• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фанавис Давлетбаев

    Сине юксынганда

    (шигырьләр)

    Сине юксынганда

    Гомерлеккә үз тиңемне
    Таптым дип йөргән идем.
    Мәңге бергә булырбыз дип
    Вәгъдәләр биргән идең.

    Хушлашмый да китеп бардың,
    Төшемдә түгел, өндә.
    Парсыз калган ялгыз коштай
    Юксынам сине көндә.

    Юк бер юату хәбәрең,
    Киттең дә син югалдың.
    Әйтче иркәм, кайдан эзлим,
    Кай тарафка юл алдың?

    Язмаганмы әллә безгә
    Бергә гомер кичерү.
    Белче иркәм, газап миңа
    Сине искә төшерү.

    Көндә сыкрап йөдәтә
    Йөрәктәне яралар.
    Ничек түзәрмен, тагын да
    Ерагайса аралар.


    Мәхәббәтне данладым

    Юкка түгел учак булып
    Ялкынланып янганым.
    Гомер буе шигырьләрдә
    Мәхәббәтне данладым.

    Ансыз яшәп булмаганын
    Күптән инде аңладым.
    Хисләремнән күккә чөеп
    Мәхәббәтне данладым.

    Чит итмәдем сагышларын
    Өзгәләнгән җаннарның.
    Чәчәкләргә кат –кат күмеп,
    Мәхәббәтне данладым.

    Данлаганга чыкты җаннан
    Чишмә булып ургылып.
    Яулады ул күңелемне
    Тыңлап туймас җыр булып.


    Сине көткәндә

    Чәчәк аткан күңел гөлләремне
    Назлы хисем белән сугардым.
    Ул гөлләрне сиңа бүләк итеп
    Тик бирергә инде соңардым.

    Аяз көндә яшен суккан төсле
    Көтмәгәндә ташлап китүең.
    Киткән яктан күзләремне алмый
    Юкка ахры сине көтүем.

    Көт кайтырмын диеп юатып
    Хат җибәрсәң инде ни була?
    Сизәсеңме, арабызда упкын,
    Торган саен ныграк убыла.

    Упкынын да ансын кичеп булыр
    Өмет канатлары барында.
    Әйтче иркәм, мин гаепле әллә
    Гомер буе яратканыма.

    Бер хәбәр дә алмый яшим ялгыз
    Билгесезлек җанны йөдәтә.
    Әй, сөеклем, сине сагындырып
    Сөю хисе яши йөрәктә.


    Юк сөеклем...

    Кем гаепле, синме, минме –
    Арабыз өзелгәнгә.
    Ташлашуның сәбәпләрен
    Син эзлә үзеңнән дә.

    Ялкып миннән, яхшыракны
    Табам дип өметләнеп,
    Хушлашуны кирәк тапмый
    Истә ташлап киткәнең.

    Артыңнан эзләп бармадым,
    Тыеп калды горурлык.
    Беләсең бит күңелемдә
    Хыянәткә урын юк.

    Күзләремне алмасам да
    Син ташлап киткән юлдан,
    Юк сөеклем, мәхәбәттә
    Буласы инде булган.

    Оныт дисең

    Хәтереңнән алып ташла,
    Оныт дисең үткәнне.
    Тәүге тапкыр сөйгәнемнең
    Ирененнән үпкәнне.

    Дөньяның бер яме калмас
    Онытып булса ул тәмне.
    И җаным, ничек онытыйм
    Яшьли сөйгән иркәмне.

    Оныт дисең коры гына,
    Яңартма яраларны.
    Югалтканга өметләнмә,
    Тап башка яңа ярны.

    Сөюем көчәя генә
    Син оныт дигән саен.
    Әйтмә башка син ул сүзне,
    Юк, булмый җаныкаем!


    Сөю тойгылары кабынганда

    Биттән сыйпап назлап исә алар –
    Таныш җилләр, чыксам урамга.
    Онытмады микән минем иркәм,
    Нишли икән димен ул анда.

    Күңел өчен ара ераклыгы
    Мөһим түгел икән, күрсәнә.
    Һаман да шул сөю тойгылары
    Сиздермичә генә йөрсәм дә.

    Һаман да шул сөю тойгылары
    Күңелемдә дөрләп кабына.
    Кайчан кайтыр диеп өзгәләнәм
    Яшермимен иркәм, сагынам.

