• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рауф Багаутдинов

    Уйларымда сагыш балкышлары

    (шигыръләр һәм җырлар)

    Туры юлдан алып бар


    Гомер юлларымда аз булмады

    Юксынулар, сагыну, сөюләр.

    Уйларымда сагыш балкышлары,

    Искә алып башны июләр.


    Төн утырып сагышымны манам,

    Каләмемнән тамсын моң булып.

    Күзләремнән тамган тозлы яшьләр

    Нота яза, кала сызылып.


    Сез шәхесләр, изге кешеләрем,

    Сезгә багышланды җырларым.

    Беркемгә дә җиңел булмагандыр,

    Кырыс иде тормыш еллары.


    Урап чыктым тормыш юлларымны,

    Алсу гөлгә күмсен азагын.

    Яшәү ямен беркем тоймас иде,

    Әле дә биргән аның газабын.


    Мин үрмәләп менәм тауларына,

    Тау артында якты бар сыман.

    Матурлыкка, шул яктыга карап

    Өметләнәм, үзем ярсынам,


    Җырларымны язып мин куанам,

    Сагыш-сөюләрем моң гына.

    Ярсыганда аккан суга карап

    Утырамын бик еш тын гына.


    Минем гомер – шушы аккан моңнар,

    Уйларымда – сагыш балкышлар.

    Адаштырма, җир межасы, дөнья,

    Туры юлдан мине алып бар.



    Яшьлегем учаклары


    Йорт түрендә кыйбла яктылары,

    Яшь чагымны күрәм ,баш кага.

    Шушы хисләр миңа илһам өсти,

    Алмагачлар, миләш бакчада.


    Олыгайган саен искә төшә

    Үткән яшьлегемнең учагы.

    Сагышымның гашыйк назы калган

    Сокланырлык гүзәл яшь чагы.


    Сине зурлап озын көйләр язам,

    Сиңа кайта күңел, ут яна.

    Яшьлегемнән үрелеп йолдыз алам,

    Олы бәхет – якты дөньяда.


    Калган яшьлек учаклары гына

    Көч бирәдер сафлык, саф һава.

    Сәлам сиңа, ялан тәпи чагым,

    Табынамын, күктән моң ява.


    Матурлыйм мин яуган моңнарыңны,

    Тәрәз пыяласын чылатып.

    Ихласлыгы белән сугарылган

    Көз яңгыры сирпи елатып.


    Яшен булып күңел актарыла,

    Үткән көннәр калды ялтырап.

    Йөрәгемдә нәни гөрләвекләр

    Күңелемнән ага чылтырап.


    ...Яшьлек китте, сагышларын төяп,

    Утлы кузын салып йөземә.

    Түзалмадым шулчак, күңел тулып,

    Җырлар яздым саг(ы)нып үзеңә.



    Күкрәгемдә йөртәм


    Чәчләремне юллар салып, тарап

    Ап-ак күлмәк кидем үтүкләп.

    Костюм кидем, галстук та тактым,

    Көзгеләргә карап җентекләп.


    Төн йолдызлы иде, мин бәхетле,

    Атлап киттем килер язмышка.

    Япь-яшь чагым ләкин җитәкләде

    Яхшылыкка, түгел ялгышка..


    – Ниләр булды? Кичтән күрдем сине,

    Ә таң мине ерак озатты.

    Мин үземне чәчкә итеп тойдым,

    Тик юлларны ялгыз сайлатты.


    Син кичемнең бер гүзәле идең,

    Мин хыялый идем каршыңда.

    Куеныңа кереп адаштыммы?

    Кайда соң син? Эзлим барсын да.


    Бу төш белән өн арасы кебек,

    Бер уйласам – кайта тапканым.

    Эзли-эзли инде алҗып беттем,

    Япты язмыш, ахры, капканы.


    Төн йолдызлы. Ай һаман да көләч.

    Мин аларны озатып каламын.

    Кичәгедәй тагын көн башлана,

    Өмет белән каршы аламын.


    Нигә шулай ярсыйсың син ,күңел?

    Хис ташкыны җанга үрелә.

    Күкрәгемдә йөртәм синең төсне,

    Ул мәңгегә күңел түремдә.



    Тулган айга менеп...


