• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ринат Аляутдинов

    Дини бәйрәмнәр


    ҖОМГА КӨНЕ

    Динебезнең иң изге көннәренең берсе – җомга көне санала.
    Коръән кәримдә:
    “ Йә (Аллаһка) ышанучылар! Җомга көнне җомга намазына чакырылсагыз, Аллаһны искә алырга барыгыз, сату-алу эшләрен туктатып торыгыз. Бу сезнең өчен хәерлерәктер, белсәгез иде!” .

    Коръән (62:9).

     
    Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) әйткән:
    “Җомга көн - көннәрнең иң олысы. Ул Ураза бәйрәме көненнән дә, Корбан бәйрәме көненнән дә олырак санала” - дигән.
    Җомга көн бөтен мөселманнарның бәйрәмедер. Бу көнне өйлә намазы вакытында мөселманнар, өсләрен, тәннәрен паклап, бергәләшеп мәчетләргә җомга намазын[117] укырга баралар. Иң әзе атнага бер мәртәбә, мәчеткә барып, бу намазны уку, мулланың хотбәсен тыңлау балигъ, сау, сәләмәт, ир[118] кешегә фарыз[119] санала.
    Җомга көн кайбер мөселман мәмләкәтләрендә ял көне санала. Мөселманнар өчен җомга көнне, җомга сәгатеннән башка вакытта эшләргә дә, юлга чыгарга да тыелмаган. Әмма пәйгамбәребез әйткән: “Җомга көнендә догалар кабул кылына торган бер сәгать бар”, – дигән. Бу сәгатьнең кай вакытта булганы билгесездер. Моның сәбәбе дә, мөселманнарны мөмкин кадәр бу көнне гыйбәдәт кылуга, күбрәк Аллаһыга дога кылуга өндидер.
    Бу көндәге булган Аллаһның бәрәкәтенә өлешләнергә һәр мөселман өмет итә.


    Яңа ел (мөселман календаре буенча)
    (1 нче Мухаррам)
     

    Айның калкуына һәм батуына чамалап төзелгән 12 айлык календарь – хиҗри мөсельман календаре дип атала. Хиҗри дигән сүз пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күчүгә “хиҗра” диелгәнлектән килә.
    Бу календарь пәйгамбәр Мәдинә шәһәренә күчү сәбәпле барлыкка килмәгән, гарәп җирләрендә электән үк, әле пәйгамбәр туганчы, ай календаре белән яшәгәннәр инде.
    Хазрәти Умәр (Р.Г.) вакытында халифәтнең чикләре тагы да зурая. Бу зур илнең бер очыннан икенче очына барып дәүләт эшләре белән йөрүче илчеләр белән җибәрелгән әмерләрнең нинди елның, нинди аенда әмер ителгәннек буталмасын өчен яңа ел санауны билгеләп куярга кирәклек туа.
    Хазрәти Али (Р.Г.) тәкъдиме буенча пәйгамбәребез Мухаммәднең (С.Г.В.) Мәккәдән Мәдинәгә күчеп хиҗра кылган елдан[120] яңадан башлап елларны санауны хазрәти Умәр дә (Р.Г.) һәм башкалар да кабул итәләр.
    Шулай итеп, хиҗри елның 21 нче елында[121] мөселман календаре рәсми рәвештә кулланылышка кертелгән.
    Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) 622 нче елның Рабигуль-әввәл аенда хиҗра кылган булса да, Мухаррам ае хиҗри календаренда елның беренче ае иттереп санала.
    Миләди ел календаре буенча елда 365 тәүлек, хиҗри ел календаренда 354 тәүлек. Мөселман календаре миләди календарена караганда һәр ел 11 тәүлеккә алга күчә бара. Ягъни миләди буенча яңа ел һәр вакыт кышын була, хиҗри ел календаре буенча яңа ел башлануы җәй көненә дә, кыш көненә дә туры килә.
    “Мухаррам” ае мөселман календареның беренче ае булып саналса да, яңа ел диеп тә, башкача бәйрәм иттереп тә пәйгамбәр (С.Г.В.) тарафыннан билгеләнмәгән.[122]


    'АШУРА КӨНЕ (10 нчы Мухаррам)

