• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ринат Аляутдинов

    Дини бәйрәмнәр


    Ураза тотуның әһәмияте.
     
    Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
    “ Йә мөэминнәр! Сезгә хәтле яшәгән халыкларга ураза тоту тиешле ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз кылынды, бәлки, (кушканын үтәп) Аллаһтан куркучылар булырсыз[1] ” .

    Мөэминнәр дигән сүзнең мәгънәсе – Аллаһның барлыгына вә кыямәт көненең булачагына ышанган бәндәләр димәк. Бездән, ягъни мөселманнардан әвәлгеләргә, димәк, христианнарга да яһүдиләргә (еврейлар) дә, ураза тоту тиешле булганы аңлашыла. Муса пәйгамбәр, Гайсә пәйгамбәр дә ураза тотканнар һәм үзләренең кавемнәренә өйрәтеп калдырганнар.[2]
    Христианнарга ураза тотканда ни дә булса ашарга, яки су эчәргә яраса, безгә, мөселманнарга таң атканчыдан алып кояш батканчыга кадәр аштан, судан тыелып тору тиешледер.[3]
    Рамазан аенда ураза тоту – кешеләрнең иң яраткан, көндәлек гадәтеннән аерылып, ашамый, эчмичә генә тору түгел, ә шул изге Коръән иңгән айда гөнаһлы эшләрдән дә тыелырга, күңелне пакландырырга, һәм күбрәк яхшылыклар эшләргә дәрт арттыра. Рамазан аенда җан куәт ала. Ураза тоту кешеләрне бер-берсенә якынайта. Бердәмлек арта. Мөселманнар бергәләшеп мәчетләргә, таравих намазларына баралар. Пәйгамбәребез Рамазан айларында Коръән укуны яраткан. Бу айда мәчетләрдә дә, мөселманнарның өйләрендә дә Коръән укытыла, гыйбәдәт арта.
    Бу мөбәрәк айның бер изге кичәсе бар, кадер кичә дип атыйлар. Дөньядагы бар мөселманнар бу кичәдә, күбрәк нәфел намазлары укыйлар, мәчетләргә баралар, садакалар бирергә тырышалар. Аллаһка дога кылып уздыралар.
    Мөселманнар, тормышта булган сынаулар аркылы чыккан дошманлыкларны бетереп, бер-берләрен гафу итеп, туганлыкны вә дуслыкны яңартырга тырышалар. Бу изге көннәрдә туганнарны, күрше-тирәне җыештырып ифтар мәҗлесенә кунака чакыралар (авыз ачтыралар). Ифтар мәҗлесләрендә имамнарыбыз Аллаһның кушканнарын халыкка җиткерәләр, ураза тоту хакында аңлаталар, аннан соң, Аллаһның рәхмәтенә күчкән мәрхүмнәрне искә алып, Коръән аятләре укыйлар.
    Рамазан ае – изгелек ае, дөрестән дә, күп изгелек кылына бу айда. Бу айның тагы да бер матурлыкларыннан – фитра садака бирү. Мескеннәрнең, хәлсезләрнең, ятимнәрнең, загыйфьләрнең хәлләренә керешү ул. Хадисләрдән пәйгамбәр Мухаммәднең (С.Г.В.) юмарт кеше булган икәнен беләбез, ләкин Рамазан аенда ул тагы да юмартрак булган. Коръәни кәримдә күп аятләрдә Аллаһы тәгалә: “Иман китереп, изгелек кылучыларга мәңгелек җәннәт”, – дигән. Мөселман кешесе һәрвакыт изгелек кылырга омтыла, әмма Рамазан аенда ул тагы да күбрәк, тагы да яхшырак тырыша төшә. Мөселманның чын максаты – Аллаһның ризалыгына ирешүдер.
    Пәйгамбәребез әйткәнчә, Рамазан аенда эшләнгән яхшылыкларның сәвабы башка көннәргә караганда җитмеш мәртәбә артыгырактыр, бәлки Аллаһның рәхмәте белән артыграк булырга да мөмкин икән.
    Рамазан ае – сабырлык ае. Ураза тота торган кеше Аллаһның ризалыгын, гөнаһлардан паклануын өмет итә. Шуңа күрә ул кешене дә, хайванны да рәнҗетмәс, начар сүзгә начар җавап кайтармас. Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) әйткән: “Рәнҗетелгән, ләкин ачуын тотып, сабыр иткән бәндәгә кыямәт көнендә теләгәнен алырга рөхсәт бирелер”.[4] Ураза тотучыны рәнжетсәләр ул: “Мин ураза тотам”, – дип әйтер, начар сүздән тыелыр. Чөнки ураза тотуның дәрәҗәсе күпкә олуграктыр.
    Пәйгамбәребез әйткән: “Җәннәтнең Райян исемле ишеге бар, шул ишектән ураза тотучылар гына керер һәм алардан башка беркем дә керә алмас…”.[5]
    “Ураза тотучы мөселман бәндәнең ике шатлыгы бар: беренчесе – ифтар кылганда, икенчесе – Аллаһ каршысына кайткач, уразасының сәвабына”, – дигән Мухаммәд галәйһиссәләм.[6]
    Рамазан ае – гөнаһларны туктатырга адым атлау вакыты. Пәйгамбәребезнең бер хадисендә: “Әгәр дә кеше ялган сүзеннән вә шундый эшләрдән тыелмаса, аның ашамый, эчми ач торуы Аллаһка кирәкми”, – диелгән.[7]
    Рамазан ае буе ураза тотып, гөнаһ эштән, гөнаһ сүзләрдән тукталып торган кеше ураза ае беткәннән соң да шул күңел пакълыгын сакларга тырыша. Рамазан ае бетү белән тукталып калмый, бер ай буе эшләгән изгелекләренең кадерен белеп, тагы да артырырга көч куя.
    Рамазан аенда һәр акыллы, балигъ булган[8] , сау-сәләмәт мөселман кешегә ураза тоту – фарыз. Фарыз ул – Аллаһның кушканын үтәү, Аның каршысында иң сөекле булган вә зур сәвапка ирештерә торган эш.