    Кышкы көннәр иде. Исте җилләр,

    Көртләр басты юлны бер итеп.

    Тәрәзәмне кырдым боздан арчып,

    Күңел бозын ничек эретим?


    Бүген карлар кояш нурын җыйган,

    Син кайтасы юлда күзләрем.

    Шул юлларга мин гел ашкынамын,

    Ап-ак карда тирән эзләрем.


    Исте җилләр сафлык-пакьлек бөркеп,

    Саг(ы)нуларым сине чакырды.

    Ашкынуым, ярсуларым – буран,

    Синнән миңа күчкән ахыры.


    Күңелгенәм һаман сиңа дәшә,

    Тәрәзәңне кичен кагармын.

    Йөрәк өзгеч җыр-моңнарым сирпеп,

    Тулган айдан үрелеп карармын.



    Ышанам, табар юлын


    Яннарыма бер кош кунды,

    Кан тама ярасыннан.

    Канаты бар, тик очалмый,

    Хәлсездер бала сыман.


    Ни хәл итим, их, кошчыгым,

    Тормыш юллары авыр.

    Газиз җаннарны газаплый

    Ыжгырып торган давыл.


    Тыпырчынып сызланды кош,

    Ярдәмгә җитми кулым.

    Кош омтыла азатлыкка,

    Ышанам, табар юлын.



    Исәнләшеп сузган кулыңны


    Туксын буендагы сердәш кошларымның

    Берсе ялгыз инде, пары кайтмаган.

    Пар сандугач кебек, бергә сайрамагач,

    Кавышырга дус-иш тапмаган.


    Юкка гына кошлар өзелеп сайрамаслар,

    Парын эзли, беләм, беләм табасын.

    Күңел газапларын җыр-моң җиңеләйтә,

    Кәккүгем дә моңнар санасын.


    Исеңдәме, икәү Туксын буйларыннан

    Чәчкә җыйдык, бу бит һаман күңелдә.

    Һаваларда очып, сайрый кебек кошлар,

    Юлларыңа баса бүген дә.


    Урман эчләренә кабат очып киттең,

    Кәккүк моңнарына күмеп юлыңны.

    Күрәм кебек синдә, зәңгәр яшлегемне

    Исәнләшеп сузган кулыңны.



    Сөюләрем ихлас күңелдән


    Яфраклардан өзелеп тамчы тама

    Яшенләгән яңгыр шавыннан.

    Ә нигә соң һәрбер тамган тамчы

    Шартлап оча икән давылдан?


    Ыңгырашты тамчы җилләр белән,

    Күз алдымда көрәш-алышлар.

    Нинди уйлар уяталар сине?

    Яшь чылата сары сагышлар.


    Шушы йомшак, чиста саф тамчылар

    Назлылыгың сиңа китерде.

    Минутларын еллар сымак күреп,

    Очтым сиңа – бәгырем кителде.


    Мин – сихерче, мин мин түгел идем,

    Син тамчысың, түгел җиңелдән:

    Күз яшемне түгеп, тик үзеңне

    Сөюләрем ихлас күңелдән.



    Ташкын булып...


    Басалмады йөрәк ярсуларын

    Күк күкрәтеп яңгыр яуганы;

    Зур ташларны ватып, ташкын булып

    Ярсып, шаулап суның акканы.


    Күз яшедәй өзелеп тамчы тамды,

    Гөжләп акты яңгыр сикереп.

    Түпәләде яшен тирә-якны

    Камчы сузып, елап, үкереп.


    Яшен булып битләреңнән үптем,

    Күңелем – яңгыр, сулар ташкыны.

    Тирәнлеге аның – төпсез дәрья,

    Кайнарлыгы – тәмуг, таш-комы.


    Ыңгырашып акты дулкынланып,

    Синсез гомерем, ярга сугылып.

    Еллар узгач ярсып сиңа кайтам,

    Ташкын булып сине, сагынып.



    Ул, юк, булмаган кебек


    Күккә ашкан таулар да бар,

    Урманнар бар, шаулаган.

    Керфекләрең ник чыланган,

    Елга ясап чыңлаган?


    Ярсып шашынган җанымны

    Еллар ишеге шакый.

    Ярый әле, язган җырлар

    Горурлык хисен саклый.