    Ара ерак. Һич тә белмим ансын –
    Синең күңелеңдә ни гамьдер.
    Күктә кояш тик бер булган кебек
    Син дә минем өчен бердәнбер.

    Сине генә сөям. Мәхәбәттә
    Кисәкләргә инде бүленмәм.
    Көн тудымы кабат өметләнеп
    Хатлар көтәм, иркәм, үзеңнән.


    Мәхәббәтем исән

    Сагынганда алып карар өчен
    Фотаң һаман миндә саклана.
    Син әйтәсең кебек миңа аннан:
    Мәхәббәтне берүк таплама!

    Яшьлек ярын онытмадым дисәм
    Уйлар кемдер бу бит исәр дип.
    Җанда сулмас тере чәчәк сыман
    Мәхәббәтем һаман исән бит!

    Юкса күптән беткән булыр идем,
    Ул исәнгә мин дә яшимен.
    Ничек булган шулай мәхәббәтем –
    Беркемнән дә аны яшермим.

    Аңлагандай йөрәк хисләремне
    Елмаясың иркәм нур чәчеп.
    Соңгы шатлык - калган миңа, иркәм,
    Фотаң белән яшәү серләшеп.


    Синең караш

    Җаныма балзам шикелле
    Синең караш ягымлы.
    Күрерменме миңа карап
    Бер елмайган чагыңны.

    Күрсәм күңелемне аздыра –
    Синең караш сихерле.
    Көн буе исереп йөрим
    Гипнозланган шикелле.

    Дәртле тойгылар уята –
    Синең караш назлыдыр.
    Еш татысам ул карашны
    Акылымнан яздырыр.

    И җаныем чынлап әйтәм
    Синең караш исертә.
    Ул шунда ук җанда – тәндә
    Сөю хисе кичертә.

    Таңда туган кояш төсле
    Синең караш яктыдыр...
    Сихерләгән ул карашка
    Карамавым яхшыдыр.


    Лаек син мәхәббәткә

    Синең зәңгәр күзләреңдә
    Моңлану бар, сагыш бар.
    Бәхетле дә, бәхетсез дә -
    Төрлечә шул язмышлар.

    Ипләп кенә орынсаң да
    Китәрсең күк түгелеп.
    Инде күптән яшисеңдер
    Сагышларга күмелеп.

    Сиздермәскә тырышсаң да
    Җаның ялгыз икәнен.
    Таныйсыңдыр гомереңнен
    Сагышланып үткәнен.

    Тыштан горур кыйлансаң да
    Мохтаҗ син мәрхәмәткә .
    Серләреңне яшерсәң дә
    Лаек син мәхәббәткә.


    Мәхәббәт хакында

    Белсә Ходай гына белер
    Кем кемне яратадыр.
    Хыянәтләр кабатланып
    Йөрәкне канатадыр.

    Сөям дигән сихерле сүз
    Аңыбызны томалый.
    Күңел кат – кат алданса да
    Булмый аны тыңламый.

    Мәхәббәттә буталган шул
    Ялганы да, чыны да.
    Татлы ләззәт алабыз да
    Яшь түгәбез соңында.

    Аз – маз гына хаталансак
    Черки төсле безлибез.
    Сөю ташлап китсә безне
    Гаеплене эзлибез.

    Чын булмаган мәхәббәт дип
    Гүя ачыш ясыйбыз.
    Күперләрне яндырабыз,
    Нәфрәттән ярсыйбыз.

    Аңламыйбыз мәхәббәтнең
    Иң татлы хис икәнен.
    Күңелләрдә урын тапмый
    Инде үтеп киткәнен.


    Син ул

    Күреп күзем ияләшкән
    Түгел син меңнән берем.
    Җирдә тиңдәше булмаган
    Син – минем бердәнберем!

    Бер күрүдә әсир иттең,
    Яуладың күңел түрен.
    Гомеремә ямь өстәүче
    Син ул алтын бөртегем!

    Иркәм назлы карашыңнан
    Юк беркайчан туясым.
    Күгемдә якты балкучы
    Син ул сүнмәс кояшым!


    Гүзәллек алиһәсенә

    Синдәй ханымнар сирәк ул
    Матур гөлдәй балкып торган.
    Карашы белән сихерләп
    Гел үзенә тартып торган.

