• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Флүр Бәллүр

    Кем син, Рабит Ора Бит?

    (роман)

    Ишегалдында бер-берсен куышып уйнаучы мәче өере йомшак келәмендә киерелеп йоклап яткан песи баласын урыныннан сикереп торырга мәҗбүр итте, киләсе секундта йомгак чәнечкеле кактус гөлләре белән "бизәлгән" тәрәзә төбенә менеп кунаклады. Сагыш тулы моңсу күзләр форточкага төштеләр, ябылып тинтерәтмәсен һәм квартирага керүче саф һаваның юлына буй җитмәслек биек киртә кормасын өчен хуҗа "ишек" белән "яңак" арасына Ленин бабайның саллы өченче томын кыстырган иде. Өч бармак сыярлык ярыктан үтә алмасын аңласа да мәче баласы ничарадан бичара дигәндәй бәхетен сынап карарга булды. Агачлыкта "кирәкмәгән" эшләр белән шөгыльләнеп маташучы әшнәләренә кушылу теләге бик зур булган, күрәсең. Трюк, әлбәттә, уңышсыз тәмамланды: китап шапылдап яшь пар утырган агач эскәмия янына барып төште, ә акылсыз баш форточка белән тәрәзә яңагы арасына кысылып калды...

    Өзгәләнеп елаган тавышлар тырыша торгач үз бүлмәсендә тыныч кына черем итеп ятучы кыз баланың колагына да барып җитә алдылар, биленә җиткән озын толымлы чибәркәй татлы йокысын читкә этәреп дүртаяклы дустына ярдәмгә ашыкты. Түшәмнең кыл уртасына эленгән гаҗәеп матур люстраның регби тубы рәвешендә сырланган лампаларына бер-бер артлы җан керде, аш бүлмәсе караңгылык патшалыгын яктылык патшалыгына алмаштырды. Кыз тиз генә йөгереп барып форточканы күтәрде, песи баласы арт шәрифе белән шапылдап кактус гөленә килеп төште...

    -Кирәкмәгән җирләргә борыныңны тыксаң шулай була ул! -дип "озын толым" йомгакны әрләргә кереште.-Нәрсә, урамга чыгасың киләме? Кызлар чакырамы? Узган айда әллә нинди әшәке авыру ияртеп кайтканыңны оныттыңмы әллә? Ветврач Бакый Бакылдый абый булмаса, башың бетә иде бит! Өйдә утыр, беркая да чыкма! Тамагың тук, йокларга урының бар, тагын ни җитми?

    Кыз кырыена мәче башы сурәте чәпәлгән сары мискине тутырып сөт салды, кечкенә сай тәлинкәгә вак-вак сөякчекләр рәвешендә эшләнгән махсус "эт азыгы" өстәлде. Җанвар тәкъдим ителгән сый-нигъмәтне хәтта иснәп тә карамады...

    -Нәрсә кирәк соң сиңа?-дип гаҗәпләнде хуҗабикә.-Тагын ни бирим? Нигә миңа мут күзләрең белән карап торасың?

    Гитарачыныкы сыман озын нәзек бармаклар ут сүндергечкә үрелделәр, иркен аш бүлмәсе кабат караңгылык океанына чумды. Ваннага кереп кулларын ашык-пошык юып алгач кыз билгесез композитор көенә язылган җырын суза-суза кире үз почмагына ашыкты. Песи баласы башта теләр-теләмәс кенә бер-ике йотым сөт эчте, соңыннан бераз "Вискас" капкалап алды. Мияулаган һәм чинашкан тавышлар кеше күзенә күренми торган кечкенә генә ярыклар аша квартирага барыбер үтеп керә алдылар, бераз тынычланырга өлгергән йомгак эшен ташлап кабат тәрәзә төбенә менеп кунаклады...

    Песи баласы агач ботагына менеп кунаклаган мәчеләргә кызыгып карап торды, тыелган җимешне татып карыйсы килү теләге квартирадан чыгып качу әмәлен эзләргә кушты. Хәерчегә җил дә каршы, дигәндәй, хуҗа бүлмәсендәге тәрәзә дә ябык булып чыкты, игътибар әле буяу исе дә чыгып бетмәгән кыйммәтле металл ишеккә юнәтелде. Эшкә үткен тырнаклар җигелде, әмма титаннан эшләнгән нык "капка" ак аләм чыгырып болгарга ашыкмады. Бераздан колакка лифт ачылган тавышлар килеп кергәндәй булды, кемдер ачкычы белән йозак тишегендә кармаланырга кереште. Йомгак ишек ачылуга тиз генә квартирадан чыгып таярга һәм агач ботагында "ярамаган" эшләр белән шөгыльләнеп утыручы кардәшләренә кушылырга әзерләнде. "Изге" планнарны сул арт аякның вакытында оясына кереп качмаган "шасси"е бозды, мәче баласы тырнагы белән ишек төбенә җәелгән кыйммәтле келәмнең элмәк рәвешендә тырпаеп торган җебенә эләгеп калды...

    Чама белән кырык яшьләр тирәсендәге хуҗаның нигәдер чырае җимерек һәм кәефе юк иде. Тез турысына җиткән күн плащын элгечкә, ә сантиметр ярым калынлыкта тузан утырган ботинкасын салып почмакка тондыргач ир сукрана-сукрана аш бүлмәсенә үтте. Ун минут элек кенә "җиңел сулап куйган" люстрага кабат җиң сызганып бүлмәне яктыртырга кушылды, күн плащ эченнән чыккан туксан килограммлы гәүдә гөрселдәп табуреткага ауды. Песи баласы мут күзләре белән хуҗасының көпчәк астына эләгеп сытылган чиләкне хәтерләткән кайгылы йөзенә текәлде...

    -Нәрсә кирәк?-дип сорады Рабит Ора Бит дорфа тавыш белән.-Нигә миңа карап торасың? Ашыйсың киләме? Мискиең сөт һәм "Вискас" белән шыплап тулы бит, малай актыгы! Тагын ни җитми? Рәхәткә чыдый алмыйсыңмы?

