• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фанавис Давлетбаев

    Мәкальләр һәм әйтемнәр. 2

    Максатсыз кеше – канатсыз кош.

    Елганы буып була, әмма туктатып булмый.

    Кычыткан сайлап чакмый.

    Алга дип кычкыра, ә үзе артка бара.

    Ялган төрле, хакыйкать бер генә була.

    Мичне корым, кешене гайбәт каралта.

    Чыркылдап кына моңлы булып булмый.

    Бүре бар җирдә куян посып кына яшәргә мәҗбүр була.

    Һәр елмаю эчкерсез була алмый.

    Сандугач алкышламасаң да сайрый.

    Үгез тәкә белән сөзешеп маташмый.

    Елан булып тугач чакмый чараң юк.

    Кычкырасы килгән әтәч вакытка карап тормый.

    Упкын төбеннән тау түбәсен күзәтүдән ни файда.

    Җырга һәйкәл кирәкми, чәчәкләр дә җитә.

    Кешенең сүзенә карама, эшенә кара.

    Гәүдәң нинди – шәүләң шундый.

    Кайчагында тәгәрмәчкә сылынган балчык та арбаны туктата ала.

    Бүреләр өере каршында куян булып кыланмыйлар.

    Куркак посып калганда ахмак утка керер.

    Хәлдән тайганчы сугышмаса әтәч буламыни.

    Чама хисе һәр нәрсәдә булырга тиеш.

    Фани дөньяда эшләмәгәнеңне ахирәттә табармын димә.

    Вакыт агышында гомер тамчы гына.

    Бер йолдыз атылганнан гына күк матурлыгын җуймый.

    Таң аткач кояш баемый калмый.

    Белмәгән эш тиз ардыра.

    Мәхәббәтнең угы – хыянәть, төбәү ноктасы – йөрәк.

    Буш кул белән аю өстенә бармыйлар.

    Дары мичкәсе янында ут кабызмыйлар.

    Әкәм-төкәм булып тугач бикләнеп яшәргә туры килә.

    Чәчәк белән сыйланган сыерда соклану хисе туа алмый.

    Чоры нинди җыры шундый.

    “Иркәли җанны ягымлы көйләр”, - дип җырлап җибәргән ди песи, тычканның кыштырдавын тыңлап.

    Дошманнарны арттыруы җиңел, дусларны табуы кыен.

    Гел үз фикерен генә алга сөргән кеше иртәме соңмы барыбер уңышсызлыкка юлыга.

    Ышаныч ике яктан да булганда гына уңышка исәп тотып була.

    Куркаклык кешене колга, ялагайлык сатлык җанга әверелдерә.

    Кояш тигез җылыткандай кешеләргә тигез карарга өйрән.

    Иң яман кеше – синең белән яхшы мөгәләмәдә кыйланып артыңда пычак кайрап торучы кеше.

    Дөнья камил: анда берни дә артык яки ким түгел.

    Бүре чебен аулап маташмый

    Матурлык соклану да, табыну да, нәфрәт тә, көнләшү дә тудыра ала.

    Яшәү төрле булган кебек үлем дә төрле.

    Вакыт сиздерми генә бар нәрсәне үзенә йотып бара.

    Файдасыз гамәлләр гомерне чирдән дә битәр кыскарта.

    Вакыт акча түгел – аны саклауга куеп та, югалтсаң кире табып та булмый.

    Тау каршына каланча кормыйлар.

    Шайтаннар оясында фәрештә була алмассың.

    Йөздәге җыерчыклар гомернең якты буразналары.

    Күк – ерак яшеренгән серле сандык.

    Эт мәчене, эшчән ялкауны сөймәс.

    Күк хыял өчен, җир яшәү өчен кирәк.

    Кайчагында үзеңне кирәксез итеп тойган чаклар да була.

    Җирдә тудым, җирдә яшәдем, җиргә китәм.

    Елап үз теләгенә ирешү сабыйга гына килешә.

    Һәркем үз җаен гына кайгыртканга эш бармый.

    Эчемдәге тышымда дип яши торган чак түгел.

    Бер явыз кеше дә үзен хәшәрәт дип санамый.

    Кулыннан эш килмәгән зарлануга күчә.

    Сине яратмаганга гына ул кешене дошманга санама.

    Каршы бармый гына тауга якынаеп булмый.

