
Аманулла
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ
Мине кибеттән дә алмаганнар, ләкләк тә ташлап калдырмаган, елга буйлап кәрҗин эчендә дә агып килмәгәнмен. 1960 нчы елның май ахырларында Татарстанның Апас районы Шыгай авылы басуында эшләп йөргән әниемне тулгак тота башлагач, авылның бердәнбер машинасын этеп кабызганнар да кантарлы юллардан сикертә–сикертә бүлнискә алып киткәннәр. Барып җитү белән туганмын. Ниндидер әүлиялеккә ымлаучы тамгалар да, зур өметләр вәгъдә итүче битлек–фәләннәр дә булмаган. Гап–гади, «прастуй» крәстиян малае.
Бүлнистә үзебезгә тиешле җиде көнлек лимитны тутыргач өйгә кайтарып җибәргәннәр. Без әни белән тегендә ял итеп яткан арада, абый колхоз басуыннан 1 гектар чөгендер участогы алып куйган. Өйгә кайтып тагын өч көн трай тибеп ятканнан соң, дөньяга килүемнең унынчы көнендә колхоз эшенә чыкканмын. Шуңа күрә йодрыгымны күкрәккә сугып әйтә алам: минем хезмәт стажым 1960 нчы елның 8 нче июненнән башлана!
Әни китмән селтәп, мин имезлек суырып «Бишьеллык ударнигы» булдык. Кыскасы, чөгендер басуында үстем мин. Чөгендер буразнасыннан тәпи атлап киткәнмен, чөгендер арасында телем ачылган. Ул каһәрнең ДНК молекулалары да минекенә охшаган ахры. Кибеткә кереп шикәр күргән саен газиз туганым белән очрашкан кебек күзләремә татлы яшьләр килә... Тау кадәр өелгән чөгендер күче янында җыен тузга язмаган нәрсәләр сөйләп әти белән әнине көлдереп утырганнарым истә. Шунда әтинең « син мөгаен үскәч йә артист, йә язучы булырсың» – дигәне истә калган. Еллар узып, юраганы юш килгәч, аның исемен–АМАНУЛЛАны псевдоним итеп алдым. Бүгенге көндә ике китабым дөнья күрде. Татар һәм башкорт театрларында куелган егермегә якын пьесам бар һәм минем сценарийлар буенча өч фильм төшерелде.
Алтынчы классны бетергән елны комбайнчы агайлар тирәсендә чуала башладым. Комбайнда эшләгән җәйләрем бушка китмәде. Ярыйсы гына «халык авыз иҗатын» өйрәнергә туры килде. Малаегыз оятсыз такмаклар сөйләп йөри дип әти белән әнине ата–аналар җыелышыннан гел кисәтеп кайтаралар иде. Көзге сынауларга кала–кала, көч–хәл белән сигез классны бетереп Казанга килдем. Монда мине тилмерешеп «урам малайлары» көтеп торган икән. Почмак саен туктатып 15 шәр, 20 шәр тиен акча «кыса» башладылар. Ничек кенә экономияләргә тырышсам да әти белән әнинең чөгендер алган акчаларын һәммәсенә дә җиткереп булмады. Тегеләрдән авыз–борынны җимертеп йөри торгач ниһаять мин дә «каешландым». Беренче карашка бик явыз күренгән «урам малайлары» тимер арматура белән куып йөргәч, сарык бәрәннәре кебек бөтенләй юашланып калалар икән. Тик кайбер агайларга бу бер дә ошамаган. Көннәрдән бер көнне кәҗүнни йортка чакырып бик нык ачуландылар да «икенең берен» тәкъдим иттеләр. Мин әлбәттә рәхмәтләр әйтә–әйтә военкоматның повесткасын сайладым.
Армиягә баргач мылтык урынына көрәк тоттырып Караком чүленә җибәрделәр. Безнең анда нинди хәрби бурыч үтәгәнне әйтмим. Ансын саксауллар гына белә. Ике елдан соң ташбака төсенә кереп, тәмам каралып кире Казанга кайттым. Ул елларда Казан өстендә бик якты булып бәхет йолдызы кабынган иде. Аның нурыннан миңа да өлеш тиде. Мин Мәскәүнең М.С. Щепкин исемендәге театр училищесы студенты булып киттем. Мәктәптә укымыйча трай тибеп йөргән елларның бурычын кайтарырга кирәк иде. Училищены А. Ленский стипендиаты булып кызыл дипломга бетерергә туры килде.
Башта Г. Камал исемендәге Академия театрында артист булып эшләдем. Ләкин берничә елдан театр җитәкчеләре, мине ниндидер «Бахус» белән дуслыкта гаепләп, урамга чыгарып җибәрделәр. «Мин бит бик әйбәт артист» – дип акланырга маташкач, «Алыштыргысыз кешеләр юк, син киткәннән генә 100 елга якын тарихы булган татар театры кителмәс» – диделәр. Әйткәннәре хак булды: «төчкереп» тә карамады театр... үзләре киткәндә дә...
«Казан» милли–мәдәният үзәгендә режиссер булып эшләгәнче бәйрәмнәрнең елына 365 көннән дә артыграк икәнлеген белми идем. Шуңа күрә хәзер календарьда кызыл дата күрсәм чырайларым чалшаеп, очкылык тота башлыйм. Шуңа карамастан мин биредә бик дуслар табып, бик күп атаклы кешеләре белән аралаштым.
Әлбәттә инде гел эш тә эш дип бөтенләй дөньядан ваз кичкән кеше түгел мин. Бүгенге көндә бер кызым, ике улым һәм бер оныгым бар.
1988 елда ук Казан театр училищесында актер осталыгы буенча укыта башлаган идем. Укытып чыгарган студентларым да нәкъ балаларым кебек үк һәммәсе дә бик якын.
Бүгенге көндә татар эстрадасының бөтен Россиягә билгеле булган иң атаклы җырчылары белән эшлим.
татарский драматург, актер, писатель.
- © Камалиев А.А., 2010 г.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
← назад ↑ наверх