    Көнгә якты нурлар өсти ,

    Чәчемә кунып болыт.

    Мин картаям, ә тауларым

    Тора һаман яшь булып.


    Күккә ашкан тау артыннан

    Көн дә кояш кузгала.

    Вакыт узу хәстәреннән

    Көзен яфрак ут сала.


    Агып китте үткән гомер

    Кулын болгаган кебек.

    Мин яшь түгәм искә алып,

    Ул, юк, булмаган кебек.



    Мәхәббәтем сиңа өр- яңа


    Озатып куй мине, ялгыз итмә,

    Көнләштермә каен кызларын.

    Җәйге сирень хуш-ис бөркегәндә

    Назга сусый күңел күзләрем.


    Кочып сөйдем кайнар күкрәгемдә,

    Кузлар өстәп олы хисләргә.

    Син булганга гына бәхетлемен,

    Рәхмәт сиңа, айлы кичләргә.


    Ай нурларын гел кояштан алып,

    Һәр мизгелгә бизәк әзерли.

    Чиге юктыр тирән хисләремнең

    Аккош йөзгән күлне хәтерлим.


    Сихерлеме әллә, алдаткыч та,

    Соңгы тапкыр чәчкәм бөредә.

    Сайрар кошны тыеп буламыни,

    Моңсу таңнар аткан биредә.


    Сакла минем керсез сөюемне,

    Зур хыяллар һичбер тынмаган.

    Зөһрә чибәр чиләкләрен асып,

    Җиргә төшәр сыман бер заман.


    Айлы кичем бүген, төндә якты,

    Гомер язы үтмәс дөньяда.

    Шашып сөйсәм дә бит соңгы тапкыр,

    Мәхәббәтем сиңа өр-яңа.



    Һич китми көзләр белән


    Тәрәзәдән тамчы тама

    Юллар ясап, сузылып.

    Бер кайтмасаң, бер кайтырсың,

    Таңнар ата сызылып.


    Күз алдымда гел син генә,

    Чыктым ерак сәфәргә.

    Кошлар булып бер сайрасам,

    Җиңел икән яшәргә.


    Дәрья кичкән бер кош булдым,

    Канатларым пар булгач.

    Пар аккошлар тугрылыгы

    Бергә очар яр булгач.


    Төшләр күрдем синең хакта,

    Иңбашыңда чиләгең.

    Синең белән керләр чайкап,

    Су буеннан киләмен.


    Синсез дөнья тулы түгел,

    Тәрәзәмдә тамчысы.

    Язмыш шулай кисәтәме

    Күңелемдә камчысы.


    Көн дә карыйм тәрәзәгә,

    Үтәм мин эзләреңнән.

    Күңелемдә ачы сагыш

    Һич китми көзләр белән.



    Әнием диеп...


    Нәни бала атлыйм диеп

    Омтыла кичеп газап.

    Үрмәли ул түше белән,

    Юл сала җиргә карап.


    Егылып төшсә тыны бетеп,

    Җиргә ятыплар елый.

    Карыны ачса, "әнкәм,– диеп,

    Әнисеннән сөт сорый.


    Әкрен генә атлап бара,

    Шуышып ала, тагын атлый.

    Әгәр тагын ул егылса,

    «Әнием»,– дип кабатлый.


    Әнисе бит шул чакларда

    Күз яшьләрен сөрткәндер.

    Үзәкләре өзелсә дә,

    Тыеп сабыр иткәндер.


    Үсеп җитмәгән бит бала,

    Әнидән сорый канат.

    Канатланса әйтер микән

    «Әнием!»,– диеп кабат?..



    Җаннарымны өтте


    Сагынуым өзә үзәгемне,

    Кыр казлары киткән бу күлдән.

    Мин дә китсәм очып,

    Зәңгәр күкне кочып,

    Сагышларым ташар күңелдән.


    Кошлар киткәчтен дә тынган инде

    Төнбоеклы дулкын күлләрдә.

    Төнбоексыз күңел

    Һич ярсулы түгел,

    Шиңгән инде ярда гөлләр дә.


    Җылы якка очкан кыр казлары

    Җәйләр ямен киткән ияртеп.

    Кошлар салган тавыш,

    Күктән ингән сагыш

    Җаннарымны өтте көйрәтеп.



