• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ринат Аляутдинов

    Дини бәйрәмнәр


    Ураза гаеде намазын уку тәртибе

    Мөселман өчен дини бәйрәм – Раббысына итәгатьлек белән кылган гыйбәдәтләредер. Ураза, я Корбан бәйрәмнәре булсын, җомга көне – барысы да Аллаһка гыйбәдәт кылу вә дини вәгазь[62] сөйләү белән расланган.
    Көндәлек вә җомга намазлары алдыннан әйтелә торган азан вә камәтләр гаед намазларында юк.[63] Кайбер мөселман җирләрендә гаед намазы алдында мөәззин көчле тавыш белән “Ассаляту җәмига” дип намаз уку тотынганын белгертә.[64]
    Гаед намазының вакыты кергәнче мәчетләрдә имамнар, җыелган халыкка дини вәгазь сөйлиләр, бәйрәм намазының уку тәртибен аңлаталар.
    Намаз укыр алдыннан ният кылына:
    “Иләһи ният кылдым ике рәкәгать бәйрәм намазын үтәргә. Ошбу имам белән. Халисән лилләһи тәгалә[65] ” диеп ният кылганнан соң, имам артыннан ирләр[66] кулларнын колак турысына хәтле күтәрәләр дә “Аллаһу әкбәр” дип, кендек астына, уң кулны сул кул өстенә куялар.[67]
    Күзләр сәҗдә кыла торган урынга[68] багырлар. Намаз укыганда як-якка багынып торырга ярамый. Күзләрнең дә Аллаһ каршысында итәгатьле булулары кирәк.
    Аннан бөтенесе “Сәнә” догасын укыйлар.

    Сәнә догасы: “Субханәкә Аллахуммә вә бихамдикь вә тәбәракәсмукь вә тәгалә җәддүкь вә лә иләһә гайрукь”.

    Тәрҗемәсе: “Син барча кимчелектән пакъсың Аллаһым! Сине мактыйм, мөбарәк Синең исмең, олуг дәрәҗәле олуглыгың Синең, Синнән гайре иләһе юк”.

    Сәнәне укыганнан соң, “Әгузү билләһи минәшшәйтанир-раҗим, Бисмилләһир-рахмәнир-рахим” дип әйткәч, имам белән бергәләшеп бөтен кеше намаз алдындагыча кулларны күтәреп 3 мәртәбә тәкбир[69] әйтеләр.
    Тәкбирләрне бетерү белән куллар яңадан кендек астына куелалар да, имамның “Фәтиха” вә башка сүрәләрне укыганын тыңлап тын торалар.
    Имам сүрәләрне укыб бетергәч “Аллаһу әкбәр” диеп рөкугъ[70] кылалар.
    Рөкугъ вакытында 3 мәртәбә: “Субхән рабиәль газыйм[71] ” дип әйтелә.[72]
    Имам: “Сәмиаллаху лимән хамидәһ[73] ” дигәч, торып басалар. Имам артыннан укучы халык эчләреннән: “Раббәнә ләкәл-хамде[74] ”, – дип әйтәләр. Аннан имамның: “Аллаһу әкбәр”, – дип әйтүе белән бетенесе сәҗдә кылалар. Сәҗдә кылганда куллар, борын, маңгай, тезләр вә аяк очлары да җиргә тиерелә. Сәҗдәдә вакытта: “Субхан раббиәль әгълә[75] ”, – диеп 3 мәртәбә әйтәләр.
    Имам тагы да “Аллаһу әкбәр” дигәч, сәҗдәдән торып утыралар да, яңадан “Аллаһу әкбәр” дию белән икенче сәҗдә кылалар. Шулай ук беренче сәҗдәдә кебек “Субхан раббиәль әгълә” 3 мәртәбә әйтелә.
    Аннан, имамның: “Аллаһу әкбәр”, – дип әйтүе белән аяк өстенә торып басалар.
    Торып баскач[76] “Сәнә” догасы “Әгузү билләһи минәшшәйтанир-раҗим” укылмый, ә “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим” диеп, имамның “Фәтиха” вә башка сүрәләрне укуын тыңлап тын тыралар. Сурәләрне имам укып бетерү белән, рөкугъка китәр алдыннан, намаз башланганда кебек кулларны күтәреп 3 мәртәбә тәкбир әйтәләр. Имам 4 нче мәртәбә “Аллаһу әкбәр” дип әйтүе белән генә рөкугъ кылалар. Рөкугътан соң сәҗдәләр кылына. Икенче сәҗдәне кылгач утырып калалар. Утырып калуга кагдә диелә. Кагдәдә вакытта “Әттәхият” догасын вә “Салаватлар” укыганнан соң “Раббәнә” догасын[77] укып, башта уң, аннан сул якка башны борып, имам артыннан, “Әссәләму аләйкум вә рахмәтуллаһ” дип, сәләм биреп бәйрәм намазын тәмамлыйлар.

