• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фәүзия Бәйрәмова

    Татар Караболагы - 50 ел үлем кочагында


    Беренче бүлек


    Фаҗиганең башы


    1957 елның 29 сентябрендә Урал аръягына урнашкан “Маяк” атом берләшмәсендә көчле шартлау була һәм тирә-юньгә 20 миллион кюри атом калдыклары тарала, атом болыты 23 мең квадрат километр җирне агулап, 270 мең кешегә үлем тамгасы сугып уза. Нигездә Стронций-90 дип аталган радиоактив матдәдән торган атом болытын көзге җил төньякка таба куа, ул Чиләбе, Төмән, Свердловский өлкәләре өстендә әҗәл эзе калдырып, Котыпка таба үтеп китә...

    “Маяк”тан нибары 30-40 чакырымда урнашкан Татар Караболагы авылы үзләренә мәңгелек фаҗига алып килүче үлем болытын беренчеләрдән булып каршылый, Урал өстендәге атом аҗаганына караган кешеләрнең күзләре сукыраеп чыга, бу вакытта колхоз кырында эшләүчеләрнең авыз-борыннарыннан, колакларыннан шаулап кан китә. Колхоз кырында бәрәңге чүпләүче мәктәп балалары көчле шартлаудан аңнарын җуеп җиргә егылалар, эчләре китә, кан коса башлыйлар. Ахырзаман җиткәнен сизгәндәй, этләр күккә карап уларга тотыналар, Караболак өстеннән җылы якка очучы торналар барган юлларыннан адашып, кара томан эченә кереп югалалар... Халык, коты чыгып, Урал өстендә ялкынланып торган янгынга карый, ул кап-кара булып, үкереп яна, әйтерсең лә тирә-юньгә җәһәннәм утлары чәчри! Авыл өстен исә зона ягыннан килгән күксел-кара томан каплап китә... “Маяк” ягыннан килгән сасы, күңел болгаткыч искә түзә алмыйча, халык кырдан өйләренә ашыга, бу мәхшәрдән кем кар базына качып, кем тәрәзәләрен бикләп котылмакчы була. Әмма барысының да инде әҗәл тамгасы алганлыгын, бу атом мәхшәренең алар артыннан еллар буе куып барасын, барысын да Караболак зиратына кертмичә туктамаячагын авыл халкы әле белми...

    Яшерен зона булган “Маяк”ка исә Мәскәүдән ашыгыч рәвештә комиссия килеп төшә, чөнки атом шартлавы турында хәбәр анда да барып ирешкән була. Атом авариясенең ни дәрәҗәдә куркыныч нәтиҗәләргә китергәнен күреп һәм тирә-юньнең ни дәрәҗәдә радиациядән пычранганлыгын белеп, комиссия хәтта “Маяк”ны ябарга кирәк, дигән карар чыгарырга да әзер була. Чөнки шартлау атом калдыклары саклана торган урыннарга зур зыян китергән, ә шәһәрне исә кул яссуы атом тузаны каплап киткән була, ә бу исә котылгысыз үлем дигәнне аңлата. “Маяк” урнашкан Озерский шәһәрендә радиациядән пычранмаган бер генә бина да калмаганлыгы ачыклана, ә кешеләрнең күпчелеге шул вакытта ук нурланыш авыруы ала. Әмма хәрбиләр “Маяк”ны ябуга каршы булалар, чөнки анда атом бомбасы ясала, ә ул бөтен дөньяны советлар белән куркытып тору өчен кирәк! Һәм атом пычрагын солдатлардан һәм тоткыннардан көрәк белән чистарттырып, радиациядән пычранган нәрсәләрне чокырга күмдереп, соңыннан аларның үзләрен дә уртак кабергә салып, хәрбиләр һәм атомчылар дәүләт серен һәм “Маяк”ны саклап калалар.

    Шартлаудан соң җитмеш көн эчендә “Маяк” тирәсенә урнашкан 42 торак пункттан 12 мең кеше башка урынга күчерелә, ул авыллар юк ителә, ут төртеп яндырыла, маллар үтерелеп, уртак чокырга күмелә. Әмма, ни сәбәпледер, атом казанының уртасында утырган зур-зур татар авыллары башка урынга күчерелми, радиацияле зонада калдырыла, болар арасында Мөслим, Татар Караболагы, Усть-Багаряк авыллары була. Халыкка “Маяк”та атом шартлавы булуы турында берни әйтмиләр, чөнки ул дәүләт сере булып саклана, радиация нәтиҗәләре турында да кисәтмиләр, татарларны радиация нормадан йөз, хәтта мең тапкыр артык булган урыннарда яшәргә калдыралар. Һәм Мәскәүдән, Чиләбедән врачлар, галимнәр килеп, аларны өйрәнә башлыйлар, еллары буе үлем зонасында яшәгән татарларның исәннәре дә, тереләре дә радиобиология фәне өчен зур табыш була. Шулай итеп, Урал татарлары өстендә моңа кадәр дөньяда тиңе булмаган атом тәҗрибәсе уздырыла башлый, ярты гасырга сузылган бу үлем марафонында галимнәр фән өчен зур материал туплыйлар, ә сөякләре, тәннәре радиактив матдәләрдән зыңлап торган татарлар, череп, берәм-берәм зиратларга күчеп бетәләр...

    Дөрес, 1959 елның 29 сентябрендә Чиләбе өлкәсе башкарма комитеты бу тирәләрнең радиоактив калдыклар белән агулануын танырга мәҗбүр була һәм Багаряк белән Татар Караболагы авылларын икенче урынга күчерү турында карар кабул итә. Чиләбе облисполкомы рәисе Г.Бездомов һәм секретарь П.Карпенко кул куйган бу рәсми документтан күренгәнчә, Багаряк һәм Татар Караболагы авылларын 1960нчы елга икенче урынга күчереп бетерергә тиеш булганнар. Карарның Татар Караболагы авылына караган өлешендә болай дип әйтелә:

    “2. Кунашак районының Татар Караболагы авылында яшәүче 2700 кешене Тахталым совхозының 8нче бүлегенә, Ашир авылына күчерергә, моның өчен п/я 21гә Татар Караболагындагы кебек торак йортлар һәм каралты-куралар, мәдәни-көнкүреш, административ-хуҗалык учреждениеләре төзәргә.”

    Әмма Татар Караболагы авылын да, Усть-Багарякны да башка урынга күчермиләр, алар бүгенгесе көнгә хәтле радиацияле зонада череп, үлеп яталар. Ә бит биредә яшәргә ярамаганлыгын әле теге елларда да курыкмыйча әйтә алган намуслы галимнәр булган! “По данным филиала НИИРГ от 25/VI-59г. в районе населенных пунктов Багаряк и Татарская Караболка наблюдается высокая плотность загрязнения территории сел, заливной поймы и самой реки Караболка, а также заболеваемость среди жителей этих населенных пунктов”, - дип әйтелә Чиләбе өлкәсе башкарма комитеты баш инженеры Э.Раск 1960 елның 6 февралендә кул куйган белешмәдә.

    Бу белешмәдә Багаряк авылын күчергән өчен 97,9 миллион, ә Татар Караболагы өчен 78 миллион акча кирәк булачагы да әйтелә. Әмма, ни сәбәпледер, ике зур татар авылы да күчерелмичә кала, ә Мәскәүгә Караболак авылын күчердек, дигән белешмә китә. Тик биредә сүз 1957-58 елда ук башка урынга күчерелгән Урыс Караболагы авылы турында бара, Татар Караболагына терәлеп торган бу авылны хакимият тиз арада башка җиргә күчерә. Ә Урыс Караболагы авылындагы радиация пычрагын чистартырга Татар Караболагы авылы халкын куып китерәләр. Әйе, як-яктан милиция белән саклап, яшен-картын, бала-чагасын бушап калган Урыс Караболагы авылында радиация пычрагын юк итәргә, ягъни, ликвидация белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәләр. Алар таш-кирпечтән төзелгән биналарны сүтүдә катнашалар, радиация тузаны утырган төзелеш материалларын кырып чистарталар, машиналарга төяп, Татар Караболагы авылына озаталар. Радиацияле бу кирпечләрдән татар авылында дуңгыз фермасы төзетәләр, нәтиҗәдә, ул тирәдәге дуңгызлар да, кешеләр дә бик тиз үлеп бетә.

    Татар Караболагы авылындагы радиация пычрагын да халыкның үзеннән җыйдыралар, әмма нигә болай эшләгәнне әйтмиләр. 1957 елның көзендә үк кырдагы бөтен бәрәңгене, яшелчәне юк итәләр, шулай ук эскертләр өстендәге радиация тузанын, кыш өчен әзерләнгән миннекләрне, сарыклардан кыркып алган йоннарны да Татар Караболагы авылы халкы үз куллары белән юк итәргә мәҗбүр була, аларны исә битлекләр кигән мылтыклы кешеләр саклап тора. Ә язын исә халыкны тагы Урыс Караболагы авылына куалар, татарларның яше-карты, мәктәп балалары биредә агач утыртырга тиеш булалар. Имеш, олы юл өстендәге ташландык авыллар күренмәсен өчен, урман полосалары утыртырга кирәк икән! Һәм утырта бу агачларны Татар Караболагы авылы халкы, радиация мең тапкыр күп булган җирләрдә, яланкул, яланаяк чыршы үсентеләре утыртып йөриләр алар. Аларны як-яктан солдатлар саклап тора... Ә кем кырга эшкә чыкмый, аның утырткан бәрәңге бакчаларын сукалап чыгып китәләр, малын көтүгә чыгармыйлар, судлар белән яныйлар. Нәтиҗәдә, шартлаудан соң радиацияле кырларда эшләргә мәҗбүр булган Татар Караболагы авылы халкы барысы да диярлек нурланыш авыруы ала, рак белән чирли башлый, сукырая, сөякләре чери, гарипләнә һәм күпләр инде якты дөнья белән саубуллаша...

    Ул елларда Татар Караболагы авылын мылтыклы милиционерлар саклый, халыкны елгага, урман-кырларга якын җибәрми. Маскахалатлар кигән сәер кешеләр авылны туктаусыз тикшереп торалар, коеларны күмәләр, мәктәп белән авыл советы бик шикле рәвештә янып китә, нәтиҗәдә, халыкның бөтен документлары юкка чыга. Халык берничә ел шулай билгесезлектә, җир белән күк арасында яши, кемнәрдер күчерәләр икән, ди, кемнәрдер Татар Караболагының бер исемлектә дә юклыгын әйтә. Дөрестән дә, Мәскәүгә күчте, дип рапорт биргәннән соң, Татар Караболагы авылы үлеләр исемлегендә дә, тереләр исемлегендә дә юкка чыга, аны ул елларда хәтта карталардан да сызып ташлыйлар. Шулай итеп, авыл юк, димәк, проблема да юк! 60нчы еллардан соң аларга радиацияле җирләрен кире кайтарып бирәләр, колхозны бетереп, үзләрен 20 чакырымдагы “Кояш” совхозына кушып куялар. Шулай итеп, Татар Караболагы авылының ярты гасырлык үлеле-тереле тормышы башлана...

    1967 елда бу авылда “Маяк” белән бәйле тагы бер фаҗига була – давыл чыгып, Карачай күлендәге атом калдыкларын Татар Караболагы өстеннән коеп уза. Нигездә Стронций-90 һәм Цезий-137 нуклидларыннан торган бу атом яңгыры 2 мең квадрат километр җирне агулый, 0,6 миллион кюри радиоактив матдәләр дөньяга тарала. Бу юлы да атомчылар һәм түрәләр тагы берничә авылны башка җиргә күчерәләр, Татар Караболагына тагы чират җитми кала. Хәер, карталарда булмаган, бар дип исәпләнмәгән авылны ничек башка урынга күчерергә мөмкин?

    Моннан тыш та “Маяк”та дистәләгән шартлау, аварияләр булып тора, һавага планлы һәм плансыз рәвештә дистәләгән миллион кюри атом калдыклары ыргытыла һәм алар тагы иң беренче булып кул сузымындагы Татар Караболагы өстенә ябырылалар. Галимнәрнең әйтүенчә, шушы ярты гасыр вакыт эчендә “Маяк” тарафыннан табигатькә 150 миллион кюри атом калдыклары ташлана, бу – 150 Чернобыль, дигән сүз. Димәк, Татар Караболагы да 150 Чернобыль фаҗигасен үзендә йөртә, Чернобыльгә караганда 150 тапкыр күбрәк газап күрә һәм үлә, дигән сүз! Бу еллар эчендә “Маяк” бер Татар Караболагын гына түгел, 267000 квадрат километр җирне атом калдыклары белән агулап өлгерә, шул мәйданда яшәүче 437000 кеше нурланыш авыруы ала. Болар – рәсми күрсәткечләр.

    Үзенең “Маяк” атом берләшмәсендә булган шартлаулардан зарар күрүен, радиацияле үлем зонасында яшәвен һәм нурланышка дучар булуын Татар Караболагы авылы халкы бары тик Чернобыль фаҗигасеннән соң, үзгәртеп кору елларында гына белә ала. Бу вакытта 3-4 мең кешелек авылдан нибары 600 кеше калган була, калганнары авыл башындагы 8 зиратка күчеп бетәләр... Халыкка дөресен әйтмәс өчен врачлар ахыргача көрәшәләр, рак авыруларына салкын тию диагнозы куела, нурланыш яшерелә, гарипләр һәм тилеләр тууны халыкның үзеннән күрәләр, имеш, татарлар дөрес ашамый, дөрес яшәми, шуңа күрә күпләп кырылалар икән... Шул ук вакытта аларны җентекләп өйрәнү дәвам итә, министрлыкларның архивларында Караболак халкы “Группа, позволяющая изучение концерогенных и генетических изменений под действием хронического излучения” дип атала, ягъни, бу татарлар Россия атом өстәлендәге тәҗрибә куяннары, тәҗрибә корбаннары булып тора...

    Шунысын да әйтергә кирәк, хроник нурланыш дигән диагноз дөньяның бер генә илендә дә юк, ул бары тик “Маяк” сәбәпле Россиядә генә барлыкка килгән чир. Чөнки озак еллар буе үз халкын атом нурланышы астында яшәтүче ил бары тик Россия генә! Галимнәр әйтүенчә, биредә хроник нурланыш авыруы Чернобыльгә караганда да, Хиросима, Нагасаки белән чагыштырганда да күбрәк икән! Ә нурланыш ул – кан рагы, имуннетитның бетүе, ягъни, организмның көчсезләнүе, анемия, йөрәк чире, сөяк черүе һәм паралич, дигән сүз. Татар Караболагы авылында бу чирләрнең барысы да бар, әмма мондый диагнозны кешегә я үләргә берничә көн калгач кына куялар, яки үлгән кешене ярып карагач кына болар билгеле була.

