• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ринат Аляутдинов

    Дини бәйрәмнәр


    Искәрмәләр

    [1] Коръән 2:183.
    [2] Библия, Втор. 9:9. Мф. 4:2.
    [3] Коръән 2:187.
    [4] Хадис Сәһл ибн Муаздан; Абу Дауд вә Тирмизи хадис җыештырмасында. Кутуб ситтә: 12 т. 111бит, 4317 нче хадис..3 т. 89, 5088 нче хадис.
    [5] Сахих әль-Бухари 1нче т., Ураза китабы, (1896) 855 нче хадис.
    [6] Карагыз. Аль-Аскаләни А. Фәтх әль-Бари би шарх сахих әль-Бухари: 4 нче т., 14 нче бит, 1904 нче хадис.
    [7] Сахих әль-Бухари 1 нче т., 398 нче бит, (1903) 858 нче хадис.
    [8] Үсеп бала вакытыннан чыккан, ирлек, яки хатынныкка өлгергән кешегә - балигъ диләр.
    [9] Сахих әль Бухари, 1нче т. (1914) 865 нче хадис.
    [10] Бу хадис сахих әль-Бухари һәм Муслимның хадисләр җыентыкларында китерелә.
    [11] Коръән 4:59.
    [12] Әль-фикх әль-исләмия вә әдыйлләтух, 3 нче том, 1707 нче бит.
    [13] Сахих әль-Бухарида язылган. Димәк, онытып ни дә булса ашалса да, эчелсә дә ураза бызылмый.
    [14] Мәзһәбебезнең галимнәре ураза вакытында тешләрне чистартырга бер сүздән ярый диләр, ләкин пастаны кулланудан саклану хәерлерәк. Пәйгамбәребез бер хадистә: «Мисвак (гарәб илләрендә теш чистарту өчен кулланыла торган үсемлекнең тармагы) белән теш чистарту ураза тотучының матур сыйфатыннандыр» -дигән. (Ахмәд, әт-Тирмизи һәм Абу Дауд хадис китапларында китерелә).
    [15] Υ зең теләп тәмәке төтенен иснәү уразаны боза.
    [16] Υ зеңнең төкрекләреңне йоту уразаны бозмый. Тешнең канап, ул канның йотылуы да уразаны бозмый.
    [17] Клизма ясау уразаны боза.
    [18] Мөсафир хөкемендәге кеше.
    [19] Коръән 2:183 – 185.
    [20] Ураза тоту – дөнья гөнаһларыннан вә ахирәт газәбеннән саклаучы гыйбәдәтләрнең берседер.
    [21] Сахих Әль-Бухарида китерелә.
    [22] Сахих Әль-Бухари вә Муслимда.
    [23] Сахих Әль-Бухари вә Муслимда.
    [24] Сахих хадислардан алынган. Сахих дигәне – ул Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) турысында, аның әйткән сүзләре, яки эшләгән эшләре турысында мәгълүмат, чыннан да аның тарафыннан икәнлекне аңлата.
    [25] Ике сахихта да бар, ягъни әл-Бухари вә Муслим хадис китапларында.
    [26] Хадис Абу Хурайрадан сахих әль-Бухарида, Муслимда, Абу Даудта, Тирмизидә, ән-Нәсәидә китерелә. Шарх рияд әс-салихинда 2 т, 97 б, 1190 нчы хадис.
    [27] Ягъни уразасы кабул булмас. Хадис сахих әль-Бухарида китерелә.
    [28] Көндез. Коръән 2:187.
    [29] Рамазан аеның бер көненең уразасын бозган өчен ике ай ураза, ягъни 60 көн түләп, тагы да 1 көн казасын тотарга кирәк була. Бу 61 көн уразаны Рамазан ае беткәч кенә тотырга. Гаед көннәр эләгергә тиеш түгел. Әгәр дә ике ай уразасын тотканда бер көн тотылмый калса, яңадан башларга кирәк була. Хатыннар, айлык күрем вакытларында ураза тотмаслар, күремнәр бетү белән шул ике айлык уразаны дәвам гына итәрләр. Көннәрнең саны онытылса, уразаны яңадан башлау кирәкмәс.
    [30] Ягъни кешенең үзе белмәгәндә мәние чыкса уразасы бозылмас. Киресенчә булса бозылыр.
    [31] Хадис сахихтыр.
    [32] Бу сүзләрне үз телеңдә әйтсәң дә дөрес санала.
    [33] Коръән 4:103.
    [34] Коръән 2:183.
