• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фирдүс Дәүбаш

    Фирдус Девбаш — псевдоним известного казанского писателя и ученого Фирдуса Нурисламовича Фатклисламова, автора ряда книг на татарском и русском языках. Своим творчеством он стремится вернуть в сознание современного жесткого и прагматичного общества идеи гуманизма, равенства и справедливости. Его книги расходятся с быстротой, невероятной для произведений на национальных языках России.

    Публицист и философ, обращаясь к бегущему в погоне за благами комфортного бытия читателю, призывает его остановиться хоть на миг и задуматься о своей жизни, увидеть истинную красоту этого мира и обогатить свою душу любовью к ней. «Ваши книги меняют нашу жизнь, возвращают в неё радость», — признаются в своих письмах автору благодарные читатели.

    Труды Фирдуса Девбаш, написанные простым, всем понятным и доступным языком, — это попытка автора возвратить читателям веру в священную силу родного языка, неограниченные возможности человека, живущего в согласии с Богом и окружающим миром по законам добра и справедливости.

    Фирдус Нурисламович родился 14 сентября 1962 года в с. Лашчыбашы (Верхние Лащи) Буинского района Татарской АССР. В 1979 году закончил с отличием старейшую в республике среднюю школу имени Мулланура Вахитова города Буинска и поступил на механико-математический факультет Казанского государственного университета имени В.И. Ульянова-Ленина. Окончив университет, преподавал математику в школе. В 1986 году принят ассистентом на кафедру общественных наук Камского политехнического института. В 1987 году поступил в очную аспирантуру Казанского государственного университета имени В.И. Ульянова-Ленина на кафедру философии. По окончании аспирантуры в 1990 году успешно защитил диссертацию на соискание ученой степени кандидата философских наук. С тех пор преподает студентам философию. Доцент. Возглавляет общество дружбы «Татарстан-Турция».

    И среднее, и высшее образование получил на русском языке. Литературным татарским языком овладел самостоятельно, начал писать на нем свои статьи еще будучи школьником. В совершенстве владеет также турецким языком, с удовольствием переводит произведения турецкой литературы на татарский и русский языки.

    Библиография (минем турында)

    Минвәгыйз Зәйнетдинов. Кузгатмакчы булсаң күңел кылларын… («Мәхәббәт әкәмәте» дип исемләнгән китабым турында). «Мәдәни җомга» г-сы, № 14 (351) , 5 апрель, 2002

    Миңнегөл Вафина. Фәлсәфә галиме китап яза (Шул ук китап турында). «Мәгърифәт» г-сы, № 16 (534) , 20 апрель, 2002

    Галимҗан Гыйльманов. Өметләр акландымы? («Уйларның йөртик изгесен» китабыма карата). «Татар иле» г-сы, № 1 (622) , гыйнвар, 2005

    Без бәхет өчен яратылган (Шул ук исемдәге китабым хакында). «Идел» ж-лы, № 3, 2007

    Фәния Шәрәфетдинова. Ничек бәхетле булырга? (Интервью). «Ватаным Татарстан» г-сы, 19 гыйнвар, 2007

    Рәшит Минһаҗ. Бу дөнья нигә уйчан? (Интервью). «Ватаным Татарстан» г-сы, № 259-260, 31 декабрь, 2008

    Әгъзам Фәйзрахманов. Безне уртак тамырлар берләштерә. (Интервью). «Мәдәни җомга» г-сы, № 4 (702) , 30 гыйнвар, 2009

    Альфия Ганеева. Открытое окно в Турцию. (Интервью). Газета «Молодежь Татарстана», № 4, 29 января, 2009

    Фәния Фәизова. Тел ул — татар рухы яши торган йорт (Интервью). «Ватаным Татарстан» г-сы, № 122—123, 19 июнь, 2009



    Фирдус Девбаш

    Татарские книги

    Татарский язык

    Религия татар

    Фирдүс Фәтхелислам. Кояш халкы язмышы. — Казан:
    Татар. кит. нәшр., 1997. — 20 бит.
    Фатклисламов Ф. Н. Судьба народа Солнца. — Казань:
    Татарское книжное издательство, 1997. — 20 с. (на тат. яз.).
    Книга переведена на турецкий язык и издана в Турции.
    ISBN 5-298-00721-X

    Кояш халкы язмышы — киләчәккә сабак булсын!

    Халык авыз иҗатына кергән әкиятләр, риваятьләрне балалар кызыксынып укыйлар, хәтерләрендә калдыралар.

    Узган елда татар мәктәпләренең урта һәм өлкән сыйныф укучылары тагын бер бүләк алдылар. Ул бүләк Фирдүс Фәтхелислам иҗат иткән Татарстан китап нәшриятында 1997 елда басылып чыккан «Кояш халкы язмышы» дигән әкият-риваятъ.

    Риваятьтә җир шарының Азия өлешендә яшәгән, соңыннан дөньяның төрле төбәкләренә таралган кояш (алып) халкының тарихы сурәтләнә.

    Риваять белән танышу аның укучыларга белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре искиткеч зур булуын күрсәтә. Беренче чиратта әсәр укучыларның төрле халыкларның тарихы, аларның җир йөзендәге хәрәкәте, яшәү һәм тормыш итү рәвеше, үзара бәйләнешләре турындагы белемнәрен киңәйтә һәм баета.

    Әсәрнең башыннан ахырына кадәр халыкларны бәхетле яшәргә, уңышлы тормыш итәргә, җанга тынычлык бирә торган көч — рух бергәлеге, элекке буыннарга хөрмәт булуы күрсәтелә.

    Әсәрдә кояш турында күп языла. Аның үсемлекләр һәм хайваннар тормышындагы әһәмияте, кешеләргә көч, яшәү дәрте, энергия бирүче, тереклекне барлыкка китерүче көч буларак күрсәтелүе — укучыларның биология, физика һ.б. фәннәр буенча белемнәрен киңәйтергә ярдәм итә.

    Табигать белән берлектә яшәгәндә генә халыкларның рәхәт һәм бәхетле тормыш кора алуы — хәзерге заман өчен әһәмиятле мәсьәлә булып тора.

    Алып Батыр мисалында: көчле, гайрәтле, иген игүче, йомшак күңелле, шәфкатьле һ.б. гомумкешелек сыйфатларның тормыштагы роле оста итеп күрсәтелә.

    Әсәрдә Аврасия алыплары һ.б. халыклар мисалында диннең мөһим роле, яхшылык белән яманлык көрәше, халык дуслыгының әһәмияте дә оста тасфирланган.

