• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Гамиль Асхатулла

    Кычытмаган җиреңне кашысаң, шулай була икән!

    (юмореска)


    Без, мәсәлән, мужиклар, постоянно гаражда. Мин үзем часто шунда инде. Чөнки, хатыннан ял итәсең, кешедән ял итәсең. Машина да бар, аллага шөкер. Ноль первый, өр яңа - 65нче елгы...

    Аннан соң, әле гаражда бит дуслар да бар. Гаражга хатыннардан качып киләләр инде. Бу эшкә дә әйбәт: өч борынга эзләп торасы юк, өч гараж кушыласың да: әч, әч и әч, һе-һе!.. Әйбәт.

    Аннан соң, көз көнне хатын кыяр япканда, машина белән мин бит ташыйм инде базга. Унны ясаса, кайткач, икесе ватылды, дим. Кыш көнне закускага - менә дигән! Аның сәбәбе дә табылып тора эчәргә, гараж тирәсендә булгач инде.

    Бер көнне бер күрше малай "Запорожец" белән бәрелеп кайткан. Шул шатлыктан эчтек. Нишләп шатлык, дисезме? Безнең Корабельный белән Мира урамында ике "Запорожец" маңгайга маңгай килеп бәрелгәннәр. Көчкә шуышып чыгып, кочаклашып, ике сәгать елап утырганнар: ярый, син "Мерседес" булмадың әле, дип. Шул шатлыктан менә икесе дә бер литр кысты ул көнне. Рәхәтләнеп җиб-бәрдек минем кыяр белән дә, әйбәтләп гаражны бикләп, кайтырга гына торадырыем - сбербанкта шофер булып эшләүче дустым Рафик килеп чыкты:

    - Домкратыңны бир әле, домкрат сынды, иртәгә Казанга барам, юлда кирәк була, - ди.

    Мин әйтәм:

    - Казанга ник барасың инде?

    - Ник, ник, начальник җибәрә, менә! Акча илтәсе бар, - ди.

    - Соң, дурак булмасаң, акчаны монда алып кайт син, безгә җитми бит! - мин әйтәм.

    - Әй, нормальный акча түгел бит ул, - ди, - теге, списанный акча.

    Мин әйтәм:

    - Списанный акча буламыни?

    - Була, - ди. - Бездә йөзлекләр, иллелекләр искергәч, балта белән ваклыйлар да, шуны капчыкка тутырып сдавать итәләр, - ди.

    Шуннан, малай, ышанмадым бит, тегенең капчыгын ачып карадым: чынлап та, вакланган иллелекләр, йөзлекләр ята. На всякий случай бер ике кесәгә тутырдым. "Акча бит, - мин әйтәм, кесәгә ияләнеп торсын әле."

    Рафик домкратны алып китте. Шуннан - настроение бар - автобуска кереп бастым, кайтып киләм. Автобуста кеше, малай, - море! Билет алу жәл инде, кәнишне. Теге баштан кондуктор - вот такая здоровая марҗа! - миңа таба килә. Аның якорьларын күрсәң, малай - во! (күкрәкләрен күрсәтә). Теге атомный ракетаныкы шикелле. Килде, якорьларын минем өскә салды:

    - Ну чё, мужик, билеты покупать будем, нет?

    - Нету, - мин әйтәм, - у менә денег! С работы еду, нету! - дим.

    Теге вакланган акча искә төште бит. На всякий случай бәләкәй генә учны чыгардым да тегенең кулына салдым.

    - Что это такое? - ди.

    Мин әйтәм:

    - Деньга! В кармане таскал, таскал, вот такой стал. Сто пятьдесят рублей ровно, - мин әйтәм, - анда. Завтра сдачу дашь, - дип чыгып киттем.

    Кычкырып калды:

    - Попадет тебе от жены, - дигән була.

    "Кара, - мин әйтәм, - кызык сүз әйтте бит бу! Кайткач, хатынны кызык итим әле!"

    Кайттым да, мескен кыяфәт белән шифоньер кырыена утырдым. Хатыным:

    - Нәрсә булды?! - дип кычкырып куйды.

    - Әй, карчык, - мин әйтәм, - сине алдаганым бер дә юк иде. Егерме мең акча җыйган идем синнән качырып. Менә, - мин әйтәм, - гаражда тычкан кисеп бетергән!

    Хатын унбиш минут карап торды да акчага, сразу уклау белән тартты. Ул көнне кухонный гарнитур ватылды, куняның пыяласы ватылды. Эх, кычытмаган җиреңне кашысаң, шулай була икән ул...