    Түшәмгә менеп җитәргә санаулы сантиметрлар гына калгач нигәдер үсүдән туктаган мәһабәт суыткыч "гади" кешеләрнең төшенә дә керми торган затлы азык-төлек һәм натураль җиләк-җимеш соклары белән шыплап тулы иде, ишектәге махсус бүлемдә тезелешеп утыручы тавык күкәйләре Болгарны яулап алырга дип килгән Батый хан гаскәрен хәтерләтте. Уртанчы бүлемне башлыча казылык-сыр ише әйберләр басып киткән булып чыкты, көрәк кадәрле йонлач кул иң аста нәүмизләнеп утыручы күпсанлы сыра шешәләренең "иң лаеклы"сын эләктереп алды. Ачкыч комод ише нәрсәдән эзләнелеп табылды, үткен тешләр белән коралланган авызын чапылдата-чапылдата балык ашаучы ак аю сурәте чәпәлгән бөке кыйммәтле персид келәме җәелгән идән буйлап коридорга таба тәгәрәде. Әле балалыктан да чыгып бетмәгән йомгак телендә болганып йөрүче "Вискас"ны төкереп ташлап шундук "тычкан" артыннан ташланды...

    Боздай салкын сыра ярыйсы гына сусарга өлгергән организмны бик тиз тәртәгә куып кертте, кәеф тә бераз күтәрелеп киткәндәй булды. Бөке белән уйнап туйгач песи баласы кабат хуҗасының "нурлы" күзләренә төбәлде.

    -Карама миңа алай итеп,-дип кисәтте ир,-син барыбер сыра эчмисең. Корсагың футбол тубы кебек булган бит инде! Бар, йөрмә монда, келәмеңә барып ят. Тамагың тук, өстен бөтен, бер кайгың да юк...

    Йомгак, әлбәттә, Рабит Ора Битнең сүзләренә колак салмады. Бераздан хуҗа үзенең ач булуын абайлап алды, ашказанында улап ятучы ерткыч бүре өере очлы тырнаклары белән "капчык"ның стеналарын тырмарга тотынды. Урман санитарларын ике олы помидор һәм бер кисәк сыр ише "юк-бар" белән генә алдап булмады, ерткычлар саллырак азык таләп итеп кабат дуларга керештеләр. Атның муенына киертелә торган камыт рәвешендә эшләнгән хуш исле казылык өстәлгә сузылып ятты, алагаем зур пычак әлеге дә баягы комодның иң өске бүлеменнән башын калкытты. Әле җылысы да чыгып бетмәгән күмәч белән ашалган "камыт", ниһаять, ашказанында тынычлык урнаштырды. Казылык артыннан ир тагын бер шешә боздай салкын сыра йотып куйды.

    Песи баласы урынына барып ятарга ашыкмады, хуҗа мәңге туймас йомгагын кыйммәтле казылык белән сыйларга булды. Җанвар үзен җиңелү белмәс хоккей командасының тәҗрибәле голкиперы сыман тотты, хуш исле "шайба" капка ролен үтәүче мискигә таба очып барган шәпкә үткен очлы тешләр арасына кысылып калды. Деликатесның чиреге дә ашалмады, песи баласы урамга чыгармаган өчен үпкәләгән чырай ясап ишек төбенә җәелгән келәмен эзләп китте...

    Шешәләрне бәрәңге кабыгы белән шыплап тулы чүп чиләгенә озаткач һәм өстәлне рәвеш өчен өстән-өстән генә сөрткәләгәндәй иткәч хуҗа кире табуреткасына әйләнеп кайтты. Сагыш тулы моңсу күзләр бер ноктага төбәлгән көе катып калдылар, келәмендә затлы тунын игәү сыман кытыршы теле белән тәртипкә китереп маташкан мәче баласы соңгы айларда гел борынын салындырып йөрүче хуҗасының тубын югалткан сабый бала кебек елап җибәрүенең шаһиты булды...

    -Тормыш түгел бу!-дип бәргәләнде Рабит Ора Бит.-Мәхшәр бу! Чып - чын тәмуг бу! Болай яшәгәнче, үлүең күпкә кулайрак...

    Берничә секундтан майор үлчәмнәре буенча "гади халык"ның квартирасыннан һич калышмаучы юыну бүлмәсендә басып тора иде инде, сытык әйләнә рәвешендә эшләнгән артык иркен ваннага шыбырдап җылымса су тула башлады. Тезләре чыккан "гаилә трикосы" белән өйдә киеп йөри торган чәчәкле-чуклы күлмәгеннән арынгач ир елый-елый "җиз табак"ка кереп чумды, көрәк кадәрле йонлач кулга кырынгычның үткен лезвиесе килеп керде. Яшьле күзләр чытырдап йомылды, юка металлдан эшләнгән "кылыч" беләк турысыннан веналарны кисеп җибәрергә әзерләнде. Сулкылдап елаган тавышлар куышында тыныч кына йоклап ятучы кызның сизгер колагына кадәр барып җиттеләр, эшнең асылына бик тиз төшенгән "озын толым" урыныннан сикереп торып юыну бүлмәсенә ашыкты...

    Ир ишекне эчтән бикләмәгән иде, үтәкүренмәле чиста суда чумып утыручы шыр ялангач атасын күреп алуга Динә Дөмегер Димәнең алсу йөзе буйлап куе кызыллык йөгерде, кыз тиз генә юыну бүлмәсеннән чыгып качу ягын карады.

    -Әти, акылыңа кил!-дип ялварды бала ярымябык ишек артында басып торган килеш.-Тагын үз-үзеңә кул салырга маташасыңмы? Минем турында уйладыңмы? Кызыңны кем үстерер? Кеше итәр? Болай да әнисез калдым, сине дә югалтасым килми! Тиз бул, кырынгычны ташла! Киен!

    Рабит Ора Бит үзен хуҗасының һәр теләген үтәүче күндәм эт сыман тотты. Беләзек турысыннан үтүче венаның башына чактан кына җитми калган лезвие киштәдә нәүмизләнеп утыручы күбек тулы баллон белән кырынгычның янәшәсенә барып ятты, ә көрәк кадәрле йонлач кул су акмасын өчен ваннаны томалап куйган бөкегә үрелде. Чактан гына кызылга буялмый калган сыеклык гөрли-гөрли юка торба буйлап чистарту станциясенә таба ыргылды. Яшел хәтфә үлән арасыннан шуышучы бормалы-сырмалы еланны хәтерләткән җылылык торбасында эленеп торучы зур "мунча сөлгесе" тәнгә ябышып калган су тамчыларын тиз генә ялап алды. Чәчәкле-чуклы күлмәге белән "гаилә" трикосын эзләп табып кигәч ир дәресен өйрәнеп килмәгән укучы сыман башын иеп мыштым гына коридорга үтте...