    Ни өчен шулаймы? Чөнки, дөрес диагноз куйсаң, бөтен авылның рактан һәм нурланыштан авырганын танырга туры киләчәк, аның сәбәпләре көчле радиация икәнлеген әйтергә мәҗбүр булачаклар. Икенчедән, вакытында дөрес диагноз куйсаң, бу мескеннәргә хөкүмәт инвалидлык буенча пенсия бирергә мәҗбүр булачак, хисапка алып, бушка дарулар бирергә тиеш булачак. Ә хөкүмәт аны теләми, “Маяк”ка чит илләрдән атом калдыкларын кертеп, миллиардлаган доллар акча эшләсә дә, Татар Караболагы авылында рактан череп үлүче татарларга аның бер тиен дә акчасы юк! Шуңа күрә Караболак халкына дөрес диагноз куелмый, аларны бушка дәваламыйлар, алар радиациядән зарар күргән дип исәпләнми, Караболак татарлары Россия хөкүмәте өчен беркем дә түгел!

    Юкка гынамы Чиләбе өлкәсенең экология буенча баш врачы урынбасары Э.М.Кравцова 2001 елның 5 октябрендә Татар Караболагы авылы җыенында: “До 1986 года мы не имели права говорить населению о полученных дозах. Накопленная доза – это наука”, - дип чыгыш ясый. Күрәсез, кайбер түрәләр өчен бүген дә кеше организмына җыелган радионуклидлар – алар фән өчен кирәк икән! Ә халыкның газабы?! Тереләй череп үлүләр, паралич сугып, дистә еллар урын өстендә ятулар, йөрәк, ашказаны, эчәк чирләре, сукыраюлар, гариплекләр, урам тулы тилеләр – алар да фән өчен кирәкме?! Шушы ук җыенда чыгыш ясаган тагы бер Чиләбе врачы Н.Н.Абрамова Татар Караболагы авылында 500 кешедә рак булырга тиешлеген әйтә. Ул кешеләрнең күбесе бүген юк инде, соңгы ел ярым вакыт эчендә Татар Караболагында 150 кеше үлгән, ә соңгы 25 елда – мең ярым... Алар фән өчен кирәкме икән инде?

    Бүгенге көндә Татар Караболагы авылында 400ләп кеше яши, шуларның өчтән берен паралич суккан, барысында да диярлек рак, шикәр чире, югары кан басымы, ашказаны-эчәк авырулары һәр кешедә диярлек, биредә яшәүчеләрнең һәрберсе диярлек буын сызлауларына зарлана, сөякләре череп, аякларын кистереп ташлаучылар да бар. Авылда гарип балалар, дауналар, тилеләр дә еш күренә. Әмма халык өчен иң авыры – алар үзләренең авырулары “Маяк” белән, радиация белән бәйле икәнлеген исбат итә алмыйлар. Моны исбат итмәгәч, хөкүмәттән бернинди ярдәм дә күрмиләр. Күпләр хәтта үзләренең 1957 елда “Маяк” шартлаганнан соң радиацияне юк итү, ягъни, ликвидация эшләрендә катнашуларын да исбат итә алмыйлар! Моннан ун еллар элек Татар Караболагыннан берничә кеше, суд юлларында йөреп, ликвидаторлык статусы алуга ирешә, әмма Чиләбе һәм Кунашак түрәләре, бигрәк тә, социаль яклау оешмалары шунда ук авыл халкы өстенә ябырыла. Нәтиҗәдә, кырыклап кешенең ликвидаторлык статусы юк ителә, кире алына, аларга хөкүмәтнең ташламалары һәм льготалары туктатыла. Югыйсә, бу сумма бүгенгесе көндә нибары мең тәңкәне тәшкил итә бит, Россия хөкүмәте бу чирле бичаралардан хәтта шуны да кызгана! Чит илләрдән атом калдыкларын үзенә керткән өчен бүгенге көндә Россия алардан 2 миллиард доллар акча ала, ә үз халкына мең сумны да кызгана! Караболактан берничә кеше, суд юлларында йөрүгә түзә алмыйча, ликвидаторлыкны алмыйча үлеп китә, калганнары исә инде кул селтәгән. Биредә халыкның өчтән бере пенсиягә чыкмыйча үлеп китә, ә пенсиягә чыкканнары аена нибары мең ярым сум акча ала... Хөкүмәттән бернинди ярдәм күрмәгән рак авырулы кешеләр моңа ничек яшәргә тиеш?!

    Бүгенге көндә “Маяк”ның яшерен архивларында, Мәскәүдә, оборона һәм сәламәтлекне саклау министрлыгы архивларында, Чиләбе шәһәренең радиация корбаннары өчен ачылган ФИБ дип аталган махсус больницасында, радиобиология буенча фәнни-тикшерү институтларында Татар Караболагы буенча зур материал саклана. Әмма алар дөньяга чыгарылмый, кеше кулына бирелми, сәяси түгел, хәтта фәнни әйләнешкә дә кертелми. Димәк, “Маяк” һәм радиация белән бәйле бар нәрсә әле һаман дәүләт сере булып саклана? Яки дәүләт бу серләр билгеле булса, халык үз хокукларын яклап, үз хакын дәгъвали башлар, дип куркамы? Галимнәр һәм экологларның әйтүе буенча, бүгенге көндә Чиләбе, Төмән, Свердловский өлкәләрендә “Маяк”ның эшчәнлеге сәбәпле нурланыш алган 3 миллионнан артык кеше яши икән, алар арасында татарлар, башкортлар һәм руслар да бар. Бүгенге көндә Россиядә һәр сәгать саен бер кешегә рак диагнозы куела, бу да радиация нәтиҗәсе бит, моны халыкка әйтмиләр генә! Шуңа күрә дәүләт “Маяк” һәм башка атом учреждениеләре белән бәйле барлык фаҗигаләрне, аларның аянычлы нәтиҗәләрен яшерергә тырыша, шуңа күрә мескен Караболак халкы да үзенең радиациядән зарар күрүен исбат итә алмый.

    Безнең бу язмабыз 50 ел буе адәм чыдамаслык шартларда, коточкыч радиация арасында яшәргә мәҗбүр булган, зур газаплар белән бу дөньядан киткән милләттәшләребез – Караболак татарлары турында. Бу китап бәлки аларга үз хокукларын якларга, аларның “Маяк” атом берләшмәсе эшчәнлегеннән, “Маяк” дөньяга тараткан радиациядән зарар күрүләрен исбатларга ярдәм итәр, иншаллаһ!


    Икенче бүлек


    Караболак халкы сүз ала...


    Татар Караболагы авылы Чиләбе өлкәсендә иң борынгылардан санала, 2002 елда ул рәсми рәвештә үзенең 450 еллыгын билгеләп үтте. Архив чыганакларыннан күренгәнчә, бирегә татарлар Казан Явыз Иван тарафыннан яулап алынгач күчеп киләләр. Әмма алар килгәндә инде биредә җирле төрки-татарлар яшәгәнлеге билгеле, авыл янәшәсендәге 2 мең еллык скиф курганнары, борынгы мәгарәләр шул турыда сөйли. Авылның борынгы тарихы халык авыз иҗатында, җыр һәм бәетләрдә дә саклана һәм биредә яшәүче татарларның холык-фигыльләрендә чагыла.

    Татар Караболагы авылы элек-электән бай, мәгърифәтле һәм һөнәрле авыл булган. Ул патша заманында өяз үзәге булып торган, үзенең базаралары һәм кибетләре белән дан тоткан, иң укымышлы, бай, үткен кешеләр Караболак татарлары булган. Караболак үзенең балта осталары, төзүчеләре, һөнәрчеләре, алтын-көмеш осталары, күнчеләре, тукучылары, чигүчеләре белән бөтен тирә-юньгә дан тоткан, шул ук вакытта игенчелек һәм терлекчелек белән дә шөгыльләнгән. Авылда 1717 елда ук мәчет булган, ул бүгенге көнгә хәтле сакланган һәм анда намаз укыйлар. Татар Караболагы авылында һәр йорттан бер яки берничә югары белемле кеше чыккан, алар арасында фән докторлары, зур галимнәр бар, күп кенә караболаклылар район үзәге Кунашакта, Чиләбедә, Свердловски өлкәсендә җитәкче урыннарда эшлиләр, эре бизнес белән шөгыльләнәләр. Ләкин аларның барысы да диярлек үзләрендә һәм балаларында , оныкларында атом тамгасы йөртә һәм барысы да диярлек мәңгелеккә Караболак зиратына кайтып ята...

    Заманында 3-4 мең кеше яшәгән, халык саны хәтта вакыты-вакыты белән 5 меңгә хәтле җиткән Татар Караболагы авылы бу еллар эчендә тәмам бетү хәленә килгән. Халыкның төп өлеше авыл башындагы 8 зиратка күчеп беткән, бер өлеше читкә киткән, калган 500 кеше яшәү өчен җан тартыша. Әйткәнебезчә, алар барысы да авыру, 95 процент халыкта рак һәм нурланыш чире. Заманында мең бала укыган Караболак мәктәбендә утызлап укучы калган, аны киләсе елга бөтенләй ябу турында сүзләр йөри. Колхоз таралган, халыкка эш урыннары бетерелгән, инфраструктура җимерелгән. Авылга газ кертелмәгән, халык радиацияле агач ягып яшәргә мәҗбүр, юллар юк, күперләр җимерелгән, телефон берничә генә кешедә. Медпукт бар, әмма анда дару юк, биредә эшләүче хатын үзе дә авыру һәм халыкка тиешле ярдәм күрсәтә алмый. Иң куркынычы – халыкка эчәргә чиста су юк, ул тыелган радиацияле су эчәргә мәҗбүр, маллары да радиация 10-15 тапкыр артык булган болыннарда йөри, 300 ел буе иген үстерергә ярамаган кырларда иген үстерергә мәҗбүрләр.

    Кыскасы, өлкә үзәге Чиләбе дә, район үзәге Кунашак та Татар Караболагы авылын исемлектән сызып ташлаган, аларга бернинди ярдәм күрсәтмиләр, халык үлем зонасында калдырылган һәм онытылган.Чиләбе өлкәсе җитәкчелеге дә, “Маяк” атом берләшмәсе дә Татар Караболагы халкы радиациядән зарар күрмәгән, дип баралар һәм моны исбатлау өчен барысын да эшлиләр. Кыскасы, бер татар авылына каршы бөтен дәүләт системасы, атомчылар һәм хәрбиләр хәрәкәткә килде, алар үзләренең 50 ел элек эшләгән кара эшләрен аклар өчен Татар Караболагын тагын 50 ел буе пычратырга да әзерләр. Әмма бу вакытта авыл халкы булмас, Караболак атом зиратына әйләнер шул инде...

    Үз хәлләрен сөйләү өчен, без бүген сүзне Караболак халкының үзенә бирәбез. “Маяк” атом берләшмәсе тараткан радиация сәбәпле, биредә һәр гаиләдән 4-5 кеше рактан үлгән, гарип булып калган, урын өстендә ята. Биредә инде зур-зур затлы нәселләр юкка чыккан, авыл үзе дә борынгы Атлантида кебек, атом упкынына төшеп, юкка чыгып бара. Башкаларны шушы афәттән кисәтер өчен, бүген Татар Караболагы халкы сүз ала...


    Исмәгыйлова /Гатауллина/ Гөлчәһрә Насыйбулла кызы – 1946 елгы, Озерскийда шәфкать туташы булып эшләгән, Караболакта җирле үзидарә рәисе, “Радиациясез Караболак өчен” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчеләренең берсе :


    - Радиация сәбәпле, безнең нәселдә барысы да яман шеш белән авырды, югыйсә, борынгы әби-бабаларыбыз йөз яшьтән артык яшәгәннәр һәм үз үлемнәре белән үлгәннәр. Әтием Насыйбулла җиде ел сугышта һәм армиядә булган, соңыннан авылда төрле җитәкче эшләрдә – авыл советында, ферма мөдирлегендә, салым бүлекләрендә эшләде. 1957 елда “Маяк” атом комбинаты шартлаганда, ул да авыл халкы белән кырда иде һәм бөтен авырлыкны халык белән бергә күтәрде. Әти гомер буе авырды, әмма группасы булмады, нәтиҗәдә, ике бөере дә эштән чыгып, ракка әйләнеп, 66 яшендә үлде.

    - Әтинең энесе Мөкәррәм 29 яшендә баш мие рагыннан үлде, аның гомер буе башы авыртты, ярып карагач кына анда яман шеш булганлыгы билгеле булды. Ул “Маяк” шартлаганда 14 яшьлек үсмер бала иде, башкалар белән бергә бөтен радиация пычрагын чистартуда катнашты һәм утызга да җитмичә, үлеп китте.

    - Әтинең сеңелесе Мөнәвәрә 45 яшендә туры эчәктә рак булып үлде.

    - Әтинең икенче сеңелесе Гөлзиядә шикәр чире иде, авырлыгы 220 килограммга җитте, бөтен тәне шешенде һәм 67 яшендә операциядән соң үлде.

    - Әтинең нәнәсе /әнисе/ бөер рагыннан үлде.

    - Әнием Хәдичә 1918 елгы, 2 группа инвалид, аның калкансыман бизендә һәм аналыгында яман шеш. “Маяк” шартлаганда әни кырда иде, аннан соң да әнине радиация пычрагын җыярга җибәрделәр. Нәтиҗәдә әни 1958 елның җәендә кара яры /пленка/ белән капланган мазутлы бала тапты, ул өч көн яшәде дә үлде, аңа Фирдәвес дип исем куштык, ул сабый да радиация корбаны иде. Әни бик күп операцияләр кичерде, эченнән ярты әгъзаларыннан кисеп ташладылар, тын ала алмый, эче төшә. Шушыларга карамастан, ул минималь пенсия – 280 сум белән ялга чыкты, бары тик судлар аша ликвидаторлык статусы алгач кына пенсиясе бераз артты.

    - Әнинең ир туганы Нурулла рактан үлде.

