• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Батыргарай Давлетбаев

    Ике генә сүз...

    Хөрмәтле укучым! Менә насыйп булгач, Батыргәрәй абый Дәүләтбаев шигырьләре аша янә очраштык. Үткән елны аның тормыш иптәше Сәхия апа белән икесенең иҗатын бергә туплаган «Тамырыбыз җиргә береккән» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күргән иде. Хәзер син Батыргәрәй Дәүләтбаевның үзенең генә шигырьләреннән торган «Елмаеп яшик әле» дигән китабын кулыңа алдың. Китап кечкенә, әмма эченә бар дөнья сыйган. Монда Батыргәрәй абыйның дөньясы гына түгел, синең дә, миңем дә, башка күпләрнең дә тормышы! чагылган.

    Әйдә, китап битләрен ач!
    Венера ЛОКМАНОВА-АРСЛАНОВА, мөхәррир.


    I ...

    Әткәй турында

    Барда районында уздырылган әдәби чарада җиңеп чыккач,әткәйгә шагыйрь дигән исем бирелде. Ул шагыйрь дәрәҗәсе аңа яңа шигырьләр язарга илһам өстәде.

    Яшьлектә мәңге узмас гомер дә алга табан чаба икән. Сагынып искә төшерергә төрле вакыйгалар, төрле очрашулар, төрле мизгелләр генә кала. Ак кәгазьдә язылган сөйгәненә хатлар, аңа атап язган Шигырьләр, әлбәттә, саргаеп беткән фоторәсемнәр генә аларны хәтердә яңарта...

    Мәктәп еллары, укытучы һөнәрен алып чыгарылыш кичәсе, ә таңга Бөек Ватан сугышы турындагы хәбәр, аннан очучы һөнәрен үзләштерү, күпме очышлар, югалтулар, күңелдә сакланып калган, мәңгелеккә башларын салган сугышчы дуслары, иптәшләре...

    Яшьлектә хыялланган укытучы булу теләге сугыштан соң очучы хезмәтен калдырып туган ягына алып кайта аны.

    Хезмәт юлын бер мәктәптә үткән тормыш иптәше, әнкәем Сәхия белән 60 елдан артык бергә яшәп, бер-беренә өстәмә булып, бергә иҗат итү әткәйгә зур бәхет алып килә. Оныкларының укытучы һөнәрен сайлавы, туган авылы Күрдемдә мәктәп директоры булып эшләгән Ләйсән Гатауллина аңарда горурлык хисләрен уята.

    Һәр кеше туган җиренә тугры булып кала, ул бүген дә Күрдемсез яши алмый, күпме шигырьләр иҗат иткән ул тәпи баскан җиренә багышлап, аның тарихын, авылның картларын, аларның хезмәт сөючән булуларын еш кына искә ала.

    Әткәй гомер буе туган телгә олы мәхәббәт саклады, чит җирләрдә яшәсә дә татар, башкорт әдәбиятын пропагандалады.

    90 яшьнең бусагасына атласа да, бер дә төшенкелеккә бирелми, йөрәгендә , кабынган гомер уты һич тә сүрелми аның. Аз гына эче поша башласа дәфтәрен алып шигырь юлларын яза башлый, я булмаса баян, тальян уйнап уй-хисләрен тарата.

    Шулай гына була күрсен, гомеренең һәр мизгелен матур итеп, кадерле булып, балалар, оныклар арасында үткәрергә язсын аңа.

    Рәмия СӘГЫЕВА, кызы.


    Туган якка дан җырлаучы

    Кулымда «Тамырыбыз җиргә береккән» исеме астында яңа дөнья күргән шигырьләр китабы- Авторлары Сәхия һәм Батыргәрөй Дәүләтбаевлар. Халыкчан, тормышчан булган бу китапта туган якка мәдхия җырлана, анда эчкерсез дуслык, изге мәхәббәт хисе белән очрашасың. Китапны укыганда аның азаккы битенә кадәр зур дулкынлану хисе китмәде, чөнки авторлары — мин яхшы белгән, йөрәкләрен балаларга биргән, җиребезне яратырга, эш сөяргә, кешеләрне ихтирам итәргә өйрәткән кешеләр. Җир йөзендә мәхәббәт турында язмаган кеше юктыр. Батыргәрәй абый менә шушы илаһи хиснең оста җырчысы инде. Туган табигать әлбәттә, яшьлек турыңда да яза ул.

    Щагыйрь исеме аңа 1993 елда Пермь краенда уздырылган үзешчән шагыйрьләр, композиторлар, язучылар, җырчылар конкурсы-фестивалендә җиңүче булгач бирелә.

    Батыргәрәй абый Күрдем авылыңда туган. Әнисеннән 8, әтисеннән 12 яшендә ятим калган. Аның гшыр балачагы «Үзем турында» шиг ырендә чагыла.

