• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фирдүс Дәүбаш

    НИГӘ ТАТАРЛАРНЫҢ ФАМИЛИЯЛӘРЕ ЮК?

    (Уйлану)

    (Художник Равил Загидуллин - дружеский шарж)

    Кешегә эндәшү, атап мөрәҗәгать итү өчен исем белән беррәттән фамилия дә кулланыла. Исем аерым бер кешене, ә фамилия аның кайсы нәселдән булуын күрсәтә. Бүгенге татарларның фамилияләре юк. Әлбәттә, татарлар да нәселсез, җилдән туган халык түгел. Аларның да нәсел-ыруг атамалары бар, элек, татарның күпчелеге әле авылларда яшәгәндә, нәсел исемнәре кулланышта иде. Авылда һәр кешенең исеме һәм фамилиясе була. Авылдашлар бер-берсен, мәсәлән, Бүре Сәлиме, Шәҗәрә Гөлҗиһаны йә Аю Наиле дип йөртәләр иде. Соңрак татарның үзенә хас һәр нәрсә искелек калдыгы дип табылды, шул җөмләдән нәсел исемнәре дә кушамат дип мыскыл ителә башлады. Чынлыкта исә нәсел исемен белдергән кушаматта бернинди дә кимсетү юк. Фамилия сүзе чит телдән килгән һәм нәсел исемен аңлата. Ул сүзнең татарчага тәрҗемәсе кушамат була. Украинча да ул нәкъ шулай – алар фамилия димиләр, прiзвище диләр. Прiзвище – прозвище, кушамат. Кушаматларыбызга махсус рәвештә тискәре караш тәрбияләнде. Әлбәттә, ул юкка гына эшләнмәде – максат татарны татарлыгыннан, үз культурасыннан биздерү, үз тамырларыннан аеру иде. Бу мәкерле сәясәт уңышка иреште, татарлар нәсел исемнәреннән баш тартып, фамилия урнына бабалары исемнәрен куллана башладылар. Бүре Сәлимнәре, Аю Наилләре һ.б. авылда калды, шәһәргә Абдуллиннар, Миңнуллиннар, Идрисовлар һ.б. күчеп килде. Татарның үз нәсел-ыруг атамалары онытылды. Әйтик, киң таралган «Абдуллин» фамилиясендә иясенең татарлыгын чагылдырган берни дә юк. Ул абдулла, ягъни Аллаһ колы дигән гарәп сүзенә рус теленнән алынган -ин кушымчасын өстәп тудырылган.

    Татарлар үз кушамат-фамилияләреннән баш тартсалар да, ул кушаматлар татардан чыккан русларда яшәп килә. Русларда Абашев, Адашев, Акишев, Акчурин, Алаев, Балакирев, Башмаков, Ермолов, Каратай һәм башка чын татар фамилияләре еш очрый. Мисал буларак әйтик, саф татар фамилиясен йөртүче Павел Бүре – дөньяга танылган спортчы. Белорус шагыйре Александр Каратай да күпләргә таныш. Ә менә фамилияле татарлар бик аз. Габдулла Тукай белән Бакый Урманчы гына искә төшә. Дөрес, Алтынбаевлар, Сәйдәшевләр, Хановлар һ.б. да бар, ләкин аларның фамилияләре, татар нигезле булса да, рус теленә яраклаштырылган.