    [35] Кадер дигән сүзнең мәгънәсе – гарәп телендә кодрәт дигән сүздән алынган. Чөнки Коръән китабының иңүе, чыннан да, Аллаһның кешләргә карата иң олы кодрәтләренең берседер.
    [36] Коръән китабы 610 елдан башлап 22 ел эчендә иңде. Коръән кәрим китабы пәйгамбәребез (С.Г.В.) үзе исән вакытта иңгән тәртиб белән бүгенгесе көнгә хәтле үзгәртелмәгән рәвештә саклана.
    [37] Сахих әль-Бухари, 2020, 2021, 2022 нче хадисләр.
    [38] Сахих. әль-Бухари, 2016, 2017 нче хадисләр.
    [39] Абу Хурайрадан имам Ахмәтнең хадисләр китабында китерелә. «Сахих».
    [40] Сөннәт гамәлләрне кылган кешегә сәвап була. Кылмаган кешегә гөнаһ язылмый. Игътикәфкә 10 көн калалмаган кешеләргә бер көнгә калу да мөмкин вә дөрес санала.
    [41] Сахих әль-Бухарида 2025, 2027 нче хадисләр.
    [42] Сахих әль-Бухари, 1512 нче хадис.
    [43] Бер сагъ - 3260 грамм санала.
    [44] Сахих әль-Бухари, 1508 нче хадис.
    [45] Башка фикер дә бар. Карагыз: Ш. Аляутдинов 3 нче том, 255 нче бит.
    [46] Бәйрәмгә хәтле ярлыларны, мескеннәрне шатландыру (акчаландыру) хәерлерәк.
    [47] Мәсәлән: Мәскәүдәге билгеләнгән фитра садакасының хакы башка регионнарга карата күбрәк булырга мөмкин.
    [48] Бәйрәм намазларын уку өчен иң әзе 3 кеше булырга тиеш. Җәмәгаттә 3, яки күбрәк кеше булу турысында Коръәндә дә вә пәйгамбәребезнең сөннәтендә дә нык иттереп билгеләнмәгән.
    [49] Ваҗиб – шул эштер, аны кылган кеше сәваплы, үзе белеп кылмаган кеше гөнаһлы саналыр. Ваҗиб – гарәп сүзе, кирәк дигән мәгънәдә килә.
    [50] Бәйрәм намазыннан соң каберлекләргә барып мәрхүмләргә Коръән укыту халкыбызда булган матур бер гадәттер. Бу гадәтне (дин кушуы булмаганга күрә) үти алмаган кешегә бернинди гөнаһы юк. Ләкин һәр яхшылыкның сәвабы бар.
    Бәйрәмгә барган юлыңнан кире кайтырга ярамый дип әйтүнең чыганагы бар. Пәйгамбәребез (С.Г.В.) бәйрәм намазларыннан соң барган юлыннан түгел, ә башка юл белән өенә кайта булган. Сахих әль-Бухари, 986 нче хадис.
    [51] Әгәр дә кеше, имам сәләм биргәнче намазга керешеп өлгерсә, шул намазга өлгергән санала, имам белән укырга өлгермәгән гамәлләрен кылып намазын тәмам кыла.
    [52] Бу сорауга турыдан-туры Коръәндә вә пәйгамбәребезнең хадисләрендә булмаганлыктан, башка фикер булуы да мөмкин.
    [53] Безнең динебез кешеләргә авырлык китерә торган дин түгел, киресенчә, җинеллек вә тәртиплелек китерә торган дин. Хатыннарның өйләрендә тәмле ашамлыклар әзерләп, ирләренең, я якыннарының бәйрәм намазыннан матур корган өстәлләр белән каршы алуларында күп хәерлелек бардыр.
    [54] Бәйрәмгә бәйле булган башка намазлар.
    [55] Кояш чыккан вакытта бернинди намаз укырга ярамый. Ләкин, кояш чыгып, бәйрәм намазлары беткәннән соң, башка намазларны уку тыелмаган.
    [56] Сахих әль-Бухари, 953 нче хадис.
    [57] Гыйбәдәткә барып катнашуның олуг сәваплары бар. Мәчеткә таба атлаган адым өчен сәвап язылачагы хадисләрдән билгеле.
    [58] Әль – Бәйхакый хадис китапларында китерелә.
    [59] Игътибарсызлык белән, әһәмият бирмичә.
    [60] Печать сугар.
    [61] “Сахих”.
    [62] Бүгенге көн мәсьәләләренә карата дини караш белән Коръән аятләрен, пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) хадисләрен аңлатып сөйләүгә - вәгазь диләр.
