• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Әхсән Баянов

    Әхсән Баянов — татар укучысына таныш һәм якын исемнәрнең берсе. Ул — дистәдән артык шигырь китабы чыгарган, «Яшьлегемне эзлим», «Ут һәм су», «Таш китап», «Тау ягы повесте», «Аязучан болытлы һава», «Тавыш — табигать бүләге», «Аргы як» кебек проза әсәрләре, «Һәйкәл», «Алтын кашбау» шигъри драмаларын иҗат иткән, әдәби җәмәгатьчелек арасында яңалык эзләүче буларак танылган Татарстанның халык шагыйре.

    Аның «Еллар тавышын тыңлыйм» (1962), «Мәңге зәңгәр күгебез» (1966), «Сез аңларсыз мине» (1971), «Язмыштан узмыш» (1975), «Елларга сәяхәт» (1977), «Аязучан болытлы һава» (1981), «Таш китап» (1984) кебек җыентыкларын укучы җылы каршы алды. Бу әсәрләре белән Ә. Баянов үзен киң колачлы, романтик омтылышны аек фикер, фәлсәфи эчтәлек белән кушып алып барырга сәләтле, үзенчәлекле сүз остасы итеп раслады.

    Проза һәм драма әсәрләрендә дә Ә. Баянов дөньяны һәм кешене күбрәк шагыйрь буларак кабул итә һәм сурәтли. «Яшьлегемне эзлим» — шагыйрь каләме белән язылган проза әсәре»,— дип билгеләп үтүе белән тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин хаклы иде.

    Ә. Баяновның 1959 елда «Диңгез шавы» җыентыгы белән башланып киткән иҗат юлы әлегә чын-чынлап өйрәнелмәгән. Иҗат биографиясе дә тәфсилле итеп язылмаган.

    Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов 1927 елда Башкортстанның җырга-көйгә бай Илеш районының Әшмән авылында туа.

    Күрше Ишкарда җидееллыкны тәмамлагач, колхозда эшли. Район мәдәният йортында сәнгать бүлеге җитәкчесе була. Әдәбиятка мәхәббәте аны, читтән торып урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Тулысы белән язучылык хезмәтенә күчкәнче, ул күп еллар дәвамында журналист һөнәре белән шөгыльләнә, «Казан утлары» журналында җаваплы эшләр башкара.

    Беренче әдәби тәҗрибәләреннән үк катып калган, искергән, җөйләре сүтелгән йолаларга каршы чыккан, заманча уйларга һәм язарга омтылган сүз остасының татар әдәбиятында тәгаен үз урыны бар.

    Ә. Баянов — татар шигъриятендә салмак агышлы, тирән фикерле, уйланып нәтиҗә ясауга өстенлек биргән юнәлеш тарафдары. Хисләрнең салмак агышы, эчкәртен яшәве әле салкынлык, битарафлык дигән сүз түгел. Шагыйрь чордашының рухи эзләнүләрен бөтен нечкәлекләре, төрле-төрле төсмерләре белән ачу юнәлешендә хәрәкәт итә.

    «Сез аңларсыз мине» поэмасы басылып чыккач, тәнкыйтьтә Ә. Баянов тар, субъектив кичерешләре белән артык мавыга, әрнү, сыктау, сызлану кебек хисләрне үзәккә алырга ярата дигәнрәк фикерләр дә әйтелде. Тормышта бит кайгы-хәсрәте дә, авырлыгы да булып тора, барысы да кеше башыннан йөри. Шагыйрь явыз хакимияткә, фашизмга, бозык әхлаклы шәхесләргә үзенең нәфрәтен белдерә. Шул ук вакытта яшьлеге авыр сугыш һәм аннан соңгы михнәтле елларга туры килгән яшүсмер тормышның матур яклары, күңелдә якты, җылы эз калдырган сәхифәләре, шулар кабызган өмет белән яши.

