• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рауф Багаутдинов

    Үреләм мин кояшыма

    (шигыръләр)

    Үреләм мин кояшыма

    Үреләм мин яз нурына
    Нур сипкән кояшыма..
    Шул чагында кош шикелле
    Очам мин кочагына.

    Син кояшым иркәлисең
    Дөньямны якты итеп.
    Күңелемне каплап торган
    Бозларын эр(е)теп китеп.

    Яратам мин кояшымны
    Күктән ингән бүләкне.
    Язгы нуркай–утлы кузкай
    Җилкендерә йөрәкне.

    Кояшымның нурларына
    Йөземне куеп торам.
    Әнкәм кулы кебек назлы
    Шунда җылысын тоям.

    Кояш нурларына басып
    Сайрый сары сандугач.
    Миндә үреләм назларына
    Якты кояшым булгач..

    Зәңгәр күктән иркәләнеп
    Кочып алдым кояшны
    Шул чагында кәккүгемдә
    Миңа бәхет санашты...


    Тик җыр гына...

    Төннәремдә йоклмыйча.
    Башта язам сүзләрен.
    Аннан инде таң аткнда
    Моңга салам үзләрен.

    Өзелеп сөйсәң туа көйләр
    Чын барлыклар язмышта.
    Сөеп сөйлә алмауларда
    Булмыйлар бит аз, кыска.

    Мин бер коштай, хис кешесе
    Тирбәлә сагышларым.
    Мәхәббәтне бизәр өчен
    Яңгырый тавышларым.

    Сагышларның ялкынында
    Җыр-моңнардан ямь таптым.
    Йөрәк әрнеп янганда да
    Җырлап күңел юаттым.

    Карашымда якты очкын
    Җыр өметне яңарта.
    Газиз җанның саф сөюен
    Тик җыр гына аңлата.
    20.03.2011.


    Яшь көтүче

    Чыбыркысын асып яшь гомере
    Мал артыннан үтте йөгереп.
    Киң далалар аны озаттылар
    Кояш нурларына төренеп,

    Каршылады аны аткан таңнар
    Каршылады көлеп торганнар.
    Шартлап китсә аның чыбыркысы
    Буран булып очты тузаннар.

    Егет күңеле берчә тыныч иде
    Бер кабынса ялкын көйдерде.
    Койрык чәнчеп чапкан яшь бозауны
    Ә дигәнче үзенә күндерәде

    Ул өйөрмә, көйсез шаяручан
    Азгын малны тыйды ярсудан.
    Усал үгезләрдә курку утларында
    Сөзәргә дип килми каршына.

    Болыннарны ертып бер җырласа
    Бөтен маллар аңа баш ия.
    Туган йорты, газиз нигезе дә
    Чакырадыр балам ,“кайт!”–дия.

    Киң далалар алсу чәчкәләр дә,
    Аермады аны болыннан.
    Еракларга карап күз салса да
    Һаман йөри көтү юлыннан.
    13.03.2011


    Синсез үткән гомер

    Бик еракта, Идел буйларында
    Ашкынып гел сине эзләдем..
    Син кабызган кайнар хисләремне
    Кояш нурларына тиңләдем.

    Синнән башка гомерем ямьсез минем.
    Сагынмыйча бер көн тормадым.
    Синсез ялгыз дөнья көтә торгач
    Гомер үткәнен дә тоймадым.

    Синсез ялгыз, тышта карлы яңгыр
    Барыр юлларыма чәчәләр.
    Үксеп искән җилдә кар сибелә
    Башын игән көзге чәчкәләр.

    Күп эзләдем мәхәббәтне елап
    Үтте гомерем, синсез вакытлар.
    Син сизмәдең кайнар күз нурларын
    Ә өстенә яптың салкын кар.
    25.03.2011


    Синсез дөнья күңелсез

    Тыныч кына яшәп булмады шул
    Шундый матур иде иртәләр.
    Сине эзләп көндә чыгып китәм
    Гашыйк җаным ялгыз үтәләр.