    Бар кешегә дә тауның биегенә күтәрелү тәтеми.

    Юлың тауга килеп төртелгәч менми булмый.

    Таудан күргән белән үзәннән күргән бер түгел.

    Җилне тоеп, тавышын ишетеп кенә була, күреп булмый.

    Һәркем үзен генә хаклы санаганга татулык юк.

    Хайваннар дөньясындагы тәртипкә исең китәрлек. Безгә алардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе.

    Табигатьтән читләшеп ерткычларга әверелдек.

    Вакытта шәм төсле балкып янабыз да әкеренләп эреп юкка чыгабыз.

    Без түгел, вакыт җиңүче.

    Соңгы сулышта вакыт безгә мат куеп өлгерә.

    Тормыш төпкелендәгеләрнең чуты-саны юк. Аларның хәле минекеннән күпкә аянычрак дип кайгылы чагымда үземне юатам.

    Теләк бар чакта мөмкинлек булмый. Мөмкинлек булгач теләк сүнгән була.

    Кызганучы да, юатучы да кирәкми, ярдәм итүче кирәк.

    Аңларга түгел, тыңларга теләүче дә күренми.

    Төнге тынлык тартып киерелгән кыл кебек теләсә кайчан өзелергә мөмкин.

    Телен тыймавы аркасында башы тукмалудан чыкмый.

    Такылдаганчы сагыз чәйнә - файдалырак булыр.

    Үткәнне үзгәртеп булмый.

    Күпне күрмәсәң, ишетмәсәң тыныч яшәрсең.

    Матур күңел гөлбакча сыман – хозурландыра.

    Нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, димәк мин моны ихластан теләгәнмен.

    Көч – ул вакытлы гына өстенлек. Файдаланып калырга онытма.

    Бәхет бар кешегә дә тигез елмаймый.

    Хокук даулый башласаң шундук бурычларыңны исеңә төшерәләр.

    Күп зарланабыз, әмма файдасы гына юк.

    Тормыштан канәгать булу өчен туктаусыз нәрсәгәдер ирешеп торырга кирәк.

    Зар һәркемдә дә бар.

    Артыннан эткәч менүен менде. Карарбыз ничек төшәр.

    Бездә кеше сәләткә карап түгел, блатка карап күтәрелә.

    Түрәгә каршы дәшү – үз кулың белән үзеңә хөкем карары язуга тиң.

    Гадел җиңү генә данлауга хаклы.

    Көчле миһербанлы да, явыз да була ала.

    Әйбәт кешене болай да якын итәләр.

    Кешенең ниндилеге аның башкаларга булган мөнәсәбәтендә күренә.

    Җмрдәге сәфәр тәмамланып килгән сыман тоела.

    Мин җирдән киткәнгә берәү дә үксеп еламастыр.

    Үзебез дә сизмәстән тиңе булмаган сөюне нәфрәт давылына әверелдердек.

    Гаиләдә ызгыш чыгармауның шәп ысулы – бер-берең белән сөйләшмәү.

    Тычкан кыштырдап үз-үзен сата.

    Минминлекле кеше үзеннән уздырганнарны дошман итеп күрә.

    Көнләшүдән дошманлашуга ерак калмый.

    Үзеңне биеклектә тоярга яратасың икән, канатлы булып туарга кирәк.

    Кеше серлерәк булган саен үзенә ныграк җәлеп итә.

    Җирдә эзләп табылмаган күктән төшәр дип өметләнмә.

    Ирешелгәннәр чик түгел дип яшәсәң генә яңа үрләр яулап була.

    Күңел өчен биеклек кенә җитми, киңлек тә кирәк.

    Әхлаксызлар белән ничек дингә кайтасың.

    Һәр фасылның үз ямьнәре, үз мәшәкатьләре.

    Бүгенге рәхәтлек иртәгәге михнәткә әверелергә мөмкин икәнен исеңнән чыгарма.

    Йолдызлар күктә, хисләр күңелдә кабына.

    Эз калдырганны табуы җиңел.

    Ярларсыз елга, шатлык-борчуларсыз кеше булмый.

    Күктә түгел җирнең астында ниләр барын тәгаен генә белгән юк әле.

    Җирдә үткән этлекләрең Ходай Тәгалә каршында үтәр дип уйлама.

    Бернигә дә ышанмыйсың, өметләнмисең икән нигә яшәп торырга.

