• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рауф Багаутдинов

    Әти – әниләргә

    (шигыръләр һәм җырлар)

    Ана күңеле белән таңнар ата,

    Ана күңеле иркен һавада.

    Ана исеме белән моңнар туа,

    Анам диеп атлый бала да.



    Әниебез диеп


    Әниебез диеп кемнәр генә

    Кулларына каләм алмаган.

    Кәгазьләрнең ап-ак юлларына

    Күңелләрен ярып салмаган.


    Әнкәм, карашларың күз алдымда

    Кояш булып балкый күңелдә.

    Кулларыңның җылылыгын тоям

    Сабый бала кебек бүгендә.


    Күңел шәмең безгә маяк булды

    Күз нурларың гөлгә күмелгән.

    Изге теләкләрең юл күрсәтте,

    Йөрәгемә нуры түгелгән.


    Тәрәзәңне гөлгә бизәр идем

    Нинди гөлләр белмим сөйгәнсең.

    Уйларымны күңел хисләремне

    Таң җилләре генә сөйләсен.


    Серләрем күп, ачар идем сиңа,

    Тик йокыңны килми бүләсем.

    Җырым калсын – истәлегем минем

    Сагынуымны сиңа сөйләсен.



    Моңнарымны бирәм, әнкәем


    Назлы, матур язлар килгән чакта

    Тәмле сулар бирә ак каен.

    Яшьлек язларыңны искә алып

    Моңаймасаң иде, әнкәем.


    Йөрәк кайнарлыгы бәхетләрен

    Бирер кебек язгы ак каен.

    Сайрар кошларыңның моңнарына

    Кушылып җырлар идем, әнкәем.


    Канатларын кагып тирәгеңдә

    Очса иде сөйгән кошкаең.

    Изге йөрәк кылларына салып,

    Моңнарымны бирәм, әнкәем.



    Ялгыз аналар

    Рәзинә Мөхиярова сүз.

    Рәүф Баһаветдинов көе


    Кайткан балаларын озатырга

    Чыгып баса ялгыз аналар.

    Без китәбез ерак чит- җирләргә

    Алар юлда басып калалар.


    Эндәшергә куркам»Сау бул» –диеп,

    Күбрәк эндәшмичә каламын.

    Туры карап, саубуллаша алмый,

    Кулны гына болгап аламын.


    Аңламыйм мин әле ялгызлыкны,

    Тоям бары Ана күзендә.

    Аңламасын иде бер кеше дә,

    Аңлаучылар, ай-һай, түзем дә.


    Сакла ходай ялгыз аналарны

    Сабырлыкта гомер итсеннәр.

    Тамырыбыз калган нигезләрдә

    Өметләнеп безне көтсеннәр.



    Әнием истәлеге


    Җитен җебен төрле төскә манып

    Анам мәрхүм сөлге тукыган.

    Балаларга истәлеккә диеп

    Күз нурларын түгеп утырган.


    Ефәк, капрон, нейлон кебек түгел

    Матур түгел аның җепләре.

    Күңеле белән чиксез матур чиккән

    Нәфис икән анам хисләре.


    Тиңләгәндер әнкәм безне гөлгә,

    Чәчкәләрдән бәйләм үргәндер.

    Сагынганда безне шул сөлгегә

    Күз яшләрен, битен сөрткәндер.


    Анам чиккән сөлгеләрне бүген

    Мин карыймын әле бүгендә.

    Истәлеге калды әнкәемнең

    Саклыймын мин күңелем түрендә



    Әнкәм – төшләремдә


    Төшләремдә бик еш күрәм,

    Елап бүлдем йокыңны.

    Йоклап китсәм сүндермәдең,

    Әнкәм, тагын утыңны.


    Их, әнкәем, газизкәем,

    Иң сөеклем, кадерлем.

    Үгетләрең онытмадым,

    Һәр сүзеңне хәтерлим.


    Кочагыңнан атлап киттем

    «Әннәм»– диеп, куанып.

    Тыңлыйм йөрәк тибешеңне

    Төшләремдә уянып.


    Төшләремдә сагынып, әнкәм,

    Күрдем сине юанып.

    Шул чагында рәхмәтемне

    Әйтә алмадым уянып.



    Әнкәм гөле


    Тәрәз төпләрендә үскән гөлләр

    Нурлар сипте әнкәм бизәге.

    Сулар сибәм күз яшьләре белән

    Күңелемнең иң зур бүләге.


    Тәрәз төпләрендә үсә гөлләр,

    Айлы кичләрендә күренеп.

    Гөлләрем дә минем әнкәм кебек,

    Чәчкә ата көн дә үрелеп.


    Таңга бага күзем, ә гөлләрем

    Тартып ала мине үзенә.