    Түземлегем житәр...


    Минем йөрәк сагынулардан йөдәп

    Юкка гына илләр гизмәде.

    Кичер мине, үпкәләвең юкка,

    Әрнүләргә жаным түзмәде.



    Кушымта:

    Кошлар булып,ахры,жаным жырлый,

    Бәгыремне өзеп, тилмертеп.

    Ә йөрәгем, ярсып, чаңнар кага,

    Саф мәхәббәт җанны җилкетеп.


    Язмыш юлы, безне ник аердың,

    Син кайларда икән кич-иртән?

    Нигә генә борчуларга салдың?

    Көткән бәхет булсаң, кил, иркәм!



    Кушымта:

    Вәгъдәләрне салдың хыянәткә,

    Мәхәббәтне салма газапка.

    Тик барыбер мин бит сиңа гашыйк,

    Түземлегем җитәр озакка.



    Ялгыз калдырып...


    Сөю газаплары интектерде,

    Йөрәгемдә бетмәс ярсулар.

    Бәгыремне өзде сагышларым,

    Күңелләрдә язгы ташулар.


    Кирәк түгел сөю газаплары,

    Мәхәббәттә янып көюләр.

    Урап үтсен кырыс җилләр белән

    Хыялланып шашып сөюләр.


    Күзләремне тут(ы)рып карап калам,

    Һаваларда оча күгәрчен.

    Киткән кошлар кебек талпынасың,

    Син дә ялгыз, килче, хәбәрчем?


    Яннарыңа очам дип талпынам,

    Канат очкайларын талдырып.

    Хәтерләтә миңа кыр казлары

    Киткән чагың ялгыз калдырып.



    Узган гомерләр


    Йөрәгемнең соңгы ыңгырашы,

    Югалтуы кыен сәгатен.

    Югал, козгын, каркылдама очып,

    Гомеремнең алма гадәтен.


    Очып кит син, тирәләмә, козгын,

    Шом таратма миңа көне-төн.

    Яшисе бар балам бәхете өчен,

    Яшисе бар, сүнмә, өметем.


    Аһ, күңелем, ник сыкрыйсың һаман?

    Йөрәгем, ник шашып тибәсең?

    Җангөлемнең әллә тамырына

    Соңгы көчең, дымын түгәсең?


    Их, яшьлегем, сине хәтерләтә

    Язгы ташкын, янган күмерләр.

    Сайрар кошларымны озаткандай

    Юксындыра узган гомерләр.



    Мин дә шул як баласы


    Туганнарым, дус-ишләрем,

    Сөйгәнем – изге табыш.

    Сөя белмәү – бик зур ялгыш,

    Ялгышлар – сары сагыш.


    Ялгышлар да күп булгандыр,

    Соң инде төзәтәлмәм.

    Утларында янмый калып

    Язмышны үзгәртәлмәм.


    Гайрәте бар йөрәгемнең,

    Хыялларга ышаныч.

    Үкенечле алданулар,

    Яралану кызганыч.


    Кәккүгем дә гел алдады,

    Гонаһлы җирдә тордым.

    Шәһәреннән авылыма

    Шуңа кайтырга булдым.


    Авыл тормышын яратам,

    Килсәң – якын арасы.

    Туганнарым, дус-ишләрем,

    Мин дә шул як баласы.



    Ялгыз иттегез


    Мин шөкермен: ике улым үсте,

    Яратабыз, әйбәт егетләр.

    Егетлеген сынар чак җитсә дә,

    Безгә һаман сабый кебекләр.


    Сөенербез берсе белгеч булгач,

    Атна саен кайта балабыз.

    Гомер юлын сызган каләм белән

    Хатлар языр, читтә калмабыз.


    Икесен дә укытырга кирәк,

    Шунсыз булмый атлап китәргә.

    Горур чәчсен алган белемнәре,

    Җиңел булыр дөнья көтәргә.


    И улларым, баш бирмәстәй булып,

    Чабып кайтасыз да китәсез.

    Сезне эзләп урын тапмый йөргән

    Уйларымны китек итәсез.


    Юлларыгыз бик еракта хәзер,

    Сагынамын, күздә тамчысы.

    Язын яуган карлы яңгыр кебек

    Сагынуларда күңелем ачысы.