    Карап һич тә туялмаслык
    Чын билләһи сөйкемле син.
    Елмайганда нурга күмгән
    Таң кояшы шикелле син!

    Бу дөньяда матурлыкта
    Чын билләһи юктыр тиңең.
    Тылсым белән өретелгән
    Атлап йөрүең дә синең.

    И гүзәллек алиһәсе
    Күңелгә хуш, затлыдыр син.
    Карашыңнан исертерлек
    Назлыдыр син, татлыдыр син!


    ... дисең

    Яратаммы, яратмыйммы –
    Барсын сөйли күзләр дисең
    Күңелемне һич эретми
    Синең татлы сүзләр дисең.

    Мин бит синең Ләйләң түгел,
    Йөрмә Мәҗнүн булып дисең.
    Өзгәләнеп яратсаң да
    Минем хакта оныт дисең.

    Синең өчен мәңгелеккә
    Мин бит сүнгән учак дисең.
    Ялгызлыкны өстен күрә
    Минем кайнар кочак дисең.

    Әкәм – төкәм булып яшә,
    Читкә күзең салма дисең.
    Икегә бит ярылалмыйм
    Хәлләремне аңла дисең.

    Хисләреңдә бул тыенкы
    Айгазыма, азма дисең.
    Минем хакта үрсәләнеп
    Башка шигырь язма дисең.

    Мин яраткан ханымнарның
    Булдың син иң серлесе.
    Үземә тиз табындырган
    Гаҗәеп сихерлесе.

    Күз сирпеп кенә караган
    Сөйкемлесе, сүзсезе.
    Мәхәббәтне кире каккан
    Түгел ләкин хиссезе.

    Синең кебек күңелемне
    Сихерләүче табылмас.
    Учак төсле бер сүндеме
    Сөю уты кабынмас.


    Яз чәчәге – умырзая

    Яз чәчәге – умырзая,
    Көтми көн җылынганын.
    Әй сөеклем, сизәсеңме
    Күңелдә җырым барын.

    Яз чәчәге – умырзая,
    Килә кулга аласым.
    Килә иркәм сине назлап
    Озаклап юанасым.

    Яз чәчәге – умырзая,
    Әллә соң ул син микән?
    Бер күрүдә яраттырган,
    Күңелне әсир иткән.

    Умырзая – таныш чәчәк,
    Үсә ул ялан – кырда.
    Вәгъдә бирәм гомерлеккә
    Тик сине яратырга.


    Сәлам юллыйм сөйгәнемә

    Күктә очкан кошлар аша
    Сәлам юллыйм сөйгәнемә.
    Таң кояшы ирештерсен
    Сәлам юллыйм чибәремә!

    Сабыр булсын минем иркәм
    Борчылмасын, кайгырмасын.
    Кайтыр юлда ярсу җилләр
    Канатларны каермасын.

    Күңеле тулып ташса да
    Чит – ятларга сер бирмәсен.
    Түзем булсын, моңаймасын,
    Сагынса да сиздермәсен.

    Җитез кошлар сәламемне
    Тизрәк аңа ирештерсен.
    Иркәм минем шатлыгыннан
    Гел елмаеп – көлеп йөрсен.


    Сылу кызга

    Моңсу көздә сине уйлап
    Ашкына йөрәк язга.
    Күңелемне җылытырсың,
    Күмәрсең кебек назга.

    Әле берни булмаса да
    Икебез арасында.
    Әй, сылу кыз сөю тоеп
    Тибрәләм карашыңда.

    Бар бит әле карашыңнан
    Эреп юкка чыгуым.
    Сизәсеңме, һуштан яздым
    Сине күреп, сылуым.

    Килә гел назлап торасы
    Сине – яшьлек гөлемне.
    Нурлар чәчеп елмайдың да
    Яуладың күңелемне.


    Яшьлек ярыма

    Кулъяулыгың – соңгы бүләк,
    Түш кесәмдә һәрчак йөртәм.
    Мин кадерләп саклыйм аны,
    Сагынганга сине, иркәм.

    Уртак яшьлек хаталары,
    Уртак күңел ярабыз да.
    Күптән кичеп чыгалмаслык
    Тирән упкын арабызда.

    Югалтуым – гомерлеккә
    Сорамыймын син кайда дип.
    Сорадыммы әйтерсең күк
    Үкенүдән ни файда дип.

