салып кошевкага ыргытты да, тырыша-тырыша өс-башын каккаларга кереште. Їлкәнрәге калын мыек чылгыйларын бияләй сырты белән генә як-якка сыдырып җибәрде дә ашыкмыйча ат алдына чыгып, дилбегәсен капка баганасына бәйләп куйды.
    Сырур түти каушап калды. «Бәлки берәрсенең өен сорарга гына керәләрдер», — дигән уй чагылып узды аның башыннан.
    Ахры киңәшеп алдылар, бер-берсенә карап берничә сүз әйтеп куйдылар. Аннары, толыпларын беләкләренә салып, капкадан уздылар. Ишек төбендә озаклап аякчуларын кактылар. Шуннан соң гына, ишекне киереп ачып, тамак кыра-кыра өйалдына, аннары өйгә уздылар.
    — Әссәламегаләйкем, апа кеше, керергә ярыймы икән? — Їлкәнрәге, хәйләкәр кысык күзле Мыекбай беренче булып сәлам бирде.
    — Исәнмесез, апа! — яшьрәге дә (хәер, яшь ягына килгәндә алар бер чоргы кешеләр иде булса кирәк) күзләрен кулындагы толыбыннан алмыйча гына тавыш бирде.
    Бәләкәй генә өй эче бөтенләй кечерәеп калды.
    — Вәгалә... әссәлам... — дип мыгырданды китап сүзләре белән бик алыш-биреше булмаган Сырур түти. — Әйдәгез, ыланнар, түрдән узыгыз.
    Аннары, нишләргә белмичә берара кулларын алъяпкыч итәгенә сөрткәләп торгач, ниһаять, бераз аңына килде:
    — Ай Алла, бөтенләй саташып беттем бүген, — дип сөйләнә-сөйләнә самавыр колагына барып ябышты, мич алдына алып килеп суын карады. «Пуфф!» итеп торбасына өргән иде, түшәмгә чаклы аксыл көл болыты күтәрелде. Самавыры авырсынып кына сыкрап куйды да, бер тын торгач, нечкә генә тавыш белән җырлап җибәрде. Сырур түти шушы эшләрне эшләгәч, кулларын кушырып, өстәл янындагы артлы урындыкка килеп утырды да карашын юлчыларга төбәде.
    Юлчылар инде мич буендагы сандык өстенә менеп кунаклаганнар, кулларында бүрекләрен әвәләп, тыныч кына хуҗабикәне күзәтәләр иде. Сырур түтинең карашын тоеп, Мыек Заһит — бу, чынлап та, шул Мыек Заһит иде — күкрәген тутырып сулыш алды да, мыек чылгыйларын сыпыргалап, сүзгә кереште:
    — Без, апа кеше, бик ерактан килдек. И, әйтергә кирәк, атап, туп-туры сезгә килгән кешеләр без...
    Сырур түти инде исен җыйган, үз роленә керә башлаган иде.
    — И-ии, алай икән... Нәмәнди җомыш беләнрәк җөридеригез соң, ыланнар, — диде ул сузып.
    — Керәсе мал капкаңны ватып керер, чыгасы мал ихатаңны җимереп чыгар, дигәннәр бит борынгылар, апа кеше, — дип башлап китте Заһит. — Вәт менә сезнең белән безнең хәлләр дә шундыйрак ситуаңиягә килеп терәлде бит әле, апа кеше... Ишетүебез буенча, ишетүебез буенча гына түгел, тучнысын беләбез, сезнең үз кулыгыз белән җитәкләп чыгарып җибәрәсе «малыгызң бар икән... Ә бездә, менә, капкасын каерып ачып, шуны көтеп ятучылар бар...
    Заһит башын бормыйча, күз кабагы астыннан гына Гаянга мәгънәле караш ташлады, мыекларын сыпыргалап, башын кыйгайта төшеп, Сырур түтигә төбәлде.
    — И-ии, ыланнар, җомышыгыз, чынлап та, бәк зурдан икән шул... — Сырур түтинең чәчләре белән бергә агара башлаган кашлары маңгаен җыерып өскә сикергән, күз карашы кулларына төбәлгән, ә куллары алъяпкыч итәгенең сырларын яза. Ярты минут чамасы пауза. Колакларны ярып, сәгать титаклый.