    “Әттәхият” догасы:
    “Әттәхияту лилләһи вәссаләвәту вәттайибәт. Әссәләму аләйкә я әйюһәннәбию вә рахмәтуллахи вә бәрәкәтух. Әссәләму аләйнә вә галә гыйбәдилләһис-салихин. Әшһәду әллә иләһә иллә Аллаһ вә әшһәду әннә Мухаммәдән абдуһу вә расулуһ”
    Тәрҗемәсе: “Бөтен сәләм вә догалар, хаерле эшләр барысыда Аллаһ өчен. Сәләм сиңа, йә Пәйгамбәр һәм Аллаһның рахмәте вә бәрәкәтләре. Сәләм безләргә һәм Аллаһның чын яхшылык кылучы колларына. Аллаһтан башка артык иләһе юк диеп таныклык бирәм һәм таныклык бирәм, Мухаммәд (С.Г.В.) аның колы вә илчесе”.

    Салаватлар:
    “Аллаһуммә салли галә Мухаммәдин вә галә әли Мухаммәд кәмә салләйтә галә Ибрахим вә галә әли Ибрахим иннәкә хамидуммәҗид.
    Аллаһуммә бәрик алә Мухаммәдин вә галә әли Мухаммәд кәмә бәрактә галә Ибрахим вә галә әли Ибрахим иннәкә хамидуммәҗид”.

    Тәрҗемәсе:
    Йә Раббым! Ибраһим галәйһиссәләмгә вә аның гайләсенә рахмәт иткән кебек, Мухаммәд пәйгамбәргә вә аның гайләсенә дә шулай ук рахмәт ит. Син Танылган, Мактау Иясе.
    Йә Раббым! Ибраһим галәйһиссәләмне вә аның гайләсен бәрәкәтләндергән кебек, Мухаммәд пәйгамбәрне дә вә аның гайләсенә дә шулай ук бәрәкәтләндер. Дөреслектә, Син Танылган, Мактау Иясе”.

    “Раббәнә” догасы:
    ‘Раббәнә әтинә фиддунья хасәнәтән вә филь әхирати хасәнәтән вә кинә газәбәннәр”.
    Тәрҗемәсе:
    Йә Раббыбыз! Дөньялыкта да вә ахирәттә дә безгә яхшылыклар насыйб ит. Тәмугъ утыннан ерак кыл.

    Ике якка сәләм биргәннән соң урыннардан тормыйча, имам белән бергәләшеп, кулларны күтәреп дога кылалар[78] :
    3 мәртәбә “Әстәгъфирулла[79] ” дип әйткәннән соң, “Аллаһуммә әнтәссәләм вә минкәссәләм тәбәрактә йә зәл җәләли вәл икрам” дип әйтеп дога укыла.

    Тәрҗемәсе:
    Йә Раббым! Син тынычлык Иясе, Синнән тынычлык. Бәрәкәтле итүче йә дәрәҗәлек вә юмартлык Иясе!”.

    Бәйрәм намазы укылгач, әмин тотып дога кылганнан соң[80] , имам минбәргә менеп хөтбәләр укый.[81] Беренче хөтбә укыр алдыннан бер-бер артлы 9 тапкыр тәкбирләр әйтә.
    Тәкбирләр ошбулардыр:
    “ Аллаһу әкбәруллаху әкбәр. Лә иләһә иллаллаһу Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр вә лилләһил хамде[82] ”.
    Тәрҗемәсе:
    “Аллаһ олуг, Аллаһ олуг. Аллаһтан башка иләһе юк. Аллаһ олуг, Аллаһ олуг вә Аллаһка мактауларыбыз”.