    Күренмисез, үзем күрмименме?

    Менә тагын ташлап киттегез.

    Болай да бит гомер, һай, бик кыска,

    Нигә безне ялгыз иттегез?!



    Өн булдымы, төшемме?..


    Куенымнан очып китте

    Ике улым калага.

    Мин яһап-ялгыз, күңелем буш,

    Сагышларым балага.


    Күзләремә нур салырга

    Улларым юк – куз-утым.

    Көн дә сагынып төштә күрәм,

    Дәва эзли ил-йортым.


    Сабырлыкларым җитәлми,

    Канәгать түгел йөрәк.

    Ике улым – ике кулым,

    Ихтыяр көче кирәк.


    Ялгыз яшәү авыр икән,

    Яшьләремне түктерде.

    Җан сызлана, йөрәк әрни,

    Газапларым күп төрле.


    Төнбоектай мин йомылам,

    Күземнән яшьләр коям.

    Таң нурында улларымның

    Йөрәк җылысын тоям.


    Караңгы төн, йоклый авыл,

    Аерылдык шул төнне.

    Бергә яшәү елларыбыз

    Өн булдымы, төшемме?..



    Улларыма авыр чакта


    Үстердек бит, балам, диеп без дә сезне,

    Юллар ярып, зур елгага таба борып.

    Кояш булып яндык, күңел нурын койдык,

    Көч өстәргә теләп һәрчак таңнан торып.


    Улым булгач, алмаш булыр кулым бар дип

    Әй кыланам бүген, шашып план корып.

    Вакытында яшен яшьнәп, яңгыр булып

    Үзгәртергә уйлап, авыр юлдан борып.


    Балам диеп җан атучы анагыз да

    Төшләрендә күреп сезне иркәләде.

    Күз нурына коендырып бәхет тели,

    Туган айга карап кичен-иртәләрен.


    Утлы яшьләр күзләремнең нурын алды,

    Закон җиле давыллана безнең якта.

    Тормыш көтү, балачактай уен түгел,

    Моңнар сибим улларыма авыр чакта.



    Гомер балкышлары


    Язмышлар дип ымсындырган күңел,

    Табигатьнең җәе, көзләре.

    Йә булмаса, язгы ташкын булып

    Зур гомернең аккан эзләре.


    Диңгездәй киң дөнья тәрәзләрем,

    Күңел эзли һаман иркенлек.

    Йолдызларга тиңлим дөнья серен,

    Җирдә тормыш, сөю, түземлек.


    Картайганны сизми калдым, дисең,

    Син һаман да япь-яшь, сөйкемле.

    Тик шаярып кына чәчләреңне

    Акка буягансың шикелле.


    Оныта алмам ап-ак чәчләреңне,

    Күз яшьләре тамган агымны.

    Әллә шуңа төшләремдә күрәм

    Сагышларга баткан чагымны.


    Матурлата гомер агышларын

    Йөрәгемнең иң саф чишмәсе.

    Кыйблалардан искән назлы җилдән

    Бөгелә гөлләр, талның нечкәсе.


    Аһ, ул таңнар, гомер балкышлары,

    Нигә алай бик тиз үттеләр?

    Ут-яшендәй яшьлек дәрманымны

    Яшьнәп-күкрәп алып киттеләр.



    Ярала моң, ярсулар


    Йөрәк нигә ярсыйсың син,

    Күкрәгемдә – дулкының.

    Күңелем һаман бер моң саклый,

    Эчтә сагыш упкыны.



    Кушымта:

    Ярларыннан чыга сулар,

    Бер бушана бар сулар.

    Мин һаман да сине эзлим,

    Ярала моң, ярсулар.


    Таң чыгыдай яшьләр кунып

    Керфекләрдә сулкылдай.

    Күкрәгемне айкый моңнар

    Диңгездәге дулкындай.



    Кушымта.



    Тагын юрганны ябам


    Безнең әти көн дә иртән

    Минем яныма керә.

    Тәмле йокыларны бүлеп,

    «Авыр тәкъдимнәр» бирә.


    Кайчагында баш күтәреп,

    Күземне ачып алам.

    «Хәзер торам, әти»,– диеп,

    Тагын юрганны ябам.


    Карап алам тирә-якка:

    Әнкәй коймак пешерә.

