• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Әхмәт Дусайлы

    Яңа шигырьләр
    * * *
    
    Үтте гомер йолдыз атылгандай,
    мәңгелеккә калды эзе генә.
    Сөялмадым аны шашып-шашып,
    күз алдымда бары йөзе генә,
    елмаюлы якты йөзе генә.
    
    Гомеремнең язы булмады да,
    яфракларын коя көзе генә.
    Бәхетемне һаман ятлар өзде,
    миндә калды бары күзе генә,
    мөлдерәмә моңлы күзе генә.
    
    Гомер арбам һаман кыеш-мыеш,
    утыралмадым аның төзегенә.
    Гомер буе бер җылы сүз көттем,
    тик бер генә сүзе уелып калды:
    “Мин башканы...“ дигән сүзе генә.
    15.03.02.
    
    * * *
    
    Шәмдәлләрдә шәмнәр яна тора,
    сыза тора узган гомерләр.
    Һәр узган көн – янган учак кебек,
    өелеп кала бары күмерләр...
    
    Шәмнәр сыза, гомер уза тора,
    ничә генә шәмем калгандыр...
    Сүзләремнең әле иң назлысын
    сиңа пышылдарга язгандыр.
    
    Соңгы шәмем янып беткән көнне
    бәлки син дә миңа килерсең,
    бу җиһанда күшегеп беткән җанга
    соңгы җылы, бәлки, бирерсең...
    15.03.02.
    
    Син булмагач
    
    Бу дөньяда берьялгызым яшим,
    гәрчә син янымда йөрсәң дә.
    Мин яныңа синең килә алмыйм
    җылы карашыңны сизсәм дә.
    
    Бу дөньяда берьялгызым яшим
    гәрчә сине өзелеп сөйсәм дә,
    читтән генә карап, читтән генә
    син дә мине уйлап йөрсәң дә.
    
    Бу дөньяда берьялгызым яшим,
    гәрчә меңнәр минем тирәмдә.
    Син булмагач, меңнәр кирәк түгел,
    кирәк түгел миңа беркем дә...
    14.03.02.
    
    Гафу ит!
    
    Син гафу ит
    яшьлегеңдә
    булмаганым өчен,
    тәүге хисләреңә синең
    соңлаганым өчен.
    
    Айлы кичләр, таңнарыңда синең
    мин бит, юкса, хыялыңда,
    яннарыңда идем,
    ятлар кулы белән кочтым,
    иркәләдем сине.
    
    Сине эзләп күпме җырлар,
    сагыш-моңнар кичтем,
    син, дип белеп
    күпме юха еланнарны кочтым.
    
    Синең хакка гына
    күпме үлеп исән калдым,
    йөрәккәем янып бетеп,
    фәкать кисәү калды...
    
    Кисәү түгел,
    минем йөрәк –
    әле факел икән,
    кабат дөрләп кабынырга
    сине генә көткән!
    
    Көлдән кабат торып баскан
    Фәник кошы кебек
    алдыңа килеп тезләндем –
    унбиш яшьлек егет:
    кирәк булса, синең өчен
    тау күчерә алам,
    маңгаеңа таҗ кигезәм
    янар йолдызлардан...
    
    Хәер, сиңа кирәк түгел
    йолдызлары, таҗы –
    син бит әле кул тимәгән
    унөч яшьлек кызый.
    
    Зифа сының синең, иркәм,
    алиһәләр сыман,
    йолдызларның нуры уңа
    синең карашыңнан...
    
    Тавышыңнан йөрәгемә
    җылы дулкын күчә,
    шиңгән гөлләр, гаҗәпләнеп,
    керфекләрен ача...
    
    Җан яшәрә, тән яшәрә,
    яшәрәләр һаман.
    Инде менә туктый алмый
    сиңа шигырь язам...
    
    Син гафу ит
    хисләреңә
    соңлаганым өчен.
    соңлап кына йөрәгеңне
    сораганым өчен...
    1999, июнь.
    
      * * *
    Хыялымда синең күзгә карыйм –
    чайпалырга торган күзләргә.
    Чайпалдырмый, яшьләндерми генә
    үбәргә дә иде, үбәргә!
    
    Хыялымда синең күзгә карыйм
    сагыш-моңга чумып йөргәндә.
    Бәгырьләрем суырылып килә –
    ничек кенә шуңа түзәргә?!
    
