• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Сулейман Бакырганый

    Сөләйман Бакырганый

     
    Шигырьләр*
    ["Мән еглармын, һәммә галәм көләдер"]
     
    Мәнем җаным сәнең гыйшкың белә(н)дер,
    Тәнем гаҗиз, вәли җаным уладыр1.
     
    Бу гыйшк гәр булмаса, мән ниткәй ирдем2,
    Камуг3 аһым мәнем гыйшкым кыладыр.
     
    Зиһи халь4, зиһи халь, зиһи халь! –
    Мән еглармын, һәммә галәм көләдер.
     
    Гашыйкдин сормаңыз5 дөнья вә гокба6,-
    Гашыйк мәгъшукы өчен һәр дәм уладыр7.
     
    Гашыйкны көйдерер гыйшык уты,
    Гашыйклар гыйшык утига мөбтәлядер8.
     
    Мәнең сән бакмагыл бу сурәтемгә,
    Йөрәгем кан булыб, бәгърем суладыр.
     
    Аерды гыйшык мәне хәйл-хишемдин9,
    Күзем яше акыб, мәңзем10 суладыр.
     
    Күрең: ни хәлгә төшде Кол Сөләйман11,
    Камуг гыйшкым мәнең рәнҗем беләндер12.
     
    ["Сиңа кол булганым – солтаннан артык"]
     
    Сәнең дәрдең бәңа дәрмандин артык,
    Сәңа кол булгам – солтандин артык.
     
    Сәнең ядыңны әйсәм13 чүл эчендә,
    Булыр ул чүл мәңа бостандин14 артык.
     
    Сәнең ядың әгәр китсә телемдин,
    Вөҗүдем корыйур (корыр. – X. М.) вәйрандин артык15.
     
    Мәнең хар16 булмышым үз гафләтемдин17,
    Мәгәр кыйлсаң нәзар-ихсандин артык18.
     
    Газиз хар кый лгуны солтан сынуксән,
    Сәнең лотфың каму әлвандин артык19.
     
    Нә хуш бу дөньяда иман вә "Коръән"!
    Ни булгай дөньяда имандин артык!
     
    Мәнем дәрдеме һич кемсә белмәс,
    Әгәр белсә хәким Локмандин20 артык.
     
    Бу йаңлигъ гасый иркән21 Кол Сөләйман,
    Гыйнаять уманыр барандин артык22.
     
    ["Кичә-көндез хәзер торың – килер әҗәл"]
     
    Белең, дуслар, ничә кичде23, ничә калды, –
    Нә булгусын, нә килгүсен белгән бармы24?!
     
    Монда кыйлган эшләр анда соралгучы,
    Соралмаен котылубән калган бармы25?!
     
    Соралмагай, әгәр булса изге гамәл,
    Кылмыш гамәл җөмләмезгә хирыс әмәл26.
     
    Кичә-көндез хазыйр торың, килер әҗәл,
    Әҗәл килер тибиян, йараг27 кылган бармы?!
     
    Коллыксыз бирелмәсдер икән дидар28,
    Имгәксез29 ир морадыга качан йитәр?!
     
    Гаувас кереб гомманга гәүһәр табар30,
    Рәнҗсез, гәнеҗ эстәйүбән табкан бармы31?!
     
    Коткаргу32 үзене монда коллык берлән,
    Кермәгү тәмуг эчрә мәнлек берлән33.
     
    Коллык кыйлгы мәүлясенә ирлек берлән34,
    Коллыксыз үзене утдин йолган (йолып калган. – X. М.) бармы?!
     
    Йарак кыйлгу хәмд-ү сәна Шәһадәтне35,
    Гадәт кыйлгу коллыгда кыяфәтне.
     
    Бер көн менгү (менү – X. М.) ул җеназа атлыйг атны,
    Ушал атка һич менмәйен калган бармы36?!
     
    Белер булсаң: гәнеҗ, торыр йир вәйран торыр37,
    Хозыр берлә Муса кәлим(е) йаран торыр38.
     
    Кал әһеле39 сүз эчендә хәйран торыр,
    Хальне күреб кал әһеле салган бармы?!
     