    -Нишләвең бу?-дип бәргәләнде Динә Дөмегер Димә.-Мине тоташ ятим итәсең киләме әллә?

    -Кызым, зинһар өчен, гафу ит. Нишләгәнемне үзем дә белмим. Әниең үлгәннән бирле үз-үземә урын таба алмый бәргәләнәм. Ялгызыма авыр. Бик авыр. Әле ярый син бар...

    "Озын толым" йомшак назлы куллары белән ирнең сугым үгезенекедәй калын муенына асылынды, кочакланышып басып торучы ата белән кызга келәмендә моңсуланып яткан песи баласы кызыксынып карап торды.

    -Ә хәзер ят, йокла,-дип әмер бирде кыз,-иртәгә иртүк торып эшкә барасың барын онытма. Сәгать өч түгелме соң инде? Төне буе кайларда эштеренеп булдың?

    -Әниең белән бергә җитәкләнешеп йөргән елга буйларын, урманнарны, паркларны буйладым, Үрдәк күленә барып килдем. Булачак хәләл җефетем белән мин нәкъ менә шунда танышкан идем бит...

    -Миңа калса, сиңа инде күптән тынычланырга вакыт. Әни ике ай ярым элек үлде, ә син әле дә сабый бала кебек балавыз сыгып йөрисең. Кызыңнан үрнәк ал. Аңла, сөйгәнеңне күз яшьләре белән генә кайтара алмассың...

    -Әйе, беләм, гафу ит...

    Динә Дөмегер Димә атасын җитәкләп ишегенә дога язылган такта эленгән бүлмәгә таба алып китте, ярты юлга җиткәч ир кире борылып "чәнечке-кашык патшалыгы"на юнәлде.

    -Нәрсәңне оныттың?-дип кызыксынды "озын толым".

    -Сыра алмакчы идем...

    Аш бүлмәсе кабат яктылык патшалыгына әйләнде, суыткычта тезелешеп утыручы шешәләрнең иң "лаеклысы" ирнең ышанычлы кулына килеп керде.

    -Соңгы вакытта син сырага артык басым ясый башладың әле,-дип кыз ризасызлык белдереп маташты,-ярты ел чүлдә йөреп кайткан дөя кебек чөмерәсең. Алкоголизм сырадан һәм шәраблардан башлана ул. Тора-бара аракыга күчәргә исәпләп торасыңмы? Күрәм, санаулы минутлар эчендә ике шешәне бушатып ташларга өлгергәнсең икән инде. Молодец!

    -Син дә анаң булма. Рабит Ора Бит беркайчан да эчкечегә әйләнмәс, курыкма. Бик нык шешәгә бәйләнеп китсәм, аяк-кулымны бәйләп клиникага салырсың. Рөхсәт итәм...

    Динә Дөмегер Димә атасының кулындагы шешәне йолкып алып кире суыткычка озатырга маташып карады, әзмәвердәй зур гәүдәле Рабит Ора Бит пыяла савытны кызына бирмәде.

    -Ярты литр сырадан артык зыян булмас,-дип акланырга кереште ир,-шушыны эчәм дә, ятам. Башка суыткычка якын да бармаячакмын. Сүз бирәм...

    -Тиздән эш көне башлана, машинага ничек утырырсың? ГАИ хезмәткәрләре туктатса, харап буласың бит...

    -Борчылма, туктатмаслар, Рабит Ора Битне урам этләре дә белә хәтта. Таныклыгыңны чыгарып күрсәтәсең дә, алга! Карга карганың күзен чукымый, шуны онытма...

    Динә Дөмегер Димә үпкәләгән чырай ясап үз бүлмәсенә ашыкты, кызыннан хуҗа да үрнәк алырга булды. Шешә туксан килограммлы гәүдә күннән эшләнгән иркен диванга кереп чумгач кына ачылды. Бераздан тәрәзә төбендә аунап ятучы кәрәзле телефон әче тавыш белән сызгырырга кереште, Рабит Ора Бит гадәттәгечә сукрана-сукрана аппаратына барып ябышты. Сыек кристаллардан укмаштырылган дисплейдагы язуны укыр өчен башта утны яндырырга, аннары ярдәм сорап күзлеккә мөрәҗәгать итәргә туры килде. "Лупалар" кирәк чакта үч иткәндәй табылмадылар, ир уң кулының баш бармагы белән яшел трубка сурәте чәпәлгән "пеләш башлы" төймәгә басты.

    -Тыңлыйм...

    -Рабит, начар яңалык җиткерергә мәҗбүрмен,-диде Тавыш исәнләшеп тормыйча гына,-күптән түгел генә "дустыбыз" бишенче корбанының башына җитте. Кичекмәстән Достоевский урамына кил. "Каракүл" кибетен беләсеңме? Мәет шул тирәдәрәк аунап ята. Көтәм...

    Телефон шалтыраган тавыш Динә Дөмегер Димәнең игътибарыннан да читтә калмады, кыз шундук Рабит Ора Бит бүлмәсенең ишеген шакырга кереште.

    -Кер,-дигән бигүк ягымлы булмаган тавыш ишетелде.

    "Озын толым" күн диванында куе кара кашларын җыера-җыера телефонында казынып утыручы атасы янәшәсенә барып чумды.

    -Нәрсә, тагын кемне дә булса үтергәннәрме әллә?

    Ир читтән караганда карга оясын хәтерләтүче таралмаган башын кагып куйды.

    -Теге мөртәт берничә минут элек бишенче корбанының башына җиткән. Шайтан алгыры! Кайчан туктар икән ул? Тоттырмый да ичмасам...

    -Син китәсеңме?

    -Әйе, бармыйча булмый,-дип уфтанды Рабит Ора Бит,-серияле үтерүчене тоту атаңа йөкләнгән бит...

    -Озак йөрмә...

    -Яхшы...

    Динә Дөмегер Димә кире үз бүлмәсенә әйләнеп кайтты, ә хуҗа ашык-пошык "чираттан тыш" сәяхәткә әзерләнә башлады. Тезләре ярыйсы гына тырпаеп торучы "гаилә" трикосы белән футболка күн диванга очтылар, бушап калган "мәйданчык"ка шкафта эленеп торучы ак күлмәк белән кара чалбар ыргылды. Бераз уйланып торгач ир муенына галстук та буарга булды.