    Сырур түти башын күтәрде. Күзләре сагышлы.
    — Чыгасы «мал« бар инде ул, ыланнар, бар. Йөрәктән ите-ние белән йолкып озатасы «малыбыз» бар... Нишләрсең, язмыштан узып булмас, анысы. Тик, шул кадәресе дә бар бит әле аның, ыланнар, кыз үзе ни дияр бит... Мин, югыйсә, малымны бикләп тотмаем...
    Үз гомерендә берьюлы ике җөмлә әйтмәгән Сырур түти, шул хәтле күп сүз сөйләп ташлавына үзе дә гаҗәпләнгәндәй, тынып калды, шул гомердән бирле эшсез яткан кулларын кая куярга белми йөдәде. Беравык кулларына карап утыргач, ул мич артында бөгәрләнеп, учы белән йөзен каплап утырган Гөлфаяга эндәште:
    — Я, кызым, ни диярсең?
    Гөлфая җәһәт кенә башын күтәреп әнисенә карады, кызарынып тагын иелде. Аның ялварулы карашы гүя: «И әнекәем, бер генәләр дә башым эшләми, үзең хәл ит инде берүк!» — ди иде. Мәгәр Сырур түтинең кызның ризалыгын аның үз авызыннан ишеттерәсе килә иде.
    — Нәмә, авызыңа су каптың мәллә? Әйт сүзеңне, ризамы соң?
    Гөлфая башын тагы да түбәнрәк иде. Аның зиһене таралган иде. Тегеләрнең чишенеп, тыйнак кына тамак кыра-кыра өстәл янына килеп урнашуларын ул төштәге кебек томан аша гына тоеп утырды. Заһитның әллә нинди мәкальләр кыстыра-кыстыра сөйләгән сүзләрен дә, әнисенең нәрсәдер таләп итеп аңа эндәшүенең мәгънәсен дә аңламады. Фәкать башын түбән иеп утыра бирде. Ниндидер «шап!» иткән, «былт-былт» иткән, «голт-голт» иткән тавышлардан соң, Заһитның теле телгә йокмый башлады. Бөкре егетнең генә тавышы бер дә чыкмый иде...
    Берзаманны Гөлфаяның колагына әллә каян чикерткә сайраган тавыш килеп керде. Онытылып, чын күңелдән тырышып сайрый иде мич арты сандугачы. Берничә генә секундка туктап тора да, тагын сайрарга тотына. Ул туктап торган арада, келт-келт итеп Песи Күзнең титаклаганы ишетелә.
    Бәрәч! Тегеләр киткән түгелме соң?
    Гөлфая йөгереп тәрәзәгә килде, капка төбенә күз салды. Капка төбе буш, фәкать теге айгыр калдырып киткән, инде бәс сарый башлаган яшькелт чүмәләдән пар күтәрелә...
    Нәрсә булды соң әле бу? Бу — әле генә булып узган хәлләр — өндә булдымы соң, әллә төштәме?
    Аның күзе җыештырылмыйча калган өстәл өстенә төште. Самавыр, гадәттә кыңгыр кия торган түбәтәен батырып кигән дә, тынып калган. Стаканнардан борынга мәҗбүри бәреп керә торган әллә нинди усал ис килә. Өстәлдә, әллә ничә савыт белән, гомер ашамый торган ниндидер мәгънәсез ризыклар утыра.
    Өн икән. Төш түгел икән.
    И Аллакаем! Нишләргә инде хәзер?
    Гөлфая башта самавырга килеп тотынды, аннары, бераз уйлап торгач, аны калдырды да, ишек төбенә йөгереп килеп киенә башлады. Шулай киенгән килеш, сәкегә барып утырды, кулына тоткан шәле белән йөзен каплап утырды-утырды да, кинәт торып сандыгын актарырга кереште. Ләкин нәрсә эзләгәнен үзе дә белми иде шул. Итәгенә әллә нинди төргәкләр, шешәләр төяп кайтып кергән әнисен күргәч, тагын урыныннан купты.
    — И кызыкаем, хет өстәлне җыештырып куяр идең, ичмасам, болай аңгы-миңге килеп утырганчы...
    Гөлфая чишенеп эшкә кереште. Бүген аларны бик күп эшләр көтә иде әле...
