• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фарит Башир

    Ну, Әхми, погоди!

    (юмореска)

    Менә, безнең тормышта бик кызык бер хәл бар - күршеләр дигән. Әйтик, шәһәр күршесе белән авыл күршесе бик нык аерыла. Шәһәрнеке нәрсә инде ул: эт оясы кебек мәйданчык, катлы-катлы тимер ишекләр, шуның артына кереп бикләнәсең дә, кыңгырауга бассалар, йозак тишегеннән кычкырып тик ятасың: пшол отсюда, дип, әйеме?

    Ә авылда... Авылда күршеләр башка. Күрше хакы - тәңре хакы, диләр. Үзең белмәгәнне күршеңнән сора, диләр. Әгәр дә синең өеңдә шылт иткән бер тавыш булса, ул күршең аркылы бөтен авылга тарала.

    Менә минем авылда да бар ул бер күрше - паразит! Әхми дигән собака! Түзмәдем: шул Әхмигә багышлап хикәя яздым әле. Хикәянең исеме: “Ну, Әхми, погоди!”

    Булмады. Күршедән уңмадым мин. Кешенең күршесе күрше кебек, минем күрше көлке кебек. Шуңа күрә иртә белән уянгач, иң беренче эшем шул: Әхмиләр ягына карыйм да акыра-акыра җырлыйм мин: “Кильки балык түгел, Әхми халык түгел”, - дим. Нинди халык, ди, ул? Әхми дә халык булды, ди. Соң, бер рәхәтләнеп, сыйланып та утырмагач, ул күршенең миңа ни пычагыма кирәге бар, ди? Похмельдән интеккәндә йөрим тегенең капка төбендә, пес итәсе килгән мәче кебек: туды-суды, суды-туды. Салып бирмәс микән, дип. Юк, бирми. Әле үзе акыл өйрәтә: “Күрше! - ди. - Похмельдән котылыр өчен гер күтәрергә кирәк, штанга күтәрергә кирәк”, - ди. Штанга, ди... Штаныңны күтәрергә хәлең калмасын...

    Мыскыл итәм, дигәч тә. Соң, Әхмидән башка дөньясы да - эт оясы бит! Кайтып кереп кабызасың - кабынмый, борасың - акмый, кисәсең - үтми, тартасың - куып чыга, ятасың - таралып төшә, дөньясына төкерим дисәң - авызың кипкән, вәт! Җитмәсә, яныңда хатының мырлап ята: “Өйдә бернәрсә дә эшләмисең, кадак та какмыйсың син!” - ди. Ох, ачу чыкты!!! “Кая кагыйм?” - мин әйтәм. Шуннан беләк хәтле кадакны алдым да сервантның ишеген кадаклап та куйдым. Хатын шаккатты. Өч көн сөйләшмәдек. Записка язып кына сөйләшәбез. Хатынга яздым: “Иртәгә дуслар белән балыкка барасы бар. Иртәнге алтыда уят!”

    Икенче көнне көндезге уникедә уянып киттем. Минем янда записка ята. Хатын язган: “Сәгать алты тулды, тор, собака!” - дигән.

    Эх, шушы өч көндә сөйләшмәгәч, колакларым рәхәтләнепләр ял итте инде. А то хатын көннәр буе менә: “Та-та-та-та”, - дип, миңа гына бәйләнә. Төнлә белән дә саташып, миңа килеп ята ул шулай.

    Эх, хатын дигәннән... Минем өйләнү дә шул Әхми аркасында булды бит. Әйе! Бервакыт, инде яшь вакытта: “Күрше, - ди, - мин, - ди, - өйләнергә булдым, - ди ул. - Анда, безнең авылдан бер ун километр бар инде, шунда фәлән абзыйның кызын сорарга барам берсе көнне. Син дә кияү егете булып барырсың инде”, - ди. Мин әйтәм: “Әһ-һә! Әхми-паразитка этлек эшләргә вакыт җитте!” Шуннан дус-ишләрне җыйдым да, бүген үк теге кызны миңа сорарга киттек.

    Барып кердек өйләренә. Кыз үзе өйдә юк иде. Әтисе сөенә-сөенә риза булды. Тиз генә туй оештырдык. Булачак хатынны туйда гына күрдем. Ма-а-лай! Әй, булса да булыр икән дөньяда шундый ябык нәрсә! Менә өрек тә өрек, бу да өрек инде! Яшерен-батырын түгел, хәзер мин хатын аркылы төнлә белән рәхәтләнеп гәҗит укып ятам.

