• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рауф Багаутдинов

    Чакмагыш районының 80 еллык юбилеена багышлаулар

    (шигыръләр һәм җырлар)

    Чакмагыш–гүзәл Башкортстанның бер өлеше булган, республиканың йөзек кашы дип йөртелә торган, иң уңган, булдыклы, Ватанына тугры, туган җирен яратучы, аның белән горурланучы халык яшәгән районнарның берсе Районыбызның хезмәт сөйгән кешеләре,җитәкчесе аларның алтын куллары илне туйдыра, төзи-яңарта, авыллар төсен бизи. Шуңа да минем бу язган китабымда иң төп урынны, әлбәттә гади хезмәт кешеләре, оста оештыручылары, бигерәк тә авыл хуҗалагы фәннәре докторы, Чакмагыш район хакимияте башлыгы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Йосыпов Риф Сәгадәтулла улы исеме белән тыгыз бәйләнгән..Районның якты киләчәген, җәмгыять үсешен тәрбияле, инсафлы, төпле акыллы кешеләр тәэмин итә, ә югары әхлак сыйфатлары элек электән коллективта тәрбияләнгән Район эшләрен производстваны яхшы оештыру, башкаларны үз артыннан ияртә белү-үзе бер талант..Безнең якларда төрле милләт халыклары элек-электән үк бер гаилә дәй гомер кичерә Авыр елларны да бергә үткәреп, шатлыкны да уртаклашып, ярдәмләшеп дөнья көткәннәр. Бүген дә матур, мул җитеш тормышта яшибез. Инде районыбыз турында тарихи белешмәгә күчик..

    Чакмагыш районы Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан.1930 елда оешкан. Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Шаран, Бүздәк, Благовар, Кушнарен районнары белән читләшә. Майданы–1692 квадрат км.Район үзәге–Чакмагыш авылы.Уфадан 111 чакырым ераклыкта урнашкан. Иң якын булган тимер юл станциясы Бүздәк. Чакмагыштан 74 чакырымда

    2005 елның 1 гыйнварына 33 мең кеше яши. Биредә татар, башкорт, урыс,чуаш, шулай ук мари, немец, украин, әрмән, әзәрбәйҗан, һәм башка милләтләр яши.

    Барлыгы 78 авыл бар. Иң зурлары–Чакмагыш, Иске Калмаш, Аблай авыллары.

    Район Агыйдел буеның калкулыклы-таулы-чокырлы тигезлегендә урнашкан

    Район җирләре буйлап Агыйдел елгасының сул як кушылдыгы Базы,Күәш, Сыерыш, Сәвәде, Калмаш, Чебекәй, Чакмагыш һәм башка зур булмаган елгалар бар. Чәрмәсән, Чакмагыш җирләренең чигеннән ага.Районның җире типик селтеләнгән һәм көлсуланган туфрак, кара, соры, урман туфраклары таралган.Район биләмәсенең 19,9 проценты урманнар. Анда имән, каен, усак,чыршы, нарат агачлары үсә.

    Файдалы казылмалардан нефть–Чакмагыш, Тозлыкуш, Манчар, Тамьян, Нур яктылыкларында.

    Район үзәгендә биш автозаправка станциясендә ягулык-майлау материаллары сатыла.

    Чакмагыш кирпич заводы бар. Завод продукциясе район ихтияҗларын тулысынча канәгать-

    ләндерә, хәттә чит районнарга да озатыла Азакы елларда биредә цемент, һәм комнан йөзләү өчен стена һәм идән плитәләре, тәрәзә тупсалары чыгарыла.

    Файдалы казылмалардан Митрә-Әюп, Болгар яктылыгында– төзелеш ташы, Көсәкәйдә–яндыру

    өчен известь,Бикмәт, Васильевка, Игенче,Рәҗәп Тамьян, Филипп яткылыкларында известьләү өчен агрономик руда бар.

    Чакмагыш– авыл хуҗалыгы-сәнәгать районы. Авыл хуҗалыгы өчен җир мәйданы–136,9 мең гектар, шул исәптән сөренте җирләр–106,5 мең гектар, печәнлекләр –0,7 мең гектар, көтүлекләр 29, 6 мең гектар тәшкил итә.

    Район җирләрендә бөртекле ашлык, шикәр чөгендере, көнбагыш, бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерелә. Үстерелгән иген Чакмагыш ашлык кабул итү предприятиесенә, андагы амбарларга

    озатыла. Ак он чыгару өчен тегермәннәр эшли.

    Терлекчелектә ит, сөт, йон, йомырка җитештерелә. Авыл фермаларында, фермер хуҗалыкларында һәм шәхси хуҗалыкларында сыер, сарык, ат, дуңгыз, кош-корт үрчетелә.

    Район ветеринария станциясе бар.”Чәрмәсән”-токымлы-кошчылык фабрикасында йомырка һәм кош ите җитештерелә.

    Район үзәгендә Уфадагы “Гидравлика” берләшмәсенең филиалы бар.

    Райондагы төзелешләрне алып барыр өчен”Римад”,Башнефтезаводстрой,“Туймазынефте-

    строй”кебек куәтле төзелеш трестларының идарәлекләре ПМКлары җәлеп ителә.

    “Башкирия” МТС ының безнең райондагы филиалы һәм Чакмагыш МТСы авыл хуҗалыгы үстерүдә һәм җыеп алуда бик зур ярдәм итә.

    “Газ-Сервиз” акционерлык җәмгыяте Дүртөйле филиалының Чакмагыш участогы район үзәгенә һәм барлык авылларга газ бирә.

    Электр энергиясе белән Октябрьск электр челтәренең райн бүлеге тәэмин итә..”Агропром энерг”оешмасы яңа электр челтәрләрен төзи, ремонтлый.

    Район үзәгәнең үз электр челтәре оешмасы, коммуналь хуҗалык идарәлеге, су бирү участогы бар.

    Район үзәгендәге йортлар өчен җылыны Чакмагыш механика заводы казанлыгы бирә. Район үзәгенең үз казанлыгы да эшли.

    Районда юл төзү ремонтлау идарәлеге эшли. Авылдагы юлларны тәртиптә тота, яңаларын төзи, асфальт җәя, күперләрне ремонтлый. Җәйләрен асфальт заводлары эшли.

    Районның ике автотранспорт предприятиәсе йөк һәм пассаҗирлар ташу белән шөгелләнә.

    Сәүдә-туклау эшләрен район кулланучылар җәмгыяте, икмәк пешерү комбинаты, хәзерләүләр конторасы, азык-төлек комбинаты, шулай ук Чакмагыш базары, эшкуарлар, алып-сатарлар оештырылган.

    Районда 18 урта, 6 төп гомум белем бирү, 30 башлангыч мәктәп, сәнгать мәктәбе, балар иҗаты үзәге, күп төрле һөнәр бирүче 85 санлы лицей, кооператив училище, техник һөнәрләр бирү өчен РОСТО мәктәбе, 30 ясле-бакча бар.

    Район үзәк дәвахәнәсе, фильдшер-акушерлык пунктлары, санэпидстанция, соңгы чорда киңәйгән аптекалар челтәре халык сәламәтлеге сагында тора

    Район элемтә үзәге, Чакмагыш почтамты халыкны телефон, интернет һәм почта хезмәте белән тәэмин итә.Районда”Урал-Себер”,” Авыл хуҗалыгы”,саклык банклары, Госстрах оешмалары эшли.

    Район мәдәният йорты, үзәк китапханә, авлларда мәдәният йортлары, клублар, китапханәләр

    халыкны мәдәни-рухи хезмәтләндерү өлкәсендә эшли.

    1931 елдан алып татар телендә район гәзите чыгып килә.

    Сугыш һәм хезмәт верераннары советы, хатын-кызлар советы кебек район бүлекчәләре эшли.

    Районның җир һәм милек комитетлары, техник инвентарьләштерү бюросы, теркәү палатасы колхоз, предприятие, учреҗдение,оешмаларның, аерым граҗданнарнаң җир һәм милек проблемаларын хәл итә.

    Район халык суды, район прокуратасы,адвокатура, район эчке эшләр бүлеге, район автоинспкциясе хокук саклау, тәртип мәсьәләре белән шөгылләнә.

    Пенсия фонды, социаль яклау, социль страхование бүлекләре пенсия түли һәм аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм оештыра. Статистига бүлеге, эшкә урнаштыру, хезмәт бүлекләре, хәрби комиссариат, салым инспекциясе –һәркайсы үзенә төшкән бурычны төгәл үтәргә тырыша.

    Чакмагыш районы белән 20 депутатны берләштергән район Советы, район хакимияте һәм аның бүлекләре, комитетлары, идарәлекләре җитәкчелек итә.Соңгы чорда районның җитәкче органнарын үзгәртеп кору барды

    Колхозлар, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, фермерлар белән авыл хуҗалыгы идарәлеге шөгыльләнә.

    Җитәкчелек тәртибе буенча БР Президенты һәм аның Хакимияте, БР Министрлар Кабинеты һәм аңа буйсынган министрлыклар, ведомстволар, идарәлекләр, Дәүләт Җыелышы –Корылтай

    Район өчен өстәге органнар булып тора(Башкортстанның 1996 елда чыкан энциклопедиясенә нигезләнеп язылды.)

    Чакмагыш турында китаплар

    Чакмагыш турында беренче китап 1990 елда,район оешуының 60 еллыгына чыккан иде.

    1995 елда районның 65 еллыгына 40 биттән торган китап иҗат ителде.