    Риваятьтә байлыкка һәм алтынга табынуның, башка динне кабул итүнең, ата-бабалар рухыннан ваз кичүнең халыклар һәм дәүләтләрне уңышсызлыкка, таркалуга, җимерелүгә китерүе ышандырырлык итеп язылган. Оста итеп ясалган рәсемнәр әсәрнең эчтәлеген күзаллауга, тирәнрәк кабул итәргә һәм хәтердә калдыруга ярдәм итә.

    «Кояш халкы язмышы» белән танышканнан соң авторга хөрмәт һәм рәхмәт белдереп, бу әсәр татар. мәктәпләренең укыту-тәрбия зшендә лаеклы урынын алыр дип ышанасы килә.

    А.М. НИЗАМОВ,
    педагогия фәннәре кандидаты,
    Татарстан мәктәпләренең
    атказанган укытучысы
    22.09.1998 ел

    В начало ↑

    Фирдүс Фәтхелислам. Мәхәббәт әкәмәте. — Казан: РИЦ 
    «Дом печати», 2001. — 112 бит.
    Фатклисламов Ф. Н. Чудачество любви. — Казань: РИЦ 
    «Дом печати», 2001. — 112 с. (на тат. яз.).
    ISBN 5-94259-015-X

    Кузгатмакчы булсаң күңел кылларын…

    Адәм баласы, гомер уртасына җиткәч, үзенең туган төбәген, балачагын һәм үсмер чагын, үзен тәрбияләп үстергән әти-әнисен, шулай ук туганнарын, якыннарын һәм дусларын сагына, башыннан кичкән гыйбрәтле хәлләрне искә төшерә башлый. Һәм ул хатирәләрне, ни кызганыч, үзе белән алып та китә. Башкаларга, үзеннән соң киләсе буыннарга теркәп калдыру өчен каләм куәтенә ия булу кирәктер шул…

    Замандашым Фирдүс туган белән күрешеп-аралашып яшәсәм дә (ул фәлсәфә галиме, «Татарстан-Төркия» дуслыгы җәмгыятенең җитәкчесе) , әлегә кадәр аның матбугат битләрендә күренгән фәнни мәкаләләрен, мәгариф-тәрбия мәсьәләләренә, милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы төрле бәхәсләрдә катнашып, шактый үткен чыгышлар ясавын гына белә идем. Ә ул әдәби әсәрләр дә иҗат итә икән бит әле. Фирдүс Фәтхелисламның «Мәхәббәт әкәмәте» исемле китабын укып чыккач, авторның сәләтле каләм иясе булуына инандым.

    Китап укучыга хикәяләр мәҗмугасы буларак тәкъдим ителә. Һәм ул шулай аталырга лаек та. Аның беренче кисәгендә автобиографик «Тормыш мизгелләре» туплап бирелгән. Нәкъ мин башта әйткән яшьлек хатирәләрен эченә сыйдырган чын хикәяләр. Һәркайсының нигезендә — авторның үз сүзләре белән әйтсәк, «яшь бозау сыман», ягъни бик тыйнак, эчкерсез һәм үтә беркатлы авыл малаеның, егетенең башыннан үткән хәлләр. Әйе, авторның кайчагында «хәзерге акылы белән генә аңлаган», тирән мәгънәле, гыйбрәтле тормыш мизгелләре! «Чыршы» хикәясе «Яңа ел бәйрәме җитеп, чыршылар бизәлгәч, бала чактагы бер вакыйга исемә төшә «дигән гади генә сүзләр белән башланып китә.

    … Ике малай урманга чыршы алырга бара. Чыршыны кискәч кайту юлына чыгалар һәм урманда адашалар болар. Күпме генә йөрмәсеннәр, киселгән агач төбенә килеп чыгалар. Куркуга төшәләр. „Шүрәле алдап, адаштырып йөртәме әллә безне? Борчып йөрүебез өчен Урман иясе ачуландымы?.. Ә бәлки чыршыны рәнҗеткәнебез өчен ул безгә җәза биргәндер?“ — дип уйлыйлар малайлар. «Безне бу агачның тамырлары җибәрми, калдырыйк чыршыны… «дигән фикергә дә киләләр.

    Чыршы авыл өенә кунак булып кайта-кайтуын, әмма ахыры барыбер хәерле булмый. Бәйрәм узгач, боларның бердәнбер кәҗәсе үлә.

    „Кәҗә ник үлде соң?“ — дип изалана малайларның олысы. „Бу сорау миңа йокы бирмәде, шактый интектерде. Гирлянданы салдырып, бизәлеш уенчыкларын тартмага җыеп, чыршыны хайваннарга биргән идем. Сарыклар аны ашамады, кәҗә генә саклын селкетеп, берүзе рәхәтләнеп сыйланды. Шулмы әллә сәбәп?..“.

    Рәнҗетелгән агач каргышыннан тыш тагын бер сәбәбе бар икән — Яңа ел бәйрәменә куелган чыршы «һәркемнең күз алдында саргаеп бетәргә, инәләре коелырга тиеш икән. Әгәр дә бу шарт үтәлмәсә, ул йортта үлем була, имеш… «.

    Гыйбрәт алырлык, уйландырырлык хәлләр… „Кәнфит“ исемле хикәядә хастаханәдә авырып яткан малай хәлен белергә килгән әнисеннән кәнфит даулый. Бу мизгелне малай (бүген үзе ике бала атасы, ягъни автор) гомер буе күңелендә йөрткән:
    „Әнием, бүлнистәге ул мизгелдә рәнҗемәдеңме миңа? Кичер мине!“

    Китапның беренче кисәген тәшкил иткән сигез хикәя-мизгелнең һәрберсе турында бәйнә-бәйнә сөйләп булыр иде. Әйтелгәннәргә өстәп, хикәядәге вакыйгалар укучы күңеленә тәэсир итәрлек итеп сурәтләнгән диясе килә. Автор моңа көндәлек тормышта була торган хәлләрдән олы фикер чыгара белүе, гомумиләштерү осталыгы ша ирешә.

    Ф. Фәтхелисламның китабына кереш сүз язган Галимҗан Гыйльманов язучының икенче хикәяләр шәлкемен „җитди, драматик язмышлар“ дип атый. Урыс мохитендә тәрбияләнгән, „тормыш дәрьясында су агымы буенча аккан яфрак кебек барырга“ ияләшкән Рәсим, сабакташы Ольгага өйләнеп, төзәтә алмаслык хата ясый. (Аның язмышы Г. Исхакыйның „Ул әле өйләнмәгән иде“ повестеның баш герое фаҗигасен хәтерләтә). Әмма, ялгышын аңласа да, эш узган, катнаш никахтан туган яки туачак бала хакы татар ир затын тормышын яңадан үзгәртү адымыннан тыелып торырга мәҗбүр итә. Азмыни арабызда мондый язмышлы кешеләр?!