    Хыялымда синең күзгә карыйм
    сәхрәләрдә ялгыз йөргәндә.
    Чайпалырга торган күзләреңдә
    йөзәргә дә иде, йөзәргә!
    1999, июнь.
    
    * * *
    
    Кояш чыкканнарын көтәм
    һәркөн иртән
    нуры йөзләреңә төшсен, дип,
    йөзләреңә төшеп уятсын да,
    минем өчен сине үпсен, дип.
    
    Кояш чыкканнарын көтәм
    һәркөн иртән
    чәчләреңнән сине сөйсен, дип,
    чәчләреңнән сөеп уятсын да,
    ул бит сине сөя, дисен, дип.
    1999, август.
    
    Карт тирәк
    
    Сагышларым яфракларга күчте,
    сандугачлар инде сайрамый.
    ә йөрәгем һаман тыпырчына,
    көз җиткәнен һаман аңламый.
    
    Сандугачлар бүтән кунмас инде,
    тирәгемә басып сайрамас,
    йөрәк яраларым инде беркем
    җылы кулы белән бәйләмәс.
    
    Яфракларын сибә карт тирәгем
    моңсу җәймә итеп юлыңа.
    Изелеп төшкән һәрбер яфрагы
    күз яшьләре булып тоела.
    2000, октябрь.
    
    * * *
    
    Дөньясын да көттем җигелеп,
    эзләмәдем юлның җиңелен.
    Мин үземне һич тә аямадым,
    сине уйладым мин иң элек.
    Күрәлмадым, ләкин, игелек...
    3.04.02.
    
    Ләйлә
    (җыр)
    
    Салкын язлар нишләп җылы миңа?
    Сулышларын тоям җәйләрнең...
    Белдем инде, белдем,
    сиздем инде, сиздем
    җылы карашларын Ләйләнең.
    
    Җылы майлар нишләп салкын миңа,
    ямьсез уйлар нишләп бәйләнә?
    Белдем инде, белдем,
    сиздем инде, сиздем:
    кәефе юк икән Ләйләнең.
    
    Авыр тормыш җиңеләеп китте,
    дөнья гөлбакчага әйләнде...
    Белдем инде, белдем,
    сиздем инде сиздем:
    сөям икән бит мин Ләйләне.
    3.04.02.
    
    Сагындырасың, Дусай
    (Җыр)
    Әхтәм Миңлебаев көе
    
    Дусай урманында кәккүк моңы,
    кырларында тургай моңнары.
    Тургайларга кушылып җырлар идем,
    туфрагыңда ятып аунар идем –
    авылымда калып булмады,
    язмышларны узып булмады.
    Кушымта:        Дусай, Дусай, суың сай,
                    суларыңда йөзә ай.
                    Төшләремә керәсең,
                    үзәгемне өзәсең,
                    сагындырасың, Дусай!
    Дусай урманында җиләк пешә,
    тугаеңда чалгы чыңнары.
    Тугаеңда ятып аунар идем,
    каерылып печән чабар идем –
    авылымда калып булмады,
    язмышларны узып булмады.
    Кушымта.
    Дусай суларына аккош төшми,
    бигрәк сай шул аның сулары.
    Шул суларда йөгереп йөрер идем,
    яланаяк йөгереп йөрер идем –
    авылымда калып булмады,
    язмышларны алдап булмады.
    Кушымта:        Дусай, Дусай, суың сай,
                    суларыңда йөзә ай.
                    Төшләремә керәсең,
                    үзәгемне өзәсең,
                    сагындырасың, Дусай!
    
    * * *
    Ходай мине үзе ярлыкасын,
    Кыйбланы мин бүген бутадым:
    синең якка карап сәҗдә кылдым,
    башны ора-ора еладым.
    
    Башны ора-ора елаганны
    ярый әле, үзең күрмәдең.
    Тик...
    Күрсәң дә...
    әрнер иде микән йөрәгең?
    
    Синең йөрәк, беләм, дулкынланмый,
    тыныч кына сөя башканы.
    Тыныч кына дога кылырсыңмы,
    елый-елый дога кылырсыңмы
    күргәч минем Күккә ашканны?
    3.04.02.
    
    Өч киңәш
    Тауга карап кыя булалмассың,
    күрерсең тик зәгыйфьлегеңне.
    Сарыф итмә көчең, көчәнмә син –
    кулдан килмәстәй эш түгелме?
    