    [63] Ибн Аббәс (Р.Г.) һәм Җәбир ибн Абдулла (Р.Г.) тарафыннан Ураза вә Корбан бәйрәмнәренә азан укылмаганы турысында әйтелә. Сахих әль-Бухарида 960 нчы хадис .
    [64] Сергач якларындагы мөселманнарда бу гадәт кертелмәгән вә кирәге дә күренми.
    [65] “Халисән лилләһи тәгалә” – Ихлас күңел белән Аллаһ ризалыгы өчен дигән сүзләр.
    [66] Хатыннар кулларын “Аллаһу әкбәр” дип җилкәгә хәтле генә күтәрәләр дә, күкрәк өстенә куялар.
    [67] Уң кулның баш вә кече бармаклары сул кулны эләктерә.
    [68] Сәҗдә кылганда маңгаең куела торган урын.
    [69] Тәкбир – Аллаһу әкбәр дип әйтү. Әгәр дә имам бу тәкбирләрне кылырга онытса, намаз бозылмас, сәҗдә сәһү дә кылырга кирәкмәс. Тәкбир әйтү бәйрәм намазларында булган сөннәт гамәлләрдән санала.
    [70] Рөкугъ - билдән бөгелү була.
    [71] Тәрҗемәсе: “Олуг Раббым барча кимчелекләрдән пакъ”
    [72] Тавышсыз эченнән уку тиешле. Җәмәгать белән укыла торган намазларда имамнан башка беркем дә тавыш чыгарып берни дә укымый да, әйтми дә.
    [73] Тәрҗемәсе: “Аллаһ Аны мактаучыны ишетә”.
    [74] Тәрҗемәсе: “Раббыбыз Сиңа мактау”.
    [75] Тәрҗемәсе: “Иң олы Раббым барча кимчелектән пакъ”.
    [76] Торып басу белән икенче рәкәгать башлана.
    [77] Салаватларны укып кына да ике якка сәләм биреп намаздан чыгу да мөмкин, әмма салаватлар артыннан Коръән китабында булган “Раббәнә әтинә” догасын укыйп тәмамларга була. Коръән 2:201.
    [78] Имам тавыш белән дога укыса, башкаларга эчләреннән әмин диеп тору тиешле.
    [79] Тәрҗемәсе: “Гафу ит мине Аллаһ”.
    [80] Пәйгамбәребезнең сәхабәсе Ибн Аббәс (Р.Г.) әйткән: “Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.), Әбу Бәкр (Р.Г.), Умәр (Р.Г.) вә Усман (Р.Г.) уздырган бәйрәм намазларында катнаштым, алар барысы да (бәйрәм) хөтбәсе укылганчы элек намазын кыла иделәр”, – дигән. Сахих әль-Бухари да 962 нче хадис.
    [81] Минбәргә менеп дини сүз белән чыгыш ясау.
    [82] Башка төрле тәкбирләр вә тәһлилләр әйтелүе дә мөмкин. Әмма безнең халыкта гадәткә кергән һәм Абу Ханифә мәзхәбенә туры китереп әйтелә торган ошбулардыр.
    [83] Нәфел – кушылганнан да артык эшләү димәк. Рамазан аенда ураза тотып, тагы башка көннәрдә дә тоткан уразаларга нәфел уразалары дип әйтәлә.
    [84] Нәфел уразаларны Рамазан аенда кебек үк тотыла. Әгәр кеше нәфел уразасын үзе белеп ачса, шул көннең уразасын яңадан тотырга тиешле була.
    [85] Бер айны тулысынча ураза тотучы кеше җомга көннәрне дә ураза тотыр. Ләкин җомга көнендә генә ураза тотуны пәйгамбәр (С.Г.В.) тыйган. Сахих әль-Бухарида 1984 нче хадис.
    [86] Карагыз: Әль-Бага М. Мухтасар сунән әт-Тирмизи 99 б. 759 нчы хадис.
    [87] Мөселман календаре буенча.
    [88] Аль-Бага М. Мухтасар сунән әт-Тирмизидә 760 нчы хадис.
    [89] Хадис сахихтыр. Шунда ук 762 нче хадис.