    Почмакта ауналып ятучы ботинканың тузанын ялау бурычы махсус губкага йөкләнде, ә Динә Дөмегер Димә ул арада атасының күн плащын тәртипкә китергәндәй итте. Барын да күрүче очлы күзләр киемгә ябышып калган озын "алтын" чәчне шундук абайлап алдылар. Ата белән кызның карашлары очрашты, Рабит Ора Бит шундук күзләрен читкә борды. Сакал-мыек баскан алсу йөз буйлап куе кызыллык йөгерде...

    -Автобуста янымда бер хатын басып барган иде,-дип акланырга кереште ир,-җилкәмә шуның чәче өзелеп төшкән булырга тиеш...

    Динә Дөмегер Димә үпкәләгән чырай ясап үз бүлмәсенә таба китте.

    -Ни булды?-дип бәргәләнде Рабит Ора Бит.-Нигә йөзеңне чыттың?

    "Озын толым" кире борылып килде.

    -Мин чәчнең кемнеке икәнен беләм, ялганлап маташырга кирәкмәс. Тагын Хәмдүнә Тиздән Түнә янында булдыңмы?

    -Син аны каян беләсең?-дип гаҗәпләнде гаилә башлыгы.

    -Динә Дөмегер Димә сукыр түгел лә ул...

    -Кызым, аңла...

    -Кирәкми,-дип бүлдерде бала,-мин барысын да аңлыйм. Иргә-хатын, ә хатынга ир кирәк. Әнине кире кайтарып булмый, син ярсыз яшәргә тиеш түгелсең...

    Рабит Ора Битнең кайгылы йөзе буйлап шатлык чаткылары йөгерде.

    -Әмма сиңа башка кеше белән очрашырга кирәк,-дип өстәде Динә Дөмегер Димә,-Хәмдүнә Тиздән Түнә минем сөекле атама пар түгел. Ни өченме? Кара инде үзеңә бер генә...

    Ир шундук стенада эленеп торучы овал рәвешендәге көзгегә текәлде. Куллар күлмәк якалары белән буй-буй галстукны төзәткәләгәндәй иттеләр, сакал-мыек баскан йөз дә игътибардан читтә калмады.

    -Яшеңне күздә тотып әйттем,-дип дәвам итте кыз,-тышкы кыяфәтеңнең биредә бернинди дә катнашы юк. Сиңа утыз сигез бит инде. Ә Хәмдүнә Тиздән Түнәгә күпме? Егерме икеме?

    -Егерме өч,-дип төзәтте Рабит Ора Бит.

    -Унбиш ел аерма бик зур булмыймы? Ничек уйлыйсың? Миңа калса, ул сине бер дә яратмый, сиңа кичекмәстән үз яшеңдәге хатын табарга кирәк. Кызыйны безнең акчаларыбыз гына кызыксындыра...

    -Әйе, шулайдыр...

    Динә Дөмегер Димә атасына плащын кияргә булышты, махсус крем белән каралтылган кыйммәтле ботинка сул аякны яулап алды. Аты-юлы белән сүгенгән тавышлар коридорга җәелгән келәмендә йокымсырап утыручы песи баласын сикереп торырга мәҗбүр иттеләр.

    -Ни булды?-дип сорады кыз.-Нигә ярамаган сүзләр әйтәсең?

    -Гафу ит, ни лыгырдаганымны үзем дә чамаламыйм. Нигәдер аягым әрни...

    -Мөгаен, ботинкаң уңайсыздыр. Хәер, аягыңда базардан сатып алынган хәчтерүш түгел, ә затлы экземпляр...

    -Җинаятьче артыннан куганда җимерек йортның беренче каттагы тәрәзәсеннән сикереп төшкән идем. Аягымны, хәтерем ялгышмаса, шунда имгәттем бугай. Яхшы, мин киттем, тиздән әйләнеп кайтырмын...

    Песи баласы Рабит Ора Биткә ияреп квартирадан чыгып таярга әзерләнде, йомгакның юлына Динә Дөмегер Димә аркылы төшәргә булды. Чит ил разведкасында эшләүче шпион кебек як-ягына карана-карана ишеккә таба шуышучы йомгакны кыз назлы йомшак куллары белән эләктереп алды.

    -Кая җыендың? Мин сиңа ни дидем? Урам мәчеләре белән мавыгып чир ияртүеңне оныттыңмы әллә?

    Ир лифтка таба китеп барган җиреннән тиз генә кире борылып килде.

    -Берәр әйбереңне оныттыңмы әллә?-дип сорады Динә Дөмегер Димә.-Телефон? Машина ачкычлары? Акча янчыгы? Таныклык?

    Рабит Ора Бит мәктәп тәрәзәсен ваткан малай кебек башын иде.

    -Кызым, син миңа үпкәләмисеңдер бит? Хәмдүнә Тиздән Түнә белән очрашкан өчен? Килешәм, бу анаңа хыянәт кебек яңгырый...

    Динә Дөмегер Димә салкын коридорда таптанып торучы атасының муеныннан кочып алды. Песи баласы уңайлы мизгелне кулдан ычкындырмады: тиз генә ярымачык ишек аша баскычка элдерде. Берничә секундтан йомгак чүп контейнеры янында мыраулашып торучы мәче өеренә кушылган иде инде.

    -Качты, мөртәт!-дип куйды кыз.-Ничек кенә өйгә куып кертәсе булыр инде аны...

    -Соравымны җавапсыз калдырдың,-дип мыгырданды ир.-Хәмдүнә Тиздән Түнә белән очрашуымны бер дә хупламыйсың бугай...

    -Әни юк инде, тормыш дәвам итә. Гомерең буе елап утырмассың. Әмма кызый сиңа пар түгел, башканы тап...

    Баш бармак лифт төймәсенең башыннан сыйпады, беренче кат турысында туктап калган механизмнар ни өчендер газеталарын атып-бәреп унынчыга ыргылырга ашыкмадылар. Рабит Ора Бит тагын бер мәртәбә маяк кебек янып торган кызыл төймәгә басып карады, тырышлыкның нәтиҗәсе бу юлы да күренмәде.

    -Анасын тегеләй итәсе нәрсә!-ир аты-юлы белән сүгенеп куйды.-Иске лифт берсүзсез эшли иде, ни пычагыма яңа тимер әрҗә китереп тыктылар? Элиталы йорт, имеш! Татарның каймагы иске лифтта йөрергә тиеш түгел! Әкәмәт! Каш ясыйм дип күз чыгару, мөгаен, шушы буладыр инде ул. Их!