    'Ашура – Мухаррам аеның унынчы көне. Бу көн олуг тарихлы вә Аллаһ тарафыннан бәрәкәтле иттереп билгеләнгән көндер.
    Бу 'Ашура дип аталган көнне Нух пәйгамбәр суга батудан котылып калганнан соң җиргә баскан, калган гомерендә дә Нух пәйгамбәр бу көнне ураза тота торган булган. Муса пәйгамбәр дә бу көнне ураза тоткан, чөнки шул көндә ул үзенең кавеме белән Фараон явызлыгыннан котылган.
    Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) 'Ашура көнне ураза тотуны хәерле санаган вә мөселманнарга бу көнне ураза тотырга әйтеп калдырган.
    'Ашура көнне ураза тоту гарәпләрдә Мухаммәд гәләйһиссәләмгә пәйгамбәрлек килгәнче куелган бер гадәт булган инде. Рамазан аенда ураза тоту мөселманнарга фарыз кылынганчы Мухаммәд (С.Г.В.) бу көнне ураза тотуны тиешле итеп күргән. Әмма Рамазан аенда ураза тоту Аллаһ тарафыннан фарыз иттереп билгеләнгәч, әйткән: “'Ашура Аллаһ көннәренең берсе, кем тели бу көнне ураза тотарга, тота ала”, – дигән.
    Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) әйткән: “Дөреслектә, бу көн 'Ашура! Бу көнне ураза тоту фарыз түгел. Мин тотам, ә сез теләгегезгә карагыз”, – дигән.
    “'Ашура көнне ураза тотыгыз, ләкин еврейларга артык охшарга тырышмагыз[123] , шуның өчен 'Ашура көнгә кадәр беркөн, аннан тагы да бер көн[124] ураза тотыгыз”, –дигән.
    “Гарәфә көнне ураза тоткан кешенең узган ел эчендә кылынган вә киләчәк елда кылачак гөнаһлары гафу ителер, ә 'Ашура көннең уразасы узган ел эчендә кылган гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп булыр “, – дигән[125] .
    'Ашура көнне ураза тотуның бәрәкәте, дөрестән дә, киң, динебездә дәрәҗәсе олы.

    Сорау. Ни өчен кайбер мөселман халыкларында бу көнне кайгы көне итеп билгеләгәннәр?

    Җавап. 'Ашура – кайгы көне итеп билгеләнгәне шиит дип аталган мөселман халыкларында күренә. Мөселманнар тарихында бу Мухаррам аеның 10 нчы көнендә фитнә аркылы пәйгамбәр Мухаммәднең (С.Г.В.) оныгы хәзрәти Хусәйн үтерелгән. шуңа күрә, хәзрәти Хусәйн яклы булучы мөселманнарның кайберләре бу көнне үзләренә кайгы көне итеп билгеләгәннәр.
    Пәйгамбәребез (С.Г.В.) тарафыннан 'Ашура көненең олуглыгы турысында күп хадислар булганы мәгълум, әмма бу көн кайгы көне икәне турысында Коръәндә дә, хадисләрдә дә юк. Халык, я бер кеше үзе уйлап чыгарган яңалыкларны Аллаһ, я пәйгамбәр кушты дип әйтүләр – дөрес түгел.


    МӘ Υ ЛЕД
    (11-12 нче Рабигуль-әувәл)
     
    Мөселман халыкларында бу көнгә – Мәүледен-Нәби, ягьни Мухаммәд пәйгамбәрнең туган көне диләр. Бу көн бөтен мөселман мәмләкәтләрендә зур шатлык белән каршы алына.
    Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) мөселман айлары буенча, Рабигуль-Әувәл аеның 11 нче киченнән 12 нче көне арсындагы төнендә Мәккә шәһәрендә туган. 63 ел яшәп, шул ук айның шул ук көнендә вафат та булган.
    Мөселман халыкларында пәйгамбәр Мухаммәднең туган көне хөрмәтенә бер ай буе кунаклар чакырып, пәйгамбәргә салаватлар укып, мәҗлесләр корып уздырыла.
    Бу мәулед мәҗлесләрендә Аллаһ турында сөйләнелә вә Аның илчесе Мухаммәд пәйгамбәргә (С.Г.В.) багышланган кичәләр мөселманнар арсында кардәшлек вә калебләрдә иманның артуына сәбәп булалар.
    Мәүлед уздыруны, ягъни пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) туган айда мәҗлесләр коруны пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) кушып калдырмаган булса да[126] , диннең таралуына бер уңай сәбәбе булганлыктан, диндә кабул ителә торган хәерле яңалык итеп галимнәребез карар кыла.