    - Әнинең икенче ир туганы Хәлил пенсиягә чыгуга инфаркттан үлде.

    - Әнинең энесе Һади ашказаны рагыннан үлде, хатыны Мәгәфүрәдә күкрәк шеше.

    - Әнинең сеңелесе Зөрәдә кан рагы иде, ул да радиация пычрагын җыюда катнашты, судлар аша йөреп, ликвидаторлык статусы алды. Әмма үләр алдыннан аның ликвидаторлык статусын кире алдылар, ул дәүләттән бернинди ярдәм, ташламалар күрмичә үлеп китте. Үләренә 1 сәгать кала аңа авыруының радиация белән бәйле булуы турында белешмә китереп бирәләр, ул шул кәгазьне кулына тотып, мәңгелеккә күзләрен йома...

    - Зөрәнең ире Галимҗанның бөерләре чери, ул больницадан чыгып тормый. “Маяк” шартлаганнан соң аны радиацияле җирләрне сакларга куйганнар иде.

    - Әнинең иң кечкенә энесе Җәүдәттә яман шеш.

    - Әти белән әнидән туган дүрт бала да гомер буе авырды, хәзер шуларның һәрберсе турында сөйләп китәм. Миндә 4нче дәрәҗә яман шеш, бавырым тугыз тапкыр зурайган, бер бөерем 40% ка гына эшли, йөрәгем чирле, туктаусыз буын сызлауларыннан интегәм. Мин медик буларак беләм – болар барысы да радиация нәтиҗәсе. Үзем атом шартлаганда, мәктәп баласы идем, башкалар белән кырда бәрәңге җыя идек. Шартлау бик көчле һәм куркыныч булса да, халыкка ни булганын әйтмәделәр, безне икенче көнне үк кырдагы бәрәңгене юк итәргә чыгардылар. Бөтен авыл халкы, шул исәптән, мәктәп балалары да кара көзгә хәтле бөтен яшелчә-бәрәңгене юк иттек. 1958 елда безнең барыбызны да халкы күчерелгән Урыс Караболагы авылына радиация пычрагын чистартырга җибәрделәр. Шул җәйдә мин бик нык чирләдем, температурам айга якын 40 градус булды, авыз-борынымнан шаулап кан китте, эчем тотмады. 1958 елның языннан 1963 елга кадәр мин радиацияле урыннарда агач үсентеләре утыртуда да катнаштым. Медицина училищесын тәмамлагач, иң радиацияле Сарыкүлмәк авылында эшләдем, хәзер андагы кешеләр барысы да диярлек үлеп бетте инде. Аннан гомер буе атом бомбасы ясый торган “Маяк” комбинаты урнашкан Озерский шәһәрендә медсестра булып эшләдем, анда тагы нурланыш өстәлде. Үземнең радиациядән зарар күрүемне суд белән исбатлап, 1998 елда ликвидаторлык статусы алган идем, әмма аны өлкә социаль яклау бүлеге юкка чыгарды, ягъни, кире алды. Бары тик 2003 елда гына Озерский шәһәр суды минем ликвидаторлык статусын яңадан торгызды.

    - Кызым Гөлнараның кан басымы бик түбән, калкансыман биз авыруы.

    - Оныгым Робертның 9 яшьтән бик югары кан басымы, 200гә хәтле җитә. Анда эндокрин система бозылган, 19 яшьлек егет 160 килограмм авырлыкта.

    - Ирем Фәрит 1947 елгы иде, 3 ел элек шикәр чиреннән үлде.

    - Энем Диффур, 1949 елгы, “Маяк” шартлаганда 3нче класста укый иде, барлык мәктәп балалары белән, ул да атомлы кырда эшләде. Нәтиҗәдә, 1958 елда башындагы бөтен чәче коелып бетте. Хәзер дә һәр 5 ел саен башындагы бөтен чәче коела. Энемдә бавыр чире, цирроз, кан басымы бик түбән – 60/20. Хатыны Гөлсем 42 яшендә калкансыман биз /щитоведная железа/ рагыннан үлде, ул Озерскийда туган иде. Аларның балалары, оныклары да чирле.

    - 1954 елгы энем Виннур, ул гомер буе Озерскийда прокурор булып эшләде, хәзер исә инсульт һәм инфаркт кичерде, бөерләре эшләми /отказываются/, бик нык буыннары сызлый, нәтиҗәдә, ике аягын да авырлык белән генә кузгата. Өстәвенә, үзендә гипертония авыруы, кан басымы 320гә хәтле менеп җитә. Кыскасы, аның гомере кыл өстендә, чөнки радиация организмдагы бөтен яклау чараларын юк иткән, иммунитет нульгә тигез.

    - Төпчек энебез Риф “Маяк” шартлаганнан соң, 1958 елда туды, димәк, бу мәхшәрләрне ул инде ана карынында ук кичергән. Ул гомер буе сулыш юллары авырып интекте, аның да иммунитеты нульгә тигез, организмны яклый һәм саклый торган көчләр радиация тарафыннан юк ителгән.

    - Туганнарымның барлык балалары да авыру, бездә нәрсә – аларда да шул ук. Без бөтен нәселебез белән атом корбаннары, әмма дәүләттән тиешле ярдәмне күрмибез. Югыйсә, безнең нәселне генә түгел, бөтен авыл халкын радиациядән зарар күргән дип исәпләргә һәм тиешле ярдәмне күрсәтергә күптән вакыт бит инде! Әгәр безне авылда калдыралар икән, авылда яшәрлек шартлар тудырсыннар, күчерәләр икән, тиешлесен биреп, моны тизрәк эшләсеннәр, югыйсә халык соңгы чиккә килеп җитте, ул соңгы көченә яшәү өчен тырыша...

    /Гөлчәһрә Исмәгыйлова Караболак авылы халкының хокуклары өчен беренче булып көрәш башлаган каһарман хатын. Ул бу мәсьәләне Чиләбе һәм Мәскәү конференцияләрендә күтәреп, чыгышлар ясады, өлкә губернаторы белән очрашып, Караболак халкының проблемаларын аңа җиткерде, Россия җитәкчеләренә радиация зонасында яшәгән авыл халкы турында дистәләгән хатлар, мөрәҗәгатьләр язды. Ул шулай ук “Маяк” белән судлашып, үзенә генә түгел, шактый гына авылдашларына да ликвидаторлык статусы алып бирде, “Маяк” һәм Чиләбе архивларыннан моңа кадәр яшерен булган документларны табып алды, аларны дөньяга чыгарды. Безнең моңа кадәр язган китапларыбызда һәм бу хезмәтебездә дә Гөлчәһрә Исмәгыйлова биргән документ-белешмәләр файдаланыла, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!/


    Мөхәммәтрәхимова Гөлсәйрә Шәйхетдин кызы – 1939 елгы, пенсиядәге колхозчы, радиация пычрагын чистартуда катнашучы /ликвидатор/ :


    - Без әти-әнидән 7 туган идек, өчесе кечкенәдән үлде, өч туганым атомнан үлде...

    - Әти Бөек Ватан сугышында үлеп калды.

    - Әнием Гайниямал 72 яшендә аягы череп, йөрәктән үлде, анда кан рагы булган, ә ул дәүләттән бернинди ярдәм күрмичә, 28 сум пенсия белән үлде.

    - 1933 елгы олы апам Мәүлия 66 яшендә аягы череп үлде, кабергә целофонга урап кына салдылар...

    - Аның ире Борһан баш мие рагыннан үлде, пенсиясен дә алып өлгерә алмады.

    - Икенче апам Фәүзия, 1936 елгы, шикәр чиреннән күзләре сукыраеп, 65 яшендә баш миенә кан савып үлде.

    - 1941 елгы сеңелем Галимә яшьтән бавыры череп үлде, әле кырык яше дә юк иде, 3 баласы калды...

    - Үзем шикәр чире белән хисапта торам, кан басымым бик югары, палеотрит, куллар-буыннар бик сызлый һәм сөякләр кәкерәя, әмма группам юк. Миндә 36 доза микъдарда радиация, диделәр, ә бакчабызда бер квадрат километрга 26 кюри радиация туры килгәнлеген әйттеләр, бу нормадан 25 тапкыр күп, дигән сүз!

    - Ирем Нургалидә шикәр чире, ишемия – йөрәк авыруы, әмма группасы да, ликвидаторлык статусы да юк. Ул 3 ел атом полигонында солдат хезмәте үтә, 3 ел радиацияле зонада Урыс Караболагы авылын саклый, аның белән бергә эшләгән бөтен кеше үлеп бетте инде. Иремә ликвидаторлык статусы бирү-бирмәү мәсьәләсендә дүрт мәртәбә суд булды, әмма баш тарттылар.

    - Иремнең атасы Сафа сугыш инвалиды иде, гомер буе үпкә белән интекте, 69 яшендә аягүрә егылып үлде.

    - Кайнанам Сидыкаямал 74 яшендә бик нык ябыгып, нык авырып, газапланып үлде.

    - Иремнең олы агае Мортаза 45 яшендә йөрәк чиреннән үлде.

    - 1941 елгы Галинур энесе Озерскийда яши иде, кан рагыннан үлде.

    - 1944 елгы Земфира исемле сеңелесе 43 яшендә кан рагыннан үлде, тәнендәге ите череде, 2 баласы калды. Ул минем белән бергә Урыс Караболагында радиацияле чиркәү ташларын чистарткан иде...

    - Сәгыйть җизни берни ашый алмыйча, бугаз рагыннан үлде.

    - Ике улыбызда да бик югары кан басымы, оныклар да сәламәт түгел. Хөкүмәттән бернинди дә ярдәм юк, бары тик үз көчебез белән генә тормыш алып барабыз. Радиацияле җирдә бәрәңге үстерәбез, радиацияле кырда мал тотабыз, чөнки безнең башка чарабыз юк.


    Йосыпов Сөнагатулла Нурулла улы – 1927 елгы, 2 группа сугыш инвалиды, радиация пычрагын чистартуда катнашучы /ликвидатор/ :


    - “Маяк” шартлаганда мин колхоз кырында идем, бригадир булып эшли идем. Радиациянең бөтен пычрагын безгә җыярга туры килде, үзебезнең авылда да, күрше авылларда да хәрбиләр карап торып көне-төне эшләттеләр. Шартлаудан соң радиацияле бәрәңгеләрне, яшелчәне траншеяга тутырып юк иттек, атом тузаны каплаган салам һәм йоннарны яндырдык, миннекләрне утка яктык, Урыс Караболагында чиркәүне сүтеп, радиацияле кирпечләрне үзебезнең авылга ташыдык, чөнки безгә шундый әмер бирелгән иде. Нәтиҗәдә, барлык хайваннар да үлеп бетте, бөтен авыл диярлек шушы зәхмәттән кырылды, ә Караболак халкы һаман үзенең радиациядән зарар күргәнен исбатлый алмый...

    Мин 3 тапкыр аягыма операция ясаттым, шешләрен алдырдым, хәзер минем аягымда һәм ашказанымда рак, нурланыш авыруы, йөрәк чире, кул-аякларның сызлавына, баш авыртуына түзәрлек түгел. Шушы хәлдә дә мин судларга шаһит булып барам, авылдашларыма ликвидаторлык статусы алуда ярдәм итәргә тырышам, чөнки минем яшьтәгеләр инде бетеп бара. Мин 28 ел буе үлгән авылдашларымнын исемлеген алып барам, алар 42 бит булды инде, саны мең ярымнан артты. Минем күз алдында бөтен Караболак диярлек зиратка күчеп бетте. Раббым сабырлыклар бирсен...

    - Үз атаем Нурулла 72 яшендә йөрәк чиреннән үлде, гомер буе астмадан, бронхиттан газапланды.

    - Әнием Хәбибҗамал алай авырмады, 93 яшенә җитеп, күзләре сукыраеп үлде.

    - Сеңелем Мәрзия, 1935 елгы, гомер буе авырды, сөякләре череде, үпкәсе бетте, 2 группа инвалидлыкка чыкты. Дин ярдәме белән генә яшәде. Соңыннан операция ясадылар, урын өстендә ятып үлде.

    - Мәрзиянең кызы Гөлсәйрә, 1955 елгы, зонада эшли, бик нык авырый.

    - Җәүдәт, 1957 елгы, нык авырый, үпкәсе чирле, бронхит, йөткерә, чыкмаган җаны гына бар...

    - Равил, 1959 елгы, тамагына операция ясадылар, рак булган, үлгәненә инде 7 ел.

    - Рәхимҗан, 1962 елгы, гел авырып йөрде, инде үлгәненә 5 ел.

    - Равилнең хатыны Әлфиянең үлгәненә 11 ел, гел авырып йөргән иде, пенсиягә дә чыга алмады.

    - Рәхимҗанның хатыны Әлфирә 35 яшендә операциядән соң үлде.

    - Икенче сеңелем Нурсәйлә, 1932 елгы, авыртмаган җире юк, аяклары йөрми, күзләре күрми, буыннары сызлый.

    - Нурсәйләнең ире Мөхәммәтгали 74 яшендә кинәт үлеп китте, үпкәсе бөтенләй беткән, диделәр. Ул атом шартлаган якта кырда тракторда прицепщик булып эшләгән булган, бик зур доза радиация алган.

    - Үземнең хатыным Рафига 74 яшендә рактан үлде, 6 ел авыр хәлдә урын өстендә ятты. Аяклары йөрмәс булды, тәннәре шешенде, үпкәсе бетте, ул да атом пычрагын җыештыручы ликвидатор иде.

    - 8 балабыз бар иде, хәзер бишесе калды.

    - Улыбыз Нурислам янып үлде, кызыбыз Гөлсәйдә фаҗигале рәвештә үлде. Аннан туган оныгыбыз Әлмира хәзер йөри алмас хәлгә килде, 20 яшьлек баланы күтәреп йөртәләр.

    - 1966 елгы улым Рифкать бик нык авырый, шушы атом чире, тыны буыла, астма.

    - 1957 елгы кызым Гөлгенә, “Маяк” шартлаганда, әнисенең карынында иде. Ул гел авырый, гел больницада ята, врачлар диагнозын белмиләр. Ул ашамый, аның эче күбә, бөтен тәне сызлый, бу – шул атом авыруы инде...

    - 1968 елгы улым Фуат узган ел үлде, башта инсульт, аннан соң инфаркт булды. Гел тәне сызлап йөрде, йөрәк белән интекте...

    - Аның хатыны Дилә баштарак үлгән иде, 2 балалары ятим калды.