    Аяклар хуҗасын чип-чиста итеп юылган баскыч буйлап аска сөйрәделәр, Рабит Ора Битне күреп алгач бишенче кат белән дүртенче кат арасындагы мәйданчыкта үбешеп торучы яшь пар "изге эш"еннән аерылып көр тавыш белән майорны сәламләде, ир дә бурычлы булып калмады. Тышта сизелерлек суыткан иде, үтәкүренмәле күлмәк белән юка плащ элеп алган төп героебызның җылы квартирада утырып ияләнгән "назлы" тәне салкыннан калтыранып куйды. Машинасына утырып мәет табылган урынга олагыр алдыннан Рабит Ора Бит гадәттәгечә күзләре һәм колаклары белән ишегалдын айкарга тотынды...

    Дүрт яктан артык биек кирпеч йортлар белән әйләндереп алынган мәйданчык Сабантуй кыры кебек гөжләп тора иде. Ике гараж арасында Эчке Эшләр министрының исәп буенча алтынчы урынбасары белән чат саен тырпаеп торучы күпсанлы супермаркетлар хуҗасы шәйләнде, өченче ир Рабит Ора Биткә таныш түгел иде. Елкылдап торган ботинка белән кыйммәтле кәчтүм анысының да "төшеп калганнардан" түгеллеге турында сөйләп бирде, сул беләзеккә тагылган затлы алтын сәгать исә шикләрне көчле җил сыман тиз генә куып таратты...

    Урынбасар бүген генә элемтә үзәгеннән йөз егерме мең сумга сатып алынган кәттә телефоны белән мактанырга кереште. Артык зур корсаклы ирнең сүзләренә ышансаң, аппаратта ниләр генә юк иде. Соңгы модель "Vertu"га күзгә төртсәң дә берни күренмәслек дөм караңгыда үтә яхшы фотолар ясый алучы камерадан башлап Интернет буйлап зур тизлектә элдерергә мөмкинлек бирүче махсус программа да урнаштырылган булып чыкты. Телефонның су астында да эшли алу сәләтен сул беләзегенә алтын сәгать таккан ир шик астына куйды, урынбасар шундук төкрекләрен чәчә-чәчә аппаратын якларга кереште...

    Рюмкаларны синхрон рәвештә бушатып куйгач ирләр көрәк кадәрле куллары белән зур сай тәлинкәгә матурлап тезелгән кабымлыкка үрелделәр, супермаркетлар хуҗасы мәхәббәт өлкәсендәге бөек казанышлары турында сөйләргә кереште. Элиталы районда көн күреп ятучы ялгыз хатыннарның берсе дә "бүләксез" калмады, чират "теге зәңгәр кирпечтән төзелгән өч катлы коттеджда көн күреп ятучы Гөлсем Үләсем"гә җиткәч урынбасар тиктомалдан супермаркет хуҗасына очып кунды. Ду күчереп сугышучы ирләрне "алтын сәгать" көч-хәл белән генә аера алды, "уникенче раунд"тан соң ашказаннарына тондырылган аракы әсәренгән нерв күзәнәкләрен бик тиз тәртәгә куып кертте. Баксаң, "теге зәңгәр кирпечтән салынган өч катлы коттеджда яшәп ятучы Гөлсем Үләсем" янына урынбасар үзе дә хатыны сизмәгәндә кунакка йөри торган булган икән. Моңарчы бер-берсенә "Илһам Рәшитович" һәм "Равил Абдуллович" дип дәшкән ирләр бераздан "баҗай" дип кенә җибәрә башладылар...

    Тиз генә машинадан икенче шешә алып килеп ачкач "алтын сәгать" яз көне урманда яңа гына өненнән уянып чыккан аю белән күзгә-күз очрашуы турында лыгырдый башлады, ирнең иң зур аудиторияле федераль телеканалда экология һәм хайваннар дөньясы турында сөйләүче үтә популяр программаның мәшһүр алып баручысы икәнен Рабит Ора Бит шунда гына абайлап алды. "Яшел"нең берүзе алагаем зур ач аюны ялан кул белән җиңүенә "баҗайлар", әлбәттә, ышанмадылар, "алтын сәгать" киребеткән ишәк сыман үзенекен тукуын белде. Мыек астыннан көлеп утыручы "тамашачылар" экологның аракы белән агуланган кайнар канына потлы чиләк белән югары сортлы авиацион керосин тондырды, ирләр җиң сызганып кабат сугышырга тотындылар. Нәтиҗәдә урынбасар ике атна элек кенә куйдырган алтын тешен югалтты, ә супермаркетлар хуҗасының каралы-кызыллы өр-яңа галстугы ертылды. Судан эколог та коры чыга алмады, узган айда гына пластик хирург тырышлыгы белән тәртипкә китерелгән зур борыныннан язгы тау елгасы кебек шарлап кан агарга кереште...

    -Ишегалды түгел, ә тилеләр йорты!-дигән фикергә килде Рабит Ора Бит.-Министр урынбасары белән супермаркетлар хуҗасы үзләрен яшь балалар кебек тоталар! Эчәләр, сугышалар, бер-берсенең танауларын җимерәләр! Әкәмәт! Хәер, алар да кеше бит...

    Муен сулга борылды, барын да күрүче очлы күзләр атынчыкта ләчтит сатып утыручы парны абайлап алдылар. Ә башы зәңгәр болытларга тигән йөзьяшәр имән төбен ике атнадан башланачак уку елын "юып" утыручы мәктәп балалары сырып алган иде. Ирне барыннан да бигрәк эскәмияне яулап алган өч карчык гаҗәпләндерде, куллар кәрәзле телефон качып ятарга тиешле чалбар кесәсенә тыгылдылар. Электрон телләр дүртенче яртыны күрсәтеп маташа иделәр.

    -Яшьләрне аңларга була, ә менә әбиләр төн уртасында ишегалдында нишләп йөриләр ?-дип шаккатты майор.-Йокылары килмиме әллә? Сәер...

    Аппаратын кире "тарихи Ватаны"на озаткач Рабит Ора Бит зур-зур адымнар белән яз көне утыртылган ак чыршыларының хәлен белеп килергә булды, йорт кырые буйлап тезелеп киткән агачлар нигәдер сулып утыра иделәр.

