• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фирдүс Дәүбаш

    КУПШЫ ШИГЫРЬЛӘР ЯЗМАДЫМ

    Милләтче
    Армый-талмый көрәшә
    Мәскәу сәясәте белән.
    Явыз Иван варисларын
    Сүгә нәфрәте белән.

    Татар телен өйрәтә
    Мәктәп укучыларына.
    Вакыты җитмидер шуңа
    Үзенең балаларына.
    Белмиләр алар бер сүз дә
    Сөекле телебездә.

    Мәгариф системасы
    Эшли төгәл сәгать сыман.
    Тик күренми әле никтер
    Көткән нәтиҗә һаман.
    Белми укучы Тукайча,
    Сиптерә гел урысча.

    Нык эләгә милләтчедән
    Катнаш никахларга да.
    Артык мавыгып, оныта ул
    Рус киявен уйларга да.
    Өенә кайтып зарлана
    Татарның наданлыгына.

    Күптән сенгән яман гадәт,
    Булсын иде аңа ләгънәт:
    Сүкмә һаман күршеңне,
    Күр син башта үзеңне!
    11 ноябрь 2006 ел

    Алданма
    Ак яулыкларга төренгән,
    Борыны күккә чөелгән...
    Ул кызны күреп, абынма,
    Изге Күк рухына түгел,
    Читкә табына, алданма.

    Бабалардан рухи мирас...
    Чын иман куркусыз була.
    Ә ул саф әхлаклы имеш,
    Хиҗабы күрсәтеп тора...

    Килгәнбез, ди, сынау өчен
    Гөлбакчадай бу дөньяга.
    Туа кеше бәхет өчен,
    Әврелмәсен ул кайгыга.

    Баеп барган кояш нуры
    Бии тирән бокалында.
    Уң кулына шәраб тоткан
    Заман кызы каршыңда.

    Бел, төтен баскан бу җирдә
    Ни син Мәҗнүн, ни ул Ләйлә.
    Ят телдәге әңгәмәдә
    Куыладыр бәхет мәй илә.

    Башка ул татар гүзәле,
    Нур чәчә аның күзләре.
    Иярмәс алар читләргә,
    Онытып милли асылын,
    Йөрмәс эчкеле җирләргә...
    10 ноябрь 2006 ел

    Туган тел
    Туган тел ул – ияләр-шүрәлеләр,
    Туган тел ул – борынгы хикәятләр,
    Милләтне саклаган рухи ядкарьләр,
    Туган тел ул – киләчәккә өметләр.

    Туган тел ул була бары тик бер генә,
    Шуңа ул бик кадерле һәр кешегә.
    Газиз телеңнең кадерен бел генә,
    Бәхеткә юл ача ул дөньяда һәркемгә.
    12 ноябрь 2006 ел

    Анам рухы
    Салкын җил өрә,
    Кышкы төн якты...
    Сине эзләп, әни,
    Күкләргә бактым.

    Хис һәм уема
    Бул тугры юлдаш.
    Көч бир углыңа –
    Бәхеткә юл ач!

    Җирдә – фәрештә –
    Булдың нурлы зат.
    Хәзер син күктә,
    Коллыктан азат!

    Ай яктысында
    Синең нур төсле!
    Күктә – синең рух!
    Шуңа мин көчле...
    12 ноябрь 2006 ел

    Остабикә
    Чуклы ак яулык бәйләгән күрше әби,
    Мәҗлесләргә ул остабикә булып йөри.

    Дин кушканча яшәргә халыкны өнди,
    Эх, әби, ник соң сине киленең өнәми?

    Телеңдә изгелек, «бу гөнаһ, ул ярамый»,
    Ник бер җылы сүз үз киленеңә табылмый?

    Күп аятләр ул белә, сөйли саф Коръәнчә,
    Тик никтер үз улы белми бер сүз татарча...

    Гөнаһтан сакланырга өйрәтә халыкны,
    Мактап сөйли, гайрәтләнеп, күркәм холыкны.

    Ак яулыклы әби акыл бирергә оста,
    Укыган иде ул райком каршындагы курста.

