• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фатих Әмирхан

    ТАТАР КЫЗЫ

                         Тереләй күмелергә теләмәгән мөселман
                         шәрык кызларына багышлыйм.
                         Фатих.

    1

    Туды...

    Туганда ул кеше иде; аякларын, кулларын үзе теләгәнчә селкетергә ихтыярлы, муенын теләгәнчә борудан, күзләре белән теләгән җиргә караудан аны берәү дә тыя алмый иде.
    Кайвакытларда кулларын, аякларын биләүгә чолгап, аны хәрәкәтләнмәскә мәҗбүр иттеләр... Ләкин ул моңа каршы торырга, риза түгеллеген белгертергә кодрәтле, елый ала, кычкыра ала, үз хөрриятен берәүдән дә югалттырырга риза түгеллеген ирексезләүчеләрнең күзләренә туп-туры карап белгертә ала иде.
    Туганда ул кеше иде: көләргә, шулай итеп, үз алдына хәзер генә килеп чыккан тормыштан, дөньядан шатланган, рәхәтләнгән икәнен күрсәтергә, киреләнергә, шулай итеп, үзендә «теләү», «теләмәү» дигән бер-берсенә капма-каршы сыйфатлар барлыгын, табигать тарафыннан фәкать шул ике сыйфатка карап эш итәргә омтылу сәләте бирелгәнлеген белгертергә көчле иде.
    Ул туды... Тугач, аны башкаларны — балаларны сала торган бишеккә салдылар; анасы үз күңелендә ир балалары белән янәшә үк җирдә аңа урын бирде, ир балалары белән бер дәрәҗәдә үк аңар мәхәббәт итте, аны сөйде, атасы да шулай ук итте. Өйдә вакытта ул ирләр тора торган ук бүлмәдә тора, тышка чыкса, ирләр йөри торган ук җир өстендә күтәрелеп йөртелә, ирләр җылына торган ук кояш белән җылына, ирләр туңа торган ук суыктан туңа, ирләр шикелле үк күңеленә килгән нәрсәне үзенчә уйлый, үз фикеренә, үз җанына, үз гакылына килгән нәрсәләр белән ирләр шикелле үк әсәрләнә иде.
    Юмарт кояш аны алтынлы нуры белән чолгый, җил аның борынына язның шатлык, тереклек, матурлык белән тулы исен китерә, яңа үсә башлаган чәчәкләр дә көләч йөзләре белән аның күзләрен иркәлиләр — кыскасы, бөтен табигать моны бантка адәмнәр белән бер дәрәҗәдә күрә, бирә алганын тигез өлештә моңар да бирә иде.

    2

    Туды...
    Туганда ул терек иде. Ләкин аның бөтен тереклек вакыты үзе алты яшенә җиткәнче генә сузылды. Аннан соң ниндидер кара көч, үзенең яшерен хөкемендә татар кызын берәүгә дә мәгълүм түгел гөнаһысы өчен, үлем җәзасына хөкем итеп, акрын гына буарга кереште. Шәфкатьсез, кысу машинасы арасына салып, тереклек тамчыларының ахыргысы тамганчы кысарга, тән суынмас, йөрәк тибүдән туктамас борын терексезлек каберенә өстерәргә карар бирде.
    Татар кызы алты яшенә җитте...
    Биш яшьлек энесе, җиде яшьлек агасы кайвакытта аны чәченнән тартып елаталар, кайвакытта, сугып китеп, аңар золым итәләр* иде. Ул, һәрбер җан иясе шикелле, җәберләргә каршы торырга тели: сукканга — суга, чәчен тартканнарның бармагын тешли, битен тырный иде. Кара көч үлем җәзасына хөкем иткән корбанының кулында мондый ирек булуын теләмәде, аңа исемле җанлы курчактан: «Кыз бала ир малайлар белән сугышып йөрми»,— дип әйттерде.
    Бу көннән соң татар кызына ага-эне җәбереннән башкалар көченә сыгынып кына сакланырга әмер бирелде.
    Тәҗрибәсез кызчык алданды. Үзенең үлемгә хөкем ителүеннән һәм бу һөҗүм җәзаның башы икәненнән аның хәбәре юк иде.
    Татар кызы җиде яшенә җитте... Ул моңа хәтле үзе шикелле балалар — ир балалар белән урамга чыга, анда чаба иде. Кара көч үз корбанының бу иреклегенә риза булмады, ана исемле җанлы курчак:
    — Кыз балаларга ир малайлар белән уйнап йөрү оят! — дигән җөмләне башкаларны кабатлаучы попугай осталыгы белән кабатлады. Табигатькә, тереклеккә, хөррияткә, кешелеккә каршы булган бу сүзгә татар кызы ышана алмады. Ләкин кара көч бу эшкә аптырамады, атасыннан да шул ук сүзләрне әйттерде:
    — Кыз балага ир малайлар белән уйнап йөрү оят!