    Тегене хәзер туйда беренче тапкыр күрдем ич, туйда күрдем дә, котым очып китте. Тегеңә карап утырам. Авыз ачык. Булачак хатын аракыны шунда гына коеп тора. Менә исереп кенә булмый бит! Тегеңә карыйм да: бр-р-р! - айнып китәм. Моның белән йоклыйсыларым күз алдыма килә дә, айнып китәм. Менә туйда иң күп эчкән кеше мин булдым, туй ахырында шып аегы мин калдым. Әхми-паразит, өйләнәм дигән булып, юри мине җибәргән икән. Хәзер әнә йөри көлеп: “Хәлләр ничек соң, баҗай?” - дип.

    Эх, егетләр! Үтте гомерләр, одеял астында горбыль такта кочаклап ятып, әй! Үтте гомерләр, арт ягына берне шапылдаткач, алты сәгать селкенеп тора торган хатыннарга кызыгып, әй!..

    Нишләтергә дә белгән юк инде аны. Аптырагач, чокыр казыдым Әхмигә. Бөтен абзарның, туалетның шакшыларын тутырып шәп итеп ясадым!.. Үзем төштем... Капкын куяр идем - үзем эләгермен дип куркам.

    Соң, нишләтим соң: минем тавыкларга хәтле Әхминең абзарына кереп күкәй салалар. Бер көнне карыйм: минем сары тавык Әхмиләр абзарыннан кытаклап чыгып килә. Довольный шундый! Опять Әхмигә күкәй!!! Киттем тавыкны урам буйлап куып. Тавык акыра, мин сүгенәм, Әхми көлә. “Кит инде, күрше, тавык куып йөрмәсәң, хатын-кыз беткәнмени сиңа?” - ди.

    Үзе ул дөньяның ялкавы: капка, коймалары авып беткән. Ишек алдында Әхминең бер туалеты гына утырып тора. Туалет урамга карый. Шуның ишеге юк! Мин әйтәм: “Әй, Әхми, нигә хет туалетыңа ишек куймыйсың?” - дигәч, әйтә: “Нәрсәгә анда ишек? Анда урларлык әйбер юк бит”, - ди.

    Ялкау! Үзе беркая да эшләми, эшләмәсә дә, айныган көне дә юк. Шул безнең ише дуракларны алдап йөри инде! Әле бер көнне кергән. “Нәрсә?” - дим. “Күрше, минем бит җүбилей! Илле яшь. Бер ярты куй инде!” - ди. “Туктале, Әхми, кичә генә бит кырык ике яшь тулды, дип бер ярты эчеп чыгып киттең бит!” - мин әйтәм. “Әй, күрше, анысы аның ботинка размеры булган икән!” - ди.

    Ну, анысы сөйләшергә оста инде! Сез аның яшь вакытта кызлар белән генә сөйләшкәнен күрсәгезие! У-у-х! Без генә ул йөргәнбез. Ну, яшь вакытта озаткан бер нәрсәң була бит инде. Шунда беренче көнне озатканда тотасың уң кулын, икенче көнне озатканда тотасың сул кулын, өченче көнне тотасың ике кулын бергә. Ну, шулай бара инде ул. Бик озак бара ул безнең. Туйдан соң да да чурта тотасы нәрсәләр кала бугай әле анда. Ә менә Әхми, кызлар белән танышканда, бер җөмлә белән әйтә дә бетерә. Болай ди: “Кызый! Кереп утыр! Сөйләшеп ятырбыз!” - ди.

    Әле тагын бер көнне нәрсә ди: “Мин хәзер шигырь генә язам!” - ди. Һи! Язган теге шигырь! Берсе мондый: “Әти, бура бурагач, сузылып ятканский. Мине бүре ашаса, ул бүре катканский!” Ох, Пушкин, блин! Мин андыйларны йөзне язам. Әле шуны гәҗиттә бастырам, ди. Булыр, булыр. Гәҗит дигәннән, шуны гына әйтәм: Әхминең үз гомерендә бер гәҗиткә дә язылганы булмады. “Миңа нәрсәгә гәҗит? Мин туалетка комган белән йөрим!” - ди, паразит, әйе.

    Нишләтергә дә белгән юк инде аны. Ну, бер нәрсә уйлап йөрим. Башта бер план бар минем. Сезгә әйтмичә торам: я Әхмигә җиткерерсез. Әгәр дә шул барып чыкса, әгәр дә шул барып чыксамы, ну, Әхми, погоди!




    Чыганак: Tatar.kz





    ← назад   ↑ наверх