    Әйтче иркәм, җилләргәме,
    Серләремне сөйлим кемгә?
    Яшьлектәге сөйгән ярым
    Минем күңел һаман синдә.


    Яралы йөрәк

    Яшлегемдә хыялымда
    Уйнадым йолдыз атып.
    Уйнасам да тик булмады
    Гомерлек сөю татып.

    Язлар үткән, көзләр җиткән,
    Ерак яшьлек таңнары.
    Яшьлектәге югалтулар
    Газаплый ул җаннарны.

    Күптән инде күңелемдә
    Йолдыз булып кабындың.
    Сине уйлап мин кабаттан
    Яшьлегемне сагындым.

    Ни хәл итим, сөйгәнемнең
    Юк бернинди җавабы.
    Атылган кош ул мин булам,
    Йөрәк мәңге яралы.


    Казан матур

    Казан матур, Казан матур,
    Казан матур сылуым.
    Күңелемә хуш киләдер
    Синең анда булуың.

    Ул Казанның урамнары
    Тар булса да таш кына.
    Аз гына күрми торсам да
    Күңел сиңа ашкына.

    Күгәрченнәр җыелышкан,
    Чыгып җимнәр сиптеңме?
    Дүрт күз белән өметләнеп
    Килүемне көттеңме?

    Үсеп җиткәч талга кунып
    Сайрый былбыл баласы.
    Җаныкаем син булганга
    Матур Казан каласы.


    Сагыну

    Киек казлар тезелешеп
    Китәләр җылы якка.
    Гомерлеккә табынганым,
    Сагынганым еракта.

    Исән кайтуларын теләп
    Озатам мин кошларны.
    Булмый икән, булмый дуслар
    Үзгәртеп язмышларны.

    Язлар җиткәч кайтыр кошлар,
    Кайтмас әмма сөйгәнем.
    Гомергә дә оныталмыйм
    Сау бул иркәм дигәнен.

    Инде күптән хат – хәбәр юк
    Минем сөйгән ярымнан.
    Соңгы сулышыма кадәр
    Китмәс ул күз алдымнан.


    Бер сүзең җитә

    Көндә сыкрый, төндә сыкрый
    Күңелдәге яралар.
    Сагышлардан, газаплардан
    Кем соң мине аралар?

    Вакыт үтеп, көне җитеп
    Яралар төзәлерме?
    Син иркәмне югалтуга
    Күңелем түзәлерме?

    Сызландырган яраларны
    Бәлки еллар дәвалар.
    Юк шул иркәм якынаймый,
    Ерагая аралар.

    Авыр йөктәй йөртәм җанда
    Син салган яраларны.
    Сөям дигән сүзең җитә
    Төзәтергә аларны.


    Уен

    Яныңнан узып барганда
    Йомарланган кар аттың.
    Кар аттың да, хәйләкәрем,
    Син үзеңә караттың.

    Тиз кушылдым уеныңа,
    Мин җавапсыз калмадым.
    Бер – бер артлы сиңа очты
    Йомарланган карларым.

    Шунсы сәер, ул чагында
    Авыртуны тоймадык.
    Арып җиргә егылганчы
    Кар атышып уйнадык.

    Юкка гына булмаган шул
    Йомарлап кар атуың.
    Ул булган тәүге очкыны
    Гомерлек яратуның.

    Торып берни булмагандай
    Киттең син сылу гына.
    Йөрәгемдә юшкын төсле
    Калды юксыну гына.


    Йозактагы күңел

    Күпме шигырь яудырсам да
    Тып – тыныч синең тараф.
    И җаным, миңа карата
    Нигә соң син битараф?

    Күзеңдә нур, җаныңда җыр,
    Хиссез дә түгелсең бит.
    Әкәм – төкәмдәй бикләнеп
    Яшәвең күңелсез бит.

    Горурлыгың кыйммәт сиңа –
    Имештер сер бирмисең.
    Керпе төсле йомылгансың –
    Берни дә сиздермисең.

    Мәхәббәткә битарафлык-
    Акылдан шашуыңмы?
    Берничек тә аңлап булмый
    Сөюдән качуыңны.

    Янда гына син йөрсәң дә,
    Хисең белән еракта.
    Кат – кат бикле, юк ачкычы –
    Синең күңел йозакта.