    Ураза тоту өчен кирәкле белем .
     
    1. Рамазан аеның уразасын тотар өчен Рамазан аеның керүе кирәк.
    Пәйгамбәребез (С.Г.В.) : “Беркем дә Рамазан ае кергәнче бер яки ике көн элегерәк ураза тотмасын…”, – дигән[9] .

    Сорау. Ни сәбәпле кайбер җирләрдә уразаны бер көнгә иртәрәк, яки соңрак тота башлыйлар?

    Җавап. Чөнки җир түгәрәк һәм әйләнә. Кояш та, ай да кайбер жирләрдә иртәрәк чыга, җиренә күрә үз вакыты куела.
    Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) : “Яңа айны күрү белән ураза тота башлагыз һәм яңа ай күрү белән ураза тотуны бетерегез. Әгәр болытлы булса, күренмәсә, айның утыз көнен санап башлагыз”, – дигән.[10]
    Һәр регионда мөселман җитәкчеләре үзләренең регионнарына карата Рамазан аеның башлануын билгеләп карар кылалар. Аллаһка шөкер, Россия илендәге астрономия фәне яңа айның кайчан чыкканын белердәй дәрәҗәдә. Рамазан ае башланганчы, яңа ай тууының киче шиксез билгеле була. Шуңа күрә, бу сорауда, иң яхшысы, дини җитәкчеләребезнең карарларын кабул итү.[11]

    2. Ният. Мөселман кеше Аллаһның ризалыгына өметләнеп кенә, Рамазан уразасын тотарга тиеш.
    Рамазан ае башланганда мөселманның йөрәгендә ай буе ураза тотарга нияте була инде, ләкин тел белән һәр сәхардан соң әйтеп уразага керешү тагы да яхшырактыр.
    Йоклап, яки башка сәбәп белән сәхарга торалмаган кеше, өйлә намазына кадәр ниятләп уразасын тоту дөрес булыр.