    - 1955 елгы улым Гайфулла да гел авырый, анда югары кан басымы, гипертония.

    - 1960 елгы улым Шәйдулла да саулыкка туймый, анда югары кан басымы, йөрәк, хатыны Әлфия дә гел авырый, больница юлыннан кайтып кермиләр...

    - Болар барысы да – атом балалары, атом корбаннары. Әмма безне бер җирдә дә ишетергә теләмиләр. 15 кешелек аксакаллар делегациясе Чиләбегә баргач, безне хакимият йортына якын да китермәделәр, бөтен җирдән кудылар. Без үзебезнең дә, балаларыбызның да, оныкларыбызның да “Маяк” сәбәпле радиациядән зарар күрүебезне беркемгә дә исбатлый алмыйбыз. Хөкүмәт безне, сугыш ветераннарын, атом корбаннарын менә шундый хәлдә калдырды, радиацияле җирдә череп үләргә мәҗбүр итә...

    /Сөнгатулла абый авылда иң актив кешеләрнең берсе, ул дин мәсьәләсендә дә, дөньяви эшләрдә дә башлап йөрүче. Ул үзе намаз иясе, халыкка да белгәнен җиткерә, хәтем мәҗлесләрендә Коръән укый, женазаларны оештыра, үлгәннәрнең исемлеген алып бара. Бу язмада кулланылган үлгәннәр исемлеге Сөнагатулла абыйдан алынды, ул аны 30 елга якын язып барган, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!/


    Абдрахимова Маһирә – авылның иң карт кешесе, аңа 96 яшь. Маһирә әбидә тире рагы, аның хәле бик авыр. Шуңа күрә кайнанасы өчен кече килене Румания сөйли:


    - Башта кайнанамның борынындагы сөяле бозыла башлады, ул, әҗәл чиредер, дип, аны дәваламады. Аннан җәрәхәт зураеп, битен каплап алды, борынын черетеп юк итте. Ул инде 7-8 ел авырый, бернинди группасы да юк. Кайнанам шушы атом тузаны астында яшәгән һәм эшләгән, бу зәхмәт аны картайгач булса да куып җиткән.

    - Кайнатам Нуретдин 83 яшендә үлде, паралич сугып, 9 ай урын өстендә ятты, сөйләшә-эндәшә алмады. Аларның 9 балалары бар иде.

    - 1934 елгы уллары Ислам моннан 9 ел элек баш мие рагыннан үлде, ул “Маяк” шартлаган кыр тирәсендә эшләгән булган.

    - Сабирҗан фаҗигале рәвештә үлде.

    - 16 яшьлек уллары Гыймаделислам 16 яшендә сукыр эчәгесе шартлап үлә.

    - 1949 елда туган икенче улларына да Гыймаделислам исемен куялар, ул 54 яшендә инфаркттан үлде.

    - Тагы бер балалары 3 яшендә билгесез авырудан үлә.

    - Исәннәренең дә чирдән башлары чыкмый:

    - 1946 елгы кызлары Мөнәвәрәдә шикәр чире.

    - 1942 елгы Җәүһәрәдә бик югары кан басымы, гипертония, йөрәк чире, зоб, инде әллә ничә операция булды, һаман рәткә килми.

    - 1940 елгы Гарифҗан йөрәк чирле.

    - 1952 елгы Фазылҗанда буын чире, ревматизм.

    - Оныклар да барысы да авыру, барысының да күзләре начар күрә, күзлектән йөриләр.

    - Фазылҗан белән минем 19 яшьлек кызыбыз Эленаның ике күзе ике төрле күрә.

    - Кыскасы, барыбыз да авыру, әмма бернинди ташламаларыбыз да юк, беркемнән ярдәм дә юк. Кайнанамны җәй көне мин карыйм, кышын Коншактагы кызы карый. Әби бик кызганыч, бу газапларга ничек түзәдер ул...

    /Маһирә апаның өендә мин үзем булдым, ярты бите черегән бу әбине күреп, бик кызгандым, хәер биреп, дога кылдым. Соңыннан Чаллы шәһәреннән аңа дарулар җибәрергә булдык./


    Сөләйманова /Халикова/ Фәридә Галимҗан кызы – 1949 елгы, укытучы, 2 группа инвалид, атом пычрагын җыючы ликвидатор статусы бар:


    - Минем әтиемнең әтисе Халиков Кәрим, 1950 елда, 52 яшендә билгесез авырудан үлде.

    - Әтием Галимьян Кәрим улы, 1957 елда шартлаудан соң шул радиацияле урыннарны сука белән сөрүчеләрнең бригадиры булып эшләде. Ул кырдан кайткач, без әнием белән Караболак елгасында һәр көн аның киемнәрен юдык. Әтием 1998 елда, 83 яшендә үпкә рагыннан үлде. 1996 елны аңа ликвидатор статусы бирелгән иде.

    - Әнием Халикова Марзия Кәмәлетдин кызы 1971 елда 55 яшендә вафат булды, диагнозы – “рак надпочечников”.

    - Без 8 бала торып калдык. Әни үлгәндә әтиемә 56 яшь иде, ул яңадан өйләнде. Аның икенче хатыны Галия 60 яшендә бавыр рагыннан үлде.

    - 1936 елгы олы апам Галиева Тәнзилә тере, әмма йөри алмый, буыннары каткан, инвалид. Анда шикәр чире, кан басымы, йөрәк авыруы һәм буыннар чире.

    - 1941 елгы абыем Шакирьян тере, 13 операция кичерде.

    - 1944 елгы Закирьян абыем 55 яшендә вафат булды, диагнозы – бөер рагы. 2 баласы ятим калды.

    - Дүртенче бала мин – Фәридә, 2000 елда онкология диспансерында меланома /тире рагы/ операциясен эшләттем, хәлем начар. Үзем гипертоник, йөрәк чирле, буыннарым сызлый, бу авырулар буенча хисапта торам.

    - 1950 елгы энем Җәүдәт 55 яшендә бронхларда яман шештән үлде, 2 баласы ятим калды.

    - Минем тормыш иптәшем Сөләйманов Закирьян Мөхибулла улы – 1944 елда туган, 2003 елда үлде, баш миендә рак булды.

    - Аның әтисе Мөхибулла 89 яшендә сулыш юлларында яман шештән үлде.

    - Аның абыйсы Сөләйманов Насибулла 59 яшендә рактан үлде, 1989 елда.

    - Сөләйманов Фән Мөхибулла улы 56 яшендә буыннар рагыннан үлде, 1983 елда.

    - Апамның ире Галиев Шакирьян Исмагилович, 1935 елгы, 40 яшеннән паралич сукты, исән.

    - Аларның уллары Галиев Кифия, 45 яшьтә, шикәр чире, кан басымы, йөрәк авыртуы.

    - Кызлары Саҗидәдә – шикәр чире, азканлылык, кан басымы, йөрәк һәм буыннар авыруы.

    - Тагы бер уллары Рафитта – шул ук шикәр чире, кан басымы, буыннар сызлавы.

    - Кыскасы, ата-ананың барлык авырулары балаларга да тапшырылган.


    Абдрахимов Гайфәт Сибгатулла улы – 1935 елгы, ликвидатор, авыл активисты:


    - “Маяк” шартлаганда кырда эштә идек, аннан соң да бөтен радиация пычрагын безгә җыярга туры килде. Моның аянычлы нәтиҗәсе хәзер үземдә генә түгел, балаларымда, хәтта оныкларымда да чагыла. Үзем 1994 елда инфаркт кичердем, аяк-кулларда шеш барлыкка килде, бөерләрем сау түгел.

    - Хатыным Мәрфуга, 1944 елгы, ул да ликвидатор, атом пычрагын җыючы. Аның хәзер сөякләре чери, буыннары авырта, йөрәге авыру – кибеткә дә барып җитә алмыйча егыла, әмма хөкүмәт группа бирми.

    - Ике малаем бар, икесе дә авырый - Вил саулыкка туймый, Валерийның умыртка баганасыннан грыжа алдылар.

    - 1967 елгы кызыбыз Эльвира үт куыгын алдырды, бүсере бар, гел авырый.

    - Эльвираның 2001 елда туган кызы Оксанада 3 яшендә бөерендә рак таптылар, аннан яман шеше икенче бөеренә дә күчте. Мәскәүгә барып, дәвалатып кайттылар, оныгыбызның бөтен чәчләре коелды. Хәзер Оксанага 6 яшь, ул нурланыш авыруы белән хисапта тора, ликвидатор исәпләнә, чөнки закон буенча әби-бабасы ликвидатор булса, 2-3 буын авыру балалар да шулай исәпләнә. Күрәсез, 50 ел элек шартлаган “Маяк” бүгенге буыннан үзенең корбаннарын чүпли, һәм озак чүпләячәк әле, чөнки радиоактив матдәләр кеше организмында кырык буынга хәтле яши һәм үзенең кара эшен эшли.

    - Туганнан-туганым Тарзан рактан үлде.

    - 1945 елда туган кыз кардәшем Гөлзада тумыштан бөкере булды, хәзер бөерләрендә рак, утыра да, ята да алмый, бөкерәеп утыра, 2 группа инвалид булса да, хөкүмәттән бернинди ярдәм алмый.

    - Сеңелләрем Әлфия һәм Мәрзия икесе дә авыру, буыннары сызлый, бармаклары кәкерәйгән. Мәрзиянең кызы аксак туды, бер аягында сөякләре формалашмаган. Кыскасы, биредә кешеләр ана карынында ук чери башлыйлар, һәм шул хәл үлгәнче дәвам итә. Болар барысы да радиация нәтиҗәсе, әмма хөкүмәт моны күрмәмешкә, белмәмешкә салына.

    /Автордан : Оксанага чит илдә дәвалану өчен зур акчалар кирәк, ә гаиләдә ул юк. Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен аларның адресы: 456734, РФ, Челябинская область, Кунашакский район, с. Татарская Караболка, ул.Октябрьская, дом.68, Абдрахимову А. Сотовый телефон: 8- 904- 802 – 32 – 60 . Екатеринбургтагы адрес: 620141, г.Екатеринбург, ул.Автомагистральная, дом.23, кв.34, Сафиуллиной Эльвире. Сотовый телефон: 8- 908 – 63 – 21 – 654; өй телефоны: 8/ 343 / - 373 – 85 -39. /


    Рәхмәтуллина Гафура Әхмәт кызы – 1937 елгы, пенсионер колхозчы:


    - Ирем Вәли Хәбибулла улы 77 яшендә рактан үлде.

    - Әни Вәлишина Гатия 91 яшендә рактан үлде, Чиләбе больницасында ятты, иренендә тире рагы булды.

    - Энем Халиков Рифкать, 1939 елгы иде, бер ел элек бугаз рагыннан үлде.

    - Дания һәм Галия исемле сеңелләрем зонада яшиләр, даими авырыйлар, бавыр-бөер белән хисапта торалар.

    - Кече энем Халиков Рафаэль, 1940 елгы, “Маяк” шартлаганда ул кырда иде, хәзер даими рәвештә бөерләре авырта.

    - Үзем дә бөер-бавырлар белән интегәм, группам юк, радиация пычрагын җыюда катнашсам да, ликвидаторлык статусым юк, отказ килде.

    - Кызларым да бавыр-бөердән интегәләр, аларга да радиацияле җирләрдә карагай утыртырга туры килде.

    - Бөтен нәселебез белән авырыйбыз, әмма дәүләттән бернинди ярдәм алмыйбыз.


    Гайсин Сөнагать Шәйдулла улы – 1932 елгы, ликвидатор :


    - Үзем атомнан ликвидаторлык алам, хатыным Сәгыйдәгә бирмәделәр, судтан отказ килде, югыйсә, радиацияле кырда бергә эшләгән идек.

    - 1927 елгы агаем үлде, Фәүкать исемле иде, 7 ел урын өстендә ятты, диагноз да юк, группа да юк, тилмереп үлде.

    - Ел ярым үтмәде, Фәрзәнә җиңгәй үлде, барып төште дә, җан бирде, нидән үлгәнен дә белүче булмады.

    - Без барыбыз да авырыйбыз, монда бөтен кешедә аяк авыруы, тереләй чериләр. Сулар бик начар, аларга якын барырга ярамый. Нәселебезгә иң зур фаҗига да елгадан килде. 2002 елда 14 яшьлек оныгыбыз Гайсина Оксана үлде, ул Караболак елгасына кер чайкарга төшкән иде, шуннан соң бөтен тәне яна башлады. Башта Коншакка, аннан Чиләбе больницасына салдылар, әмма ярдәм итә алмадылар. Баланың сөягеннән итләре аерылып, тереләй тиреләре кубып, бик газапланып үлгән, аның кычкырган тавышы урамнарга ишетелеп торган... Шушы Караболакта туып-үскән бик яхшы бала иде, отличнога укыды, үзен бөтен кеше ярата иде. Диагнозын әллә лайма, диделәр, бик сирәк авыру икән. Халык хәзер Караболактан су алмый, элек хәтта шуннан эчәләр иде, метрлы балыклар тоталар иде. Хәзер якын да бармыйлар...

    /Автордан: Караболак елгасы бүгенге көндә авыл өчен иң куркыныч урын булып тора, чөнки ул үзендә бөтен төр радиоактив калдыкларны саклый. Росгидрометның белгечләре әйтүенчә, Караболак елгасында Стронций-90ның күләме бер квадрат километрга 5-7, хәтта 20 кюри туры килә, бу нормадан 20 тапкын артык, дигән сүз! Караболак елгасының үзен 80 мең кюри атом калдыклары саклаган Бугай сазлыклары аша агып чыкканын да искә алсак, биредә су урынына агу акканлыгын аңларга була. Шулай ук радиоактив матдәләр сакланган Теча каскадының да Караболак елгасы белән бәйле булуы билгеле, ягъни, агулы артык суны теләсә кайсы вакытта Караболак аша агызырга мөмкиннәр. Халык арасында, Кәсле шәһәренең канализация сулары да Караболакка агызыла, дигән сүзләр йөри, шуңа күрә елга хәзер кышларын да катмый икән, ул яшелле-зәңгәрле төтеннәр чыгарып, пыскып ята. Менә шуңа күрә дә инде Караболакта кер чайкаган Оксананың тереләй сөягеннән итләре кубып төшкән, ул керләрен суда түгел, “Маяк”тан агып килгән агуда чайкаган.../


    Әхмәтҗанова Гафура Рәхмәтулла кызы – 1923 елгы, пенсионер :


    - Әти сугышта үлде.