    [90] Пәйгамбәребезнең хатыны Гаишә (Р.Г) әйткән: “Пәйгамбәр (С.Г.В.) шундый күп ураза тота иде, туктаусыз ураза тота дип уйлый идек, ә ураза тотмаганда, бөтенләй дә тотмый дип тә уйлый идек. Аллаһ илчесенең Рамазан аеннан башка бер айда да тулысынча ураза тотканын күрмәдем. Һәм Шагъбан аеннан да күбрәк (башка айларда) ураза тотканын да күрмәдем”, – дигән. Сахих әль-Бухари 1969 нчы хадис.
    [91] Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) тарафыннан Рәҗәб аен тулысынча ураза тотып уздыру турында, бернинди хәбәр юк. Шулай булса да, башка айларда кебек, Рәҗәб аенда тулысынча, я берничә көнендә генә нәфел уразаларын тоту, шулай ук, Аллаһ ризалыгы өчен кылган сәваплы гамәлләрдән саналыр.
    [92] Бу хадис, ураза тотам да шуның белән гөнаһларым бетеп, ел буе гөнаһ эшләсәм дә әле ярый дигәнне түгел, ә шул көннең дәрәҗәсен вә мөселманнар өчен никадәр бәрәкәтле икәнен аңлата. Хадис “ Сахих” , Имам Ахмәд вә Муслим хадис китапларында китерелә.
    [93] Бу көннең, дөрестән дә, дәрәҗәсе олы. Кеше бу көн эчендә яхшылыклар эшләп, ураза тотып үзен тәмугтан коткара ала. Сахих Муслим.
    [94] Корбан дигән сүз гарәп теленнән кергән, мәгънәсе Аллаһка якынаю дигәнне аңлата. Чыннан да, корбан сую Аллаһ каршысында зур изге эш. Аллаһ ризалыгы өчен эшләнгән һәр изгелек Аллаһка якынайта.
    [95] Корбан бәйрәмендә Аллаһны олуглап тәкбирләр әйтү – динебездә сөннәт хөкемендә карала.
    [96] Ураза гаедендә дә шул ук тәкбирләр әйтелә.
    [97] Әгәр мәсәлән, бәйрәм көннәренең берсендә намаз укыганнан соң тәкбирләр әйтергә онытылса, башка вакытта әйтүнең кирәге булмас, әмма безгә пәйгамбәр калдырган сөннәт эшләргә игътибарлы булу тиешле.
    [98] Зәкәт садакасын бирүче булган байларга корбан чалу тиешле санала. Бу турыда галимнәрнең башка фикерләре дә бар. Карагыз: Аляутдинов Шамиль хәзрәтнең “Пост и закят” дигән китабында.
    [99] Корбан чалучы кеше – акылы сау, үсеп өлгергән (балигъ), азат, мөсафир булмаган, акчалы булырга тиешле.
    [100] Пәйгамбәребез андый кешеләрне, ягъни хәленнән килеп тә корбан чалмаучыларны намаз укый торган җиргә җибәрмәгез дигән сүзеннән чыгып әйтелә. Хадис сахихтыр.
    [101] Бәйрәм намазы укыганчы чалу – дөрес түгел, корбанга саналмый. Бәйрәм намазы укылмый торган мәчет булмаган җирләрдә таң ату белән корбан чалыныр. Корбан хайваннарын бәйрәм көненнән башлап, 3 көн эчендә суелалар, 3-нче көнең кояш баю вакыты кергәнче суеп бетерергә кирәк.
    [102] Бер куй – бер кеше, яки бер гайлә исеменнән чалына, ә бер сыер – җиде кеше, яки җиде гайлә исеменнән чалыныр. Җиде кеше кушылып бер сыер суярга уйласалар, җидесе дә корбан чалу нияте белән кушылырга тиешле. Бер гайләдә 10 бала булса да, гайлә исеменән бер генә куй чалынса да дөрес санала. Мөмкинчелеге булган кеше гайләсе исеменнән бер корбан чалып, үзенә, хатынына, яки кайсы булса баласына аерым итеп тагыда бер, яки ике, корбан чалдыра ала.
    [103] Мөгезләре тумыштан булмаган, яки әз генә очы сынган булса, печтергән булса, ул хайван корбан итеп суярга яраклы санала.
    [104] Аляутдинов Ш.Р. Пост и Закят М.; 2005. 143 бит.
    [105] Имам Ахмәд, әт-Тирмизи хадислар китабында китерелә.
    [106] 10 – 20, я күбрәк кешедән торган бер гайлә булса да, гайлә исеменнән бер куй корбан чалу җитәрлек санала.
    [107] Мөмкинчелеге булган кешегә ялгыз бер үзенең исеменнән бер кетү сыерларны корбан итеп чалдырырга мөмкин.