    Атылган йолдыз

    Багып күгемә бер көн төнемдә
    Уйларга талып йолдыз күзләдем.
    Хыялда кабат кайтып яшьлеккә
    Тапмасмынмы дип сине эзләдем.

    Уемны минем сизенгән төсле
    Атылды кинәт якты бер йолдыз.
    Күрсен дигәндәй эзен калдырып
    Атылды йолдыз. Мин калдым ялгыз.

    Атылды йолдыз мизгел эчендә,
    Якында гына – түгел күгемнән.
    Һич көтмәгәндә яшьлек язында
    Атылды йолдыз күңел түремнән.

    Җанда мәңгелек яра калдырып,
    Атылган йолдыз син ул, син иркәм!
    Табармын диеп эзләвем юкка –
    Ул сүнде инде, күрмәмен бүтән.


    Сөмбелә

    Әллә юри шаяртамы,
    Яратамы – кем белә.
    Аңлый алмыйм һич күңелен,
    Серле кыз ул Сөмбелә.

    Йөрәгеңне ачып салчы
    Әй Сөмбелә, Сөмбелә.
    Әйтсәм әйтим инде күптән
    Күңелемдә син генә.

    Түзә алмыйм, эреп китәм
    Елмаеп каравына.
    Сихерләнәм сөю угын
    Йөрәккә кадавына.

    Ә ул һаман миңа карап
    Елмаядыр, көләдер.
    Йөрәгемне әсир иткән
    Серле кыз – Сөмбеләдер!


    Хыялым кызы

    Синең матурлыкны күреп
    Ак каеннар көнләшер.
    Күктә генә булса булыр,
    Юктыр җирдә тиңдәшең.

    Тал чыбыктай зифа буең,
    Кояшка тиң карашың.
    Җир өстеннән атламыйсың,
    Гүя йөзеп барасың.

    Карурманны хәтерләтә
    Ул озын толымнарың.
    Аккош канатына охшаш
    Җәйсәң, нәфис кулларың.

    Пешеп балланган чиядәй
    Ул алсу иреннәрең.
    Нәзакатле елмаясың
    Сикерткәләп иңнәрең.

    Орынасы килеп тора
    Сыгылмалы билеңә.
    Күрдем исә карап туймыйм
    Сиңа – матур гөлемә.

    Чылтырап аккан чишмә төсле
    Синең моңлы тавышың.
    Әй сөйкемле хыял кызы –
    Син иң татлы сагышым.


    Сәер аңлашу

    Бик яратыр идем дә бит,
    Битараф күңел дисең.
    Сырпаланып йөрмә янда,
    Синеке түгел дисең.

    Чит – ятларга чишәмме соң
    Йөрәкнең серен дисең.
    Сөям сине дип әйтергә
    Әйләнми телем дисең.

    Бер генә көн күрмәсәм дә
    Дисең: «Ник күренмисең?»
    Ышанып бетмә сүземә,
    Ни әйтмәс телем дисең.


    Сагыш синең карашыңда

    Бар җиһанга аклык иңгән –
    Тагын бар да кар астында.
    Сүз табалмыйм юатырга
    Сагыш синең карашыңда.

    Көйрәп янган учак төсле
    Сагыш синең карашыңда.
    Ниләр булды, әйтче җаным,
    Икегезнең арасында?

    Әйтче җаным сөйгән ярың
    Ташлап сине китте мәллә?
    Ятлар кереп арагызга
    Инде бар да бетте мәллә?

    Ниләр булды, ник моңсу син,
    Сөйлә миңа ашыкмыйча.
    Сагышланма, бу дөньяда
    Бар нәрсә дә вакытлыча.

    Ышан, тиздән сагышыңны
    Шатлыкларың алыштырыр.
    Бер якны да киметмәүче,
    Тигезләүче язмыштыр ул.


    Син

    Көзләрдә дә чәчәк аткан
    Матур гөлгә тартымдыр син.
    Дөньяда мин күреп белгән
    Иң сөйкемле хатындыр син.

    Сер бирмичә йөресәң дә
    Күңелемә якындыр син.
    Гел үзенә магнит төсле
    Тартып торган хатындыр син.

    Башын җуйган мин юләрне,
    Хисләреңдә атындыр син.
    Дәрте ташкан, татлы, назлы
    Гаҗәеп бер хатындыр син.