    Җыр тугандай була күңелемдә,

    Кояш нурын сирпи күземә.


    Әниемнең күз карашы гөлдә,

    Ана керфекләре талдылар.

    Гөлләремә баккан күзләремнән

    Тәгәрәшеп яшьләр тамдылар.



    Әнием сөлгесе*

    Рәүф Баһаветдинов көе.*


    Әнием сөлгесе –

    Истәлек билгесе.

    Керфегемнән яшьләр сөрткәнсең.

    Мин сине сагынам,

    Гел сиңа табынам,

    Битләремнән сөеп үпкәнсең.


    Таңнарым гел синсез,

    Яшәвем күңелсез,

    Сине сагынып, көеп яңганда.

    Исемең йөрәктә,

    Күз салчы йөрәккә,

    Керфегемнән яшьләр тамганда.


    Әнием сөлгесе -

    Истәлек билгесе,

    Күрәм мин, төшемдә үзеңне.

    Эзлим һаман сине,

    Җырым белән бергә,

    Ишеткәндәй булам сүзеңне.

    *Бу шигыръгә Илдар Хамидуллин да көй язган



    Әнкәм мендәрләре

    Сабир Әбсәләмовка ияреп


    Әнкәм мендәрләре пардан иде

    Сәйлән белән бизәп чигелгән.

    Башым салган саен төштә күрәм

    Син төшәсең күкнең үзеннән


    Әнкәм инде юк шул яннарымда

    Йөрәгемне өтә сагышлар.

    Әнкәемнең чиккән сүрүе төсле

    Дулкыннарда йөзә аккошлар.


    Истәлеккә калды мендәрләре

    Әнкәемнең торган нигезе.

    Йөрәгемә сүнмәс илһам биргән

    Бизәп чиккән аккош диңгезе.


    Сагынуларым булып кайтасыңмы, –

    Кош йоныннан мендәр яңартып.

    Башым салган саен төштә күрәм

    Чәчтән сыйпый әнкәм яратып.


    Аккош төшкән әнкәм мендәрләре

    Алып килә бала чагыма.

    Җанлы сүрәтеңне төсмерләрлек

    Синең сының миңа чалына.



    Әнкәм керә төшләремә


    Өй эчләре тынып калган

    Утырадыр кемне көтеп?

    Аккош төшкән пар мендәрләр

    Янәш кенә ике бөртек.


    Бу мендәрне әнкәм чиккән

    Бишек көен җырлап, сузып.

    Ике аккош төшкән кунып

    Аерылмас парлар булып.


    Әнкәемнең пар мендәре

    Башым терәп ятыр өчен.

    Йоклаганда тәмле төшләр

    Күрер өчен, шатлык төсен.


    Пар аккош мендәремдә

    Исерәдер хисләренә.

    Күңел ямен тәсбих итеп

    Әнкәм керә төшләремә.



    Дөньяда әниләр бер генә


    Әнием кадерле,

    Йөртәмен күңелдә,

    Йөрәк каным белән җылытып.

    Кадерләп үстердең,

    Еласам юатып,

    Назларыңда хисләр уятып.


    Кайгымны тараттың,

    Яктыга караттың,

    Йөзеңдә гел кояш нурлары.

    Җан җылысы алам,

    Җырларыма салам,

    Күңелемдә таша моңнары.


    Бу тормыш урамын,

    Әнием, урадың,

    Гел үрләргә мендең син генә.

    Адашсам, нур бирдең,

    Артыңнан йөгердем –

    Дөньяда әниләр бер генә.



    Аналар озата улларын


    Аналар озата улларын,

    Хушлашу яндыра бәгырьне.

    Үзаллы тормышка басса да,

    Бала ул анага кадерле.


    Аналар озата улларын.

    Күрәм мин күз яше агышын.

    Туктатыр идем мин шул чакта

    Җыр белән аналар сагышын.


    Аналар үксептер –җылыймы

    Әллә ул үзенчә җырлймы.

    Баладан аерылып моң-зардан

    Үткәннең юлларын юллыймы.


    Вокзаллар каршында аналар

    Дөньяны күрмәгән балалар.

    Поездлар кузгалып моң сала

    Әрни шул уңылмас яралар.


    Аналар үксегән аваздан

    Моң тула күңелгә, бәгырьгә.

    Озата аналар улларын

    Күрешмәскә, гуя, гомергә.



    Әниләр бәйрәме

    Рәдиф Тимершин га ияреп.

    Рәүф Баһаветдинов көе.


    Язлар белән бергә назлар килә,

    Назлый җирне язның нурлары.

    Язгы нурлар җирне назлагандай,

    Назлый безне әнкәй куллары.


    Әнкәм кулларының җылысыннан,

    Әнкәм кулларының назыннан.

