• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рауф Багаутдинов

    Бер кайтырмын туган якларга

    (шигыръләр һәм җырлар)

    Гомер йомгагыннан


    Йомгагымны сүтәм, күз алдында

    Юллар булып хәтер сузыла.

    Усал еллар мине чит ят җирдә

    Күп бастырды утлы кузына.


    Биетте дә тормыш ут өстендә,

    Сипте аннан бозлы суларын.

    Чит җирләрдә вакыт басуларын

    Авыр йөкләр тартып урадым.


    Кайту хисе миңа юллар сузды

    Серле авз салып күкрәктән.

    Яраланган кебек газиз җирем

    Күкрәгемдә шыткан орлыктан.


    Кайларда гына йөрсәм син уемда

    Юк уемның әл дә тынганы.

    Иярдең син миңа сагыш булып

    Син булмасаң эшем уңмады.


    Туган җирем син йөрәгем минем

    Һәр бөртегең миңа кадерле.

    Яшәү бәхете синнән генә тора

    Синең кулда өзмә бәгырьне.


    Йомгагымны һаман сүтәм әле

    Һәм сүтәрмен шәмем сүнгәнгче,


    Аның очы синдә, туган җирдә,

    Яшәү дәрте– алда... Тик шулай да

    Тарта күрмә, зинһар өзгәнче!



    Бер кайтырмын туган якларга

    Рәүф Баһаветдинов сүзләре һәм көе.


    Таң атканда яшьлек җырым булып

    Бер кайтырмын туган якларга.

    Әрәмәләр сихри моңга тулып,

    Узган еллар сезнең хакларда


    Кушымта:

    Таң җилләре булып саф моңнарым

    Кайтып тәрәзәңне кагарлар.

    Еллар аша сагыш җырларым да

    Сиңа бүләк булып барырлар.


    Җырларыбыз калыр бүләк булып,

    Уртак гамәл авыр чакларда.

    Ачы язмышларда сине сагынып,

    Бер кайтырмын туган якларга.


    12 10.1998



    Туган якны эзлим


    Чит җирләрдә синсез үтте гомерем

    Үтте минем яшлек еллары

    Килер язны кошлар сагынгангдай

    Сагынсам да кайтып булмады


    Кушымта;

    Чит якларга язмыш нигә илттең

    Сагышлардан килми янасым.

    Өзгәләнеп, бәргәләнә йөрәк

    Туган якка килә, кайтасым.


    Туган җиргә җаным төренгәндер.

    Ата анамның газиз җанына.

    Ник аердың язмыш туган җирдән

    Тынгылыклар юк бит җаныма.


    Кушымта :

    Кайту хисе аккош юлы ясап

    Гашыйк җаным ярсый кичләрен.

    Күл өстендә йөзгән моңсу айдай

    Туган якны әзли күзләрем.


    21 05.1997



    Үтәлмәдем ерак араны


    Туган якны сагыну газаблары

    Уйларымнан һич бер чыкмады.

    Анда калды яшлек, сөйгән яр да

    Сабый чакларымның сукмагы.


    Аерылганда әйтәлмәдем бер сүз,

    Күңелемнең бетмәс серләрен.

    Инде үреләм сагынып син йолдызга

    Эзлим сине, юлда күзләрем.


    Гаҗәп түгел өзелеп җырлауларым,

    Саф сөюем булды яралы.


    Сине эзләп талды канатларым,

    Үтәлмиче ерак араны.



    Туган якка сәяхәт


    Кайтыйм әле туган якларыма

    Сайрыйлардыр бакча кошлары.

    Хәтеремдә калган, он(ы)талмадым

    Язын, җәен, көзен, кышларын.


    Саг(ы)шымны ничек аңлатырга?

    Кошларым да сайрый белгәнсең.

    Юкка гына сайрамыйлар икән

    Сагышларым булып килгәнсең.


    Их туган як бигрәк сөйкемлесең

    Төшләремә бик еш керәсең.

    Кысып, кысып сөйгән ана кебек

    Күңелемә чәчкә үрәсең.


    Яңа гына атлап киткән җирем

    Йөргән юлларым да кипмәгән.

    Бар дөньяны җылытырлык көчләр

    Илһам җимешләрем бетмәгән.


    Оныталмадым, сине газиз җирем

    Эзләп сине гомер үтәрме?

    Әгәр һаман сиңа кайталмасам,

    Үткән гомер гафу итәрме?


    Таң нурлары уйный кырларымда

    Сандугачлар сайрый кичләрен.

    Текә басып эзләп киткән булам

    Җитәр микән минем көчләрем?

    Бакчаларга керәм, сине эзлим,

    Гөлчәчәкле урман почмагы.

    Алга өнди туган җирем юлы

    Яшьлегемнең серле сукмагы.


    Син туган як - бәрәкәтле җирм

    Күңелемнең шифа җимеше.

    Яшьлегемнән калган сукмаклар да

    Минем хисем кебек күбесе.


    Төштә күрәм туган йортымны да

    Газиз ниг(е)зен, ачык ишеген.

    Очраштырып безне аерган да

    Сабый чактан калган бишегем.


    Әл дә булса чыңлый колагымда,

    Ишетәм мин бала тавышын.

    Шул бишектә калган сабый чагым

    Тынгы бирми, яшьлек сагышым.


    Бала тавышына уянам мин

    Үкси кебек елга буйларым.

    Шул яңгыраш сыман, урам буйлап

    Каршылады гомер елларым.


    Үткән еллар әллә кайда калды

    Ә шулай да, эзе бетмәгән.

    Кайту газапларын онталмадым

    Күңелемнән сагыш китмәгән.



    Кайту хисе


    Туган җиргә кайту хисе белән

    Атлап түгел, чабып барам мин.

    Хәлем бетеп әгәр туктап калсам,

    Ачы тиргә батып янам мин.


    Мин туганмын Яңа Биккенәдә

    Паспортымда Аблай диелгән.

    Бер күңелгә күпме шатлык сыя

    Каеннарым гына иелгән.


    Кайту көнем шатлык төяп килә

    Төшләремдә күргән төш кебек.

    Шул чакларда ярсып уянам мин

    Һаваларда очкан кош кебек.


    Уйлар дингезендә мин бер җилкән

    Дулкынланмас суда мин түгел.

    Кайтыр юлын эзләп гомер үтә

    Сихри нурдан икән ул күңел.


    Буран

    «Базы» хуҗалыгының уңган шоферлары

    Акимов Анатолий, Абзалов Илфак,

    Яковлев Валерий, Ардеев Ядьгәр, Робдрахманов

    Рафаил «Лучшая песня года Хрустальный

    Соловей 2008» Мәхмүт Нагыршин көе

    Рәүф Баһаветдинов сүзләре.



    Бурап-бурап салды карны буран

    Син кайтасы юлны тутырып.

    Шул елларның эремәс кар өсләре

    Күңелемдә калды моң булып.



    Көннәр үтә, йөрәк сине көтә,

    Сагышымны килә бүләсем.

    Күңелемнең назга тулган мәле

    Күз яшьләрен килми түгәсем


    Ярсу хисләр ташый моңнар булып

    Синең исемең истән китмәгән.

    Очрашуны көтеп яши күңел,

    Күңелләрдә сагыш бетмәгән.



    Туган ягым


    Бала чактан хәтремдә калган

    Авылымның серле кичләре,

    Шул кичләрдә сызылып моңнар акты,

    Күңелемдә һаман хисләре.


    Кушымта:

    Онытылмый чәчкә исләре

    Авылымның серле кичләре.

    Сагындыра печән өсләре

    Шулдыр инде сагыну хисләре.


    Туган ягым, их, киң далаларың,

    Мактап сайрый, җырчы тургаем.

    Онытырлык түгел мәңгегә дә –

    Балкып тора гөлле тугаем.


    Яшьлек җырым гармун дәвам итә,

    Кызулана йөрәк тибеше.

    Син таяныч миңа туган ягым,

    Онытылмый илһам җимеше.



    Җир сулышы


    Авыл малае мин- җир кешесе

    Туфрагыңны алам учыма.

    Гел сыендым җирем кочагыңа

    Көйләр язам барлык дустыма.


    Таянырлык иңең булсын икән,

    Үз җиремдә туып үскәнмен.

    Җыр- моңнарым туган туфрагымда

    Нигә генә синнән киткәнмен?


    Синдә калды яшьлек язларым да,

    Иркен сулап туймас саф һаваң.

    Кочагыңда синең киң басулар,

    Җир сулышы, синнән моң алам.



    Яратам мин туган ягымны


    Яратам мин туган якларымның

    Тауларын, урманнарын.

    Ә кичләрен яңгыраган

    Кәккүгемнең моңнарын.


    Күз алдымда гел торасың

    Тугайларың, кырларың.

    Җырлап аккан чишмәләрең,

    Ургып аккан суларың.


    Яктырта күңел түрләрен

    Чирәмле урамнары.

    Бергә үскән дусларымның

    Елмаеп торганнары.

    Сагынам мин туган якның

    Яшьләр җырлап үтүен.

    Туып үскән балаларның

    Үсеп буйга җитүен.


    Җырлар өчен җырларым бар

    Туган җирнең күгендә.

    Балкып янган йолдыз кебек

    Сине йөртәм күңелемдә.


    Яратам мин туган җирне,

    Күрәм синдә дөньяны.

    Йөрәк талпына ашкынып,

    Аңлыйдыр минем җанны.



    Туган җирем


    Оныталмадым туган якларымны

    Күзләремне теким күгенә.

    Күз нурларын чәчеп ирегеп карыйм

    Җәннәт төсле серле күренә.


    Көнәрең дә нурлырактыр сыман

    Назлы синдә искән җилләрең.

    Бала чакта йөргән сукмаклар да,

    Хәтфә кебек иде җирләрең


    Йолдызларда энҗе кебек балкый

    Зәңгәрерәк кебек күкләрең.

    Тал тирбәтеп былбыл сайравы да.

    Дәртләндерә йөрәк типкәнен


    Җир баласы читтә илләр гизә

    Куанычын ташлап,– көннәрен.

    Күрә алмый кайткан кош буранын

    Бакчаларда аткан гөлләрен.



    Авылыма кайтсам


    Авылыма кайтсам, җиргә ятып

    Кочар идем туган җиремне.

    Изге хисләр, якты уйлар чәчеп

    Безне үстергән туган илемне.


    Авылыма кайтсам урап урап

    Үтәр идем кат-кат урамын.