    1 нче хөтбәдә имам фитра садакасы хакында һәм дин кушулары турысында аңлата. Минбәргә утырып дога кылганнан соң, 1 нче хөтбә бетә.
    Икенче хөтбә җиде мәртәбә тәкбирләр әйтеп башлана. Беренче хөтбәгә караганда икенче хөтбә кыскарак укыла вә күбрәк нәсыйхать буларак сөйләнә.

    Бәйрәм тәмам булганнан соң, гадәттә Коръән кәрим укыла. Дога кылып бетергәч, барысы да бер-берсен бәйрәм белән тәбриклиләр, котлыйлар. Шуның белән бәйрәм гыйбәдәте тәмам була.



    НӘФЕЛ УРАЗАЛАРЫ
     
    Рамазан аеннан башка көннәрне дә ураза тоту мөмкин. Вә бу пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) өйрәтеп калдырган сәваплы сөннәт эшләрдәндер.
    Рамазан аенда мөмкинчелеге була торып та ураза тотмаган кеше гөнаһлы саналса, нәфел[83] уразаларны[84] тотмауда бернинди гөнаһ юк.

    Сорау. Нинди көннәрне ураза тотарга ярамый?

    Җавап. Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) Рамазан аеннан башка көннәрне ураза тотуны хәерле итеп күргән. Әмма мөселманнар артык ураза тотып үзләренең дин тотуларына авырлык китермәсеннәр өчен бу нәфел уразаларны мөселманнарның үз ихтиярларына калдырган.
    Җомга көнне аерым итеп[85] , ике гаед бәйрәмнәре көннәрендә, шагъбан аеның ахыр көнендә ураза тотуны пәйгамбәребез тыйган.

    Сорау. Нинди нәфел уразалары бар?

    Җавап. Рамазан ае тәмаланган соң Шәувәл аенда алты көн ураза тоту пәйгамбәр тоткан нәфел уразалардан санала. Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) әйткән: “Кем Рамазан ае буе ураза тотып, Шәувәл аеның тагы алты көнен ураза тотса, Аллаһ тәгалә анарга бер гасыр ураза тоткан сәвабын язар”, – дигән.[86]
    Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) һәр айның 3 көнен ураза тота булган. Һәм мөселманнарга да бу олуг сәвапка ирешергә өйрәтеп калдырган. Пәйгамбәр (С.Г.В.) үзенең сәхабәсе Абу Зарга (Р.Г.) : “Әгәр һәр айда[87] 3 көн ураза тотсаң, тот 13 нче, 14 нче, 15 нче көннәрендә”, – дигән.[88]
    Шулай ук: “Кем бер айда (һәр айда) 3 көн ураза тотса, бер гасыр ураза тоткан сәвабын алачак”, – дигән[89] .
    Пәйгамбәребез һәр атнаның дүшәмбе (баш) көне белән пәнҗешәмбе (кечатна) көннәрендә ураза тота булган. Шуңа күрә атнаның бу көннәрендә ураза тоту сөннәт, ягъни сәваплы санала.
    Безнең халыкта өч ай уразасы дип әйтелә торган: Рәҗәб, аннан Шагъбан, аннан соң Рамазан айларында ураза тоту бар. Рамазан аенда ураза тотырга бөтен мөселманга фарыз икәне мәгълүм, әмма Рәҗәб белән Шагъбан[90] айларын тулысынча ураза тотып уздыру һәр кешенең үз теләгеннән килә, теләсә бөтенләй тотмаска да мөмкин.[91] Әлбәттә, бу айларда гына түгел, башка айларда да Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту тыелмаган.



