Ринат Аляутдинов
Дини бәйрәмнәр
بسم الله
Мәскәү 2007
بسم الله الرحمن الرحيم
Дини бәйрәмнәр – Аллаһка гыйбәдәт кылу белән билгеләнгән, мөселманнар тормышында булган матур вә шатлыклы көннәр. Бу көннәрдә мәчетләребезнең тулы булуы халкыбызның Аллаһка ышануыннан вә динле икәнлегеннән килә. Дөрес итеп, тулысынча аңлап, чын күңелдән Аллаһка гыйбәдәт кылу – чын мөселманның тормыш максаты итеп билгеләнгән иң хәерле теләгеннәндер.
Кадер кич
Бу китаптан дини бәйрәмнәрнең, мөселман халыкларында изге дип саналган кичәләрнең Коръән кәрим вә пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) кушуы буенча туры китереп уздырылулары турында белерсез.
© Аляутдинов Р.Р. “Дини бәйрәмнәр”
Кереш сүз.
Соңгы вакытларда Россиядә яшәүче мөселман халыклары арасында дини темаларга багышланган бик күп китаплар чыгарылды вә таралды. Әмма да ләкин, татар халкының дин юлына басуы, дини белем алуга теләкләре артса да, булган китапларның бүгенге көндә туган сорауларга тулы вә дөрес җавап бирә торганы, Коръән китабына һәм пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) сөннәтенә таянып язылган китаплар бик аз, хәтта юк диеп әйтергә дә була.
Халык арасында “дини” дип тарала торган китапларның күбесе Корьәндә язылган аятләргә вә пәйгамбәр кушуларына туры килми. Дини белемен арттырырга теләгән кеше, әлбәттә, календарь укып түгел, ә чыганаклы булган китапларны укырга тиеш.
Ураза белән Корбан бәйрәмнәренең ничек уздырылуын күпләр белсә дә, ураза тоткан вакытта, корбан чалган вакытларда сораулар туып тора. Динне ишетмештән, яки әлеге календарьлардан өйрәнеп, үзләрен-үзләре мулла итеп санап йөргән кешеләр дини сорауларга төрлечә җавап бирәләр, аларны тыңлап бөтенләй дә диннән адашып китү мөмкин. Укыган муллаларыбыз, кызганычка, санаулы.
Бу китапның чыгуы, татар телендә язылганлыктан, татар милләтенә кирәкле вә дөрес белемнең җитүенә өмет арттыра.
ЭЧТӘЛЕК
-
Ринат Аляутдинов
Религиозные праздники, на татарском языке.
- © Аляутдинов Р.Р. 2009
© Материалы для публикации предоставлены автором
← назад ↑ наверх