    «Дәрья эчендә янып», «Безнең күгебез», «Мин — диңгез», «Йолдызлар коелды», «Гомер — биек тау бугай ул», «Көзге урман», «Икмәк», «Төнге бәхәс» кебек шатлык һәм кайгы, табигать күрке һәм тормыш низаглары турында уйланулар рәвешендә язылган шигырьләренә замана нурлары сирпелә, тормышчан рух иңә. «Кимә, бәгърем, кара күлмәк, Син ки һаман Кояш нурларыннан тукылган кызыл сары күлмәк»,— ди ул «Кимә кара күлмәк» шигырендә.

    Ә. Баянов шигъри сүзнең кадерен белгән, рухи әзерлекле укучыны күздә тотып иҗат итә. Аның остазлары — Һ. Һейне, М. Лермонтов, Г. Лорка, Дәрдемәнд кебек дөнья шагыйрьләре.

    Төрле әдәби жанрларда көч сынавы, теленең иркенлеге, фикер белән хиснең бердәмлегенә омтылуы, иҗади тынгысызлыгы белән ул Ә. Фәйзи, С. Баттал, Ә. Давыдов кебек язучыларга якын тора, шигъри драмаларында Һ. Такташ, М. Җәлил, Н. Исәнбәтләр тәҗрибәсенә таяна. Бу яктан «Алтын кашбау» (1987) трагедиясе шагыйрьнең зур уңышы булды.

    Хыял канатларында ерак тарихка юл алып, Ә. Баянов чәчәк атып утырган Болгар иленең Бату чирүләре тарафыннан җимерелү, хәрабә хәленә китерелү вакыйгасын үзәккә ала. Авыр сынау чорында кешеләр икегә бүленә. Галим, шагыйрь, фикер иясе Баян, Алсылу кебекләр дәррәү дошманга каршы күтәрелә: алар йә җиңә, йә үлә... Үз мәнфәгатьләре белән генә яшәгән, илен, халкын сату исәбенә булса да, гомерен озынайту турында гына кайгырткан Балтамар, Изух кебек бәндәләр дошман ягына авыша, үз халкын кыса, изә, җәзалый. Балта-марны агулап үтергән Алсылуның хөкеме заманча яңгырый: «Җыен хәшәрәтне өскә алып чыккан Дәүләт үзе чыгачактыр юкка».

    Ә. Баяновның шигырьләренә кыскалык, фикер төгәллеге, сурәтле янәшәлекләр һәм ритмик төрлелек хас. «Уйладым да кабат», «Элегия», «Сөйгән җирем», «Агып бара...», «Тыйнак кеше турында баллада» кебек әсәрләрендә ул рухи дөньяны сурәтләү алымнарын камилләштерә бара. Озак еллар дәвамында эзләнүләрен бер юнәлештә үстерүе аның омтылышлы, максатлы һәм үзенчәлекле шагыйрь булуы турында сөйли.

    Тирә-юньдә, кеше күңелендә барлыкка килгән үзгәрешләрне рухы, йөрәге, шәхси кайгысы итеп сурәтли белгән шагыйрьнең тормыш тәҗрибәсе үсә баруы, шәхес буларак өлгерүе «Сәяхәтнамә»дә ачык күренә. Хәзер шуны укып, аңлатып карыйк.

    «Сәяхәтнамә»

    (1969)

    Ә. Баянов бу әсәре белән табигатьне, авылны һәм халык әхлагын, гореф-гадәтләрен яклап аваз салып, җәмәгатьчелекне сискәндереп җибәрде. Ул, беренчеләрдән булып, яңа шәһәрләр, ясалма диңгезләр төзүнең, тирәлекне пычратуның киләчәк өчен нинди куркыныч алып килүен искәртте, шигъри йөрәге белән шул афәтләргә каршы күтәрелде.