    Су буенда калган сукмакларын

    Шаулап үскән моңлы урманын.


    Күз алдында инеш дулкыннары,

    Саклыйм сиңа сөю хисләрен.

    Капка ачып, япкан юлларымнан

    Эзлим һаман авылым кичләрен.



    Туган якка кайтыр идем


    Чыккан кояш булып мин гел

    Карыймын туган якка.

    Күз нурлары юллар сала

    Яш түгеп кайту хакта.


    Кушымта :

    Язмышымның кайту хисен

    Синдә гел көткәнсеңдер.

    Кичер кайта алмавымны

    Тик өмет иткәнсеңдер.


    Салават күпере сыман

    Күземнең чагылышы.

    Елгалардай еллар ага

    Йөрәктә кагылышы.


    Кушымта:

    Йөрәгемдә якты йолдыз

    Нур сибә күктән моңын.

    Күз яшләрем туган якка

    Эз сала кайтыр юлын.



    Туган яклар көтә кайтыгыз


    Сез дусларым, кая югалдыгыз

    Таралышып кая киттегез?

    Аерылышмас кебек үскән идек,

    Нигә мине ялгыз иттегез?


    Өмет итеп яшим: сезнең белән

    Очрашуга илтер юлларым.

    Эзли-эзли инде арып беттем

    Сагышлардан таша җырларым.


    Сез дусларны сагынып җырлар туа

    Бергә булган чорлар турында.

    Ул дәверләр инде кире кайтмас,

    Безнең язмыш алла кулында.

    Мин сагындым, сезне, дускайларым,

    Ишетер икән мине кайсыгыз?

    Торган җирләрегез гөл булса да,

    Туган яклар көтә кайтыгыз!



    Түземлегем житәр...


    Минем йөрәк сагынулардан йөдәп

    Саф сөюем сине чакырды.

    Хыялларым, ярсуларым – бары да

    Синнән күчкән миңа, ахры.


    Кушымта:

    Кошлар булып, ахры, жаным жырлый,

    Бәгыремне өзеп, тилмертеп.

    Ә йөрәгем, ярсып, чаңнар кага,

    Саф мәхәббәт җанны җилкетеп.


    Язмыш юлы, безне ник аердың,

    Син кайларда икән кич-иртән?

    Нигә генә борчуларга салдың?

    Көткән бәхет булсаң, кил, иркәм!


    Кушымта:

    Вәгъдәләрне салдың хыянәткә,

    Мәхәббәтне салма газапка.

    Тик барыбер мин бит сиңа гашыйк,

    Түземлегем җитәр озакка.



    Аерма син туган җиремнән


    Кайтып барам туган якларыма

    Күңелемдә киңлек, горурлык.

    Шул бәхетне эзләп юлга чыктым


    Шушы юлдан башка җирем юк.

    Туган җирем минем изге илем,

    Их, сагындым туган ягымны.

    Йөргән сукмакларым хәтерләтә


    Яшел палас җәйгән табынны.

    Исәнләшә елга дулкыннары

    Ә үзләре ярга тотынган.

    Әрәмәләр сихри моңга калган

    «Бүтән китмә», диде шушыннан.


    Кулын болгый яшел тирәкләре

    Иркәләнә җилдә таулары.

    Хуш ис бөрки гөлле тугайлары

    Сандугачлар кунган таллары.


    Туган җирем, диеп эндәшүем,

    Үзе бер зур гомер шикелле.

    Язмышымны син бәхетле иттең

    Күңелем тулы бигрәк сөйкемле.



    Туган туфрагым


    Туган җирем, туган туфрагым син,

    Хуш исләрен чәчеп үссен гөл.

    Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

    Сандугачлар сайрап дәшсен гел.


    Туган җирем, туган туфрагым син,

    Күзләремә нурлар өрәсең.

    Таулар зурлап, далалары елап

    Сагынганда төшкә керәсең.


    Туган җирем, туган туфрагым син,

    Яшел урман сине алкышлый.

    Кыр казлары күктән аваз сала

    Туган җирләренә кайтышлый.


    Туган җирем, туган туфрагым син,

    Мәңгелек мәхәббәт ялкыны.

    Кичерәм горурлык хисләрен

    Иң көчле сагышым аркылы.



    Еллар узгач сиңа кайттым


    Басалмады йөрәк ярсуларын

    Күк күкрәтеп яңгыр яуганы;

    Зур ташларны ватып, ташкын булып

    Ярсып, шаулап суның акканы.


    Кушымта:

    Ыңгырашып акты дулкынланып,

    Синсез гомерем, ярга сугылып.

    Еллар узгач ярсып сиңа кайтам,

    Ташкын булып сине, сагынып.


    Күз яшедәй өзелеп тамчы тамды,

    Гөжләп акты яңгыр сикереп.

    Түпәләде мәхәббәтем мине

    Камчы сузып, елап, үкереп.


    Кушымта:

    Яшен булып битләреңнән үптем,

    Күңелем – яңгыр, сулар ташкыны.

    Тирәнлеге аның – төпсез дәрья,

    Кайнарлыгы – тәмуг, таш-комы.



    Туган яктан моң алам


    Исәнмесез, җан дусларым, минем

    Күңелемдә чәчкә, пар канат.

    Моң дарьясы назга сусап тагын

    Туган якка кайттым мин кабат.


    Очып кайттым туган якларыма,

    Туган җирем, минем сагышым.

    Әтиемнең тальян телләренең

    Сихри моңнарында язмышым.


    Син гаепле газиз туган җирем

    Бәгыремдә көн дә сызлавым.

    Менә бит ул - яшәү матурлыгы

    Сылтау гына мәллә җырлавым?


    Гөл чәчкәләр җыеп далалардан

    Туган якка очтым кагынып.

    Чык сулары булса - күз яшемне

    Туган туфрагыма тамызып.



    Чакмагышым


    Чакмагышым, йөгереп кайттым,

    Юл төшмәсә, атладым.

    Синдә тудым, сине сөйдем,

    Олы хисне ватмадым.

    Синнән гүзәл, синнән якын

    Башка җирләр тапмадым.


    Юл төшмәсә, хатлар яздым,

    Җавап килсә – ятладым.

    Чакмагышым, син – җанашым,

    Синең данны сакладым.

    Синнән гүзәл, синнән якын

    Башка җирләр тапмадым


    Яланаякларга келәм

    Булды хәтта акланың,

    Соңгы сулышыма кадәр

    Сиңа кара якмадым.

    Синнән гүзәл, синнән якын,

    Башка җирләр тапмадым.



    Туган авылыма


    Рапат белән Калмаш суы

    Акмыйлардыр тик кенә.

    Шул елгалар кочагында

    Туган авылым Биккенә.


    Боргаланып сулар ага,

    Моңлы кошлар тавышы.

    Ярларына дулкын кага,

    Минем йөрәк кагышы.


    Чабып үтте авылымда

    Гөнаһсыз балачагым.

    Күкрәгемдә утлар балкый,

    Сагынам туган ягым.


    Авылымнан сихри куәт,

    Могҗизалар, ямь алам.

    Талпынырга канат бирдең,

    Авылым, синдә калам.



    Гәрәй суы


    Гәрәй суын тәмле диеп,

    Сусаганда су алам.

    Чиләкләрем тиз тула дип,

    Су алганда куанам.


    Кушымта:

    Суларың азайганчы,

    Юллары табылганчы

    Сусаганда эчәр идем

    Сагынуым басылганчы.


    Гәрәй суын эчәм диеп,

    Сагынганда мин янам.

    Сусаганда туям диеп,

    Үзем һаман су алам.


    Кушымта: шул ук.

    Гәрәй суын салкын диеп,

    Тәмләп эчәм тын гына.

    Сагышларны җилләр алса,

    Күңелләрдә моң тына.



    Кызлар тавы


    Хәтерләрне йөрәк каны юмас,

    Гел хәтердә, истә күргәнем.

    Мәңге, ахры, мәңге онытылмас

    Кызлар тауга җәяү менгәнем.


    Кызлар тавы саклап торган кебек

    Авылымны давыл, җилләрдән.

    Чишмәсенә озын сукмак илтә

    Күкрәп иген үскән җирләрдән.


    Мәңге яшә, Туксын, Кызлар тавы –

    Урал кыялары юлдашы.

    Монда ата-бабам яу кайтарган,

    Батырларның монда юл башы.



    Чит җирләрдә бәхет эзләмә


    Үткән гасыр тылсымына ияреп

    Сиздермича узды гомерм,

    Әл дә туып үскән җирем бар әле,

    Сүндермәде җылы күмерен.


    Туган илен ташлап чит җирләрдә

    Бәхет табам диеп уйлама.

    Бала чагың уйлап, кайталмыйча

    Сагышыңнан җаның кыйнала.


    Туган җирм, синдә мин бәхетле

    Күкрәгемә чиста һавасы,

    Урал тауларының җилләрендә

    Яшәвемнең сизәм дәвасын.



    Авылыма сагышым


    Кайткан саен, туган авылкаем,

    Сине күреп, йөзем яктыра.

    Соклануым миңа тынгы бирми,

    Сагышымны гына арттыра.


    Һәрбер йортың капкаларын ачып

    Суза кебек назлы кулларын.

    Мине танып сайрый сандугачлар,

    Әйтә кебек: «Уңсын юлларың».


    Сагынуларым сиңа алып кайта,

    Ташласа да язмыш еракка!

    Һич кенә дә билчән үстермәмен

    Авылыма илтер сукмакка.



    Сагыну


    Туган ягым, сиңа кайтып киләм

    Артта яшьлек, йөри гел урап.

    Киткәннәр дә сагынып кайта икән-

    Чакырмыйча килгән бер кунак.


    Иң бәхетле кайнар кавышулар

    Колагымда һаман тавышың.

    Исләремдә сөям дигән сүзең,

    Күкрәгемдә ярсый сагышым


    Мин сокландым булган бәхетемә,

    Тойдым килгән олы шатлыкны.

    Яшьлегемнең гүзәл мәхәббәте

    Аерып куйды кебек картлыкны.

    Йокыларым тыныч, туган якта,

    Тәмле суың, тәмле ашларым.

    Гуя сине бүген кайтып күреп

    Яшьлегемне кабат башладым.


    Исәнмесез, дидем сагышымнан

    Дулкынланып торган далама.

    Гөл чәчкәсен алдым кочагыма,

    Сөю хисе биреп балама.