    -Ни булган боларга? Нигә үләргә маташалар? Берсенең бөтенләй ылыслары калмаган. Яңгыр да яумый түгел, дым җитмәүдән зарлану гөнаһ. Әллә инде туфракны ошатмаганнар? Теге ботаник ак чыршылар бер урыннан икенче урынга күченүне бик авыр кичерәләр, дип белми әйтмәгән, ахрысы. Әмма нигә берьюлы барысы да саргаерга булганнар? Берәр авыру йоктымы икән әллә?

    -Эш анда түгел...

    Майор сискәнеп куйды, муен шундук тавыш килгән якка борылды. Ирдән биш адым чамасы артта башына ак яулык, ә өстенә үзе бәйләгән яшел кофта бөркәнгән бер карчык басып тора иде.

    -Ак чыршыларыңа Гөлнара Манара агу сипте,-дип әбекәй тиз генә күршесен чыгарып сатты,-үзем күреп тордым...

    -Әмма нигә?-дип гаҗәпләнде Рабит Ора Бит.-Агачларны корыту аңа нигә кирәк булган?

    -Синең бу эшеңне берәү дә хупламады. Урманнан ак чыршылар алып кайтып утыртуыңны күздә тотып әйтәм. Тора-бара агачлар үсәчәк һәм квартираларга яктылыкны үткәрмәячәк. Гөлнара Манара үсентеләргә күптән кызыгып йөри инде, башкалар да син югында "почта тартмаңа" пычрак сүзләр язып салалар...

    Ир ачудан тешләрен шыгырдатып куйды, күн плащ кесәсендә качып ятучы кулның бармаклары шундук потлы гер зурлыгындагы йодрык булып төйнәлделәр. Начар яңалык җиткергән әбекәй бәладән башаяк агач эскәмиядә ләчтит сатып утыручы ахириләре янына әйләнеп кайтырга булды. Рабит Ора Битнең бу минутта агач төбенә үсемлекләрне корыта торган химик матдә тондырган Гөлнара Манараны бәреп үтерәсе, квартирасына ут төртәсе һәм күпкатлы кирпеч йортны тулаем шартлатасы килде. Ачу чыккан чакта гына тартыла торган "махсус" тәмәке тырыша торгач нерв күзәнәкләрен барыбер тәртәгә куып кертә алды. Төпчекне аяк астына салып изгәч майор балалар уйный торган комлык янында тырпаеп торучы машинасына таба китте.

    Достоевский урамы төп героебыз яшәп яткан яклардан артык ерак түгел иде, тарантас төнге каланың бушап калган урамнары буйлап баш ташлап алга җилдерде. Ирне кызыл күзләрен кысучы светофорлар белән "бирегә керергә ярамый" дигән махсус юл билгеләре дә туктатып кала алмады. Ак халат элеп алган эксперт-криминалист Тукай Тутыккан Айны күзләр ерактан ук шәйләп алдылар, "мәетче" үләксә өстендә бөтерелүче саванна грифы сыман серияле үтерүченең киоск артында аунап ятучы бишенче корбанын лупа аша өйрәнеп маташа иде. Артык озын проспект буйлап каядыр ашкынучы көчле җил машина ишеген ачарга маташучы майорның планнарын чәлпәрәмә китерде, авыз-борынына тулган тузанны төкереп ташлагач ир "ураган"ның узып киткәнен көтәргә карар кылды. Тәмәке төпчекләре һәм башка чүп-чардан торган "бүрләнкә" Карл Маркс урамына таба борылды, Рабит Ора Бит тәвәккәлләп машинасыннан төште. Үзәк ягыннан зур тизлек белән килүче бетон төялгән йөк автомобилен уздырып җибәргәч төп героебыз як-ягына карана-карана инде ярыйсы гына ашалырга өлгергән "зебра" буйлап юлның икенче ягына чыкты.

    Мәетне сыртына тәре сугылган зәңгәр халатлы егетләр ак җәймә белән ябып куйган иделәр, майорга мескенкәйнең "нурлы" йөзен күрергә насыйп булмады. Эксперт бүлекчәдәшен соңгы мизгелдә генә абайлап алды, үтәкүренмәле сары перчатка ак халат кесәсенә, ә блокнот кыршылып беткән күн портфельгә очты. Тукай Тутыккан Ай тышкы кыяфәте белән мәшһүр лейтенант Коломбоны хәтерләтүче дустына серле елмаеп карап торды. Рабит Ора Бит сәер карашларны бик тиз абайлап алды, куллар тиз генә плащ якаларын төзәттеләр, тузанга баткан ботинка да игътибарсыз калмады.

    -Нигә миңа күзеңнең агы белән карап торасың?

    Эксперт көрәк кадәрле йонлач куллары белән майорның кыйммәтле күн плащын тотып карады.

    -Шәп! Искиткеч! Сиңа бик тә килешә! Каян алдың моны?

    -Җомга көн эштән соң Динә Дөмегер Димә белән кинога барган идек,-дип мыгырданды Рабит Ора Бит,-сеанс беткәч күпсанлы кибетләр буйлап йөреп килергә булдык. Кызым үзенә кичке күлмәк алды, ә мин менә шушы плащны юнәттем. Башта ошатмаган идем, өйгә кайтуга киемне шкафка озаттым, Динә Дөмегер Димә үгетләгәч бүген кабат кияргә булдым. Нәрсә, шәпме?

    Тукай Тутыккан Ай уң кулының баш бармагын өскә таба тырпайтып күрсәтте.

    -Искиткеч! Супер! Менә дигән!

    "Ак халат"ның җылы сүзләре майорның яралы йөрәгенә сары май булып ятты, кәеф тә бераз күтәрелеп киткәндәй булды.

    -Шәп яңалык бар,-дип дәвам итте эксперт,-үтерүченең эзенә төшә алырдай дәлил таптык. Ниһаять!

    Рабит Ора бит сискәнеп куйды.

    -Шәп дәлил таптың? Нәрсә инде ул? Тукай, сузма...

    "Ак халат" йокылы-уяулы зәңгәр күзләре белән утыргыч сыман нәрсә эзләргә кереште, аяклар хуҗасын борынгы стильдә эшләнгән агач утыргычка таба сөйрәделәр. Берничә секундтан ирләр эскәмиядә утыра иделәр инде.

    -Нинди дәлил таптыгыз?-дигән соравын майор тагын бер мәртәбә кабатларга мәҗбүр булды.-Үтерүче бармак эзләрен "төшереп" калдырганмы әллә?

    Эксперт халат кесәсеннән үтәкүренмәле полиэтилен капка салынган кәгазь кисәге сөйрәп чыгарды.