    Гарәфә көне
    (Зуль-хиҗҗә аеның 9 нчы көне)
     

    Зуль-хиҗҗә аеның тугызынчы көне - мөселман календаренда Аллаһ тарафыннан мөселманнар өчен сайланган көннәрнең арасыннан олы итеп танылган. Бу көнне олуг хаҗ гыйбәдәтен кылучылар Гарафә диелгән җирдә Аллаһка дога кылып уздыралар.
    Гарафә көне генә түгел, ә Зуль-хиҗҗә аеның беренче тугыз көне мөселманнар өчен тулы бәрәкәт. Бу көннәрдә изгелекләр кылып, ураза тотып уздыру сәваплы эшләрдән санала.
    Бигрәк тә Аллаһ каршында 9 нчы көн олы вә зур сәвапларга ирештерә торган итеп танылган. Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) : әйткән: “Гарафә көннендә ураза тоткан кешенең узган ел эчендә кылынган вә киләчәк елда кылачак гөнаһлары гафу ителер, ә 'Ашура көннең уразасы узган ел эчендә кылган гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп булыр”, – дигән.[92]
    “Аллаһның күбесе коллары тәмуг утыннан котылган вакыт – Гарафә көнедер”, – дигән.[93]


    Корбан бәйрәме
    (Зуль-хиҗҗә аеның 10 нчы көне)
     

    Зуль-хиҗҗә аеның унынчы көнендә уздырыла торган корбан чалу белән танылган, динебезнең зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан[94] бәйрәме санала.
    Корбан бәйрәмендәге матурлыкларның берсе – гаед көненең таң ату вакыты белән мөселманнар Аллаһны олуглап, тәкбирләр әйтеп, бергәләшеп мәчетләргә баралар[95] . Бу гадәт мөселманнар тора торган җирләрдә күбрәк күренә.
    Гаед намазына барганда, бәйрәм вакытларында да әйтелә торган тәкбирләр[96] ошбулардыр:

    “ Аллаһу әкбәруллаху әкбәр. Лә иләһә иллаллаһу Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр вә лилләһил хамде”.

    Тәрҗемәсе:
    “Аллаһ олуг, Аллаһ олуг. Аллаһтан башка иләһе юк. Аллаһ олуг, Аллаһ олуг вә Аллаһка мактауларыбыз”.

    Бу тәкбирләр әйтүне мөселманнар Зуль-хиҗҗә аеның тугызынчы көненең иртәнге намазыннан соң әйтә башлап, дүрт бәйрәм көннәренең һәр фарыз намаз артыннан дәвам итәләр. Ахыргы мәртәбә тәкбирләр бәйрәмнең 4 нче көненең икенде намазы арты укыла[97] .

    Корбан бәйрәм намазының вакыты, укылуы һәм имамның чыгыш ясаулары Ураза бәйрәмендә кебек үк тәртипләнгән.


    Корбан чалу һәм аның әһәмияте.

    Корбан чалу динебездә – ваҗиб эшләрдән санала. Һәр ел мадди яктан хәлле[98] һәр гайләдән иң әзе бер корбан суелырга тиеш. Кем булса[99] мөмкинчелеге була торып та, зур сәбәпсез корбан суймый калса, гөнаһлы булыр.[100]
    Корбанга дип билгеләнгән хайваннар гаед намазы укылып бетергәч чалына башлана[101] .
    Корбанга чалырга яраклы хайваннар: тәвә, үгез, сыер[102] , шулай ук куйлар вә кучкарлар, кәҗәләр. Тәвә – 5 яшьлек булырга тиеш, сыер вә үгез – 2 яшьлек, куйлар вә кучкарлар, кәҗәләр – 1 яшьлектән алып корбан чалыналар.
    Бер, яки ике күзе дә сукыр, бик ядау, аксак, колаксыз, яки койрыксыз, тешсез хайваннар корбанга чалынмаслар[103] .

    Сорау. Ничек ният кылырга?

    Җавап. Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) корбан суяр алдыннан: “Бисмилләһи Аллаһу әкбәр”, – әйтеп, “Йә Раббым! Бу Мухаммәдтән вә аның гайләсеннән” , – дип чала булган.

    Сорау. Корбанны башка кешедән суйдыртырга ярыймы?