    Мин Мәҗнүнне зәңгәр күктә
    Тургай итеп талпындыр син.
    Хисләрен тирән яшергән
    Бик тә серле хатындыр син.

    Кабындымы озак сүнмәс
    Дөрләп торган ялкындыр син.
    Менә ул дип чын ихластан
    Мин сокланган хатындыр син.

    Кыйммәтенә тиң булмаган
    Гаҗәеп саф алтындыр син.
    Күңелемне сихерләгән
    Мин яраткан хатындыр син.

    Нур сибүче кояш төсле
    Күңел белән матурдыр син.
    Гомер буе мине эзләгән,
    Мин теләгән хатындыр син!


    Әйт җаныем...

    Инде беркем ача алмас,
    Синең күңел йозактамы?
    Эчтән бикләнеп яшәвең
    Әйт җаныем, озаккамы?

    Әллә инде сизмисеңме
    Язның килеп җиткәнен дә.
    Әле һаман сагышланып
    Яшисеңме үткәнеңдә?

    Кабынып китүдән шүрләп
    Хисләреңне тыясыңмы.
    Ә чынында син үзеңне
    Бәхетле дип тоясыңмы?

    Башка мәхәббәт утында
    Ялкынланып янмыйсыңмы.
    Читлектәге кош шикелле
    Яшәвеңне аңлыйсыңмы?

    Кыек басмагаем диеп
    Син һаман да шүрлисеңме.
    Вакыт көтми. Алтын кебек
    Гомер үтә күрмисеңме?

    Яраланган җәнлек төсле
    Әллә соң син тозактамы?
    Эчтән бикләнеп яшәвең
    Әйт җаныем, озаккамы?


    Табармын күк

    Җирдән эзләп тапмагачтын
    Күктән сине эзләдем.
    Тиккә түгел төннәремдә
    Йолдызларны күзләвем.

    Охшатам сине сихерле
    Абага чәчәгенә.
    Чын күңелемнән ышанам
    Кайдадыр яшәвеңә.

    Таң кояшыдай нурланып,
    Елмаеп, балкып – көлеп.
    Көтмәгәндә син каршыма
    Килеп чыгарсың кебек.

    Өмет уты сүнмәгәндә
    Юк, туктамам эзләүдән.
    Язларымда тапмаганны
    Табармын күк көзләрдән.

    Табармын күк, белмәсәм дә
    Синең кайда икәнне.
    Гомер буе күңел белән
    Өзелеп сөйгән иркәмне.

    Боек көзнең сары яфраклары
    Аунап ята җирдә - күрсәнә!
    Яшел чагын сагынам аларның
    Гомер инде көзгә керсә дә.

    Юк, күңелне алдап булмый аны,
    Яшелеккә ныграк тартыла.
    Тартылса да күңел яшь сылуга
    Сөю сүзен әйтми – тартына.

    Чигенә күңел, үтеп китсен сылу,
    Тиң түгелен сизә, күрәсең.
    Аңлап була, тыеп кына булмый
    Күңелдәге хисләр көрәшен.

    Күңел – кош ул. Алда чиксез киңлек.
    Канаты бар очмый калалмас.
    Күктә парлап очу тик хыялда,
    Соң шул инде, безгә ярамас.


    Мунча

    Тәндә биеп торганда
    Мунчаның себеркесе,
    Чабынып күрсәтербез -
    Җитсен генә эссесе!

    Их эссесе, эссесе –
    Колакларны пешерә!
    Эссе – җан рәхәте
    Мунча сөйгән кешегә.

    Ташлар чыжылдап тора,
    Тәннәр ут кебек яна.
    Мунчадан да рәхәт җир
    Бар микән соң дөньяда?!

    Кат –кат чабынып алабыз
    Тәнгә бетмәс шифаны.
    Әйе, шуңа да инде
    Яратабыз мунчаны.


    Баҗайлар җыры

    Борын асты да кипмәгән
    Түгел инде малайлар.
    Сез кем диеп сорасагыз –
    Безме? Без ул – баҗайлар!

    Кемнәргәдер энекәшләр,
    Кемнәргәдер агайлар.
    Бер бабайның кияүләре –
    Без инде ул баҗайлар.

    Күп калмаган, үзебез дә
    Булырбыздыр бабайлар.
    Әйе без ул шаян сүзле,
    Шат күңелле баҗайлар.