    Аны Дамира Әлтаф кызы Казыйханова төзеде. Анда район тарихы, районның төзелүе,

    районның абруйлы кешеләре, игенчеләр, терлекчеләр турында.

    1999 елдаЗиф Имамов һәм Марсель Котлыгалләмовның”Продолҗение легенды” дигән роман-хроникасы дөнья күрде.Безнең район турында очерк “Чекмагушевское поле” дип атала. Анда Фрунзе һәм Победа колхозларының эш тәҗрибәсе бирелә

    2000 елда, район төзелүнең 70 еллыгы уңаеннан, Зиф Имамовның “След на земле” дигән китабы чыкты. 100 битлек бу документаль повесть тулысы белән Чакмагыш районының данлы эшләренә багышлана Аның җитәкчеләренең, хезмәт алдынгыларының биографияләре һәм фоторәсемнәре урнаштырылган.

    2005 елда, районның 75 еллык юбилеена багышлап, “Радуга над пооями. Штрихи к биографии Чекмагушеского района” дигән Котлыгалләмовның китабы чыкты.Китап районның тууы, аның үткәне һәм бүгенгесе тасвирлана. Бөе Ватан сугышы каһарманнары, хезмәттә зур уңыш яулаган игенчеләр һәм терлекчеләр, фән, әдәбият,сәнгать эшлекләре, мәгариф, мәдәният һәм башка тармак алдынгылары турында материаллар урнаштырылган.

    Инде менә 2011 ел.” Чакмагыш районының 80 еллык юбилеена багышлаулар”, дигән Рәүф Баһаветдиновның китабын кулыгызга алдыгыз.Бу шигьри җынтыкта дистәдән артык гыйльми китап, йөздән күберәк җыр авторы, танылган татар язучысы, шагыйре һәм үзэшчән композитор, Башкорт телевизион эстрада җыр конкурс-фестивале дипломанты бәрәкәтле Чакмагыш җирендә туып үскән, оя корган, читтән килеп, бездә бәхетен тапкан; читләргә китеп, гомер кичергән, тырыш хезмәте белән зур ихтирам яулаган кешеләр турында һәм Чакмагыш район хакимияте башлыгы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Йосыпов Сәгьдәтулла улына,профессиналь җырчыларга, укытучы-

    ларга композиторларга һ.б багышланды.

    105 битлек бу китап тулысы белән Чакмагыш районының данлы эшләренә багышлана.

    Тормыш алга бара, соңгы елларда илдә кризислар булуына карамастан, үтә дә катлаулы чорда район һәр елны бигерәк тә 2003 еллардан башлап республика күләмендә иң югары уңышлыкларга иреште һәм Башкортстан Республика Хөкемәте Дипломнары белән бүләкләнеп килә.Авыл кешеләренең тормыш көнкүреше яхшырды.Авылларда производство һәм соцаль-мәдәни объектлар төзелә, реконструкция ясала, ремонлана, бизәлә. Яңа Балтач һәм Юмаш авыллары арасындагы юлга асфальт җәелде,Рапат белән Яңа Биккенә, Аблай белән Чакмагыш авыллары арасындагы юллар ремонтланды, күперләр яңадан салынды.

    Бик күп авылларда мәктәпләр,мәдәният йортлары сәләмәтлек саклау учреҗденияләре төзелде һәм тиешле уңай шартлар тудырылды. Ә район үзәге бер изге яшәү урыны матур гөл бакчасына әверелде, заманча җиһазландырылды.Киләчәгебез ышанычлы, бу иң зур казанышыбыз.Чакмагыш

    халкының искиткич матур яшәвенә сокланып, аның акыллы җитәкчеләренә булдыклы узаманнарына изге теләкләремне җиткерәм.

    Оста оештыручы һәм җитәкче галим

    Йосыпов Риф Сәгъдәтулла улы

    Йосыпов РифСәгъдәтулла улы 1964 елның 4 вгустында Тозлыкуш авылында туган. 1981 елда шушы авылның урта мәктәбен тәмамлый. Чакмагыш тугызынчы санлы һөнәрчелек-техник училищесенда уып,тракторчы-машинист һөнәрен ала. 1981-82 елларда туган авылында механизатор булып эшли.1982 -87 елларда Башкорт авыл хуҗалыгы институтының гидромелиорация факультетына укырга кереп, аны тәмамлап, инҗенер-гидротехник дипломына ия була.1987 елда туган җиренә эшкә кайта. Киров исемендәге колхозның энергетигы вазыйфасына тәгаенланә. !988-92 елларда шушы хуҗалыкның баш инҗенеры булып эшли.

    Кайда гына эшләсәдә, хезмәтен һәрчак яратып, ихлас күңелен биреп башкарды һәм әле дә шулай: максатына омтылучан, тынгысыз җан иясе. җәмәгать эшләрендә дә кайнап үсте.Яшьтән үк үзэшчән сәнгать түгәрәкләрендә актив катнашты Аның тырышлыгы тормышны һәм дөньяны, кешене, аның табигатен өйрәнү хасияте, кешеләргә сәнгатьле тәһсир итү һәм аңарда завык тәрбияләү көч, уйларга өйрәтү һ.б яклары аны олы йөрәкле шәхес булып.калуы сүрәтләнә.

    Кечкенәдән .баянда уйнарга өйрәнә. Матур итеп җырлый. Шушы колхозның үзэшчән сәнгать коллективының иң актив оештыручысы булып район һәм республика смотрларында катнашып лауриат исемен яулады. Почет грамоталары, Дипломнар белән бүләкләнде. 1992 елның гыйнварында Киров исемендәгет колхоз рәесе итеп сайлана. Ул эшләгән елларда хуҗалык район күләмендә иң алдынгыларда барды. Басуларда гектар көче күтәрелде, терлекләрдән зур продукция алынды,булган кыенлыклар уңай хәл ителде.Авыл халкының тормыш-көнкүрешен, рухи халәтен яхшырту җәһәтеннән күп чаралар күрелде. 1996-97 елларда читтән торып Ырымбур дәүләт аграр университетының аспирантурасын тәмамлап, диссертация яклап авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты исемен ала., 2005 елда диссертация яклап, авыл хужалыгы фәннәре докторы

    гыйльми дәрәҗәләренә ия була. Аның тырышлыгы, фикерләр ачыклыгы, хисләренең табигыйлеге, фән өлкәсендә гыйльми өстенлеге күпләргә игьтибарын үзенә җәлеп итә.2003 елның июлендә Чакмагыш район Советы рәисе-район хакимияте башлыгы итеп сайлана. Районнар белән идарә итү тәртибендә үзгәрешләр кертелгәч, 2004 елның мартыннан район хакимияте вазыйфасын гына үти бара.Тырыш хезмәтләре өчен Риф Сәгадәтулла улына 2001 елда БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелә.Тормыш иптәше, укытучы Зилә Рәфгать кызы белән

    ике кыз үстерәләр.

    Р.С.Йосыпов киләчәкне алдан күзаллап эшли белүче, бай оештыру тәҗрибәсенә ия булган зур галим, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.Ул ифрат намуслы, ачык йөзле, изге күңелле,кешелекле үз-үзенә таләпчән, сүзендә торучан педагог , шул ук вакытта башкалардан да таләп итә белеп, уртак тел табып үз артыннан ияртеп оста эш оештыручы психолог, кечелекле һәм тәртипле районыбызның хакимияте башлыгы

    Без ХХ1 гасырда, күрелмәгән тизлекләр, яңадан-яңа технологияләр, дөньяны гуманитар үзгәртеп кору дәверендә яшибез.Район эшләрен яхшы оештыру, башкаларны үз артыңнан ияртә белү үзе бер талант. Монда тормыш.мәшәкатьләрен өстән-өстән.генә белү җитми,заманнан арта калмыйм, зур уңышларга ирешим дисәң, фән казанышларын, алдынгы тәҗрибәләрне ныклап өйрәнергә һәм куллана белергә дә кирәк. Шушы очырактан район гәзитенең “Игенче” төпләмәсен карап утырам. Бу темага кагылышлы 2008 елның 6 декберендә “Игенчедә” чыккан “Җаваплылык тойгасы” дип исемләнгән Р.С Йосыповның материалына күзем төште. Аны сезнең игьтибарыгызга да тәгьдим итәм.”Русиядә күпеллык тәҗрибә күрсәтүенчә, дәүләт власте көчле урындагы үзидарәлеккә таянган очракта гына тотрыклы һәм эффектлы була ала.Урандагы үзидарәлек Башкортстан Конститутциясе белән ныгытылган халык власте формаларының берсе булып тора. Граҗданнар мәнфәгатьләренә кагылышлы дәүләт карарларының күпчелеге нәкь урындагы үзидарәлек органнары аша үтә. Кешеләр муниципалититлар сәясәтен тәү чиратта үзләренең тормыш ихтыяҗлары аша үткәреп баһалый, азык-төлек базары, торак шартлары, урамнардагы хокук тәртибе,авыл төзеклеге монда зур роль уйный.Үзенең һәм якыннарының язмышы өчен җаваплылык тойгысы нәкъ урыннарда формалаша. Дәүләтебез бүгенге үсеш этабында җәмгыятебез тормышын, төрле дәрәҗәдә идарәлек даирәсен үзгәртеп кору зур роль уйный. Җәмгыятебез урындагы үзидарәлекнең сәләтле белгечләренә мохтаҗ..