    - Әниебез Мәсрүрә 76 яшендә атомнан авырып үлде, күзләре күрмәде, аяк-куллары сызлап, сөякләре кәкерәйде.

    - Ирем Закирҗан, 1926 елгы иде, ул сугыштан исән кайтып, илдә атомнан үлде. Аның палиотрит булды, бармаклары кәкерәйде. Теге елларда ул атом кырында эшләде, ат белән Урыс Караболагы авылыннан радиацияле кирпечләрне үзебезнең авылның югары оч фермасына ташыды, бу әҗәл чирен шунда эләктерде.

    - Улыбыз Гарифҗан да аңа утырып йөрде, ул 1951 елгы иде, 1995 тә, атасыннан да алда үлде. Аңа башта инсульт булды, аяк-куллары сызлады, сөякләре кәкерәйде.

    - Кызым Галия, 1953 елгы, атомнан күкрәк рагы булды, 1992 елда үлде. Ире дә, балалары да ликвидатор статусы ала алмадылар.

    - Икенче кызым Мәрьям, аны 1957 елгы шартлаудан соң октябрь аенда таптым, хәзер ул 2 группа инвалид, палиотрит, бик нык авырый.

    - 1959 елгы улым Рәхимҗан бик сызлана, авырый, куллары, сөякләре кәкерәйгән.

    - 1963 елгы кызым Рәзинә дә сызлана, куллары, сөякләре кәкерәйгән. Рәзинәнең ире Фердинант атомнан үлде, башта инфаркт булды.

    - Үзем йөри алмыйм, палиотрит, кул-аякларны көзән җыера, ойый, сөякләр кәкерәйгән. Гомер буе колхозда эшләп, хезмәт ветераны исемем дә юк.

    /Гафура апа урамга чыга алмый, өй эчендә тотынып кына йөри, сызлануларын басу өчен, бик көчле дарулар эчә. Мин аның янына үзем бардым. Ул һаман үлгән балаларын кызганып елый, исәннәре өчен борчыла. Күп кайгылар күргән бу татар хатынына Аллаһ сабырлыклар бирсен!/


    Абдрахимова Зайна / Зәйтүнә/ Рәхмәтулла кызы – 1931 елгы, пенсионер :


    - Әти башта репрессиягә эләкте, соңыннан сугышта үлде.

    - Әни рактан авырып үлде, аяклары йөрмәс булды, күзләре күрмәде.

    - Ирем Носратулла 78 яшендә рактан үлде, аяксыз булып ятты, үпкә бетте, бик газапланып үлде, 4 ел шулай авырды.

    - Аның карендәше Зәйтүнә монда ятты, ул да аяксыз булды, 3 ел телсез ятты, бугаз рагы булды.

    - Носратулланың карендәше Мәүрүзә 40 яшендә аяксыз-кулсыз булып үлде.

    - Мөршид, иремнең карендәше, тоже аяксыз-кулсыз калды, 65 яшьләрендә урамда егылып үлде.

    - Үзем дә авыру, кул-аяклар сызлый, сөякләр кәкерәя, башым бик авырта. 12 яшемнән колхозда эшләдем, сыер саудым, бозау карадым, нәтиҗәдә, гомер буе эшләп, 1400 сум белән пенсиягә чыктым. Группам да юк, ликвидатор статусы да бирмәделәр. “Маяк” шартлаганда, мин кырда көтү көтә идем, өскә яшел күбек кебек әйбер яуды, аяклар ямь-яшел булды. Соңыннан белдек, бу – радиация булган икән...

    - Олы кызым Сания, 1956 елгы, 2 группа инвалид, туганнан бирле авырта, бик нык шешенә, авырудан юанайды, бик газаплана.

    - 1958 елның апрелендә туган Фирият улым атом шартлаганда, корсакта иде. Хәзер аның эче зурая, үзе таш кебек ката, шешенә.

    - 1960 елгы кызым Земфира, йөрәк белән интегә.

    - 1961 елгы кызым Гөлфирә, тәне шешенә, сөякләре бик сызлый.

    - 1971 елгы улым Фәрит, эчәкләрендә авыру бар.

    - Кыскасы, барыбыз да авыру, боларның барысы да радиация белән бәйле чирләр, әмма безгә дәүләттән бернинди дә ярдәм юк.


    Жаминов Равил Гариф улы 1942 елгы, мәктәптә эшли, “Радиациясез Караболак өчен” иҗтимагый хәрәкәте активисты :


    - Әнием Бәдриямал 1956 елны бер аягын кистерде, чөнки Караболакка “Маяк”тан радиация 1948 елдан бирле таралды.

    - Олы абыем Гайфулла үзе шул “Маяк”ны төзүдә катнашты, 1991 елда 70 яшендә рактан үлде.

    - Абыем Нурулла озак еллар шушы тирәдәге вольфрам шахталарында эшләде, 70 яшендә муен рагыннан үлде.

    - Олы апам Мәүлидә 1948 елда үпкә рагыннан үлде, аңа нибары 22 яшь иде. /Автордан : “Маяк”та беренче атом реакторлары эшли башлау белән, авылда халык моңарчы күренмәгән чирләр белән авырый башлый, чөнки беренче елларда аварияләр күп була, радиоактив калдыклар турыдан-туры елга-күлләргә ташланып бара./

    - Насыйбулла абыем ашказаны рагыннан үлде, 69 яшендә.

    - 1929 елгы апам Гайниямал да бик нык авырый, шул яман чиргә охшаган.

    - Үзем балачактан спорт белән шөгыльләндем, әмма барыбер сөякләр бик сызлый.

    /Равил әфәнде авыл халкының хокукларын яклау буенча зур эшләр алып бара. Ул район һәм өлкә газеталарына бу хакта даими язып тора, Караболак авылында “Бөек Ватан сугышы ятимнәре” оешмасы җитәкчесе, өлкәнең татар-башкорт оешмасы актив әгъзасы. Мәчеттә халык белән очрашулар уздырырга ул зур ярдәм итте, аңа да Аллаһның рәхмәтләре булсын!/


    Латыйпов Хәлиулла Мөхәммәт улы – 1940 елгы, пенсионер :


    - Шул атом сәбәпле бер гаиләдән 4 туганым үлде.

    - Галиулла, Хәбибулла, Вәлиулла, Габидулла барысы да 60 яшьләр тирәсендә рактан үлде.

    - Аларның балалары да күп үлде.

    - Габидулланың ике улы 40 яшьтә үлде.

    - Галиулланың уллары үлде.

    - Үземнең 4 кызым бар, барысы да авырый.

    - Олы кызым Әлфия, 1970 елгы, аягы шешә, йөри алмый, “слоновая болезнь”, диләр.

    - Икенче кызым Лилия, авырып больницада ята.

    - Аның кызы Альбина, 1994 елгы, кулы күгәреп туды, гарип булып, дәвалый алмыйлар, хәзер кулы кечерәя.

    - Икенче оныгыбыз Оксана, 8 яшендә, бавыр белән интегә.

    - Ике кызым кияүдә түгел, гел авырыйлар, 1975 елгы Эльза да, 1983 елгы Ирина да аяк белән интегә.

    - Җизнәм атомнан үлде, аның кызы да шуннан үлде.

    - Үзем балачактан авырыйм, аякларым белән интегәм, хәзер паралич сукты.


    Йосыпов Әсгать Габидулла улы – 1934 елгы, 2 группа инвалид :


    - Хатыным Рафига аяклары череп, күзләре сукыраеп үлде, аны 35 ел үзем карадым. Үләренә 15 көн кала 1 группа биреп киттеләр.

    - Үзем атом шартлаганда кырда идем, радиацияле зонада лесник булып эшләдем. Минем белән эшләгән бөтен лесниклар аяклары череп үлеп беттеләр инде. 1997 елда мин дә бер аягымны кистердем, инде икенче аягымның сөякләре чери башлады, әмма минем операция ясатырга акчам юк. Беренче аягымны да балалар акчасына кистердем. Башта судлашып үземнең радиациядән зарар күрүемне исбатлаган идем, социаль яклау бүлеге каршы чыкты, аның район җитәкчесе Кафиева книжкамны бирмәде.

    - 4 балам бар, тәүгесе Фәргать иде, 1956 елда туды, бер яшендә вакытта, атом шартлаганда, үлде.

    - Олы малаем Шәүкәт, 1957 елгы, шикәр чире белән авырый, йөрәгенә операция ясатты.

    - Җәүдәт, 1958 елгы, йөрәгенә нәмәдер куйганнар, башы бик сызлый.

    - Венера, 1962 елгы, шикәр чире, 17 белән йөри.

    - Төпчегеебез Валерий, ул да эченә операция ясатты.

    - Җәүдәтнең улы Ринат 22 яшендә рак белән авырый.

    - Башка оныкларның да сәламәтлекләре юк.


    Галиев Шакирҗан – 1934 елгы, 1 группа инвалид :


    - Әнием Газзә, 70 яшендә үлде, паралич сукты.

    - Туганым Рифкать, 1936 елгы, паралич сукты, 30 яшендә кибеп үлде.

    - Туганым Фәүзия, 1937 елгы, паралия сукты, 55 яшендә кибеп үлде.

    - Үзем тракторист булып эшләдем, 1977 елны паралич сукты, башта бөтен ягым эшләми иде, хәзер уң як тулысынча эшләми һәм берни тоймый. Болар барысы да атом белән бәйле.

    - Хатыным Тәнзилә, 1936 елгы, 4 ел инде аяксыз ята, шикәр чире белән авырый.

    - Бездән туган балалар да авыру.


    Гыймадетдинова Лидия Нуретдин кызы – 1958 елгы, 2 группа инвалид.

    Автордан : Лидия очрашуга үзе килде, әмма ул кәгазьдән карамыйча, фамилиясен дә әйтә алмаганлыктан, аның өчен авылдашлары сөйләде.

    - Лидия 1 генә класс укый, “Маяк” шартлаганнан соң туган бала акылга бераз зәгыйфьрәк була. Хәзер анда көчле кан басымы, йөрәк чире, буыннары сызлый.

    - Лидиянең әнисе Мәрзия 57 яшьләрендә рактан үлә.

    - Әтисе Нуретдин радиацияле җирне сөрә, радиокатив матдәләрне чыгара, дип, аларга даими рәвештә аракы эчерәләр, шуннан ияләнеп китә, 80 яшьләрендә рактан үлә.

    - Абыйсы Марс зонада эшли, 30 яшьләрендә рактан үлә.

    - Калган 3 туганы барысы да авырый.

    - Лидиянең ире Хәкимҗанда ашказаны авыруы.

    - 25 яшьлек уллары Альберт тумыштан гарип, йөри алмый, селәгәе агып тора, органнары ялгыш эшли, бу медиклар телендә “ходящий паралич” дип атала.


    Сәйфуллина Мәрьям Якуп кызы – 1936 елгы, пенсионер :


    - Әтием Якуп 72 яшендә үлде, 6 ел урын өстендә ятты, бик сызланды, тешләре коелып бетте.

    - Әни 93 яшендә үз үлеме белән үлде.

    - Энем Фәрит, 1950 елгы иде, 4 ел элек инсултьтан үлде.

    - 1934 елгы Рафига исемле апам бер тәүлек эчендә үлеп китте.

    - Үзем дүртенче ел йөри алмыйм, аякларым бик сызлый һәм шеште, кан басымым бик югары. Ярты ел элек район врачлары килеп карап киткәннәр иде, шуннан бирле килүче юк, ирем карый.

    - Ирем Шәмсетдин, 1930 елгы, ул да аяклары белән бик интегә, иелеп эшли дә алмый.

    - Аның беренче хатыны Сәгыйрә 50 яшендә инфаркттан үлде.

    /Мин бу гаилә янына да үзем бардым, чөнки алар өйдән чыга алмыйлар, Мәрьям апаның хәле бигрәк тә авыр, аңа ашыгыч рәвештә сызлауны баса торган дару кирәк./


    Салихов Сөнагатулла Сайдулла улы – 1939 елгы, пенсионер :


    - Әти һәм олы абый сугышта үлде.

    - Әнием Бибисара 74 яшендә йөрәктән үлде.

    - Киленебез Гөлнара 35 яшендә күкрәк рагыннан үлде.

    - 1934 елгы Васыять исемле абыем 72 яшендә йөрәктән үлде, ул радиациядән иң пычрак урыннарны саклауда эшләгән иде.

    - Тәтә Насыйрова Минсәйлә 60 яшендә йөрәктән үлде.

    - Үзем гел авырыйм, тән сызлый, янбаш сызлый, 1978 елда үпкәгә операция ясадылар, әмма группа бирмәделәр, ликвидаторлык статусым юк. Югыйсә мин иң авыр елларда механизатор булып эшләгән идем бит, кырдагы бөтен радиация пычрагын җыештырган идем.

    - Хатыным Рәзинә дә гел авырый, ул сыер савучы булып эшләде, аның да группасы да, ликвидаторлык статусы да юк.


    Төхфәтуллин Рафит Фәрит улы – 1965 елгы :


    - Атаем Фәрит 1936 елгы иде, 2 ел элек бөерләре отказ биреп, авырып үлде.

    - Әнием Гафура, 1935 елгы, кан басымы белән бик интегә, гипертония.

    - Башка туганнарда да югары кан басымы.

    - 1958 елгы Радик абый алты бармаклы булып туган иде, операция ясагач, армиягә алдылар.

    - 1967 елгы Альфред абый гел авырды, баш авыртуыннана интекте, күкрәге кысты, бу хәлләргә түзә алмыйча, 5 ел элек асылынып үлде.

    - Без барыбыз да авыру, әмма беребез дә хөкүмәттән бернинди ярдәм күрмәде.


    Әминов Гайфулла Сафа улы – 1940 елгы, 3 группа инвалид :


    - 1993 елда хатыным Мәгәфүрә үлде, 52 яшендә иде, шикәр чиреннән үлде, 3 балабыз калды.

    - 2002 елда олы малаем Фәүкать үлде, парализовать итте, ул 41 яшендә иде.

    - 1958 елда, “Маяк” шартлаганнан соң, атом чиреннән апам Фәүзия үлде, аңа нибары 22 яшь иде.

    - 48 яшендә җизни үлде.