    Күңелләргә иңгән мәхәббәттән

    Күпме сөю җыры язылган!


    Язлар алып килгән назлар кебек

    Әниләрнең шушы бәйрәме.

    Сине сөеп язган шушы җырым

    Булсын сезгә чәчкә бәйләме!



    Минем әнкәм


    Гомер учагым кузлары,

    Әнием дәресләре.

    Максатыма алып барды,

    "Әлифба" хәрефләре.


    Гомер учагы кузлары

    Бер сүрелә, бер яна.

    Ул булмаса дөньялыкта

    Нур күрмәс иде бала.


    Учак ана күңелендә

    Йөрәк бозын эретер.

    Уңыш тауларын менгәндә

    Дәртле хисләр терелтер.


    Ай кояшның нурын алып

    Йөрәгемә юл салды.

    Ышаныч, өмет уятып,

    Анам озатып калды.


    Гомер учагың шәмнәре

    Җаннарыма җан өрә.

    Көндәй балкый минем әнкәм

    Яшәвемә ямь бирә.



    Сердәшем-моңдашым


    Сурәтеңне күргән саен, әнкәм,

    Синең күзләр мине иркәли.

    Җылы җилләр күкрәгеңнән чыгып,

    Битләремнән үбеп киткәли.


    Серләремне тыңлар әнкәм кайда

    Тормыш авыр, авыл хәле дә.

    Җан әрнеше булып моңнар туа,

    Андый моңнарым күп әле дә.


    Саг(ы)нуларым – чишмә агышлары,

    Әниләрсез яшәп кем уңган.

    Хәбәремне тыңлар бер кешем юк,

    Сине эзлим киткән юлыңнан.


    Рәхмәтләрем чиксез, сине эзлим,

    Кая булдың, әнкәм, юлдашым?

    Минем хыялларны халкыбызга

    Җитәкләүче сердәш –моңдашым.



    Ялгыз ана газабы

    (Бөек Ватан сугыш еллары)


    Ерак юлдан чаналарын тартып

    Симәнәдән кайтты аналар.

    Язгы юллар эреп чуарланган,

    Көчкә барды батып чаналар.


    Камыт киеп тарттың син йөгеңне,

    Тау менгәндә салдың иңеңә.

    Ат та тартмас авыр биштәрләрең

    Камчы булды синең билеңә.


    Ачы тирләреңдә пешкәнсеңдер

    Авыр йөкләр тартып үрләргә.

    Күп вакытта кайгы хәсрәтеңнән

    Суздың үзәк өзгеч көйләр дә.


    Күпме газап кичтең бала диеп

    Үткән еллар калды төш булып.

    Тәртә уртасында арба тарттың

    Гел син ялгыз йөкле ат булып.


    Авыр йөктән синең тәннәреңнән

    Әл дә җан тирләрең кипмәгән.

    Кем дәвалар икән яраларын?

    Йөрәк чәнчүең дә бетмәгән.


    Газиз әнкәм, дөнья матурлыгын

    Газапланып көттең, зарыгып.

    Күралмадың кара шәлең бәйләп

    Күз яшьләрең акты ярылып.


    Ялгыз калдым диеп син еладың

    Моңсуланып баткан ай белән.

    Хәстәреңнән башыңа калфак кидең

    Мәңге бетмәс ачы тәм белән.


    Алтын коштай тылсым киңлегеңдә

    Очалмадың яшьли тол калгач.

    Инсаф саклап дүрт- биш бала белән

    Әнкәм, булдың безгә бер тылмач.


    Бисмиллаңны көйләп бишекләрдә

    Үстердең син илгә дүрт бала.

    Җитәкләдең кысып кулларымнан

    Булдың син һәр чак изге ана.


    Күңел бакчам, гөлен сиңа бирәм

    Рәхмәтләрем күркәм эшеңә.

    Көйле бишекләрең тирбәндереп

    Һаман керә тәмле төшемә.


    Бүген үзем көзге салкын кичтә

    Кайгыларым ташлап китмәде.

    Узган гомер тормыш мәшәкате

    Өметсез дә, буш та итмәде.


    Кышкы ачы буран кебек ыжлый

    Бик үзгәрде дөнья нык бүген.

    Яшәр өчен тормыш тупасланды

    Туктап калган кебек мин үзем.


    Кулларымда синнән калган арба

    Тартып карыйм ул да тышаулы.

    Авыр әйләнсә дә, бер юаныч,

    Төсең булып калды коршаулы.



    Нигә ятим иттең?..


    Бала чагым чабып узды күптән

    Зур булса да гомер аланы.

    Сугыш газаплары онытылмады

    Рәнҗеткән сугыш баланы.


    Яшьтәшләрем белән бер сыйныфта

    Мәктәбемдә белем алмадым.