    Күңел белән охшашканбыз –
    Моны кем дә абайлар.
    Бер – беребезгә терәк булып
    Гомерлеккә кирәк булып
    Яшик җирдә, баҗайлар.


    Хыял дөньясында

    Гүя ул тылсымлы таяк,
    Кулымда каләм минем.
    Чиге юк очсыз – кырыйсыз
    Күңелдә галәм минем.

    Тылсымлы таякны селкеп
    Шул галәмгә юл алам.
    Ни дә булса таптым диеп
    Көн дә шулай юанам.

    Чынында галәм дигәнем
    Ул – минем хыял дөньям.
    Шигырьләр иҗат итәм дә
    Ямь табып яшим шуннан.

    Саный китсәң күптә түгел
    Яраткан шөгыльләрем.
    Миннән бәхетле кеше юк
    Туганда шигырьләрем.


    Үтте ул чаклар

    Тормышымда уңга – сулга
    Авышкан чаклар булды.
    Яшәвемне аңлап бетми
    Ялгышкан чаклар булды.

    Шөкер димен үз – үземә,
    Үтте инде ул чаклар.
    Шуны беләм, ялгышлардан
    Саклансаң Ходай саклар.

    Рәхмәтем зур – саклый Ходай,
    Шөкер әлегә исән.
    Мин хәзер һәр гамәлемдә
    Җиде үлчәп бер кисәм.


    Хатын – кызларга

    Хәтерләтеп яз килүгә
    Чәчәк аткан гөлләрне.
    Матурлык белән сихерләп
    Яулыйсыз күңелләрне.

    Кояш балкып чыккан төсле,
    Җибәрсәгез елмаеп.
    Сезнең ягымлы караштан
    Дөнья китә нурланып.

    Сезнең зифа сынны күреп
    Ак каеннар көнләшер.
    Матурлыкта бу дөньяда
    Юк ул сезгә тиңләшер.

    Атламыйсыз, аккош төсле
    Гүя йөзеп йөрисез.
    Матур атлап күңелләрне
    Сихерлисез юри сез.

    Бактың исә чын тормышта
    Сез гади дә, тыйнак та.
    И алиһә гүзәл затлар
    Күркәм шул сез чынлап та.

    Һәм җитмәсә өстәвенә
    Сез сабыр да, эшчән дә
    Дөнья күләм хөрмәтләүгә
    Лаек сез дөрестән дә.

    Шуңадыр да асыл затлар
    Сезгә назлап дәшәбез
    Моннан соң да безне шулай
    Сокландырып яшәгез!


    Таптым сине

    Күпме эзләп хыялымнан
    Таптым сине, таптым.
    Көтмәгәндә күңел гөлем
    Кабат чәчәк атты.

    Таптым сине бәгырькәем,
    Шау чәчәкле язда.
    Таптым сине күңелкәем
    Сусаганда назга.

    Таптым сине, капылт кына
    Күктән бәхет иңде.
    Таптым сине гомерлеккә,
    Юк югалтмам инде.

    Таптым сине, шатлыгымнан
    Канат иңнәремдә.
    Сизәсеңме, әй сөйгән яр,
    Күңел синдә генә.


    Соңару

    Ул бит күктәге кош өметеңне
    Өз син дигәннәре чын икән.
    Миңа иркәм сине яратырга
    Соң икән шул инде, соң икән.

    Яшьлегемнең моңсу хатирәсе
    Сөю калды ерак үткәндә.
    Кайда идең иркәм, кайда идең
    Мин тилмереп сине көткәндә?!

    Язмыш буранына юлыктыңмы,
    Адаштыңмы килер юлыңда?
    Ни булса да иркәм ни булса да
    Соң шул инде бергә булырга.

    Шаулы язым сизелми дә үткән
    Кайтарып шул булмас ул чакны.
    Соң бит инде иркәм, җәфаланма,
    Кабызам дип сүнгән учакны.


    Яратучы табылыр

    Янымнан узып барасың
    Сүз дәшергә кыймыйча.
    Йөрәктәге дөрләп янган
    Сөюемне тоймыйча.

    Әгәр иркәм яратмасаң
    Яратучы табылыр.
    Күңелдәге сагышларны
    Таратучы табылыр.

    Узу кирәк иде микән
    Күрмәмешкә салышып.
    Булмас иркәм, булмас ахры
    Синең белән кавышып.