    Бүген безгә –муниципаль хезмәткәрләргә аерым җаваплылык йөкләтелә. Райондашларыбыз иминлеге, аларның урындагы идарәлек органнарына мөнәсәбәте безнең эшчәнлегебезнең сыйфатына бәйле.Урындагы үзидарәлекне оештыра алу– демократик дәүләт төзү дигән сүз. Нәкъ аның аша кешеләр үзен илебезнең чын хуҗасы итеп тоя”Әйе, хезмәтнең төбе–хөрмәт, хөрмәтнең төбе-хезмәт, диләр. Чынлап та кем турында гына сүз йөртсәк тә, аңа бәһаны халыкка кылган игелекле гамәлләренә, туган җиренә, илен ямьләү.буенча башкарылган матур эшләренә карап бирәбез.

    Без бай тарихлы, мәшүр кешеләре белән дан тоткан туган җиребез – Чакмагыш төбәге белән горурланабыз. Горурланып кына калмыйбыз, ата-бабаларыбыздан килгән күркәм гореф-гадәтләрне, матур эшләрне яңа эчтәлек белән баетабыз. Чакмагыш районы төзелүенә 80 ел,

    уңдырышлы туфраклы бу яктан алдынгы фикер ияләре, мәгърифәтчелек, әдипләр, җырчылар күп чыккан.

    Безнең район–республика күләмендә эре һәм тотрыклы, авыл хуҗалыгының барлык юнәлешләре буенча ышанычлы адымнар белән алга баручы аграр район.Авыл эшчәннәренең тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмншре үсеше тотрыклы һәм без республикада алдынгылар сафында киләбез.

    2009 ел йомгаклары буенча эшчәнлегебез югары баһаланды. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмшткәрләре көнен билгеләп үткәндә районыбыз “2008-2012 елларда авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын тормышка ашыруда актив эшчәнлек алып барган өчен”11 дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде

    2009 елның 17-18 сентяберендә Уфа каласының”Башкирское” ачык акционерлар.җәмгыяте базысында оештырылган күргәзмәдә”Терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен безнең районга БР Авыл хуҗалыгы министрлыгында Мактау грамотасы бирелде..”Базы” кооперативы иң яхшы токым предприятиесе дип табылды һәм “Авыл хуҗалыгы җитештерүендә фәннии эшләнмәләрне, алдынгы алымнарны уңышлы кертәне өчен”БР Хөкүмәтенең Дипломына ия булды.

    Кара-чобар токымлы 161 санлы сыер өчен хуҗалык республика Авыл хуҗалагы министрлыгының 11 дәрәҗә Дипломын һәм көмеш медаль яулады.2009 елда авыл эшсәннәре район буенча 2миллиард 780 миллион сумлык продкуция җитештерелә.Агросәнәгатъ комплексында уңай үзгәрешләр, алга китешләр фән казанышларын,алдынгы тәҗридәләрне куллану нәтиҗәсе.

    Икъдисади күрсәтечләр

    2010 елның 1 гыйнварында хуҗалыкларда 914 миллион сумлык төп средстволар исәпләнде. Бу үткән елдагы дәрәҗәдән 134 миллион сумга артык.Әйләнештәге средстволар 1 миллиард 75 миллион сум тәшкил итте, 136 миллион сумга артыгырак булды.2010 нчы ел башына хуҗалыкларда 1 миллиард 383 миллион сумлык саф актив исәпләнде”.Базы” кооперативы компанияләре өлешенә 765 миллион сумы(55 %) туры килә.

    Авыл хуҗалыгы преприятиәләре тарафыннан 270 миллион 390 иең сумлык табыш алынды. Шуның 116 миллион 351 мең сумы басучылыкка, 57 миллион 550 мең сумы терлекчелеккә туры килә.Бөртек сату 81,5 миллион сумлык табыш китерде. Рентабельлек күрсәткече 38,3 процент

    тәшки итә. Шикәр чөгендереннән алган табыш 26,5 миллион сумлык.( рент-ге 38 процент)

    Сөт җитештерүнең рен-.леге 18 процент тәшкил итә, алынган табыш 31 миллион 268 мең сум булды. Шул исәптән “Базы” кооперативына 22 миллион 357 мең сумы-71 проценты туры килә.

    Иң югары рент-.лек җаваплылыгы чикләнгән “Уроҗай”(42%),”Базы”(33,6 %) ,”Чулпан”(28 %)

    кооперативларында.

    Район буенча ит җитештерүнең рентабельлеге 14,2 процент булды

    Агросәнгать коплексында бер эшчегә айга уртача хезмәт хакы 7763 сум тәшкил итә. 2008 елдагыдан 1236 сумга күберәк.

    Басучылык

    Бөртеклеләрнең тулай җыемы район буенча 136, 3 мең тонна булды. Гектар куәте 39 центнер тәшкил итте.Үткән елга караганда 9 центнерга күберәк.Бөртеклеләрдән иң югары уңыш”Базы”

    Һәр гектардан 47,8 центнер,”Герой” кооперативларында 30,4, “Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасында 33,9, “Байбулат” җәмгыятендә 34 алдылар.Ел йомгаклары буенча шикәр чөгендере иң табышлы культура булды Барлыгы 51,1 мең тонна татлы тамыр казылды. Һәр гектардан 311,8 центнер уңыш алынды Базы да бу күрсәтеч 507 центнерга җитте.

    Орлыкчылык

    Узган еллар белән чагыштырганда орлык сыйфатлары яхшырды. Яңа элиталы

    сортларын күбрәк чәчү күз алдында тотыла.

    Агрохимик хезмәт

    2009 елда туфракның уңдырышлы-ягын арттыру, уңышын күтәрү максатында район хуҗалыклары тарафыннан игьтибарга лаек эшләр башкарылды. 64648 гектар мәйданда 8676 тонна физик авырлыкта минираль ашламалар кертелде. Һәр гектарга 49,9 килограмм тәэсир итүче матдә туры килә 19333 гектарда 164,5 тонна органик ашлама таратылды.

    Терлекчелек

    Терлекчелек– авыд хуҗалыгының мөһим тармагы. Сөт һәм ит җитештерү темпын үстерү

    зур әһәмиәткә ия.Сөт җитештерүне арттыру сыерларның продукт бирүчәнлеген күтәрү аша ирешелә.

    2009 ел йомгаклары буенча районда 26 мең баш сыер малы исәпләнде, шуның 7055 башы-сыерлар, 1826 сы-атлар, 1565е дуңгызлар. Сөт сату 7,8 пр.ка үсте һәм зачет авырлыгында 28984 тонна сатылды. Шуның 98,1 проценты беренче сорт белән озатылды. Сөтнең майлылыгы 3,74 процент тәшкил итте, зачет авырлыкта исәпләгәч, сөт күләме 2509 тоннага күбәйде”Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасы 852,3 тонна кош ите җитештерде, бу районның гомум күләмендә 22,1 процент булды.Моннан тыш,6 миллион данә йомырка житештерелде, 4 миллион 965 мең данәсе тапшырылды.. Халыкка 464 мең тәүлеклек, 300 мең данә үстерелгән чебеш сатылды.Узган ел ит комбинатларына 3655 баш сыер малы, 415 баш дуңгыз, 115 баш ат озатылды.Районда 8 токым репродукторы булган фермада һәм 3 токым заводында барлыгы 4359 баш сыер малы исәпләнә.. Бу барлык сыерларның 62 проценты. Узган ел токымчылык хуьалыклары да зур эш башкарды. Авыл хуҗалыгы министрлыгының аттестация коммисясе тикшерүен үтте.Токымчылык хуҗалыклары 551 баш мөгезле эре терлек үрчеме, 516 баш тана һәм 35 үгез, барлыгы 33 миллион сумлык токымлы терлек сатты.

    Шулай ук токымчылык хуҗалыклары 358 баш 21 миллион сумлык яхшы нәселле терлек сатып алды. Шуның 162 башы Австралиядән кайтарылган ит токымлы терлекләр.

    Крестьян-фермер хужалыкларында

    Крестьян –фермер хужалыкларына3786 гектар жир бүленгән. 2009 елда бөртеклеләр 2636 гектарны биләде. Фермерларга минираль ашламалар, ягулык майлау материаллары һәм авыл хуҗалыгы техникасы алу өчен дәүләттән 1 миллион 588 мең сум күләмендә дотация бирелде.

    Район буенча 78 фермер хуҗалыгы исәпләнә. Алар игенчелек белән шөгелләнә.

    Хезмәт саклау

    Районда хезмәт шартларын яхшыртырга, эшчәннәрнең сәламәтлеген кайгыртуга зур әһәмиәят бирелә. Әлеге чорда район авыл хуҗалыгы идарәлеге хезмәтне саклау, бәхетсезлек очракларына юл куймау закончылык таләпләренә ярашлы рәвештә эшчәнлекне максатчан алып бара.

    Хезмәтләндерүче предприятиеләрдә

    Узгән ел хезмәтләндерүче предприятиеләр тарафыннан оешмаларга 42 миллион 452 мең сумлык хезмәт күрсәтелде. Муниципаль ашлык кабул итү предприятиесе һәм Элита муниципиаль унитар предприятиесе елны табышлы тәмамлады, 3,5 һәм 0,6 процент рентабельлеккә иреште.

    “Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасы сатудан 122 миллион 928 мең сум табаш алды.