    Карнегины укып баемассың,
    тик бурычка батып үләрсең.
    Үлмәсәң дә, үкреп еларсың,
    йә каһкаһә белән 
    көләрсең,
    гыйбрәт итеп соңра сөйләрсең...
    
    Коръән укып изге булалмассың,
    тик гөнаһка чумар башкаең.
    Коръән укымаган изгеләрне
    күрә белсәң иде, дускаем!
    Апрель, 2002.
    
    Язмышыма
    
            Минем язмыш – үги ана кебек,
            мине шундый итеп ярата:
            елмая да ал чәчәкләр өзеп,
            башка балаларга тарата.
    1969.
    
    Язмышымның саллы йодырыгы
    дөмбәсли дә мине дөмбәсли,
    әллә инде ялгышлардан саклый,
    туры юлдан гына йөрмәс, ди.
    
    Юлларымны үзем сайламыйм шул,
    син бит, Язмыш, үзең йөртәсең,
    абындыра-нитә йөгертәсең,
    егылмасам, арттан төртәсең,
    үзең тагын тартып торгызасың
    тагын төртеп егар өченгә...
    Чыныктыруыңмы мине шулай,
    сыныйсыңмы әллә көчемне?
    
    Ниләр генә миңа күрсәтсәң 
    дә,
    карышырга сиңа җыенмыйм,
    үҗәтләнеп һаман үрмәлимен
    егылып, кабат торыр өчен мин.
    
    Күпме генә мине кыйнасаң да,
    ияләштем инде сиңарга.
    Ходай миңа ике гомер бирсә,
    килерсең бит кабат кыйнарга.
    1.04.02.
    
    Карга
    
    Сандугачлар әле җәйне көтә,
    ә каргалар инде биредә.
    Кулын артка куйган сыйфат
                     картларыдай
    кара җирне карап йөриләр.
    Март, 2002.
    
    Кайту
    
    Менә тагын кайттым яшьлегемә,
                    сөенә-сөенә кайттым,
    күпме эзләп йөреп табалмаган
                    бәхетемне таптым.
    
    Менә тагын аның җылы кулын
                    учларымда тотам.
    Ләкин аңа әйтер сүзләремне
                    йөрәгемә йотам.
    
    Менә тагын иске сукмакларны
                    мин киңәйтеп үтәм.
    Тик колакта инде яңгырыйдыр
                    мәхәббәткә матәм...
    
    Менә тагын соңгы айрылышу
                    очрашмаска бүтән.
    Инде, Яшьлек, кабат кайталмамдыр,
                    бөтенләйгә китәм...
    
    Менә тагын
            яшьлегемә
                    кайттым...
    Апрель, 2002.
    
    Бәйрәм
    
    Бүген минем янга беркем килмәс,
    шәрабымны ялгыз эчәрмен.
    Ялгызлыкның тәмен таба торган
    мәңге буйдак шагыйрь – исәр мин.
    
    Төрмә
    
    Мәгарәмдә тыныч яшәтегез,
    мине борчып, зинһар, йөрмәгез.
    Фәрештәләремне куркытмагыз,
    үзем сайлап алган төрмәм бу.
    
    Китәм инде
    
    Китәм инде.
    Җилләр!
    Миннән башка гына исегез.
    Сөйгәнемә берүк
    сәламемне генә илтегез.
    
    Китәм инде.
    Кояш!
    Миннән башка гына атарсың.
    Тәрәзәдән кереп
    сөйгәнемне кочып ятарсың.
    
    Китәм инде.
    Көннәр!
    Миннән башка гына үтәрсез.
    Сөйгәнемне...
            бәлки...
    мин булмагач, үксез итәрсез...
    3.05.02.
    
    Нәрсә кирәк тагын!
    
    Кояш булып сине җылыталсам,
    йолдыз булып сиңа юл күрсәтсәм,
    сине уйлап, йөрәк шашып типсә,
    хисләремне җырлап өлгертәлсәм, –
    нәрсә кирәк тагын!
    
    Күкрәгеңне тутрып сулаганда,
    мине генә әгәр сулар булсаң,
    сусаганда, энҗе бөртегедәй
    иренеңә куныр сулар булсам,
    нәрсә кирәк тагын!
    