    Кеше тикшергәнче башта үзеңнең кемлегеңне ачыкла.

    Гөманлап кына хакыйкатькә ирешеп булмый.

    Теләк булу беләнмени, аны тормышка ашырырга шартлар булмагач.

    Үлә-бетә тырышасың, тырмашасың – дөньяга кирәкне һаман җиткереп булмый.

    Эшне сузган саен вакыт кысыла бара.

    Ызгышлы йорттан татулык кача.

    Халык мәнфәгатен кайгыртырга тиешлеләр нишләптер үз мәнфәгатьләреннән ерак китә алмыйлар.

    Мактанганчы эшләп күрсәтсә күпкә яхшырак булыр иде.

    Дөньяда ниләр барганын аңламаска бер бүген генә тумаган.

    Сакалыңны сыпыр да яшәвеңә шөкер ит.

    Башкаларга кирәкмәгән миңа гына кирәк микән.

    Күпме яшәүгә караганда ничек яшәү мөһимрәк.

    Власть кешене бозып кына калмый, аны байлыкка да күмә.

    Үз бурычларын халыкка хезмәт итүдә генә кхрсәләр түрәләр бер дә властька атлыгып тормаслар иде.

    Эшеннән куып тормадылар – кыскарттылар гына.

    Кысрыклап кына атны тәртә арасына кертеп була.

    Үземне үзем аңламаганны читләр мине ничек аңласын.

    Төшемле урын беркайчан да буш тормый.

    Җылыну өчен башта учакны ягарга кирәк.

    Эш мин әйттем белән беткәнгә ахырына җиткерелми.

    Сүзендә торган кеше генә ышаныч яулый ала.

    Өрмәгән эткә таяк ыргытма.

    Эт тормышында яшәп тә кеше булып калганнар бар.

    Кешенекенә кызыкма, үзеңнекен урлатма.

    Юл йөрү кебек үк гомер итү дә бер дә рәхәт түгел.

    Сагынып көтер кешең булганда гына кайтырга омтылып торасың.

    Күрмәгәнеңне күрсәтер язмыш, әгәр җебеп торсаң.

    Агач тамырдан, кеше дуслык-туганлыктан көч алып яши.

    Күңелдәге уйларын күзләре әйтеп тора.

    Күзләр – күңел тәрәзәләре.

    Ашык-пошык эшләү вакытта оттыра, сыйфатта югалттыра.

    Ахырынача җиткерелмәгән эш – яшәве икеле булган җитлекми туган бала сыман.

    Агач биегәйгән саен яшен сугу куркынычы да арта.

    Бер яктан яхшы булганның икенче яктан начар булуы да мөмкин.

    Проблемага күз йомып йөрсәң иртәме-соңмы барып төртеләсең.

    Тыныч кеше белән аңлашуы да җиңел.

    Вакыт әкеренләп барсын да үз урынына куя.

    Күбрәк кирәкмәгәнне эшләгәнгә кирәгенә вакыты җитми.

    Хәрамчылар күбәйгән саен яшәү авырлаша бара.

    Сөйләп ышандырганчы, эшләп күрсәтеп ышандыр.

    Акыл җитми торганда сиземләү ярдәмгә килә.

    Күңел сизгерлеге бәладән коткара.

    Сизгер кеше тоеп, акыллы кеше уйлап нәтиҗә ясый.

    Ялгыш кабул ителгән карар ялгыш атылып киткән мылтык ядрәсенә тиң.

    Ялгышыңны гаепкә әверелгәнче тануың хәерлерәк.

    Без дип башкаларга кушылып безелдәгәндә минлегеңне дә онытма.

    Тартып алынган хокуклар урынына бурычлар өеп бирелгән.

    Бурычлы үлмәс, әмма рәхәт тә күрмәс.

    Башка җан ияләреннән аермалы буларак кешегә акылдан тыш матурлыкны тою, көләшү, нәфрәтләнү, соклану, шатлану, сагышлану кебек тойгылар да бирелгән.

    Кәефле кеше белән сөйләшүе күңелле.

    Бу дуамаллыгы белән я ерак китә, я бөтенләй бетә.

    Үгез котырганда аннан ераграк торуың хәерле.

    Ярсыган эт хуҗасын гына тыңлый.

    Эт кем ашатса да канәгать.

    Аппетит ачыккач килә.