    Җавап. Ярый. Әмма да ләкин үзеңнең кулың белән үз корбаныңны чалу сәваплырак санала. Әгәр инде, ниндидер сәбәп белән суя алмасаң, яки бу эштә сәләтең булмаса, башка кешедән суйдыртырга да мөмкин. Башка кеше суйганда янында басып торуның да мәгънәсе бар. Пәйгамбәребез үзенең кызы исеменә Фатыймага корбан чалганда кызын янына чакырган һәм әйткән: “Кара кызым үзеңнең корбаныңа. Аның беренче кан тамчысы җиргә төшкәнче гөнаһларың гафу ителер”, – дигән.[104]
    Корбан чалганда янында басып торырга да мөмкинчелек булмаса, корбан чалучыдан чалыр алдыннан синең исмеңнән икәнлекне әйтеп чалуын үтенеп акчасын гына биреп суйдыртырырга да мөмкин. Иң мөһиме, Аллаһ каршысында бурыч үтәлгән булсын.

    Сорау. Сыерны корбанга чалганда җиде кеше арасына мәрхумнәрне кертергә ярыймы?

    Җавап. Әгәр дә мәрхумнең калган балалары, я туганнары, якыннары аның исеменнән аерым, яки сыер корбанына кушылган вакытта үзен араларына алып корбан чалсалар, гөнаһ түгел, ә сәваплы эш кылган булырлар. Мәрхум исеменнән эшләнгән һәр яхшылык мәрхумгә чыннан да ирешкәне күп хадисләрдән билгеле.

    Сорау. Корбан чалмыйча, чалдырмыйча акчасын гына мәчеткә, яки мескеннәргә бирергә ярыймы?

    Җавап. Корбан чалу – кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбәдәтләрнең берсе. Корбан чалуны акча биреп кылына торган гыйбәдәткә әйләндерү дөрес дип әйтеп булмас.

    Сорау. Кояш баткач, караңгы вакытта корбан чалынамы?

    Җавап. Корбан сую, бәйрәм көнен санап, 3 көн дәвам итә. 3 нче көннең кояшы баеганчы корбан суюлар тамамланырга тиешле. Иң яхшысы – бәйрәм көнендә чалып эшен бетерү. Көндез суярга өлгермәгән кеше 1 нче, 2 нче бәйрәм төннәрендә дә корбанын суя ала. Ярамый диелгән сүз Коръәндә дә, пәйгамбәребезнең сөннәтендә дә юк. Бу сүз, элекке заманнарда электричество булмаганлыктан, төнлә караңгы вакытта чалу хаталык белән кылынмасын өчен генә әйтелгән.

    Сорау. Әгәр кеше кушылган көннәрдә корбан чалып өлгермәсә нишләргә?

    Җавап. Мадди яктан мөмкинчелекле кеше, теләге булып та, вакытында суялмый калса, бер куй (сарык) сатып алырдый акчасын садака итеп мескеннәргә бирер.

    Сорау. Корбан суярга ниятләнгән кешегә тырнакларын, чәчләрен кыскартырга, кисәргә ярыймы?

    Җавап. Корбан чалырга, я чалдырырга ниятләнүче кеше Зуль-хиҗҗә аеның беренче көненнән башлап, хаҗ кылучы хаҗилар кебек, корбан суелганчы тырнакларын, чәчләрен кисми торалар. Бу эш динебездә пәйгамбәр (С.Г.В.) кушуы белән сөннәт хөкемендә санала.
    Эш, яки башка сәбәп чыгып, тырнакларны, чәчләрне кыскартырга туры килсә бернинди гөнаһы юк, корбан чалу гыйбәдәтенә кимчелек килми.

    Сорау. Бер гайләдән бер кучкарны корбан итеп чалсаң җитәме?

    Җавап. Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) әйткән: “Йә кешеләр! Бер гайләдән бер елга бер куй (сарык) корбан ителергә тиешле”, – дигән. Хадис сахихтыр.[105]
    Бу хадистән бер гайләдән бер куйны корбан чалу җитәрлек икәне аңлашыла.[106]
    Безнең татар гадәтенә кереп киткән һәр кеше башына аерым корбан чалу –мөмкинчелеге булган гайләдән динебездә тыелмаган.[107]

    Сорау. Корбан ителгән хайванның тиресен, калган сөякләрен кая илтәргә?