    Бик еракларга таралды аның хәзер даны,
    Ялгышканнардан җыя мул сәдаканы.

    Җиңел булырмы аңа авыр гөнаһлардан арыну?
    Мөмкинме шул рәвешле җәзадан котылу?

    Менә шундый инде ул безнең күрше әби,
    Таный инде аны хәтта бер яшьлек бәби.
    13 ноябрь 2006 ел

    Төлке белән әтәч
    һәммәбезгә таныш төлке,
    Төлке дию белән көлке.

    Көннәрдән ул бер көнне
    Ак яулыгын бөркәнде.

    Киеп куйды күзлеген,
    Кулына алды тәсбихын.

    Кереп купшы бер төскә,
    Китте төлке мәҗлескә.

    Барган җирдә табын ямьле,
    Төлкенең теле тәмле.

    һәр сүзендә тирән мәгънә,
    Мәҗлес тыңлый бирсен әйдә!

    Очрады юлында агач,
    Утыра башында әтәч.

    Тавык көтсә дә үзен,
    Алалмый әтәчтән күзен.

    – Әй дус, ишетмисеңме,
    Агачтан төшмисеңме?

    Колак сал азаныбызга,
    Вакыт ич намазыбызга.

    Җәмәгать булып укырбыз,
    Бергә сәваплы булырбыз.

    Төшмәде әтәч бу сүзгә,
    Күрәмсең, акылы үзгә...

    Агач артына күрсәтеп,
    Диде әтәч серле итеп:

    – Анда имам йоклап ята,
    Эшләре аны оета...

    Уят үзен, булмас ансыз,
    Кылынмас намаз имамсыз.

    Төлке карады, күрде эт,
    Онытылды хыялдагы ит.

    Этне күреп ул качты,
    Әтәч ниятен ачты:

    – Качма, калма намазсыз,
    Син, остабикә, имансыз!

    Качкан төлке сүзгә юмарт:
    – Тәһарәтем юк, алу шарт.

    Аңла син хикәядән,
    Ник өстен әтәч хәйләдән.

    Укымас таң кошы намаз,
    Тыңламас ул озын вәгазь.

    Аның бит илаһы башка,
    Табына әтәч кояшка!
    13 ноябрь 2006 ел

    Тәңрем
    Озак тынмый эзләде күңелем үз алласын,
    Бәхет өчен дип тудыргандыр ана баласын.

    Барлык илаһлардан сине өстен күрдем, Тәңрем!
    Яклаучым минем, иң якын син булуын белдем.

    Күктәндер иңдерелде үземә илаһи көч,
    Янды йөрәк, кабынды дәрт, инде сүнмәс ул һич!

    Борынгы догаларны укып, сөенде йөрәк;
    Җиргә, суга, утка туганлыкны белү кирәк.

    Ботарланыр халкым күңлендәге пәрәвезләр,
    Кайтарыр иманын догадагы тылсымлы сүзләр.
    25 ноябрь 2006 ел

    Юха
    I

    Шәт беләсендер, балам, бик яман нәрсә елан,
    Авызыңны син ачып йөрмә, аннан саклан.
    «Ник?» – дисеңме, Юха хикәятен белмисеңме?
    Алайса тыңла инде, аңлатыйм аны дәрхаль*,
    Каракүл дигән бер авылда булган бу хәл.