    [108] Сахих хадис. Абу Хурайрадан китерелә.
    [109] Пәйгамбәр Мухаммәд (салляллаху галәйһи вә сәлләм) өйрәтеп вә кушып калдырган эшләргә сөннәт диләр.
    [110] Сахих әль-Бухарида 951 нче хадис.
    [111] Мәсәлән: “Эшем булып чыкса Аллаһ ризалыгы өчен мескеннәргә садака бирермен”, – дип сүз биргән садакага – нәзер садака диелә.
    [112] Сахих әль-Бухарида 6698 нче хадис.
    [113] Сахих әль-Бухарида 5472 нче хадис.
    [114] “ Сахих” . Аляутдинов Ш.Р. Ответы на ваши вопросы об Исламе М.; 2003. 304 нче бит.
    [115] Мөстәһәб - эшләсәң сәвап, эшләмәсәң гөнаһ булмаган эшләрдән димәк.
    [116] Башкача догалар укып чалынырга да мөмкин.
    [117] Җомга намазын укый белмәгән кеше, гаед намазларда кебек, мулла артыннан кабатлап кылса да, намазы дөрес санала.
    [118] Хатын-кызларга, балаларга җомга намазына бармый калырга хаклары бар. Ирләргә сәбәпсез җомгага йөрмәү –зур гөнаһ санала. Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) әйткән: “Кем игътибарсызлык белән 3 мәртәбә җомга намазын калдырса, Аллаһы тәгалә аның йөрәгенә мөһер сугар”, – дигән. Бу хадис Муслим вә имам Ахмәд хадис китапларында китерелә.
    [119] Фарыз – Аллаһның кушуы димәк. Фарызны үтәгән кеше сәваплы булыр, үтәмәгән кеше зур гөнаһлы саналыр.
    [120] 622 нче ел.
    [121] Безнеңчә 642 нче ел.
    [122] 1нче Мухаррам мөселманнар өчен дини бәйрәм иттереп билгеләнмәгән булса да, мөселман халыклары арсында халык гадәте буларак, бу көнне билгеләп бәйрәм итеп, я ураза тотып уздырулар булуы мөмкин.
    [123] Муса пәйгамбәрнең вә аның белән булган еврей халкы Фараоннан котылган 'Ашура көнне олуглап бүгенге еврейлар да ураза тоталар.
    [124] Мухаррам аеның 9 нчы, 10 нчы вә 11 нче көннәрен ураза тоту димәк. Бу көн турында китерелгән хадисләр барысы да «сахих» танылган.
    [125] Бу хадис, ураза тотам да шуның белән гөнаһларым бетеп, ел буе гөнаһ эшләсәм дә әле ярый дигәнне түгел, ә шул көннең дәрәҗәсен вә мөселманнар өчен никадәр бәрәкәтле икәнен аңлата. Хадис “сахих”, Имам Ахмәд вә Муслим хадис китапларында китерелә.
    [126] Коръәндә язылмаган, пәйгамбәр тарафыннан әйтелми, я эшләнми калган нәрсәләрне кылырга ярамый дию шәригатьтә юк.
    [127] Таравихтан башка нәфел намазларын җәмәгать белән кылу мәкрух санала. Ялгыз бер үзең генә кылу хәерлерәктер.
    [128] Бу айларда сугыш кылу тыелганга харам айлар дип йөртелә. Алар: Рәҗәб, Зуль-кагъдә, Зуль-хиҗҗә, Мухаррам айларыдыр.
    Рәҗәб ае Аллаһ ае, Шагъбан ае минем ай, ә Рамазан ае өммәтемнең ае дип халыкта йөртелгән сүзләр пәйгамбәребез тарфыннан әйтелмәгән. Галимнәребез бу сүзләрне уйланып чыгарылган хадис дип таныйлар.

    [129] Һәр пәйгамбәр могъҗизалар күрсәтеп, кешеләргә Аллаһның барлыгын вә берлеген аңлатып динне җиткерүче булганнар. Могъҗиза дип башка кеше кыла алмаслык гаҗәеп бер нәрсәгә әйтәләр.
    [130] Гөнаһ эшләргә ярамый торган урын.
    [131] Бу хәлнең гәдәттән тыш бер булган гаҗәеп вакыйга итеп аңлау кирәк.
    [132] Коръән 17:1.
    [133] Шәфәгать - ярдәм итү, хәлгә керешү дигәнне аңлата.
  • Ринат Аляутдинов:
  • Дини бәйрәмнәр




  • ← назад   ↑ наверх