• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ринат Аляутдинов

    Дини бәйрәмнәр


    Кадер кичәсе [35]
     

    Р амазан аенда бер изге кичә бар. “ Кадер кичәсе” диләр. Ул кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк диеп Коръән кәримдә әйтелә:

    “Дөреслектә, Без Коръәнне иңдердек кадер кичәсендә”
    “Син беләсеңме, нинди кичә ул кадер кичәсе?”
    “Кадер кич, мең айдан да хәерлерәк”
    “ Бу кичтә, фәрештәләр вә Җәбраил галәйһиссәләм иңәр ( җиргә), Раббыларының әмере белән һәр эштә
    “Тынычлык булыр. Таң атканчы дәвам итәр бу кичә”.
    Коръән, 97 нче сүрә.

    Кадер кичәсенең башка кичәләр арасыннан сайланып алынуының сәбәпләре турысында галимнәребезнең фикерләре күптер. Аларның арасыннан берничәсе:
    -        Бу сүрәдә кадер кичәсенең олуглыгын раслап “кадер кичәсе” дигән сүз 3 мәртәбә искә алынган.
    -        Бу кичәнең дәрәҗәсе дөрестән дә олы, чөнки бу кичәдә Аллаһы тәгалә Мухаммәд салляллаху галәйһи вәсәлләмне пәйгамбәр итеп сайлаган кичә.
    -        Җирдә ящәүче бар халык өчен олуг бәйрәм итәрдәй Коръән иңә башлау вакыты[36] , 610 нчы елның Рамазан аеның соңгы (бәлки 27 нче кичәдер) кичәләренең берседер ул.
    -        Кешеләрнең берсе – Мухаммәднең галәйһиссәләм Аллаһ каршысында олуг дәрәҗәгә билгеләнгән кичә. Дөреслек белән дөрессезлекне аера торган, кешеләрне дөньяда да вә ахирәттә дә бәхетле итә торган дин чыганагы, хакъ Китапның иңү кичәсе, дөрестән дә, мең айдан да хәерлерәктер.
    -        Мең айдан да хәерлерәк дип әйтү – бу кичәдәге эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк икәне, ягъни сәваплырак икәне аңлашыла.
    -        Фәрештәләрнең җиргә иңүләре Аллаһның бу кичәдә кешеләргә мәрхәмәтлелеген күрсәтә. Гөнаһларның гафу ителүе, дога кылучыларның догалары кабул ителәчәге аңлашыла.


    Кадер кичәсенең билгеләре:

    Бу кичтә артык җилле, болытлы, тынычсыз һава торышы булмас. Төнге күктән йолдызлар атылмас. Шул төн арты кояш нурсыз пакъ тулы ай кебек чыгар икән.
    Әмма да ләкин кадер кичәсе, бер шиксез, елга бер мәртәбә Рамзан аенда гына була. Рамазан аеның, чыннан да, кайсы кичәсендә булганын бер Аллаһ Үзе генә белә. Шулай булса да, пәйгамбәр аркылы ул кичнең ай ахырында булуы хакында берничә хадистә белгертелә:
    Пәйгамбәребез (С.Г.В.) : “Кадер кичәне Рамазан аеның сонгы ун кичәсе арасыннан эзләгез”, – дигән.[37]
    Башка бер хадистә: “Кадер кичәсен айның соңгы ун кичәләренең бүленми торган санга туры килгәне арасыннан эзләгез”, – дип әйтелгән.[38]
    Пәйгамбәр (С.Г.В.) : “Кадер кич – 27 нче, яки 29 нчы кичтер. Бу кичәдә фәрештәләрнең саны җирдә булган вак ташлардан да күбрәк булыр”, – дип әйткән.[39]
    Галимнәрнең кайберләре 97 нче сүрәдә “ул” дип кичәне белгерткән сүз 27 нче сүз булганлыктан, кадер кичәсе дә Рамазан аеның 27 нче кичәседер дип әйтәләр. Мөселман илләрендә дә гадәткә кергән, 27 нче кичә кадер кичәсе итеп билгеләнә. Мөселманнар бу кичләрдә бәйрәм көннәре төсле мәчетләргә барып, намазлар кылып, садакалар биреп, Аллаһка догалар кылып уздыралар. Ураза тоткан кешеләр Рамазан аендагы ахыргы ун кичнең һәрберсенә игътибарлы булалар.
    Мөселманнарның кайберләре Рамазан аеның соңгы 10 кичләрендә кадер кичтә догада булу өчен мәчеттә кунып торалар.