    Кичен, сандыктагы чаршау-пәрдәләрне, чиккән сөлгеләрне барлый башлагач, аерылышуның инде котылгысыз икәнлеген тоеп алар кочаклашып елаштылар.
    — Ярар инде, кызыкаем, — дип сөйләнде Сырур түти Гөлфаяның башыннан сыйпап. — Язмыштан узмыш юк, дигәннәр борынгылар. Болай адәм гарьлеге булып яшәгәнче, ичмасам кияүдә булырсың... Бөкре дип... аның, кызым, күңеле туры булсын... Болай үзе нык күренә. Андый кеше дөнья көтәргә хиресрәк була ул. Үзе урында ди. Читават. Тагын нәмә кирәк...
    — Әнкәччәем! Рәнҗеттем дә инде сине кайчакларда. Игелеккәйләреңне мәңге онытмам... Усаклы белән Яланны арасы ерак җир түгел. Бушаган саен яннарыңа кайтып йөрермен. Бәрәңгеләр алышырга, өйләр юышырга...
    — Юләрләнмә, балакаем. Тудый-судый йөрү юньлегә илтми ул. Берүк бианаңны рәнҗетмә. Бианаңнан да бигрәк, иреңне рәнҗетә күрмә. Игелекле бул. Үзең игелекле булсаң, үзеңә дә караңгы чырай катмаслар... Кулларың нык, эш ягыннан сынатмассың сынатуын...
    Шулай таң әтәчләре кычкыра башлаганчы сөйләшеп утырдылар алар бетмәс-төкәнмәс чүпрәк-чапрак әзерләп. Песи Күзнең мыеклары өченчене күрсәтә башлагач кына, хәлдән таеп йокларга яттылар.

    * * *
    Очынып өй бизәп йөргәндә дә, сулы чиләкләрне җиңел уйнатып, бианасына булышканда да ул Гаянның сокланулы карашын тоеп йөрде. Сандыгыннан яңа чүпрәк алып элгән саен, аның йөзе тагы да көләчләнә, хәрәкәтләре җиңеләя барды. Хәтта, бер мизгелдә, яшь чагындагы шуклыгы да кайткан кебек булды.
    Керфекләрен күтәрергә әле кыймаса да, туйда да ул үзен бик бәхетле тойды. Үз гомерендә беренче мәртәбә шулай күз өстендә каш булып түр башында эшсез утыруы — аның шушы бәйрәм аша ниндидер яңа, матур тормышка аяк басуын һаман исенә төшереп, кабыргасына төртеп тора иде.
    Ирләр, баштарак, хатыннарының тавык шикелле кинәт-кинәт өстәлнең әле бер, әле икенче башына күз төшерүләрен күз кырыйлары белән генә карап, уклау йоткан шикелле төз утырсалар да, соңга таба, бераз күзләре елтырый, телләре ачыла башлагач, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, Гаян белән Гөлфаяга мондый очракта телдән төшми торган теләкләрен, иң акыллы киңәшләрен коярга тотындылар. Карсак Габделвәли генә үзенең тозсыз нотыгы белән мәҗлеснең ямен җибәрә язды.
    — Кардәшем Гаян, — диде ул юеш авызын колагына чаклы ерып, күзләрен җемелдәтеп (алар, чынлап та, өченчеме, дүртенчеме буын әбиләре ягыннан кардәшләр иде), — синең шушы ямьле итеп кыз апкайткан көнеңдә... кызмы, хатынмы... ямьле итеп шушы туй мәҗлесен...
    Аны бик тиз, кайсы җиңеннән тартып, кайсы иңсәсенә басып, урынына утырттылар. Ләкин ул, пружина кебек, тагын сикереп торды һәм үзенең күлмәк изүенә ябышып гайрәт чәчә башлады:
    — Сез мине тотмагыз! Минем шундый ямьле көндә кардәшем Гаянны... кыз апкайткан көне белән... кызмы, хатынмы... котларга хакым...
    Бу юлы аны урынына утыртып маташмадылар. Баян, Гаянның кунакларны аягөсте сыйлаучы энесе, әле армиягә каралмаса да бер утыруда бер сарык ашап бетерердәй таза егет:
    — Син тик кенә утыра белмисең ахры, абзый кеше, — дип култыгыннан эләктерде дә ике урындыкка такта куеп эшләнгән эскәмия артыннан йолкып кына алды. — Сөйләшә белмәгән авыздан...