    Абыем да һаман тормый,

    Кояш битне пешерә.


    Торып булмый саташыпмы,

    Бәлки әткәм булганга.

    Кешелекле, изге җанлы,

    Ярдәшм итеп торганга.


    Бер хәстәрсез бала булып

    Ата-анамнан туганмын.

    Заманасы тискәреме?

    Нигә шулай булганмын?


    Йоклап ятам, торып булмый,

    Күңелдән шигырь язам.

    Азрак яткач торырмын дип

    Тагын юрганны ябам.



    Гомерлеккә булсын табышың


    Күп язасың, диләр, мәхәббәтне...

    Их! Һаман да килә язасы.

    Йөрәгемнән чыкмый, һич уңалмый

    Тәүге сөюләрнең ярасы.


    Күп язамын мәхәббәткә чумып,

    Шашып, ташып кайнар хисләрдән.

    Тик барыбер көче сүрәнрәктер ул

    Тәүге сөю салган кичләрдән.


    Яшен булып чатный сагышларым,

    Күз нурлары белән нәкышлап:

    Мин һаман да үткәннәрне барлап,

    Кыйбла яктан көтәм аккошлар.


    Әнә миләш, кершәннәрен ягып,

    Салкыннарда ләззәт калдырган.

    Ак биләүгә сынын яз ураса,

    Көзен назлап шәмнәр яндырган.


    Мәңгелек яр яулык болгый кебек,

    Ишетәмен гүя тавышын:

    – Әгәр сөйсәң, үз ишеңнән булсын,

    Гомерлеккә булсын табышың.



    Тормыш

    Анна Ахматовага ияреп


    Бу тормышны бигрәк фани, диләр,

    Әйтерсең яз моңлы саз, диләр.

    Мин дә мактыйм дөнья матурлыгын,

    Аңа тиңнәр җирдә аз, диләр.


    Болытлар да моңлы ага,диләр,

    Ничек түзәр бәгырь, үзәгем?

    Әрнү катыш эзлим кояш, айны,

    Аера алмый тора күзләрем.


    Ай, кояшым болыт артларында,

    Ничек коткарырга үзләрен?

    Кайда кояш, кайда серле аем? –

    Күрер идем нурлы күзләрен.


    Хисләремнең күзләрендә яшьләр,

    Кайда соң син? Кояш, кил бире...

    Күңелемдә берәү, йоклый алмыйм:

    «Әллә, оныттыңмы син мине»?


    Ай җигелгән болытларны ера,

    Уйландыра тормыш турында.

    Кешеләрчә яшәү шул микән ни?

    Гел әрнүләр бәндә кулында.



    Сездә бармы соң?..


    Алларымда – кәгазь, кулда – каләм,

    Ни язасын белә үзләре.

    Мактау сүзен телем әйтеп бетми,

    Күзләремдә шуның кузлары.


    Маңгаемда тирән буразналар,

    Чәчләремдә – изге ак сызык.

    Гомер юлын якты сукмак итеп

    Куйган идең, Ходай, син сызып.


    Күзләр инде күрер-күрмәс кенә,

    Җил шаяра, тәнне кытыклап.

    Әле менә, тар сукмакта чакта

    Берәү алды мине култыклап.


    Егылганда арып, хәлсезләнеп,

    Әрнү катыш бәгырь – түземдә.

    Сабый бала кебек башны иеп,

    Ыңгырашып куям үзем дә...


    Аяк буйсынмагач, таяк тоттым,

    Ни әйтсәм дә үти барысын.

    Һәрчак кулда йөртәм, иптәш итеп,

    Андый терәк сездә бармы соң?..



    Картлык килсә...


    Бала акылы кергән диләр аңа,

    Маңгаемда тирән сырлар бар.

    Кичә булганнарны тиз оныта,

    Күпме сырхау – авыр чирләр бар.


    Күңелләр дә тиз кителә, диләр,

    Сабый хөкеменә керәсең.

    Картлык дигән мизгел бәхет түгел,

    Дәва юктан газап чигәсең.


    «Өф-өф!» итеп тот дип йөрәгеңне

    Кардиолог язды – мавыгып,

    «Барча чирем үтте» льготадан,

    Булмас, ахры, булмас савыгып.