    Игътикәф

    Ураза тотучының мәчеттә тору нияте белән анда калуына – игътикәф диелә.
    Игътикәф динебездә сөннәт хөкемендә карала.[40] Коръән кәримдә игътикәфнең ничек булуы шарты турысында болай диелгән:
    “Мәчетләрдә игътикәфтә калсагыз, хатыннарыгыз белән якынлык кылудан тыелыгыз…”
    Коръән 2:187.
    Изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә мәчеттә гыйбәдәттә уздыру пәйгамбәребезнең матур бер сөннәт эшләреннән.
    “Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) һәр елның Рамазан аендагы соңгы 10 көнен мәчеттә уздыра булган”.[41]
    Ураза тотучының игътикәф вакытында дөнья эшләреннән, тормыш мәшәкатьләреннән аерылып тора. Яшәгән тормышы турысында уйланып үз хаталарын аңлап, киләчәккә дөрес караш белән план кора. Әлбәттә игътикәфкә калган кеше бу кичләрдә, мәчет тынычлыгы эчендә күбрәк Коръән кәрим укый, дини белем алырга тырыша, Аллаһтан үзе вә якыннары өчен саулык, сәләмәтлек, бәхет, хәерле озын гомер сорап, догаларын кыла.


    Фитра садакасы
     
    Рамазан ае тәмамланып Ураза бәйрәме укылганчы бирелә торган садакага – фитра садакасы диләр.

    Пәйгамбәребез Мәдинәгә күчеп ике ел торганнан соң мөселманнарга фитра садакасын бирергә хөкем иткән.[42]

    Пәйгамбәрнең сахабәсе Ибн Умәр (Р.Г.) әйткән: “Аллаһның расуле (С.Г.В.) Ураза бәйрәм көнендә фитра садакасын бирүне фарыз кылды. Бу садака 1сагъ[43] хөрмә, яки 1сагъ арпадыр. Ирләрдән дә, хатыннардан да, баладан да, зурлардан да, мөселман булганнардан барысыннан да бу садака бирелер”, – дигән.[44]

    Фитра садакасын башкача “Зәкәтуль-фитра”, – дип тә әйтәләр.
    Бу фитра садакасының мәгънәсе – пәйгамбәребезнең (С.Г.В.) хадисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасының кимчелекләрдән пакланып, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр.
    Һәр гайләнең башы (хуҗа) үзе вә гайләсендә булган барча балалары, хатыны өчен бирергә тиешле. Әгәр дә, балалары үсеп аерым акча эшләп, башка гайлә буларак, яки аерым яши торган булсалар, алар үзләреннән аерым фитра садакасын бирергә тиеш.

    Сорау. Әгәр кеше ураза тотса, ә фитра садакасын бирергә мөмкинчелеге булмаса нишләргә?

    Җавап. Фитра садакасы – һәр елда зәкәт бирә торган бай булган мөселманнардан гына бирү тиешле.[45]

    Сорау. Кемнәргә фитра садакасы бирелә?

    Җавап. Фитра садакасы, биш фарызның берсе булган зәкәт садакасы бирелә торган урынга ук тапшырыла:
    Коръән кәримдә зәкәт садакасының кемгә вә кая бирелүе турында болай диелгән:
    “Дөреслектә садакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкәт җыючыларга, күңелләре белән дингә якынайган кешеләргә, әсирлеккә эләккәннәрне коткару өчен, бурычларын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, Ислам дине өчен Аллаһ юлында хезмәт итүчеләргә, юлчы мөсафирларга бирелергә Аллаһ тарфыннан сезгә фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем иясе”.

    Тәүбә сүрәсенең 60 нчы аяте.
    Сорау. Фитра садаканы мөселман булмаганнарга бирергә ярыймы?

    Җавап. Юк. Бу турыда бөтен мөселман галимнәре бер фикердә.

    Сорау. Кайчанга хәтле фитра садаканы бирү дөрес?