    Сөйләшә белмәгән авыздан яхшырак булган төшенә төрткәли-төрткәли чыгарып та җибәрде...
    Гөлфая җиңел сулап куйды. Ул мәлгуньнән тагын әллә ниләр көтәргә була иде.
    Берзаманны дөнья тынып калды. Хәер, әле тынып ук җитмәде. Урамда һаман гармун уйнаган, җырлаган тавышлар ишетелә, ишегалдында ике фронтовик кычкырып-кычкырып, Жуковның стратегиясен тикшерә, өйдә бианасы, каен сеңелесе һәм күрше кызлары йөгерешеп өстәл җыештыра. Тиз генә өстен алыштырып, Гөлфая да аларга кушылды...
    Менә берәм-берәм матчадагы унлы лампалар сүнде, чыбылдык янындагысы кысып куелды. Гаян, ниндидер сәбәп тапкан булып, мич арасына кереп китте. Бераздан Гөлфаяның юаш кына тавышы ишетелде:
    — Гаян... Син ятасыңмы?
    — Хәзер, малайкай...
    Гөлфая муенында кайнар сулыш тойды, аның наз көтеп зарыккан тәнен кайнар куллар урап алды.
    — Гөлфая... Гөлфаям... Гөлфаякаем... — дип шашып пышылдады Гаян. — Бәхетем минем...
    Гөлфая иренең муеныннан кочты, аның һәр назына икеләтә кайнарлык белән җавап биреп, башыннан, иңбашларыннан, аркасыннан сыйпады. Кулы аның аркасына килеп җиткәч, кинәт тартып алды. Аннары куркынган тавыш белән:
    — Авыртмыймы ул? — дип сорап куйды.
    Гаян елмаеп аның күкрәгенә башын куйды:
    — Юләр... нишләп авыртсын.

    * * *
    Бәхетсезлек көтмәгәндә килде. Гөлфая авырының егерме сигезенче атнасын күтәрә иде. Ул фермадан кайткач, нишләптер өйдә беркемне дә тапмады. Хәер, бианасы Яланныга, кодагые янына киткәндер. ә Гаян, югыйсә, һәркөн Гөлфаядан алда кайтып, аны өйалды баскычында көтеп утыра торган иде...
    Гөлфая җитез генә ул ярата торган «чикмәнле» бәрәңге пешереп алды һәм, ишек алдына чыгып, кояшка каршы йорт нигезенә утырды. Бөтен дөньяга шомырт чәчәге исе тулган. Ул үпкәгә генә түгел, баш миенә хәтле үтә иде бугай.
    Кинәт Гөлфаяны ниндидер сагыш биләп алды. Хәтта бармак очлары суынгандай булды. Ул аркасына япкан яулыгының очларын ияк астына ук китерде, торып урамга чыкты. Озак кына түбән очка карап торгач, ашыгып колхоз ягына таба атлады.
    Иң беренче булып аңа авыл диванасы Мирзаян очрады. Аның кечкенә түгәрәк күзләре бирелгәнлек белән, кызганып карый:
    — Әллә Гаянны... аппиттеләр? Әллә Гаянны... аппиттеләр? — ул Гөлфая белән бергә колхоз ягына таба йөгерә. — Әллә... булнис... аппиттеләр? Әллә булнис... аппиттеләр?
    Идарә каршындагы аратага бәйләп куелган кара айгырның арт саны тирләгән, елкылдап тора. Инде атна буе яңгыр яумаса да, тәгәрмәчләре былчыракка баткан. Гөлфая идарәгә йөгереп диярлек килеп керде:
    — Гаянга ни булды? — диде ул яшьле күзләрен председательгә текәп, — кая ул?
    Газизә Мөхтәровна авыр карашын кәгазьләрдән күтәреп, аңа күчерде:
    — Ә-әә, Гөлфая... Син, килен-балакай, юкка борчылып йөрисең. Гаян хәзер кайтып җитәр ул. Укыл кадарлар да, җибәрерләр...
    — Кая соң ул? Ни булды?
    — Ни булды дип... Пүчтәк инде... Палутыркыдан сикерәм дип ялгышрак егылган. Уң кулы белән уң аягын авырттырган.