    - Үзем ул елларда радиацияле җирләрдә эшләдем, әмма ликвидаторлык статусы ала алмадым. Суд юлында йөреп карадым, башта суд минем яклы иде, аннан отказ бирделәр. 42 ел стажым бар, хезмәт ветераны, әмма хөкүмәттән бернинди ярдәм күрмим, авырудан башым чыкмый.


    Әхмәдиев Сабирҗан Кәрим улы – 1951 елгы, электрик, “Радиациясез Караболак өчен” иҗтимагый хәрәкәте активисты :


    - Әтием Кәрим 73 яшендә ашказаны рагыннан үлде.

    - Әни 85 яшендә картаеп үлде.

    - 1936 елгы апаем Галимә 57 яшендә баш мие рагыннан үлде.

    - 1933 елгы Хәкимҗан абый 62 яшендә үпкә рагыннан үлде. Аңа бу диагнозны авылга килгән Америка врачлары куйды, ә Чиләбедә йөрәктән дәваладылар.

    - 1931 елгы абыем Нигъмәтҗан 52 яшендә йөрәктән үлде, эштән кайтты да, диванга ятты, шуннан тормады.

    - Нигъмәтҗан абыйның хатыны Тайрә 62 яшендә аналыкта рак булып үлде.

    - 1939 елгы Ислам абый исән, әмма йөрәк белән бик интегә.

    - Үзем гел авырыйм, сөякләр бик сызлый, күзләрем начар күрә, 50 яшемдә тешләрем коелып бетте. 2002 елда 5 ай температурам төшмәде, гел 39 - 40 булып торды, Кунашак больницасында да яттым, әмма диагноз куя алмадылар. Соңгы тешләремне алдыргач кына, температурам төште. Сәбәп шуларда булган икән. Әле 1997 елда ук авылга япон галимнәре килеп, махсус аппаратлар белән мәктәптә тешләрне тикшергәннәр иде, шунда минем тешләрдәге Стронций-90ны икеләтә доза, диделәр. Менә шул 5 ай миндә температураны тоткан, хәзер инде ул сөякләрдә...

    /Автордан : Сабирҗан әфәнде җимерек кенә бер компьютерда Караболак буенча материалларны әзерләп, Снежински шәһәрендә яшәүче Фәрит Нигъмәтуллин ярдәмендә интернетка җибәреп баралар. Алар аша хәзер дөньяда Караболак хәлләрен беләләр, аралаша алалар, рәхмәт аларга!/


    Жаминов Хәкимьян Галиулла улы – 1959 елгы :


    - Әниебез Тайрә, 1932 елгы, 70 яшендә йөрәктән үлде.

    - Әтиебез Галиулла, 1932 елгы, анда шикәр чире иде, әнинең еллык хәтем ашын уздырганда, аш салырга чыкканда барып төште, шунда югары кан басымыннан үлде.

    - Энем Рәхимҗан, 1960 елгы, 34 яшендә йөргән җирендә егылып үлде, ябык зонада.

    - Абыем Галимҗан, 1957 елгы, ябык зона булган Снежински шәһәрендә 2002 елда үлде, тоже атомнан.

    - Сеңелебез Зайра гел авырый, больницадан чыгып тормый.

    - Үзем дә авыру, баш әйләнә, күзләрем начар күрә, болар барысы да радиациядән, әмма безгә хөкүмәттән бернинди ярдәм дә юк.


    Нигъмәтуллин Җәүдәт Галиулла улы - 1937 елгы, элеккеге агроном, хәзер рак авырулы пенсионер.


    /Автордан : Җәүдәт Галиулла улының бугазында рак, трахеясына трубка куелган. Шуңа күрә аның өчен апасының кызы Гөлчәһрә Исмәгыйлова сөйләде, ул шулай ук Җәүдәтнең абыйсы Һади турында да мәгълүматлар бирде/ :


    - Җәүдәт абый ул елларда җитәкчелектә эшләгәч, халыкка караганда күбрәк белә иде, әмма ул бу хәлләр турында озак еллар сөйләмәде, чөнки аннан дәүләт серен таратмаска, дип, 1957 елда 10 елга кул куйдырганнар, ә бер елдан соң чакырып китереп, 20 ел бу хакта дәшмәскә мәҗбүр иткәннәр. Ул 40 елдан соң судта гына дәүләт серен ачарга мәҗбүр булды, әмма аның бар тавышына сөйләрлек хәле калмаган иде инде, бугазында яман шеш таптылар.

    - Аның 1957 елда туган кызы Эльза дауна авыруы иде, узган ел үлде.

    - Җәүдәтнең абыйсы Һади ашказаны рагыннан үлде, аның кызы Сания гомер буе бөер белән авырды, 15 ел буе Чиләбегә “Ясалма бөер” аппараты аша канын чистартырга йөрде, һәр өч көн саен!

    - Һадиның кечкенә кызы унынчыда укыганда бөер рагыннан үлде.

    - Уллары Камилның 30 яшендә инфаркт булды, хәзер сөйләшә дә, атлый да алмый, үзе врач.

    - Саниянең 16 яшьлек авыру кызы калды, дауна авыруы, ул хәзер әбисендә авылда яши.

    - Әбисенең күкрәгендә шеш таптылар.

    - Аларның бакчаларында радиация бер квадрат километрга 29 кюри туры килә, барлык авырулары да шуннан.


    Рахматуллин Кирамәт Абдулла улы – 1933 елгы, радиация пычрагын җыештыручы ликвидатор :


    - Әти сугышта үлде.

    - Әнием Сафия, 76 яшендә кырда башы әйләнеп егылып үлде.

    - Энем Әкрам, 1941 елгы, 40 яшендә йөрәктән үлде.

    - Үземдә йөрәк чире, начар көн булса, урамда йөри алмыйм, баш әйләнә, йөрәк китереп кыса.

    - Хатыным Гөлфариза, 1935 елгы, нык авырый, йөрәк, бавыр чирләре, кан басымы, буыннар сызлавы.

    - 5 балабыз бар, барысы да авыру.

    - Олы улыбыз Фикърәт 1957 елны атом шартланнан соң туды, аяклары бик сызлый, бүртеп килеп чыга, бик югары кан басымы, йөрәк чире.

    - 1959 елда туган Феликсның да шушы ук хәл.

    - 1960 елда туган Фәрит буын сызлауларыннан, сөяк чиреннән интегә.

    - 1962 елгы Фәүкатьтә йөрәк авыруы, буын сызлаулары, кан басымы.

    - 1966 елгы кызыбыз Гөлгенә аяк сызлавыннан интегә, шулай ук кан басымы, йөрәк, бавыр авырулары бар.

    - Болар барысы да радиация сәбәпле туган чирләр, чөнки мин үзем дә, хатыным да радиация пычрагын җыештыруда катнашкан кешеләр, шул сәбәпле, үзебез дә чирле, балаларыбыз да.


    Салихова Зөләйха Вәлиулла кызы – 1932 елгы, пенсионер :


    - Ирем Гайфулла, 1935 елгы, 52 яшендә баш миенә кан савып үлде. Аңа кадәр башы авыртуына чыдый алмады, телсез калды һәм үлде. Аңа кадәр колхозда атом кырында эшләгән иде.

    - Үземдә шикәр чире, кан басымы, башым бик әйләнә, хисапта торам, әмма барыбер дарулар бирмиләр. Пенсиям бик аз – 1500 генә, атом кырында эшләсәм дә, ликвидаторлык статусым юк.

    - 3 балам бар, аларның да саулыгы юк.

    - Кызым Гөлсинә, 1959 елгы, саулыгы юк, гел башы авырта.

    - Малаем Шәйдулла, 1956 елгы, аяклары бик сызлый, сөякләре авырта.

    - 1962 елгы улым Шамилның гел температурасы югары, нәрсәдән икәнлеген белмиләр.

    - Алардан туган балаларның да рәте юк. Гөлсинәнең кызы Лилиянең күзе авырта, операция ясадылар, начар авыру булып чыкты.

    - Кыскасы, шул радиация сәбәпле бөтен нәселебез белән авырыйбыз, әмма хөкүмәттән бернинди ярдәм дә күргәнебез юк.


    Ибраһимова Зөләйха Җәләлетдин кызы – 1936 елгы, пенсионер :


    - Кайнам 58 яшендә үлде, эчтә шеше шартлап, авызыннан чыкты.

    - 1977 елгы Ринат улыбыз 25 яшендә йөрәк чиреннән үлде, Озерски шәһәрендә яши иде, 2 яшьлек кызы калды.

    - Ирем Габдрахман, 1930 елгы, бик чирли, калтырап тора, бөтенләй бетте. Ул 32 ел тимерчелектә эшләде, радиацияле кырларда көтү көтте, 2200 сум пенсия ала.

    - Үзем 12 яшемнән колхоз бозауларын карадым, гомер буе радиацияле кырларда эшләдем, пенсиям 1500 сум. Йөрәгем сәламәт түгел, башыма чыдар хәл юк.

    - 8 бала табып үстердем, икесе үлде, калганнары барысы да авыру, әмма хөкүмәттән бернинди дә ярдәм алмыйбыз. Бөтен якыннарыбыз үлеп бара, быел үзебез дә үләрбез ахыры...


    Минһаҗетдинова Наҗия Насыйп кызы – 1936 елгы, пенсионер :


    - Әни 77 яшендә бик нык авырып үлде, гел йөткерде, шешенде.

    - 1933 елгы бертуган апам Сәгыйдә 63 яшендә атомнан үлде.

    - 1938 елгы энем Рифкать 57 яшендә параличтан үлде.

    - Ирем Әнһар, 1935 елгы, 61 яшендә череп үлде. Сул аягы бөтенләй череп бетте, 3 ай ятты интегеп, яра төзәлмичә, бөтен тәнгә тарала башлады. Черү биленнән башланып, дүртенче кабыргага хәтле килеп җиткән булган...

    - Үзем авырыйм, шикәр чире, йөрәк, ревматизм, дарулар юк. Гомер буе колхозда эшләп, радиация пычрагын җыештырып, 1500 сум белән пенсиягә чыктым, группам да юк, ликвидаторлык статусым да юк. 2 тапкыр операция ясаттым, 1988 елда үт куыгын алдырдым, ашаказаны астына өске яктан шеш үсеп чыккан иде, аны кистердем. Хәзер башым бик каты авырта, быел үләрмен ахыры...

    - 4 балам бар, барысы да чирле.

    - Олы кызым Флера калкансыман бизенә операция ясатты.


    Камалетдинова Зәйтүнә Закир кызы – 1937 елгы, пенсионер :


    - Бертуган апам Салихова Фәхриямал 55 яшендә парализовать итеп үлде, 9 ай аягын сөйрәп йөрде, сөйләшә алмады, бөтен эче шеште.

    - Иң олы апабыз Майрә 71 яшендә атомнан үлде, операция дә ясатты, файдасы булмады.

    - Ирем Мөхибулла, 1937 елгы, тыны бетә, сулыш ала алмый, әмма группасы да юк, ликвидаторлык статусы да юк.

    - Үземдә кан басымы, күкрәк шешә, тын ала алмыйм, башым бик авырта. Радиацияле җирдә эшләсәм дә, ликвидаторлык статусым юк, группам юк, аена 1500 сум пенсия алам.


    Моксинова Газзә Тәкиулла кызы – 1932 елгы, пенсионер :


    - Ирем Нәртдин бугаз рагыннан үлде.

    - 1956 елгы улым Насыйбулла гел авырый.

    - 1959 елгы кызым Нәсимә, 43 яшендә атомнан үлде, бөтен җире кәкерәйде, тәнендәге бөтен ите бетеп, курчак зурлыгында гына калды. Кияүдә иде, кызы бар.

    - 1963 елгы улым Радик, үпкәсенә операция ясатты, бөерендә, эчәкләрендә дә кисмәгән җире юк.

    - 1965 елгы улым Ринат, 2 группа инвалид, инфаркт кичерде, аңсыз-телсез булып, 1 ай Коншак больницасында ятты, хәзер дә сөйләшә алмый. 2 баласы бар.

    - Ринатның ике баласы да авырый.

    - Кызы Регина бөерләре белән атлаган саен больницада ята.

    - Улы Виталий армиягә дә ярамый, башында бар, укый-яза да алмый.

    - Үзем дә авырыйм, ике күземә операция ясаттым, сукыр эчәккә операция ясаттым, уң як гәүдәм юк кебек, бөтен җирем сызлый. Гомер буе радиацияле җирдә эшләп, 1500 сум белән пенсиягә чыктым, группам юк, ликвидаторлык статусым юк.


    Моксинова Фәүзия Гыймадетдин кызы – 1933 елгы, пенсионер :


    - 1950 елны әнием тик торганда, басып торган җиреннән егылып үлде.

    - 1942 елгы энем Фәхретдин 9 яшендә 3 көн авырып үлеп китте.

    - 1935 елгы Тәнзилә исемле карендәшем астма белән авырый, кан басымы югары.

    - 1936 елгы энем Гыйльметдиннең аягы сызлый, башы әйләнә, чак йөри.

    - Үземдә бик югары кан басымы, 200дән артып китә, күзләрем начар күрә, аякларым сызлый. Группам юк, радиацияле пычрак җирләрдә карагай утыртып йөрсәм дә, ликвидаторлык статусым юк, аена 1500 сум пенсия алам.


    Дәүләтшина Хәтимә Абдулла кызы – 1934 елгы, пенсионер :


    - Ирем Айрат, 1930 елгы, 1995 елда үлде. Анда ашказаны рагы иде, операция ясаганда, ялгыш үңәчен тишәләр, моны белеп, яңадан операция ясый башлыйлар, әмма ул үлә. Ликвидаторлык таныклыгы ул үлгәч килеп җитте, бер файдасы да булмады.

    - Үзем шикәр чире белән хисапта торам, югары кан басымы белән интегәм. 2 ел ликвидатор булып тордым, аннан кире алдылар. Бик нык авырсам да, группам юк, радиацияле җирләрдә эшләсәм дә, 1500 сум белән пенсиягә чыктым.

    - 4 кызым бар, берсе дә сау түгел.

    - 1959 елгы олы кызым Диләдә бил бүсере, югары кан басымы, кызы ашказаны асты бизе белән интегә.

    - 1961 елгы кызым Лида шикәр чире белән интегә, бавырына операция ясадылар, кызының бөерләре авырта, ашказаны сау түгел.

    - 1963 елгы кызым Гөлфирәдә йөрәк авыруы - порок сердце.