    -Нәрсә бу?-дип гаҗәпләнде Рабит Ора Бит.

    -Игътибар белән кара...

    -Күзлегем өйдә онытылып калган, караңгыда бик начар күрә башладым әле, шайтан алгыры. Карап торышка табылдык супермаркет чегына охшаган бугай...

    Тукай Тутыккан Ай пеләш башын кагып куйды.

    -Әйе, син хаклы, бу чыннан да супермаркет чегы, дәлил мәет янында аунап ята иде. Сәүдә үзәге бөек шагыйребез Габдулла Тукай исеме белән аталган урамның йөзенче йортында урнашкан. Чек 2011 елның уникенче августында, ягъни өч көн элек сырланган. Үтерүче...

    -Туктале,-дип бүлдерде майор,-чекның үтерүче кесәсеннән мәет янына төшеп калганын сиңа кем әйтте? Күрәсеңме, нинди көчле җил котыра? Кәгазь кисәге шәһәрнең башка читеннән очып килгән булырга да мөмкин...

    -Әйе, шулайдыр, синең сүзләрдә хаклык бөтенләй үк юк түгел. Чекны чыннан да җил китереп ташлаган булырга мөмкин...

    -Чек уникенче август көнне язылган, дисеңме? Бүген ничәсе әле?

    Эксперт халат кесәсендә качып ятучы кәрәзле телефонын сөйрәп чыгарды.

    -Унбишенче август, дүшәмбе. Нигә сорыйсың?

    -Менә син гадәттә супермаркет чегын нишләтәсең?-дип сорады Рабит Ора Бит.-Кибеттән чыгуга башкалар кебек үк йомарлап чүп чиләгенә тондырасыңмы?

    -Тел төбеңне бигүк аңлап бетермәдем...

    -Хәзер аңлатам, тыңла. Чек үтерүче кесәсеннән төшеп калмаган, юк белән башыңны катырма. Ни өченме? Үтерүче уникенче август көнне супермаркетка кереп продуктлар юнәтә дә, чекны куртка кесәсенә тондыра. Шулаймы? Шулай. Бүген инде унбише, чек өч көн буе кесәдә болганып йөриме? Гадәттә кешеләр гел кесәләрен тикшереп, чистартып торалар...

    Тукай Тутыккан Ай сасы исле арзанлы тәмәкесен көйрәтеп җибәрде, майор шундук борынын җыерып читкәрәк күченде.

    -Тартма инде шул шакшыны! Фу! Исе бигрәк яман! Мә, яхшыны суыр, хәерче кебек мескенләнеп утырма...

    Рабит Ора Бит бүлекчәдәшенә бер данә сигарет сузды, эксперт тарта гына башлаган тәмәкесен туфракка ышкый-ышкый сүндереп кире сытылып-изелеп беткән кабына озатты.

    -Монысының дә кирәге чыгар, ташлап булмас...

    -Яхшы сигаретлык акчаң юкмы әллә?-дип гаҗәпләнде майор.-Милицияне полиция итеп үзгәрткәч хезмәт хаклары да сизелерлек артты бит. Менә син, эксперт-криминалист, бездән күбрәк аласың түгелме? Хезмәт хакың күпме? Илле меңгә туламы? Нигә шакшы тәмәке суырып сәламәтлегеңә зыян саласың? Үләсең киләме әллә?

    -Минем синеке кебек дүрт квартирам һәм миллион сумлык машинам юк шул,-дип уфтанды Тукай Тутыккан Ай Рабит Ора Бит тәкъдим иткән тәмәкене кабызып җибәргәч,-банктагы ячейкаларың да буш ятмыйдыр. Килешәм, хезмәт хаклары сизелерлек артты, әмма шуңа ияреп сөекле хатынымның нәфесе дә көннән-көн үсә бара! Хәзер аңа илле биш мең генә аз, күңел йөз меңне таләп итә! Элек тә акча аз алып кайтасың, дип игәүли иде, хәзер дә шулай ди. Өч-дүрт ай тирәсе елмаеп йөрде дә, акчага тинтереп яшәгән заманнарны бик тиз онытты! Тукай-начар ир! Менә сиңа мә! Хатын-кызга ни җитми? Рабит, ничек уйлыйсың, адәм баласы кайчан да булса тормышыннан канәгать буламы ул?

    -Белмим. Шәхсән мин үзем беркайчан да зарланмыйм, Динә Дөмегер Димә дә ризасызлык белдерми, унбиш ел бергә яшәп хатыннан да моң-зар ишеткән булмады. Ярый, без бераз читкәрәк киттек бугай. Нигә син чек нәкъ менә серияле үтерүченең тишек кесәсеннән төшеп калган дип уйлыйсың?

    -Күңел сизә. Син хаклы, чек өч көн буе куртка кесәсендә болганып йөри алмый. Эш, бәлки, менә болайрак булгандыр. Тыңла. Үтерүче уникенче август көнне супермаркетка кереп азык-төлек юнәтә дә, чекны куртка кесәсенә тондыра. Квартирасына кайтып егылгач куртканы шкафка озата, шимбә-якшәмбе башка киемнән йөри. Яисә бөтенләй өеннән чыкмый. Дүшәмбе кесәсендә чек ятучы куртка белән кабат "ау"га юнәлә. Я, ничек? Мөмкин бит. Ни диярсең? Версиянең яшәргә хакы бармы?

    Рабит Ора Бит сул беләзегенә тагылган сәгатенә күз төшереп алды.

    -Ярый, син дигәнчә булсын, чек үтерүченең кесәсеннән төшеп калган. Шулай да мин моңа бигүк ышанып бетмим. Үзең әйтмешли, күңел сизә. Бармак эзләре табылдымы?

    -Табылмаган кая!-дип куйды эксперт елмаеп.-Бер үрнәк, мөгаен, кассада утыручы кызныкыдыр, ә икенчесен олы куллы ир-ат калдырган. Бармак эзләре ярылып ята, әгәр дә үтерүченең моңарчы ярамаган эш кылганы һәм полициягә эләккәне булган икән, ул безнең кулда! Куан!

    Күзләр чекка сырланган язуларны ботарларга керештеләр.

    -Үтерүче супермаркеттан кичке алты туларга биш минутта чыккан, мөгаен, эштән кайтып баруы булгандыр,-дип дәвам итте Тукай Тутыккан Ай,-мин үзем дә сәүдә үзәгенә әйбер алырга чама белән шул тирәләрдә керәм. Ничек уйлыйсың, супермаркетка камералар эленгәнме икән?