    Җавап. Корбан ителгән хайванның итен дә, тиресен дә сатырга ярамый. Пәйгамбәребез (С.Г.В.) : “Кем корбанының тиресен сатса, чалынган корбаны корбаннан китмәс”, –дигән.[108]
    Ул тирене бүләк итеп башка кешеләргә, мескеннәргә бирергә, үзеңә кулланыр өчен калдырырга да ярый. Әгәр тирене сатырга туры килгән булса, сатылган тиренең бөтен акчасын садака итеп бирү тиешле.
    Корбан ителгән хайванның сөякләре күмелер, ашка суелган хайван сөякләре кебек этләргә бирелмәс. Күмергә мөмкинчелек булмаса, мәсәлән, Мәскәүдә, пакетка чорнап, чүп ташлый торган урыннарга ташланыр.

    Сорау. Корбан бәйрәменә турылап, корбанга дип, сатыр өчен сарыклар (куйлар) үстерү ярыймы?

    Җавап. Ярый. Халәл булган хайваннар үстереп, аларны корбанга сату халәл кәсеп.
    Сорау. Йөкле булганлыгын белмичә корбанга суелган хайванның эченнән чыккан баласын ни эшләтергә?

    Җавап. Бугазыннан чалырга да күмеп куярга. Ашарга яраклы саналмый.


    Сорау. Корбан итен кай вакытка хәтле ашарга ярый?

    Җавап. Безнең халыкта корбан итен “Корбан ае” дип бер ай эчендә ашап бетерү гадәткә кертелгән. Коръәндә дә, пәйгамбәребез (С.Г.В.) тарафыннан да корбан ае дип, яки башка билгеләнгән вакыт булмаганга күрә, корбан итен елның ахырына кадәр ашасаң да ярый.

    Сорау. Мәҗлесен кормыйча гына корбан суярга ярыймы?

    Җавап. Ярый. Корбан мәҗлесләрен кору пәйгамбәр (С.Г.В.) кушканы түгел, ә халык гадәте. Мөмкинчелеге булган кеше корбан чалып, мәҗлесен дә кора ала. Корбан мәҗлесләре безнең халыкнын матур гадәтләреннән. Бу мәжлесләрнең максатлары да олы:
    1.     Мәҗлескә чакырылган бәндәләрнең араларында туганлык вә дуслык арта.
    2.     Корбан ите тәкъдим ителә, кунакларга аш куела.
    3.     Бергәләшеп аш алдыннан тәкбирләр, Аллаһка шөкер сүзләре әйтелә.
    4.     Мулла Аллаһның кушканнарын аңлата, сорауларга җавап биреп дини белемне халыкка җиткерә.
    5.     Коръән кәрим укыла, мәрхумнәр искә алына.
    6.     Чакырылган кунаклар вә мулла бергәләшеп дога кылалар.
    7.     Садакалар өләшелә.

    Аллаһ ризалыгы өчен корбан мәҗлесләрен коручы бәндәләр, чыннан да, югарыда әйтелгән изгелекләр эшләнүгә сәбәп булучылар, олы әҗер-сәвапка ирешүчеләр.


    Коръән кәрим китабыбызда корбан чалу турысында болай диелгән:

    “Аллаһ тәгалә кәгъбәтулланы урнаштырды, нык иттереп кешеләр өчен, изге айларны, корбан чалуны, бизәүләрне билгеләде. Бу нәрсәләр, Аллаһы тәгалә күкләрдә вә җирдә булган һәр нәрсәне белүче икәнлеген аңлавыгыз өчен. Аллаһы тәгалә бөтен нәрсә турында белүче”.
    Коръән 5:97.
    “Симез хайваннар суюны – корбан чалу иттереп кылдык. Сезгә хәерле файдасы булыр….”.
    Коръән 22:36.
     
    “Аллаһ өчен намаз кыл вә корбан чал!”.
    Коръән 108:2.



    Корбан чалу турысында пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) әйткән:

    “Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне[109] үтәгән булыр” , – дигән.[110]


    НӘЗЕР КОРБАНЫ
     

    Корбан бәйрәмендә суела торган корбаннан башка мөселманнарда тагы да нәзер корбаны дип аталган «корбан» да бар.
    Нинди булса эшнең, я хәлнең хәере белән булып чыгуына өметләнеп суйдырырга ышандырылган корбанга “нәзер”[111] корбаны диләр. Бу корбанны суярга ышандырган кеше, чалынган корбанының итен үзе ашамас. Бар итен өләшеп, я мәҗлес корып, Аллаһ каршысында ышандырган бурычын үтәү тиешле.

