• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Әхмәт Дусайлы

    Безгә демократия кирәкме?

    (сәяси эссе)

    Гомумән, демократия гына түгел, азатлык үзе дә безнең сәламәтлегебез өчен зарарлы түгел микән?

    Картаеп тешләре коелып беткәнче читлектә утырган бүрене иреккә чыгарып карагыз әле. Бер атна да яши алмаячак ул, ачка үләчәк. Чөнки ул әзергә-бәзер булып яшәргә өйрәнгән. Без дә нәкъ шундый хәлдә. Хәтерегезгә төшерегез, митингларда, демонстрацияләрдә, халык җыеннарында без ни дип кычкырабыз? "Нишләп безнең балаларыбызны татарча укытмыйлар?!" "Нишләп урамнарга татарча исемнәр кушмыйлар?!" "Нишләп җитәкче урыннарга татарларны куймыйлар?!" һ.б.

    Сизәсезме, читлектаге җәнлек психологиясен? Бөтенесен да кемдер эшләп бирергә тиеш. Тулы иреккә ирешсәк та, без һаман, "нишләп ашарга икмәк юк?", "нишләп кияргә кием юк?" дип елап утырачакбыз.

    Америкадагы, Япониядәге, башка илләрдәге тормышка күз кыза, билгеле. Менә базар икътисадына гына күчик, менә бәяларне бәйдән генә ычкындырыйк - хәзер американнарча бай яши башларбыз шикелле.

    Хәер, Америкага карап яшәргә безнең әле буй үсмәгән. Без бүген күбрәк Рәсәйгә карыйбыз. Рәсәйдәге            дулкыннар безне дә коендыра, андагы вулканнар безне дә көйдереп ала. Ә Рәсәйнең демократ дип аталганнары, шул исәптән аларның биредәге койрык очлары да, күмәк автократиядән, ягъни урыс бөекдержавачыллыгы идеясеннән ары китмиләр һәм китмәячәкләр. Чын демократиягә ирешү өчен, ай-һай, ничә буын аша яшәп узарга кирәк. Ләкин ничек кенә булмасын, демократиягә өйрәнә-өйрәнә ун, егерме, йөз ел үтсен, Көнбатыш өчен яраган демократия урыска, урыска яраганы татарга ярамаячак. Чөнки тарих унҗиденче яки 1552 елдан гына башланмый, һәр халыкның милли үзенчәлеге мең еллар буена формалашкан.

    Әйтик, хәзерге Көнбатыш цивилизациясе моннан 200 еллар элек урнаша башлый. Биредәге эшкуар-капиталистлар кешене меңьеллык гореф-гадәтләреннән генә түгел, иң элементар нәрсәләреннән дә: милегеннән, патриархаль гаиләсеннән, диненнән "азат" итәргә тырышканнар. Һәм алар 6у эшне гаҗәеп кансызлык белән башкарганнар. Англиядә, мәсәлән, крестьяннарны фабрикаларга куып кертү өчен ниләр генә уйлап чыгармаганнар: җирләрен тартып алганнар, кыйнаганнар, асып үтерү белән куркыканнар. Ә аларның күп гасырлык гадәтләрдән азат булуы фабрикантларга эшчеләрнең мөмкин кадәр күбрәк тирен сыгу өчен кирәк була.

    Шулай итеп, сәнәгать революциясе нәтижәсендә, Көнбатышта коллективлык хисе үтерелеп, һәркайсы азат, һәркайсы үзе өчен генә көрәшә торган шәхеслар җәмгыяте барлыкка килә.

    Рәсәйда мондый хәл була алмый. Урыс патшалары, крепостнойлык бетерелгәч тә, аңа чаклы да җиргә җәмәгатьчелек милкен саклыйлар. Хатта 1906нчы елның 9 ноябрь указы белән крестьяннарга общинадан чыгарга рөхсәт ителгач тә, банкротка калып, җирен сатарга мәҗбүр булган крестьяннарга хөкүмәт ярдәм итә. Аларга Себердән 40 миллион дисәтинә җир бүлеп бирелә, күчеп утыру өчен 4 миллион кешегә акчалата ярдәм күрсәтелә.

    Патша хөкүмәте крестьяннарны гына түгел, туып килүче эшчелар классын да капиталистлардан рәнҗеттерми. Әби патша заманында ук (1785) заводларда 10 сәгатьлек эш көне һәм 6 көнлек эш атнасы урнаштыру турында закон чыгарыла. Европа һәм Америка эшчеләре мондый бәхеткә 100 ел үткәч кенә ия булалар.

    Яңа эрага болай йомшак керү, әлбәттә, Рәсәйдә капитализмның үсешен тоткарлый. Әгәр Көнбатыш капитализмын котырып үскән чүп үләне белән чагыштырсак, Расәй
    капитализмын патша хөкүмәте кулы белән тәрбияләп үстерелгән культуралы үсемлек рәвешендә күз алдына китереп булыр иде.

    1890 елдан 1913 елга кадәр Расәй сәнәгате продукция чыгаруны дүрт мәртәбә арттыра. Бу вакытта Идел сәүдә флотының гомуми йөк күтәрүчәнлеге 11 миллион тоннага җитә (Германияда - 6, Американың Миссисипи флотында - 2 миллион тонна).