    -Кибетнең атамасы нинди?

    - "Ак бүре"...

    -Юк, "Ак бүре"гә камералар урнаштырылмаган,-дип уфтанды майор,-әлеге супермаркетлар хуҗасы күрше йортта гына яшәп ята. Бүген Эчке Эшләр министрының исәп буенча алтынчы урынбасары белән ду күчереп сугыштылар, үзем күреп тордым...

    Бүлекчәдәше биргән сигаретны аяк астына салып изгәч эксперт кипкән тамагын портфелендә качып ятучы чишмә суы белән чайкап алды, соңыннан шешәне Рабит Ора Биткә тәкъдим итәргә дә онытмады. Майор "бүләк"тән баш тартты.

    -Рәхмәт, әмма минем бер дә эчәсем килеп тормый...

    Шешә кире портфельгә кереп качты, Тукай Тутыккан Ай кабат күзләре белән супермаркет чегын ботарларга кереште.

    -Тәк, үтерүчебез кибеттән ниләр алган? Карап карыйк әле. Бер кирпеч ипи, бер кап кыйммәтле сигарет, торт, "Краковская" казылыгы, алты шешә "Төньяк хуҗасы" сырасы һәм бер кап прокладка. Рабит, миңа калса, үтерүчебез без уйлаганча ялгыз кеше түгел бугай. Нигә ул алайса прокладка алган? Мөгаен, хатыны сорагандыр. Менә синең кызың бар, Динә Дөмегер Димәнең кайчан да булса прокладка сатып аларга кушканы булдымы?

    -Юк, әлбәттә,-дияргә ашыкты Рабит Ора Бит,-яшь кызлар гадәттә оялчан булалар. Динә Дөмегер Димәгә нибары унбиш кенә бит әле. Дөресен генә әйткәндә, андый нәрсәләр сорарга чирек гасыр бергә яшәгән хатыным да кыймады. Гел үзе алды...

    -Мин дә нәкъ шулай дип әйтмәкче идем. Димәк, үтерүчебезнең хатыны бар, ул ялгыз кеше түгел...

    -Корбан белән якыннанрак таныштырып китмәссеңме?

    Эксперт халат кесәсеннән кара тышлы блокнотын чыгарды, кирәкле мәгълүматны эзләп табу өчен шактый озак изаланырга туры килде.

    -Кайдадыр шушында гына иде бит, шайтан алгыры! Монысы нәрсә? Бурычлар. Ә монысы? Миңа тиешле кешеләрнең исемлеге. Бишенче корбанга багышланган бит кайда? Менә ул! Таптым! Рабит, тыңла. Корбанның тулы исеме Халисә Хитри Лиса, участок инспекторының сүзләренә ышансаң, кайдадыр шушында гына яшәп яткан булырга тиеш. Әнисе белән сеңлесе бирегә килеп киттеләр, мескен ана шундук хушын җуып мәтәлде. Кызга ике атна элек егерме җиде тулган, кияүгә чыгарга өлгерми калган. Туристик фирмада сәркатип булып эшләгән бугай. Егете белән төнге клубта булган, кавалер сөйгәнен машинасыннан төшереп калдыргач тыныч кына өенә кайтып киткән. Үтерүче корбанын әнә теге киоск артында сагалып торган булырга тиеш, гадәттәгечә унике мәртәбә пычак белән күкрәк һәм корсак турыларына орган. Ботинка эзләренә юлыктык, хәшәрәт кырыгынчы үлчәмле аяк киеме кия. Хәер, бу безнең өчен яңалык түгел. Әлегә менә шулар...

    -Үтерүче хат калдырганмы?-дип кызыксынды Рабит Ора Бит.-Халисә Хитри Лисаны нигә үтергән? Кыз юл йөрү кагыйдәләренең ничәнче маддәсен бозган?

    Тукай Тутыккан Ай әлеге дә баягы кыршылып беткән күн портфеленнән үтәкүренмәле полиэтилен капка салынган кәгазь кисәге казып чыгарды, табылдык майор карамагына тапшырылды.

    -Үтерүчебез Халисәне юлда артык тузган резина белән йөргән өчен теге дөньяга озаткан,-дип эксперт эшкә ачыклык кертте.

    -Моны ничек аңларга?

    -Сеңлесе шактый кызык әйберләр сөйләде. Унсигез яшьлек чагында Халисә Хитри Лиса корсакка уза, шул вакыйгадан соң ана баласын яхшылап чыбыркылый. Нигә сакланмадың, дип төпченә. Кыз ертылган презерватив турында әйтә...

    -Аңлашылды,-дип мыгырданды Рабит Ора Бит,-артык тузган резина менә каян килгән. Әмма Халисәнең нинди гаебе бар соң? Ана баласын ташлаганмы?

    Тукай Тутыккан Ай башын кагып куйды.

    -Әйе, ташлаган, бала тудыру йортыннан үзе генә чыккан. Миңа калса, үтерүчебез чыннан да элек ГАИ да хезмәт иткән кеше бугай. Эшеннән колак каккач ирнең ачуы чыга, хәшәрәт корбаннарын "юл йөрү кагыйдәләрен" бозган өчен җәзага тарта башлый. Беренче корбан торак пункт эчендә кыңгырауга баскан өчен, икенчесе каршы як полосага чыккан өчен, ә өченчесе тизлекне арттырган өчен "штраф"ка тартылды. Дүртенче корбан төнлә фара яндырып йөрмәгән өчен харап булды, хәзер менә чират Халисә Хитри Лисага да җитте...

    -Әмма үтерүче корбаннары турындагы тулы мәгълүматны каян ала?-дип гаҗәпләнде майор.

    Эксперт чигүле кулъяулыгы белән көчле салкын төньяк җиле тәэсирендә ярыйсы гына юешләнергә өлгергән борынын сөртеп алды.

    -Үтерүче корбаннарын каян беләме? Минем башыма бер шәп фикер килде бит әле. Шәһит китүчеләрнең барысы да кайчандыр бәхетсезлекккә дучар булган. Беренче мәетне генә алыйк. Кызның тулы исеме Сара Садыйкка Бара идеме әле?

    Рабит Ора Бит башын кагып куйды.



    (дәвамы)
    Флүр Бәллүр
    роман на татарском языке.
  • Флүр Бәллүр:
  • Кем син, Рабит Ора Бит? (роман)




  • ← назад   ↑ наверх