    РАГА'ИБ КИЧӘСЕ
    (3 нче – 4 нче Рәҗәб)
     
    Рәҗәб аеның 1 нче җомга киче Рагаиб дип атала. Рагаиб дигән сүз гарәп теленнән тәрҗемә, “теләкләр” вә “морадлар” дигән мәгънәдә килә.
    Рагаиб – Аллаһ гафу вә рәхмәтен колларына күбрәк иттереп бирелгән һәм догалар кабул ителә торган кичә димәктер.
    Пәйгамбәребезнең әтисе Абдулла белән әнисе Әминәнең никахланган кичәсе санала. Пәйгамбәребезнең әнисе Пәйгамбәребезгә йөккә калган кичәдер.
    Рагаиб кичәсендә пәйгамбәребез Мухаммәдкә (С.Г.В.) Аллаһ Υ зенең рәхимлеген иңдергән, бу кичтә чиксез күп фәрештәләр иңә булган. Пәйгамбәр Аллаһка шөкерләр кылып 12 рәкәгать нәфел намазлары[127] кыла булган дип сөйләнә.
    Бу кичәнең, дөрестән дә, Аллаһ каршысында сайланганлыгы турысында Коръәндә дә, пәйгамбәребезнең хадисләрендә дә әйтелми.
    Рәҗәб аеның изгелеге турысында дини чыганакларда әйтелмәгән булса да, бу айның Аллаһ каршысында башка айларга караганда изге айларның[128] берсе итеп билгеләнгәне мәгълүм.
    Шулай булгач, Рагаиб кичәсе динебездә аерым бер изге кичә итеп билгеләнмәгән. Әмма төнлә йокламыйча, Аллаһ ризалы өчен Коръән укып, догалар кылып, гыйбәдәттә уздырылган кичә, башка кичләргә караганда, әлбәттә, сәвапка ирештерер вә олырак саналыр.


    МИГЪРАҖ КИЧӘСЕ
    (26 нчы – 27 нче Рәҗәб)

    Рәҗәб аендагы пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) күккә ашып, Аллаһ тәгалә белән сөйләшкән һәм Аның әмерләрен алып кайткан кичәгә – Мигъраҗ кичәсе диләр.
    Мигъраҗ – пәйгамбәребезнең иң зур могъҗизаларының[129] берсе. Аллаһның киң рәхмәте белән безнең пәйгамбәребез Мәккә шәһәрендәге Харам дип аталган мәчеттән[130] , башка пәйгамбәрләр иңгән җиргә, Иерусалим шәһәрендәге Акса мәчетенә барып, пәйгамбәрләргә имам булып, ике рәкәгать намаз укыган.[131] Аннан соң 7 кат булган күккә ашып, пәйгамбәребез Аллаһ тәгаләгә берәү дә артык якын булалмый торган дәрәҗәләргә күтәрелгән[132] . Мигъраҗ вакытында Аллаһы тәгалә Мухаммәд пәйгамбәргә (С.Г.В.) Υ зенең әмерләрен җиткергән:
    -         Мигъраҗ кичәсендә Аллаһ тарфыннан Пәйгамбәребезгә вә мөселман өммәтенә көнгә биш тапкыр намаз уку фарыз ителгән;
    -         Бакара сүрәсенең ахыргы ике аяте (әмәнәррасул) иңдерелгән;
    -         Кыямәт көнендә пәйгамбәргә өммәте өчен шәфәгать[133] кылуны бүләк ителгән.

    Мигъраҗ могъҗизасы Мухаммәд пәйгамбәр (С.Г.В.) хиҗрәт кылганчы бер ел әүвәл 621елның Рәҗәб аеның 27 нче кичәсендә булган. Бу кичәгә багышланган нәфел намазлар уку, я башка гыйбәдәтләр кылу турында пәйгамбәр тарафыннан берни дә билгеләнеп калдырылмаган.