    Хәтеремдә калган әнкәм сүзе,

    "Балакаем!"- диеп башлана.

    Туган җиркәеңне ташлап китмә,

    Бәхетеңне читкә ташлама!


    Шушы киңәш чыңлап колагымда

    Кабатлады әнкәм сүзләрен.

    Инде хәзер моңлы бер көй булып

    Яңгырасын сезгә җырларым



    Туган якка омтылам


    Җырлап күңел ачар өчен

    Туган якка омтылам.

    Синсез бер көн яши алмыйм

    Тынгы белми борчылам.


    Яшь картаймый җырлар белән

    Көй сузса гармуннары.

    Анда җырлый һәр сандугач

    Анда шатлык моңнары.


    Күпме җырлар моңлы көйләр

    Туган ягым турында.

    Гашыйкларга бәхет өсти,

    Яңгыраган җырымда.


    Мин дә яшим сезнең белән,

    Гомерем балкышларда.

    Күл өстендә дулкынланып

    Каңгылдый ак кошларда!


    Кулларымнан гармун төшми

    Мин – яшьлек илләрендә.

    Мин гел синнән илһам алам,

    Дәрт бирә көннәремә.


    Гомергә сүнми сүрелми

    Туган як йөрәгемдә.

    Әйтелми калган серләрем –

    Өр яңа көйләремдә.



    Авылым иртәләре


    Авыл тормышын яратам,

    Килсәң – якын арасы.

    Туганнарым, дус-ишләрем,

    Мин дә шул як баласы.


    Язгы таңнар яктырганда

    Авылым тула моңга.

    Сагыш моңы йөрәкләрдә

    Әйләнә матур җырга.


    Их, авылым сукмагыннан

    Икәү үтсәк иртәгә !

    Үтәр идек абынырбыз

    Еллар салган киртәгә.



    Эзлим сине, җырчым!


    Таба алмыйм, эзлим сине, җырчым,

    Чит җирләрдә гомер кичкәндә.

    Синсез җырчым ялгыз, ялгыз аккош,

    Гомерләрем читтә үткәндә.


    Кушымта:

    Безнең җырны кошлар тыңлар иде,

    Кояш нурын чәчеп бар назын/

    Йөрәкләрдә парлап тибәр иде

    Өметләрем калмый бер адым


    Минем моңнар алып барыр иде

    Яшьлегемнең сиңа хисләрен.

    Чишмәләрнең җырлы, татлы суын,

    Авылымның айлы кичләрен.


    Кушымта:

    Әйдә, чыгыйк әле, киң кырларга

    Сандугачтай сайрап йөрерсең.

    Күңелемдәге сагыш серләремне

    Җырларымнан бәлки белерсең .


    Килче, җырчым, күңел тулган чакта,

    Яңгырасын җырлар тынлыкта.

    Ераклардан сөю хисен тоеп,

    Авырлыклар төшсә тормышта.



    Туган якны эзлим


    Килгән язларымны көтеп алам,

    Күңелләрдә илһам кузгала.

    Әл дә туган җирем син бар әле,

    Яшь гомерем читтә узса да.


    Күкрәгемдә йөрәк дулкынлана,

    Айдан якты тирән хисләрем.

    Мин гашыйкмын сиңа туган җирем,

    Хуш ис биргән чәчкә исләрен.


    Туган җирем бирдең канатлар да

    Очам кебек коштай кагынып.

    Гөрләвекләр булып борылып агам

    Туган якны өзелеп, сагынып.


    Дарьядагы ялгыз җилкән кебек

    Дулкынлана йөрәк сызланып.

    Елгалар да ярсып елый кебек

    Туган якны эзләп, сагынып.



    Туган җирем


    Бигрәк ямьле газиз туган җирем,

    Синдә генә күңел дәвасы.

    Дулкынланган иген басулары

    Туган якның иң саф һавасы.


    Кушымта:

    Син туган ягымның

    Йөрәге икәнсең,

    Син авылым минем хыялым.

    Синнән дә гүзәл як,

    Гүзәл як юк икән,

    Аерылмас гомер юлларым.


    Кояш булам көндез, төнлә йолдыз,

    Кырларыңа күңелем җилкенде.

    Уңган халык бездә, бездә генә

    Туган җирем бигрәк сөйкемле.



    Туган ягым кояшлы


    Туган ягым гел кояшлы

    Минем торган төягем.

    Ай тирбәнә суларыңда

    Җан кыйбласы йөрәгем.


    Туган якта барсы да бар

    Офыгында түрләрем.

    Синең белән җиңел миңа,

    Бәхетемә үрләвем.


    Мин сагынам туган якны

    Туган якның даны бар.

    Мин яшимен,син булганга,

    Горурланыр халкым бар.


    Туган ягым, газиз илем

    Бәрәкәтле киң далам.

    Гүзәллегең күңелләрдә,

    Синең яктан моң алам.


    Туган якның офыклары

    Олы юлга маяк ул.

    Газиз җирем – туган ягым

    Сагынмаган кая ул


    ***

    Яндырып көл иткәч йөрәкне сагыгшлар

    Моң суза туган як җырларын.

    Ишетсен кешеләр уйларын тирбәтеп,

    Бу якта никадәр җыр барын.



    Күңелемдә авылым

    Рәүф Баһветдинов көе *


    Әй, сагындым авылымны,

    Күңелдә балачагым.

    Әлдә авылым бар, әле

    Зарыгып кайткан чагым.


    Моңлы иттең йөрәгемне

    Сагышка урый-урый.

    Чишмәдәй саф тойгыларым

    Бәхеткә юрый-юрый.


    Бераз тагын кайталмасам,

    Күз алдымда авылым.

    Эчтән генә сызып янам,

    Түзә алмый сагындым.


    Күңелемдә авыл моңы,

    Гармуннарда уйныймын.

    Бала чагым моңнар өсти,

    Су буйларын урыймын



    *Бу җырга Илдар Хәмидуллин да

    көй язган



    Туган як офыклары




    Туган якның офыгында

    Кошлар сайрап назлана.

    Синнән башка яши алмам,

    Бер мизгелгә, азга да.


    Сагынганда туган якны

    Яңа җыр бөреләнә.

    Бик кечкенә шатлаклар да

    Зурая, эреләнә.


    Көннәремне якты итеп

    Кышын атты гөлләрем.

    Мин һич бер дә картаймамын

    Синдә үтсә көннәрем.


    Кайтам дисәң юлларың бар,

    Туган якның дарьясы.

    Туган җирем мирас саклый

    Куанычлы дөньясы.


    Кулын болгый офыкларга

    Бөгелеп камышларым.

    Синең куеныңа төренеп

    Таралды сагышларым.


    Офыклары һич кисмәде

    Кош очкан канатларын.

    Күрдем җирнең, күкнең,суның

    Сагышын таратканын.



    Саумы туган авылым

    Рәүф Баһаветдинов сүзләре һәм көе



    Саумы туган авылым, яшьлек күгем

    Сине сагынып килә җырлыйсы.

    Иң беренче тәпи атлап киткән җирем,

    Килә сиңа сарылып җылыйсы.


    Табигатең мине үзенә тарта,

    Моңлы чишмәләрнең сулары.

    Бала чакларымда йөргән сукмакларда

    Шаулап үскән урман кырлары.


    Бала чагым, калдың хәтеремдә,

    Баштан китә ташып күңелем.

    Их бер тагын кайтып алсу таңнарыңда,

    Кочар идем сине авылым.


    Синән гүзәләрәк җирләр юктыр

    Туган авылын бер кем сайламый,

    Синнән башка, миңа дөнья юктыр,

    Күңелем кошы синсез сайрамый,



    Туган җиркәемнең чишмәсе


    Моңлы бер көй булып җырлап ага

    Туган җиркәемнең чишмәсе.

    Аерылмаска вәгъдә биргән идем

    Ничек түзим суын эчмичә.


    Таңнар ата ап-ак челтәр булып

    Чишмә өсләренә җитәрлек.

    Төшләремә керә тәмле суың

    Иреннәрне үбеп китәрлек.


    Ап-ак ташлы, көмеш, салкын суың

    Учларыма алам, сагынып.

    Язмышымда синнән зур көч алдым

    Илһам - вәгъдәләргә табынып.


    Иртә таңнан яшь киленнәр торып

    Көянтәләр асып үтәләр.

    Аның көмеш тәмле суын эчеп

    Кошларымда сайрап китәләр.



    Меним әле Урал тауларына


    Меним әле Урал тауларына

    Кар сулары юган сукмактан.

    Чиртә-чиртә йөрәк кылларына,

    Яшьлегемә кайтыйм ерактан.


    Мине танып таулар сәлам бирер,

    Мин дә көттем дияр сагынып.

    Күккә ашкан серле кыялары,

    Болытларны ала ябынып.


    Менәм тауга очып, атлап түгел,

    Малай чактан калган гадәтем.

    Кулым тияр кебек болытларга

    Булгангадыр бөркет гайрәте.


    Мин тауларның биеклеген беләм,

    Түбәсендә карлар ятканын.

    Истә малай чагым, бәхәсләшеп

    Тау битендә тәкмәч атканым.


    Йолдыз кунган кебек баш өстенә,

    Шул тауларга килә менәсем.

    Сагынганда туктап карар өчен

    Күңел юатырга түбәсен.



    Туган җирем моң авазы


    Туган җирем–моң авазы

    Китә җанны җылытып.

    Чорнап алган хәсрәтләрне

    Куйган кебек егытып.


    Туган якның шул моңнарын

    Ятладым мин хәтердә.

    Сагынганда җырлап үтәм

    Сәләмемне әйтергә


    Сызылып аккан җыр-моңнары

    Кемнең тавышы икән

    Тургай тавышлары микән

    Минем сагышым микән.


    Нинди ямьле урманнарым

    Җыр-моң бирдең ичмасам.

    Ике иөз ел яшәсәм дә

    Үлмәм кебек һич кайчан.


    Кош моңына шаулый урман

    Нинди моңлы кош икән?

    Минем очен ник шаулыйсың

    Саф сөюең хас микән


    Туган якның урманына

    Сагынганда еш керәм.

    Адашасымны да беләм,

    Мин сине якын күрәм !



    Кабат кайтыр кебек көннәрем


    Күктә һаман кара болыт йөзә,

    Тәрәзәмне томан каплады.

    Хәтер йомгакларын сүтә-сүтә

    Туган якларыма атладым.


