Нури Газизович Арсланов
Тугандаш Казакъстан җире татар әдәбиятына Ибраһим Сәләхов, Мәхмүт Хөсәен, Бари Рәхмәт, Миркасыйм Госманов кебек әдәбият эшлеклеләрен биргән. Бу игелекле җир татар шигъриятенә Нури Арслановны да бүләк итте.
Нури Газиз улы Арсланов 1912 елның 12 сентябрендә Кызылъяр (хәзер Петропавел) шәһәрендә эшче-көнлекче гаиләсендә туган. Күкчәтау шәһәрендә җидееллык татар мәктәбен тәмам лый. Аннан соң, Казанга килеп, сәнгать техникумында рәсем ясау осталыгына өйрәнә. «Пионер каләме» (хәзер «Ялкын») жур налында һәм «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй»), «Совет Татарстаны» (хәзер «Ватаным Татарстан») газеталарында рәссам бу лып эшли.
Рәссам булса да, ул кырыгынчы еллар башыннан әдәбиятка тартыла һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр кулыннан каләмен төшерми. 1964—1972 елларда «Казан утлары» журналында шигь рият бүлегенә җитәкчелек итә. Ул үзенең бер робагыенда болам ди:
Бала чактан күңел сәнгатькә тартты,
Зәвыкны сәхнәдә, җырлауда тапты;
Рәсемнәр дә төшерде... Әмма шигърем
Гомергә тынгы бирми аптыратты.
Нури Арсланов ике сугышта — фин сугышында һәм Бөек Вата н сугышында катнаша. Ржев шәһәре янында каты яралана, Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән пүләкләнә.
Ир — ирмени, ил яклап,
Яуга каршы тормаса?! —
ди шагыйрь һәм бу сүзләрен үзенең шәхси эш-гамәлләре белән
уйлый.
Шагыйрьнең иҗаты алтмышынчы елларда аеруча чәчәк атты. Әсәрләренең лирик-фәлсәфи ягы, тәэсир итү көче артты. Аның байтак шигырьләрен композиторларыбыз көйгә салдылар. Мәсәлән, «Республикам минем» (Н. Җиһанов), «Казан кызы», «Нәсимә» (3. Хәбибуллин), «Гәрәбә» (Р. Гобәйдуллин), «Үрдәкләрем-дүдәкләрем» (И. Хисамов) һәм башка җырлар. Н. Арслановка «Иделем — илем» исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен 1985 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт иүләге бирелде.
Н. Арсданов 1991 елның 14 апрелендә Казан шәһәрендә вафат булды
Календарь знаменательных дат: Нури Арсланов
АТЛАНТИДА
Атлантида булды микән чынлап?Тынгы бирми сорау һич кенә:
Әллә кайдан, ерак-ераклардан
Һәлакәтле бер моң ишетелә.
Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга,
Тау дулкыннар күккә ашканнар:
Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне,
Һәйкәлләрне сулар басканнар.
Океан упкан кебек Атлант җирен,
Дәүләтләрне монда җир упкан:
Дәшти-Кыпчак, Болгар, Алтын Урда.
Бер-берсенең тамырын корыткан.
Ничә тапкыр килгән монда яулар,
Кичергәннәр илне кылычтан...
Калдыгын да көлгә дүндерергә
Миссионерлар күпме тырышкан.
Сәхифәләр тузган, юкка чыккан...
Ә без — менә, без — бар, булганбыз!
Фал ачабыз , ләкин баш ватабыз;
Әллә кыпчак, әллә болгар без?
Кем булгандыр бабам! Кыпчакмы ул,
Болгармы ул? Нинди аерма?!
Татар дигән исем йөртәбез без —
Татар каны ага тамырда!
Атлантида! Атлантида баткан!
Эз калмаган бөек халыктан...
Ә без — менә, без — бар, эз бар җирдә —
Без батырган саен калыккан.
Атлантида язмышы юк безгә,
Оныкларның ачык бабасы:
— Нәселең кем? — дип сорасалар әгәр,
Әйтерләр: — Без — татар баласы!
Татарстан дигән ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын.
1969 ел.
Матур чаклар!
Өстән энҗе тамып тора,
Ерганаклар,
Кар сулары агып тора,
Дымлы, салкын
Җирне нурга манып кына
Кояш алтын
Литаврасын кагып тора.
Китте кышлар
Мамык тунын салып кына,
Кайтты кошлар
Канатларын кагып кына,
Карда посып,
Умырзая калкып чыга,
Килсә гыйшык—
Урын калмый вак борчуга.
Тирәмдә ямь,—
Мин шул хәят тәмен беләм!
Шуңа сөям
Сезне җаным-тәнем белән.
1986 ел.
Миләшләрем минем тәлгәш-тәлгәш,
Оешканнар кызыл мәрҗәннән.
Баш ияләр алар мине күргәч,
Якын алар миңа бар ямьнән.
Тәрәзәмнән карап көндез-кичен,
Сүзсез генә нидер серләшеп,
Җыр чыгара алар минем өчен...
Башка таллар тора көнләшеп.
Миләшләрдән кызлар колагына
Ике бөртек алып тагасы! —
Янсын иде алка булып кына...
Кызык та син адәм баласы! —
Миләшне дә, назлы кызларны да,—
Яратканга бөтен хәятны,—
Гел төшәсең бәхет тозагына.
Бүтәннәргә әллә бу ятмы?
Ят түгел! Бар тормыш кадерен белеп
Яшәүчеләр, Хәйям шикелле:
Аларга җир җәннәт булган кебек,
Алар белән җир дә сөйкемле.
1988 ел.
← назад ↑ наверх