    Сорау. Әгәр кеше ышандырганын үти алмаса, нишләргә?
    Җавап. Беренче мөмкинчелек булу белән ышандырганын үтәргә тиешле.
    Аллаһы тәгалә бездән мохтаҗ түгел, шуңа күрә, үти алырдай затларны гына ышандырырга кирәк. Чөнки “нәзер” дип – корбан чалырга гына түгел, ә садака бирергә дә, ураза тотырга да, башка хәләл нәрсәләрне ышандырырга да була.

    Сорау. Нәзер корбаны чалыныр алдыннан, я чалганнан соң нинди булса догасы бармы?

    Җавап. Нәзер корбаны чалыныр алдыннан да, чалганнан соң да аерым итеп догасы булмаса да, тыелмаган.
    Иң мөһиме, Аллаһ каршысында ышандырылган бурычның үтәлүе. Нәзер корбанын чалыр алдыннан башка хайваннарны суйганда кебек “Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр” дип әйтелеп чалыныр.
    Сорау. Ышандырган нәзерен үти алмыйча кеше үлеп китсә нишләргә?

    Җавап. Пәйгамбәребезнең Са'ад исемле сахабәсе, үти алмыйча үлеп киткән әнисенең нәзере турында Пәйгамбәрдән сораган. Пәйгамбәр (С.Г.В.) , әнисенең ышандырган нәзерен Са'адка (улына) үтәргә карар кылган.[112]
    Бу хадистан аңлашыла, үлеп киткән бәндәнең Аллаһ каршында ышандырган нәзерен калган балалары, я туганнары, якыннары да үти алалар димәк.


    Акика корбаны

    Баланың сау сәләмәт туып дөньяга килүенә Аллаһка рәхмәт белгертеп суела торган корбанга – акика корбаны диләр.
    Мөмкинчелеге булган кеше, баласы дөньяга килгәннән соң 7 нче көнендә, акика корбанын чала ала. 7 нче көнендә өлгермәсә, я мөмкинчелеге булмаса соңрак та чалырга мөмкин.
    Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) әйткән: “Һәр туган баладан – акика корбаны чалыныр. Корбан чалыгыз, баладан начарлыклар китсен”, – дигән.[113]
    “Малай туса, ике бердәйрәк кучкарларны, кыз туса, бер кучкарны корбан итеп чалыгыз”, – дигән пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) . [114]
    Мөмкинчеле булган кеше, кыз баласы өчен бер корбанны суйса, ир бала өчен мөмкинчелегенә карап икене дә суя ала.
    Акика корбаны динебездә әһәмиятле урында булса да – мөстәһәб[115] , ягъни мөмкинчелектән чыгып, кешенең үз ихтияры белән эшләнә торган гамәлләр хөкемендә карала.

    Кирәкле мәгълүмат:

    -         Акика корбанына суелачак кучкар Корбан бәйрәмендә суела торган хайван шикелле булырга тиеш.
    -         Сукыр, сырхау, аксак, колаксыз, я койрыксыз, я бик ядау кучкарлар ярамый.
    -         Чалынган корбанның ите, шул корбанны суючыларга, аннан туганнарга, якыннарга бирелер, бераз бала табучы хатынга да ашатылыр.
    -         Акика корбанының итен сатырга ярамый. Сөякләрен сындырмыйча, ватмыйча итеннән аерырга кирәк.
    -         Акика корбаны шул туган баланың исеменнән дип, “Бисмилләһ, Аллаһу әкбәр”[116] әйтеп чалына.



  • Җомга көне.
  • Яңа ел.
  • 'Ашура көне.
  • Мәүлед.
  • Рагаиб кичәсе.
  • Мигъраҗ кичәсе.
  • Бәра'әт кичәсе.
  • Искәрмәләр.
  • Ринат Аляутдинов:
  • Дини бәйрәмнәр




  • ← назад   ↑ наверх