    Әтәч елы. Әтәч булып булмый,

    Якшәмбеме бүген, җомгамы?

    Льгота дип алдап бәндәләрне,

    Саклап булыр микән дөньяны?


    Бер-береңә мәрхәмәтлек кирәк,

    Юкка-барга гауга күтәрмә.

    Яхшылыктан гөнаһлар да күптер,

    Бу билгеле безнең күпләргә.


    Бу тормышка чынлап күнү кирәк,

    Килә минем дәва аласым.

    Күңелемә «дустаханә» кирәк,

    Льготадан колак кагасым.

    12.04.2006

    Торналар кайда сез?..


    Авылымның бер күленә бик еш

    Кайта иде элек торналар.

    Тәүге аваз – торна тавышлары

    Колагымда чыңлап торалар.


    Язгы җилләр тәрәземне кага,

    Кайткан кебек киткән торналар.

    Адаштырды тормыш юлларыңны,

    Салкын җилләр каршы торалар.


    Сезнең оягыз да тузып беткән,

    Утта янып, суда коенып.

    Әллә хушлашумы барсы белән?

    Яңгыр яуды елап коелып.


    Тормыш давыллары үз газабын

    Сорап бирми әйтеп тавышын.

    Тән ярасы, бәлки төзәлер дә,

    Тик төзәлми күңел сагышым.


    Һава җитми.тыннарымны кыса,

    Җан сызлана, талдай бөгеләм.

    Эчкән суларымнан йөрәк әрни,

    Юллар өчен тапмый бүленәм.


    Тигезләде табигать тә безне,

    Хәрабалар ята юлында...

    Син – төзүче һәм җимерүче дә –

    Дилбегәсе усал кулында.


    Җылы яктан кайткан кошларым да

    Сагынадыр корган оясын.

    Узган гомер, торна тавышлары,

    Аккан сулар, яшьне коясың.



    Урак белән чүкеч


    Ничә еллар буе кырда йөреп

    Үтмәсләнеп беткән бер урак.

    Теше төшеп тәмам эштән чыгып

    Очырмада ятты бик озак.


    Аның йөзен кемнәр үтмәсләгән

    Кем кулында тәне эрегән?

    Кемнәр аның саксызлыгы белән

    Үз файдасын күреп йөрегән.


    Их урагым синең газаплардан

    Йөзләреңнең төсе калмаган.

    Хәлсезләнеп кәкерәеп беттең

    Беркем синге искә алмаган.


    Алма кебек идең,Булмагандыр

    Игтибарын сиңа бүлмәүче.

    Шушы матурлыкка хуҗа булды

    Матурлыкның кадерен белмәүче.


    Ә шулай да бер көн берәү килеп

    Ул уракны алып кузгатты..

    Тешен чүкеп эшкә кертү өчен

    Тимерчегә илтеп озатты.


    Озак булды анда очрашулар

    Уракны бит чүкеч тудырган.

    Иген урып син урагым белән

    Авыл халкын кемнәр туйдырган?


    Үпкә зур шул сине онытканнар

    Торомыш күпме алга сикергән.

    Йәшләрдә бит башка. Гомер узган

    Син урагым диләр искергән.


    Ә уракның әйтер сүзләре күп

    Тимерчегә килеп кагылды.

    Шул чагында очкан очкыннардан

    Күктә күпме йолдыз кабынды..


    Урак белән чүкеч гел икесе

    Очкын булсалар да бер иде

    Алар күрешеп кочаклашкан вакыт

    Нояберьнең Бәйрәм.көне иде.

    Рауф Багаутдинов
    стихи и песни на татарском языке.
  • Рауф Багаутдинов:
  • Бер кайтырмын туган якларга (шигыръләр һәм җырлар)
  • Таңны тоям шәфәкъ жылысындa (шигыръләр һәм җырлар)
  • Чакмагыш районының 80 еллык юбилеена багышлаулар (шигыръләр һәм җырлар)
  • Әти – әниләргә (шигыръләр һәм җырлар)
  • Уйларымда сагыш балкышлары (шигыръләр һәм җырлар)
  • Үреләм мин кояшыма (шигыръләр)
  • Көйләр язу өчен сүзләр (шигыръләр)




  • ← назад   ↑ наверх