    Кушымта:
    Күктә сүнгән йолдыз кебек
    Мин ялгызмын гел синсез.
    Чыдап булмый сагышларга
    Синсез дөнья күңелсез.

    Тик бер генә икән җан яраткан
    Мәңгелеккә үзенә караткан.
    Күктә янган якты йолдыз булып
    Көнем кайтмас микән кабаттан.

    Кушымта шул ук.
    Бу дөньяда хәзер мин ятиммен,
    Сагышларда үтә көннәрем.
    Шәмнәр кебек эреп өмет сүнде
    Нинди йокы булсын төннәрен?
    Кушымта.
    5.05.2011.


    Серле күл

    Минем җаным серле күлдә
    Сине көтә көн саен.
    Кояш балкый нурын сибеп
    Кичен туган айкаем.

    Аһ, күзләрем, сине эзләп
    Моң-җырлар булып агам.
    Саф сөюдән дәва алып
    Гөлләрдән күпер салам.

    Гашыйк җаным ыңгырашы
    Татлы сагыш, моң гына.
    Сөешеп тә кавышмагач
    Төшәм тирән кайгыга.

    Кил син иркәм күл буена
    Күл буена син ашык..
    Очкын сипкән күзләреңдә
    Калыр идем адашып.

    Чәчкә бәйләмнәре бүләк
    Саф сөюем исемдә.
    Җан гөлемне шиңдермәмен
    Тик тот шуны исеңдә.
    30.03.2011


    Күңелемдә сандугач

    Яз нурлары шатландырып
    Җирне назлый таң тугач.
    Синнән башка ямь табалмыим
    Күңелемдә сандугач.

    Һәр сандугач үз моңында
    Сайрамыйча түзми ул.
    Безнең хистә нәкъ кошлардай
    Үз парларын эзли ул..

    Йөрәгемә кузлар салдың
    Югалып таңнарымда
    Кара болыт булып калма
    Ай-йолдыз яннарында.
    Мин гашыйк яннарыңда.
    2.04.2011.


    Тормыш арбасында

    Ничек яшәсәк тә гомер уза
    Гашыйк җанны салмыйк ялкынга.
    Тормыш арбасын да бергә тартыйк
    Бергә барыйк таулпар атында.

    Тормыш арбаларын бергә тартыйк
    Гел уйлармын синең хакыңда.
    Мин булырмын синең чын юлдашың
    Иң яраткан йөкче атың да..

    Сиңа булыр җыйган чәчкәләрем,
    Сиңа булыр минем җырларым.
    Тормыш арбасында гел без бергә
    Үтәр минем йөгерек елларым.

    Язмышым да, көткән бәхетем дә
    Өлешемә төшкән көмешем.
    Һәр байлыгым синдә, тын алышым
    Синдә минем йөрәк тибешем.

    Гомер арбасында гел без икәү
    Бирдең миңа күңелең сафлыгын.
    Таң нурыдай миңа карашларың
    Гөмеремнең чиксез шатлыгын.
    3.04.2011.


    Тагын килсәң иде...

    Исемеңне әйтеп җырлар җырлыйм
    Күңелем сөйләр сиңа серләрен.
    Сине күрсәм дөнья балкып китә
    Чәчкә ата бакча гөлләрем.

    Син һаман да матур, гөл-чәчәктәй
    Болыннарга иркәм чык тагын.
    Тургай кошлар күреп сокланырлар
    Керфегеңнең нәфис чукларын.

    Күз нурларың өтте йөрәгемне
    Баш өстендә кояш балкуы..
    Сүрелер дип өмет итмә икән
    Җан эреткеч сөю ялкыны.