    Кадрлар турында хәстәрлек- заман таләбе

    Агросәнәгаь комплесындагы барлык эшчәнлекне кадрлар хәл итә.Бүгенге көнд авыл хуҗалыгы җитештерүендә 2753 кеше хезмәт сала.Хуҗалыкларда агрономнар, ветерианария табиблары, зоотехниклар, инҗенерлар җитешми. Шуңа күрә Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаучыларны хуҗалыкларга эшкә кайтару көнүзәк мәсьәләдә булып тора

    Менә шулай матур итеп.яшәп район халкы хезмәттә, спортта, мәдәни бәйгеләрдә җиңеп гел

    алгы сафта атлаулары дәвам итә.2010 ел Чакмагыш районының барлыкка килүенә 80 ел тулу

    уңаеннан ирешелгән уңышларга,халкыбызның тормышын яхшыртуда, районыбызның икътисадын

    ныгытуда аның акыллы җитәкчеләренә, булдыклы ярдәмчеләренә, авыл хуҗылыгы хезмәткәрләренә һ.б багышлауларымны сезне яраткан райондашларымның ихлас тшбрикләве итеп кабул итегез.

    Сөйгән халкыма багышлаулар,

    Исемнәрен йөртәм күңелемдә

    Чакмагышым


    Чакмагышым, йөгереп кайттым,

    Юл төшмәсә, атладым.

    Синдә тудым, сине сөйдем,

    Олы хисне ватмадым.

    Синнән гүзәл, синнән якын

    Башка җирләр тапмадым.


    Юл төшмәсә, хатлар яздым,

    Җавап килсә – ятладым.

    Чакмагышым, син – җанашым,

    Синең данны сакладым.

    Синнән гүзәл, синнән якын

    Башка җирләр тапмадым


    Яланаякларга келәм

    Булды хәтта акланың,

    Соңгы сулышыма кадәр

    Сиңа кара якмадым.

    Синнән гүзәл, синнән якын,

    Башка җирләр тапмадым.


    Халкымның изге улы

    Чакмагыш район хакимиәте башлыгы

    Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Башкортстанның

    атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

    Йосыпов Риф Сәгъдәтулла улына


    Син халкымның изге улы

    Ямьләдең дөнья йөзен.

    Яшәр өчен көч-дәрт биреп

    Дус иттең безне бүген.


    Кушымта:

    Син булганга дөнья матур

    Җанлы чәчкәләрмени!

    Без яшәгән туган җиргә

    Шатлык чәчкәннәрмени!


    Син халкымның изге улы

    Матур эшләрегез бар.

    Дарья судай талу белмәс

    Ярсу йөрәгегез бар.


    Кушымта шул ук

    Син булганга без бәхетле

    Уңыш телим эшеңә.

    Җырлар җырлыйм өр яңасын

    Син иң изге кешемә.


    Гомерләрем уза диеп

    Уфтанма син ярадан.

    Кырларың өстеннән очып

    Җыр сузам мин яңадан

    Кушымта;

    Туган якларыма – горурлык

    Чакмагыш район хакимиәте башлыгы

    Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Башкортстанның

    атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

    Йосыпов Риф Сәгъдәтулла улына


    Борчу чакта сиңа барганым бар,

    Хезмәт дәрте синдә сүнмәгән.

    Әтиемдәй игътибарлысың син,

    Һич кем юктыр сине сөймәгән.


    Яз нурлары җирне назлагандай

    Кыш җитсә дә җылы иртәләр.

    ...Хаким башлы булса – безгә рәхәт,

    Акыллы дип сине йөртәләр.


    Кече яшьтән уңган, тырыш булдың,

    Үрләр үрең тау һәм сырт сыман.

    Гаделлегең чәчкә далалары,

    Уңганлыгың яшен, ут сыман.


    Синең хезмәт – кара тиргә батып

    Гүзәллеккә күккә үрләвең.

    Гел яхшыга, кеше бәхете өчен

    Өзеләдер синең үзәгең.


    Бу төбәктә сиңа тиңнәр юктыр,

    Иген урып, йөкләр күтәрдең.

    Ә төннәрне фәнни хезмәт белән

    Гыйльми эшләр язып үткәрдең.


    Горурланам: чын галим сың икән,

    Матурларга килдең Җир шарын.

    Бу сыйфатлар үрнәк балаларга,

    Сөенәмен күреп мин барын.


    Тормыш авырлыгын җиңеп чыктың,

    Изге эшең биек, урын юк.

    Галимлегең матур, гөл бакчасы

    Туган якларыма – горурлык!



    Хезмәтеңнең гектар көче

    Башкортстанның һәм Русиянең] атказанган

    авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре

    кандидаты,“Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү

    кооперативының генеральный директоры

    Вадим Васильевич Соколовка


    Горурланып шигырь итеп язам

    Тырыш хезмәтләрең хакында.

    Күкрәк көчең, дәртең багышладың

    Туган җирең, илең, халкыңа.


    Шушы җиргә тозлы тирең тамган,

    Шушы җирдә нәсел тамырың.

    Әтиеңнән күчкән уңганлыктыр,

    Күтәрдең син йөкнең авырын.


    Сиңа дәшә гөлле алмагачлар,

    Нурын сибә кояш елмаеп.

    Болын тургайлары җырын суза,

    Һавалардан очып, моңаеп.


    Матурларга килдең син дөньяны,

    Көч-гайрәттән талант бөркелгән.

    Синең хезмәтеңнең гектар көче

    Алтын элитага кертелгән.


    Бик күпләргә тугры юлдаш булып

    Һөнәреңне сөйдең нибары.

    Синең шушы артык гадилегең

    Бар исемнән итә югары/


    Йөрәк җылылыгын бирдең безгә.

    Халкың өчен ярдәм кыласың.

    Юл күрсәтеп, гыйльми белемең белән

    Күңелләргә нурлар сузасың.

    Халкым өчен генә тугансың

    Вадим Васильевич Соколовка


    Тудың ямьле май аенда,

    Юмашың торган көтеп.

    Салават орден бүләген

    Куярга үрнәк итеп.


    Хезмәтеңдә бөркет көче,

    Май кояшы йөзеңдә.

    Көнгә матур нурлар өсти

    Юмашымның үзен дә.


    Күңелләргә канат куйдың,

    Син моңа үзең хаклы.

    Ярышларда гел макталып,

    Данладың туган якны.


    Матурладың дөньябызны,

    Син лачын кош – киекме?

    Шатланабыз биек очтың

    Соклансыннар диепме.


    Тудың ямьле май аенда

    Йөз ел яшә кимендә.

    Бүген синең юбилеең,

    Синең туган көнең дә.

    Таянычы булдың авылымның

    Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы

    хезмәткәре ООО Ураҗай директоры

    Иванов Аркадий Степановичның

    юбилее уңаеннан язылган шигырь

    Картайганны сизми калдым, дисең,

    Син һаман да япь-яшь, сөйкемле.

    Тик шаярып кына чәчләреңне

    Акка буягансың шикелле.


    Чал килешә, диләр, ир-егеткә

    Килешә ул сиңа бигрәк тә,

    50 яшь – ул картлык түгел әле

    Ташып торгач көчең йөрәктә.


    Хезмәт дарьясына кереп чумып,

    Оештыру эшен башкардың.

    Хуҗалыкны тартып үргә мендең,

    Сабан сөреп, җирне актардың.


    Таянычы булдың авылымның

    Хезмәт сөеп, үзең сөелдең,

    Көчле күчең халкың өчен генә

    Шуны күреп һәрчак сөендем.


    Сабыр да син, гади, кешелекле,

    Бик күпләргә үрнәк тормышың,

    Сиңа Ходай бөек сәләт биргән,

    Шуңа уңай тоткан бар эшең

    Шәп кеше

    “Чермәсән”токымлы кошчылык фабрикасы

    директоры Башкортстанның атказанган авыл

    хуҗалыгы хезмәткәре Хаҗиев Ригат Нурый улына


    Мәйдан тоттың тормыш яланында,

    Синең куллар таза имәннән.

    Кояш белән яшен көче синдә –

    Бүләк булып калган әткәңнән.

    Туган ягың – Бәйки авылы синең,

    Шушы җирдә нәсел тамырың.

    Күз җитмәслек биеклеккә менеп

    Күтәрдең син йөкнең авырын.

    Хөкүмәтем сиңа орден бирде

    Тырыш хезмәтләрең хакына.

    Изгелегең, бөтен матурлыгың

    Туган җирең, илең, халкыңа.

    Куз шикелле заман, күпләр белә

    Иреннәрне кайгы көл итә.

    Бу тормышның яман җилләренә

    Каршы тордың, сиңа шул җитә.

    Дистә еллар –җитәкчелек эше,

    Кешеләргә бәхет түшәдең.

    Күрәсеңме нинди саф күңелең?

    Тормыш кузларында пешмәдең.

    Янып үтеп, кердең ямьле җәйгә,

    Синең исемең мәңге саклансын.

    Моны күреп мин дә сөенәмен,

    Шәп кешесең, син бит – якташым.

    Йөрәгемдә тибет көче


    Район хакимиятенең эшләр оештыручысы

    Бикмөхәммәтов Фәдис Гыйлемҗан улына


    “Дустым “ диеп әйтер кеше булу,

    Бик зур бәхет бит ул дөньяда.

    Шатлыкларың булса – уртак була,

    Кайгыларың булса – югала.

    Кулларыңа алдың җырларымны,

    Иркен сулыш алып куй әле!

    Тормыш мәшәкатен онытып тор,

    Яннарыма утыр кил әле!

    Ялгыз булсаң, сабырлык та бирәм,

    Дус һәм юлдаш булсын җырларым.

    Сырхау булсаң, изге теләкләрем

    Дәваласын сине, моңнарым.

    Гашыйк утларында янсаң әгәр,

    Мәхәббәтнең сафын өләшәм.

    Изге хисем бирсен татлы сөю

    Еллар аша сиңа эндәшәм.

    Җырларымны әгәр кулыңа алсаң,

    Йөзләреңдә нурлар күренер.