    „Төш“ хикәясендәге ике геройның — татар егете һәм төрек кызының бер-берсенә мәхәббәте кавышу белән тәмамланмаса да, яшьләр күңелен биләгән олы, тирән хисләрнең сафлыгы укучыны сокландыра.

    „Сөйсәләр — чын күңелдән сөярләр, дошман күрсәләр — йөзенә борылып карамаслар“ — болары Фирдүснең шәхесләр турында түгел, ә чечән халкы турында әйткәне. „Бүреләр“ дип исемләнгән хикәядә ул Чечәнстанга сәфәрен, Җәүһәр Дудаев белән очрашуын, чечән халкының фаҗигале язмышын сурәтли. Бәйсезлек өчен көрәшне байрак иткән халыкның „нәселе бүреләрдән башланган. Ә бүрене буйсындырып булмый. Без азат яшәячәкбез!“ — ди Җ. Дудаев.

    Ф. Фәтхелислам „Сәясәтне образ дәрәҗәсендә аңлата белүе белән күп кенә каләмдәшләреннән аерылып тора“, — дип яза китапка кереш сүзендә Г. Гыйльманов. Тәнкыйтьче яшь язучының бу осталыгын бик тә дөрес тотып алган.

    Осталык турында сүз чыккач, мин үземнән дә кайбер фикерләр өстәр идем. Фирдүс сүздән оста файдалана белә. Җөмләләре кыска, тыгыз. Менә ул хикәя каһарманнары, аерата татар кызларының портретын, эчке дөньясын ничек сурәтли: «Чибәр лә үзе! Түгәрәк йөзендә серле зур күзләр. Үз ояларында тар бугай аларга, шуңа бераз кысык булып күренәләр. Кара чәч, кара каш. Чын татар гүзәле… „ („Мәхәббәт әкәмәте“ндәге Дилә) ; „… Миләүшә! Мин аны басып торган тукталышында ук күреп алдым. Озын керфекләренә ялтыравыклы ак кар бөртекләре кунган фәрештә кызы… „ («Уку галәмәте“) ; «Гөнүл бер үк вакытта күркәм, горур һәм таш йөрәкне дә эретерлек мөлаем җанлы иде“ («Төш“) , һ.б.

    Инде авторның үзе яшәгән заманны ничек тасвирлавына, заман сурәтләре ясау осталыгына игътибар итегез. „Социализм җәмгыятендә төп информация чыганагы булган туалет һәм тәмәке тарту бүлмәләре бу теманы һәръяклап яктыртты“, „… Брежнев үлә, ай саен диярлек КПССның генераль секретарьлары алышына, кибет киштәләре бушап, тоз белән шырпы гына кала“ („Негр сәламе“ хикәясеннән). „Дөбер-шатыр килеп, юлчыларын ары-бире селкетеп барган иске трамвай да минем өчен йомшак кына бара, аның кап-кара, алдынгы эшчеләр сыйныфы балалары тарафыннан киселеп, төпләре күренеп торган утыргычлары да якын миңа“ («Фәрештә„). «Мәктәпне тәмамлап, аттестат алганда, Рәсим якын арада Советлар Союзындагы барлык кеше урыс булачагына чын күңелдән ышана иде. Хәтта барысы да тигез булсын өчен урыслаштыру процессын тагын да тизләтергә кирәк дип саный иде… « («Саумы, Кояш!“) һ.б.

    Фирдүснең теге яки бу вакыганы сурәтләгәндә „төрекләр әйтмешли“, дигән сүзләр кыстырып җибәрүе дә гаҗәп түгел. Ул төрекчәне яхшы белә. Китабына күренекле төрек язары Рәшат Нури Гүнтәкиннең өч хикәясентәрҗемәләп укучысына тәкъдим итүе дә аклана торган күркәм гамәл. Хикәяләрнең тематик яктан да, эчтәлекләре белән дә китапның исеменә туры килеп торганнары сайланган, һәм аларны рәхәтләнеп укыйсың.

    Әдәбияткә яңа килеп кергән Ф. Фәтхелислам замандашларыбызны борчыган проблемаларны татар баласы „күзлеге“ аша үткәрә, кыю-кыю фикерләр әйтә. Шуңа күрә аның китабында урын алган хикәяләр укучының күңелен кузгата, аны уйланырга мәҗбүр итә.
    Каләмең талмасын, илһам чишмәң саекмасын, Фирдүс туган!

    Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ
    5 апрель 2002 ел

    В начало ↑

    Фирдүс Фәтхелислам. Уйларның йөртик изгесен. -
    Казан: „Матбугат йорты“, 2004. — 80 бит.
    Фатклисламов Ф. Н. Святые мысли. — Казань: „Матбугат
    йорты“, 2004. — 80 с. (на тат. яз.).
    ISBN 5-94259-131-8
    Ал ( PDF, 1.42МБ)

    Милләтпәрвар Фирдүс

    Фирдүс Фәтхелисламны шәхес буларак, кызыклы әңгәмәдәш, шактый гына дәрәҗәдә фикердәш, туган халкыбыз, аның иң ерак тарихыннан алып бүгенге көндәге мәшәкатьләре турында тирән уйланучы, җәмгыять тормышының һәр мәсьәләсендә үзе нык ышанган фәлсәфи фикере булган замандашым буларак аның фәлсәфи-публицистик һәм әдәби әсәрләре белән танышканча ук белә идем. Безнең көндәлек тормышта тыз-быз чаба торган сукмакларыбыз еш кына кисешеп тора һәм без һәр очрашуда тарих, заман, дин, милләт һәм халыклар язмышы турында икебезне бердәй кызыксындырган мәсьәләләр турында гәп корабыз. Фирдүснең әлеге өлкәләрдә үзенә генә хас булган, Совет чорындагы һәм бүгенге стандартларга сыймый торган үз фикере, үз иманы, үз шәрехләве бар. Миңа аеруча шунсы ошый, ул бүгенге җәмгыять тормышында актуаль булган бер генә сәяси мәсьәләдә дә чиктән-чиккә ташланмый, бер генә фикерне алга сөреп киреләнми, ә һәр мәсьәләдә тарихи мантыйк, тормыш агымындагы реаль күренешләргә нигезләнеп фикер йөртә. Әңгәмәдә, фикер алышуда, нәрсәнедер раслаганда яки кире какканда ул бернинди фетишларга да таянмый, инануларында чалуламый.

    Фирдүснең әнә шундый сыйфатлары мине үзенә җәлеп итте һәм без, моңарчы бернинди уртаклыкларыбыз да булмаган ике замандаш, бер-беребезне яхшы аңлаучы әңгәмәдәшләр булып киттек.