    Сагышларым тынгы бирми һаман,

    Сиңа кайта, күңел сүрелми.

    Яктылыкны эзләп алга барам –

    Нәрсә булды, берни күренми.


    Туган якларыма кайтып барам,

    Сыналырга җиргә килгәнмен.

    Максатымны дәвам иттерергә

    Башымны мин сиңа игәнмен.


    Тормыш мәңге, гомер дигән бәхет

    Тик бер генә тапкыр бирелә.

    Туган якта яшәр кебек булсам,

    Саф хисләргә җаным төрелә.


    Кайту хисем шатлык төяп килә

    Туган җирдә атты гөлләрем.

    Моң агыла чиксез чишмә булып,

    Кабат кайтыр кебек көннәрем.



    Инешем


    Туган якларыма бик еш кайтам

    Инешемдә сагыш күңелем.

    Тик беләм мин синең кочагыңда

    Тынгылыклар табу түгелен.


    Мин яратам синең яр буйларын

    Кояш иркәләгән җиремне.

    Син булганга күңлем канатлана

    Ачып бирә сиңа серемне...


    Күкрәп яуган җәйге яңгыр кебек

    Сафландыра айлы кичләрең.

    Тал тибрәтеп сайрый был был кошым

    Синдә генә кайнар хисләрем.


    Бар назыңны тоям аккан суларында

    Чын кояшның тере шәүләсен.

    Мин яшимен җирдә син булганга

    Йөрәгемдә җәйнең чилләсе.



    Җырлы юл


    Уралымның тау өстендә урман

    Урман шавы бигерәк ягымлы.

    Яшлек җырым булып туган якка

    Алып килгән кебек язымны.


    Сине эзлим, сине күрер өчен

    Аз булмады йөрәк сызлавым.

    Кош оядан бала очыргандай

    Сагышларда минем җырлавым.


    Минем хисне тойоп шаулый кебек

    Башын иеп нарат уйнатып.

    Шул чакларда сызылып таңнар атты

    Сагыш хисләремне уятып.


    Күкрәгемнән ярсып моңнар ага

    Синсез атмас таңнар кабаттан.

    Саф хисләрем, сиңа туган җирем

    Кош сайратып шаулый газаптан.



    Туган якка карап узамын


    Туксын буе, сиңа хәл белергә

    Килдем әле җанны җылытып.

    Чорнап алган сары сагышларны

    Тау астына алып ыргытып.

    Туксын буе, үзгәргәнсең бүген

    Сагышларга күңелең күмелгән.

    Күзләреңдә әнә күз яшьләре –

    Чишмә ясап карлар эрегән.


    Язлар җитсә, ачып тәрәзәмне

    Карыйм сиңа сагыш, ярадан.

    Табылырмы дәвалаучы табиб

    Ваемсызлык яткан арадан?


    Тезләнепләр әллә сорыйм микән?

    Үтә диеп Ходай теләкне.

    Түз син, бәгърем, гамьсез давылларга

    Синсез миңа дөнья кирәкми.


    Күпме сагыш, җылы тойгыларны

    Алып килде язмыш буранным.

    Сине сагынып кире кайтуларым

    Аваз салган моңлы урманым.


    Кочар идем биек тауларыңны

    Кояш белән нурга буталып.

    Сеңәр идем туфрагыңа эреп

    Гомерлеккә калып – югалып.


    Яшьлек таңы туган якларымда,

    Ишетелә моңсу тавышы:

    Тау битендә йөргән балачагым

    Табар кебек берәр танышын.


    Хәлем бетеп, биек тау битләрен

    Томан аша йөгереп узамын.

    Иртә таңда кояш нуры булып

    Тауларымны сөеп кочамын



    Эзлим сөйгәнемне

    Илдар Хәмидуллин көе


    Күл өстндә ап-ак томан,

    Күл ача куеннарын.

    Искән җил дә ялгыз түгел –

    Иркәли каеннарын.


    Кушымта:

    Туган җирнең каеннары

    Яфрак яра язларын.

    Гомер үтә сине сагынып

    Күңелемдә язларың.


    Өметләремне сүндермә

    Бул син миңа чын юлдаш.

    Серләреңне ялгыш чишсәң

    Булырмын сиңа кояш.


    Кушымта:

    Синсез җылысы юк кебек

    Кояшлы иртәләрнең.

    Син әле дә каен булсаң

    Җил булып иркәләрмен.



    Авылым синдә калам


    Рапат белән Калмаш суы

    Акмыйлардыр тик кенә.

    Шул елгалар кочагында

    Туган авылым Биккенә.


    Боргаланып сулар ага,

    Моңлы кошлар тавышы.

    Ярларына дулкын кага,

    Минем йөрәк кагышы.


    Чабып үтте авылымда

    Гөнаһсыз балачагым.

    Күкрәгемдә утлар балкый,

    Сагынам туган ягым.


    Авылымнан сихри куәт,

    Могҗизалар, ямь алам.

    Талпынырга канат бирдең,

    Авылым, синдә калам.



    Үткәнсеңдер син ялгыш


    Ишетелә тальян моңы

    Син, авылым буеннан.

    Беләм, синдә җыр-моң барын

    Безнең кичке уеннан.


    Кушымта:

    Җәйләр җиткәч, чәчү беткәч

    Кыр чәчкәләре бирдең.

    Күңел кылларын чирттереп

    Ашкынып килеп кердең.

    Ишетелә тальян моңы

    Гөрләшкән сабан туең.

    Адаштым томаннарыңда

    Томансыз иде уем.


    Кушымта:

    Үткән якты хатирәләр

    Беләм, беләм, бик таныш.

    Сабырсызлык белән генә

    Үткәнсеңдер син ялгыш.



    Калмаш суы

    Илдар хамидуллин көе


    Калмаш суы талгын ага,

    Сандугач талларында.

    Балачагым калды анда,

    Тора күз алларымда.

    Ярларында кошлар моңы,

    Салкын чишмә, эчәм су.

    Тынып кал син, аккан суым,

    Аерылышу ямансу.


    Аккан сулар чыңлап куя,

    Башын ия камышлар.

    Чут-чут итеп сайрый кошлар,

    Җырлап туймас сагыш бар.


    Күзләремнән яшь коела,

    Баш ия миңа каен.

    Калмаш суы көй чыгара

    Челтерәп аккан саен.



    Туган якның торна тавышлары


    Туган якның күлләренә бик еш

    Кайта иде элек торналар.

    Тәүге аваз – торна тавышлары

    Колагымда чыңлап торалар.


    Оныталмадым торна тавышларын

    Һавалардан акты моңнары..

    Колагымда чыңлый авзлары,

    Туган якка илтә җырлары.


    Туган якка кайту газабыннан

    Гел талпына күңел юл сузып.

    Әллә хушлашумы барсы белән?

    Кайту хисен эзләп юксынып


    Тормыш җиле сагыну газапларын

    Сорап бирми әйтеп тавышын.

    Тән ярасы, бәлки төзәлер дә,

    Тик төзәлми күңел сагышым.


    Җылы яктан кайткан кошларын да

    Сагынадыр корган оялар.

    Синсез гомерем, торна тавышлары,

    Елга ясап, яшьне коялар.



    Торналар куагы

    Илдар Хәмидуллин көе


    Якында торналар куагы,

    Күл өсте йөрәкне көйдерә.

    Гомернең төш чагын хәтерләп

    Яшәгән көннәрне сөйдерә.

    Гомерләр һәрвакыт тынгысыз,

    Озатам торналар тавышын.

    Гомерне нәкъ шулай үтәбез,

    Туктамый яңгырый сагышы.


    Торналар кайда сез, кайтыгыз,

    Эзләдем, күкләргә үрләдем.

    Сагынды йөзекле кулларым

    Беренче мәхәббәт дигәнем.


    Гонаһтыр күлеңне корыту –

    Гомернең табигать байлыгын.

    Торналар кайда сез? Кайтыгыз,

    Алыгыз йөрәкнең кайгысын.



    Көтәм тилмереп


    Сагнуларым чыңлый колагымда,

    Ишетелә синең тавышың.

    Син бит минем иркәм,

    Сине генә көтәм,

    Сулкылдатып йөрәк сыгышын.


    Әйләнеп кайт миңа, узып китмә,

    Йөрәккәем гел бит ярсулы.

    Синдә генә күзләр,

    Күңелемдә эзләр,

    Юллар салган кебек кавышуны.


    Юлларыңа карыйм һәр кич-иртән,

    Онталмадым кайт син йөгереп.

    Йөрәк түзми икән?

    Бәхет эзли микән?

    Син, язмышым, көтәм тилмереп.



    Әй, Базым, Базы

    СПК «Базы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының генеральный директоры Б.Р һәм Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Салават Юлаев ордены кавалеры, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовка

    Рәүф Баһаветдинов сүзләре һәм көе


    Елмаеп көлүләреңә

    Баш ия сыман каен.

    Базы буе борылып ага

    Алга омтылган саен.

    Әй, Базым, Базым, Базым,

    Алга омтылган саен.


    Көйсез тормыш онытыла,

    Үзенә тартып тора.

    Юк, матурлык кына түгел,

    Горурлык балкып тора.

    Әй, Базым, Базым, Базым,

    Горурлык балкып тора.


    Туган ягың бакча гөле,

    Гөлләрендә – күбәләк.

    Сез тудырган матурлыкта

    Яшик әле бергәләп.

    Әй, Базым, Базым, Базым,

    Яшик әле бергәләп!


    Агым суга кояш карый,

    Авылыма нур салсын.

    Талларында тургай моңы,

    Безгә җыр булып калсын.

    Әй, Базым, Базым, Базым,

    Безгә җыр булып калсын.



    Cинең турыда мин язмыйм

    Вадим Васильевич Соколовка


    Әгәр сине мактап язсам

    Гел тиргәдең каршымда.

    Бәлки кичерерсең мине

    Бер ике өч сүз язсамда


    Син түгелме ярсып чапкан

    Ат өстендәге патша?

    Базы офыкларын урап

    Әйләнгән алтын ташка.


    Шигырьне мин үзем язмыйм

    Фәрештәләр яздыра.

    Алар миңа коръһән итеп

    Догаларда калдыра.


    Мин бит синең турда язмыйм

    Кече итеп олы башың.

    Туган якны матурладың

    Ныклы иттеп нигез ташын.


    Шулай булгач ничек язмыйм

    Чын кешемә сокланам.