    Изге теләгемнең сихри көче

    Синең җанга үтеп сибелер.

    Йөрәгемдә тибет көче яна,

    Үзем сезнең өчен җан атам.

    Нурлар чәчәм шушы моңнар белән,

    Чөнки, сине Кешем яратам.

    Иске Балак офыклары

    Чакмагыш район Хакимияте башлыгы урын--

    басары, район финанс идарәсе начальнигы

    Фәезов Равил Хәмит улына


    Иске Балак офыкларың,

    Бәрәкәтле киң далаң.

    Гүзәллегең күңелләрдә,

    Синең яктан моң алам.

    Шаулый иген басулары

    Ничә йөз ел бит инде.

    Бүген без һаман көрәштә

    Җиңгән батырлар иле.

    Борылмадың алга бардың

    Син финансист зур кеше.

    Синдә безнең өметебез,

    Бөтен таяныч көче.

    Районның син хуҗасы

    Акчаларга алтынга.

    Чын хуҗага бу хас сыйфат

    Тырышлыгың халкыңа

    Халкым диеп агарса да

    Чәчләренең карсы.

    Сиңа әле шушы эштә

    Янып – пешеп барасы.

    Барасы да барасы.

    Күңелендә – гел матурлык

    Чакмагыш муниципаль район хакимиятенең

    гомум бүлек мөдире

    Шәйхиев Әфгать Нигъматулла улына


    Туган җирең Тамьян якларыннан,

    Син зур бүләк район халкына.

    Тырышлыгың, уңганлыгың белән

    Күңел мәрҗәннәрең хакына.

    Сине күпләр мактап яраталар,

    Хезмәтеңне, туган ягыңны.

    Күңелендә гел матурлык кына,

    Эр(е)тә, диләр, туңса – җаныңны.

    Зимфираң да – сиңа зур киңәшче,

    Бик ягымлы, тугры антына.

    Укытучы, зур фәһемле диләр,

    Белем бирә икән халкына.

    Кызың Айгөл сезнең юлдан киткән,

    Ул бит – синең типкән йөрәгең.

    Илсөяр дә – саулык табибәсе,

    Син үстергән бәхет – терәгең.

    Балкып яшә мәңге кояш кебек,

    Кайгы күрми үтсен көннәрең.

    Терәк булсын җан сөйгәнең янда,

    Ике кызың – үскән гөлләрең.


    Йолдыз шикелле

    Хисәметдинова Фәһиә Әдип кызына

    Синең эшең бигрәк саф һәм гадел,

    Чын хуҗаның изге йортында.

    Тырышлыгың күпләр сокланырлык

    Кайныйсың син хезмәт утында.

    Туып үскән ягың Чишмәкаран

    Яхшылыкка сине өйрәтте.

    Барысында күрдем, тик күрмәдем

    Синең кебек изге йөрәкне.

    Изгелегең белән данлыйсыңмы,

    Зурлыйсыңмы хезмәт йортыңны?

    Кояш белән таулар көче синдә

    Карашыңнан кайгым онтылды.

    Күңел күгең синең һәрчак аяз

    Көлеп аткан таңнар җылысы.

    Мәхәббәтле саф гомерләр телим

    Сайрар кошларыңның җырлысын

    Телимен мин сезгә изгелекләр

    Якты кояш гөлләр калдырсын.

    Барыр юлларыңда сүнү белмәс

    Ак бәхетле шәмдәл яндырсын!



    Җыр чакыра

    Базы уңганнарын

    Башкортстанның атказанган механизаторы

    Хөсәенов Динискә, Егоров Анатолийгә,

    Собгиянов Әбүзәргә, Нуркаев Әдипкә,

    Арсланов Раилгә, Нафиков Рәдифкә.Һ.б.


    Көннәремне якты иттең,

    Кышын атты гөлләрем.

    Мин һич бер картаймамын

    Синдә үтсә көннәрем.

    Җырлап күңел ачар өчен

    Мин гел сиңа омтылам.

    Синсез бер көн яши алмыйм

    Тынгы белми борчылам.

    Кече яшьтән таныш, беләм

    Тормыш сездә гел уңай.

    Сезнең якта уңган халык

    Үстерәсез күп бодай.

    Гармуннарга кушылып җырлый

    Нур сибеп кояшым да.

    Ике йөз ел нигез салган

    Авылым Юмашымда.

    Күпме җырлар моңлы көйләр

    Син Юмашым турында.

    Гашыйкларга бәхет бирә,

    Яңгыраган җырыңда.

    Мин дә яшим сезнең белән,

    Гомерем балкышларда.

    Күл өстендә дулкынланып

    Каңгылдый ак кошларда!

    Гомергә сүнми сүрелми

    Юмашым йөрәгемдә.

    Әйтелми калган серләрем –

    Өр яңа көйләремдә.

    Базым минем гүзәл җирем

    Юмаш авыл советы мәдәният хезмәткәре, Башкорт-

    стан республикасының атказанган мәдәният хезмәт-

    кәре Вилюр Бадыйковка


    Бигрәк ямьле газиз туган җирем,

    Синдә генә күңел дәвасы.

    Дулкынланган иген басулары

    Юмашымның иң саф һавасы.


    Кушымта:

    Син туган ягымның

    Йөрәге икәнсең,

    Син Базым минем хыялым.

    Синнән дә гүзәл як,

    Гүзәл як юк икән,

    Аерылмас гомер юлларым.


    Кояш булам көндез, төнлә йолдыз,

    Кырларыңа күңелем җилкенде.

    Уңган халык бездә, бездә генә

    Базылылар бигрәк сөйкемле.


    Юмашта йомшак кыйбла җилләре,

    Базы буйларында син гөлгә.

    Җырым – бүләк. Бергә җырлыйк әле,

    Базы җыры булып бер илгә!


    Горурланып яшәр халкым бар

    Башкортстан Республикасының атказанган

    укытучысы, ялкынлы лектор һәм агитатор

    Риф Порфирович Захаровка, Спиридонова Зоя

    Николаевнага, Чакмагыш районының шәрәфле кешесе

    Сайдяков Мефодий Антоновичка


    Юмаш офыклары гел кояшлы

    “Базым” минем торган төягем.

    Ай тирбәнә аккан суларыңда

    Җан кыйбласын җуймас йөрәгем.

    Нәрсә теләсәң дә барсы да бар

    Юмаш офыгында түрләрем.

    Синең белән шундый җиңел миңа,

    Бәхет тауларына үрләдем.

    Күргәнемне шигьри юллар иттем,

    Ак кагазьне чәчкә итәрлек.

    Амбарларда запас иген, ашлык

    Дистәләрчә елга җитәрлек.

    Кунакчылсыз килгән кешеләргә,

    Сый-хөрмәттән табын сыгыла.

    Әллә синдә сагышландыңмы дип,

    Күп милләтле халык җыела.

    Һәр тармакта гел беренче булып

    Алгы сафта яшәп ятабыз.

    Җиргә күктән йолдыз сибелгәндәй

    Күп бүләкләр алып кайтабыз.

    Син юмашым яшәр халкым белән

    Муллык иле дигән даның бар.

    Мин яшимен, чөнки син булганга,

    Горурланып яшәр халкым бар.


    Жырлыйк әле туган көнеңдә

    Базы кооперативыныж уңган бригада җитәк-

    челәре: Сайдяков Валерий, Сәлимгәрәев Рифат,

    Тангатаров Әүфәт, Бакиров Фәдискә


    Сезнең туган көнне очып йөрим

    Гел эшлисе килә яхшылык.

    Миннән бәхетлерәк кемнәр бардыр

    Бөтен дөнья китте яктырып.

    Күңелемнән агылып чыга җырлар

    Моңын сузып Юмаш ягына.

    Хыялларым “таган атынгандай”

    Рәхәт булып китә җаныма.

    Җырлыйк әле, дуслар, җырлыйк әле,

    Җыр-моңнар бит баса сагышны.

    Былбылларда сайрап моңга күмелә

    Мөгҗизалы итеп язмышны.

    Җырлыйк әле дуслар, җырлыйк әле

    Дөнья гамәленә күмелеп.

    Юксынудан, ялгызлыктан сезне,

    Аерып алсын җырлар үрелеп.

    Чылтыр чишмә сирпи күңелемнән

    Моң сулары эчеп исерик.

    Юлларыгыз сезнең уң булсын, дип,

    Ташып торган моңнар күчерик.

    Җырлыйк әле дуслар, җырларымны

    Дәртләндереп сезне, иркәләп.

    Сәламемне сезгә җиткерсеннәр

    Яз гөлләрен җыеп иртәрәк.

    Җырларымда сөю сагышлары,

    Гашыйк җаннан туган ышаныч.

    Җырларымны сезгә бүләк итәм,

    Җырсыз яшәү беләм, кызганыч.

    Гашыйкларны парлы итсен җырым

    Сайрар кошыгызны ияртеп.

    Бу дөньяның чиксез матурлыгын,

    Яшәү ямен табып, көйрәтеп.

    Күңелемдә авылым

    Рәүф Баһаветдинов сүз һүм көе*

    Медицина фәннәре докторы, профессор

    Бадыйков Рәшит Гәзиз улына


    Әй, сагындым авылымны,

    Күңелдә балачагым.

    Әлдә авылым бар, әле

    Зарыгып кайткан чагым.

    Моңлы иттең йөрәгемне

    Сагышка урый-урый.

    Чишмәдәй саф тойгыларым

    Бәхеткә юрый-юрый.


    Бераз тагын кайталмасам,

    Күз алдымда авылым.