    * Золым итү — җәберләү, изү.

    Татар кызының ышанмавы какшый башлады. Тирә-юньдәге башкалар да шул ук сүзләрне кабатлыйлар:
    — Кыз балага ир малайлар белән уйнап йөрү оят!
    Татар кызы ышанды. Ул адәмнәрне үзенә яхшылык теләүчеләр дип белә иде. Ләкин тереклек моңар риза булмады, үзен якларга тотынды. Ул үзенең дошманнарын акыл хөкеменә тартып җиңәрмен дип уйлый иде.
    — Ник? Ник оят була? — дип сорады.
    Татар кызы сүз дәшмәде. Аның урынына кара көч җавап бирде.
    — Чөнки әти, әни, бабай, әби шулай диләр!
    Тереклек аптырашта калды, үзенең бу кадәр төпсез, бу кадәр мәгънәсез, бу кадәр кешелеккә килешми торган җавап ишетәсен бервакытта да уйлый алмаган иде. Кара көч үзенең бу җиңүен бик тантаналы бәйрәм итте. Корбаны татар кызы кулына кечкенә-кечкенә курчаклар ясап тоттырды. Башка балалардан иркен һава, иркен дөнья, иркен йөрешләрдән аерылган татар кызы кара көчнең бу бәдбәхет бүләген кулына тотты да әйләндергәләп карый башлады. Ул ал арның ни өчен үз кулына бирелгәнлекләрен белми иде. Кара көч, татар кызы янына апа, җиңгә, ана, әби... дип төрле исемнәр белән атала торган җанлы курчакларны җибәреп, җансыз, курчаклар белән ничек уйнарга кирәклеген өйрәттерде. Җанлы курчакларның чын ышануларынча, җансыз курчакларны кунакларга йөртеп, туйлар ясатып, кияүләр кертеп, киленнәр төшертеп, кодагый-кодача, бүләкләр бирештереп... уйнарга кирәк иде.
    Татар кызы бу сүзләрнең чын мәгънәләрен яхшы аңламады. Ләкин ир балалар белән уйнавы оят хисап ителә торган кыз балага башка уеннар калмаган да иде, кара көчнең шомлы бүләге белән уйнарга бантлады.
    — Менә бу — ир курчак, ләкин монысы — кыз! Ир курчак кыз курчакны хатынлыкка алды, кияү керде, килен булып төште, кунакка килде...
    Татар кызы уйный, уйный да уйный.
    Кара көч, почмакка басып, елмаеп карап тора:
    — Менә бу синең киләчәккә хәзерләнүең. Бу киләчәктәге үз тормышың!
    Татар кызын сабак абыстаена бирделәр. «Галине, Вәлине, Биктимерне мәктәпкә бирәләр, мине ник абыстайга бирделәр икән?»— дигән сорау татар кызының башына килгән иде, ләкин озакка бармады, кара көч ду кубарды:
    — Кыз балага ир малайлар белән бергә укырга ярамый! Җанлы курчаклар башларын селкеп расладылар:
    — Әйе, әйе, ярамый!
    Тереклек тагын үз-үзен араламакчы булып карады:
    — Ник? Ник ярамый?
    Җанлы курчаклар акырыштылар:
    — Оят була, оят була, оят була!
    Ата үзенең «ир гакыллы» башы белән кабатлады:
    — Оят була, оят була, оят була! Тереклек, бөтен көчен җыеп, яңадан сорады:
    — Ник?
    Ата үзенең кыскартылган мыекларын кабартты. Җанлы курчаклар йөзләрен җыердылар, шулхәтле җыердылар ки, кешеләр бол арның курчаклар икәнен белмәсәләр, куркынып качарлар иде.
    — Ник имеш! Чөнки оят була! Оят була!
    Монда җиткәч, кара көчкә максатына ирешү инде җиңеләйде. Төп хезмәт кара көчнең бик күптәннән бирле бик ышанычлы хезмәтчесе булып килгән сабак абыстасы исемле җанлы курчакка йөкләнде. Абыстай үз вазифасын яхшы белә, аңар татар кызын үзе шикелле җанлы курчак ясарга кирәк иде. Кара көчнең илһамы, үзенең кырык еллык тәҗрибәсе белән ул татар кызын җанлы курчак ясарга иң кыска һәм иң ансат юлны тапты: татар кызына өч ел бер тоташтан «ирләр башка, кызлар башка» дигән «хакыйкатьне» төрле якларыннан һәм төрле юллар белән тукып торды. Татар кызына бу фикер гаҗәп тоелмады, чөнки өендәге җанлы курчаклардан моны бик күп мәртәбәләр ишеткән иде.
    Абыстай алгарак китте: татар кызының колагына өч ел: «Син һәм бөтен хатын-кыз җәмәгате гаурәт*»,— дип тукып торды.