    Әйткәнемчә, болар барысы да очраклы очрашуларыбыз аркасында гына булды…

    Менә бүген минем алда Фирдүс Фәтхелисламның әдәби әсәрләре, китаплары… Миңа, туган әдәбиятыбыз кырында инде кырык елдан артык үз кишәрлегемне сукалаучы бер абзыйга, бүгенге әдәбиятыбызга аяк баскан яңа исемнәр, аларның әсәрләре гаять кызыклы. Кем килә, аның әдәби җегәре ниндирәк, телне, сүз сәнгатен, язма нәфислекне тою, шуны кәгазьгә иңдерү куәте бармы, гомумән мең еллык тарихы булган татар әдәбиятының югары дәрәҗәсен кимсетмәслек көч бармы аның әсәрләрендә? Мин әдәбиятка килүче һәр яңа исемне әнә шундый сораулар яссылыгына куеп карыйм.

    Фирдүс Фәтхелисламның дөнья күргән ике китабы бар. 1997 елда Татарстан китап нәшриятында аның балалар өчен „Кояш халкы язмышы“ дигән әкият-риваяте басылып чыккан. 2001 елда Казандагы „Матбугат йорты“ нәшриятында „Мәхәббәт әкәмәте“ дигән хикәяләр тупланмасы дөнья күргән. Боларга өстәмә итеп бүген укучы кулындагы „Уйларның йөртик изгесен“ дигән китапның кулъязмасы да минем язу өстәлендә. Өч китап иҗат итү инде ул әдипкә карата җитди игътибар сорый. Кызганычка каршы (ә бәлки бәхеткә каршыдыр) күпләр бер китап чыгара да туктап кала. Фирдүс исә әдәби иҗат эшенә ныгытып тотынган, ул бу эшне әзлекле рәвештә дәвам итә.

    Язучы Фирдүс — минем кызыклы әңгәмәдәшем Фирдүс кебек үк татар халкының борынгыдан алып бүгенге көнгәчә булган тормышының төрле яклары турында кызыксынучы, кайгыртучы чын милләтпәрвар кеше. Әмма язучы Фирдүс — әңгәмәдәш Фирдүскә караганда гаять бай хисле, мәхәббәттә дөрләп янучы, туган-тумачаларын, авылдашларын, классташларын, туган авылының һәр үләнен, чәчәген, урман-суын, тау-калкулыгын, бигрәк тә гореф-гадәтләрен, кызыклы шәхесләрен яратучы, аларны өзелеп сагынучы, халкыбызның ул гына белгән гореф-гадәтләре, милли фәлсәфә, татарның үзенчәлеге белән горурланучы чын патриот ир-егет, ходавәндә…

    Фирдүснең әсәрләре фәлсәфи яктан безнең хисләрне кирегә, өметсезлеккә, сүнүгә таба алып бармый, ә алга, лаеклы киләчәккә дәшә. Гәрчә аның әсәрләрендә тәнкыйди башлангыч та, мыскыллы көлү дә, хәтта турыдан-туры килешмәүчәнлек тә бар. Әмма алар барысы да безне, гомум милләт буларак үсә барырга, югалмаска, вакланмаска дәшә.

    Мине Фирдүснең әдәбиятта төрле жанрларда эшләве дә куандыра. Тарихыбыз, диннәр, халкыбызның гореф-гадәтләре, холкына багышланган гаять катлаулы мәсьәләләр турындагы риваятьләргә нигезләнгән „Кояш халкы язмышы“ дигән китабын ул балаларга багышлаган. Әмма китап олылар өчен дә бик гыйбрәтле. Ә инде анда сүрәтләнгән вакыйгалар, әдәби геройларның бала күңеленә сеңеп калуы халкыбызның киләчәгенә йөз тота, тарихыбызның дәвамчылылыгы турында кайгырта.

    «Мәхәббәт әкәмәте» киресенчә, бүген яшәп яткан татар кешесенең яшәү рәвеше, мәхәббәте, самими хисләре хакында. Ләкин андагы һәр хикәя татар халкына гына хас булган холык-фигыль, хис, үзара мөнәсәбәтләр хакында. Ахыр килеп бу хикәяләр татар менталитетының борынгысын бүгенге белән бәйли, әлеге дәвамчылыкны күздә тота.

    Укучы кулындагы бу китап та нигездә Фирдүснең төп милләтпәрварлык магистрален дәвам итә. Эчтәлек, фәлсәфә, әйтәсе килгән фикер ягыннан әдип бу китапта да үзенә тугрылыклы булып кала. Әмма әдәби жанр ягыннан бу китапта Фирдүс бөтенләй яңа яктан ачылып китә. Мин бу китаптагы әсәрләрне публицистик фәлсәфи-нәфис хикәяләр дип атар идем. Бер караганда аларда авторның бүгенге уйлары, фикерләре, фәлсәфәсе, дөньяга карашы ачыктан-ачык сөйләп бирелә, икенче яктан ка-раганда алардагы әдәби нәфис тел, сюжет һәм кызыклы сөйләм алымы коеп куйган әдәби дәрәҗәдә. Мондый әсәрләр безнең бүгенге матбугатыбыз, әдәбиятыбыз өчен бик табигый яңгырый. Мин бу китап укучы тарафыннан яратып кабул ителер дип ышанам һәм аңа татар булган һәр кеше күңеленә хәерле юл телим.

    Гәрәй РӘХИМ,
    Татарстанның Г.Тукай исемендәге
    Дәүләт премиясе лауреаты
    2004 ел

    В начало ↑

    Фирдүс ДӘҮБАШ. Без бәхет өчен яратылган. Тулыландырылган өченче басма. — Казан: РИЦ «Школа», 2006. — 280 б.
    Фирдус ДЕВБАШ. Мы рождены для счастья. — 3-е изд., доп. —
    Казань: РИЦ «Школа», 2006. — 280 с. (на тат. яз.).
    ISBN 5-88846-052-4

    В этом мире каждый человек хочет быть счастлив, но лишь немногие знают о путях, ведущих к счастью. Найти свое счастье не просто, это — целое искусство. Появилось много книг на русском языке, обучающих искусству счастья: произведения Дейла Карнеги, Наполеона Хилл или Наталии Правдиной стали знакомы многим. Сегодня такая возможность появилась и у татарского читателя. Книга Фирдуса Девбаш — первая на нашем языке о секретах счастья, путях достижения успеха, получения наслаждения от своего труда, от своей жизни. Она написана с желанием сделать нашу жизнь более яркой и светлой.

    Ландыш САЛАХУТДИНОВА, директор издательства «Слово»


    Татар бәхетле була аламы? (яисә «Бәхет хакында китап»)

    Бәхетле булырга өйрәтеп буламы? Була икән. Мин моңа Фирдүс Дәүбашның «Без бәхет өчен яратылган» китабын укыганнан соң тагын бер мәртәбә ышандым.