    II

    Бу авылның халкы бик тырыш булган икән,
    Язын-җәен иген чәчеп, иген урган икән,
    Санаусыз малына олаулап печән ташыган,
    Билгеле, кышын да бу халык тик ятмаган,
    һөнәрле булып, һәр эшне яхшы белеп,
    Шәһәргә үз товарын илтеп саткан.
    Ишле гаиләләрдә бихисап бала үскән,
    Аларнын ачык йөзләре авылга нур сипкән.
    Кыскасы: тормыш җайлы-көйле барган икән,
    Әтәчләр дә вакытында кычкырган, диләр,
    Яңгыр һәм карлар да вакытында яуган, диләр.
    Авыл зиратының бер башын агачлар баскан,
    Елан көндез шулар арасына кереп качкан.
    Кара елан авыл бәхетен күреп, көенгән,
    Зираттагы яңа кабергә чиксез сөенгән.
    Елан ул елан, явызлыгыннан эче янган,
    Кешегә ул дошман, тешләре зәһәр тулган.
    Ләкин кадер күргән картлар озак яшәгән,
    Елан өчен сөенеч матәм бик сирәк килгән.
    Койма арасыннан елан авылны күзәтә,
    Үзе генә белгән серле бер көнне көтә.
    Нәкъ менә мең ел узгач, гаҗәп хәл булган,
    Еланның озак еллар көткән сәгате туган.
    Ни дисенме? Кара елан Юхага әйләнгән,
    Аңа кешегә әверелү сәләте килгән.
    Инде булган ул елан чиксез егәрле Юха,
    Көтә Каракүл авылы халкын фаҗига.
    _____________
    * Дәрхаль - кичекмәстән

    III

    Су буена яшел аланга җыелган яшьләр,
    Еракка яңгырый күңелгә ятышлы көйләр.
    Авылда кичләрен моңлы җыр вә дәртле бию,
    Егет-кызның уенда, билгеле, гыйшык-сөю.
    Су өстендә ай яктысы балкыган бу кичтә
    Утыра бер егет ялгызы гына читтә.
    Калган шатлыклы авазлар бераз еракта,
    Уйларына бирелгән ул аулак почмакта.
    – Нигә соң, абый, башкалардан аерылып,
    Ямьле бу кичтә утырасың син моңаеп?
    Сискәнеп китте егет йомшак бу тавышка,
    һич охшамаган иде ул күнеккән танышка.
    Күзләрме ялгыш күрә – каршында яшь кыз тора,
    Ай-яй, бу кыз теләсә кемне акылдан шаштыра!
    Таң калды безнең егет сихри бу гүзәллеккә,
    Бик көчле булды аңа көтелмәгән тәэсир,
    Йөрәген яндырып, итте кыз үзен әсир.
    Мамык сыман янды, гашыйк булды егет шундук,
    Йөргән кызын да, дөньясын да онытты шундук.
    Бераздан көч-хәлгә, килде егет телгә:
    – Белмим, кайдан кинәт кенә пәйда булдың син,
    Адәми затмы, әллә күктән иңдеңме син?
    Юктыр синең ишең салада, юктыр калада,
    Тапмас күзләр бу чибәрлекне бөтен җиһанда!
    - Олы шәһәрдән кунакка кайткан кыз булам мин,
    Ай яктысында уйланып йөрүне сөям мин.
    Ышанды егет моңа, кулын бирде кыз аңа.
    Онытты егет төрле явыз рухлар булуын,
    Аңламый калды каршында Юха-кыз торуын.
    Чибәр кыз егеткә ияреп өенә кайтты,
    Егетебез кәләшем дип бәла алып кайтты.
    Онытылды тиз электән килгән гореф-гадәт,
    Шуңадыр, качты гаиләдән бәхет-сәгадәт.
    Юк инде бүген ата-анадан киңәш сорау,
    Кыз нәселен өйрәнү, гаеп бүген күп сорау...
    Белмим шул, инде нишләмәк кирәк, эш узды,
    Юха-кыз акылын җуйган егетне бозды.
    Хәл аяныч: яшь хатынны ире бик нык сөя,
    Ләкин кызганыч, үзе һаман саргая, кибә.
    И, дивана, Юхага алдана, белми берни,
    Сукырмыни, хатынның кендеге югын күрми,
    Авызыннан килгән үләксә исен сизми,
    һәртөрле иркә-назлар аша сихерләнгән,
    Татлы телле Юхага тәмам колга әйләнгән.
    Бик тиз дәрманы китә; түзми, сузылып ята;
    Юха моны күптән көтә, ирне тәмләп йота.
    Сак бул: чибәр кыз күреп, абынсаң, башың бетте!
    Юха йотты китте, шуның белән сүз дә бетте.
    ноябрь, 2006 ел

    * * *

    Тәкъдим итсәләр дә: утыр, дип,
    Биек бинаның иң түренә,
    Ләкин утыр тыныч кына, дип,
    Борчылма милләтең хәленә,
    Әйтер идем: кирәк түгел, дип,
    Тугры мин, дип, туган телемә.