    3. Ураза тоту таң ату белән башланып, кояш кергәнчегә кадәр дәвам итә. Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) : “Таң атканчы ашап уразага керегез! Чөнки сәхарга торуда бәрәкәт бар” , – дигән. Мөселманнар таң атканчы, ягъни иртәнге намаз вакыты кергәнче торып сәхар ашыйлар, һәм ният кылып уразага керәләр.
    Ураза тотканда ашау, эчү вә якынлык кылу ахшам намазы вакыты кергәнчегә кадәр тыелып торыла. Ахшам намазына азан әйтү вакыты белән хөрмә, яки башка ашамлыклар кабып уразаны ачабыз. Кояшның батуы белән ураза тоту тәмамлана. Әгәр дә кеше кояш баткан дип уразасын кояш батканчы ачса, ул көннең уразасы бозылган саналыр. Рамазан ае тамамланганнан соң шул көне өчен тагы да бер көн ураза тотар.[12]

    4. Ураза тотуның максатларыннан ашау - эчүне, нәфсене тыеп рухи куәтлек алу вә сәләмәтлекне арттырудыр. Әгәр кеше көне буе ач торып аннан соң әлдә гади көннән артык тәмле ашлар белән корсагын тутырса – нәфсене аздыру, сәләмәтлеккә зыян китерү генә була.
    Чыннан да, Аллаһ ризалыгы өчен генә ураза тоткан кеше ифтар кылганда тоткан уразасының кадерен белер, уртача гына ашар һәм уразасының кабул ителүенә өметләнер.



    Уразаны бозмый торган нәрсәләр.
     
    - Пәйгамбәребез (С.Г.В.) әйткән: “Әгәр кем дә булса ураза икәнен онытып ашаса, яки эчсә, уразасын дәвам итсен, чөнки аны Аллаһ үзе ашаткан вә эчерткән”, – дигән.[13]
    -         Күзгә дару салу, сөрмә тарту.
    -         Кан алдыру. Мәсәлән, анализ өчен.
    -         Тешләрне чистарту (пастасыз).[14]
    -         Авызны су белән чәйкәп алу.
    -         Мунча керү, сабын сөртенеп, баштан су салып юыну, бассейнда йөзү.
    -         Искәрмәстән төтен иснәү (карылу), яки аш исләрен сизү.[15]
    -         Υ зеңнең төкрекләреңне йоту.[16]
    -         Йоклап алу.
    -         Әз генә косу.
    -         Теш арасына кысылып калган, борчактан кечкенә бер аш кисәген йоту.
    -         Медицина ягыннан мәҗбүр булган вакытта тамырга, тәнгә, инъекция куйдыру.[17]
    -         Хуш исләр иснәү.
    -         Ашны тәмен белер өчен йотмыйча авызга кабып багу.
    -         Дезинфекция өчен ярага мазь, йода, зелёнка кую.



    Ураза тоту турында Коръән аятләре  

    “ Ураза көннәре санаулы! Сездән берегез хасталанса, яки юлда булса,[18] ураза тотмасын. Әгәр хасталык, яки картлык сәбәпле тота алмаса, мескенне ашатсын. Бер кеше урнына күбрәк мескенне ашатса артыгы үзенә хәерле. Әмма ураза тоталмаган көннәрне ураза тотып кайтарсагыз – ул тагы да артыгырактыр, белсәгез иде”.
    “Рамазан аенда кешеләргә туры юлны вә хаклык белән хатаны аеру өчен таяныч итеп Коръән иңгән. Кем бу айга сау-сәләмәт ирешсә, ураза тотсын, сырхау, яки юлда булса, башка көннәрне. Аллаһы тәгалә сезгә җиңеллек тели, ә авырлык теләмидер, тулысынча ураза тотуыгызны вә тугры юлга сезне күндергәне өчен Аллаһны олуглавыгызны тели, – бәлки Аллаһка шөкер кылырсыз”.[19]



    Пәйгамбәр
    Мухаммәд (галәйһиссаләту вәссәләм)
    ураза тоту турында әйткән сүзләре
     