    Һәр заман, һәр буын өчен үзенчә актуаль мәсьәләгә багышланган бу фәлсәфи- публицистик хезмәтнең төп идеясе аның исеменә үк чыгарылган. Әйе, һәркем бәхетле булып туа, һәркем бәхет өчен яратылган. Һәр туган бала, якты дөньяга аваз салу белән, шушы тумышы белән бирелгән бәхете өчен көрәш башлый; ул әле сынын да тотып тора алмый, зиһенен дә утыртмаган, теле дә, хәтта рухы да яралгы хәлендә генә… Ә бәхеткә ымсына, дәгъва белдерә, хәтта таләп итә… Бәхет исә, йә ана сөте белән, бишек җыры белән, ата-бабалардан килүче йолалар белән, яшәү рәвеше, милли мохит, туган тел, җыр-моң белән ургылып керә башлый…

    Бәхет булган җирдә бәхетсезлек тә бар, анысы да бала язмышында үз урынын алырга тырыша. Бу көрәштә ул еш кына җиңеп тә чыга…

    Бәхеткә ирешү юлында дөнья ваклыкларына, аның ымсындыргыч шаукымнарына каршы ничек көрәшергә соң? Фирдүс Дәүбаш әйтмешли, «Бәхетле булу алай ук җиңел түгел, бәхет тырышлык таләп итә. Аның өчен күп белергә, күп уйланырга кирәк. Бәхет-ырыска ирешү сәнгатенең шактый серләрен ата-бабаларыбыздан килгән рухи мирасны өйрәнеп белә алабыз».

    Автор башта ук ачыклап куя: бәхетнең нигезе рухи традицияләр, рухи мирас аша күчеп килүче әхлакый-иманый кануннарда, ягъни милли идеядә, миллилектә, аның никадәр көчле, саф килеш саклануында.

    Әйе шул, син татар булып тугансың икән, бел: татарның үз бәхете, үз менталь һәм асыл, әхлакый, рухи сыйфатлары, үз миссиясе, үз язмышы. Димәк ки, үз үткәне һәм киләчәге, үз өмете һәм бәхете…

    Шул рәвешле, укучыга тәкъдим ителә торган китапта ниндидер гомумпланетар, гомумкешелек бәхете хакында сүз бармый, ә бәлки татар кешесенең иң гади һәм гадәти бәхете хакында сөйләнелә. Бу хезмәт шул ягы белән кыйммәт тә!

    Ай-һай гадәти микән?

    Татар халкында шундый юрамыш бар: төшеңдә очып йөрсәң — бәхеткә! Фирдүс тә сүзен шуннан башлап китә: кеше үз яшәешендә һәрвакыт күккә омтылырга тиеш, аны то-ярга, дөресрәге үз иңендә канатлар тоярга тиеш. «Күк халәте», «күк тоемы», «күк хисе» — татарның менталитеты әнә шундый. Күк — татарның күңеле, моңы, сагышы, хыялы кебек үк иксез-чиксез. Татар — дөньяви халык. Ул шуның белән бәхетле дә. Бәлки… бәхетсездер дә. Чөнки аның бөтен аһ-зары күктә чагыла, чагылып кабат гөнаһлы җиргә кайта. Менә шушы Күк-Җир арасында тынычлык (гармония) таба алса, ул бәхетле булган.

    Китапның бер бүлеге «Хәерле иртә!» дип атала. Иртә белән йокыдан уянганда ук кеше бәхетле булып уянырга тиеш. Шушы теләк бәхеткә ачкыч булырга тиеш.

    Ә күпчелек очракта ничек? «Көн яңа туды, берни дә — яхшысы да, яманы да әле булмады, әмма кеше инде курка башлый. Булмаган нәрсәдән курка… „ — ди автор. Менә шул куркуны җиңәргә өйрәтә бу китап. Бүлек исемнәре генә дә күп нәрсә хакында сөйли: „Тормыштагы уңышсызлыклар бәхетсезлек түгел, ә сабак кына“, „Һәр яңа көнне елмаеп каршы алыгыз!“, «Куркудан, шик-шөбһәдән арыныгыз“ һ.б. Фирдүс Дәүбаш: «Уйларыбызга хуҗа булыйк. Кеше көче — уйларының көчендә «, — ди.

    Нәкъ шулай. Кеше үзе бәхетле булганчы иң элек аның уйлары бәхетле булырга тиеш. Борынгыларыбыз элек-электән эчке хасиятләргә, уйга, фикергә, фәлсәфәгә аеруча нык игътибар иткәннәр. Аларның уе бәхетле булган, чөнки егәрле, сихри (гипнозлы) , максатчан булган. Төрки-татарның уе — космогоник, галәми уй. Чөнки ул, башта әйткәнемчә, күк тоемына, ягъни очар канатка ия. Җиде мең ел элек үк аның Алласы күктә яшәгән, шуннан аңа ярдәм итеп торган. Күк тоемы кешегә җаваплылык тойгысы бирә, бүген дә татар үзен бөтен дөнья, кешелек өчен җаваплы итеп тоя. Җаваплылык тойган кеше -бәхетле кеше. Чөнки ул үз сүзе, иманы, ата-анасы, якын кешесе, сөйгәне, иле, Ватаны өчен көрәшеп, каһарманнарча яши белә. Каһарманлык аның бәхете. Шушы хасияте аны бөек итә, изгелеккә якынайта.

    Фирдүс Дәүбаш бүгенге болгавыр заманда уйга хәлиткеч урын бирә. „Уйларыбызга хуҗа булыйк!“ — ди. Моның өчен бүгенге электрон һәм телевизион информация чараларына каршы торырга өйрәнергә кирәк, ди. Ышандырырлык итеп әйтә.

    „Менә экранда кычкыртып бер хатынны көчлиләр, ди. Бу фильмны карап утыручы үсмер кыз, теләсә-теләмәсә дә үзен аның урынына куя, ягъни үзен көчлиләр сыман хис итә. Бу хәбәр күккә китә. Адәм баласы үзенең уйлары, теләкләре белән галәм акылына барып тоташа, аларны шул күплеккә, ягъни уй кырына сала. Башыбыздан уй булып чыккан бөтен информация шул кырда саклана. Сакланып кына калмый, аңа таянып безнең киләчәгебез языла. Хәзерге уй-хыялларыбыз иртәме-соңмы чынга ашачак. Шуңа күрә укыган, тыңлаган яисә караган һәрнәрсә белән дикъкатле һәм сак булыгыз. Нинди китап укуыгыз яисә нинди фильм каравыгыз бик әһәмиятле, чөнки алар аша сезнең аңыгыз йөгәнләнә. Кемнеңдер сезгә хуҗа булуын телисезме әллә?“

    Әйе, автор шактый кыю һәм тәвәккәл: ул уйга йөгән кидерергә, дөрес, кирәкле һәм саф информацияне сайлап алырга өйрәтә. Иң мөһиме — абстракцияләргә буйсынмагыз. „Түркләр күкне күрә һәм аңа табына… Яшәгән җиребез дә чын, ниндидер абстракция- мазар түгел. Менә шушы дөньяга безнең үз карашыбыз, ул гына безгә тынычлык һәм ырыс-бәхет китерәчәк“.