    Тәкъдим итсәләр дә: киттек, дип,
    Күчеп, җирнең иң бай иленә,
    Ләкин оныт милләтеңне, дип,
    Төкер бабаларның сүзенә,
    Әйтер идем: монда калам, дип,
    Гашыйк мин, дип, татар көенә.

    Сатмас кеше телен алтынга,
    Әгәр югалтмаса вөҗданын;
    Туган җирнең кадерен белер,
    Китмәс читкә ташлап Ватанын;
    Йомшак кәнәфигә кызыкмас,
    Алмас яман сатлык җан данын.
    3 декабрь 2006 ел

    Мәкалә
    Язучы Мәдинә Маликованың
    бер мәкаләсе уңаеннан

    Кулымда яңа гәҗит,
    Борчу белән тулы һәр бит.

    Менә танылган бер әдибә
    Язган зур гына мәкалә.

    Бик дөрес яза әдибә,
    Татар хәлен әйбәт белә.

    Яный безгә инкыйраз,
    Коткармый биш вакыт намаз.

    Рус та мөселман булала,
    Ләкин чит булып кала.

    Француз да китерә иман,
    Ләкин кими татар һаман.

    Өстәми дин безгә куәт,
    Буш сүз генә ул, әкият.

    Милләтне ислам саклый?
    Юк, тормыш киресен раслый.

    Дингә булган иде өмет,
    Буш сүзне бүген кимет.

    Менә шулай, ди язучы,
    Рәхмәт, ханым, ди укучы.
    11 декабрь 2006 ел

    * * *
    Дөньяга килеп киткән чуклар
    Меңнәрчә кабер эчендә йоклар.
    Җыелган маллар җилгә тузган,
    Күпме гомер заяга узган...
    17 декабрь 2006 ел

    * * *
    Ай-вай димә, гамь чикмә балтаң суга төшсә,
    Җилкәңә басып, өстеңә михнәт менсә.
    Бер михнәткә бер рәхәт китерер бу көн,
    Хуш күр көнне, хуш килер бәхтең мөмкинсә...
    2 гыйнвар 2007 ел

    * * *
    Күргән-белгән, дус булган күпләр
    Бүген инде арабызда юклар.
    Кеше килә, китә... онытыла,
    Бәгъзе исемнәр истә кала...

    һәр кеше бәхет өчен туа,
    Шуны онытып, дөнья куа.
    Җисем үлә, изге исем кала,
    Ул булмаса, җирдә эз югала...
    3 гыйнвар 2007 ел

    * * *
    Купшы шигырьләр язмадым,
    Бу эштән ләззәт тапмадым.
    Бушка узмасын заманым –
    Тәңредән шуны сорадым.
    4 гыйнвар 2007 ел

    Соңгы юл
    Җирдән килгән – җиргә китәр.
    Тиешле сәгатендә
    Әҗәле килеп җитәр,
    Хәсрәтле балалары
    Гүрстанга илтеп җирләр.
    Тар җирдә ятып калыр,
    Якыннары искә алыр.

    Күктән иңгән, үлгәч, нишләр?
    Башкача булыр эшләр –
    Күктән иңгәнгә юк гүрләр,
    Аның өчен учак дөрләр,
    Ялкыннары ерак китәр,
    Менәр күккә – биеклеккә,
    Иксез-чиксез киңлеккә.

    Җирдән килгән – җиргә китәр,
    Күктән иңгән – күккә китәр...
    10 гыйнвар 2007 ел

    Сөенәм язларга
    Әллә ни булды һавага:
    Кар ява, суыта,
    Аннары кинәт җылыта.

    Әллә ни булды һавага:
    Яз килә гыйнварда,
    Сулар узыша урамда.

    Әллә ни булды һавага...
    Һич зарланмыйм аңа,
    Һәрчак сөенәм язларга.
    14 гыйнвар 2007 ел


    И Тәңрем, мулдан өләш бәхетне
    И Тәңрем! Биргел безгә
    Барчабызга тәүфыйкны.
    Сакла безне бәладән,
    Тел талдырма догадан.