    Җавап. Фитра садакасын бирү Рамазан ае керү белән башлана. Ураза бәйрәменә ике - өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. [46]
    Әгәр дә кеше ниндидер сәбәп чыгып Ураза бәйрәменә хәтле бирәлми калса, аннан соң, бәйрәм узгач та бирә ала. Әмма сәбәпсез бирми калдыру, галимнәребезнең әйтүе буенча, гөнаһ саналыр.

    Сорау. Бер гайләнең фитра садакасын бер кешегә генә бирергә мөмкинме?

    Җавап. Әлбәттә, мөмкин.

    Сорау. Бу садаканы мәчеткә илтергә мөмкинме?

    Җавап. Башка мөселман дәүләтләренә караганда безнең илебездә мәчетләргә вә дин өчен хезмәт итүчеләргә дәүләттән акча бирелми. Мәчетләрнең бүгенге вә киләчәк тормышы, муллаларыбызның дин өчен хезмәт итүләре садака бирүчеләрнең юмартлылыгы белән тәэмин ителә.
    Шуңа күрә, сезнең садака бирергә ярлы, я мескеннәрдән кемегез дә булмаса, әлбәттә, мәчеткә илтә аласыз.

    Сорау. Бездәге муллалар һәр ел саен садаканың хакын арттыра гына баралар. Садаканы күпме бирергә икәнен билгеләргә, аның хакын куярга ярыймы?

    Җавап. Бигрәк тә шуны әйтергә кирәк. Динебездә бирелә торган садакаларның төрләре күп: бар зәкәт садакасы, бар фидия садакасы, хәер-садакасы, нәзер садакалары. Безнең халыкта хәер-садака өләшү күбрәк гадәткә кергән, бу садаканың саны вә хакы пәйгамбәрдән куелмаган, кем күпме бирә ала. Әмма фитра, зәкәт вә фидия садакаларының динебездә башка хөкеме, күпме биреләчәкләре төрле үлчәүләр белән пәйгамбәребез тарафыннан билгеләнеп калдырылган.
    Бүгенге заманаларыбызның акча торышы бигрәк тә тотрыксыз, урыс акчасының долларга караганда хакы көннән-көн үзгәрә, я төшә, я менә. Соңгы елларда хөрмәнең дә, арпаның да хакы бәярде генә. Шуңа күрә, ул 1сагъ хөрмәнең, я 1сагъ арпаның хакыннан чыгып[47] билгеләнгән фитра садакасының күпме биреләчәге үзгәрүе бик тә мөмкин. Рамазан ае җитү белән, муллалар үзләреннән уйлап түгел, ә шул елдагы хөрмә вә арпаның хакларын уртача санап, үз регионнарына карата фитра садакасының күпме бирелүен билгелиләр.
    Бу садака акчалата гына түгел, шул хактан чыгып аш белән бирелергә дә мөмкин.


    Ураза бәйрәме

    Динебездә ике зур бәйрәмнең берсе Ураза бәйрәмедер. Бу бәйрәм – Рамазан аеның тәмамлану уңаена багышланган җәмәгать[48] белән кылына торган, ике рәкәгать бәйрәм намазын уку белән билгеләнә.
    Ураза вә Корбан бәйрәм намазларының укылуы – динебездә важиб[49] эшләрдән санала.
    Бәйрәм намазлары беткәч, мөселманнар бер-берләрен бәйрәм белән тәбриклиләр, хәерле теләкләр телиләр.

    Авыл җирләрендә, мөселманнар, бәйрәм намазыннан соң, мәчетләрдән туры каберлек өсләренә (зиярәтләргә) барып, ахирәткә күчкән мәрхүмнәрен искә алып, алар исеменә Коръән кәрим укыталар.[50]
    Бәйрәм көннәрендә туганнар, карындашлар тәмле ашлар пешереп, бер- берләрен кунакларга чакырып бәйрәм итәләр.


    Сораулар

    Сорау. Әгәр кеше бәйрәм намазына соңга калса, өйдә үзе генә бәйрәм намазын үти аламы?

    Җавап. Әгәр кеше имам белән укыган намазга, (бәйрәм намазына) имам ике якка сәләм биргәнче[51] , өлгермәсә, яңадан уку кирәкмәс. Галимнәребез: “Бәйрәм намазларын, фарыз намазлары кебек казага калдырып булмый”, – диләр.[52]

    Сорау. Бу намазны кем укырга тиеш?