    Әлбәттә инде, бәхеттә яшәр өчен бәхетле булырга тиешлегебезне аңлау гына җитми. Безгә үзебезне, үзебезнең аңыбызны илаһи затлар дигән олы дәрәҗәгә лаеклы булырлык итеп үзгәртергә кирәк. Әгәр сез яхшы якка үзгәрәсез икән — бөтен тормышыгыз да яхшы якка үзгәрер …

    Моның өчен „иң элек мескенлегебездән арыныйк… Бәхетле булыр өчен үзеңә, үз көчеңә ышанырга кирәк, һәр эштә фәкать уңышка юнәлергә. Булмый ул, дип икеләнеп, шикләнеп башланган эш беркайчан да уңмаячак. Уңышның котылгысыз булуына нык ышаныгыз“.

    Болар һәр психология дәреслегендә бар дисезме? Фирдүс Дәүбаш бу фикерләргә милли эчтәлек сала, аның фәлсәфәсендә борынгыларыбызның милли ышанулары ята. Аныңча, һәр фикеребез, һәр сүзебез күккә ирешә. Шикләнмәгез, ди ул, без теләкләребезне, хыялларыбызны үз көчебез, рухи егәрлегебез һәм күк ихтыяры белән чынга ашыра алабыз. „Уйларыгызны үзгәртеп, сез тормышыгызны, дөньягызны үзгәртәсез. Күкнең сөекле балалары булуыгызны онытмагыз“, — ди ул.

    Авторның һәр фикере татарның яшәү кодексы, милли үзенчәлеге булып яңгырый: „Кеше үзен ничек бәяләсә, аны башкалар да нәкъ шулай бәяли“, „Үзебезне һәм якыннарыбызны ешрак мактыйк, мактаудан кешенең күңеле күтәрелә, мөмкинлекләре дә арта“, „Беркайчан да үзегез турында начарны сөйләмәгез, хәтта шаяртып та“, „Һәр сүзегезгә игътибарлы булыгыз, үзегезгә һәм якыннарыгызга килә торган бәхетне юньсез сүз белән куркытмагыз“ һ.б.

    Ф. Дәүбаш бәхетнең моңа кадәр шик астына алынып килгән кырларына, мөмкинлекләренә дә игътибар итә. „Үзегезгә бай яшәргә рөхсәт итегез“ дигән бүлектә ул ачыктан-ачык яза: «Акча ул бик көчле энергия, аны яратырга кирәк. Акча акчаны яраткан кешегә генә килә «, — ди.

    Юк, автор күп гасырлар буе тернәкләнеп килгән әхлакый кануннарны җимерергә уйламый, ул бары тик мескенлектән, түбәнлектән генә йолып калмакчы. Ул дөньяга яңача карарга куша. Күкнең иксез-чиксез хәзинәсеннән акча, байлык, безне сөендереп, бәхетле итәр өчен җибәрелә. Рәхмәтләр әйтеп алыйк, шатланып кулланыйк. Комсызланырга ярамый, һәр көн үз ризыгы белән килә, бүген бирелгәнне ерак җиргә бикләп кую ялгыш, ди ул.

    Иң мөһиме — үзеңне, мин рәхәт, бай тормыш өчен яратылган, дип ышандыру. Ярлылыкта мактанырлык һәм мактарлык берни юк. Мохтаҗлык, киресенчә, кешене алдарга, урларга, башкаларны рәнҗетергә мәҗбүр итә. Кыскасы, үз аңыңда, хыялыңда, максатыңда бай булсаң — чынлыкта да бай буласың…

    Бәхеткә тагын бер юл — хыяллана белү. Хыял — шул ук канат түгелмени?! Күңел канаты. Автор үз хезмәтендә хыял белән, күңел белән идарә итәргә өйрәтә. Ышаныгыз — татлы хыял белән бәхетле чынбарлык арасы сез уйлаганча ук ерак түгел.

    „Властьны сүкмәгез“ дигән бүлектә тагын бер традицион мәсьәлә күтәрелә. „Изелгән халык властьны кулына алып, аны кулланып кына беркайчан да үз хакларына ирешмәячәк, — ди автор. — Явызлык кына артачак, ә явызлык булган җирдә игелеккә урын калмый. Халык үзе нинди булса, аның түрәләре дә шундый. Бәхетле, бай булыр өчен без үзебез үзгәрергә тиеш“.

    Шулай шул, бәхет төшенчәсендә иҗтимагый эчтәлек тә бар. Авыру, хәерче җәмгыятьтә аерым кеше генә бай һәм бәхетле була алмый. Андый илдә һәммәсе дә бәхетсез. Сәдака акчалары андый дәүләтнең үзенә түгел (интернат-мәктәпләр, ятимнәр йортлары — дәүләт үзе бит инде) , ә бәлки кешене үзгәртү, авыру җәмгыятьне дәвалау эшенә бирелергә тиеш… Сәламәт җәмгыятьтә ата-аналар балаларын үзләре тәрбияләп үстерә.

    Шул рәвешле, мантыйк безне „гаилә бәхете“нә китереп җиткерде. Монда да автор беркемне кабатламый, үзенчәлекле һәм… чын татарча фикер йөртә.

    „Мәхәббәтнең бер мизгеле бөтен бер гомергә тиңдер ул. Гомерендә һич гашыйк булмаган, беркемне дә яратмаган кеше — бәхетсез кеше“, — дип, бәхетле гаиләнең тигез мәхәббәттән тууын искәртсә дә, ул аның җаны, җылысы, бәхете хатын-кыздан торуын кат-кат дәлилли („Бәхетнең башы — хатыннан уңу“). Автор сөйгән яр, кыз, хатын табуны күңелгә тапшырырга куша. „Күңел бит ул Күк көчләре белән бәйле“, — ди ул. Ә Күк, Тәңре — төрки-татарлар өчен рухи чыганак, бәхет чыганагы. Димәк, бәхетле буласың килсә, хатының, сөйгән ярың да үз милләтеңнән булырга тиеш.
    „Гаилә бәхете“нең эчтәлеге офыккача… Ф.Дәүбашның һәр ике якка да әйтер сүзе бар.