    Ятимлекнең ничек авырлыгын,

    Шул чакларда бигрәк аңладым.


    Һаман елый күңел, хәтеремдә

    Мәктәбем дип төшләр күргәнем.

    Иң беренче шул чак укытучым

    Өйгә килеп дәрес биргәнен.


    Ятимнәрнең хәлен ятим белә,

    Дүрт баланың ятим язмышы.

    Күзләремнән тамган кайнар яшьләр

    Узган елларымның сагышы.


    Бала чагым үтте ялгызлыкта

    Бигрәк сагынам киткән әткәмне.

    Нигә киттең, әткәм, безне ташлап,

    Нигә ятим иттең әнкәмне?!



    Әтиләргә


    Илһамланып киңәш бирә идең,

    Рәхмәтлемен сине сагынам

    Дилбегәне оста тота белдең,

    Омтыламын сиңа мин һаман

    Кушымта:


    Газиз Әткәм кулларыңны сагынам

    Кочагыңа кысып ала сыман.

    Синең каның йөрәгемдә һаман

    Дулкынланып ярсып ага сыман


    Сагынганда ишеп яңгыр ява,

    Рәсемеңә карап юксынам.

    Шәмнәр кебек эреп өмет сүнде,

    Синсез миңа дөнья юк сыман.


    Бу дөньяда хәзер мин ятиммен,

    Сынауларда үтә көннәрем.

    Сүз күтәрми, күңел картаямы,

    Нинди йокы булсын төннәрен?


    Теләкләрең синең изге иде

    Кояш булдың минем юлыма.

    Гомер буе якты нурын сибеп,

    Янсын кояш, дидең, улыма.



    Әти белән...


    Сабый чагым үткән

    Әти белән күптән,

    Ишетәм мин бала тавышын.

    Бик еш кайтам сиңа –

    Газиз туган якка,

    Тынгы бирми яшьлек сагышым.


    Күңел шәмең маяк

    Кояш булып балкый,

    Нәсихәтле әйткән сүзләрең.

    Җаным өшер булса,

    Йөгереп сиңа кайтам,

    Күз алдында моңсу йөзләрең.


    Колагымда аваз,

    Күңелемдә гел наз,

    Төшләремә бик еш керәсең.

    Кош моңнарын тыңлыйм,

    Сине уйлап туймыйм,

    Күңелемә чәчкә үрәсең.


    Арта уйлар һаман,

    Карыйм сиңа табан,

    Сагындырып көткән көнемне.

    Җитәкләдең сөеп,

    Минем өчен көеп,

    Кайгы төшеп, изсә күңелемне.



    Әтиемнән калган гармун


    Әтиемнән калган гармун кулда,

    Әтиемнең тавышы бу моңнар.

    Карурманнар шавы ишетелсә,

    Дулкынланмый аны кем тыңлар?


    Уйнасана, гармун, кулларымда,

    Сагышларым бераз таралыр.

    Тавышларың минем уйларымда

    Хыял агышыма юл алыр.


    Әтиемнән калган гармун моңы –

    Керфегемнән тамган күз яшем.

    Аның белән үткән көннәр матур,

    Күңел кошым, тугры юлдашым.


    Әтиемнән калган гармун кулда,

    Моңы ярып үтә һаваны.

    Аның моңы, әткәй, синең моңың,

    Гомереңнең матур дәвамы.



    Гармуныңны алсам


    Гармуныңны бик еш алам

    Әтием сагынганда,

    Йә сандугач, бер кош булып

    Кайтам мин синең янга.


    Гармуныңны алсам, әткәм,

    Һәр авазы серләшә.

    Җаннарыбыз, йөрәкләр дә,

    Бер-берсенә эндәшә.


    Гармуныңны уйнаганда

    Их аңламыйм кош телен.

    Аңларга бик теләсәм дә

    Ә мин кеше кош түгел.


    Гармуның төс булды, әткәм,

    Үзең калдың адашып.

    Сине эзлим җырым белән

    Төннәремдә саташып.

    Рауф Багаутдинов
    стихи и песни на татарском языке.
  • Рауф Багаутдинов:
  • Бер кайтырмын туган якларга (шигыръләр һәм җырлар)
  • Таңны тоям шәфәкъ жылысындa (шигыръләр һәм җырлар)
  • Чакмагыш районының 80 еллык юбилеена багышлаулар (шигыръләр һәм җырлар)
  • Әти – әниләргә (шигыръләр һәм җырлар)
  • Уйларымда сагыш балкышлары (шигыръләр һәм җырлар)
  • Үреләм мин кояшыма (шигыръләр)
  • Көйләр язу өчен сүзләр (шигыръләр)




  • ← назад   ↑ наверх