    Юлларыңда хәтфә үлән булып,
    мин тапталып, хәтта, үлеп калсам,
    итәгеңне чыкка чылаталсам,
    табаныңны назлап, үбеп калсам,
    нәрсә кирәк тагын!
    3.05.02.
    
    * * *
    
    Карурманга берьялгызың кермә,
    кала күрмә анда адашып.
    Синең өчен утка керер булсын,
    ышанычлы булсын юлдашың.
    
    Юлларыңда гөлләр чәчәк атсын,
    Баш очыңда кошлар сайрасын.
    Гел елмаеп, гел бәхеттә үткәр
    еллар белән еллар арасын.
    
    Зәһәр җилләр әгәр юлың 
    киссә,
    авырлыклар әгәр каныкса,
    кояш булып сине җылытырдай
    чын дусларың барын онытма,
    якын дустың барын онытма!
    15.05.02.
    
    Гомер
    (Җыр)
    
    
    Гомерләр уза икән...
    Киемнәр туза икән...
    “Сөям“ дигән сүзләреңне
    әйтүне сузма икән...
    
    Гомерләр узу – бер хәл...
    Киемнәр тузу – бер хәл...
    Заяга узган гомерләр
    бигрәк жәл, бигрәк жәл...
    
    Гомерләр үтә икән,
    кадерләр китә икән.
    Китек күңелне күрергә
    бер сүз дә җитә икән.
    
    Гомерләр үтү бер хәл,
    кадерләр китү бер хәл.
    Заяга узган гомерләр
    бигрәк жәл, бигрәк жәл...
    06.2002.
    
    * * *
    
    Шәм кабызып, тәрәзәмә куйдым,
    бәлки бер дус аны күрер, дип,
    күреп, бәлки, ишегемне шакыр,
    ятим җанның хәлен белер, дип.
    
    Шәмем инде янып бетеп бара,
    өмет сүнеп бара күңелдә.
    Шәм кимегән саен, өмет җебе
    кыскара
    әйләнеп күмергә.
    
    Зәгыйфь ялкын калтыранып куя
    тойган саен минем аһымны.
    Ятим җанның хәлен белерләрме,
    берәү килеп ишек шакырмы?..
    17.08.02.
    
    Сыер
    
    Ресторанда җиңел музыка.
    Көяз музыкантлар
    нәфис бармаклары белән
    күңел кылларын барлыйлар.
    Пәрәвез күк җиңел парлар
    талгын гына әйләнәләр,
    көй моңында эриләр...
    Эри парлар,
    эри
    нигъмәт тулы өстәлләр,
    эри кайгы-хәсрәт,
    эри
    көндезге мәшәкатьләр.
    Эри
    Кайчандыр койрык чәнчеп
    болында чабып йөргән,
    ә хәзер ирде өстәлдә
    кәтлиткә әверелгән
    япь-яшь бозаулар...
    Томанга төренәләр.
    
    Ресторанда җиңел музыка.
    
    ...Барабаннан йөгереп таяк уза.
    Чәчләр туза,
    башлар, күтәрелеп,
    артка ташлана;
    гәүдәләр, иелеп,
    кинәт турая;
    куллар, бармакларын тырпайтып,
    кискен җәелә;
    аяклар, бөгелеп,
    сикерергә, талпынырга әзерләнә.
    
    Барабаннан таяк йөгереп уза,
    башлар гәүдәләрдән,
    гәүдәләр аяк-куллардан
                                    аерылып,
                            онытылып,
                    бирелеп,
            шашып,
    ярсып-ярсып,
    тартыша башлыйлар.
    
    Гитаралар тимер камчы белән
    баш өстендә яшен уйната –
    күңелдәге тере чәчәкләр,
    мәхәббәт бөреләре,
    туарга өлгермәгән изгелекләр,
                                    игелеләр,
                            уйлар,
                    хыяллар
    төпкә сыена.
    