    Күреп торам, сизеп торам –
    Ятларда синең күңел.
    Ятларда шул синең күңел,
    Димәк мин тиңең түгел.


    Сөюгә тугрылык

    Дөнья гиздем якты хыялымда
    Эзләсәм дә сине тапмадым.
    Йөрәгемдә тәүге сөю хисен
    Син иркәмә диеп сакладым.

    Көзгә кердем, һаман сине көттем
    Тапмасам да өмет өзмәдем.
    Гаҗәп түгел, гаҗәп түгел иркәм
    Еллар аша сине эзләвем.

    Сине уйлап җаным өзгәләнә
    Сөю сукмагында ялгызым.
    Коенамын сагыш диңгезендә,
    Нигә шулай минем язмышым?

    Сак белән Сок төсле табышалмый,
    Кавышалмый гомер үтәрме?
    Әй мәхәббәт, соңгы сулышкача
    Синең килүеңне көтәрмен.


    Бар ул сөю

    Мәхәббәтем тапмадым дип
    Утырма дустым елап.
    Озакласа, килми торса
    Үзең чык аны юллап.

    Бар ул җирдә бар ул сөю
    Йөрәкне яулый алган.
    Ялкын сибеп күңелеңнең
    Учагы булып янган.

    Бар ул сөю табындырган,
    Тезләндергән каршында.
    Шатлыкка да, сагышка да –
    Әзер бул син барсына.

    Бар ул сөю, белмәгәндәй
    Кайда диеп сорама.
    Бар ул сөю – ул йөрәктә,
    Тап син аны соңарма!


    Гомер көзендә

    Хушлашабыз дидең көтмәгәндә,
    Синсез ничек инде түзәрмен.
    Йөрәгемә уктай әй кадалды
    Китәм инде дигән сүзләрең.

    Кояшы юк болытлы көн сыман
    Моңсу иде иркәм карашың.
    Ник сизмәдем икән шул чагында
    Гомерлеккә ялгыз каласын.

    Киек казлар сине иярттеме,
    Кай тарафка икән китүең?
    Гомер көзе, алданмачы йөрәк –
    Мәгънәсе юк инде көтүнең.

    Бирешмәче берүк түзсәнә дип
    Юатамын кат –кат җанымны.
    Матур төш күргәндәй искә алам
    Синең белән булган чагымны.


    Тәүге мәхәббәт

    Яшьлектәге тәүге мәхәббәт
    Җыр булып күңелдә кабынды.
    Яз саен исемә төшерәм
    Бәхетле шул гашыйк чагымны.

    Яшьлекнең ул язы еракта
    Кайтарып булмас шул кабаттан.
    Юк иркәм, юк хисләр сүнмәгән,
    Һаманда мин сине яратам.

    Туктаусыз сөюгә сусаткан
    Син татлы сагышым күңелдә.
    Гомернең көзләре җитсә дә
    Һаман син йөрәкнең түрендә.

    Мин көтәм күптәннән, кайчан соң
    Сөеклем кил диеп дәшәрсең.
    Үзең бик еракта булсаң да
    Хыялда син мәңге яшәрсең.


    Синең хакта

    Очрамаган булсаң тормышымда
    Нишләр идең икән дисеңме.
    Еллар аша якты хыялымнан
    Эзләп табар идем мине сине.

    Сөюемне җиһан ишетсен дип
    Кабатлыймын синең исемне.
    Балкып чәчәк аткан иң хуш исле
    Яз гөленә тиңлим мин сине.

    Чибәрләр күп, җаным сихерләнгән –
    Тик күрәсе килә гел сине.
    Мизгелгә дә, хәтта төшемдә дә
    Югалтудан куркам мин сине.

    Син ул минем тәүге мәхәббәтем,
    Уятучы назлы хисемне.
    Татлы сөю талисманы итеп
    Йөрәгемдә йөртәм мин сине.




    (дәвамы)
    Фанавис Давлетбаев
    стихи на татарском языке.
  • Фәнәвис Дәүләтбаев:
  • Мәкальләр һәм әйтемнәр. 1
  • Мәкальләр һәм әйтемнәр. 2
  • Сине юксынганда (шигырьләр)
  • Таныш халәт (шигырьләр)
  • Юморескалар һәм скетчлар




  • ← назад   ↑ наверх