    Кешегә эндәшү, мөрәҗәгать итү өчен исем һәм фамилия-кушамат хезмәт итә, дигән идек. Алар антропонимик категорияләр дип аталалар. Антропонимика – тел белеменең кешеләрне атау берәмлекләрен өйрәнүче махсус тармагы. Рус телендә ике төп антропонимик категория булган исем вә кушаматка өченчесе өстәлә – отчество (ата исеме). Алар, мәсәлән, Зайцев Иван Васильевич, диләр. Күпчелек башка халыклар ике антропонимик категория белән канәгатьләнә. Аларның Вильям Хьюитт, Дэвид Понд, Ричард Вебстер, Стефен Кауфман, Туран Язган кебек исем-фамилияләрен еш ишетәбез. Татарлар берәр мөгез чыгарырга оста. Фамилия-кушаматларыннан ваз кичеп, алар дүртенче антропонимик категория – бабайлары исемнәрен дә керттеләр. Мисал: Абдуллин Рәшит Камилевич булып йөрүче татар кешесенең үз исеме Рәшит, атасы исеме Камил, бабасы Абдулла. Бу кешенең фамилиясе (нәсел исеме) төшеп калган. Фамилия җиренә бабай исеме баскан. Абдулла бабайның исеме «Чей, из какого рода?» дип русча бирелгән сорауга җавап булып тора – «Абдуллин». Сакланып килгән кайбер чын татар фамилияләре дә бүген шул ук сорауга русча җавап кайтара: Алтынбаев, Сайдашев, Ханов һ.б. Нигә мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевне үзебезчә Салих Сәйдәш дип йөртмибез? «Сәй» – борынгы төрки-татар сүзе, нәселне аңлата. Төрек телендә ул сүз «сой» буларак сакланган. «Сәйдәш», «сойдаш» – нәселдәш димәк. Татар әдәбияты, сынлы сәнгате һәм музыкасының өч терәге булган Габдулла Тукай, Бакый Урманчы һәм Салих Сәйдәш үз фамилия-кушаматларын кадерләп саклаганнар.

    Тагын бер хикмәт. «Чей, из какого рода?», ягъни «Кайсы нәселдән?» дигән сорауга татарлар бүген русча «Галиуллин, Миннуллин, Идрисов» кебек җаваплар бирә, ә менә кыпчак халкыннан чыккан һәм хәзерге заманда үзләрен славяннар дип санаган украиннар «Фамилияң ничек?» диючегә кыпчакча (түркчә) «Степаненко» дияргә мөмкин. Степаненко – Степанныкы инде ул, әзрәк бозылган гына. Украиннарның бик күп фамилияләре саф төрки сүзләр (Барабаш, Бульба, Гоголь һ.б.), алар аша борынгы кыпчак телен өйрәнергә була. Кызганыч, ул бәйләнешләрне тикшерүчеләр генә юк. Тел белгечләребез бәйләнешләрне түгел, ә диалектик аермаларны барлый, аңлапмы-аңламыйчамы халкыбызны бүлүгә хезмәт итә...

    Элек кешеләр табигать белән гармониядә яшәгәннәр, табигатьтәге әйберләрнең һәм күренешләрнең үзенчәлекләрен, серләрен яхшы белгәннәр. Алар табигатьне, аның камиллегенә сокланып, хәтта илаһилаштырганнар. Нәтиҗәдә, төрле мәҗүси ышанулар, дини карашлар барлыкка килгән. Борынгы кешеләр бигрәк тә тере табигатьне тәшкил иткән хайваннарга, кош-кортларга, балыкларга һ.б. сокланганнар. Сокланып кына калмаганнар, аларның күркәм сыйфатларын да үзләштерергә тырышканнар. Билгеле бер нәсел яки ыруг, кабилә аерым бер хайван рәсемен кабилә тамгасы итеп алган, шул тамганы мал-мөлкәтенә төшергән, ташларга уеп ясаган. Шул хайваннарның исеме белән аны олылаган нәсел яки ыруг аталган. Менә шуңа, буыннан-буынга күчеп, нәсел-ыруг атамалары функциясен башкаручы борынгы кушаматларда хайван, кош-корт һәм үсемлек исемнәре еш очрый. Әле хәзер дә татар авылларында Әтәч, Каз, Тавык, Чыпчык, Акчарлак, Карга, Чәүкә, Торна, Ябалак, Аю, Бүре, Кәҗә, Бурсык, Чуртан, Ясмык, Арпа һ.б. кебек нәсел атамалары сакланганнар. Һәр нәселнең үзенә генә хас бер шөгыле, һөнәре, осталыгы да булган. Кайбер кушаматлар шул шөгыль-һөнәр исемнәреннән чыккан: Акчура, Алпар, Баскак, Игенче, Сабанчы, Сунарчы, Табакчы, Тылмач һ.б. Мондый фамилия-кушаматлар бүгенге төрекләрдә күп. Мәсәлән, Сабанчылар – Төркиянең мәшһүр байлары, ләкин аларның да нәселләре оста сабанчылардан килә. Бакый ага Урманчының нәселендә урманчылар булгандыр. Нәсел исемнәре башка юллар белән дә барлыкка килгән һәм элек кадерләп сакланган. Башка халыкларда изгеләштерелгән, буыннан-буынга олы мирас итеп тапшырылып килгән кушаматларны татарның наданнары эт-мәчегә бирә башлады. Татар совет язучылары бу наданлыкны әдәби әсәрләр аша ишәйтте, нәсел исемнәрен мәсхәрәләүгә зур өлеш кертте...