    Эчтән генә сызып янам,

    Түзә алмый сагындым.


    Күңелемдә авыл моңы,

    Гармуннарда уйныймын.

    Бала чагым моңнар өсти,

    Су буйларын урыймын


    Юмаш офыклары

    Башкортстанның атказанган авыл хуҗалы-

    гы хезмәткәре Базы колхозының баш инҗенеры

    Иванов Вадим Григорьевичка


    Юмаш офыкларын ямьләп

    Кошлар сайрап назлана.

    Синнән башка яши алмам,

    Бер мизгелгә, азга да.

    Көннәремне якты итеп

    Кышын атты гөлләрем.

    Мин һич бер дә картаймамын

    Сездә үтсә көннәрем.

    Йөрим дисәң юлларың бар,

    Базы буе дарьясы.

    Туган җирем мирас саклый

    Куанычлы дөньясы.

    Кулын болгый офыкларга

    Юмашта камышларым.

    Синең куеныңа төренеп

    Таралды сагышларым.

    Офыклары һич кисмәде

    Кош очкан канатларын.

    Күрдем җирнең, күкнең,суның

    Сагышын таратканын.

    Юмашымнан моңнар алам

    Йөрәк тоя төшенә.

    Офыгыңда таң балкышы

    Сез кадерле Кешемә


    Дусларымны эзлим

    Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы

    хезмәткәре Базы колхозының элекеге баш агро-

    номы, партком секретаре Сабиров Зиһени

    Сәлих улына


    Сез дусларым, кая югалдыгыз

    Таралышып кая киттегез?

    Аерылышмас кебек үскән идек,

    Нигә мине ялгыз иттегез?

    Өмет итеп яшим: сезнең белән

    Очрашуга илтер юлларым.

    Эзли-эзли инде арып беттем

    Сагышлардан таша җырларым.

    Сез дусларны сагынып җырлар туа

    Бергә булган чорлар турында.

    Ул дәверләр инде кире кайтмас,

    Безнең язмыш алла кулында.

    Мин сагындым, сезне, дускайларым,

    Ишетер икән мине кайсыгыз?

    Торган җирләрегез гөл булса да,

    Туган яклар көтә кайтыгыз!

    Базы сулары

    Башкортстанның атказанган авыл хуҗа-

    лыгы хезмәткәре Базы колхозының элекеге

    рәисе Халиуллин Алберт Харис улына, порт-

    ком секретаре Янгиров Риф Рифкать улына


    Бала чакларымны хәтерлимен

    База суларында кайнавым.

    Шул чакларда суга кармак салып

    Зур дөньяны уйлау кайда ул.

    Ул вакытлар инде артта калды

    Дөнья безгә булган түгәрәк.

    Шул чакларым миңа бер туп булып

    Хәтеремдә йөри тәгәрәп.

    Аккан сулар игәп ташны түгәрәкли

    Дулкыннары аны шомарта.

    Суда йөзгән балыкларны хәттә

    Куенына алып уйната.

    Без дә шулай гомер агышында

    Игәлепме чабып узабыз.

    Дус һәм туган, чит- ят кешеләр белән

    Гомер җебен җайлап сузабыз.

    Базы суы ага җырлап һаман

    Кайда барсак йөри иәреп.

    Базы суын эчеп үз иттек тә

    Ачы суга булмый өйрәнеп.

    Үрнәгемнең иң гүзәле

    Русия һәм Башкортстанның атказанган фән

    эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, Башкорт

    дәүләт университеты профессоры

    Гыйльметдинова Лира Тәлгать кызына


    Үрнәгемнең иң гүзәле синдер

    Исемнәрең мәңге саклансын.

    Горурланып атый исемеңне

    Туган авылың сине якташым

    Характерың тыйнак, бик ягымлы

    Халкың өчен ярдәм кыласың.

    Юл күрсәтеп, гыйльми белем биреп

    Күңелләргә нурлар сузасың.

    Бал кортыннан уңганлыгың өстен

    Белем биреп күпне үрләттең.

    Кылган эшең гел изгелек кенә

    Зур шәхесе булып милләтнең.

    Шатланамын синең хезмәтеңә

    Бик кирәксең илгә, халкыма.

    Бу шигырьне сиңа багышладым

    Җырларымның изге антын да.

    Саф мәхәббәт олы бәхет телим,

    Күңел тынычлыгың сау булсын.

    Күпме булса синдә көч һәм сәләт

    Бәхет өстәп биек тау тусын.

    Үрнәгемнең якты йолдызы

    Русиянең һәм Башкортстанның атказанган фән

    эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, профессор,

    Башкортстан дәүләт медицина университеты

    проректоры Хәсәнов Әнвәр Гыйният улына


    Яшәргә сез эшләп өйрәнгәнсез

    Яратырга – безне яратып.

    Йөрәгеңне уттай гел яндырып

    Үр менәсең безгә йөк тартып.

    Борчыласың тәлипләрем диеп

    Син ВУЗымның– күңел аклыгы.

    Сикәлтәле юллар аша үттең,

    Хисләреңнең шунда пакълыгы.

    Син бу җирне дәваларга килдең,

    Чистартырга сырхау һавасын.

    Кулларыңда скальпелләр алтын,

    Туар чирне кисеп аласың.

    Куллары да алтын, диләр, синең,

    Җиңел диләр синең адымны.

    Булган чирләр әллә кая була,

    Эреттердең туңган җанымны.

    Сине зурлап тагын шигырь язам

    Моң авазын сирпеп тугайга.

    Синдә сәләт йолдызларга тиң бит

    Үрнәгеңдә очкан тургайга

    Мин сокланам сиңа

    Җаваплылыгы чикләнгән “Сәвәде” җәмгыяте

    рәисе Нурисламов Рәфис Шәйхелислам улына


    Үрнәк суы. Татлы,төбе кояш

    Дулкынланма суын эчкәнче.

    Эчкән суың сине көчле иткән

    Мин сокланам гомерем үткәнче.

    Синең хезмәт туган авылыңа

    Тырышлыгың күккә талпына.

    Йодрык хәтле типкән йөрәгең дә

    Тынгы белми яшәү хакына.

    Синнән тырыш тагын кем бар җирдә?

    Тормыш дулкынында тәрәзең.

    Туган якның иген басулары

    Сөя сине, күңел кәрәзем.

    Яз нурлары бәйрәм алып килә,

    Түрләренә үтеп йөрәкнең.

    Ялкын чәчеп эшли сездә халык,

    Иген басуларын көйрәттең.

    Сабан туйларында сез беренче,

    Җиңел түгел, беләм, “көрәшү”.

    Изгелегең – күпләр сокланырлык,

    Яшь буынга акыл өләшү.

    Ак бәхетләр,тыныч тормыш теләп,

    Туган авылың бирсен моң назын.

    Терәгең нык, көч бирүче булдың

    Рәхмәтлемен. Сиңа җыр яздым.

    Авылым уңганнары

    Хәйруллин Илшат һәм Илдар,

    Сәйфуллин Илгиз, Арсланов Рәнис,

    Ширәев Рәнүс белән Илнурлар,

    Арсланов Рәфил һ.бга *


    Үз-үзеннән сорый белсен кеше:

    Иң мөһим көн бүген түгелме?

    Яши белсәң иде иң мөһиме

    Бүген диеп һәрбер көнеңне.

    Бу дөньяда яшәү гаҗәп кызык,

    Эштән тартылмасын кул гына.

    Кем хезмәтне сөеп бәхет эзли –

    Җирдә кызык яши шул гына.

    Бәхет кошы син сусаган чакта

    Үзе килеп куна учыңа.

    Эштә тамган кайнар тир тамчысы –

    Татлы чишмә бәхет кошына.

    Без торсак та ерак калаларда

    Үстерәбез иген далада.

    Тоя белсәң – тәм бар чишмәләрдә,

    Шифасы бар – сипсәң ярага.

    Авылымның егетләре сыман

    Табигать тә монда тыйнак бит,

    Уракчылар бездә туктап тормый,

    Үз җаенда тормыш җыйнак бит.


    *2006 елның 22 августында “ Игенче”



    Син күпләргә үрнәк

    Чакмагыш районының Автосервис дирек-

    торы Латыпов Рөстәм Рәфгатъ улына


    Син энекәш, кешеләргә гадел

    Хәстәрләрдән торган язмышта.

    Яшәү тылсымнарын бүләк итим

    Сезнең тырыш матур тормышка.

    Кар яудының иң зур бүләге син

    Шәхси матурлыгың сакласын.

    Горурлана халык синең белән

    Син күпләргә йолдыз якташым.

    Хезмәт сөйгән кеше бәхетле ул

    Коллективны алга илтәсең.

    Яшь буынны үз артыңнан әйдәп

    Җиңелмиче җиңеп үтәсең.

    Күңел күгең синең һәрчак аяз

    Характерың – горур сабырлык.

    Ягымлысың тыйнак акыллысың

    Бик күпләргә үрнәк алырлык.


    Якташыма

    Карл Маркс авыл хуьалыгы механизаторы

    Социалистик хезмәт герое

    Йосыпов Ринатка


    Күз алдында инеш дулкыннары,

    Син үстергән икмәк исләре.

    Рапат суы, нарат урманнары...

    Сафлык сирпи айлы кичләре.

    Данладың син дустым, туган якны

    Рәхмәтләрем соңга калмасын.

    Нурга күмелеп аткан таңнарыңда

    Күңелем илтсен дуслык тамгасын.

    Күкрәп яуган җәйге яңгыр кебек

    Сафландыра мине басулар.