    Татарстан җирендә бу чорда ифрат зур үзгәрешләр хасил булды. Татар нефте илне туйдыра, кешене галәмгә алып чыга, «Канатларын җилпеп бөркеттәй, краннарын изәп биеклеккә, Түбән Кама шәһәре балкый», аның белән ярышка Чаллы каласы чыга. Юлына ясалма буа күтәртеп, күпер салынган Чулман елгасы үләнле болыннарын, кара урманнарны, уңдырышлы җирләрне мәңгегә үз астында, су эчендә калдыра. Сандугач, кәккүк тавышларын машина гүләве алыштыра. Хәйләкәр төлке дә йомшак якаларда, затлы бүрекләрдә генә «яши».

    Вакыт һәм җил — сугыш кебек,

    Чакырылмаган яулар кебек,

    Афәт кебек, бәла кебек,

    Койма ватып, капка җимереп,

    Җитәкләшеп өч исерек:

    Җил, гамьсезлек, өметсезлек

    Йөри тилереп өйдән өйгә.

    Авыл туза бөтенләйгә.

    Адәм баласы үзенә янаган афәтне сизми әле. Кичәге игенче бик теләп эшче вазифасын үти башлый. Ямь-яшел төскә күмелеп утырган авыллар юкка чыга. Сала егете каланың бизәкле утларына, мич якмыйча җылынган торагына кызыгып, салкын чишмәсен, сандугачлы әрәмәсен ташлап китә. Туган җиренә үрләгән һәлакәтне сизми, ул — ваемсыз, гамьсез.

    Ава койма, ава читән.

    Ир төзәтми: «Тиздән китәм».

    Авыл күчә, сүзләр оча:

    — Без бу җирдә вакытлыча.

    Күнегелгән тормыш, гасырлар чатында туган йолалар югала, җырлар онытыла, ана теленең хаҗәте калмый.

    «Җырлагыз, кошлар, таныш миңа, шундый матур сезнең телегез»,— дип, шагыйрь кошларга мөрәҗәгать итә. Кошлар җыры — ана теле кебек үк күңелгә, җанга, йөрәккә якын. Әмма шау-шулы калаларда аларның икесенә дә урын юк.

    Кешегә, аның яшәешенә гайре табигый көчләрне адәм баласы үзе тудыра, үзе хәрәкәткә китерә. Көндәлек борчылулары, тамак туйдыру мәшәкатьләре белән мавыгып, ул табигатьнең юкка чыгу һәлакәтен шәйләми, тиешле бәясен бирми.

    Гаеп аерым шәхестә генә дә түгел. Җитмеш ел дәвамында Совет хакимияте һәр яңа буынны тирәлекнең дошманнары итеп тәрбияләде, мул, рәхәт тормышка табигатьне ерткычларча талау исәбенә ирешеп була, дип ышандырырга тырышты, табигатьне «авызлыклаган» кешеләрнең түшләренә орденнар, медальләр такты. Казылма байлыкларга, уңдырышлы җиргә иң бай илдән Рәсәй хәерчеләр рәтенә төште.

    Табигатьнең зарын, моңын шагыйрь йөрәге тизрәк, җиңелрәк аңлый.

    Күренми шул монда җәнлек эзе,

    Кәккүк тавышлары ишетелми.

    Болын буйлап, ерак урманнарга

    Кача тынлык, җәнлек шикелле.

    Шул юл белән барып: искерде, кечерәйде дип, үзебезне анда кунак итеп кенә санасак, Җирне дә ташлап китәргә генә кала. Ничәмә буынны куенына сеңдергән, халык өчен яшәеш, рухи ныклык чыганагы булган Татар җире — шагыйрь өчен изге төшенчә.

    Шуннан килеп, ул табигатьне, тормышны сакларга өндәп чаң суга.

    Чаң кагам мин:

    — Бар халыклар!

    Барлык теләк-гадәтләрне

    Буйсындырып бары акылга,

    Кул бирегез бер-берегезгә

    Җир хакына, яшәү хакына!

