• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Әхмәт Дусайлы

    Шигъри хикмәтләр

    Вәсилә Хәйдәрова урман кочагына сыенып утырган кечкенә авыл Яңа Сәеттә туып үсә. Шагыйрә бу турыда болай яза:

    Без бит Яңа Сәетләр,
    Серлеләр, гаҗәепләр:
    Рәхимҗаннар, күршем Әсхәтләр,
    Фәтхуллалар, Малик-Зөлфәтләр
    Иҗат итә шигъри хикмәтләр.


    Вәсиләнең шигырьләрендә катлаулы сурәтләр, башваткыч вакыйгалар юк, әмма һәр шигырь юлыннан ниндидер җылылык, ихласлык бөркелеп тора. Табигый сәләте өстенә, Ходай Тәгалә аңа тырышлык, үҗәтлек, кешеләргә ихтирам хисе, ачык йөз, татлы тел кызганмаган. Кешеләр белән нык аралашып яшәгәндә генә, тиңнәрең белән киңәш-табыш иткәндә генә, иҗат дигән тылсымның асыл мәгънәсен аңлыйсың, үзең дә өскә, кояшка таба үреләсең. Шагыйрә туктаусыз эзләнә, үз мәсләген, үз кыйбласын табарга тырыша. Ул, нигездә, мәхәббәт турында яза. Хатын-кыз язучыларның ул темага еш мөрәҗәгать итүенә гаҗәпләнмәскә кирәктер. Чөнки хатын-кыз йөрәге күңел тибрәнешләренә сизгеррәк, елмаюлы карашны да, иркә сүзне дә, кимсетү-кыерсытуны да, хыянәт-алдашуны да нечкәрәк тоемлый.

    Иң авыры— хыянәт,
    Бозылуы изге ант.
    Менә инде шул чакта
    Арага елан ята,
    Күңелең таштай ката,
    Чүкеч алып кем вата?!—


    дип яза В.Хәйдәрова «Кеше күңеле — пыяла» шигырендә. Вәсилә Хәйдәрова шигырьләре табигый агышлы, халыкча итеп әйтсәк, җырлап тора. Аның «Кадерен белегез» шигыренә Җәлилдәге 2 нче мәктәп укытучысы Әнисә Әхмәтбаева көй яза. Мин аның шигырьләрен йөрәк түрендә бөреләнгән шигъри чәчәкләргә охшатам.

    Мин бәхетсез димә, иртүк торып
    Йөгерә-йөгерә китсәң эшеңә,
    Мин бәхетсез димә, серләреңне
    Сөйли алсаң якын кешеңә,
    Мин бәхетсез димә, сөйгән ярың
    Йөдәтмәсә кереп төшеңә.
    Бәхет өчен көрәш! Мең газап чик,
    Ләкин кермә кеше өлешенә.


    Шигырьдә тирән мәгънә ята: кеше бәхетен урлама, барыбер бәхетле була алмассың. Шигырьләрнең кайсын укысак та, анда елмаю да, моң-сагыш та бар.
    Вәсилә шигырьләре артында тагын бер кешенең җылы сулышын тоймый мөмкин түгел. Бу сулыш — укытучы сулышы: мәгариф отличнигы, укытучы-методист, «Әйдәп баручы» укытучы, «Хезмәт ветераны». Ул 43 ел гомерен мәгарифкә багышлый. Шуңа күрә, укытучылар һәм укучылар турында язган шигырьләрендә Вәсилә Хәйдәрова башкалар күрә алмаганны тотып ала, башкалар ишетә алмаганны ишетә, чын йөрәктән тоя белә.

    Болар әле бик бәләкәй, берни белми, димәгез.
    Без— замана балалары, барысын да беләбез.


    Гади генә әйтелгән сүзләр. Ә аларда күпме мәгънә, күпме тирән фикерләр чагыла.
    Мин В.Хәйдарованы лирик шагыйрә, мәхәббәт шагыйрәсе дип атар идем. Мәхәббәт дигәндә дә, бу төшенчәне киңрәк мәгънәдә аңларга кирәктер. Аның шигырьләрендә сөю хисе гүзәл табигатьле Мөслим тарафларына, туган авылы Яңа Сәеткә, газизләрдән-газиз әткәсенә, әнкәсенә, туганнарына, хезмәттәшләренә дә юнәтелгән бит.

    — Нинди могҗизалар белән кайтарыйм, әнкәй, сине?!
    Күрер идең, тыңлар идең син Тәлгать Таҗетдинне.
    Исең китеп торыр иде: ни булган бу дөньяга?!
    Пышын-пышын укыр идең рәхмәтеңне Аллага...


    — Шигырь ул, миңа калса, ургылып болганган җиһан өермәсеннән капшап-табып алынып, камил тәртипкә салынган, һични какшатмас ритмга, бердәнбер аһәңгә сынландырылган мәҗүси, кайнар сүзләр яңгырашы, — дип яза Вәсилә Хәйдәрованың авылдашы, сабакташы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе шагыйрь Зөлфәт. Вәсилә Хәйдәрованың да шигырьләрен, нәкъ Зөлфәт әйткәнчә, «Кайнар сүзләр яңгырашы» дип санар идем.
    Теленең сыгылмалы, истә калырлык образ-сурәтләргә бай булуы һәм ритмлы төзеклек хас В.Хәйдәрова шигырьләренә. Миңа калса, ул аларны кәгазьгә төшергәнче, озаклап күңелендә йөртә, тәмам өлгереп җиткәч кенә, каләмгә үреләдер. Икенче төрле әйткәндә, йөрәктә яралып, күңелдә бәлигъ булган шигырьләр. Аларның һәркайсының үзенә генә хас гармоник төгәллек бар. Шигырьләр шактый зәвыклы укучыларны да җәлеп итәрлек.
    Вәсиләнең бу китабында тупланган шигырьләр укучыларга замананың борчуларын, газапларын, шатлык-сөенечләрен, кайгы-хәсрәтләрен ирештерер. Автор елатыр да, җырлатыр да, көлдерер дә, балачакка да кайтарыр.
    Мин ышанам: шагыйрә В.Хәйдәрова әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә турылыклы каләм иясе булыр. Сәнгатьнең сәер бер куәте бар. Теләсә кайсы милләтнең барлыгын да, зурлыгын да, гомер озынлыгын да аның сәнгате билгели. Вәсилә Хәйдәрова — шуны кабул иткән, сәнгатебезнең шушы куәтен арттыру өчен туган шәхес.

     



    © Әхмәт Дусайлы





    ← назад   ↑ наверх