    Пәйгамбәребез (С.Г.В.) әйткән:
    - “Ураза – ул саклаучыдыр.[20] Кем дә булса ураза тотарга керешсә, ямьсез сөйләмәс вә ачуланмас. Кем булса аны рәнҗетсә, сукса да ул әйтер: “Мин ураза тотам”, – диер”.[21]
    - “Ураза ае башланганда җәннәт ишекләре ачыла, тамугъ ишеге ябыла, шайтанга вә аның хезмәтчеләренә богау салына”.[22]
    - “Аллаһ ризалыгы өчен бер көн тоткан ураза кешене җитмеш ел барырлык ераклыкка тамугъ утыннан ерак кыла”.[23]
    - “Кем сәвапка ирешермен дип ышанып, Аллаһның ризалыгы өчен генә ураза тотса, булган гөнаһлары гафу ителер”.
    - “Рамазан аеның ахыр ун кичәсе эчендәге “кадер кичне” эзләгез”, – дигән.[24]

    - Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) галәйһиссәләмнән хатыны Айшә (Радый Аллаху анһә) : “Кадер кичне нинди дога кылу хәерлерәк?”, – дип сораган. Пәгамбәребез (С.Г.В.) : “Аллахуммә иннәкә тухибуль афуә фә `афуанни”, – дип җавап биргән.

    Доганың тәрҗемәсе:Йә Аллаһым! Син гафу итүче, гафу итүне яратасың. Гафу ит мине.
    - “Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) Рамазан аеның соңгы ун кичәсендәге төннәрендә намазлар укып, догалар кылып уздыра булган”.[25]
    - “Кем булса чын иман белән һәм савапка өметләнеп «кадер кичне» догада вә гыйбадәттә уздырса кылган гөнаһлары гафу ителер”, – дигән.[26]
    Пәйгамбәр (С.Г.В.) әйткән:
    “Кем Рамазан аенда алдавыннан вә ялган таныклык бирүеннән туктамаса, юкка үзен газәп күрсәтеп ач тотмасын”, – дигән.[27]



    УРАЗА ТУРЫНДА СОРАУЛАР
     

    Сорау. Белә торып уразаңны бозсаң нишләргә?

    Җавап. Ураза вакытында[28] ашау, эчү, яки хатының белән якынлык кылу ярамас. Рамазан уразасын белә торып бозган кеше шул гөнаһысы өчен ике ай тоташ ураза тотарга[29] тиешле була.
    Әгәр кеше хасталык сәбәпле ике ай тотарга көче җитмәсә, алтмыш мескенне ашатырга тиешле була. Бер мескен бер көнлек аш хакыннан чыгып ашатылырга тиеш.
    Хатыны белән якынлык кылган ир вә хатын, икесе дә, уразаларын бозганнары өчен ике ай ураза, яки мескеннәрне ашату белән түләрләр.
    Әгәр алар бу эшләрен ураза икәннәрен онытып, яки белмичә эшләгән булсалар ике айлык ураза тоту вә мескеннәрне ашату кирәкмәс.

    Сорау. Ураза вакытында, көндез йоклаганда төшләнеп госелең бозылса[30] ураза ачыламы?

    Җавап. Ураза бозылмый. Госел коенып уразаны дәвам итәсең.

    Сорау. Яз вакытларындагы Рамазан аеның казага калынган көннәрен кыш вакытында тотсаң ярыймы?

    Җавап. Казага калган уразаларны Корбан вә Ураза бәйрәмнәреннән башка нинди көнне тотсаң да дөрес санала. Җәй көннәрендә ураза тотарга авыр булса, кыш көннәрендә тоту мөмкин.

    Сорау. Хасталык, яки башка кирәклек туып, ураза вакытында борын эченә дару салу ярыймы?

    Җавап. Борын эченә салырга да, тамакка дару чәчрәтергә дә ярамый. Дару тамактан аш казанга китеп уразаны бозар.

    Сорау. Әгәр тота алмаган уразалары булып, кеше үлеп китсә, аның балаларына, я туганнарына ни эшләү кирәк?