    * Гаурәт — тәннең кешегә күрсәтергә ярамый торган оят урыннары. Аерым дин әһелләре хатын-кызларны да гаурәт дип белдергәннәр.

    Тереклек башта моңар каршы протест ясады:
    — Ялган! Мин гаурәт түгел — кеше. Мин — кеше!
    Кара көчнең илһамы белән абыстай татар кызының алдына бик күп язма һәм басма документлар чыгарып салды. Боларның һәммәсенә: «Бөтен хатын-кыз җәмәгате гаурәт»,— дип язылган иде.
    — Ник?
    Абыстай да документларын күрсәтте:
    — Китап шулай ди!
    Кара көч йодрыгын йомарлады:
    — Зурлар әйткәнгә ышанмый кара, мин сине!..
    Татар кызы унөч яшькә җитте...
    Җанлы курчакларны адәм күзеннән саклый торган, кояшка, айга күрсәтми торган юллы-юллы калыпсыз капчыкны* татар кызына да бирделәр.
    Өйдәге җанлы курчак:
    — Кызым, сиңа унөч тулды. Бу көннән башлап, кабереңә кергәнче, башыңа шушы нәрсәне бөркәнеп йөрерсең! — диде.
    Кызыл сакаллы, кыска мыеклы ата кабатлады:
    — Менә шушы нәрсәне, кабереңә кергәнче, бөркәнеп йөрерсең!
    Татар кызы бернәрсә дә аңламады, сызланып сорады:
    — Ник?
    Җанлы курчаклар «Ник?»кә җавап бирмичә генә өстәделәр:
    — Кырган башына бүрек кигән ир кеше атлы нәрсәләргә очрасаң, башыңа бөркәнгән бу нәрсәнең чите белән йөзеңне капларсың!
    Тереклек ачынып сорады:
    — Ник?
    Җавапны абыстай бирде:
    — Синең чәчләрең, йөзең, бөтен гәүдәң — гаурәт! Гаурәт каплап йөртелә. Сиңа ирләр җенси дәрт белән карыйлар, шуңар күрә син алардан качарга тиеш!


    * Юллы-юллы калыпсыз капчык — чапан.