    1914 елда Франциянең атгклы икътисадчысы Э.Тьерри болай дип яза: "XX гасыр башына ирешелгән үсеш күрсәтә ки: әгәр Рәсәй 1950 елга кадәр шушы темп белән үссә, сәяси, икътисадый һәм финанс ягыннан ул Европа өчен куркыныч көчкә әвереләчәк". Аның бу сүзләре, күрәсең, Көнбатыш дөньясының калын кесәле хуҗаларын баш кашырга мәҗбүр иткән. Әле кайчан гына союзниклар, булган ике императорның, шактый ук якын туганнар Нинолай II һәм Вильгельм II нең кинәт сугыша башлаулары гҗәпләнү уятмыймы сездә? Ә ул елларда революцион партияләрнең үрчеп китүе?..

    Дөрес, партияләр хәзер да туып торалар. Хөкүмәт тә, хакимият тә аларның яшәвенә комачауламый. Әмма алар әлләни мантып кита алмыйлар. Ә бит гасыр башындагы ул партияларнең күбесе тыелган, жандармерия тарафыннан эзәрлекләнгән. Ләкин, шуңа да карамастан, алар әле Лондонда, әле Женевада җыелып, съездлар, конференцияләр үткәргәннәр, бөтен Рәсәйнең иң түбән катламнарын куптарырлык көкә айләнгәннәр. Татар иҗтимагый үзәгенең кечкенә генә чараларын үткәрү, айтик, автобус яллап күрше шәһәргә генә бару өчен дә гаҗәеп зур чыгымнар таләп ителә. Ә бөтен бер империяне дер селкетерлек партия оештыруга Көнбатыш капиталистларының күпме акча тотканнарын күз алдына китерү кыен түгел.

    Ленин оештырган социализмда кеше шәхесе азатлыкка ия була алмый. Киресенчә, зур көтүнең бер кечкенә өлеше булу совет кешесен җил-давылдан саклый, ил белән күргәнлектән, ул ачлык-ялангачлыкны да, рәнҗетү-түбәнсетүләрне дә җиңелрәк кичерә.

    Унҗиденче елгы фетнәләр Рәсәйне, әлбәттә, җиргә егып салаләр, ләкин аның халкы, нинди генә тетрәнүләр кичермәсен, психологик яктан "көтү хайваны" булып кала. "Берәү барысы өчен, барысы - берәү өчен" принцибы урыс халкын күп мәхшәрләрдән саклый,
    Хәзерге реформаторлар Рәсәйне Көнбатыш тибындагы базарга өстери. Ә бу нәрсәләр китереп чыгарачак соң? Көнбатышта яшәүчеларнең андый югары тормыш дәрҗәсе бит аларның тырышып эшләве нәтиҗәсендә генә түгел. Ике гасыр буе Азия, Африка, Латин Америкасы илләренең табигый ресурсларын һәм эшче көчләрен эксплуатацияләү нәтиҗәсендә ирешелгән бит ул.

    Планлы икътисадтан кинәт кенә базар шартларына күчү бер генә илгә дә муллык китермәде әле. Хәтерләсәгез, Көнбатыш базарына иң беренче булып Венгрия ташланды. Эшсезлек һәм бәяләр күтәрелү бу илне дер селкетте. Шушы ук адым Чехословакия предприятиеләренең 70 процентын банкротлыкка чыгарды. Чит ил капиталистлары кулына күчми торып, аларның исән калу ихтималы нульгә тигезләнде. ГФР базарына килеп кушылган ГДРда сәнәгать продукциясе җитештерү 30 процентка кимеде.

    Шундый ук тенденция Рәсәйдә дә, кызганычка каршы, үзебездә дә сизелә башлады инде. Ләкин чын базар шартларына без әле күчеп җитмәдек. Венгрлар яки чехларныкы хәтле вакыт узганда, Рәсәйдәге производствоның җимерелүе тагы да куркынычрак булачак. Чөнки биредәге икътисад тагы да үзәкләштерелгәнрәк һәм сәнәгать тагы да гигантрак үлчәмнәрдә.

    Әлбәттә, демократик җәмгыять - без омтылырга тиешле йолдыз, маяк булырга тиеш. Ләкин Көнбатышны үзебезгә өлге итеп алу, сукырларча Расәйгә иярү биш гасыр коллыкта яшәгән, бөтенләй диярлек телен, мәдәниятен, динен, күркәм гореф-гадәтләрен югалткан халыкны нәрсәгә китереп җиткерер икән соң?

    Беренчедән, Рәсәйдә әле демократиянең исе дә килми. Чөнки бүген әле аның хакимият башында үзләрен "демократ" дип атаган, чынлыкта урыс милләтенең гегемониясен һәм Мәскәү диктатын табигый дип исәпләүче империя тарафдарлары утыра.

    Икенчедән, чиста рәвештәге демократия бүгенге Татарстан территориясендәге барлык халыкларны (хәер, сүз төп ике халык - татарлар һәм урыслар хакында бара) бертигез хокуклар белән бүләкләсә дә, чынлыкта урыс теле, урыс мәдәнияте һәм (монысы әле аның, мөгаен, иң әһәмиятлеседер) урыс психологиясе тагын берничә дистә еллар буена бер башка өстен булачак.

    Димәк, татар милләтен чын-чынлап аякка бастыру өчен, Ельцинның кесә төбендә тузанланып яткан кәнфит рәвешендә безгә сузган демократиясе да, хәтта "йота алган кадәре" үзебез алганы да кирәк түгел. Безнең халыкны әле, минемчә, мәҗбүриләп ана телен укырга, таһарәт алып дин тотарга, аракы-хамерсез генә күңел ачарга өйрәтергә, ягъни халкымкың күңелендәге            богавын - "урыслыгын" алып ташларга кирәк. Менә шуннан соң, бәлки, демократия турында уйлап карарга 6улыр...

    "Нур", 1 гыйнвар, 1993 ел.



    © Әхмәт Дусайлы





    ← назад   ↑ наверх