    Җавап. Әгәр кеше тере, сау-сәләмәт вакытында ураза тотучылардан булып, хасталык, я картлык сәбәпле уразасының берничә көне генә тотылмыйча вафат иткән булса, аның өчен фидия садакасын бирү хәерлерәк. Фидия садакасы мәетнең тере вакытта бер мәртәбә ашавының бәясеннән чыгып санала.
    Мөселман кеше үзе үлгәнче калган туганнарына, я якыннарына васыятында, ничә көн тота алмаган уразалары эчен фидия садака бирергә әйтеп калдыру, әлбәттә, хәерлерәктер. Фидия садакасын мәрхүм үзе калдырмаган булса, туганнары үзләренең малларыннан аның исеменнән фидия садакасын бирә алалар.
    Әгәр дә кешенең мөмкинчелекләре булып та, уразага тиешлечә игътибар бирмичә үлеп киткән булса, туганнарыннан берсе аның тотмаган уразаларын тотар, яки тотмаган бер көне өчен бер мескенне ашатыр.
    Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) әйткән: “Әгәр кем булса тотмаган уразасы була торып үлеп китсә, туганнары аның өчен ураза тотсын”, – дигән.[31]

    Сорау. Ураза тотар өчен ничек дөрес ниятләргә? Бармы аның нинди булса догалары?

    Җавап. Рамазан аенда ураза тотарга ниятләнгән кеше, таң атканчы ашап, эчкәннән соң шул сүзләрне әйтеп ураза тотарга керешер: “Нәвәйту ән әсумә саумә шәһри рамадан минәл фәҗри иләл мәгъриби халисән лилләһи тәгалә”.
    Тәрҗемәсе: “Аллаһ ризалыгы өчен таң атудан алып, кояш батканчыга кадәр Рамазан аеның уразасын тотарга ниятләндем”.[32]
    Әгәр кеше ниятләргә онытса, я сәхарга тора алмаса, шул көнне ураза тотуы дөрес саналыр, әмма сәхарга торган өчен бирелә торган сәваптан мәхрүм калыр.
    Кояш баткач авызыңа аш, я су кабып уразаңны ачканнан соң шул дога укылыр: “Аллахуммә ләкә сумту вә бикә әмәнту вә галәйкә тәвәккәлту вә галә ризкикә әфтәрту. Фәгъфир ли я Гаффәру мә каддәмту вә мә аххарту”.
    Тәрҗемәсе: “Йә раббым! Синең ризалыгыңны өметләнеп уразамны тоттым, Сиңа ышандым, Сиңа бирелдем, Синең ризыгың белән ифтар кылдым. Гафу ит мине йә Гаффәр! Кылган вә кылачак хаталарым өчен” .

    Сорау. Кеше сау-сәләмәт булып, башка елларда калган уразалары өчен фидия садакасы гына бирсә ярамыймы?

    Җавап. Юк. Ярамый, чөнки сау-сәләмәт, ураза тотардай булган кеше калган уразаларын каза кылырга тиеш. Хасталанган, я картайган, киләчәктә берничек тә ураза тотарга мөмкинчелеге булмаганы билгеле кешеләргә генә фидия бирү ярар.

    Сорау. Намаз укымыйча ураза тоту дөресме?

    Җавап. Намаз уку, Коръәндә язылган,[33] мөселманнарга фарыз иттереп билгеләнгән динебезнең бер гамәледер. Монысын белә торып намаз укымау зур гөнаһтыр.
    Ураза тоту да, шулай ук, Аллаһның кушканы.[34] Аллаһның кушкан нәрсәләренең берсен эшләп икенчесен калдыру – кешенең Аллаһка ышануының зәгыйфь икәнлеген күрсәтә. Иманы зәгыйфь булган кеше, совет заманында үсеп, әби-бабайлар тоткан динне онытып, наданлык аркылы белер-белмәс мин мөселман дип, укып түгел, күбрәге безнең бабайлар шулай кылганнар, без дә шулай дип, ишетмештән калган динне тотучылардыр.
    Шуны да әйтик, совет заманында динне тотарга ярамаган, Аллаһ сүзен сөйләргә курыкканнар, муллаларны әсирлеккә алып киткәннәр, я атып үтергәннәр. Ләкин бүгенге көндә тормыш башкача, дин тотасыңмы-юкмы, нишлисең, берәү дә сиңа ни дә әйтми. Яхшыдан-яхшы китаплар чыга, мәдрәсәләр бар, мәчетләр ачык, ләкин динсез гайләдә туган, дини тәрбия күрмичә үскән баланың дингә адым атларга кайдан теләге тусын?!
    Шуңа күрә, бу сорауга шулай җавап бирик. Ураза тотарга теләге булган кешенең, намаз укымыйча ураза тотуың кабул булмый диеп, ураза тотудан күңелен кайтару дөрес эш булмас.
    Кем дә булса, намаз укымыйча ураза тота икән, тотсын. Аның ураза тотуы, тотмавыннан күпкә хәерлерәк. Ләкин, чын мөселман һәр вакытта Аллаһның кушканнарын үтәүдә тагы да алга адым атларга тырыша, туктап калмый. Кыямәт көненә ышанган, кыска гомернең кадерен белә торган акыллы кеше, Аллаһы тәгалә кушкан бетен әмерләрне үтәргә тырышыр.