    Тереклек канлы яшьләр агызды. Ул бичараның һичбер җирдә үзенә бу кадәр хурлау ишеткәне юк иде.
    Ахыргы җөмләне абыстай татар кызының колагына ике ел тоташтан кычкырып торды:
    — Ирләр сиңа фәләнчә карыйлар!
    Хәлсезләнгән, ялкыны сүнгән тереклек тагы бер кат «Ник?» дип сорарга батырчылык итә алмады. Кара көч, ыржаеп, йодрык күрсәтеп тора иде.
    Җанлы курчаклар татар кызына:
    — Сиңа унбиш яшь тулды, моннан соң ирләргә буеңны күрсәтеп сабакка йөрүең оят! — диделәр.
    Тереклек бу вакытта каты авыру иде — каршы килмәде. Кара көч нәсыйхәт рәвешендә кабатлады:
    — Син үзеңнең ирләр белән бер түгел икәнлегеңне, гаурәт икәнлегеңне, кешегә күренүең оят икәнне белдең инде, сиңа шул гына кирәк иде. Шуннан артыкны белү оят! Оят!
    Җанлы курчаклар һәм корсаклы ата татар кызына кискен әмер бирделәр:
    — Менә сиңа дүрт дивар! Үзең белән уйнарга ир дигән бер хайван табылганчы, шул арны сакла, шулардай үзеңне саклат!
    Кара көч тәфсилләде:
    — Алты өлгеле тәрәзә сиңа кояш булыр, өйнең биш бүлмәсе — Аурупа, Азия, Африка, Америка һәм Австралия булырлар; тәрәзә алдындагы зәгыйфь гөл кисәкләре урманнар, кырлар, бакчалар урынына хезмәт итәрләр; комган һәм ләгәндәге тынчыган сулар сиңа елгалар, күлләр, диңгезләр урынына ярарлар; күмер, куй мае, гатырша мае исләреннән җыелган сулышлар белән агуланган һава сиңа бөтен җир йөзендәге һава урынына булыр; өеңдәге һәр көнне ишетә торган кычкырыш, тиргәш, елашлар сиңа музыка урынына булырлар; миллиард ярым санлы адәм балалары урынына җиде-сигез җанлы курчак һәм атаң булырлар; адәм балаларының меңнәрчә еллык тырышлыгы белән барлыкка килгән фәннәр һәм фәлсәфә урынына «изгелекле» наданлыгың булыр!
    Тереклек «Аһ!» диде — башкага хәлсез иде. Үзенең актыккы селкенеше буларак, ул татар кызын тәрәзә янына илтте.
    Җомга көн иде. Тәрәзә яныннан кәкре аяклы бер кибетче узып китте. Татар кызы кибетчегә «гыйшык» булды. Кибетче дә, йөрешен купшыландырып, күзләрен ялтыратып: «Матур тәтәй, ник ялгыз утырасың?»— дигән шикелле бер гыйшык сүзе белән җавап бирде.
    Шимбә көн татар кызына тәрәзә алдында утырмаска әмер булды. Татар кызы бу көн тәрәзә алдында йөренә генә иде. Көянтә шикелле урталай бөкрәйгән татар шәкерте узып китте. Татар кызы моңа да «гыйшык» булды. Шәкерт тә үз тарафыннан: «Каләм каптым, хур кызым»,— дип җаваплады да бу көн үк чәчәк төшерелгән «тәти» кәгазьгә хат язып җибәрергә карар бирде.
    Якшәмбе көнге әмердә татар кызына тәрәзә янына килү бөтенләй тыела иде. Ул урлап, качынып кына тәрәзә янына килде. Урамнан хәзер генә кырдырган башына койрыксыз чалма кигән мәхдүм узып бара иде. Татар кызы моңа да «гыйшык» булды. Мәхдүм әфәнде дә чалмасын матурлабрак төзәтеп киде һәм, бер күзен кысынкырап, бай кызына өйләнүнең файдаларын уйлады; бу көн үк бер карчык аркылы кызга бик сагынып, бик саргаеп сәлам күндермәкче булды.
    Дүшәмбе көн татар кызы тагы, бер вакыт табып, качынып, куркынып кына тәрәзә янына килде. Урамнан яхшы атка утырып, зур корсаклы татар бае һәм майлы күзле, кыңгыр бүрекле байбәтчә* узып баралар иде. Татар кызы байбәтчәгә «гыйшык» булды. Байбәтчә дә, кашын сикертеп, бишенчегә бу кызны да сөяргә мөмкин дип уйлады. Карт бай да вакыты белән моны икенче хатынлыкка соратмакчы булды.
    Кара көч тереклекнең бу үлем алды селкенешләренә дә риза булмады.


    * Байбәтчә — буйга җиткән бай улы.

    Җанлы курчаклар татар кызына игълан иттеләр: -
    — Хәзер сине Биктимергә кияүгә ярәштек, син аңар кол булырга бурычлы!
    Акыллы баш ата әмер рәвешендәге нәсыйхәтен бирде:
    — Биктимер ризасы — тәңре ризасы!
    Кара көч үз-үзеннән ризалык елмаешы белән елмайды:
    — Син хәзер тереклек дигән революционердан бөтенләйгә-бөтенләйгә котыласың, җанлы курчак булып каласың. Мин синең белән уйнарга Биктимерне тәгаен итәм. Кабереңә кергәнче, аңар хезмәт итәрсең — менә минем максудым!..
    Җанлы курчак сатучы һәм алучы аталар арасында сәүдәләшү башланды:
    — Юк, Зәйнетдин абзый, мәһәр* биш йөз сум тәңкә!
    — Алай кыйммәт, хәерле кулдан дүрт йөз сум!
    — Юк, Зәйнетдин абзый, бер илле сум арттырырсың инде!
    — Хәерле булсын, ука чачагы белән бер асыл күлмәк** миннән булсын алайса!
    Әүвәл өйгә бик күп җанлы курчаклар чакырып ашаттылар. Алар һәммәсе дә татар кызына чүпрәкләр, тәтиләр китерделәр.
    Аннан соң шул җанлы курчаклар белән уйнаучы ахмаклар төркемен чакырып ашаттылар. Болар арасында чалмалы бер кеше дә бар иде. Ул кеше, бер әфсен*** укып, шундагылар өстенә өрде. Шул вакыттан бөтен ахмаклар төркеме татар кызын Биктимернең уенчыгы дип күңел беркетә башлады.