    Хәерле эшкә көч бир,
    Ир-егеткә куәт бир,
    Ятимнәргә ярдәм бир,
    Сырхауларга сихәт бир.

    И Тәңрем! Биргел якты
    Бу дөньябызга барыш,
    Кырга чәчкән ашлыкка
    Мул вә юмарт уңдырыш.

    Кызганма яңгырларны,
    Күрсәт безгә рәхәтне.
    Ким итмә, мулдан өләш
    Улларыңа бәхетне!
    29 март 2008 ел

    Сиңа килдем, Тәңрем
    Сиңа килдем, Тәңрем,
    Килдем еллар буе.
    Төннәрем уздылар,
    Таңнарым аттылар,
    Гел сиңа, Күк Тәңрем,
    Хисләрем тарттылар.
    Тик сиңа, Күк Тәңрем,
    Күзләрем бактылар.
    Нур-иман серләрен
    Әрвахлар ачтылар.
    Яктырды көннәрем,
    Изге һәр теләгем,
    Тугрылыгым сиңа –
    Шул минем бүләгем.
    Син – минем терәгем,
    Яклаучым, сердәшем.

    Якын итеп, Тәңрем,
    Улым, дисең миңа.
    Кирәкми башкалар,
    Чит сүзле догалар,
    Күпләрне кол итә
    Чит булган аллалар.
    Кирәкми башкалар,
    Тәңре мине саклар!
    19 июнь 2008 ел

    Дөреслек
    Юк дөреслек бу дөньяда,
    Барча тормышыбыз корылган ялганга.

    Калган ул еракларда,
    Якты нур сибеп кояш чыккан якларда.

    Һуннар таралган дөньяга,
    Озын юлларда бирешмичә ялганга.

    Тормыш корган яңа җирдә,
    Кояш халкы үзе хуҗа булган илдә.

    Сулар аккан, еллар узган,
    Аңа читләр гел мактап үз җырын сузган.

    Сөйләнсеннәр, дигән баба,
    Көч-кодрәт серен һуннар кылычта таба!

    Җыр-сүз түгел, җир кирәк,
    Чибәр кызлар, алтын-көмеш – безнең теләк.

    ...Мал өчен биргән җанын,
    Җуяр телен, очырыр җилгә иманын...
    Калыр чиксез далалар,
    Ялган тормыш, кыйбласыз ахмак балалар...
    26 сентябрь 2016 ел

    Менә китәм...
    Төрек шагыйре Бәстами Язган'нан

    Татлы хыяллар белән алдадың мине,
    Табыш, файда артыннан чаптырдың мине,
    Ач күзләр утында яндырдың мине.

    Бушка булды барсы: хәйләсе, ялганы,
    Башкалар өлешенә кереп алганы.
    Җибәр, дөнья, җибәр инде яканы!

    Яшь тулы күзләр илә үткәнгә бактым,
    Байлык куып саулыгымнан колак кактым,
    Горбәт лиманында корабымны яктым.

    Менә китәм инде, турайттым билемне,
    Җитәр, озак бөкрәйттем сиңа мин аны.
    Җибәр, дөнья, җибәр инде якамны!
    27 сентябрь 2016 ел

    Балам юлга чыга
    И Тәңрем, балам юлга чыга,
    Юлы тыныч-имин булсын.
    Барлык килгән җирләрендә
    Бәхет ишекләре ачык торсын.

    И Тәңрем, баламны үзең сакла,
    Кыйты бәндәләрнең күзен капла.
    Игелекле затларны аңа юлдаш ит,
    Кирәксә, ярдәмгә үзең килеп җит.

    Морадына ирешсен балам,
    Һәркөн шуны теләп калам.
    Йөргән юлы киң-якты булсын,
    Явызлар аннан ерак торсын.
    12 март 2017 ел

    Фирдус Девбаш, Фирдүс Дәүбаш
    Фирдус Девбаш, Фирдус Нурисламович Фатклисламов, Купшы шигырьләр язмадым
  • Фирдус Девбаш:




  • ← назад   ↑ наверх