    Сорау. Караңгылык төшми торган, төннең кыска булган җәйге вакытларда ничек ураза тотарга?

    Җавап. Шундый очракларда караңгы төн сәгатьләре булган якын бер шәһәрнең ураза вакытына турылап ураза тоту дөрес саналыр. Кайбер галимнәребезнең әйтүе буенча, кояш батмый торган урыннарда, Мәккә шәһәрендә ураза тоткан кебек ураза тоту да мөмкин вә дөрес була.

    Сорау. Рамазан аенда юлга чыгып уразаны казага калдыру дөресме?

    Җавап. Ниндидер бер сәбәп белән үзенең өеннән 90 чакрым ераклыкка, яки тагы да ерагырак җиргә юлга чыккач, авылның, я шәһәрнең чигеннән узу белән – кеше мөсафир санала.
    Мөсафир дүрт рәкәгатьле фарыз намазларны ике рәкәгать итеп укый. Мөсафирга Рамазан аендагы фарыз уразасын казага калдырырга, һәм мөсафирлар өчен динебезнең башка җиңеллекләрен кулланырга мөмкин.
    Бу динебез буенча каралган җиңеллекләр мөсафирның киткән юлыннан кире кайту вакыты билгеләнгән кадәр дәвам итә. Кайту вакыты билгеләнмичә берничә ай узса да – кеше мөсафир хөкемендә саналыр.
    Әгәр дә мөсафир барачак җирендә 15 көннән күбрәккә калырга ният белән юлга чыккан булса, шул җиргә барып җитүе белән мөсафирлыктан чыга. Уразасын да, намазларын да тулысынча үтәргә тиешле була.

    Сорау. Йөкле хатыннар ураза тотарга тиешме?

    Җавап. Йөкле хатыннар үзләренең хәлләренә карап, табиблар рөхсәте белән ураза тота алалар. Әгәр ураза тоту саулыкларына, я туачак балага зарары килүе мөмкин булса, ураза тотмаслар. Рамазан ае беткәннән соң, мөмкинчелек булу белән калдырган көннәрен ураза тотырлар. Бала ашатучы хатын ураза тотып, сөте бетүдән курыкса, шулай ук уразасын каза кылыр. Бала ашату, я сәләмәтлек сәбәбе белән ураза тотырга мөмкинчелек булмаса, фидия садакасы бирелер.

    Сорау. Хатыннар, айлык күремнәре сәбәпле калдырган уразаларын тотарга тиешләрме?

    Җавап. Хатыннар, айлык күрем вакытларында ураза тотмаслар, күремнәр бетү белән уразаларын дәвам итәрләр, Рамазан ае беткәч калдырган көннәрен тотып бетерергә тиешле булалар.


  • Кадер кичәсе.
  • Игътикәф.
  • Фитра садакасы.
  • Ураза бәйрәме.
  • Сораулар.
  • Ураза гаед намазын уку тәртибе.
  • Нәфел уразалар.
  • Гарәфә көне.
  • Корбан бәйрәме.
  • Корбан чалу һәм аның әһәмияте.
  • Җомга көне.
  • Яңа ел.
  • 'Ашура көне.
  • Мәүлед.
  • Рагаиб кичәсе.
  • Мигъраҗ кичәсе.
  • Бәра'әт кичәсе.
  • Искәрмәләр.
  • Ринат Аляутдинов:
  • Дини бәйрәмнәр




  • ← назад   ↑ наверх