    Ирләр колагына: „Хатыныңа һәрвакыт, аны күреп, гашыйк булган беренче мизгелдәге сыман ихтирамлы бул. Ул синең хатының, малың түгел. Һәр иртәдә сез яңадан туасыз, бер-берегезне беренче тапкыр күрәсез. Бу яңа көнне дә әле генә танышкан кебек гөрләшеп яшәгез!“

    Хатыннар колагына: „Кеше ирен мактап, үз ирегезне булдыксыз дип битәрләсәгез, аның гайрәтен, көч-куәтен киметәсез… Битәрләмәгез ирләрне. Киресенчә, җылы сүз, мактау белән дәртләндереп, канатландырып торыгыз“.

    Ата, ана булу бәхете, бала багу, бала сөю бәхете, тигез гомер, озын гомер бәхете, тугрылык, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтлек, игелеклелек, мәрхәмәтлелек бәхете, гомумән яшәү бәхете — Ф.Дәүбашның бәхет хакындагы фәлсәфәсендә боларның барысына да урын түрдән бирелгән. Аларның барысын да ул борынгы бабаларыбызның ышану- мифларыннан ук килүче рухи тәгълиматларга, „күк кодексына“, Тәңре-Умайлар ихтыярына нигезләнеп хәл итәргә алына.

    Шулай ук кием-салым, ризык, туклану кебек көндәлек реалийларны да борынгыларның яман күзгә, сихергә каршы торучы бәхет, саулык, игелеклелек, изгелек йолалары аша аңлатырга тели автор. Милли кием, милли ризык, милли яшәешнең бәхеткә илтүче туры юл булуын ышандырып әйтә белә ул.

    Юл дигәннән, китапта «юл фәлсәфәсе»нә, дөресрәге, «хәерле юл (бәхетле юл) фәлсәфәсе»нә дә әһәмиятле урын бирелә. Ахыр чиктә бу юл — «татар юлы», «милли юл» булып аңлашыла һәм үзеннән үзе бәхеткә ымсындыра башлый. Ләкин автор шундук искәртеп куя: «Сак бул, юл ялганны яратмый», — ди. Һәр юлның үз рухы бар. Татар барган юлның да үз рухы, иясе, энергиясе бар. Ләкин бу көчне бәхилләтеп торырга кирәк. Уйландыра: без аны бәхилләтеп тора алдык микән?

    Фирдүс Дәүбаш шулай ук нәсел-ыру көченә дә бәхет эчтәлеге сала. Әрвахларның теләгеннән, ихтыярыннан да тора, ди ул, безнең бүгенге бәхетебез. Монда иң элек хөрмәт, ихтирам, тугрылык, бәхиллек хакында сүз бара. Болардан соң гына чын бәхет килә.

    Ниһаять, бәхетле булуның иманга тиң әхлакый нигезе атала. «Сезне рәнҗетүчеләрне кичерергә өйрәнегез, — ди автор. — Үпкә сакламагыз». Авыр рәнҗеш, үпкә белән бәйле вакыйганы әледән-әле искә алып тору саулыгыгызга зарар итә, ди ул, стресска китерә, бу вакытта басым күтәрелә һәм стресс гормоннары бүленеп чыга башлый. Болар барысы да кан әйләнешен боза һәм иммун системасын какшата. Автор кабат-кабат: «Кичерә белегез», — ди. Күк барысын да күрә. Барысын да үз урынына куя. Ул сезнең яклы, ди. Күк сезне бәхетле итәргә тырыша, сез дә бәхет өчен, бары тик бәхет өчен генә яратылган!

    Фирдүс Дәүбашның «Бәхет китабы» әнә шул хакта. Бу китап электән билгеле Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» («Бәхетле булу белеме») исемле поэмасы (1069-1070) белән аваздаш. Бәхет темасы мәңгелек. Аны яктырткан әсәрләр һәр заманга муафыйк.

    Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ,
    халык язучысы

    В начало ↑

    Фирдүс Фәтхелислам. Күңелемдә — киләчәк. — Казан: РИЦ 
    «Школа», 2007. — 108 бит.
    Фатклисламов Ф. Н. В душе моей — будущее. — Казань: РИЦ 
    «Школа», 2007 — 108 с. (на тат. яз.).
    ISBN 5-94712-024-0

    Дәү йөрәкле Дәүбаш

    … Гамь-мәшәкатьләр хәттин ашкан гадәти эш көннәренең берсендә бүлмәм ишеге ачылып китеп, моңарчы таныш булмаган ир-ат килеп кергәч, ирексездән, «тагын алтын кебек вакытым әрәм була инде… „ дигән уй сызылып үтте. Керә-керешли өстәлемә яшел тышлы китап чыгарып куйды. «Фирдүс Дәүбаш. Без бәхет өчен яратылган“. Тагын бер уй — бу юлы инде: «Безнең кебек дәү башлылар тагын бар икән әле… «дигән уй сызылып үтте (әниемнең бертуган абыйсы Сүбәннең башы 62 ле, әниемнеке — 61, минеке — 60, улымныкы 64 нче размер бит!).

    Кинәт кенә башына күтәрелеп каравымны, сораулы карашымны да күргәч, матур итеп елмайды да: „Ә-ә, юк, баш зурлыгы өчен түгел, кушамат ул… Шәяхмәт бабам кушаматы“, — диде. Якыннан танышып-сөйләшә киттек. „Алтын кебек вакыт“ онытылды. Гәп арасында үзем өчен әлегә таныш түгел китапның битләрен ачкалап алам. Йә Аллам, кара инде! Бала чагымда әни укып мине өшкергән (ничек дисәм дөрес булыр икән?!) такмаклы догалар түгелме соң болар?! Нәкъ менә шул такмак кебек булганнары өчен балалык хәтеремә уелып калып, бик озак еллар күңел сандыгында сакланган саф ана телебездәге ул догалар инде онытылып та беткән булганнар икән. Гаеп тә түгелдер, хәзер алай өшкермиләр ләбаса… Өшкермиләр генә түгел, файда¬сы булырына бөтенләй ышанмыйлар. Ә бар иде бит, бар файдасы!

    Әлегедәй хәтеремдә, бик тә нәни чагымда күземә арпа чыккан иде. Сызлавына түзәр әмәл юк! Әнкәем мине янып торган мич каршына бастырды да күлмәк итәгемне гармун күреге кебек җыеп тотып.кулына мичтән утлы күмер алып, ниндидер такмакка охшаш дога укый-укый, тәнгә тидермичә генә утлы күмерне берничә мәртәбә күлмәк аша төшерде. Нәрсә булды, дисезме? Кеше ышанмаслык хәл: икенче көнгә күземдә арпа дигәннең эзе дә калмаган иде. Әнием башка — гарәп телендәге догаларны да белгәндер, „белгәндер“ түгел, указлы мулла, үз заманының алдынгы фикерле гыйлем кешесе кулак Әхмәтнәби кызы бик күп белә иде догаларның андыен да, мондыен да. Тик, ни өчендер, әлеге арпа очрагында гына түгел, гел үз ана телебездәге догалар белән өшкерер иде күзеккәнен дә, тимерәвен дә…

    Баксаң, менә нинди гаҗәеп изге эш эшләгән бит Фирдүс Дәүбаш каршыма кертеп салган китабы белән!