    Болары пустяк.

    Унбиш көннән зарплата бирделәр. Сентябрь аена, былтыргы. Ровно сигез йөз тәңкә. Мин аны кесәгә тыктым да эштән кайтып киттем. Ну бит, нормальный мужик, зарплата алгач, бер литр булса да эчергә тиешме? Тиеш. Шуннан базарга кердем дә, безнең анда шестой магазин бар, бер литрны кесәгә салдым да, - гараж рядом. Киттем гаражга. Базардан чыгуга безнең бакча күршесе Нәҗия килеп чыкмасынмы:

    - И, Гамил, хәлләрең ничек? Күптән машина рәтләргә чакырганың юк.

    - Соң, әйдә, - мин әйтәм, - бөтен нәрсә әзер. Ачкыч булса да, тотып торырсың.

    Үзем белән алып киттем гаражга. "Ну, - мин әйтәм, - әйбәт! Булса, килә инде ул!" Эчтән гаражны бикләп куйдым. Нәҗиягә:

    - Мин хәзер базга кыярга төшәм - закускага, син өстәлгә гәҗит җәя тор, - дим.

    Базның ике генә баскычына баскан идем - гаражга тибә башладылар:

    - Ач, Гамил, ач! Сезгә сентябрьгә зарплат биргәннәр, тагын тычкан кисеп бетерә!

    Хатын килгән! Ә без монда Нәҗия белән! Агардык та калдык икебез дә. Минем хатын менә (зур буйны күрсәтә), Нәҗия болай гына бит (кечкенә буйны күрсәтә). Үтерә бит ул аны, җидегә бөкли хәзер! Кая куярга инде моны?..

    Шуннан кинәт башыма бер уй килде:

    - Ә! Багажникка кер! - мин әйтәм. - Багажникка!

    Багажникка тыктым да:

    - Хәзер, - мин әйтәм, - карчык, хәзер, кулларым майланган, машина рәтләп ятадырыем бит!

    Тизрәк кулларымны сөрттем дә ачып җибәрдем. Хатын ыжгырып та керде, малай, костюм кесәсендәге акчаны сразу эләктереп сумкасына салды. Аннан эзләнә башлады теге эт шикелле:

    - Син әле монда яшереп куйган тагы бардыр! - ди.

    Эзләп йөргәч-йөргәч, җәмәгать, чынлап та, яшереп җыйган өч мең тәңкә акчаны тапты. Бер тиенсез калдым! Әле ул гынамы соң - багажникта Нәҗия ята бит әле! Ачмаса ярар иде инде! Анысын ачып тормады:

    - Кабыз машинаны! Бакчага төшәбез! Давай, тизрәк бул!

    - Карчык! - мин әйтәм. - Машина бит сәламәтле түгел! Может, иртәгә төшәрбез? - мин әйтәм.

    - Салынма телеңә, кундырам бит хәзер берне!!

    Үземнән дә зуррак, шул, куркам. Кабызырга туры килде инде. Мин әйтәм: "Нәҗияне бер җирдә төшереп калдырырмын әле, ничава."

    Шуннан кузгалып киттек. Барабыз. "Кайда туктарга инде?" - дип уйланам.

    - Карчык! - мин әйтәм. - Урманга кереп чыкмыйбызмы?

    - Оятсыз! Аны яшьрәк чакта предлагать итәләр...

    Барабыз.

    - Нәрсә, күкәй ташыган машина кебек әкрен генә барасың, ә?

    Мин әйтәм:

    - Юл начар бит!

    Шуннан соң поселок юлына борылгач, барабыз әкрен генә - ГАИ машинасы тора. Мин әйтәм: "Туктатмаса гына ярарые!" Әллә курыкканны сизде, хайван - бер озын гына урыс малае:

    - Стоять! - дип миңа кычкыра.

    Туктадым инде, нишлисең.

    - Та-ак, товарищ водитель. Здравствуйте. Инспектор Иванов. Давай, проверим документы. Техосмотр прошел - не прошел? Пьяный - не пьяный? Багажник открой! - ди.

    Нәҗия багажникта бит. Хатын кабинада.

    - Брат! - мин әйтәм. - Ничего нету там! Ключи даже нету, ничего нету! - дигән булам инде.

    - Давай, давай, открывай! - ди.

    - Соң, юк, - мин әйтәм, - анда бернәрсә дә! Брат, - мин әйтәм, - кеше бул инде, мужик ты или не мужик?