    Исерткәндер матурлыгың

    Син булганга шатланам.


    Сабый төсле ихлас күңелең

    Юктыр һич гөнаһларың.

    Келтер-келтер җырлап бара

    Көйләнгән уракларың.


    Бетмәсен шатлык мактаудан

    Сүтелеп йомгакларың.

    Икмәгеңнең гектар көче

    Тутырсын улакларын.


    18.01.2012



    Әй, Танып...

    Рита Солтановага ияреп


    Кошлар белән синең якка

    Талпынып очам Танып.

    Ак чәчкәле төнбоеклар

    Баш ия сине танып

    Әй, Танып, Танып, Танып

    Баш ия, сине танып.


    Шау-гөр килә Танып суы,

    Җил көчәйтә агышын,

    Ялкын кабыздың йөрәккә

    Алып кит син сагышын.

    Әй, Танып, Танып, Танып,

    Алып кит син сагышын.


    Алып кит син сагышымны

    Агышларыңа салып.

    Тик җырларым, кире кайтыр

    Мәхәббәтемне табып.

    Әй, Танып, Танып, Танып,

    Мәхәббәтемне табып.



    Аккошларым оча...


    Аккошларым оча,

    Киңлекләрне коча,

    Җилләр әйди кайсы якларга?

    Алар белән мин дә

    Туган - үскән җиргә,

    Кайтыр идем сабый чакларга.


    Күктән яңгыр ява,

    Әллә яшләр тама?

    Аккошларым очып сез киткәч.

    Күңел дулкынлана,

    Йөрәк сыкрап ала,

    Ачы җилләр,салкын көз җиткәч.


    Аккошларым кайтыр,

    Камыш суга ятыр,

    Тукталырлар таныш ярларга.

    Йөрәк әрнеп типмәс,

    Кош моңнары бетмәс

    Былбыл сайрар басып талларга.



    Туган якта гел күңел



    Туган якта гына җыр моң

    Иң газиз туган җирем.

    Моң телләре - серле аваз,

    Сезгә җиткерер сүзем.


    Гармуныма, тальяныңа,

    Гашыйк булдым иң элек.

    Туган ягым төшләремә

    Керә йокым җимереп.

    Гармунымда кошлар теле

    Күңелемдә сандугач,

    Җырлатыр да, елатыр да

    Туган җирне сагынгач.


    Сине генә, сине генә

    Өзелеп сөя күңел.

    Туган якта гына күңел,

    Иң газиз туган илем



    Кабатланма ачы язмышлар


    Кабатлама ачы тормыш хисен

    Чит - ят җиргә илтмә язмышны.

    Яз иртәсе күңел тулы сагыш

    Яз мизгеле бирсен шатлыкны.


    Туган якларымнан аерма син

    Яшьлегемнең назлы сөюен.

    Урап үтсен кырыс язмыш җиле,

    Моңсулыкның янып көюен.


    Йөрәкләрдә ярсу хисләр туды

    Таң йолдызы кебек күңелдә.

    Тик сүнмәсен өзелеп сөюләрем

    Әйләнсә дә янып күмергә.



    Синдә генә күңелем


    Сиңа хатлар язам,

    Язарларга базам,

    Җитәрме ул барып юл озын.

    Синдә генә күңелем сагышлары

    Балкып тора күктә йолдызым.

    Җирдә яңгыр исе,

    Җанда сөю хисе,

    Ялгыш түгел сине сагыну.

    Сагынуларым чыңлый колагымда

    Күктән ингән сихри кабыну.


    Йөрәгемне тыңлыйм,

    Сине уйлап туймыйм,

    Йөрәккәем гел бит ярсулы.

    Юлларыңа карыйм һәр кич иртән

    Юллар салган кебек кавышуны



    Мәхәббәтем талмас канатлы


    Күкрәк какты йөрәк тибешләрем

    Ашыктырып гомер көзенә.

    Аңлый алсаң, саф мәхәббәт шавын

    Чаллар салма минем күземә.


    Күңелемнең сагыш моңнарына

    Кушылгандыр кошлар бураны.

    Мәхәббәтең соңлап килде диеп

    Белмим, җаным, берәр тынармы?


    Гашыйкларны йөзгән ай да аңлый

    Бик күпләрне ялгыз калдырып.

    Тойгыларым кайный күкрәгемдә

    Йолдызларны күктә яндырып.


    Караңгы төн. Уйларымда гел син,

    Ялкын булып дөрлим салкында.

    Ә йолдызлар күктән атылалар

    Минем йөрәктәге ялкынга.

    Гомеремнең чакрымнарын барлап

    Салкын өйдә синсез уянам.

    Ашкынамын, туа әйтер сүзләр,

    Куеныңа кереп уралам.


    Һаман әле гел мин сине көтәм

    Кыйбла иткән шушы тарафны.

    Сагыну-сагышларым кош бураны,

    Мәхәббәтем талмас канатлы.


    Мәхәббәт ул сөя белсәң генә

    Үзлегеннән туган алтын ул.

    Кемгә ничек, әммә минем өчен

    Якын килсәң – тоташ ялкын ул.


    Баш иәмен сиңа мәхәббәтем

    Чын ир иттең мине мәхәббәт.

    Авыр уйларымны бүлешерлек

    Гүзәл затны бирдең мәхәббәт.


    Иреннәрем кибеп ярылганда

    Сине сагынып искә төшердем.

    Өзелеп сөйгәнгәме, газабымнан

    Әчә әрем суы эчердең.


    Саф сөюдә газабың да татлы,

    Мәңге яшә минем юлдашым.

    Ташлый күрмә, берүк, мүхәббәтем

    Син бит минем якты кояшым.


    Бурычым зур мәхәббәтем сиңа

    Шушы хакта көн-төн уйланам.

    Тик сиңәргә булган гомеремне

    Бирәчәгем өчен куанам.



    Балан тәлгәшләре



    Хискә тулып дулкынлана балан

    Тәлгәшендә сайрый кошлары.

    Кайда икән минем җан кардәшләр

    Бергә үскән яшьлек дусларым?


    Кушымта:

    Балан тәлгәшләре кебек без дә

    Үскән идек тез(е)леп, чукланып.

    Төрле якка таратты шул язмыш

    Әрнүләрдән калам тукталып.


    Балан тәлгәшләре хыялымда,

    Балачагым гел бит, ярсулы.

    Балан суты кебек ачы язмыш,

    Аерды бит бездән кав(ы)шуны.



    Кайтырга булдым


    Туган якның дус-ишләре,

    Сөйгәнем – изге табыш.

    Сөя белмәү – бик зур ялгыш,

    Ялгышлар – сары сагыш.


    Ялгышлар да күп булгандыр,

    Соң инде төзәтәлмәм.

    Утларында янмый калып

    Язмышны үзгәртәлмәм.

    Гайрәте бар йөрәгемнең,

    Хыялларга ышаныч.

    Үкенечле алданулар,

    Яралану кызганыч.


    Кәккүгем дә гел алдады,

    Гонаһлы җирдә тордым.

    Чит җирләрдән туган якка

    Шуңа кайтырга булдым.



    Күбәләкләр булып


    Бурап-бурап тышта карлар ява

    Тәрәзәмдә чәчкә бәйләме.

    Карлар ява диеп килми калма –

    Күңелемдә сөю бәйрәме.


    Кушымта:

    Шатлыгымның чиге - давыллы җил,

    Иделдән киң көткән урамнар.

    Йөрәгемдә кояш нуры балкый,

    Сагышлардан ярсый бураннар.


    Язмыш кары үтеп китсен димим,

    Күбәләкләр булып калсыннар.

    Күбәләкләр кебек, без дә, иркәм

    Әйдә, очыйк бергә! – дисеннәр.



    Зинһар соңлама


    Ап-ак карлар кояш нурын җыйган,

    Син кайтасы юлның ярына

    Сагышлы моң тулы көннәремдә,

    Тынгылык табалмыйм җаныма.

    Күптән инде күңелемдә кояш,

    Гашыйк җаным сиңа юл сала.

    Ашкынуым, ярсуларым – буран,

    Юллар юк дип, зинһар, соңлама.


    Күңелгенәм һаман сине эзли

    Хисләремнең назлы сагышын.

    Тышта буран диеп килми калма

    Ул бит минем йөрәк тавышым.

    Кыш булса да, көтәм сине һаман

    Күз нурларын сирпеп юл итеп.

    Тәрәзәм дә ачылыр сагышымнан

    Кар катышлы бозын эретеп.



    Ут төргәге...


    Сиңа хатлар язам,

    Язарларга базам,

    Җитәрме ул барып, юл озын.

    Уйларымда язлар,

    Күңелемдә назлар,

    Балкып тора күктә йолдызым.


    Җирдә яңгыр исе,

    Җанда сөю хисе,

    Ялгыш түгел сине сагыну.

    Ходай биргән гомер –

    Мәңге сүнмәс күмер,

    Күктән иңгән сихри кабыну.


    Сөю газабында,

    Юктыр азагы да,

    Көн - төн ярсый минем йөрәгем

    Күзләреңдә йөзеп,

    Уйларымны тезеп

    Йөртәм җанда бер ут төргәген.



    Ышанам, табар юлын



    Яннарыма бер кош кунды,

    Кан тама ярасыннан.

    Канаты бар, тик очалмый,

    Хәлсездер бала сыман.


    Ни хәл итим, их, кошчыгым,

    Тормыш юллары авыр.

    Газиз җаннарны газаплый

    Ыжгырып торган давыл.


    Тыпырчынып сызланды кош,

    Ярдәмгә җитми кулым.

    Кош омтыла азатлыкка,

    Ышанам, табар юлын.



    Күлле урманым


    Күңел кылларыңны моңга салып

    Ник шаулыйсың күлле урманым?

    Син дә миндәй өзелеп сагындыңмы

    Күл өсләрен чайкап урадың?


    Күл өсләрен ай нурына төреп

    Елмайгандай иттең йөзләргә.

    Шунда калган тиле балачакны

    Соң булса да килдем эзләргә.


    Танырмынмы, белмим урман бит ул

    Үзе куе, үзе караңгы.

    Тапсам гына дәвалармын төсле

    Яшьлегемдә алган ярамны.



    Яралдым мин синең суыңнан


    Якты күлнең суы дулкынлана

    Ярларында ярсу моң туган.

    Никтер күлнең зәңгәр өсләрендә

    Мөлдерәмә тулы яшь тулган.


