• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фирдүс Дәүбаш

    БОЗАУ

    Хәзер ничектер, белмим, әмма элек Уфа поезды Казанга Бөгелмә, Норлат, Ульяннар аша әйләнеп килә иде. Менә шул поездга утырып, өйгә кайтуымны яхшы хәтерлим. Мин студентлар төзелеш отрядында эшләгән идем, Бөгелмә тирәләрендә тимер юл салдык. Өстемдә гаскәриләрнекенә охшаш кием, җиңгә билгеләр тегеп куелган, күкрәккә төрле значоклар тагылган. Советлар дәүләтендә кеше тормышының зур өлеше армия тәртипләренә корылып, ул тәртипләр идеал буларак кабул ителгән иде — балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр. Студентлар төзелеш отрядында эшләүчеләр дә, олылап, «сугышчы» дип аталыр иде.

    Үз урынымны табып урнашкач, мин, 45 нче елның маенда җиңеп кайтучы, орден-медальләр таккан солдат сыман горур атлап, мендәр тышы һәм җәймәләр алырга киттем. Проводниклар купесы кызлар белән шыгрым тулы. Мул табын янында болар нидер бәйрәм итә. Музыка яңгырый. Кызлар Казанныкылар, пединституттан булып чыктылар. Мине күрү белән үк, яннарына чакырдылар. Табында төрле салатлар, ит-тавык, аракы-шәраб. Студентның һәрвакыт ашыйсы килгәнгә, баш тартмадым, утырдым. Кызлар белән рәхәтләнеп ашап-эчеп, сөйләшеп бардым. Сизәм, кызларга да минем белән күңелле: значокларымны карадылар, эшебез турында сораштылар. Анекдотларга хәтер шәп минем — сиптем үзләренә мул итеп. Кызлар исә тыела алмыйча көлде. Ул минутларда дөньясында миннән дә булдыклырак егет булмагандыр, валлаһи.

    Әмма кызганыч ки, һәрнәрсәнең чиге була шул — бу ләззәтле минутларның да ахыры килеп, кызлар үз вагоннарына таралышты. Болар да студентлар отряды икән, ә без утырган купе — штаблары. Минем янда ике хуҗабикә генә калды. Берсе озынчарак буйлы, татарларга хас йөзле, сөйкемле. Икенчесе дә ярыйсы иде бугай, тышкы кыяфәте бик истә калмаган. Күпчелек таралгач, алай ук күңелле булмаса да, әмма шактый утырдык әле. Ни өчен килүем исемә төшеп, мин дә китәргә җыенган идем, ашыкма әле, диделәр. Дөресрәге, кызларның икенчесе әйтте. Миңа ошаганы, өстәлләрне җыештырып, каядыр югалды бераздан. Купеда икәү генә калдык. Борчып йөрмәсеннәр әле диптер, хуҗабикә ишекне дә шырт итеп бикләп куйды. «Ошаттым мин сине»,— дип йомшак бармаклары белән чәчләремә кагылды. Сәер карашы миңа төбәлде. Өске киемемнең төймәләрен ычкындыра башлады, соңрак күлмәккә чират җитте.

    — Син башта үзең чишен,— дидем.

    — Ярдәм итмисеңме миңа?

    — Хатын-кыз киемендә берни аңламыйм,— дигәч, чыннан да чишенә башлады. Блузкасын салгач, матур ак күкрәкчә күренде. Кыз аркасы белән борылып, аның сәдәфен ычкындырырга кушты. Җыйнак, тыгыз имиләр азат ителде. Бу мизгелдә мин каушап калдым. Имиләр башларын тырпайтып миңа карыйлар иде. Алар белән нишлиләр икән соң? Кыз миннән нидер — сүзме, хәрәкәтме — көтә бугай. Имиләр дә, нигә чыгардың безне, дип сабырсызлана иде. Минем каушап калуым үзлегемә кайту булды. Моңа кадәр, мин үзем дә сизмәстән, булдыклы егет ролен генә уйнадым ич, сәхнәдәге артист сыман. Әмма ишек бикләнү белән спектакль бетеп, фани дөнья эшләре башлануын аңладым. Аңласам да әзер түгел идем. Бу нәрсәнең дә, әлбәттә, үз җае, тәртибе бардыр. Кызлар күңеле бик нечкә ич. Шуны уйлый башладым. Ә кыз көтә. Серле карашы нидер ишарәт итә. Мин нишләргә тиеш икән? Уйларымда буталып, бөтенләй югалып калдым да чарасызлыктан дәррәү чыгып киттем.

    Үз урыныма барып, җәймәсез матрас өстенә яттым. «Юньсез» дип, үземне сүктем. Егет кеше шулай эшлиме? Булдыксыз. Кызда бит, кире какты, бернигә дә ярамыйм икән, дигән ялгыш фикер туарга мөмкин, ягъни кимчелек комплексы.

    Әмма тимер юл эше каләм эше түгел — арганлык үзенекен иткән, йоклап киткәнмен.

    Иртән килeп житеп, үз станциямдә чыгып барам. Теге кызның нәфрәтле карашы белән очрашам. Кичә тилмереп сөю көткән иреннәр миңа: «Бозау», — дип карап торалар...

    Фирдус Девбаш, Фирдүс Дәүбаш
    теги: Фирдус Девбаш, Фирдус Нурисламович Фатклисламов, татарский писатель, Казанский писатель и ученый
  • Фирдус Девбаш:




  • ← назад   ↑ наверх