    - Какой тебе мужик - не мужик?! - ди. - Давай открывай!! Может, там наркотик возишь? - ди.

    - Брат, - мин әйтәм, - наркотик әнә - кабинада утыра!

    Тегесе бөтенләй шикләнә башлады:

    - Открывай давай!!! Не подчиняешься - штраф дам!!!

    Нишләргә инде? Барып ачкыч тыккан булдым.

    - Что-то, - мин әйтәм, - не открывается.

    Шуннан әкрен генә җырлап җибәрдем:

    "Астыңда капчыклар бардыр,
    Тап инде бер әмәлен!
    Башын бутарга иде бит
    Бу погонлы кәҗәнең!"

    - А чё поешь? - ди. - Пьяный что ли? - ди.

    - Да нет, - мин әйтәм, - настроение нормальное.

    - Ачылмый бит! - мин әйтәм. - Чего-то не открывается.

    Яңадан кабинага барган булдым инде, отвертка алдым. Аннан нормальный ачкыч белән ачып җибәрсәм, Нәҗия капчык эчендә!

    "Әй, - мин әйтәм, - бигрәк башлы бала булды инде!"

    - Та-а-к!.. Что в мешке?

    Пока минем башым җиткәнче, Нәҗия капчык эченнән:

    - Бә-ә-ә! - дип кычкырып җибәрмәсенме!

    - Вот, - мин әйтәм, - барана везу. С женой на шашлык едем.

    Теге малай ышанмады бит - тотып карый. Нәҗиянең йомшак җире туры килде, ахрысы:

    - Да, резать можно этого, - ди.

    Шуннан соң, малай, бакчага төшкәнче, сөенеп бардым: әле ярый хатын чыкмады! "Бакчага төшүгә сразу, - мин әйтәм, - машина юарга китәм дип, Нәҗияне төшереп калдыдырмын".

    Булмады бит! Килеп җитүгә хатын сразу көрәк тоттырды. Ике сотый җир казыдым, малай! Нәҗия ята. Кызуда. Жәлләдем үзен.

    Искә төште:

    - Карчык, - мин әйтәм, - теге гаишникны күрдеңме? "Әгәр дә кайтканда машинаңны юмаган булсаң, 450 тәңкә штраф салам!" - дип әйтте, - мин әйтәм.

    Хатын:

    - Бар, алайса, тиз генә барып юып кил! - диде.

    "Ой, - мин әйтәм, - ходай бар икән!"

    Килеп җиттем күл буена. Иртә шатланганмын икән... Нәҗиянең ире каршыга чыгып килде!

    - Брат, балонный ключ дай! - ди, ул үзе урыс малае.

    Балонный ключ багажникта бит!

    - Нет, - мин әйтәм, - у менә балонный ключ!

    - Ну, дай, пожалуйста, инде! - дигән була бит. - Я же у тебя его давеча видел в багажнике! - ди.

    Яңадан багажник артына килдем дә көйләп җибәрдем:

    "Капчыгыңнан чыкма берүк!
    Шулдыр инде киләчәк.
    Мужигың ачкычка килде,
    Сизсә, бәреп үтерәчәк!"

    Тагы бисмилламны әйтеп, багажникны ачып җибәрдем - Нәҗия капчык эчендә!

    Алып төштем дә тиз генә капчык башын бәйләп куйдым.

    Тегенең мужигы:

    - Нәрсә, картошку возишь что ли? - дип, капчыкка бер типте.

    - Да, - мин әйтәм, - картошка уже җитлеккән, алып кайтам.

    - Что-то у менә в этом году картошка плохая уродилась, а у тебя вроде ничего, - дип, капчыкка тагын бер типте.

    Шуннан эчтә Нәҗия түзмәде:

    - Нәрсә тибәсең инде, хайван? Бәрәңге булгач, бәрәңге була инде ул!

    Ярый, тегесе аңламый калды: азрак "җибәргән" булган, ахрысы.

    Тиз генә ачкычны бирдем дә, капчыкны багажникка салдым да, күлнең башка кырыена килеп җиттем. Ашык-пошык капчыкны ачтым да - бәрәңге капчыгы булган, күрәсең - Нәҗиянең бите кап-кара - килде дә чыкты. Килеп тә чыкты, нык итеп яңагыма китереп тә тартты. Күздән утлар килеп чыкты. Ләкин ул утлар бик сизелмәде, чөнки кычытмаган җиреңне кашысаң, шулай була икән!




    Чыганак: Tatar.kz





    ← назад   ↑ наверх