    Шатлык көен сузып сайрый кошлар,

    Сиңа кайта күңел ярсулар.

    Язгы ташкын кебек ургып кайттым,

    Аруларны белми канатлар.

    Минем йөрәк, дустым, исемеңне

    Һәр тибеше саен кабатлар.


    Күңелендә гел матурлык

    Русияненң федераль лицензия төзү үзәгенең

    Башкортстан филиалы директоы, Русинең почетлы

    төзүчесе, техника фәннәре кандидаты Йосыпова –

    Ходҗәева Рәйсә Бәмбәгънур кызына.


    Бәхет өчен безгә күп кирәкми

    Тугры булсаң изге антыңа.

    Күз тәбибе Әхмәр абыең кебек

    Бар көчеңне бирсәң халкыңа.

    Хезмәтеңдә синең яшен көче

    Йөрәк аңлый, барын төшенә.

    Архитектур эше, җиңел түгел

    Изгелекле барча кешегә.

    Тере чәчкә сыман ике кызың

    Оста тәрбияче булганга.

    Тынгы белмәс, тырышлыклар белән

    Тормыш учагында янганга.

    Җан күгендә очар мизгелләрдә

    Кемнән алдың тормыш серләрен.

    Канат юкта, канат куя белдең,

    Халкым диеп тауга үрләдең.

    Син күпләргә үрнәк, маяк булдың

    Яңа тормыш – иҗат Галәмең.

    Кылган эшең, үткән гомерләрең

    Сафлык чәчә язган каләмең.


    Чулпаным

    “Чулпан” исемендәге Көсәкәй авыл хуҗа-

    лыгы коперативы рәйсе Хаматдинов Рәнис

    Рәйс улына Рәүф Баһаветдинов көе һәм сүз.


    Йөрәгемдә син Чулпаным

    Киң басуларда иген.

    Туган якта дан казанды

    Эшчән халкыбыз бүген.

    Бигерәк якты нурлар сибә

    Чулпан йөлдыз атканда.

    Кошлар булып мин талпынам

    Авылыма кайтканда.

    Уяна кошлар тирәктә

    Чулпан йолдызын күреп.

    Кузгала җырлар йөрәктә

    Гел минем искә төшеп.

    Йолдыз катыш ләйсән яугач

    Муллык арта ел саен.

    Нурын сибсә Чулпан йолдыз

    Чугын чигә ак каен.

    Сине сагынам гел Чулпаным

    Төннәремдә төшемдә.

    Таң юлдашы – Чулпан йолдыз

    Дәрт-көч өсти эшемдә.


    Якташымның оныгы

    Элекеге атказанган “Правдаколхозы рәисе,

    хезмәт ордены герое Кадыров Вәли Кадыйр

    улының оныгы,Чакмагыш районының өлкән авто-

    инспекторы Кадыров Вадим Дамир улына


    Хезмәт юлың ГИБДД га бәйле

    Буйлаганда аның төбе юк.

    Күз күтәреп караш ташлаганда

    Күз җитәрлек аның чиге юк.

    Синең нәсел беләм бик сәләтле

    Картәтиең Вәли дан тотты.

    Бөтен Аблай халкы мактап сөйли

    Районымны һәрчак балкытты.

    Янәшеңдә йөреп горурландым

    Матур иртәгәңне күрергә.

    Туган ягым бүләк итеп биргән

    Сине зурлап күңелем түренә.

    Үз юлыңнан алга омтылдаң син

    Исемеңне мирас сакласын.

    Синең юлдан атлый бүген күпләр

    Дамир улы Вадим якташым

    Мин ышанам синең сәләтеңә

    Баш әйләнә сүзләр явыннан.

    Синең көчләр, бөркет итә сине

    Кояш чыккан Аблай ягыннан.


    Моң иясе

    Тайнаш мәдәният йорты директоры, җырчы

    һәм композитор Хәмидуллин Илдар Вазих улына


    Илдарны сез кем дисәгез:

    Безне моңга манучы.

    Ул җырчы да, гармунчы да

    Яңа көйләр язучы.

    Сәхнәләрне балкыттырып

    Кояш булып янучы.

    Моң кәштәләрен тутырып

    Күңелләрне яручы.

    Менә дигән эшкуар ул

    Алышларда җиңүче.

    Районда эше белән

    Макталган шәп кешесе.

    Туган телне нурга манып

    Моңнарыңда йөзүче

    Җырны гөлле чәчәк итеп

    Күңелләргә тезүче.

    Минем язган сүзләргә дә

    Бик күп бизәк кушучы

    Үлгән сүнгән йөрәкләргә

    Якты юллар сызучы.

    Карашларың белән безгә

    Хезмәт сөеп сөелдең.

    Олы җанлы чын артист син

    Һәрчак күреп сөендем

    Моңга салып садә күңелне

    Русиянең атказанган, Башкортстанның

    халык артсты Илфак Смаковка


    Таңнар калды синсез ятимсерәп,

    Башларына кайгы төшепме;

    Җырчы кошы белән бәхилләшеп,

    Югалтудан җаны өшепме.

    Хәтеремдә бергә булган чаклар,

    Төшләремә кереп, елатма.

    Юксындырма, зинһар, юксындырма,

    Таңнарымда мине уятма.

    Нигә ташлап киттең көтмәгәндә,

    Моңга салып садә күңелне?

    Кайгылардан Идел ярсып акты,

    Юксынудан яшем түгелде.


    Сәхнә учагында көйрәдең

    Башкортстанның атказанган артисты

    Анфак Гариповка


    Сез, дусларым, кая югалдыгыз,

    Эзлим сезне, кая киттегез?

    Бөтерелеп бергә бии идек,

    Нигә безне ятим иттегез?

    Агым сулар бергә кушылмады,

    Аерылды зәңгәр иртәләр.

    Гомеркәйләр бигрәк кыска булды,

    Юлларымны бүлде киртәләр.

    Атказанган артист авылдашым,

    Күптән якын, күптән таныш сез.

    Авылыма кайтсам, күңел елый,

    Гармуным да калды тавышсыз.

    Кайгыларым кара болыт булып

    Түкте яшен күңел түренә.

    Җан сызлана, ышанасы килми

    Гомеркәйләр бакый түгелгә.

    Күз алдымда нурлы тормыш юлың,

    Ярсып тибә иде йөрәгең.

    Тырышлыгың, уңганлыгың белән

    Сәхнә учагында көйрәдең.

    Сине югалтуы бигрәк авыр,

    Күңел елый, сызлый тәннәрем.

    Үзең белән алып киттең кебек

    Гомеремнең бөтен ямьнәрен.



    Күңелем назлары да.....

    Башкортстанның атказанган авыл хуҗалагы хезмәт-

    кәре“Базы” кооперативы рәисе урынбасары

    Дәүләтова Людмила Анатолий кызыны


    Синең эшең газиз Юмашыңда,

    Исәп хисапларың кешегә.

    Тырышлыгың җил-давылдан көчле,

    Уңыш телим кылган эшеңә.

    Бер хатасыз кичтең хезмәт юлын

    Туган якта тиңсез дан тоттың.

    Утыз биш ел авыр хезмәт салып

    “Базы” коллективын ныгыттың.

    Мең иләктән иләп зур чиләккә

    Үлчәүләргә салдың байлыгын.

    Анда һаман синең тырыш эшең

    Санап бара нәрсә барлыгын.

    Күпләр белә сине, яраталар,

    Исәп-хисап эшең өлгеле.

    Карашларың барлый иртәгәне

    Бу–бәхетнең зуры түгелме?

    Мин беләмен: сездә уңган халык,

    Шуңа яздым синең турында.

    Рәхмәт сезгә, Юмаш шәхесләре,

    Күңелем назлары да җырымда.



    Синең гүзәллегең турында

    “Базы”кооперативының өлкән бухгалтеры

    Әхмәтгәрәева Люция Рәмил кызына


    Күңелеңнән балкый рух нуры

    Уйланасың гел эш турында.

    Матур булсын якты дөньялар, дип

    Чиртә кебек йөрәк кылың да.

    Ничә еллар исәп-хисап эшен,

    Хәстәр йөген үргә сөйрәдең.

    Төнне яктыртырдай ай шикелле

    Изге шуңа типкән йөрәгең

    Матурлыгың Юмаш авылында,

    Хезмәтләрең җанны иркәли.

    Коллективның көчен, нурга күмдең

    Кояш кебек, балкый иртәли.

    Сихри балкыш күңелләргә иңә,

    Базы якларында бар да бар.

    Синең куллар очын очка терки

    Күңелләрең чиста ап-ак кар.

    Яшен булып яшьни отчетларың

    Эшең белән исбат итәсең.

    Төгәл хисап синең кулларыңда,

    Коллективны алга илтәсең.

    Чиксез гайрәт синдә, бик зур акыл,

    Исәп-хисап эшен күтәрдең.

    Чәчәк итеп тездең күп саннарны

    Тормыш дигән олы түтәлнең.


    Уңган кызлар

    “Базы” кооперативының сөтчелек фермасы

    савучылары Лидия Митрофанова га һәм

    Зәйтүнә Әхмәтшинага.

    Бу дөньяны үзгәртергә теләп–

    Тырыша халык Юмаш якларында.

    Һәм үзгәрә тормыш сезнең белән

    Куанычы –Базы туфрагында.

    Рәхмәт сезгә, Юмаш гүзәлләре

    Шифалы сөт савып эчерәсез.

    Безнең йөрәкләргә ничә еллар

    Мәккә суы көчен күчерәсез.

    Сауган сөтең көяш нурын җыйган,

    Ап-ак гөлдәй чиләк эчләрендә.