    - 1964 елгы кызым Фәниянең йөрәге чирле, баш белән интегә, малаеның күзләре начар күрә.


    Латыйпова Гөлҗамал Насыйп кызы – 1933 елгы, пенсионер :


    - Ирем Галиулла, 1932 елгы, 8 ел элек үлде, кан басымы бик югары булды, инсульт, инфаркт кичерде.

    - 1956 елгы улым Насыйбулла 43 яшендә үлеп китте, йөрәк белән, кан басымы гел югары булды. Болар барысы да гомер буе атом кырында эшләү нәтиҗәсе булды.

    - 1962 елгы улым Гайфат бер кулын эштә өздерде, бик сызлана.

    - Үзем ашказаны, баш белән чирлим, группам юк, ликвидаторлык статусым юк.


    Кәримова Нурия Ситдыйк кызы – 1928 елгы, пенсионер :


    - Әти аяктан язды, операциягә кермәде, 95 яшендә үлде.

    - Әни дә шулай авырды, кан басымы бик югары булды, тыны кысылды, аяктан язып үлде.

    - Үземнең бер күзем бөтенләй күрми, икенчесе дә тона, бил, аякларым бик сызлый, кан басымы 250. 40 ел стажым булып, 1580 сум белән пенсиягә чыктым. “Маяк” шартлаганда, кырда идем, бөтен радиацияле пычрак урыннарда эшләдем, әмма ликвидаторлык статусым юк, группам да юк.


    Ибәтуллина Гөлсәйрә Вәли кызы – 1933 елгы, пенсионер :


    - 1931 елгы ирем Абдулла 8 ай элек рактан үлде, яман шеше бөтен эченә таралган булган. Тракторчы иде, группасын авырып киткәч кенә бирделәр., ике ай гына алып калды.

    - 1951 елгы улым Радик 8 ел элек фаҗигале рәвештә үлде.

    - Калган 5 балам исән, әмма барысы да авырый. 52 яшьлек кызым Фәридә гел сызлана, сөякләре авырта.

    - Үземнең гел башым әйләнә, йөрәк суга, тән сызлый. Гомер буе агулы җирдә эшләп, аена 1500 пенсия алам, группам юк, ликвидаторлык статусым юк.


    Шакирҗанова Гөлбикә – 1923 елгы, пенсиядәгәге укытучы :


    - Ирем Гайнулла 61 яшендә рактан үлде.

    - Кызым Лилия, 1952 елгы, бик нык авырый, башына чыдый алмый.

    - Аның 3 баласы да авырый, башлары авырта, “башыма тимәгез!” дип елыйлар.

    - Үзем бик сызланам, аяклар-куллар сызлый, нык сару кайный, колак ишетми, күзләр начар күрә. Атом шартлаганда, мин мәктәп балалары белән бергә кырда идем, аннан соң да еллар буе радиацияле җирләрдә эшләттеләр. Шуңа карамастан, группам да юк, ликвидаторлык статусым да юк.


    Фәхретдинова Бибисара Шәймәрдан кызы – 1925 елгы, пенсионер :


    - Ирем Ямалетдин, 1907 елгы иде, сугыштан яраланып кайтты, бик интекте, атом шартлаганда бригадир иде, баш һәм йөрәк чиреннән үлде.

    - 1949 елгы улым Арыслан 39 яшендә йөрәк белән үлде.

    - Улым Низам 1940 елгы иде, аягын кистеләр, гангрена булды, 49 яшендә үлде.

    - Кызым Зәйтүнә 1932 елгы иде, үлгәненә 1 ел, ул да шулай аяклары череп үлде.

    - 1946 елгы улым Сибай хәзер психодиспансерда, тора-тора шундыйга әйләнде.

    - Сәлия белән Насыйп тереләр, әмма аяклары белән бик интегәләр.

    - Үзем йөрәк белән бик интегәм, башым авырта. Атом шартлаганда колхоз кырында ащ пешерә идем, гомер буе иң пычрак җирләрдә эшләдем, әмма ликвидатор белешмәсен бирмәделәр. 1400 сум белән пенсиягә чыктым, 80 яшь тулгач, тагы 900 сум өстәделәр.


    Галиуллина Нурсәйлә Сәйфетдин кызы – 1932 елгы, пенсионер :


    - Ирем Нәртдин Галинур улы, 1934 елгы иде, 1994 елда бавыр һәм үпкә рагыннан үлде. 46 ел тракторчы һәм шофер булып эшләде, пенсиясен дә ала алмыйча үлеп китте. Радиацияле агулы җирләрдә эшләсә дә, ликвидаторлыкны да бирмәделәр.

    - Үземдә югары кан басымы, 2 тапкыр операция ясаттым, инсульт булды. Әмма шуңа карамастан, группам да юк, гомер буе колхозда агулы җирләрдә эшләп, ликвидаторлык статусым да юк, 1400 сум белән пенсиягә чыктым. Атом шартлаган вакытта олы улым белән корсаклы идем.

    - Аңа хәтле 1953 елгы кызым Гөлсәйрә туды, ул хәзер кан басымы белән бик интегә, әле генә операциягә кереп чыкты, зур эчәгеннән шеш алганнар.

    - Атом шартлаганда корсакта булган Рифкать улым ашказаны белән бик интегә, бавыр-бөерләре бик сызлана, үзе “Маяк”та эшли.

    - 1958 елгы улым Рәшиткә инсульт булды, сәламәтлеге юк, больницада ята.

    - Аларның балалары гел сары белән авырта, 3 кызы бар, барысында да бавыр чире, кара сары.

    - 1960 елгы кызым Лилия, үзе медик, тоже чирли, бавыры бик авырта.


    Халикова Зайра Шәрәфетдин кызы – 1924 елгы, пенсионер :


    - Ирем Гарифҗан фронтовик иде, 69 яшендә атомнан үлде.

    - 1956-1959 елда туган бөтен улларым кечкенәдән үлде.

    - 1958 елда туган кызым Миңсылуга операция булды.

    - Үземнең хәлем бик начар, бик сызланам.


    Моксинова Нургаян Шәйхи кызы – 1927 елгы, пенсионер :


    - Энем Нәртдин 70 яшендә тамак рагыннан үлде.

    - 1953 елда туган кызым Мәйсәрә кан басымыннан бик интегә.

    - Үземнең дә кан басымы 200, аяк-кулларым бик сызлый, группам юк, ликвидаторлык статусым юк. Районнан да, Чиләбедән дә врачлар килеп караганы юк.


    Абдрахманова Сәлия Закир кызы – 1931 елгы, пенсионер :


    - Ирем Ислам 1934 елгы иде, үлгәненә 9 ел, баш мие рагыннан үлде. Ул “Маяк” шартлаган кыр ягында эшләде, соңыннан 13 кешене җыеп алып, 1 ай больницада яткырып чыгардылар. Гел авырып йөрде, аннан соң йөрәк приступлары башланды, аңын җуеп егыла иде.

    - Үзем гел авырыйм, ашказаны, бөер белән интегәм. 1987 елда эчәкләремә 2 тапкыр операция ясаттым, узган ел кулыма операция ясадылар. Шушы авыруларга карамастан, группам юк, агулы кырларда эшләвемә карамастан, ликвидаторлык статусым юк, отказ булды.

    - 1961 елгы кызым Мәрзиянең дә бөтен буыннары авырта.


    Шакирова Гайниямал Җәмин кызы – 1929 елгы, пенсионер :


    - Ирем Галимҗан 50 яшендә бавыр рагыннан үлде, 2 тапкыр операция ясатты.

    - Улым Арыслан фаҗигале рәвештә үлде.

    - Кызым Әлфия 44 яшендә, ашказанында грыжа таптылар, “Маяк”та эшли.

    - Кызым Мәрзия бик сызлана, операция кичерде.

    - Фәрит улым укытучы, йөрәге авырта, кан басымы бик зур.

    - Үзем атом кырында карагай утыртып йөрдем, бәрәңге чүпләдем, әмма ликвидатор статусым юк. Бик авырыйм, бөтен тәнем, башым, аяк-кулларым сызлый, йөрәк һәм бавыр-бөерләрем чирле, әмма группам юк. Үземә дә, балаларыма да дәүләттән бернинди ярдәм юк.


    Нигъмәтуллин Габидулла - 1929 елгы, пенсионер :


    - Хатыным Сафура 1932 елгы иде, 1993 тә рактан үлде, операция дә ярдәм итмәде.

    - Үзем инде 5 ел нык авырыйм, буыннар тотмый, исерек кеше кебек йөрим. Гомер буе авылда эшләдем, 43 ел стажым бар, агулы җирләрдә эшләдем, әмма ликвидаторлыгым да, группам да юк.

    - 10 балам бар, унысы да исән, әмма барысы да авыру.


    Абдуллина Рәшидә Зиннәт кызы – 1952 елгы, 2 группа инвалид.


    /Автордан : Рәшидә тумыштан авыру, башында бар. Ул 2 генә класс укыган ходай бәндәсе. Аның башы һәм күзләре авырта, үзе турында әлләни сөйли алмый. /


    Моксинов Нуретдин Шәйхи улы – 1936 елгы, пенсионер :


    - Хатыным Гөлфариза 1992 елда кинәт үлеп китте, 58 яшендә иде.

    - Үземнең бик югары кан басымы, бөтен җирем сызлана. “Маяк” тирәсендәге урманнарда 35 ел көтү көттем, әмма радиациядән зарар күргән дип исәпләнмим.Ликвидаторлык статусым юк.

    - Балаларым Озерски шәһәрендә яши, хәзергә эшләп йөриләр.


    Ногуманова Рауза Ямалетдин кызы – 1939 елгы , пенсионер :


    - Атаем белән инәем җитмешкә җитмичә атом чиреннән үлделәр.

    - Ирем Ирхуҗа атомлы җирдә комбайнчы булып эшләде, 37 яшендә үлде.

    - Агаем Гайфулла 69 яшендә рактан үлде.

    - Энем Фәрит 50 яшендә инфаркттан үлде.

    - Үземнең югары кан басымы – 200, кулымнан әйберләрем төшеп китә, бармакларым кәкерәя. Атом шартлаган җирдә җон носкилар, галошлар киеп, печән чаптык, зарарлы җирдә бәрәңге утырттык, бәрәңге алдык. Әмма ликвидатор статусым юк, 1400 сум белән пенсиягә чыктым. Бу шартлау безнең яшьлеккә туры килде.

    - Миннән туган балалар да авырый.

    - 1974 елгы кызым Лариса астма белән хисапта тора, балачактан. Гаиләсе, 2 баласы бар, эшләми, хәле эшләрлек түгел, тешләре коела.

    - Балалары белән дә шул ук хәл.


    Кәримов Фәрит Сабирҗан улы – 1950 елгы :


    - 1983 елгы улыбыз Рөстәм туганда ук авыру иде, теле ачылмады, укый алмады, хәзер 2 группа инвалид, психик яктан сәламәт түгел.

    - 1975 елгы Фикърәт, 1977 елгы Рәшидә дә шундыйрак хәлдә, сөйләшә алмадылар, ярдәмче мәктәптә укыдылар.

    - Мин үзем әтигә ияреп атомлы кырда йөрдем, хәзер гел авырыйм, балаларга да шул күчкән.

    - Хатыным Рәйсә, 3 группа инвалид, бик югары кан басымы, бронхит, гел больницаларда ята.

    - Безнең бу авыруларыбыз барысы да радиация нәтиҗәсе.


    Фаткуллин Галиулла – 1932 елгы, 2 группа инвалид. Аның өчен башкалар сөйләде :


    - 1934 елгы энесе 9 ел элек рактан үлгән.

    - Үзе атом зонасында эшләгән, кырда ат белән чәчү, уру вакытларында катнашкан, шофер булып эшләгән. Ун ел инде авырый. Башта күзе авырта, аннан телдән кала, сөйләшә алмый.


    Ибәтуллина Сәрвәр Хисмәт кызы – 1928 елгы :


    - Ирем Гыйльфан 1928 елгы, үлгәненә 9 ел. Башта 4,5 ел парализовать итеп утырды, аннан тагы инсульт һәм инфаркт булды. Ул атом пычрагы булган җирләрне сукалаган иде, ат белән ягулык та ташыды.

    - Улыбыз Гарифҗан 1953 елгы иде, үлгәненә 5 ел, рактан үлде.

    - 6 улыбыз да солдатта булды, бер кызым һәм олы улым атомнан үлде.

    - Икенче улым Галимҗан Чернобыльдә булды, ул да авырый.

    - Беребез дә ликвидатор булып саналмыйбыз һәм хөкүмәттән ярдәм алмыйбыз.


    Юнусова Зөлфия Хәмзә кызы – 1981 елгы :


    - Әнием Әминә 46 яшендә рактан үлде, ул күрше Мусакай авылыннан иде.

    - Энем Русланның йөрәге авыру.

    - Илдар белән Варим тууга үлә.

    - Үземнең көн дә аякларым сызлый, башым, йөрәгем авырта, ике бөерне дә авыру, диделәр.

    - Кызым Земфирага 4 яшь, ул тумыштан авыру бавыр белән туды, бавыры киңәйгән. Коса, эче китә, майлы әйбер ярамый.

    - Улым Илдуска 1 яшь, әле ни буласын белеп булмый.

    - Ирем Фәриттә тә бавыр чире, дару белән генә яши.

    - Кайнанам Хәдичә дә 70 яшькә җитмичә, рактан үлде, аяклары тартышып, парализовать итеп ятты.


    Хөсәенов Нәретдин Ямалетдин улы – 1931 елгы, пенсионер :


    - Колхозчы буларак, 1957-58 елларда радиацияле җирләрдә эшләдем, Урыс Караболагы авылында радиацияле чиркәүне сүтүдә катнаштым, кырда агулы бәрәңге чүпләдем. Чиркәү шартлатканда, муеныма радиацияле кирпеч кыйпылчыгы кереп калган, ул һаман муенда йөри, шешкән. Тешләрем шул вакытта ук коела башлады, хәзер буыннар, йөрәк, бөер авырта.

    - Хатыным Гөлҗиһан да минем белән бергә атомлы кырда эшләде, хәзер бик нык авырый, тешләре коелып бетте, буыннары сызлый, йөрәге чирле, бик югары кан басымы, көне-төне дару ашый.Икебез дә ликвидатор булып исәпләнмибез, башкаларныкын кире боргач, документларны биреп тә тормадык.