    Юксыныпмы суы дулкынлана,

    Дулкынында йөзәм – суында.

    Якты күлдә туган минем хисләр

    Җырлар язам синең турында.


    Дулкыннарың мине ярга какты

    Бер кинәнеп йөзим дигәндә.

    Яшькелт-зәңгәр икән суың да бит

    Холкын белми: кермәм тирәнгә.


    Якты күлнең суы дулкынлана

    Җирсеп басам текә ярына.

    Сөенепме елгам дулкын какты

    Чакырыпмы үзенең янына


    Уйларымда гел син булдың елгам

    Юллар ярып киләм болыннан.

    Җан җылыңны тоям кочагыңда

    Яралдым мин синең суыңнан.



    Сезне сагынып

    Рәүф Баһаветдинов сүз. Һәм көе


    Сезне сагынып тагын кайттым

    Дусларым туганнарым.

    Чит–ят җирдә торалмадым,

    Кайгылы урамнарым.


    Сезгә диеп кайтуларым

    Их минем якыннарым.

    Сөюемнең кайнарлыгын,

    Бирче син миңа тагын.


    Их туган як гүзәлкәем,

    Синдә бит якыннарым.

    Шатлык җыры булсын моңым,

    Йөрәгем ялкыннарым.



    Туган якларымның учагы


    Йорт түрендә кыйбла яктылары,

    Туган җирем күрәм, баш кага.

    Шушы хисләр миңа илһам өсти,

    Алмагачлар, миләш бакчада.


    Олыгайган саен искә төшә

    Туган якларымның учагы.

    Сагышымның гашыйк назы калган

    Сокланырлык гүзәл яшь чагы.


    Сине зурлап озын көйләр язам,

    Сиңа кайта күңел, ут яна.

    Яшьлегемнән үрелеп йолдыз алам,

    Олы бәхет – якты дөньяда.

    Туган җирнең туфраклары гына

    Көч бирәдер сафлык, саф һава.

    Сәлам сиңа, ялан тәпи чагым,

    Табынамын, күктән моң ява.


    Матурлыйм мин яуган моңнарыңны,

    Тәрәз пыяласын чылатып.

    Ихласлыгы белән сугарылган

    Көз яңгыры сирпи елатып.


    Яшен булып күңел актарыла,

    Үткән көннәр калды ялтырап.

    Йөрәгемдә нәни гөрләвекләр

    Күңелемнән ага чылтырап.



    Сагышларым


    Чүлләр кичәм, айкып дөнья йөзен

    Йөгереп төшәм кичен елгага.

    Мин ай булам дулкын өсләрендә

    Сагышларым булып су ага.


    Бәхетлемен җирдә син булганга

    Карашыңда кояш нурлары.

    Дөнья буйлап сине эзләп киләм

    Күккә карыйм, сузып кулларым.


    Югалтмамын сине мәңгегә дә

    Һәр мизгелгә бизәк әзерләп.

    Мин бу юлга сине эзләп чыктым

    Аккош йөзгән күлне хәтерләп.


    Сөюемнең йөрәк кайнарлыгын

    Таң җилләре илтсен, торналар.

    Сагыш күкерәгемдә сине йөртәм

    Йөрәгемдә оя коралар.


    Дулкынланып аккан елгалар да

    Миңа кушылып җырын җырлашты.

    Язмыштыр дип күңел тулып акты

    Аваз салып җаным адашты.


    Сине сагынып кире кайтуларым,

    Ташкын дулкынына буталып.

    Эрер идем кочагыңа кереп.

    Гомерлеккә калып – югалып.



    Буранлы сагышларым


    Син кайтасы юлларыңа

    Бурап-бурап кар яуды.

    Әйтерсең, җирем өстенә

    Тоташ ак болыт ауды.


    Сиңа кайтыр юллар ясап

    Карларны ярып үтәм.

    Тәрәз пыяласын бизәп

    Зарыгып сине көтәм.


    Күбәләкләп карлар яуды,

    Кузгалтып яраларны.

    Ефәк җеп белән бәйләде

    Кыш безнең араларны.


    Ап-ак карлар диңгезендә

    Йөзәм хисләргә чумып.


    Күбәләк карга алданып

    Киткәнмен ярны узып.


    Буранында сагышларым

    Юллар ясый сузылып.

    Көндә карыйм тәрәзәгә

    Күзләремне тутырып.


    Тынар төсле ярсу буран

    Тик күңелем тынармы?

    Күңелемдәге бураннарны

    Мәхәббәтем тыңлармы?.



    Исемеңне яздым ап–ак карга


    Г.Л.Т.

    Исемеңне яздым ап-ак карга

    Сөюемнең тугры сүзләрен.

    Сагыну хисләремне маяк итеп

    Юлларыңа тездем эзләрен.


    Кушымта:

    Тәңкә - тәңкә чәчкән карлар булып

    Күңелемә чыңлап уралдың

    Ләкин беләм күңелем кары эрер

    Ә син генә кая, югалдың


    Исемеңне яздым ап-ак карга

    Татлы газап хисләр уятып.

    Моңнар булып иң саф тойгыларым

    Гүзәллегең йөри озатып.



    Сөю назын сиңа илтүем

    Рәүф Баһаветдинов көе һәм сүзләре*

    Башкорт дәүләт медицина университеты

    укытучысы Исәева-Баһаветдинова Дилара

    Рәүф кызына


    Җырлар язам сиңа өр яңасын

    Күңелемнән чыккан хисемә.

    Мин бәхетле кызым синең белән

    Аңлаталмам кебек, һич кенә.


    Син булмасаң сөю булмас иде

    Чын күңелдән якын итүем.

    Хәтеремдә тәүге авазларың

    Иң беренче тәпи китүең.


    Язмышымның иркә сабые син

    Исемең белән сөеп дәшәмен.

    Иң назлы сүз алыштшра алмас

    Син бит минем күңел чәчәгем.


    Мин бәхетле синең белән бергә

    Куларама алып йөртүем.

    Җил давылдан саклап балам диеп

    Йөрәк нурын сиңа илтүем



    Мин бәхетле синең белән...


    Урын биргән саф сөюем

    Күкрәк тә типкән йөрәк.

    Сөюемнең күркәмлеге.

    Яш чагымнан көчлерәк.


    Өзелеп сөйсәң яш картаймый

    Саф сөю мәңге була.

    Шуны аңлламаган кеше

    Бәхетсез җүләр була.


    Гашыйк җаным күкрәгемдә

    Яратсаң матурлана .

    Мәхәббәтем якты йолдыз

    Нур сибеп ялкынлана.


    Йөрәгемә рәхмәт әйтәм

    Бирдең миңа сөйгәнен.

    Күкрәгемдә мәхәббәтем–

    Олы язмыш бүләгең.


    Яшәвемнең матурлыгы

    Яшәсәк икәү бергә,

    Мин бәхетле синең белән.

    Керсәм дә салкын гүргә



    Күңелем кояшы


    Иртән иртүк сине көтәм

    Синдә минем язмыштыр.

    Сөюләрем кош нуры

    Күктән ингән сагыштыр.


    Их бер утырасы иде

    Күзне күзгә каратып.

    Матурым дип, сөйгәнем дип,

    Хөрмәт итеп яратып.


    Сүтәр идем серләремне

    Сабый баладай көлеп.

    «Кояшым, чык, чык инде»–дип,

    Синең кадерне белеп!


    Якты язлар булып гел син

    Бул син миңа чын юлдаш.

    Сайлап алган алма кебек

    Миндә булырмын кояш.


    Аерлмабыз мәңгегә дә

    «Сау бул!» диеп китмәмен.

    Күңел җылылыгын читкә

    Бер кайчан да сипмәмен.



    Кайда соң син?


    Хуш ис бөрки гөл бакчасы,

    Былбыл сайрый күгендә.

    Мәңге бергә булырбыз дип

    Күккә карайм бүген дә.


    Сайрады былбыл, сайрады

    Күгемне яз иттереп.

    Мәхәббәтем канат какты

    Моңнар өстәп өттереп.


    Җыр шыттырдың күңелемдә,

    Калды гына тавышы.

    Кайларга китеп югалдың?

    Эзли йөрәк сагышы.


    Күкләремдә былбыл моңы,

    Алмагач чәчкә атты.

    Сине эзләп гом(е)рем уза,

    Кайда соң син? Таң атты..



    Син китмә бүген


    Һавалардан болытлар агамы

    Әллә күз яшьләре тамамы?

    Миңа зур кайгы – хушлашу көнем

    Юк, китмисең беркая бүген.


    Гомер буе сине эзләгәнмен

    Ак бураннар булып яшьлегем.

    Сагышларым йөрәк аша уза

    Юксынудан тамган яшь минем.


    Бергә йөргән юллар артта калды

    Үткән елларыбыз онытылган.

    Юксынудан күңел үксеп елый

    Үкендерә икән соңыннан.



    Яшлегем бураннары

    Альберт Субаев көе.


    Моң еракта яңгырады

    Кемдер уйный сыздырып.

    Гармун тарткан кулларның да

    Бар икәнен сиздереп.


    Ишетелә гармун моңы

    Эх, аның тавышлары

    Авыр чакта чишмә булып

    Агыла сагышлары.


    Моң еракта яңгырады

    Кемдер уйный, син кайда?

    Йөрәкләргә үтеп керде

    Әйдә, кош булып сайра.


    Моң агыла һаваларда,

    Кемдер уйный гармунда.

    Бармаклары ут чыгара

    Моңда сагыш, бар моң да.


    Төшләр булып кына керде

    Гармунлы урамнары.

    Әй газиз як, туган ягым –

    Яшьлегем бураннары...



    Көтәм тилмереп


    Сагнуларым чыңлый колагымда,

    Ишетелә синең тавышың.

    Син бит минем иркәм,

    Сине генә көтәм,

    Сулкылдатып йөрәк сыгышын.


    Әйләнеп кайт миңа, узып китмә,

    Йөрәккәем гел бит ярсулы.

    Синдә генә күзләр,

    Күңелемдә эзләр,

    Юллар салган кебек кавышуны.


    Юлларыңа карыйм һәр кич-иртән,

    Онталмадым кайт син йөгереп.

    Йөрәк күзле микән?

    Бәхет эзли микән?

    Син, язмышым, көтәм тилмереп.



    Гармунчы


    Төнге тынлык. Йоклап киткән дөнья,

    Җәй гамьнәре биреп җаннарга.