    Менә шундый аяныч хәлләр. Әгәр бүгенге татар фамилияләре турында төптән уйлансак, күңелләребезгә борчу тула. Исем-фамилия милләтнең йөзе, дибез. Кызганыч, бүгенге исем-фамилияләребездә миллилек калмады. Ләкин өметсезлеккә бирелергә ярамый. Без бит искиткеч рәхәт, демократик заманда яшибез. Чын исем һәм фамилияләребезне кайтарыр өчен хөкүмәт карары кирәкми. Андый карарны һәркем үзе бирә, бу шәхси эш. Яңа туган балаларга матур татар исемнәре бирик, татарлыгыбызны яшермик. Бер җиребез дә гарәпләрдән яки аурупалылардан ким түгел. Татарлар читтән килгән исемнәргә кызыкмыйча, үз исемнәрен йөртсен иде. Ә инде фамилияле булырга, нәсел атамаларын кайтарырга теләүчеләргә гражданлык хәлен теркәүче органнарга (ЗАГС ларга) мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Закон буенча, һәр кеше үзе теләгән фамилияне алырга мөмкин, ул аны үз теләге белән алыштыра да ала. Соңга калмыйк, нәсел исемнәребезне белгән картлар берәм-берәм бу фани дөньядан китеп бара. Үз фамилия-кушаматларыбызда безнең телебез һәм тарихыбыз. Аларны кайтару – изге гамәл, нәселебездәге барлык ата-бабаларыбызны олылау.

    «Оренбург мөселман диния нәзарәте 1894 елның 13 мартында исемнәр турында махсус циркуляр чыгара (№ 1886) һәм гамәлгә ашыру өчен мәхәллә имамнарына җибәрә. Бу циркулярда мәхәллә имаманарына, муллаларга яңа туган балаларга нинди исемнәрне кушмаска, ниндиләрен кушарга кирәклеге турында күрсәтмә бирелә», – дип яза Гомәр Саттар-Мулилле үзенең «Татар исемнәре ни сөйли? (Татар исемнәренең тулы аңлатмалы сүзлеге)» дигән китабында (кара: 23 нче бит). Татар балаларына төрки-татар чыгышлы исемнәр кушу тыела. Ул гына түгел, хәтта милләтебезгә хас булган асыл, иш, бик, бикә, бай, тимер, мирза, хан һ.б. антропонимик компонентлар ялганып ясалган кушма исемнәрне дә бирмәскә кушыла. Татар балаларына Аллаһ исемнәренә габде-абде («кол») сүзе кушылган Габдулла, Габдрахман, Габделрәхим һ.б. кебек исемнәрне генә бирергә рөхсәт ителә. «Муллаларның исемнәребездә ни эшләре бар, аларны кем тыңласын инде?!», – дияргә ашыкмагыз. Бу циркуляр хөкүмәт карары көченә ия булган бер документ. Ул чорда дин дәүләттән аерылмаган әле, балаларга бирелгән исемнәрне теркәүче ЗАГС органнары да юк. Бу вәкаләт элек заманда дәүләттән эш хакы алып хезмәт итүче дин әһелләренә бирелгән. Оренбург мөселман диния нәзарәте чынлыкта татарның бөтен тормышын диярлек контрольдә тоткан дәүләт органы булган. Күрүебезчә, элек татарларның газиз балаларына үзләре яраткан милли исемнәрне бирү мөмкинлеге булмаган, аларга кол сүзе кушылган гарәп исемнәрен йөртү боерылган...

    Инде шөкер, халкыбызны җәберләүләр үткәндә калды. Бүген һәр нәрсә безнең үз кулыбызда. Без ямьле дөньяда бәхетле чорда яшибез.


    Фирдус Девбаш, Фирдүс Дәүбаш
    теги: Фирдус Девбаш, Фирдус Нурисламович Фатклисламов, татарский писатель, Казанский писатель и ученый
    размышления на тему: "Почему у татар до сих пор нет фамилий?"
  • Фирдус Девбаш:




  • ← назад   ↑ наверх