    Кулына акча эләксә кош тоткандай шатлана.

    Ике йөзле – шуңа да өстәгеләргә коерык болгый, астагыларны типкәләп йөртә.

    Көнләшеп яшәмә, булдыклыга тиңләшеп яшә.

    Кулыннан килмәгәч теле белән тегермән тарта.

    Көчле дип тоелган кешенең дә йомшак яклары булмый калмый.

    Тыела белмәсәң упкынга тәгәрәве дә озак түгел.

    Парлы саналап та күңелләре белән ялгызлар бар.

    Яр табу озак түгел, үз тиңеңне табуы гына кыен.

    Мәхәббәттә вариантлар күп, шуңа да сөйгән ярларны сайлаганда еш ялгышабыз.

    Күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәү ялкыткангамы ара-тирә чукышып та алгалыйбыз.

    Үзем күңелсез булганга дөнья күңелсез тоела.

    Яхшы кешегә күңел үзеннән үзе тартыла.

    Кешенең кемлеге кылган гамәлләрендә күренә.

    Кыргый атка тышау кирәкми.

    Түрә үзеннән уздырганны яратмый.

    Үзе генә түгел карашы да чиркандыра.

    Атың өрексә дә үзең өрекмә.

    Күкне күзәтеп барганда түмгәккә абынып егылды.

    Күңел кушуы буенча эшләнгән батырлык кына – чын батырлык.

    Сизгерлек булмаганда сөрлегү яки мәтәлү озак түгел.

    Бүгенгесе дә хәл ителмәгән килеш киләчәккә план корып булмый.

    Иртәгәге көн бүгенгедән туа.

    Еллар бер-беренә ялганып гомер боҗрасын тәшкил итәләр.

    Ялкау акланыр, эшчән макталыр.

    Эшләргә теләмәсәң сәбәпләрен табып була.

    Бөтенләй өметсез дип саналган хәлләрдән дә чыга алган чаклар бар.

    Сакланам дия-дия әкәм-төкәмгә охшап үз эченә кереп бикләнде.

    Һәрнәрсә чамасын белгәндә генә яхшы.

    Кайчакта кулдан килмәгәнне эшләргә мәҗбүр итәләр.

    Мактанчыкның кулыннан килмәсә дә теленнән килә.

    Хәстәрле дә инде – чалбарга хәтле каешын алып куйган.

    Язмыштан узмыш юк дибез икән, димәк безнең гомер рельс өстендәге поездга охшаш булып чыга.

    Мөмкинлеге булганда селкенеп тә карамады, мөмкинлеге беткәч үрле-кырлы сикеренсә дә юк инде.

    Ярдәм итә белмәсә дә таләп итә белә.

    Башлап ташланасы эшне бездә реформа дип атыйлар.

    Акча комга аккан судай – бүленеп бирелә, урыннарга китә һәм эзсез югала.

    Юкны өмет иткәнче булганыннан файдалана тор.

    Булмасын белә торып кешене юкка өметләндермә.

    Ярдәм итү түгел теләктәшлек белдерүчеләр дә юк.

    Яңа ел теләкләре үтәлә тоган булса без инде күптән оҗмахка тиң тормышта яшәр идек.

    Түрә сүз чыбыркысы, көтүче үз чыбыркысы белән куалый.

    Мәҗбүр итү, куркытып тору, көчләүләрсез илдә властьны күз алдына китереп булмый.

    Минем хакта үзем белмәгәнне гадәттә читләр яхшы белә.

    Тормышта бар нәрсәдән дә канәгать булу өчен тиле булып туу кирәк.

    Тилене юмалап кына туктатып була.

    Тешләнәсең килмәсә, ярсыган эт яныннан узмавың хәерле.

    Хәерче теләнеп, әртис кыйланып тамагын туйдыра.

    Сорасаң капчыклап саран бирер кашыклап.

    Гомер кыскарган саен яшәү теләге арта бара.

    Фанавис Давлетбаев
    пословицы и поговорки на татарском языке.
  • Фәнәвис Дәүләтбаев:
  • Мәкальләр һәм әйтемнәр. 1
  • Мәкальләр һәм әйтемнәр. 2
  • Сине юксынганда (шигырьләр)
  • Таныш халәт (шигырьләр)
  • Юморескалар һәм скетчлар




  • ← назад   ↑ наверх