    Тик үкседе гармун гына елап,

    Бәгыремне телеп таңнарда.


    Гармун моңы җилләр булып исте,

    Болыт ялларына уралып.

    Син тылсымлы, сагыш! – Ыңгырашма,

    Күңелемә кереп, сарылып.


    Гармун уйный, бәргәләнә бәгырь,

    Гел тыңлармын, йөремә син урап.

    Мин адаштым синсез чит җирләрдә

    Терәк булыр идең, син кирәк.


    Тонык тавыш тынгы бирми һаман,

    Җанга шәрех моңдыр – сагыштыр.

    Кем кирәк соң сиңа, син , гармунчым?

    Ул сихерле, серле язмыштыр.



    Һич китми көзләр белән


    Тәрәзәдән тамчы тама

    Юллар ясап, сузылып.

    Бер кайтмасаң, бер кайтырсың,

    Таңнар ата сызылып.


    Күз алдымда гел син генә,

    Кулыма гөлләр алам.

    Бик сагынган чакларымда

    Чәчемнән юллар салам.

    Дәрья кичкән бер кош булып

    Сине эзлим тирәктә.

    Миндә аккош тугрылыгы

    Яши минем йөрәктә.


    Синсез дөнья тулы түгел,

    Тәрәзәмдә тамчысы.

    Язмыш шулай кисәтәме

    Күңелемдә камчысы.


    Көн дә карыйм тәрәзәгә,

    Үтәм мин эзләреңнән.

    Күңелемдә ачы сагыш

    Һич китми көзләр белән.



    Аблаемны сагынам


    Хуш исләрен җил тарата

    Чәчкәле урманнарым.

    Мин җырлыймын сине сагынып

    Йөрегән урамнарым.


    Кушымта:

    Ай, һай сине сагынып

    Йөрегән урамнарым.


    Алмалыкул чәчкә койды

    Сиңа дип өзәлмәдем.

    Аблаемнан чыгып китсәм

    Сагынуга түзәлмәдем.


    Кушымта:

    Ай, һай чыгып китсәм

    Сагынуга түзәлмәдем.


    Җилләр тарый чәчләремне

    Авылым таңнарында.

    Кошлар сайрый мактап сине

    Өзелеп талларыңда.


    Кушымта:

    Ай, һай мактап сайрый

    Өзелеп талларыңда



    Хисләремне яңартып


    Бала чагым йөргән сукмакларым,

    Юлларыңда сагыш дәвасы.

    Шунда калган минем яшьлегем дә

    Шифа таба йөрәк ярасы.


    Тау астында гөлләр ай нурында

    Иң беренче аткан чәчкәсе.

    Бала чагым калган хәтеремдә

    Сөюемнең иң саф, нечкәсе.


    Бала чагым сукмаклары буйлап

    Авыр чакта сиңа кайтырмын.

    Әгәр хисләр ташып күң(е)лем тулса

    Гөрләвекләр булып ташырмын.


    Күл өстендә су да дулкынлана

    Ярга тибә көткән җан атып.

    Туган якка кайтсам, мин дә эзлим,

    Яшьлек сукмагымны яңартып.



    Намыс югалды


    Йөргән юллар булды таулар аша

    Салдырмады михнәт камытын.


    Тик йөрәгем яз балкышын тойды

    Сатмадым мин акыл намысын.


    Ил таркалды, ул да онытылды

    Күңелебез әллә сүрелде.

    Пеште авыз,– инде өметләр дә

    Яфрак булып җиргә коелды.


    Ил таралгач намысыбыз үлде

    Дөнья яме бик тиз таралды.

    Йәшләрдә бит башка.Гомер узган

    Бик күпләре начар юл алды


    Алма кебек илем, хәлсезләндең

    Шатлыкларны салкын җил алды.

    Хәзер инде пешкән алма түгел

    Бер мизгелдә төшеп югалды.


    17.02 1999



    Зәңгәр хыяллар


    Мең яшәргә торсын гомеребез

    Туган җирдә яшәп китәек.

    Күңелләрнең моңлы, җырлы чагы,

    Олы иҗат бүләк итәек.


    Җилкендреп язгы сулар ага

    Ишетәм мин дулкын кагышын.

    Канат җилпеп оча акчарлаклар,

    Бер җыр итеп моңлы тавышын.


    Туган якка атап җырлар яздым

    Бәхетлеләр аны җырларлар.

    Таңдай нурлы, ак ышаныч калсын,

    Кылдай нечкә, зәңгәр хыяллар.



    Базы сулары


    Бала чакларымны хәтерлимен

    База суларында кайнавым.

    Шул чакларда суга кармак салып

    Зур дөньяны уйлау кайда ул.


    Ул вакытлар инде артта калды

    Дөнья безгә булган түгәрәк.

    Шул чакларым миңа бер туп булып

    Хәтеремдә йөри тәгәрәп.


    Аккан сулар игәп ташны түгәрәкли

    Дулкыннары аны шомарта.

    Суда йөзгән балыкларны хәттә

    Куенына алып уйната.


    Без дә шулай гомер агышында

    Игәлепме чабып узабыз.

    Дус һәм туган, чит- ят кешеләр белән

    Гомер җебен җайлап сузабыз.


    Базы суы ага җырлап һаман

    Кайда барсак йөри иәреп.

    Базы суын эчеп үз иттек тә

    Ачы суга булмый өйрәнеп



    Кошлар кебек канат кагынып


    Күз нурымны алма, зинһар, берүк,

    Китмә читкә, бул син гел юлдаш.

    Шатлыкларым артыр, гомерем дә,

    Минем өчен иркәм син булгач.

    Кушымта:

    Сәламәт бул иркәм, кайгы күрмә,

    Бәхетләрнең телим зурысын.

    Адашма син тормыш юлларында,

    Назлы кояш бирсен җылысын.


    Исеңдәме вәгъдәләшкән идек,

    Мәхәббәткә гомер теләдең.

    Бар дөньяның гамен аңлар идем

    Бер туйганчы кочып сөймәдем.


    Кушымта:

    Ялгыз башым, күкрәгемдә чәчәк

    Ә йөрәгем сайрый сагынып.

    Сөюләрем ургый күңелемдә

    Кошлар кебек канат кагынып.



    Җанымда чын сөю булмаса


    Җанымда чын сөю, ишетәм тавышын,

    Сагышын күңелдә саклыймын.

    Кил, иркәм, яныма, сыендыр җаныңа,

    Син калдырган җырны ятлыймын.


    Кушымта:

    Тышта яз елмая, әллә син килдеңме?

    Килмәвең белсәм дә сагынам.

    Килче, кил, мәхәббәт, шатлыкка төренеп,

    Гөлләрем нур сибә назыннан.


    Гел чиртсен күңелем, бәхете күкерә,

    Җырларым яңгырый кичендә.

    Төшемдә чәчәкләр кочаклап серләшә,

    Әйтер сүзе башка исемгә.


    Кушымта:

    Уемда моңлы көй чайкалып тирбәлә,

    Болынга чыксам мин – моң баса.

    Яндырып йөрәкне, көйләмәс идем дә

    Җанымда чын сөю булмаса.



    Җәй


    Күңелемдә җиләкле җәй –

    Сулышымда хуш исе.

    Гомер язым сине көтә

    Җәемнең җылы киче.


    Синсез моңсу урманнарда

    Кәккүкләрнең тавышы.

    Юксындыра балкып аткан

    Кояшымның батышы.


    Аяз күктә ай елмая,

    Төшә җиргә җылысы.

    Ә мин иркәм сине сагынып

    Килә минем җырлыйсы.



    Йолдызларда язмыш


    Йолдызларның үз кануны күктә

    Анда безнең язмыш күренә.

    Рухи дөньябызда һава билгеләре

    "Кайнар нокталар" га үрелә.

    Һәр кешенең үз йолдызнамәсе

    Белмибез бит нәрсә көткәнен.

    Мәшәкатьләр белән күрми калган

    Яшь гомернең читтә үткәнен.


    Яшәү урыннарын үзгәртергә

    Башка ярымшардан арала,

    Минем йолдызнамәм - сине күрсәм

    Булган кайгыларым тарала.


    Йолдыз язмышыңда - мин Арыслан

    Бәхетемне синнән эзләдем.

    Тагын аймылыштык, их, туган як

    Эзләвемне әллә күрмәдең?


    Менә йолдызнамәм тагын чыкты

    Алтын туптай тора тәгәрәп.

    Кемне эзли икән биек менеп?

    Кайтып киләм мин дә үрмәләп.



    Карт имәннәр зары

    Рәүф Баһаветдигов сүз.Һәм көе


    Карт имәннәр тагын бер кышлады

    Салкын җилләр, буран кар белән.

    Яз кояшын басып каршы алды

    Яшьлегемнән калган җыр белән.


    Табигатькә һәр яз көч өләшә

    Карт имәннәр генә боега.

    Яшь муелга нарат серен чишә

    Картайды дип, гомер бер елга.


    Карт имәннәр, сезнең моң–зарларга

    Мин дә дәшәм, соңгы елларда.

    Язлар килгәч–шатлык бар дөньяга

    Миндә генә моңсу җыр туа.



    Тояк тавышы

    Рәүф Баһавтдинов көе


    Төшләремдә күдем: бер ат чаба,

    Моңлы кыңгыраулар зыңлатып,

    Шул кыңгырау балачакка дәшә,

    Матур хәтирәләр уятып.


    Их, тулпарым, нигә төшкә кердең,

    Балачак хисләрен уятып?..

    Тояк тавышыдай йөрәк тибә

    Бала чактагыдай дулатып.


    Ярсуыннан сызлап-сызлап ала,

    Авыр вакытларны уйлатып

    Их, балачак гүзәл яшлек чагым

    Чабып үттең мине уйнатып


    Бергә үткән татлы мизгелләрне

    Ташлап киттең нигә елатып

    Их ,тулпарым, нигә төшкә кердең,

    Балачак хисләрен уятып?..

    Сагындырып мине елатып.



    Изге кошчыгым

    Рәүф Баһаветдинов көе


    Кайчан таңнар атар икән,

    Сине көтәм күз алмый.

    Урамга да йөгреп чыгам,

    Йөрәгемдә ут кайный.

    Кушымта:

    Сандугач та чут-чут итеп

    Өздереп сайрый, талмый.


    Их кошчыгым рәхмәт сиңа,

    Үз иттең уйларымны.