    Җавап. Тәне вә акылы сәләмәт, азат булган кешегә бәйрәм намазларына бару тиешле. Мөсафирлар, хатыннар, балалар, хәлсезләр бу бәйрәм намазына катнашмасалар да мөмкин.[53]

    Сорау. Бәйрәм намазына хәтле, яки соңында нинди булса нәфел намазлары укыламы?

    Җавап. Ураза вә Корбан бәйрәмнәре намазларына хәтле вә соңыннан да бернинди нәфел намазлары[54] укылмый. Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) һәм аның сәхабәләре бәйрәм намазларында ике рәкәгатьтән артык намаз укымаганнар.[55]

    Сорау. Бәйрәм намазына ашап барырга ярамый диләр. Дөресме?

    Җавап. Ярамый дигән сүзне Коръәндә дә Пәйгамбәр (С.Г.В.) әйткән сүзләрендә (хадисләрдә) дә күрмәдек, киресенчә, пәйгамбәребез (С.Г.В.) ураза гаеденә өеннән аш (хөрмә кебек татлы затларны) кабып чыкканы турысында сахих хадисләрдә язылган.[56]

    Сорау. Телевизордан карап өйдә генә гаед намазын укырга ярыймы?

    Җавап. Юк. Ярамый. Чөнки бәйрәм намазы, яки башка җәмәгать белән укыла торган намазларга барып катнашу шарт. Мәчетләргә бару – сау-сәләмәт, акыллы вә балигъ мөселманнарга Аллаһы тәгалә тарафыннан билгеләнгән әмер.[57]

    Сорау. Бәйрәм намазы кайчан укыла?

    Җавап. Безнең халыкта бәйрәм көннәрне мөселманнар кояш чыкканчы мәчетләргә бару гадәткә кергән. Шуңа күрә, кояш чыкканчы укыла торган иртәнге намазны имам белән бергәләшеп җәмәгать илә укыйлар да бәйрәм намазының вакыты кергәнен көтәләр.
    Бәйрәм намазының вакыты кояш чыгып, сөңге биеклек җирдән өскә күтәрелү белән керә. Якынча, кояш чыккач ярты сәгать узганнан соң укыла.

    Сорау. Бәйрәм көн җомга көненә туры килсә, җомга намазына бармыйча бәйрәм намазына бару дөресме?

    Җавап. Бәйрәм намазлары елга ике мәртәбә генә булганга күрә, безнең халык бу намазларга баруны кирәгерәккә саный. Бәйрәм намазларына бару мөселманнарга пәйгамбәр кушуы буенча тиешле булса, җомга намазларына бару Аллаһ тәгалә тарафыннан кушылган.
    Коръәндә әйтелгән:
    “ Йә Аллаһка ышанучылар! Җомга көнне намазга чыкырылсагыз, сату-алу эшләрегезне туктатып, Аллаһаны искә алырга омтылыгыз. Бу сезнең өчен хәерлерәктер, белсәгез иде!”.
    (62 нче сүрә 9 нчы аят).
     
    Җомга намазы турысында пәйгамбәребез болай дигән:
    “Җомга көн - көннәрнең иң олысы! Ул, Ураза вә Корбан гаедләреннән дә олырак”.[58]
    “Кем булса гафиллек[59] аркылы җомга намазына 3 мәртәбә бармый калса, Аллаһы тәгалә аның йөрәгенә мөһер[60] басыр”, – дигән.[61]
    Димәк, бәйрәм намазларына барып, җомга намазына бармый калу, Аллаһның әмерләренә вә пәйгамбәрнең кушканнарына игътибарсызлык була, бу - иманның зәгыйфлелегеннән, күбрәк наданлыктан килә.



  • Ураза гаед намазын уку тәртибе.
  • Нәфел уразалар.
  • Гарәфә көне.
  • Корбан бәйрәме.
  • Корбан чалу һәм аның әһәмияте.
  • Җомга көне.
  • Яңа ел.
  • 'Ашура көне.
  • Мәүлед.
  • Рагаиб кичәсе.
  • Мигъраҗ кичәсе.
  • Бәра'әт кичәсе.
  • Искәрмәләр.
  • Ринат Аляутдинов:
  • Дини бәйрәмнәр




  • ← назад   ↑ наверх