    - 7 балабыз булды, алтысы исән, әмма авырыйлар.

    - 1952 елгы улыбыз Нуретдин 50 яшендә кинәт кенә үлеп китте, Чиләбедән монда алып кайтып күмдек.


    Малмыгина /Сөләйманова/ Венера – 1957 елгы :


    - Әти Насыйбулла, 1929 елгы, 59 яшендә кан рагы булып үлде. Ул радиацияле кырларда тракторчы булып эшләгән, атом пычрагын җыештырган, әмма ликвидаторлык таныклыгын ала алмады.

    - Әниебез Рәйсә, 1933 елгы иде, аяклары бик сызлады, аннан ике аягы да бозылды, җәрәхәтләнде, тезгә хәтле череде. Әниебез 70 яшендә рактан үлде. Ул гомер буе Караболак елгасында кер чайкады, радиацияле кырда карагай утырта.

    - Әти-әнидән 5 бала калдык, барыбыз да авыру, буыннар сызлавы.

    - Минем үземдә дә, улымда да буыннар авыруы һәм йөрәк чире.


    Сайдуллина Раулә Мөхәммәт кызы – 1966 елгы :


    - Мин үзем Мөслим авылыннан, монда кияүгә чыктым.

    - Әни 64 яшьтә, әти дә рактан үлде.

    - Беренче балам Рәзинә кан күргәч егыла иде, башта хисапка куйдылар, хәзер төшерделәр.

    - Эльвира 1989 елгы, аякка басканчы, аның авыруын белмәдек, 3-4 яшьтә сизенә башладык. Теле почти юк, мәктәпкә алмадылар, “безгә сакау бала кирәкми”, дип. 18 яшь тула, кыяфәте яшь бала кебек, акылы да шулай. Ул 2 группа инвалид, дару булмаса, бик ярсый, буып ташлый...

    - Ирем дә гел авырый.

    - Үзем күз белән интегәм, иртә торсам, буыннар белән аякка баса алмыйм, бөерләрем бик борчый. Гомерем шушы авыру баланы карап уза.


    Салихова Бәдыгелниса Сафа кызы – 1934 елгы, пенсионер :


    - Ирем Кифиятулла 49 яшендә инфаркттан үлде, йөрәк тамырлары кипкән, диделәр. Ул атом кырында тракторчы булып эшләде, ликвидаторлыкны ала алмыйча үлде.

    - Үзем дә берничә тапкыр операция кичердем, кан басымым бик югары, кай вакытта үлеп бетәм, буыннарым сызлый, йөрәгем авырта.

    - Кифиятулланың тәтәсе Мәфрүзә дә югары кан басымыннан үлде, Коншак больницасына барганда, машинада үлде.

    - Сеңелесе Мөнәвәрә дә астмадан, кан басымыннан интегә, күзләре начар күрә.

    - 6 балам бар, барысы да авырый.

    - 1960 елда туган кызым Земфира гипертоник, хисапта тора. Буыннары бик сызлый.

    - 1972 елгы кызым Гөлсинәнең тире астындагы жировиклары чери, операция ясатты.

    - 1974 елгы кызым Гөлфидәдә дә шулай, аягы күтәрелми, буыннары тотмый.

    - Бөтен кеше Караболак елгасыннан эчте, без дә, ә ул атомлы булып чыкты...


    Кәримова Лена Галиулла кызы – 1951 елгы, 2 группа инвалид.


    / Автордан : Лена өчен башкалар сөйләде, чөнки ул бала чактан авыру ходай бәндәсе, укымаган. Әти-әнисе иртә үлгән, бер тәтәсе рактан үлгән. Апасы белән тора, саулыклары юк, аяклары сызлый, хәле бетә, йөри алмый икән./


    Караболак авылында мин илледән артык кешене кабул иттем, йөри алмаганнарның өендә булдым, авыл халкының нидән авыртуын ачыкларга тырыштым. Бу иледән артык кеше һәрберсе үз гаиләсе, үз нәселе турында сөйләде, шулай итеп, йөзләгән кешенең аянычлы язмышы күз алдыннан үтте. Мин сорашып өлгермәгән авыл халкының яртысы да нәкъ шушы авырулар белән авырый иде. Шулай итеп. Караболак халкының өчтән берен паралич суккан, 95 процент кешедә рак, күпчелектә сөяк чире, шикәр чире, югары кан басымы, инфаркт, инсульт. Болар барысы да организмда радиоктив калдыклар тупланганнан килә торган авырулар, атом чире... Шулай ук авылда акылга җиңел, дауна балалар, гарип-горабалар да шактый, болар да радиацияның аянычлы нәтиҗәсе, атом тамгасы сугылган буыннар...

    Шушыларны күргәннән һәм белгәннән соң, кем бу авылны, бу кешеләрне атом зәхмәтеннән зарар күрмәгән, дип әйтә ала?!

    Бу авыл, бу кешеләр “Маяк” атом берләшмәсе сәбәпле гомерлек чир алган, вакытсыз гүргә кергән татарлар...

    Моның шулай икәнлегенә Караболакның сигез зиратындагы әрвахлар шәһәдәтлек бирәчәк, моның шулай икәнлеген үзләрендә атом тамгасы йөртүче Караболак халкы сөйләп бирәчәк!

    Һәм халыкны шушы хәлдә калдырган Россия хөкүмәте алар алдында җавап тотарга тиешле.


    Соңгы бүлек


    Халык таләп итә!


    Күргәнегезчә, башта СССРның, аннан Россиянең котырып корал җитештерүе үз халкы башына булды, ул үз халкын радиация белән агулап, аңа мәңгелек атом тамгасы салды. СССРда уздырылган 715 атом-төш сынавы кешеләрне чирле һәм гарип итеп калдырды, шуңа күрә биредә халыкның уртача гомер озынлыгы 60 яшькә дә җитми. Бүген Россиядә һәр елны 1 миллион кеше үлә, һәр сәгать саен бер кешегә рак диагнозы куела, болар барысы да радиация нәтиҗәсе бит! Радиация милләтләрне аерып тормый, чикләрне белми, ул кул астына эләккән урысын да, татарын да бертигез кырачак. Бүген без моны Караболак мисалында ачык күрәбез, әмма иртәгә бөтен ил шушы фаҗигале хәлдә калырга мөмкин, чөнки Россиядә кешегә караганда, корал кадерлерәк, биредә җир-сулар агуланган, эштән чыгарып ташланган, биредә кеше гомере чебен гомеренә дә тормый. Соңгы елларда булган экономик авырлыклар, сәяси тотрыксызлык халыкны үз сәламәтлеге турында уйлаудан читкә этәрде, экологик проблемалардан читләштерде, шулай итеп, Чернобыль һәм “Маяк” фаҗигасе “оныттырылды”, кешеләр пассивлашты. Әгәр халык үз сәламәтлеге һәм экологик хәл турында бар дөреслекне белсә, ул бүгеннән Россиядәге бөтен атом объектларын яптыруны таләп итәр иде! Шул исәптән, бөтен Уралга һәм Себергә үлем сөреме таратып яткан “Маяк”ны да!

    Әйе, Көньяк Уралда “Маяк” атом берләшмәсе эшләп торганда, Россиядә, хәтта Европада беркем дә тыныч яши алмаячак. Бүгенге көндә “Маяк”та 1 миллиард кюри атом калдыклары саклана, бу – бөтен дөньяда иң зур һәм иң куркыныч күрсәткеч! Бүгенге көндә “Маяк”та 25 тонна оружейный плутоний саклана, ул шартлаган очракта, дөньяга сигез мең Чернобыль дәрәҗәсендә радиация таралачак! Галәмнән төшерелгән фото-сурәтләрдән күренгәнчә, бүгенгесе көндә “Маяк” урнашкан Чиләбе өлкәсе җир йөзендә иң пычрак урын, ә атом калдыклары ташлана торган Карачай күле – дөньяда иң куркыныч һәм пычрак күл исәпләнә. Бүгенге көндә “Маяк”та 331 атом каберлеге бар, 17 күл инде атом калдыкларыннан тулып ташкан, Озерский шәһәре астында атом диңгезе барлыкка килгән һәм ул елына 80 метр тизлектә Чиләбе ягына таба хәрәкәт итә. “Маяк” берләшмәсе үзенең атом калдыкларын бүгенге көндә дә Теча елгасына ташлап бара, ә ул елга үзенең суын Исәт, Тубыл, Иртыш һәм Обь елгалары аша Төньяк Боз океанына илтеп коя, димәк, бу елгалар бассейенындагы 2 мең квадрат километр җир-су радиация белән даими рәвештә агуланып тора!

    “Маяк”ның табигать ягыннан шактый тотрыксыз урынга, җил-давыллы аномаль җиргә урнашуын да әйтеп үтәргә кирәк. Биредә, Урал тавы итәкләрендә, Котыптан килгән салкын һава казах далаларыннан искән эссе җил белән очрашып, даими рәвештә гарасатлар булып тора. Биредә кыш көне яшен яшенләп яңгыр яварга, җәй көне боз һәм кар яварга мөмкин. Шуның өстенә җир тетрәүләр дә кушылса, “Маяк”үзе, “Маяк” белән бергә бөтен Себер һәм Урал көл булачак, ә көчле радиация бөтен җир шарын урап алачак! Бүгенге көндә Озерский шәһәрендә яшәүчеләрнең һәм “Маяк”та эшләүчеләрнең 75 проценты психик тайпылышлы, һәр биш кешенең берсе наркоман икәнлеген дә искә алсак, атом бомбасының кем кулында икәнлеге яхшы аңлашыла...

    Димәк, бу дөньякүләм фаҗигадән бары тик “Маяк”ның эшчәнлеген туктатып кына котылып калырга мөмкин. “Маяк”та барлык төр корал җитештерүләр, уран һәм плутоной белән бәйле эшчәнлек тукталылырга тиеш, чит илләрдән саклау һәм яңадан эшкәртү өчен атом калдыклары кертү кичекмәстән туктатылырга тиеш. “Маяк” моңа кадәр үзендә тупланган атом калдыкларын саклау белән генә шөгыльләнергә тиеш, чөнки хәзер аларны башка куяр урын юк. Бу эшне халыкара комиссияләр үз күзәтчелекләренә аларга тиешләр. Киләчәктә “Маяк” территориясе калын саркофаг астына алыныр һәм көчле сакланыр, дип уйлыйм, чөнки кешелекнең яшисе килсә, нәкъ шулай эшләнергә, атом монстры авызлыкланырга тиеш булачак.

    - Ә хәзергә, “Маяк” үзенең үлем эшчәнлеген дәвам иткән чорда, ул тирәдәге торак пунктларны, шул исәптән, Татар Караболагын да ашыгыч рәвештә башка урынга күчерергә кирәк. Әмма Мөслим авылы кебек, бер радиацияле урыннан икенчесенә түгел, ә атом объектыннан ерак һәм чиста җирә күчерергә һәм кешеләргә сайлап алу мөмкинлеге бирергә.

    - Бөтен Татар Караболагы авылы халкын, шул исәптән, янәшәдәге Мусакай авылы кешеләрен, бернинди судларсыз, “Маяк” эшчәнлегеннән, радиациядән зарар күргән, дип танырга, аларны ташламаларда чернобыльчеләр белән тигезләргә һәм дәүләт тарафыннан бөтен ярдәмне күрсәтергә.

    - Шушыларны эшләмәгән очракта, Россия дәүләтен татар халкына карата атом геноциды уздыруда гаепләргә һәм аны Халыкара Трибуналга бирергә.

    - Россияне Халыкара Трибуналга бирү өчен Татар Караболагы авылы халкының күрсәтмәләрен һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының Конвенциясен нигез итеп алырга.


    Конвенция ООН о предупреждении преступления геноцида

    и наказания за него:


    Статья 2.

    В настоящей Конвенции под геноцидом понимаются следующие действия, совершаемые с намерением уничтожать, полностью или частично, какую-либо национальную, этническую, расовую или религиозную группу, как таковую:

    а/ убийство членов такой группы;

    б/ причинение серьезных телесных повреждений или умственного расстройства членам такой группа;

    с/ предумышленное создание для какой-либо группа таких жизненных условий, которые рассчитаны на полное или частичное физическое уничтожение ее;

    д/ меры, рассчитанные на предотвращение деторождения в среде такой группы;


    /Принята в 1948 г. Вступила в силу в 1951 г./


    Югарыда язганнардан күренгәнчә, Татар Караболагы авылы халкының бүгенеге тормышы, сәламәтлек торышы аның аның махсус тәҗрибә корбаны, атом корбаннары булганлыгын раслый. СССР һәм Россия җитәкчеләре халыкның радиацияле зонада яшәүләрен белсәләр дә, аларны бу хәлдән коткару өчен берни дә эшләмәделәр, киресенчә, халык куллана торган җирне, суны, һаваны даими рәвештә атом калдыклары белән агулап, бу татар авылларында яшәүчеләрнең хәлен тагы да начарландырдылар. Нәтиҗәдә, биредә яшәүчеләрнең 70-80 проценты рактан һәм нурланыштан үлеп бетте, исәннәре дә шул ук атом чирләреннән газап чигә. Бу җирләрдә яшәргә ярамый, чөнки Стронций-90 белән пычрану урыны-урыны белән бер квадрат километрга 100 кюрига хәтле җитә, ә уртача сан – 5 кюри туры килә. Чернобыль законы буенча, радиация бер квадрат километрга 3 кюри туры килсә, ул торак пункт башка урынга күчерелергә тиеш, ә Татар Караболагы авылы һаман үле зонада үлем көтеп ята... Авыл активистлары бу хакта кайларга гына язмадылар, Россия Президентлары Ельциннан башлап, Путинга хәтле дистәләгән хат-гаризалар юлладылар, Прокуратураларга, Россия Дәүләт Думасына һәм депутатларга мөрәҗәгать иттеләр, ә дәүләт тарафыннан бернинди дә ярдәм алмадылар. Димәк, Россия дәүләте үз халкына, татарларга каршы белә торып эшләгән бу явызлыгы өчен халыкара Суд алдында җавап тотарга тиешле.

    Бу китабыбыз Гаагтагы Халыкара Трибунал өчен бер дәлил һәм мөрәҗәгать булып торсын.



      Байрамова Фаузия Аухадиевна. Писательница, общественный деятель, правозащитник.
      Татар Караболагы - 50 ел үлем кочагында, .






    ← назад   ↑ наверх