    БӘРА'ӘТ КИЧӘСЕ
    (14 нче – 15 нче Шагъбан)

    Шагъбан аеның 15 нче кичәсен Бәра'әт кичәсе дип атыйлар. Бәра'әт дигән сүз пакълык, гаепсезлек, котылу дигән мәгьнәдә килә. Бу кичәне бәрәкәт кичәсе дип йөртәләр. Чөнки бу кичәдә Аллаһ тәгалә фәрештәләргә бәндәләрнең ризыклары турысында хәбәр бирә икән, кемгәдер уңыш, байлык, ә кемгәдер ярлылык килер. Мөселманнар бу кичтә Аллаһтан үзләренә, туганнарына, якыннарына хәерле ризык, саулык, сәләмәтлек, уңышлар сорап дога кылып уздыралар.
    Бәра'әт кичәсенең изгелеге вә башка кичәләр арасында бәрәкәтле икәнлеге пәйгамбәребезнең хадисләреннән билгеле. Мөселман халыкларында Бәра'әт кичәсендә кылына торган гыйбәдәтләр хакында, пәйгамбәр бу кичәдә ничә рәкәгать намаз укыганлыгы турысында да хадисләрдә хәбәр юк.
    Шулай булса да, бу кичәдә башка кичәләрдә кебек нәфел намазлары уку, догалар кылу тыелмаган.






    Аляутдинов Ринат Рафаил углы

    «Дини бәйрәмнәр»

    Редактор һәм корректор

    Хабибуллина
    Гөлфия Юныс кызы

    Компьютерда битләргә салучы
    С. Меньших.

    Общественный Фонд «Сафаджай»

    Мәскәү 2006


    Дини бәйрәмнәр - Аллаһка гыйбәдәт кылу белән билгеләнгән, мөселманнар тырмышында булган матур вә шатлыклы көннәр. Бу көннәрдә мәчетләребезнең тулы булуы, халкыбызның Аллаһка ышануыннан вә динле икәнлегеннән килә. Дөрес итеп, тулысынча аңлап, чын күңелдән Аллаһка гыйбәдәт кылу - чын мөселманның тормыш максаты иттереп билгеләнгән иң хәерле теләгеннәндер.




    Аляутдинов Ринат
    1998 нче елда Мәскәү Югары Ислам көллиясен тамамлаучы 1 нче чыгыш шәкерте. Мөфти Равиль Гайнетдин хәзрәтнең әмере белән Вологда, Тверь, Кастрома шәһәрләрендә, Финляндиядәге мөселман мәхәлләсендә дингә хезмәт итеп, 2000 нче елдан алып бүгенгесе көнгә кадәр Мәскәү Мемориал мәчетендә имамчылык вә мө'әззинлекне алып бара .

    E-mail: imam-rinat@mail.ru




    Бу китаптан дини бәйрәмнәрнең, мөселман халыкларында изге диеп саналган кичәләрнең Коръән кәрим вә пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) кушуы буенча туры китереп уздырылулары турында белерсез.

    Менә бу китапта җавап бирелгән сорауларның берничәсе:

    -     Белә торып уразаңны бозсаң нишләргә ?
    -     Намаз укымыйча ураза тоту дөресме?
    -     Йөкле хатыннар ураза тотарга тиешме?
    -     Караңгылык төшми торган, төн кыска булган җәйге вакытларда ничек ураза тотарга?
    -     Хастәлек, яки башка кирәклек туып, ураза вакытында борын эченә дару салу ярыймы?
    -     Әгәр тота алмаган уразалары булып кеше үлеп китсә, аның балаларына, я туганнарына ни эшләү хәерле?
    -     Корбан чалмыйча , чалдырмыйча акчасын гына мәчеткә , яки мескеннәргә бирергә ярыймы ?
    -     Кояш баткач, караңгы вакытта корбан чалынамы?
    -     Сыерны корбанга чалганда җиде кеше арасына мәрхумләрне кертергә ярыймы?
    - Бер гайләдән бер кучкарны гына корбан чалсаң
    җитәме?



  • Ринат Аляутдинов:
  • Дини бәйрәмнәр




  • ← назад   ↑ наверх