    Кирпечендә суктым җәен,
    Ча батасын кыш үрдем.
    Кулдан килгәннәрне эшләп
    Яшәү хәстәрен күрдем.

    Кирпеч биреп гармун ала. Батыргәрәй яшьләр арасы нда бик тиз үз кеше булып китә. Гармунын әле; дә ташламый. Бу тугры дустына багышлап язылган шигырьләре дә байтак аның. Батыр гәрәй абый җидееллык мәктәпне гел бишлек билгеләрена тәмамлагач, Свердловск педагогия училищесында белем ала. Чыгарылыш кичәсе буласы көнне Бөек Ватан сугышы башлана. Ул очучылар әзерли тор ган авиация мәктәбенә эләгә.

    Сугыш беткәч туган авылына кайта. Район мәгариф бүлеге аны Йосып сигезьеллык мәктәбенә укытучы итеп җибәрә. Гомере, хезмәт еллары шушы авылда үтте Батыргәрәй Дә үләтгәрәй улының. Күпсанлы медальләр, Почет грамоталары аның хезмәт юлы мактаулы булуы турында сөйли.

    Мәхәббәте, гомерлек тормыш юлдашы Сәхия Имаметдин кызын да ул Йосып мәктәбендә очрата. Алар 62 ел үрнәкле, бәхетле гомер кичерделәр, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Сәхия апага булган хисләрен Батыргәрәй абый берничә шигырендә чагылдыра. Берсендә ул болай дип яза:

    Аның күңеле сөттән актыр,
    Кәгазьдән пакьтер уйлары.
    Мине бәхетле итәргә
    Үскән гүзәл буйлары.

    Минем ир-егетләрнең елаганын күмгәнем юк. Ә Батыр абый гомер юлдашын мә ңгелек дөньяга озатканда күз яшьләрен яшермәде. Батыргәрәй абый да, Сәхия апа да бу дөньяга иҗат өчен, балалар тәрбияләү өчен килгәндер. Алар Һәрвакыт укучылар янында булырга яратты. Бер елны мин ал арны мәктәпнең Әнгам Атнабаев музеена очрашуга чакырдым. Батыр абый тальянда уйнады, Сәхия апа җырлады. Саубуллашканда Батыргәрәй Дәүләтгәрәй улы түбәндәгеләрне әйтте: «Хезмәтне, тормышны яратыгыз. 11 яшьлек чагымда 1000 кирпеч сугып гармун алдым. Авырлыклар күп була ул, ләкин бирешмәгез. Дөнья адәм баласын а төрле сынауларны күп куя. Тырышып укыгыз, бәхетле балалар булып үсегез».

    «Тамырыбыз җиргә береккән» Дәүләтбаевларның беренче китабы.. Аларның иҗат җимешләре районыбы гәзите, Пермь краеның Барда районы типографиясендә басылган берничә авторның «Моңнар туа күңелләрдә» җыентыгында, «Гали Чокрый» китабында, Яр Чаллының «Мәйдан» журналында, Удмурт Республикасының «Яңарыш» гәзитендә дә дөнья күргән иде инде.

    Батыргәрәй абый Дәүләтбаевның иҗат дөньясы гаҗәеп матур һәм соклангыч. Олы яшьтә булса да ул һаман шигырьләр яза, район гәзите белән хәбәрләшеп тора. Аның шигырьләре үз укучысын тапкан. Ул шуның белән бәхетле.

    Фидәлия МОСТАФИНА.

    Күрдем.



    1нче бүлеге

    Яшәп булмый хыялсыз...

    Тормыш тудырган

    Туган моңнар җыеп алган
    Бөтен дөньяның ямен.
    Матур көйләр әйтеп бирә
    Гүзәл сүзләрнең тәмен.
    Тарихтан килгән көйләр ул
    — Халкыбызның моңнары.
    Йөрәк серләрен ача ул,
    Мәңгеләшкән моң-зарны.
    Йөрәкнең нечкә кылыннан
    Килеп чыкканнар бары.
    Халык моңын, халык көен,
    Тормыш тудырган барын.
    Халкым көйләре хәтердә
    Яшь чагымнан саклана.
    Шул көйләрне кат-кат уйныйм
    Хәтирәләр яңара.
    Шул көйләр үзәк өздерә
    Йөрәгем түрләрендә.
    Шулар белән акырынлап,
    Менәмен үрләремә.

    Иң-иң затлысы ...