    Кол Сөләйман, халь берлә, хикмәт төзәр40,
    Халь берлә тагать нәфсене өзәр41.
     
    Заһир хәраб, батыйн мәгъмур булыб гизәр42.
    Гыйшык базарын бүлеп, рәх(ә)тен алган бармы?!
    _________________________
    * Бакырган китабы. – Казан: Кокобин тәбыгханәсе, 1878. – 10-11, 19, 25 б.
    1 "Тәнем көчсез, әмма җаным бардыр (яшидер)".
    2 Ниткәй ярдем – нишләр идем.
    3 Камуг – һәммә, барлык.
    4 Зиһи халь (зәһи хәл ) – гаҗәеп хәл.
    5 Сормаңыз – сорамагыз.
    6 Дөнья вә гокба – дөньяны һәм теге дөньяны; бу һәм теге дөньяны.
    7 "Гашыйк (кеше) һәр сулышында (мизгелдә) үз сөйгәне өчендер".
    8 "Гашыйклар гыйшык утына дучардыр".
    9 Хәйл-хишемдин – туган-тумачамнан, дус-ишләрдән.
    10 Мәңзем – йөзем.
    11 Кол Сөләйман – Сөләйман Бакырганыйның әдәби кушаматы.
    12 "Барлык гыйшкым минем газабымдадыр" (ягъни, газапларда күренәдер).
    13 Сәнең ядыңны әйсәм – сине исемә төшерсәм.
    14 Бостан – бакча, гөлбакча.
    15 "Яшәешем корыр хәрабәләрдән дә артык".
    16 Хар – түбән, гөнаһлы.
    17 Гафләтемдин – ваемсызлыгымнан, пошмаучанлыгымнан.
    18 "Мәгәр күз ташласаң (карасаң) – ярдәмнән (игелектән) артык".
    19 "Синең мәрхәмәтең барлык (төстәге) чәчәкләрдән (нигъмәтләрдән) артык".
    20 Хәким Локман – Шәрык дөньясының легендар акыл иясе.
    21 "Мондый гөнаһлы икән".
    22 "Ярдәм көтәр яңгырдан артык" (ягъни: аннан яңгырдан да артык мул шәфкать, мәрхәмәт көтәр).
    23 Кичде – монда: үлде, теге дөньяга күчте.
    24 "Ни буласын, ни киләсен белгән (кеше) бармы?!"
    25 "Соралмыйча котылып калганнар бармы?!"
    26 "Кылган гамәл – барчабызның комсызлыктыр".
    27 Тибиян (тыйбиян), йараг – игелек, ярак (кирәкле азык); хәстәр.
    28 Дидар – очрашу, кавышу; йөзен күрү.
    29 Имгәксез – мәшәкатьсез, хезмәт кылмыйча.
    30 "Водолаз кереп диңгезгә (Гарәбстан ярымутравындагы Оман култыгы да күздә тотыла) җәүһәр табар".
    31 "Мәшәкатьсез, (кемнең) хәзинә эзләп (теләп) тапканы бар?"
    32 Коткаргу – коткар.
    33 "Кермә тәмуг эченә минлек белән (үз – үзеңне югары куеп)".
    34 "Аллага коллык кыл син ирлек белән" мәгънәсендә.
    35 "Ярак (теге дөньяга әзерлек) кылуның дәлиле – Аллага мактаудан уку".
    36 "Шул атка (ягъни җеназа атына) һич менмичә калган (кеше) бармы?"
    37 "Белсәң: хәзинә, торган җир (һәммәсе) вакытлыдыр".
    38 "Хозыр белән Муса (пәйгамбәрләр) – якын дуслар (фикердәшләр) торыр".
    39 Кал әһеле – сүз сөйләүче; буйсынып гыйбадәт кылучы.
    40 Хикмәт төзәр – хикмәт (шигырь) язар.
    41 "(Аллага гыйшык) хәле белән буйсыну нәфесне өзәр".
    42 "Тышың харап, эчең төзек булып гизәр".







    ← назад   ↑ наверх