    Ничектер, сүз арасында мин әңгәмәдәшем, инде хәзер бик тә яхшы танышым (аптырамагыз, кемнедер нигә икәнен дә белмичә, бер күрүгә үз итәсең бит ул!) Фирдүс Фәтхелисламовтан „Шигырь язмыйсызмы?“ — дип сорадым. «Юк шул әле… „ — диде ул. Ышанасызмы, мин аның „әле“ сенә тамчы да аптырамадым. Һәм чыннан да, очрашып сөйләшүебезгә бер атна үттеме-юкмы, ул инде бу юлы эш бүлмәмә унлап шигырь белән килеп керде. Һәр шигыренең тәмамланган өлешендә язылган вакыты күрсәтелгән: «10 ноябрь, 11 ноябрь, 12 ноябрь… „ Һич кенә дә гаҗәпләнмәдем мин бу хәлгә. Шулай була ул: Тәңредән вакыт җитсә, ага да китә ул шигырь! Төзелеш-рифмасында кайбер чатаклыклар булса да, Фирдүс үзе: «кулыгызга ручка тотып укыгыз, хата-кимчелекләрен әйтегез, төзәтегез“, — дисә дә, тимәдем, киресенчә: «Син яз да яз!“ — гына дидем.

    … Һәм менә көннәрдән бер көнне яңа — 2007 елга чыккач, Фирдүс Фәтхелислам янәдән эш бүлмәмә килеп керде. Бу юлы инде „Күңелемдә — киләчәк“ дигән кулъязма китабын каршыма салды. Кулъязма белән танышып чыккач, чыннан да китапка исемнең бик дөрес сайланганына инанасың. Китапның „Үзем турында“ дигән бүлек белән башланып китүе дә очраклы гына түгел. Әлеге истәлеге белән автор нәсел-нәсәбенең төп асылын, бу фани дөньяда очраклы гына кешеләр булмавын һәм шушы нәселне дәвам итүче Үзенә йөкләнгән бурычны да ачык чамалавын тәгаенли: „… Күк көчләре җиргә кеше дигән җанварларның чын йөзен өйрәнер өчен махсус җибәргән“ газиз әнкәсенең эшен дәвам итәсе бар бит Фирдүснең! Ул әлеге изге эшне дәвам итүен башлаган гына түгел, шул юлда шактый тирән эзләнүләр, ачышлар да ясарга өлгергән инде. Ачышлары аны шулкадәр тетрәндергән, ярсыткан ки, ул без адәм балаларын ялгыш адымнан туктатмакчы, исереклек йокысыннан айнытмакчы, тәүбәгә китермәкче булып көн-төн чаң сугарга әзер! Шуңа да ашыга, кабалана…

    Без — замана бәндәләре — бихисап күп информация шаукымында буталабыз. Арадан үзеңә бик тә кирәклесен генә сайлап алырмын димә, болганчык судан кемнең кулы белән җиңел генә балык эләктерә алганы бар?! Шуңадыр да, кайсы дөрес икәнлеген чамалап тормыйча гына, „әй“ дип кул селтәргә генә торабыз. Ә кул селтәүдән битарафлыкка — бер адым! Битарафлык исә әкрен-әкрен генә үз-үзеңне югалтуга китерә. Үз-үзеңне югалту исә миләтеңне, денеңне югалту дигән сүз!

    Хөрмәтле укучым! Сүземне артык озакка сузмыйча гына, Фирдүс Фәтхелисламның китабын тизрәк кулыңа алырга, күңелеңдәгене барларга, киләчәк турында уйланырга киңәш итәм. «Нигә соң монда проза белән поэзия бергә буталган, ислам диненә таяк селтәү, аның гасырлар буена килгән тәгълиматларына шикләнеп карау, мәҗүсилеккә өндәү, Тәңрегә табынуга чакыру чалымлана, шигырьләрен дә шомартасы бар икән әле… „ димичә генә укы син бу китапны, үзеңә сабак ит, «Без бәхет өчен яратылган“ дигәне белән монысын да өстәл китабына әверелдер! Үз акылың — үз бәхетең икәненә инан!

    Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА, шагыйрә, Татарстанныц атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы

    В начало ↑

    Фатклисламов Ф. Н. Язык и дух народа. — Казань: Изд-во
    Казанск. гос. университета, 2008. — 20 с.
    ISBN 978-5-98180-552-3
    Скачать ( PDF, 3.35МБ)

    В данной брошюре, в простой, всем понятной и доступной форме рассматриваются такие составные элементы заявленной в названии проблемы, как роль языка в становлении личности, язык как выразитель мировосприятия народа, язык и религиозная традиция, язык и историческая память. Названные аспекты, данные в совокупности, позволяют взглянуть на весьма сложную проблему совершенно по-новому.

    Предназначена для широкого круга читателей, интересующихся вопросами языка.

    В начало ↑

    Фирдус ДЕВБАШ. Татарские молитвы. — Казань:
    РИЦ „Школа“, 2009. — 136 с.
    ISBN 5-94712-001-1

    Данная книга явилась результатом многолетнего труда, в ней собраны татарские молитвы, которые вышли из широкого употребления ещё в семидесятых годах прошлого столетия в результате борьбы Советского государства с религиозными верованиями.

    Автор книги, известный учёный и писатель Фирдус Девбаш, предложил читателям волшебные тексты на татарском языке, но не ограничился только этим. Он разработал для национальных молитв соответствующие ритуалы, приемлемые для современного человека, то есть он вернул в нашу жизнь уже бывшие на грани исчезновения образцы духовного наследия народа. Автор, осуществив философский анализ татарских молитвословий, показал их важное значение в нравственном развитии общества, в достижении им счастья.
    Предлагаемое издание будет интересно широкому кругу читателей, всем, кто нуждается в национальных молитвах, станет полезным пособием и для писателей, этнографов, историков, специалистов по истории культуры.

    Подробнее об этой книге смотрите на странице „Татарские молитвы“.

    Фирдус Девбаш, Фирдүс Дәүбаш
    теги: Фирдус Девбаш, Фирдус Нурисламович Фатклисламов, татарский писатель, Казанский писатель и ученый
  • Фирдус Девбаш:




  • ← назад   ↑ наверх