    Йөрәкләрдә хисләр кайнаганда
    Әгәр сөйсәң килче, иркәлә..
    Мәхәббәтем күкрәк сулышында
    Тагын килсәң иде иртәгә.
    5.04.2011


    Өстен күрәм мәхәббәтне

    Саф сөюем чын күңелдән
    Янып көйдергән чагы.
    Бер иркәләп алыр өчен
    Гомергә камчылавы.

    Өстен күрәм мәхәббәтнең
    Ак чагын кара чагын.
    Януымның көюемнең
    Булса да авыр чагын.

    Өстен күрдем мәхәббәтне
    Булыр диеп азагы.
    Саф сөюем күмер итте
    Тынгы бирми газабы.

    Мәхәббәтне югалтудан
    Кыйналудан мин янам.
    Йөрәгемдә саф сөюем
    Сиңа гына юл салам.

    Әрнеп үксеп елаган бар
    Хәтерлим елын, аен.
    Сөйгән ярың тиңдәш булсын
    Булмасын аерым җаның.
    6.04.2011


    Хәзер белдек
    Роберт Миңнуллинга ияреп

    Балалар ямьсез булалмый
    Туганда матур була.
    Әгәр дусы начар булса
    Үзедә начарлана.

    Балалар начар булалмый
    Анадан яратылган.
    Салкын җилдән сакланылган
    Өс башы каратылган.

    Бала әйбәт тә булалмый
    Төннәрен чыгып китсә
    Йокылардан да яздырып
    Якты көнне төн итсә.

    Үсеп җиткәч баларның
    Чага торганнары бар.
    Кайгылардан интектереп
    Утта яндырганы бар.

    Төрлесе бар, тик берсе дә
    Ят түгел, бик тә якын.
    Җилкендереп йөрәкләрен
    Әнисен эзли тагын.


    Мин бәхетле идем...

    Син утырткан гөлләр гел чәчкәдә
    Һәр чәчәге миңа кадерле
    Гомереңнең якты төсе булып
    Наз уятып өзде бәгырьне.

    Кушымта:
    –Андый көчне кайдан алдың, чәчкәм?
    Еллар аша мине уятып.
    Гөлләрең дә иркәм синең кебек
    Һич туймадым сине яратып
    -.
    Мин картаймас идем мәңгегә дә
    Яннарымда булсаң үзең дә.
    Гөлләр кебек үреләм яннарыңа
    Кояш нурлы якты йөзеңә.

    Кушымта шул ук.:
    Яннарыңда мин бәхетле идем
    Бер таяныч идең үземә.
    Синнән башка ямь табалмыйм бәгърем
    Керфек какмый үтә төнем дә
    9.04.20011


    ***
    Әй, изге җан син былбылым
    Җилләр кисеп килдеңме?
    Тәрәземнән язмышыма
    Бәхет булып кердеңме?

    Син былбылым ташлап китмә
    Моңнар чәчеп талга кун.
    Мин бәхетле синең белән
    Ничек барсың шулай бул..

    Синнән миңа бер нәрсә дә,
    Кирәк түгел син җиткән.
    Җылы тынлык, ярсу дуслык
    Саф булуың шул җиткән.

    Моңнар сузды изге кошым
    Тик минем өчен генә.
    Якты сагыш, куанычлар
    Төнге тын тылсымында.
    10.04.2011.


    Моңсу иттең

    Хушлаштың да китеп бардың,
    Аерылулар авыр бит...
    Бер күрүдә якын иттең
    Тукта, дустым, сабыр ит!

    Оныталмадым эзләдем мин –
    Сокланып күрер өчен.
    Ул – йөрәктә йөрер өчен,
    Җырларга керер өчен.

    Күкрәп килде ялт иттереп,
    Сөеп-сөелеп кенә.
    Карашына кояш кунган
    Карый гел көлеп кенә.

    Сагышларга түзә алмагач
    Хатлар да язып үттем.
    Сызылып таңнар аткан чакта
    Зарыгып сине көттем.