    ...Ресторанда җиңел музыка.
    Алпан-тилпән басып,
    Сыер керә.
    Күзләре йокымсыраган,
    колаклары уйнап тора,
    күзгә күренмәс чебенне –
    скрипка тавышын куа.
    Коньяк салган печтек рүмкәне
    койрыгы белән суга.
    Официант, йөгертеп,
    лакан куя.
    – Мышш...
    Лакан яртылаш бушый.
    Күздә шаян чаткылар.
    Тояк шартлата –
    барабанга таяк сикереп куна.
    Авызындагы сигаретны
    селәгәе белән сүндерә дә,
    башын,
            гәүдәсен,
                    имиләрен чайкап,
    койрыгын болгый-болгый,
    паркет идәндә тая-тая,
    илаһи экстазга бирелә.
    Кинәт туктап кала,
    күз тозлана,
    гәүдәсен бөкшәйтеп койрыгын 
    күтәрә:
    – Шапыр-шопыр...
    – Чәпер-чөпер...
    Іәм, чайкалып,
    чыгып китә...
    
    Ресторан җиңел сулый.
    Баш чайкый.
    Тел шартлата.
    Мәгънәле күз кыса...
    Ләкин:
    – Сүз әйтмәгез!
    Сөтле сыер...
    1988.
    
    Америка чаганнары
    (нәсер)
    
    Күңелемнең
    иңкүләрен чорнап
                    сагыш төште.
    Мираж булып килде күз алдыма
    әллә кайда, бала чакта калган,
    һәр яз саен
    яфрак ярмас борын
                    чәчәк атып
    барлык агачлардан алдарак
    бал кортларын сөендергән
                            өрәнгеләр –
    америка чаганнары.
    
    Каршы якта әле кар бетмәгән.
    Урам аша чыгу –
    безнең ише
            ялан тәпилеләр өчен
    үзе бер вакыйга,
    умырзая әле
            чыгар-чыкмас –
    челтәрләнгән имән яфрагына
    башы эләгеп калган,
                            тартыша,
    әле урман,
    гәрчә
            бөреләре
    тамырдан ук менгән сут белән
                                    тулышса да,
    уяналмый ята,
    кайчак,
            әллә
                    уянырга итеп,
    шаулап куя...
    ә чаганнар инде күптән уяу,
    бал кортларын кунак итәләр,
    чуклы-чуклы нәни чәчәкләре
    мең-миллион төрле аваз белән
    гөжлиләр.
    
    Ул чаганнар
    юкка гына
                    иртә
                            уянмыйдыр,
    сагыналар булыр
    Җирнең
                    теге ягындагы
                                    төбәген.
    Шул сагышлар
    чук-чук чәчәк булып
    яфрактан да алда атадыр.
    1986.
    
    Көзге этюд
    
    Көзге яңгыр суын көзге итеп
    үзен үзе урман күзәтә.
    Агач яфраклары өзелеп китеп
    шул көзгегә төшеп йөзәләр.
    1967.
    
    * * *
    
    Күңел – лупа. Фикерләрне
    я тарарта, я җыя.
    Җыйган чакта, зур фикерләр
    Бер ноктага да сыя.
    
    * * *
    
    Чәчәк үсеп утыра болында,
    тарала җилгә хуш исе.
    Нигә кирәк исе чәчәкнең
    булмаса иснәүчесе?
    
    * * *
    
    Кирпеч өеме, билгеле, чүп түгел,
    тик шулай да, әле, йорт түгел.
    
    * * *
    
    Төн уртасы җитте,
    дөнья тынып калды.
    Шагыйрь, җиңел сулап,
    җиңен сызганды.
    
    * * *
    (В.Татариновтан)
    
    Бервакытны шагыйрь мәсәл язды,
    Ишәкне ул эттән алып эткә салды.
    Ләкин юкка тырышып язды әсәрне –
    ишәкләр бит укый белми мәсәлне.
    
    "Бала"
    (Леон Озолдан)
    
    Ах ту ух килә бер хатын,
    улы югалган аның,
    постовойдан елап сорый:
    – Табыгыз, – ди, – баламны! –
    Аннан башка нишләрмен мин,
    ансыз үләм инде, – ди.
    – Каян табарга соң аны,
    төскә-биткә ул нинди?
    – Єзе шундый юаш кына,
    оялчан гына бала,
    буйга озын, үзе ябык,
    сакал-мыегы... кара.
    
    Хыяллар
    
    Хыяллар, хыяллар...
    Мамыктай җиңел сез,
    сез булмасагыз, күңелсез...
    Хыяллар, хыяллар,
    кош кебек очасыз,
    егылып төшәсез...
    
    
    		


    © Әхмәт Дусайлы





    ← назад   ↑ наверх