    Бер күрүдә гашыйк булдым сиңа,
    Нинди нурлар тартты үзеңә?
    Күңелләрем эреп, шатлык тулды,
    «Сине сөям», — дигән сүзеңә.
    Шушы сүзең миңа аваз салды
    Гомерлеккә ярым булырга.
    Сөю ялкыннарын йөрәгемдә
    Саф мәхәббәт итеп суларга.
    Ярату ялкыным һич сүнмәде
    Бераз ялгышулар булса да.
    Яшьлек дулкыннары мәхәббәтнең
    Ятлар кулына сузылса да.
    Син дә килдең җаным минем янга,
    Мин дә бардым синең яныңа.
    Сине өзелеп сагынып кайттым,
    Тугрылыклы булып ярыма.
    Күңелем түрендә син якты йолдыз,
    Калдырмадың мине ялгыз да.
    Җылы кочак, нурлы йөзең белән
    Сүз әйтмәдең миңа ялгыш та.
    Шушы миңа дөнья оҗмахы бит,
    Яратуның җылы, татлысы.
    Минем өчен, бәлки, шул буладыр,
    Хатын-кызның иң-иң затлысы.

    Кояшлы Яз

    Нинди гүзәл кояшлы яз,
    Көмеш сулы чишмәләр.
    Челтерәп аккан сулары,
    Уй-моңымны чишәләр.»
    Хуш-исле сәхрә-болыннар,
    Сандугачлы үзәннәр;
    Моң чәчеп сайрый былбыллар
    Үзәкләрне өзәләр.
    Кыр казлары йөзгән сулар,
    Түгәрәк күл, тугайлар.
    Сагынып көтеп алгандай
    Кирегә сайрый тургайлар.
    Нинди ямле кояшлы яз,
    Табигатькә;җан керде.
    Я телләнә урманы кырлар
    Жылы җилләр дә өрде.

    Тургай

    Кышкы карлар качу белән,
    Ямьләнә тугай.
    Канатларын җилпи-жилпи,
    Моң чәчә тургай.

    Язмыш һәм ялгыш

    Ходай биргән язмышына
    Беркем балта чабалмас.
    Үз бәхетен үзе яулый,
    Югалтса һич табалмас.
    Ялгыш эшләп ташлыйбыз да,
    Сылталый быз язмышка.
    Ялгыш эшләп ташламаска,
    Акыл салыйк без башка.
    Дүрт аяклы ат та, диләр,
    Такыр юлда абына.
    Эзләп йөрегән кешегә,
    Ялгышлыклар табыла.
    Олыларны зурлау кирәк,
    Яшьләргә бирик без юл.
    Яшләр кызу канлы була,
    Күтәрмик аларга кул!
    Олыларны рәнҗетүләр
    Зур гөнаһ ясау була.
    Өлкән кеше ялгышса да Гафу итәргә була.

    Соң инде

    Г азабы азрак булмаса
    Сөю була мени ул.
    Яңратканны белим,
    дисәң Минем янда һәрчак бул.
    Өмет итмә, дускай,, мине
    Инде җырым икенче.
    Гафу ит, кичер син мине,
    Оныт минем исемне.
    Моңа үзең гаеплесең,
    Гаепләмә мине син.
    Сөюемә җавабын, юк,
    Гаепләшү инде соң.
    Бәлки, һич тә үкенмәссең Кырыс,
    читләп йөредең.
    Мин сине өзелеп сөйдем
    Газапларын күр үзең.

    Гүзәл яшьлек

    Иң кадерле яшь вакытым
    Үтеп китте сыр куеп,
    Алтын яшьлек искә төшеп
    Йөрәкне ала уеп.
    Нинди мәшәкатьләр белән
    Үтсә дә яшьлек гомер.
    Һәркем картлык килү белән
    Яшьлеген гүзәл күрер.
    Яшьлек очкан кошлар кебек,
    Сайрый былбыллар кебек..
    Яшьлек бит ул изге вакыт:,
    Көлеп карый зәңгәр күк.
    Яшьлек бит ул очкын кебек
    Ерак китмичә сүнә.
    Яшьлек-картлык арасын да
    Үтәсең барысында.
    Тик үкенечле булмасын
    Гомер шушы арада.
    Канәгать булырлык булсын,
    Уйлап-уйлап кара да.

    Нурлы кояш

    Язгы җылы, нурлы кояш
    Җылытсын йөрәкләрне.
    Замана җәфасы безнең
    Өзмәсен үзәкләрне.
    Ходай Тәгаләдән сорыйк:
    Тынычлык, сәламәтлек.
    Насыйп итсен күрешергә,
    Һәрвакыт сәлам әйтик.
    Күрмик мәңге,
    гомергә дә Сугыш афәләрен без,
    Дөньябыз гөлдәй чәчәкле,
    Хәзер зур хөрмәтлебез.
    Батыргарай Давлетбаев, Батыргәрәй Дәүләтгәрәй улы Дәүләтбаев




    ← назад   ↑ наверх