    — Сындырганмы әллә?
    — Сындырмаган алай... Нишләптер кыймылдата алмай. Шуңа күрә, райунга илтергә туры килде. Иртәгә иртән шылтыратырбыз да, хәле яхшырса, барып алырбыз:
    Гөлфая кинәт председательнең кулына килеп ябышты:
    — Газзәпакаем, бир ат! Барып кайтаемчәле яннарына, — диде ул еларга җитешеп.
    — Барырсы-ыың, барырсың, апаем. Иртәгә. Хәзер инде, кич булып беткәч, кая барасың?..
    — Юк, юк, Газзәпакаччаем, хәзер үк бир! Анда берүзе нишләп ятсын ул! Монда апкайтып, үзем караем мин аны.
    — Тынычла-аан, тынычлан, апаем. Иртәгә иртүк, шомарган иске биш тин кебек кайтып керер әле Гаяның. Укыл кадагач...
    Гөлфая барыбер үзенекен итте, үшән генә бер ат җигеп, төнгә каршы Мөслимгә китеп барды. Арбадагы печән арасына чүлмәге белән теге бәрәңгене һәм ашъяулыкка төреп бер бөтен ипи алырга да онытмады.
    Ул Мөслимгә барып кергәндә, караңгы төшмәгән иде әле. Ләкин якты күздә больниңаны эзләп таба алмады. Тапканда, тәрәзәләргә ут элгәннәр иде инде.
    Гаянның уң ягын паралич суккан икән. Уң кулы белән уң аягы, хет кисеп ташла, бер нәрсә дә сизми, тагып куйган агач кебек, файдасыз нәрсәгә әверелгән...
    Болай да китек күңелле Гаян бу сынауны авыр кичерде. Тешен кысып ята-ята да, шундый итеп авыр сулап куя, Гөлфаяның йөрәге өзелеп төшкәндәй була. Андый чакта Гөлфая аның күкрәгенә каплана, күз яшьләрен йота-йота аның колагына пышылдый:
    — Ныгы, ныгы, Гаянкаем... Синең белән мин күрәсене бүтән кеше килеп күрмәс, малайкай...
    Иртән Гөлфая аптекага култык таягына китте. Кичә кич, Гөлфая ул чагында бик ашыга иде, магазин төбендә берәүнең тозлы кыяр ашап торганын күрде. Бүген, шул исенә килеп төште дә, авызыннан сулар килде. Шул кыярны табып ашамаса, ашказаны өзелеп төшәр кебек тоелды.
    Магазин яныннан узды. Бер җирдә дә сатмыйлар. Оялып кына бер ападан сораган иде, бик ягымлы апа булып чыкты, йөрәкләрне эретеп җибәрерлек итеп елмайды:
    — Базарга бар син, сеңелем. Базарда саталар малосольный кыяр.
    Базар бик гөжләп тормаса да, сирәк-мирәк сатучысы да, алучысы да күренгәли. Бер юан гына тәпән янында, чынлап та, тәпәннең үзе кебек үк юан, пычрак түшле бер түти кыяр сатып утыра. Аның янында ике-өч яшьлек матур гына кызчык җитәкләгән бер хатын сатулаша. Арты белән торса да, ул хатынның да йөкле икәнлеге сизелеп тора. Аның тавышы Гөлфаяга, нишләптер, таныш сыман тоелды. Якынрак килсә, ни күзе белән күрсен, кемәе Сөмбел!
    — Сөмбел! — дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Гөлфая.
    Сөмбел борылды, аздан гына кулындагы кыярларын төшереп җибәрми калды.
    — Бәрәч! Кемәй дускаем, син түгелме соң бу? — дип аны кочаклап алды. Корсаклары бер-берсенә тиде, алар көлешеп җибәрделәр.
    — Беренчесеме?
    — Әйе...
    — Минем — икенчесе. Беренчесе — менә... йөгереп йөри инде.
    — Ой, матурлыгы! Тфү, тфү, күз тимәсен...
    — Мә!
    — Хәзер үзем дә алам.
    Алар кыяр ашый-ашый урамга чыктылар. Каршыларына кулына зур гына фанер чемодан тоткан Самат килә иде...



    © Әхмәт Дусайлы





    ← назад   ↑ наверх