    Ак төсләрдә – күңелең гүзәллеге,

    Ак җәүһәргә гашык хисләремдә.

    Ай елмайган сөт фермасын күреп,

    Болын ачкан яшел кочакларын.

    Таң йокысын бүлеп уңган кызлар

    Уятканнар офык учакларын.

    Исбат итте көчең, тугрылыгың,

    Горурлана синең кемлегеңә.

    Хезмәт сөйдең, ярсу дәрья сыман,

    Гүзәллекне алып күңелеңә.

    Юлдаш ул хезмәтенә

    “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының өлкән

    экономисты Тимофеев Генадий Степановичка


    Күккә карыйм... Якты кояш булып

    Күзләремә үзе күренә.

    Синең изге эшең оялаган

    Юмашымның якты түренә.

    ВУЗ бетереп, кайтып авылыңа

    Гыйльми сәләтеңне үрләттең.

    Колхозыңда йөк аты да булдың

    Эш иясе булдың милләтнең.

    Өч дистәләп гомерең багышладың

    Экономик – хисап эшенә.

    Тормыш юлларында ялгышмадың

    Киләчәгең халкың өчен дә.

    Юлдаш булдың тугры хезмәтеңә

    Гел атладың гомер үренә.

    Коллективка канат, терәк булдың

    Бәхет кунсын күңел түреңә.

    Озын гомер бирсен Ходай сиңа

    Кайгы-борчу ишек какмасын.

    Бернинди көч какшатмасын сине

    Күз алмасы кебек сакласын.

    Белем бирүче

    Юмаш авылының мәктәп директоры,

    халыклар дуслыгы ордены кавалеры

    Антонов Анатолий Васильевичка

    Рәүф Баһаветдинов көе


    Кайнап тора илһам көче,

    Белем бирү сәнгате.

    Изге гамәл балаларга –

    Һәр минуты, сәгате.

    Шаулап тора иҗат дәрте,

    Нур сибә күңелемә.

    Ныклы терәк, зур таяныч

    Үтәсе гомеремә.

    Без, Юмашта укучылар,

    Мәктәбеннән узабыз.

    Гыйлем алып, акыл туплап

    Матур дөнья корабыз.

    Изге күңел – гөлләр иле,

    Ай нурында балкыды.

    Мәңге шиңмәс һәм сүрелмәс

    Күңелемдә ялкыны.



    Киң күңелле шәхесләр

    Бакиров Ирек Гоиәр улына, медицина университеты

    профессорлары Гыйният улы Хәсәновка һәм Гыйлмет-

    динова Лира Тәлгатъ кызына,“Айгөл”җәмгыяте директо-

    ры Флидә Миргасим кызына, В.В. Соколовка


    Авылымда мәчет манарасы

    Калкып чыкты соңгы араларда.

    Йөрәкләрдән хисләр тора ташып

    Илһам бирә салган манара да.

    Искә алам синең хезмәтеңне

    Мулла сузып дога укыганда.

    Күңелләрдә иркен хисләр ага

    Моң азаны мине тукландыра.

    Монда уңган халык, борынгыдан

    Үрнәк диеп аны йөртә халык

    Хәләл көчен, тозлы тирен түгеп

    Үз җаена тормыш көтә халык

    Салган мәчет. Аның матурлыгы

    Күзләремнән тора түгелергә.

    Вакыт үтәр, изге эшең калыр

    Рәхмәт хисе кайный күңелемдә.

    Үрнәгемдә челтер елга ага

    Күрә белсәң ямь бар далаларда.

    Дога кылсам кереп мәчетеңә

    Шифа алам, дәва яраларга



    Базы” буе кочагында

    Базы авыл хуҗалыгы кооперативының

    баш агрономы Данилов Борис Мефодиевичка

    Рәүф Баһаветдинов көе


    Базы буе кочагында

    Авылым Юмашым да.

    Аннан башка яши алмыйм,

    Нур сипмәс кояшым да.

    Базы буе кочагында

    Ал-ял белми иртәли,

    Сине зурлап кошлар сайрый,

    Тургае да иркәли.

    Базы буе кочагында

    Тирәге дә зур терәк.

    Бүген сине сагнып җырлыйм,

    Моңнарың да зур бүләк.

    Юмашның тормыш корабы

    Юмаш авыл Советы, авыл биләмәсе хакимияте

    башлыгы Тихонов Генадий Кузьмичка


    Тырышлыгың туган халкың өчен,

    Ярсып аккан судай Иделдән.

    Дөреслеген әгәр үлчим дисәң

    Күпме анда иген игелгән.

    Тормыш арбаларын үргә тарттың,

    Һич булмады сиңа киртәләр.

    Дулкын куган Юмаш корабы да

    Үтә йөзеп якты иртәләр.

    Хезмәт дарьясына кереп чумып,

    Зур планнар сыздың җан атып.

    Син күпләргә суздың ярдәмеңне,

    Яшәү дәртен биреп, яратып.

    Егерме ел инде син тәртәдә

    Көч түгәсең хезмәт– һөнәргә.

    Ярдәмчесе булдың кешеләргә

    Халкым диеп чаптың, үрләргә.

    Тыныч кына яшәмәдең һичбер,

    Чын кешеләр булып буй җитеп.

    Бәхетлебез, әгәр сиңа охшап

    Бер гомерне булса биш итеп.


    Гел үзеңчә

    Юмаш авылы мәдәният хезмәткәре

    Яковлев Василийгә


    Яшисең син гел үзеңчә,

    Юмашым дип калачаксың!

    Үлгәндә дә ятып түгел,

    Таңнар булып атачаксың.

    Хезмәт иттем халкым диеп,

    Сабак алып тормышыңнан.

    Тургай коштай канат кагып,

    Бәргәләнеп язмышыңнан.

    Авырлыклар арткан саен

    Зарларыңнан ишелмәдең.

    Хезмәт салсаң, имин дөнья,

    Шуны аңла, кешем дидең.

    Күңелеңдә тамчы шатлык

    Эреләнеп тулган сыман.

    Гөлләреңне уйнатучы

    Җилләр сиңа туган сыман.

    Күктән ай да нуры белән

    Йоклаганны уятадыр.

    Шат моңнарга тулып хисләр,

    Дөньябызны яңартадыр.

    Базы буе кызлары

    Рәүф Баһаветдинов көе


    Безнең авыл уртасыннан

    Ага Юмаш сулары.

    Берсеннән-берсе гүзәлерәк

    Базы буе кызлары.

    :Мондый чибәрләрне күпләр

    Төштә дә күрмәгәндер.

    Үзе алсу, үзе нәфис,

    Кем янып көймәгәндер?

    Базы буенда бәйләнеп

    Пешә чия бал кебек.

    Базы буе кызлары бит

    Яңа туган ай кебек.

    Базы якларына карыйм,

    Гөлләрем, диям сине.

    Эштә уңган, буең зифа,

    Өзелеп сөям сине.



    Иргә ярау – илгә ярау

    Яңа Биккенә сөтчелек фермасы лоба-

    ранткасы Вахитова Регина Роберт кызына

    Килен булып төштең безгә,

    Әйтерсең, туган йортың.

    Кулларыңда тере чәчәк,

    Йөзләрең нурлы булсын.

    Килгән саен каршылыйсың

    Сузып нәфис кулларың .

    Тел йотарлык тәмле була

    Пешергән аш-суларың.

    Ихатагыз бигрәк ямьле,

    Күркәм торган йортыгыз.

    Матур уллар үстерәсез,

    Тырыш бер бал корты сез.

    Иргә ярау – илгә ярау...

    Халык юкка әйтмәгән.

    Нык ярата ирең сине,

    Иркә-назы бетмәгән.

    Ир булганда яшәү җиңел,

    Дөнья була түгәрәк.

    Радмирың бик акыллы,

    Ә син үзең күбәләк.


    Хезмәтендә яшен көче

    Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы

    хезмәткәре Йосыпов Алмаз Мәмдүх улына

    Күңеле аның иркен сәхрәләрдәй,

    Биктә түгел, ачык ишеге.

    Әткәм кебек якты йөзе белән

    Каршы ала килгән кешене.

    Исәнләшеп көлеп кулын сузып

    Бик күпләргә акыл өйрәтә.

    Кирәк булса, утка-суга кереп,

    Коллективны эштә көйрәтә.

    Хезмәтендә аның яшен көче

    Кылган эшләрендә – җир яме.

    Горурлана халык – яраталар,

    МТСның ул бит йөрәге.

    Җан күгендә очар мизгелләрдә

    Изге кеше кирәк кемгә дә.

    Канат юкта, канат куя белә,

    Бирешмәслек итеп җилгә дә.

    Сәламәт һәм озын гомерле бул,

    Сөйгән ярың булсын янәшә.

    Кызыгызның игелеген күреп

    Гел сөенеп кенә син яшә!




    (дәвамы)
    Рауф Багаутдинов
    стихи и песни на татарском языке.
  • Рауф Багаутдинов:
  • Бер кайтырмын туган якларга (шигыръләр һәм җырлар)
  • Таңны тоям шәфәкъ жылысындa (шигыръләр һәм җырлар)
  • Чакмагыш районының 80 еллык юбилеена багышлаулар (шигыръләр һәм җырлар)
  • Әти – әниләргә (шигыръләр һәм җырлар)
  • Уйларымда сагыш балкышлары (шигыръләр һәм җырлар)
  • Үреләм мин кояшыма (шигыръләр)
  • Көйләр язу өчен сүзләр (шигыръләр)




  • ← назад   ↑ наверх