    * Мәһәр — кияү тарафыннан кәләшнең ата-аналарына бирелә торган акча.
    ** Ука чачагы белән бер асыл күлмәк — кыйммәтле ефәк тукымадан ука-чуклар тотып тегелгән күлмәк.
    *** Әфсен — сихерчеләрнең, им-томчыларның сихерләү сүзләре.

    — Сез, кем, фәләнетдин, үз кызыңны дүрт йөз сум акча, бер ука чачаклы асыл күлмәк бәрабәренә Биктимер Зәйнетдин угылына бирдеңме?
    — Бирдем, бирдем!
    — Сез кем, Зәйнетдин, татар кызын дүрт йөз сум акча, бер ука чачаклы асыл күлмәк бәрабәренә угылың Биктимер өчен алдыңмы?
    — Алдым, алдым!
    Татар кызы белән Биктимерне дүрт тәүлек бергә ябып тоттылар...
    Килен итеп төшерергә хәзерләделәр.
    Җанлы курчак татар кызына ахыргы нәсыйхәтләрен бирде:
    — Кызым, иреңнең сүзеннән чыкма, аяк астында туфрак бул!
    Акыллы баш ата кабатлап торды: — Биктимер ризасы — тәңре ризасы!
    Инде тереклекнең тавышы чыкмаганын күргәч, кара көч татар кызына карап бер кычкырды:
    — Инде җанлы курчак булып җиттең!
    Җанлы курчакны Биктимер дүрт дивар арасына кертеп куйды:
    Менә сиңа диварлар! Син, кабереңә кергәнче, шуларны сакларга тиеш. Мин, теләгәнем вакытта килеп-килеп, синең белән уйнармын.
    Кара көч, почмакка басып, нәсыйхәт бирде:
    — Синең вазифаң иреңә уенчык булу һәм үзегез шикелле ахмакларның җир йөзеннән нәселе киселмәсен өчен бала табу!
    Биктимернең күз ишарәсе белән бирелгән әмерен үтәп, җанлы курчак кара көч алдында тез чүкте:
    — Беләм, бик беләм! Минем дөньяга чыгарылуымнан максат шул ике нәрсә генә!
    Кара көч тереклек тавышын хәзер дә ишетмәгәч, кычкырып көлде:
    — Ха, ха, ха! Татар кызы җанлы курчакка әйләнде бит! Торган почмактан чыгып, нәкъ урта бер җиргә килеп басты, басты да көлде:
    — Ха, ха, ха! Татар кызын тереләй күмделәр бит!
    Бу вакытта Мисырның җамигъ әл-Әзһәрендә* талибләр, Истанбулның милләт хокукын саклау исменә тәрбия ителә торган парламенты күршесендә, Айә-Суфия җамигында** Коръән укучы, Сәрәндиб*** утравында, дарчин агачлары**** арасында һинд мөселманнары, Курса мәдрәсәсендә(1) суфилар(2), шәһре Болгар хәрабәләре арасында сәяхәтче мөселманнар һәм Кәгъбәтуллада(3) бөтен җир йөзеннән җыелган хаҗилар(4) Коръән укыйлар, һәммәсе дә: «Вә иза әл-мәүэөдәтө сөэиләт би әййи зәнбин катиләт» аятен тәкрарлыйлар:
    Тереләй күмелгән кыз баладан ни гөнаһы өчен үтерелгәнлеген сорау көне — кыямәт көнедер(5),— диләр иде...

    11 май, 1909 ел


    * Җамигъ эл-Әзһэр — Каһирәдәге дини һәм дөньяви югары уку йорты; мәчет һәм университетны берләштерә.
    ** Айә-Суфия җамигында — Истанбулдагы мәчет.
    *** Сәрәндиб — Цейлон утравында (Шри-Ланка).
    **** Дарчин агачы — тропик лаврлар төреннән булган агач.
    1 Курса мәдрәсәсе — Югары Курса авылында (Татарстанның Арча районы) атаклы фикер иясе Галбеннасыйр Курсави (1776—1813) укыткан зур мәдрәсә.
    2 Суфи — гомерен Аллага, дингә хезмәт итүгә багышлаган мөселман.
    3 Кәгъбәтулла (Кәгъбә) — мөселманнарның Мәккәдәге изге йорты.
    4 Хаҗи — Кәгъбәгә барып, гыйбадәт кылып кайткан, ягъни хаҗ кылган кеше.
    5 Кыямәт көне — Алла алдына хисап бирергә җыелу көне.





    ← назад   ↑ наверх