    Тәрәзәмә ятып ай да
    Нурлары мине үпте.
    Без танышкан сукмакларда
    Мәңгегә моңсу итте.


    Изге теләгем

    Ник кешегә язмыш бирми икән
    Бүләк итеп аның теләген.
    Матур хисләр генә бирсен иде,
    Телгәләми торган йөрәген.

    Ник кешегә язмыш бирми икән
    Бәхетләрнең зарыгып көткәнен.
    Ул сүндерсен иде сулар сибеп
    Сары сагышларның өткәнен.

    Ник кешегә язмыш бирми икән
    Көйгә салып мәңге сөюне.
    Аккош кебек алар яшәр иде
    Аңламыйча янып көюне.

    Ник кешегә язмыш бирми икән
    Хәстәрләрне үлчәп ичмаса.
    Тормыш сынаулары авыр булды
    Йөрәгемне шулар сызлата.
    2003


    Сабый чак

    Иң беренче тапкыр тәпи басып
    Атлап киттем туган йортымнан.
    Мин бәхетле идем, еласам да,
    Йөгерә алдым әнкәм артыннан.

    Ул балачак , ул кечкенә эзләр–
    Татлы төшле сабый чакларым.
    Әнкәй белән бергә йөргән көннәр
    Хәтеремдә мәңге сакланыр.

    Бала чакта бар да матур була,
    Аяз күктәй хисләр яп-якты.
    Хәтерлим мин кош баласы кебек
    Үсеп кенә килгән ул чакны.

    Ачыласы телләр ачылмаган,
    Җырланмаган җырлар күп әле.
    Бала чагым, синдә хыялларым,
    Җырларымның синсез юк яме.


    Югалган кошым

    Җылы яктан кайткан кошлар белән,
    Ургып ага гомер агышым.
    Күңелләргә күчә моңнар булып
    Күэләремә күчә сагышым.

    Тиңләшәм мин очкан кошларыма
    Сиңа кайта еллар уянып.
    Мин үрелеп малай чакка карыйм
    Мин йөримен озак уйланып.

    Кайтып сыйрый идең син, кошчыгым,
    Яшьлек язым үтте бик күптән.
    Көткән язым берүк килми калма,
    Бер килерсең, килче – мин көтәм.

    Сагышларым калды канатланып,
    Шатлыкларның бирдең бөртеген.
    Син керәсең төнлә төшләремә,
    Зәңгәр күзләр, кара керфегең.


    Ап-ак күлмәк язмышы

    Иң беренче тапкыр күлмәк кидем,
    Сокланырлык гүзәл чагы бар.
    Синдә калды минем яшьлегем дә,
    Күкрәү сала җанга чаңы бар.

    Кушымта:
    Ап-ак күлмәккәем,
    Яшьлек күзәлкәем,
    Синдә калды минем елларым.

    Ап-ак күлмәгемне кигән саен,
    Күк өстендә нурлар балкышы.
    Тантаналы көнем ак күлмәгем
    Яшьлегемнең гөлләр алкышы.

    Кушымта шул ук.

    Ап-ак күлмәк кебек бүген көнем
    Мин мохтаҗмын синең ачыңа.
    Ак моңнарга күңел ашкынасың
    Сагышымның гашыйк назына.

    Рауф Багаутдинов
    стихи на татарском языке.
  • Рауф Багаутдинов:
  • Бер кайтырмын туган якларга (шигыръләр һәм җырлар)
  • Таңны тоям шәфәкъ жылысындa (шигыръләр һәм җырлар)
  • Чакмагыш районының 80 еллык юбилеена багышлаулар (шигыръләр һәм җырлар)
  • Әти – әниләргә (шигыръләр һәм җырлар)
  • Уйларымда сагыш балкышлары (шигыръләр һәм җырлар)
  • Үреләм мин кояшыма (шигыръләр)
  • Көйләр язу өчен сүзләр (шигыръләр)




  • ← назад   ↑ наверх