    Очып кунып тирәгемә

    Тараттың моңнарымны.

    Кушымта:

    Сандугач та чут-чут итеп

    Үз иттең уйларымны.


    Кил син тагын яннарыма,

    Сине сагынып көтәрмен.

    Йөрәгемдә оя кордым

    Бик бәхетле итәрмен.

    Кушымта:


    Базы буе сукмагы

    Чакмагыш район Советы депутатларының

    Председателе Хәҗиев Ригат Нурый улына


    Базы буйлап синең йөргән сукмак

    Ярылып ята елга ярында.

    Эчкән суың каннарыңа сеңеп

    Көч өстәгән бала чагыңда.

    Базы буйларының сукмакларын

    Мин үзем дә кат-кат урадым.

    Бала чагым шушы сукмакларда

    Адашкандыр диеп уйладым.


    Хезмәт юлың матур, сукмакларың

    Аңлый алар синең сереңне.

    Сукмагыңа тамган сулар белән

    Сагынасыңдыр туган җиреңне.


    Кайтырсың дип көткәннәрдер сине

    Сукмакларың ята ярылып.

    Сайрар кошлар сиңа сәлам бирә

    Каршыларга канат кагынып.


    Хезмәт дерте синдә кайнап тора

    Уңыш телим кылган эшеңә.

    Коллективка көч бирүче булдың,

    Терәгең нык халкың өчен дә.


    Сукмакларың үрдән үргә узсын

    Туган йортың керсен төшеңә.

    Йөзләрең шул синең – таң кояшы,

    Күз нурларың якын кешеңә.



    Килмәүләре мине тилертә


    Кабатлатыр өчен назларыңны

    Төшләремә килеп керәсең.

    Кургаш булып эрим куеныңда

    Яннарыңнан килми китәсем.

    Күңелемдә бәсләнмәгән әле,

    Иманымдай таза намусым.

    Сулар һавам, типкән йөрәгем дә,

    Калган гомер сиңа – сагышым.


    Колың да мин, фәрештәң дә булам,

    Мәхәббәтем ташып тилертә.

    Хыялыйлар булам, зинһар, коткар,

    Килмәүләрең мине илертә.


    Күрәсеңме, нинди саф хисләрем,

    Җырлар булып туа ургылып.

    Яшь гомерем синсез үтте, ялгыз,

    Саф сөюем калды буылып.


    Текә ярда ялгыз каеннар да

    Мине күргән кебек, баш ия.

    Сагышымны сизеп, кулын болгый,

    «Сөям сине, көтәм, кил!»– дия



    Каршылармы гөлем?..


    Тамчы гөлем нигә башың идең

    Кайнар сагыш салып күңелгә?

    Шул ялкынлы сөю хисе белән

    Калдырасың ахры гомергә.


    Теләгем бар сине күрер өчен

    Кил син миңа, кушылып җилләргә

    Өзелеп җырлар идем, килер булсаң,

    Күңелләрең синең кемнәрдә?


    Тамчы гөлем имә башың, һич тә

    Нурыңны сип, кисмә араны.

    Дөнья балкып китәр - күңелләрдә,

    Йөрәк каны юар яраны.


    Гомеремнең урау юлларыннан

    Сагынып кайттым яшькә манчылып.

    Таныш кырлар хисләремне аңлап

    Каршылармы гөлем ачылып?



    Йөрәк парәсе


    Дөньялыкта үткән гомер -

    Серле юлга охшаган.

    Чит җирләрдә бик күп йөрегәч

    "Фигылемне" бутаган.


    Йөгереп үттем юлларымны

    Бәргәләнеп сугылып.

    Җир авазын шавын тыңлыйм

    Тың атканда сызылып.


    Туган ягым үзенә тарта

    Хәлләремне кем белә.

    Очкан кошларга кушылып

    Моң зарына күмелә.


    Йөрәгемне дер селкетә

    Күкрәгемдәге парә.

    Җаныма урын табалмый

    Йөземә утын бәрә.


    Чит җирләрдә дөрләп янды

    Гомеремнең сәгатьләре.

    Борчылмыйча һич ачылмый?

    Ялкынлы сәбәпләре.



    Күңел күзе һаман ярсуда

    Марс Сәлимгә ияреп.


    Хуш, бәхил бул, үткән яшьлегем дә,

    Кошлар кебек кабат кайтмассың.

    Күпме агызсам да яшьләремне

    Күңелемдә чәчкә атмассың.


    Үсәр идем, кайтсам, их, яшьлегем,

    Гөлләр булып җәйге тугайда.

    Очар идем, йөзеп йөргән айга,

    Һавадагы - сабан тургайга.


    Жырлар идем,кайтып их, яшьлегем

    Гомер үткән синсез, барсы да.

    Йолдыз булып күктән сине эзлим

    Күңел күзе һаман ярсуда.



    Ата–анаңның бүләге

    Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

    СПК «Базы» кооперативының генеральный дирек-

    торы Вадим Васильевич Соколовка


    Авыр еллар инде үтеп китте,

    Таңнарында кояш балкыды.

    Йөзләремә шат елмаю керде

    Уйны-гамьне сызып аркылы.


    Сезнең белән юллар үтәрмен дип

    Базы суына түгәм бар моңым.

    Акбүз атта очам яннарыңа,

    Йөрәгемдә сезне сагынуым.

    Юмаш тарихының серләре бар:

    Анда булган ирләр пәйгамбәр,

    Синең авыр йөктән бүген күпләр

    Үзе ала үзенә тигәннәр.


    Туфрак алтын була кулың тисә,

    Тирең тамса, үсә гөл булып.

    Таулар зурлап, чишмәләре чыңлап

    Яңгырыйдыр кебек җыр булып.


    Җиреңә бассам арта илһамлыгым.

    Һаваң дәва, иркен тын алам.

    Ата-анаңның иң зур бүләге син,

    Илем өчен туган– зур балам.



    «Базы» уңганнары

    «Базы» кооперативының механизаторлары

    Олег Ивановка, Илгизәр Ибатуллинга,

    Мәснәви Насруллинга, Ришат Хисаметди-

    новка, Финат Каһармановка, Рәлиф Әхмәт-

    шинга, Александр Степановка, Наумов Владимирга, Вадим һәм Игорь Петровларга


    Базылылар безнең якка килде

    Кул тимәгән җирне сөрергә.

    Төшенкелек салкынлыгын тойган

    Күңелләргә өмет өрергә.


    Базылылар, әйе, ифрат тырыш,

    Хезмәтләре түгел еракта.

    Илһам бирүчесе туган якта, –

    Маңгай тире сеңгән туфракта.


    Алар килгән ярдәм кулын сузып,

    Каткан җирләр бәрхет булдылар.

    Шул бәрхеттә иген башаклары

    Гектар көчен өстәп уңдылар.


    Без беләбез хәзер бураларның

    Мөлдерәмә булып туласын.

    Икмәк белән илне туендырыр

    Ир-егетләр янә туасын.


    Әй иркәли кояш җирне кочып,

    Дулкынлана бүген бодайлар.

    Базы» уңганнарын җырда данлап

    Моңын сибә күктә тургайлар.



    Кулларыннан шифа тоям

    Чакмагыш районының өлкән теш тәбибе

    Газиев Флүр Минивәли улына һәм Мусина

    Элвира Зөфәр кызына


    Салкынга да түзде җаным

    Түздем өткән җылыга.

    Тик түзмәдем теш сызлауга

    Хет утырыплар җыла.


    Сызлауларга түзәалмагач

    Киттем теш тәбибенә.

    Мондый хәлне өндә түгел

    Төштә дә күрәм димә.


    Барып кердем тәбибемә

    Чакырды урын биреп.

    Ярдәмгә мохтаҗлыгымны

    Ерактан белгән күреп.


    Башны иеп рәхмәт әйттем

    Елмаяеп куиды үзе.


    Бөтен тәнгә җылы бирә

    Аларның әйткән сүзе.


    Олыны олы итәләр

    Кечене кече итә.

    Сырхау тешләрне дәвалап

    Өр яңа тешле итә.


    Рәхметлемен бәхет телим

    Бар икән изге кешем.

    Җан өшегән чакларда да

    Терәксез безнең өчен.


    Изгелекле йөрәгегез

    Шатлыгым сыймый таша.

    Кулыгыздан шифа төям

    Күңел тәрәзе аша.



    Уйларым

    Роберт Минуллинга ияреп


    Башка төрле уйлар килеп

    Гел интектереп тора.

    Күпме яшәргә килгәндер.

    Күңелне тырнап тора


    Бөтен җанның тәнен яулап

    Көйрәтте йөрәгемне

    Уйлатып, газап чиктереп

    Бирде ул кирәгемне.


    Уйланулар бигрәк авыр

    Кайчакта күнегәсең.

    Йоклатмыйча төннәр буе

    Кайгыга төренәсең.


    Баш миемдә фикерләрем

    Шыбырдаша – күп икән.

    Тауларга менәм үрмәләп

    Мин биектә әш итәм.


    Хис уйларның ярсулары

    Гашыйклар картаймаса.

    Чит җирләрдә җаны өшеп

    Иленә кайталмаса.


    Сагыш уйлары яндыра

    Сөеп сөеләлмәсәң.

    Сөйгән ярың ятка калып

    Сөептә сөялмәсәң.


    Газаплы сагыш уйымда

    Әнкәмне сагынганда.

    Әткәм әнкәм төшкә кереп

    Йокыдан уянганда.


    Минем уйлар интектерми

    Күңелем тыныч торса.

    Күңелемдә янган утка

    Берәү су сибеп торса.


    Кош гомере безнең гомер

    Бер мизгеле –могҗиза.

    Шушы изге уйларыбыз

    Гел ут эчендә йөзә.




    Рауф Багаутдинов
    стихи и песни на татарском языке.
  • Рауф Багаутдинов:
  • Бер кайтырмын туган якларга (шигыръләр һәм җырлар)
  • Таңны тоям шәфәкъ жылысындa (шигыръләр һәм җырлар)
  • Чакмагыш районының 80 еллык юбилеена багышлаулар (шигыръләр һәм җырлар)
  • Әти – әниләргә (шигыръләр һәм җырлар)
  • Уйларымда сагыш балкышлары (шигыръләр һәм җырлар)
  • Үреләм мин кояшыма (шигыръләр)
  • Көйләр язу өчен сүзләр (шигыръләр)




  • ← назад   ↑ наверх