    Тарихның усал җилләренә бирешмәгән, мәрхәмәтле туган туфракны саклау кирәклеген бер Әхсән Баянов кына калкытып куймый, әлбәттә. Бу афәт бик күпләрне борчый. Яшәешне саклап калу өчен көрәштән бер язучы да читтә кала алмый. Шагыйрь заманның иң тынгысыз урыннарында йөрергә тиеш.

    «Сәяхәтнамә» шикелле үк уңышлы әсәрләрнең берсе — Илдар Юзеевнең «Карурман» (1976) поэмасы булды. Үзәктә үткәнне санга сукмау, ваемсызлык, нигилизм алып килгән рухи гариплек темасы ята. Егет бабасының телендә, күңелендә яшәгән карурманнар сагышыннан көлә, үткәненнән кискен баш тартып, йолдызларга юл ала.

    Ә мин әйттем: «Киләчәккә барам,

    Тукталырга вакытым юк әле.

    Сезнең җирле микрохисегездән

    Безнең уйлар бик-бик югары».

    Хискә, тойгыга бай, кайнар хисле, тынгысыз уйлы табигать баласы — бабасы — үзенең оныгын күрмичә, «Сандугачлар... Чишмә... Карурман...» дип өзгәләнеп үлеп китә. Оныгына васыятен әйтеп калдыра: «Кайтсын... астан өскә карасын...»

    Замана баласы, кирелеген, икеләнү-шикләнүләрен җиңеп, бабасын аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә, җылы туфракка тезләнә.

    «Сәяхәтнамә» белән «Карурман» әсәрләре, тышкы дөньяда туган тискәре күренешләргә җавап, җан әрнүе буларак туып, кешене саклап калу өчен көрәшкә чыгалар.

    Гүзәл табигатьнең дошманы — кеше үзе дигән фикер якынлаштыра ике әсәрне.

    «Сәяхәтнамә»дә дә, төнге Кама, Табигать-Анадагы матурлыкны «бер югалтсаң булмый табып» дип, баланы искәртә. Әмма ул ваемсыз, үзсүзле, кире, киләчәк турында уйламый.

    Хаклы да син, ана, тик хаксыз да...

    Ьәм еракта балаң, еракта.

    Мин дә менә синнән ары китәм,

    Үзәннәр һәм ярлар буйлата.

    Илдар Юзеевнең лирик герое да билгесезлеккә ашкына.

    Карурманнан атың чыккан чакта,

    Йолдызларга, бабам, карарсың.

    Оныгыңны җирдән эзләмә син,

    Галәм юлларында табарсың.

    Ахыр чиктә, егетләрнең икесе дә туып үскән җирләренең кадерен белү, табигатьне саклаучылар, яклаучылар дәрәҗәсенә күтәрелә. «Күпме генә биек менсәм дә мин, юк, егылмам хәзер, ышанам»,— ди «Карурман» герое.

    «Сәяхәтнамә» — шартлылыкка корылган әсәр. Тынлыкны, акрын кыштырдауны эзләп, шагыйрь күпне күргән, чал тарих шаһиты Кама елгасына мөрәҗәгать итә, ыгы-зыгыдан чатнаган башына, җанына таяныч эзләп, Табигать-Ана янына килә. Табигать шавы аңа бишек җырыдай рәхәт һәм якын.

    Шигъри шартлылык алымы үстерелеп, киңәйтелә бара. Су төбеннән сәер тавышлар килә. Аннан туган авылы, туфрагы, чирәме, беренче мәхәббәте кебек изге төшенчәләр аңа эндәшә, үткәнен онытмаска чакыра.

    Ахсан Баянов

    Ахсан Баянов, Әхсән Баянов
    теги: Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов, Баянов Ахсан Фатхулбаянович
  • Ахсан Баянов:




  • ← назад   ↑ наверх